Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 февраль 2021, 23:31

Суга баткан кеше.Талха ГЫЙНИЯТУЛЛИН. Хикәя.

– Әүвәлге шундый йола бар иде: корылык килгән елда берәрсе суга батса, биш көн рәттән яңгыр ява торган иде.

Менә өченче ел инде авылны, аның бакчаларын, иген басуларын, печәнлекләрен корылык яндыра. Кайчандыр үтә алмаслык булып яткан сазлыклар кипте, аларның төпләре ялангачланып, ярылып, ташка әйләнде, тау башлары карайды, үләннәрен тамырына кадәр мал ашаган калкулыклар сырты тузанга әверелде. Колхоз малын ерактагы таулар артына кудылар. Картлар әйткәнчә, урман дымны тарта, дымны саклый икән. Тик анда шәхси малны алып барып булмый. Ач сыерларның бакыруларыннан хуҗабикәләр үзләре шашыр чиккә җитте...
Үткән елгы корылыкны ничек тә үткәргәннәр иде әле, өченче елгы дым җиреннән бөтенләй китмәгән иделәр – саеккан сазлыклардагы түмгәкләрдә күрән баш калкытты. Сарай, чардак, чолан почмакларыннан күптән онытылган, тутыгып беткән уракларын эзләп табып, кешеләр шушы яшел массаны чабарга ташланды. Кайдандыр, ялан яклардан колхоз малына салам ташыдылар.
Ә быел кыш карсыз килде, май, июнь айларында ерактагы тау аръягында авыр яңгыр болытлары йөрде, аҗаган ялтырады, яшен яшьнәде, тик кеше зур өмет белән еракта яуган яңгырга күпме карасалар да, ул тауның бу ягына чыкмады. Авыл өстенә, ялан-тугайлар өстенә бер болыт әсәре булмаган яндыргыч зәңгәрсу пыяла каплап куйдылармыни?! “Ахырзаман килә, бар тереклек һәлак булачак”, – диде картлар, баш чайкап.
Сирәкләп булса да авылга район түрәләре килеп чыккалый да кешеләрнең башына төшкән афәтне җиңеләйтергә теләгән йөз күрсәтә: уйлашырбыз, хәл итәрбез, ярдәмнән ташламабыз. Бу афәттә бер генә кеше, әйтик, председатель яки агроном гаепле булса, һич уйламый, алып ыргытырлар иде. Күк кәнсәләре белән алар ни генә эшли алсыннар инде? Күк җитәкчелеге җирдәге чиновник алдында җавап тотмый шул.
Элекке парторг, хәзер инде пенсиядәге Абдрахманов Шәрип кайчандыр картәтисе ишеткән Коръән аятьләрен хәтеренә төшерде дә, картларны җыеп, аларны яланга алып китте. Алар, Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына ышанып, аяусыз кояш нурларыннан янган иген басуында дога кылды. Юк, барыбер да ишетмәде Аллаһы Тәгалә авыл картларының ялварулы тавышын, әллә башка мәшәкать эшләреннән бушамыйча, аларның сүзләрен игътибарга алмады. Июньдә җиргә бер яңгыр тамчысы да төшмәде, ә июльдә ни булачак?..
Июль башында картлар янә басуга чыкты, дога кылды, ашыкмый гына кайтканда башларына төшкән әлеге бәла хакында сөйләштеләр.
– Берәрсен суга батырмый булмас,– диде араларында иң өлкән Шәйхислам карт.
– Ничек суга?
– Әүвәлге шундый йола бар иде: корылык килгән елда берәрсе суга батса, биш көн рәттән яңгыр ява торган иде. Утыз бишенче елда нәкъ шулай килеп чыкты. Тегермән буасында Абдулхак батты – яңгыр яуды. Сиксән тугызынчы елда күпер астында ике исерек балыкчы ауга уралып үлде, шуннан соң яңгыр ике атна буе яуды да яуды. Ө туксанынчы елда Гайнетдинов Шәфкать батты – корылык бетте.
– Ә хәзер кайда батасың? Тегермән буасы юк. Кичә минем карчык елганы галошлары белән кичеп чыккан. Күпер астындагы су малайларның кендегенә дә җитми. Комлы карьерга гына бармасаң... Анда тирәнлек биш метрга җитә, төбеннән чишмә чыга. Балыкчы Нәҗметдин батмасмы икән? Көтик.
– Көттең, көтми ни! Нәҗметдин йөзә белә, эчми дә. Шулай булгач ничек батсын?
Көннәр үтә торды, әмма беркем дә батмады, ирләр очрашканда ачулы шаяра да башлады: “Берәрсенең муенына таш бәйләп, карьерга ташламый булмас! Өтә бит, өтә”.
Июль июньгә караганда да эссерәк килде. Көньяктан өермә җилләр исте, янган басулар өстеннән кара тузан-туфрак күтәрелеп, юлларда өерелде.
Элекке парторг Абдрахманов Шәрип белән Шәйхислам карт авыл түрәсенә керде, шулай-шулай, берәрсен суга батырырга кирәк, юкса, барыбыз да кырылып бетәчәкбез, тик берсе дә батмый, нишлибез, диделәр.
Кайчандыр авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, яшь чагында үзенең туган колхозын алдынгылар рәтенә чыгару турыда хыялланган, тик бу хыялдан күптән өмет өзгән, уңышсызлыкларыннан һәм махмырдан ачулы колхоз рәисе Салават, Шәйхислам картка мыскыллы гына карап, болай диде:
– Син, Шәйхислам абый, уже артыгын яшисең, шулай булгач, нигә үзеңә батмаска?
– Бик батыр идем дә, – диде Шәйхислам карт председательнең сүзләренә бер дә үпкәләми, – карчык бар шул. Ул чирле, минем ветеран пенсиясыннан башка ничек көн күрер икән соң?
– Бәлки, болай итәргәдер, халыкны җыярга да шобага салырга кирәктер, ә?! – диде элекке парторг.
Авыл администраторы Урал, түрәлек креслосына яңа гына утырган яшь егет, йөз-чыраена ясалма таләпчанлык чыгарып, болай диде:
– Андый мөһим чара җиңел генә башкарылмый. Башта район белән сөйләшергә кирәк. Син бит, Шәрип абзый, парторг булып эшләгән кеше, райком белән килешми берәр чара үткәрә торган идеңме? Юк.
– Ул чактагы чаралар бит партия, дәүләт эше иде, ә бу – безнең шәхси, гаилә эше дигәндәй. Кеше бата, баткач, яңгыр ява башлый. Монда районның ни хаҗәте дә, ни кысылышы бар?
– Теләсәгез ни эшләгез, тик бу эшкә без катнашмыйбыз,” – диде рәис канәгатьсез генә. – Белегез, бу турыда сүз булмады; сез әйтмәдегез, без ишетмәдек.
Иртәгесенә элекке парторг идарә йорты алдына халыкны җыйды. Кешеләр Шәрипнең парторг икәнен яхшы белә, һаман хәтерли, иске гадәт буенча һаман аңа ышаналар, аны тыңлыйлар иде.
– Җәмәгать! – дип мөрәҗәгать итте ул халыкка. – Хәлебезне барыгыз да яхшы белә. Гомердә күрмәгән корылык. Уңышка өмет юк, чәчкән игеннәребез янып-көеп бетте, яңгыр яуса, үлән күтәрелер әле. Мал-туарны чыгара алырбыз, ичмасам. Көздән туфракка дым сеңеп калса, кыш карлы килсә, киләсе елда, Алла бирсә, тын алырбыз, дим. Болар барсы да үзебездән тора, җәмәгать. Табигатьтә шундый тәртип бар икән: корылык елында кеше суга батса гына яңгыр явачак. Андый хәл безнең авылда элек тә булган. Тик быел бездә кеше суга батмый, шуңа да корылык һаман дәвам итә. Көчләп беркемне дә бу эшкә күндерә алмыйбыз. Мин шобага тартырга тәкъдим итем. Хатын- кыз, балалар катнашмый. Ризасызмы?
Кешеләр эндәшмәде. Алар элекке парторгка тулысы белән ышанырга өйрәнгән иделәр, ул грамоталы, фикер-тәкъдимнәрен ихтирам иттеләр, әмма бүген әйткәннәре бердә адәмчә түгел, шуңа да аптырашта калдылар.
– Ә син үзең тартасыңмы ул шобаганы? – дип кычкырды склад мөдире Мортаза, бераздан.
– Ә нишләп тартмаска! – дип җаваплады элекке парторг.
– Батасың дамы?
– Батам да.
– Ә мин риза түгел! – дип чыелдап җибәрде кинәт савымчы, тракторчы Рифатның хатыны Зөләйха. – Иремә чыкса, мин ике бала белән утырып каламмы?
– Без дә риза түгел! – дип гөжләде башка хатын-кыз бердәм рәвештә.
– Ярый алайса, – диде Шәрип, тавыш ышанычсыз чыкты.
– Алайса мәсьәләне икенче төрлерәк хәл итик. Сугышта мөһим, куркыныч эшкә доброволецларны җибәрә торган иделәр. Ротаны тезәләр дә, кем дә кем үз теләге белән барырга риза, ике адым алга, дигән боерык бирәләр. Чыгалар, баралар, үләләр. Менә мин дә шулай дим, кемнең үз теләге белән суга батасы килә?
Янә дәшмәделәр. Исерек Әхәт кенә, давай, син үзең бат, шәп булгач, дип әйтеп караган иде, халык канәгатьсез генә гүләгәч, ул да сүзен дәвам итүдән тыелды. Элекке түрәгә, олы яшьләрдәге ихтирамлы кешегә үз теләгең белән үлемгә бар, дип әйтүе ничектер кыен шул.
Ә Шәрип тагы сүз башлады:
– Арагызда, бәлки, коммунистлар бардыр! Алар фронтта да алда булды. Менә син, Шәрифулла, карт коммунист, моңа ничек карыйсың?
– Без фронтта түгел, – дип җаваплады пенсионер Шәрифулла. – Аннан килеп, мин нинди коммунист? Синең ул партияң кайда соң? Таралды бит...
– Безнең яктан Александр Матросов коммунист та булмаган, шулай да күкрәге белән дошман амбразурасын каплап, барыбызны да Гитлердан коткарды. Шуның сыман, кем дә булса, безнең балаларны ач үлемнән коткарып калырга тиеш тә инде?
Янә дәшмәделәр.
Алга колхоз шоферы, хәзер пенсионер, законга, тәртипкә ябышып ятучы, җыелышларда сөйләргә яратучы Ваһапов Хан чыкты. Аның турында, эче кара, кеше хакында гомер буе бер җылы сүз әйткәне булмады, дип сөйлиләр.
– Без монда юк-бар сөйләп, нәрсәгә вакыт әрәм итәбез? Шобага, доброволецлар, имеш. Авылда бернәрсәгә ярамаган, ялкау, эчкече, урлашкан кешеләр беткәнмени? Менә шундыйларның берсен тотарга да батырырга. И вәссәлам, бетте-китте.
– Йә, кемне тәкъдим итәсең?
– Ну, әйтик, минең күрше Исмәгыйльне. Айлар буена эчә. Эшләми. Аракыга кайдан акча таба? Значит, урлый. Җәмгыятькә бер тиенлек тә файдасы юк.
– Хайван, үзең бат! – дип кычкырып җибәрде Исмәгыйльнең хатыны Шәүрә, наркологияда дәваланып кайткан алкоголичка.
– Авылда ләчтит сөйләп йөрүче бер кеше кимер, ичмасам.
– Җәмагәть, тынычланыгыз. Бик җитди мәсьәлә тикшерәбез, бер-беребезнең бугазына ябышмыйк, – диде элекке парторг, гүли башлаган халыкка карап.
– Гатаулланың кызын батырсак? Акылга бер төрле нәрсәдән безгә ни файда? Хөкүмәткә дә зыян. Пенсияне миннән күбрәк ала, ә акчасын Гатаулла эчеп бетереп тора, – дигән тәкъдим кертте пенсионер Шайморат.
– Без бит бу эштә хатын-кызлар белән балалар катнашмый, дип килештек.
– Алайса, әйдәгез, Моталлап картны. Яшәве бик озакка китте, үзе дә үлә алмый йончый шикелле.
Моталлап картка тагын бер елдан туксан яшь тула. Күптән түгел генә аңа операция ясадылар, сидек куыгыннан тышкы якка резина шлангы чыгып тора, очы шешәгә тыгылган. Карт, ихатасына яки урам буена чыкса, шул шешәсен тотып йөри.
– Олы кешене үтерү – гөнаһ! – диде Гөлбикә карчык.
– Вакыты җиткәч, Аллаһы Тәгалә сезсез дә аны үз янына чакырып алыр әле.
– Нигә жәллисең? Ул бит заманында сүз йөртте, шикаятьләр язды, күп кешене төрмәгә утыртты.
– Әгәр анау “бизнесмен”ны корбан итсәк? – дип тавыш бирде янә Ваһапов Хан. – Өченче көн калага барган иде. Исәр дигәч тә исәр инде, шешә тулы биштәре белән автобуска кереп утырды да сүгенә, юк-бар сөйли башлады, шуннан, чалбар төшереп, оят җирен күрсәтергә тотынды. Ә автобуста хатын-кыз, бала-чага. Андыйлар дурдомда утырырга тиеш, утырмый икән, үтерергә кирәк – бер файдалары да юк.
“Бизнесмен” дип олигофрен егетне йөртәләр. Ул буш аракы шешәләре җыя. Бәләкәй кул арбасы сөйри дә авыл тирә-ягы, елга буйлап чыгып китә, арба тутырып, шешә төяп кайта, шуларны юа, капчыкка тутырып, калага тапшырырга алып бара.
– Нишләп файдасы булмасын? – дип каршы төште бу тәкъдимгә кырык яшьләр тирәсендәге мыеклы Әнвәр, эчмәгән, тартмаган, бөтен эшкә дә кулы килешкән ир – балта остасы, мич чыгаручы, телевизор ремонтлаучы, җитмәсә, картиналар да яза. Ул булмаса, авылны күптән буш шешәләр басар иде. Хәзер бит шундый мода китте – өйдә эчмиләр, яланга чыгып эчәләр. Елга буен эчке урынына әйләндерделәр. Бала-чага шуны вата да суга ташлый, шуңа аякларын кисәләр. Шулай булгач, шешә җыю безгә файда түгелмени? Гаиләсенә дә файда: төсле телевизор сатып алган, энесенә мопед бүләк иткән.
Каршы төшүче булмады Әнвәргә, аның сүзләре белән барысы да килеште.
– Һаман акыл сатабыз, әйтерсең дә безнең арада файдасыз кешеләр юк, – дип яңадан сүз кыстырды Шайморат карт.
– Буранбай шушы эшкә ярамыймыни?
– Бөтен Русия дәрәҗәсендәге алкоголик, – диде берәү.
“Бөтен Русия дәрәҗәсендәге алкоголик” дигән почетлы исемне Буранбай үзенә-үзе таккан: “Мин, Хәкимов Буранбай, ягъни, Зәйнәпович, Зәйнәпыч ”Бөтен Ру-сия дәрәҗәсендәге алкоголик”, – дигән.
Кырык яшьлек Зәйнәпыч юньләп беркайда да эшләми. Пилорамага урнаштырып караган иделәр, колхоз такталарын сатып эчте, аннан пожаркага күчте – янгында йоклап калды. Бер мәл “шабашка”да йөрде: эчү хакына кемгәдер өй, мунча бурады. Әнисе пенсиягә чыккач, пенсия акчасын тартып алып, эчә башлады, бирмәсә, тукмады. Әнисенә кул күтәргәне өчен бер елга утыртып та карадылар, кайткач та иске гадәтен ташламады. Атасын хәтерләми. Хәер, авылда берәү дә белмидер аның атасы кем икәнен. Берәүләр, аның тууын бу якларга каядыр килеп чыккан старатель белән бәйли, икенчеләр – урлашканы өчен төрмәгә утырттылар, шунда үлгән, дип сөйли. Шуңа да аны, Буранбайны, әтисенең исеме белән түгел, ә шаяртып, әнисенең исеме белән Зәйнәпович яки кыскача Зәйнәпыч, дип йөртәләр.
– Дөрес, нәкъ аны батырырга кирәк, нишләп шундук искә төшмәгән? – дигән авазлар ишетелде халык арасыннан.
– Алайса тавышка куям, җәмәгать. Кем дә кем Буранбайны суга батырыйк ди, шулар кулларын күтәрә. Бер тавыштан. Каршылар юк. – Ниһаять, мәсьәләнең очына чыккан элекке парторг канәгатьлек белән тирә-ягын карап, әйтерсең дә, дәүләт дәрәҗәсендәге проблеманы хәл итте. – Кайда Буранбай?
– Ул юк, килмәгән.
– Чакырыгыз.
Буранбай идарәдән ерак түгел, зиратка бара торган тыкрыктан өченче йортта яши. Көн иткән йорты чигеп, кыйшайган, җитмәсә, авылда бердәнбер телевизор антеннасы булмаган йорт. Аларга керүче бик сирәк, юк фигылендә, сугылганнар да ярлылыкны, мескенлекне күреп: “ничек яшиләр, әй, ничек яшиләр? – дип баш чайкап чыга.
Буранбай белән әнисе өйләреннән чыкты да кеше төркеменә кушылды. Шешенгән, бит-йөзен сакал-мыек баскан, күзләренә кан сауган, сәләмә киемле Буранбай чүп-чар, ашамлык калдыклары ыргыткан чокырдан пәйда булган ниндидер сәер бер җан иясе кебек иде. Бетәшер чиккә җиткән кысык күз карашлары буш һәм томанлы, кан тамырлары бүртеп торган куллары туктаусыз калтырый.
– Нинди митинг бу? – дип мөгердәде Зәйнәпыч.
– Сине суга батырырга хәл иттек! – дип кычкырды халык арасыннан берәү.
– Ничек батырырга, кайда?
– Аракыда.
– Аракыда булса, ярар,– дип канәгать җаваплады Буранбай, шунан чак кына эндәшми торды да.
– Аракыда мөмкин, мин риза,– дип өстәде.
Буранбайның әнисе, Хәкимова Зәйнәп, яшь чагында, күрәсең, мөлаем генә хатын булгандыр, тик хәзер, илле җиде яшендә, җитмеш яшьлек әби сыман күренә. Кара күзләре сак, куркып карый. Улы сыман ул да сәләмә киемдә, ситса күлмәге күп юудан төссез чүпрәккә әйләнгән, башына уңган, билгесез тескә кергән яулык ябынган. Төссезлеккә таушалган зәңгәрсу йон джемпер, колакларындагы эре сары пыяла алкалар гына җан биргәндәй. Хатын гәүдәгә бәләкәй – янында торган үсмер малайдан чак кына калкурак.
Зәйнәпнең дә, аның улы Буранбайның да алдагы көннәрдә юньле тормыш белән яшәмәячәге, яши алмаячагы күренеп тора иде.
– Зәйнәп, – дип мөрәҗәгать итте Шәрип, Хәлне беләсең, өченче ел корылык. Табигатьтә шундый тәртип бар: яңгыр яусын өчен берәрсен суга батырырга кирәк. Шунда җыелган халык синең улыңны корбанга бирергә карар чыгарды. Ул бөтенләй файдасыз кеше, хәтта зыянлы, бушка азык черетүче паразит, ичмасам, үзенең үлеме белән җәмгыятькә файда китерсен. Буранбай, җәмгыять өчен суга батырга әзерсезме?
– Беләсеңме, кайда кит!.. – Буранбай сүгенде.
– Ничек инде батырырга? – дип аптырады Зәйнәп, улы иңенә төшкән җәзаның мәгънәсе аңа һаман барып җитми иде шикелле. – Минең улымны суга батырырга ниятлисезмени?
– Әйе, синең улыңны шул. Халык бер тавыштан кул күтәрде, значит, батырабыз! – диде элекке партком ышанычлы итеп.
– Ничек?.. Ул бит минем бердәнбер балам. Мин аны йөрәгем астында йөрттем, авыр таптым, ә сез суга батырырга җыенасыз. Юк, мин риза түгел!
– Әгәр быел яңгыр яумаса, киләсе ел бернәрсә дә үсми, значит, без һәммәбез дә ачтан кырылачакбыз. Дәүләттән ярдәм көтәсе юк, кул кушырып ятарга, элекке вакытлар үтте хәзер үзебез...
– Кырылсак кырылабыз, тик улымны бирмим!
– Зәйнәп, сугыш вакытында безнең әниләр, минең ризалыгым юк димәде. Әнә обелиск тора, анда йөздән артык фамилия язылган, алар барысы да сугыш яланнарында башларын салды, үзләрен без тере калсын өчен корбан итте, – дип Шәрип, парторг чагында сөйләгәнчә тамак төбе белән.
– Барыбер ризалыгым юк!
– Ә сез Буранбайның үзеннән сорагыз, ул үзе ризадыр, бәлки, – диде тракторчы Садыйков Шәфкать.
– Әй, Буранбай, батарга телисеңме?
Буранбай бу эшне һаман чынга алмый иде шикелле, яки азагына кадәр төшенеп җитмидер. Алдындагы бер ноктага текәлгән дә тик тора – аны махмыр бөгә, махмыр калтырата.
– Ул нинди балаң булсын инде? Пенсияңне эчеп бетереп тора, җитмәсә, тукмый, – дип хәбәрен яңадан тезде Шәрип. – Ансыз, ичмасам, кешечә яшәп калырсың. Ял итәрсең. Тормышның ни икәнен белерсең.
– Ризалыгым юк!
– Ярый, алайса синең ризалыгыңнан башка гына батырырбыз. Халык хәл итте инде. Бармаса, тотып бәйлибез дә, муенына таш асып, карьерга ташларбыз. Шулаймы, җәмәгать?
– Әйе, шулай! – дигән тавышлар ишетелде төркемнән.
Зәйнәп янә аптырап калды, бәләкәй йөзендәге җыерчыклары тартышты, тешсез авызы кыйшайды, иреннәре дерелдәде. Ул зур кыенлык белән төкереген йотты да, улына нәфрәтле карашын ташлап, кычкырып җибәрде:
– Батырыгыз! – шуннан баскан җирендә таптанып алды, кулларын селтәде. – Кеше түгел, хайван дип тә булмый аны. Хайваннан кешегә файда, ә бу армиядән кайтканнан бирле кул да кыбырдатмый. Канымны эчте. Тукмады, идәнгә сөйрәп төшереп, типкәләде. Карагыз, нинди көнгә калдым мин. Өйдәге бөтен нәрсәне сатып эчеп бетерә бит, хәшәрәт! Сыерны саттык – берүзем печән әзерли алмадым. Колхоз утын белән ярдәм итмәсә, без күптән бу җимерек өйдә туңып үләр идек. Озакламый ачлыктан аяк сузачакбыз. Батырыгыз, мин риза. Коткарыгыз мине бу паразиттан!
Зәйнәпнең сүзләреннән кешеләр аптырап калды, чөнки уй-ниятенең шулай кинәт кенә кирегә үзгәрүен һич көтмәгәннәр иде.
Байтак кына тын торганнан соң элекке парторг Буранбайга эндәште:
– Күрәсеңме, хәтта үз әниең дә синнән баш тарта. Бар, үзеңне көч белән алып барып ыргытудан коткар безне. Яңгыр яуса, әйбәт итеп телгә алыбыз, рәхмәтләр укырбыз. Мондый үлем хайваннарча эчеп үлүгә караганда яхшырак бит.
– Баш төзәтергә табасызмы соң? – дип мөгердәде Зәйнәпыч.
– Табабыз. Күпме телисең, шул кадәр. Тик бат кына.
– Өч шешә... Минең үземне дә шундый тормыш ялыктырды.
Акча җыйдылар, кемдер магазиннан өч шешә аракы алып килде. Шуларның икесен Буранбай пычрак чалбарның кесәләренә тыкты, өченчесен тешләре белән ачты да, шешә авызыннан гөпелдәтеп эчә- эчә, өе ягына атлады. Ул кузгалгач, кешеләр дә таралыша башлады. Атлый-атлый батарга тиешле Буранбай турында сөйләштеләр. Берәүләр, күрегез дә торыгыз, алдаячак ул, батмаячак, зерә алып бирдек аракыларны, диде, икенчеләр, батачак, кайда барсын, ә Ваһапов Хан, өч шешәдән соң бер нәрсә белми йоклаячак, иртән килербез дә бәйләп карьерга алып барырбыз, диде.
Төнен кешеләр күк күкрәүгә, яшен яшьнәүгә, тәрәзә пыялаларына көлтә-көлтә яңгыр бәрүеннән уянды. “Аллага шөкер,” дип шыбырдашты алар.
– Рәхмәт инде Буранбайга, тыңлады, яудырды бит! – Яшен зират эчендә үскән карагачның очын атып төшерде, подстанциянең трансформаторын яндырды, кайсы кешеләрнең кыекларыннан су акты, таудан ургылган ташкын тыкрыкның теге очында яшәгән Рама- анова Хәдичәнең ихатасын басты, базына төште.
Таң атуга яңгыр тынды, дөресрәге, ялкау, вак сибәләүгә күчте. Ә төш җитәр алдыннан, көн кабагы тамам ачылгач, кешеләр багорлар алып комлы карьерга китте – баткан кешене су төбеннән сөйрәп чыгарып, җирләргә кирәк иде. Әмма яр башында алар яңгыр суы белән тулы иске галошларга, бер-берсенең өстенә тәртипле итеп салынган төссез яулыкка, зәңгәрсу йон джемперга, эре сары пыяла алкаларга гына тап булды...
Ә Буранбай Зәйнәпович бу мәлдә, эчкән өч шешә аракысыннан соң өстенә аккан тамчыларга да уянмый, иреннәрен чәпеддәтә-чәпелдәтә исерек йокы белән йоклый иде.

Белешмә:
Күренекле язучы Талха Гыйниятуллин 1925 елда Башкортстанның Учалы районы Ураз авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1955 елдан Мәскәүдә яшәп, Анатолий Генатуллин псевдонимы астында урыс телеңдә иҗат итә, 1978 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, дистәдән артык китап авторы.
Якташыбызның иҗаты Русиядә генә түгел, Кытай, Һиндстан, Польша, Чехия, Словакия әдәбият сөючеләренә дә яхшы таныш. “Туннель” повесте АКШта инглиз теленә тәрҗемәдә, “Йончу көннәр” Германиядә немец телендә аерым китап булып дөнья күрде.
Талха Гыйниятуллин 2008 елда Сергей Аксаков исемендәге бөтенрусия премиясенә лаек булды.

Фото: astrakhanfm.ru
Читайте нас: