Яшь вакытларында Джек Лондонны бик күп укып, аның белән саташып, Чукотканың алтын приискаларына барып җиткән һәм бу вакыйганы үз күзләре белән күргән, үз йөрәге аша үткәргән Фәгыйль Кәримовка багышлыйм.
Геологлар палаткасыннан нәзек озынча буйлы бер яшь хатын килеп чыкты. Аякларына кызыл резин итек кигән, башында маңгаена кадәр төшерелгән спорт башлыгы, өстендә мамыктан сырган иске фуфайка. Кулында корымга баткан тимер чиләк. Эшчеләр кебек гади генә киенгән булса да аның матурлыгы ничектер, шул тупас киемнәр аша да, барыбер саркылып тора кебек.
Бу яшь хатынның язмышы геологлар һәм аларның җәй буе палаткада үткәргән авыр тормышлары белән берничек тә бәйле булырга тиеш түгел иде кебек, әмма бу шулай. Һәм яшь хатын авырлыкларны бөтенесе дә белән тиң күтәрә. Бер зарлану, бер сукрану сүзен ишетмәссең аңардан.
Геология-разведка партиясе начальнигы Солдухин таң сарысыннан елга буенда бәрде тотып утыра иде. Мөгаен, борынгы кешеләр дә кайчандыр, моннан меңнәрчә еллар элек шулай ук балык тотып утырганнардыр. Алар яшәгән вакытта бөтен дөньяда елгалар, менә бу, киңлеге ун адымнан артмаган исемсез елга кебек, чип-чиста сулы булганнардыр. Чукоткада андый аулак урыннар, табигатьнең кеше аягы басмаган саф-садә урыннары сакланган әле.
Солодухинның янында мылтыгы ята. Ул аучылар җәмгыяте әгъзасы, мылтыкны уз акчасына сатып алган. Коралын бервакытта да үзеннән калдырмый. Чукоткада мылтыксыз йөргән кеше юктыр да ул.
– Исәнме, Лира! – сөйкемле, күңелгә ятышлы калын тавышы белән ерактан ук исәнләште Солодухин. Әллә Лираны күрүдән, әллә иртәнге салкыннан, Солодухинның тавышы калтырабрак чыкты. Ул, балык тоту эше остасы икәнлеген күрсәтеп, кармагыннан чираттагы бәрдене ычкындырды да казанына ыргытты.
– Тундраның саф һавасын суларга чыктыгызмы, Иван Степанович?
– Минем кебек кешегә шундый бу һава шаһәрнең “хуш исле” һавасына караганда күпкә тәмлерәк күренә, – дип шаяртты Солодухин, ә үзе, кызыксынып, Лираның итекләре өстеннән күренеп торган матур аякларын күзәтте. – Чәй куярга булдыңмы, Лира?
Солодухин – авыр гәүдәле, акрын кыймылдаучан, арада гәүдәгә иң калын кеше. Мышнамый, тын кысмый сөйләшә, кайвакыт калын иреннәре белән чупылдап куя.
Ул җәй буе Лираны үзенә каратырга тырышты. Эше пешмәде.
Әле төнге йокыдан айнып та бетмәгән Лира чиләгенә су алды да, палаткага таба борылам дигән чакта гына үзенең артында шикле мышкылдау ишетте.
Артына борылса – әнекәем – елга буендагы кеше буйлы үләннәрне ерып, бер иләмсез зур гәүдәле аю аларга таба килә! Лираның аяк буыннары йомшарды, кулындагы чиләге ычкынып җиргә тәгәрәде. Аю исә, дәртләнеп киткән кебек, арткы аякларына басты да, ырылдап, туп-туры Лирага юнәлде.
Лираның кычкырасы килде, тавышы юк. Әкрен кыймылдаучан Солодухин, аягына да күтәрелә алмады. Нишләргә дә белмәгән Лира, ярда яткан мылтыкны эләктереп алып, приклады белән аюның маңгаена ормакчы булды. Ләкин, кулына мылтыкны эләктергәч, күңеленә икенче уй керде. Бәрәч, бу мылтык бит корылган булырга тиеш! Моның белән атарга да мөмкин!
Калтыраган куллары белән мылтыкны күтәрде дә, якынаеп беткән аюның күкрәгенә терәп, мылтыкның ике көпшәсеннән дә атып җибәрде. Бер-берсеннән аерым шартлаган мылтык тавышлары бер кайтаваз булып кушылдылар. Аюның йөрәген берьюлы ике пуля тишеп чыкты. Һәм ул алыптай гәүдәсе белән Лира өстенә ауды.
Куркудан һушы алынган, акылыннан язар хәлгә җиткән Солодухин Лираны аю астыннан чыгарырга ашыкты, үзе матур-матур, тәмле-тәмле сүзләр сөйләде:
– Менә сиңа Лира! Менә сиңа көчсез хатын! Ышанырлык түгел! Мин, ир булсам да, каушап калдым. Ә ул аю хәтле аюны атып үтерде! Кара син аны! Михаил Иваныч Топтыгинны ишеп салды! Ай да Лира! Ай да яшь хатын! Мине үлемнән коткарды! Рәхмәт сиңа, Лира! – Бот төбеннән озын кунычлы саз итеге кигән, офицерлар каешы белән билен буган зур гәүдәле Солодухин Лира янында гүя сөенеп биеп йөргән кебек иде.
Ату тавышына, ыгы-зыгыга борчылып, палаткалардан уяйлы-йокылы эшчеләр чыгыша башладылар
Геология-разведка партиясе таяк тыгып бутаган кырмыска оясына охшап калды.
Иртәнге аш алдыннан шурфчылар, юучылар һәм ярдәмче эшчеләр кечкенә генә учак тирәсенә жыелдылар. Аны учак дип атарлык та түгел иде – йодрык кадәре генә яктылык ишарәте.
Отрядта “коры закон” булса да, кайбер ирләр чефир эчәргә яраталар иде. Солодухин ул эшне рөхсәт итмәсә дә, ирләрнең аңа күрсәтми генә эчештергәннәрен белеп тора. Яшерми эчкән чаклары да булды. Солодухин, андый “бәйрәмнәрне” яратмаса да, түземлелек күрсәтте. Бүген дә шундый бер көн булачак, күрәсең. Аю вакыйгасы күңелләрен тәмам алгысытты.
Шурфчы Коля Бурундуков, каратут йөзле житез кыланмышлы Урал егете, (отрядта әйтерсең лә бөтен Союздан гомум команда жыелган) коры-сары жыеп, бәләкәй генә учак кабызды. Кедрның сагызлы энәләре шаулап-гөлтләп янып киттеләр. Ут җәелмәскә, кулда тоткан эмаль кружка астында гына янарга тиеш. Одесса егете, җирән чәчле Санька Валяев Кольканың һәрбер хәрәкәтен йотлыгып карап тора. Юеш авызын яба алмый чефирның кайнап чыкканын көтә. Бурундуков яшел эмаль кружкага жәлләмичә бер уч чәй тондырды. Зур кара мыеклы Петро Харченко, (Владивостоктан, ул якларда украиннар күп) шешәдән кружкага су агызды. Бурундуков ипләп кенә учакка тагын ике бәләкәй генә, чәнчә бармагы кебек кенә “пүлән”не өстәде дә кружканы алар өстендә биегән ялкын телләренә тотты. Бурундуковның авыр эштән тупасланган, яра җөйләре беленеп торган кулларында алланып ялкын шәүләсе уйнады.
Кружка кызган саен Солодухин гаҗәпләнү катыш кызыксыну арта барды: кружка Бурундуковның кулын кыздырамы, юкмы? Әллә мактана гынамы? Солодухин, мәсьәлән, болай озак тота алмас иде.
– Бу Лира мич янында эссегә өйрәнгән... Янгыннан да курыкмас. Янган йортка керер, дулаган айгырны тыяр! – дип әйтеп куйды Бурундуков, күрәсең, ашнакчы хатын турында уй йөртеп. Һәм кайнар кружканы Валяевка сузды. Санька аны эстафета таягын кабул иткән кебек, ике кулы белән алды.
Костерга шырпы зурлыгы гына ике ботак ташлап, кружканы шул янган шырпылар өстендә тотып, суның кайнаганын, чәйнең пешкәнен көтте.
– Син Лираның хатын-кыз булуына карама... Аюны егып салган! – дип, Бурундуковның сүзләренә Петро Харченко кушылды.
– Ул Солодухинның гомерен саклаган, – дип җөпләде Бурундуков. – Ир кеше түгел, ә хатын кеше аюны теге дөньяга озаткан… Менә бит ничек тә була дөньяда!..
– Ә Солодухин колакларын кагып калган... – Валяев ике кулын, ишәк колакларына охшатып, чигәләренә куйды.
Солодухин Валяевның азаккы сүзләрен ишетеп калды, ишәк колакларын күрсәтүен дә аңлады. Ләкин Валяевка бәйләнмәде, кәефен бозасы килмәде. Сүзсез генә Петро янына барып утырды. Кружканы учак өстендә тотарга Петроның чираты җиткән иде. Су һаман да кайнамый иде.
– Син кара, Бурундуков, итәгенә бик якын йөрсәң, сиңа дә дуплет белән чәпәр... Ике сөйләшмәс! – Валяев үзенең зәһәр шаяртуына үзе, сары тешләрен күрсәтеп, ырҗаеп көлеп тә җибәрде.
Солодухин белә иде – мужиклар тик йөрмиләр, Лираны каратмакчы булып, йөрәгенә “сукмак” салырга тырышалар, ләкин Лира үзен үзе каты тота, берсен дә якын китерми.
– Легендар хатын! Пенелопа! – дип бәя бирде аңа Советлар Союзының төньягын Лабытнангидан Певекка кадәр җәяү үткән Самойлов. Геологлар, бит, җирне аяклары белән үлчиләр, рулеткалары белән түгел.
– Нәрсә ул Пенелопа? – дип, аңламый сорады Колька, үпкәләп.
– Егерме ел Одиссейның сәяхәттән кайтуын көткән хатын. Чит мужикларны үзенә якын да китермәгән, Одиссейга биргән вәгъәсен тоткан, дип, гади генә аңлатып бирде Самойлов, Солодухин янындагы түмәргә барып утырып.
– Андый “мужик” дигән тупас сүз белән борынгы грек геройларын рәнҗетергә ярамый ла инде, – дип төзәтеп куйды Солоухин.
– Монда, Чукоткада, егетләр юк, Иван Степанович... Гел настоящий мужиклар гына монда, –Самойлов үз фикерен кабатлады. – Монда – Чукотка! Греция түгел. Җылы диңгезләр юк. Боз, суык җил. Мондагы Одиссей – настоящий мужик булыр иде! Чын кеше!
Аларның берсе дә Лираның көмәнле икәнен белми иде...
Фердинанд Мирза улы Бигашев 1939нчы елның 12нче гыйнарында Казан шәһәрендә туган. Башкортстанның Дүртөйле районы Венеция авылында башлангыч мәктәпкә укырга керә. Соныннан, көн дә Агыйделне паром белән кичеп, Дүртөйледә укый. 1955 елда, сигез классны тәмамлап, Кемерово өлкәсенең Сталинск шәһәрендәге төзелеш техникумына укырга керә. Аны 1959 елда тәмамлап, техник-төзүче һөнәрен үзләштерә.
1962-1965 елларда Совет Армиясенең ПВО гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Уфа авиация институтына укырга керә, ләкин матди авырлыклар сәбәпле укуын ташларга туры килә. Озак еллар төзелеш училищесында укыта. Илебезнең төньяк районнарында инженер-заказчы булып эшли, байтак мөһим объектларны төзүдә катнаша. 47 ел хезмәт стажына ия. 1990-2000нче елларда эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый, үзенең ремонт-төзү преприятисен ача.
Техникумда укыганда да, армиядә дә Фердинанд Бигашев стена гәзите редакторы була. Командирлары частька багышланган җыр язуын үтенгәч, җыр иҗат итә, аны солдатлар бик ошатып, көненә дистәләрчә мәртәбә жырлыйлар. Беренче шигырләре “За уголь”, “Кузнецкий рабочий”, “Комсомолец Кузбасса” гәзитләрендә басыла.
“Профессор Бульцның үлемсезлек кабинасы” дигән тәүге фантастик романы пенсиягә чыккач языла һәм 2001 елда басылып чыга. 2007 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында урыс телендә “Тайна золотого погреба” дигән повесть һәм хикәяләр җыентыгы дөнья күрде. Шул ук елда “Ябалак борылышында” дигән пьесасы “Нур” татар дәүләт театрында сәхнәгә куелды һәм җиде сезон буе рертуардан төшмәде.
Ф.Бигашев “Тулпар” журналы укучыларына “Төньяк повесте” (2004, № 1), “Бу параллель дөнья” (2005, № 5), “Алтын нәүрәп сере” (2008, № 3), “Сиртмәкойрык оясы” (2010, № 1) кебек чәчмә әсәрләре белән таныш. Бу әсәрләр урыс теленнән тәрҗемәдә дөнья күрсәләр, “Чукоткада” дигән хикәясен Фердинанд Мирза улы туган телендә иҗат иткән.
Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.