Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 гыйнвар 2021, 14:50

Фәнзәлия МӘСНӘВИЕВА. Бәхетнең өч төсе. Бәян (4)

...Әйе, тормышлары үз җаена төшкән иде. Беркөнне, бәрелеп-сугылып, Нәсимә килеп керде.– Әйтсәң, кеше ышанмас, теге хатын авырлы бит. Исәпкә басарга килгән. Дүрт айлык, ди. Менә җирбит, табам, дип әйтә, ди.Бу кадәрлесен үк көтмәгән иде Кәүсәрия. Бермәлгә кинәт дөньясының асты-өскә килгәндәй булды. Шулай да сорамый булдыра алмады:– Афзалныкы микән соң?

(Ахыры.)
***
Камилә әллә кайчан, теге саубуллашу кебек очрашуларында ук күңеленең кайсыдыр бер кылы аша, аерылгач, Илдарның үзеннән бәхетсезрәк булырын сизенгән кебек иде. Шул тойгы аны соңрак та ташлап китмәде. Башта ул моны үз-үзен юатырга, ялгызлыгын алдарга теләве дип уйлаган иде. Алайга китсә, Камилә ирен генә югалтты. Мәхәббәткә ышанычы сүрелсә дә, икесенең уртак бәхетеннән аңа күбрәк өлеш чыкты. Улы әнә күзгә күренеп үсеп килә. Утырып сөйләшер, киңәшләшер кешесе бар аның хәзер. Аннан бианасы белән биатасы киленнәрен элеккедән битәр якын күрер булдылар.
Башта Мансур абзый киленне йорт-җирле итеп, эшкә урнаштырсам, дип кенә уйлаган иде. Зур булмаган, шәһәр калыбына кереп барган район үзәгендә яшәгән түтәсеннән калган йорт берничә ел инде буш тора иде. Түтәсенең зур укулы, Мансур абзый аңламаган да фән өлкәсендәге галим улы, әнкәсен соңгы юлга озатырга кайтканында, әле шактый нык, төзек шушы дөньяны аңа тапшырып китте.
– Сатсагыз да рөхсәт. Килеп яшәсәгез, бигрәк тә ризамын, вакытым булганда мин дә кайтып, нигездә Коръән укытып китәрмен, – дигән иде.
Шуннан соң үзе күренми әле. Мансур абзый килене белән оныгын шулай өйле итте.
Бу хәлләрдән соң бетеренеп сыман киткән карт белән карчык, киленнәре урнашканнан соң, бераз тынычлангандай булды. Ни әйтсәң дә кавышу бар, аерылышу бар, дигәндәй. Аларның Илдарына шулай насыйп булган инде. Соңрак, бәлки, кавышып китәрләр әле, дигән уй да күңелләренең бер почмагында пыскып тора әле.
Тик үзенең бик тә кадерле, кирәкле булуын тоеп үскән Илсур мондый ялгызлыкны кичерә алмады. Атна-ун көн ни балалар бакчасында, ни өйдә бер ямь дә таба алмый боегып, бер сүз эндәшмәскә әйләнгән улы белән нишләргә белми ята иде Камилә. Сагынуына түзә алмыйча, инде кояш баеп ятканда, биатасы килеп керде. Чал башын иеп, саран гына саркылып чыккан күз яшьләрен һич яшермичә килененә карады.
– Җанымнан да якын икән бу бала. Син нишләсәң дә, аерма инде безне аңардан.
Картәтисе килеп керүгә, аның муенына барып сарылган малайның да сөенече өйгә сыярдай түгел иде. Мансур абзый икенче көнне үк оныгын кунакка алып китте.
Олыгайган көндә тормышлар болайрак катлауланып киткәч, сырхауга салынып сыман торган карт хәзер аякны ныграк басып куйды. Оныкны ятимлек хисе татытмый гына аякка бастырасылары бар иде. Шулай итеп, Илсур ике арада, күбрәк картәтисе кырында үсте.
***
Юк җилгә дә кыштырдарга гына торган яфрак сыман хатын-кыз күңеле дә харап иләс-миләс инде ул. Камиләнең дә йөрәге юк дисеңмени, җәйнең тын кичләрен таңга тоташтыра алмыйча, күпме үрсәләнде. Ялгызлык белән үткәргән көннәренең бушлыгын берни белән дә тутырып булмый иде. Әллә Илдарыннан башка берәүне дә күңеленә кертеп карамаганга, әләл шул артык яраткан ярының үзләренең мәхәбәбтен бер селтәнүдә чабып өзгәненә күңеле бөтенләйгә суынган идеме, күзенә ир-ат күренмәде. Тик ярату тансыклап үрсәләнгәндә дә, иң көчсез, ярдәмгә мохтаҗ чагында сарылыр иңнәр эзләгәндә дә күңеле шул Илдарына, икесенең дң бәхетле чакларына, хыянәтсез тормышларына, яклау эзләп. Барып сарыла иде. Мизгелләр алышынган шушы мәлдә, нишләптер алгысынган күңеле бу юлы әллә кайдагы үткәннәрдәге бәхетле мизгелләр дулкынында гына калырга теләмәде. Көзләрнең акрын гына гомер яфракларын өзә баруын искәрдеме, ялгыз кичләрендә ямь, наз, сөю эзләгән күңел бу юлы сабырлыгы, көч-куәте бар килеш-килбәтендә ирләрчә ныклык, өлкәннәрчә басынкылык белән дә үзенә тартып торган әлеге абый кешегә барып сарылды. Сәер иде тәртипле, тотанаклы булган хатын-кызга бу халәт.
Әбиләр чуагы артыннан көз матур гына булып кышка якынлаша барды. Башта агач ботакларында алтын-сары, чагу кызыл төскә кергән яфраклар, җилләр кодрәтенә буйсынып, дымлы җиргә түшәлделәр. Аннан өсләренә әле яңгыры, әле кары килеп яуды. Көзнең соңгы моңы булган ул яфраклар бер мизгелдә генә җир яме булып алдылар да. Югалдылар. Төсләре җуелды, аннан бөтенләй үк туфракка күмелделәр. Бар нәрсәнең дә үз вакыты иде. Гомернең үтеп баруын аяусыз искәртеп, тагын бер көз кышка кереп бара иде.
Шундый кичләрнең берсендә Камиләнең өендә уты сүнде. Балаларның көзге каникул чоры. Улын авылга картәтиләренә озаткан гына иде. Көзге кояшның ялкауланып офык артына тәгәрәп барган мәлендә, күңелендәге бушлык. Тирә-ягындагы ялгызлык хисен тагын да көчәйтеп, ут сүнде дә куйды. Ичмасам, телевизор кабызыр идек, юк кына бит уты.
Ун-унбиш минут бар җанын басып килгән гафләткә буйсынып, тик кенә утырды. Кич буе болай утырып булмаячак иде. Ул электр челтәрләре номерын табып, телефонга үрелде.
Бәйрәм алды. Мондый чакта чакырулар аеруча еш була. Әйтерсең болар йоклап ятмыймы икән, дип, юри сыныйлар. Бригаданы яңа гына авылга озатканнар иде. Эш сәгате бетеп кайтырга җыенган Афзал диспетчердан соңгы шалтырату белән кызыксынды. Юл уңаендагы йорт булып чыкты, әллә ни мәшәкате юкка ошаган.
Аерым йорт, берәр урында контакт кына өзелгәндер, Афзал үзе кагылып. Сәбәпләрен булса да ачыклап, җиңелчә генә икән, үзе эшен бетереп китәргә булды. Бу йортта, язмыш шаяруы идеме, аны Камилә каршы алды. Моңа кадәр күңеле белән ниндидер очрашу, гадәттән тыш вакыйга буласын көтеп, дулкынлану тоеп яшәгән иде, менә шушы очрашу булган икән ул.
Ут сүнүнең гыйльләсе әллә кайда түгел иде, аны тиз төзәтте ир.
Күңеленнән һич чыгарга теләмәгән кешенең күз алдына килеп басуыннан бөтенләй каушап, югалып калган калган Камилә чәй кайнатты. Булганы белән матур гына табын әзерләде. Башта салкын кебек тоелган өй эче бу икәүнең күңел ялкыны кушылыпмы, җылынып киткәндәй булды. Йорттагы ялгызлык моңын Афзал керә-керешкә үк сизенгән иде, акрынлап шул тарала төште.
Чәй янында Камилә бер-ике сүз белән генә үткәнен тасвирлады, тик үзе бер ни дә сорашмады. Аның гаиләсе барлыгын сизенә иде болай да. Кемнеңдер бергенәсен тартып алырга теләми ул, тик менә уты сүнеп кабынган шушы кичне аның да берүзе генә каласы килми. Йортның һәр почмагына, караваттагы кабартып өелгән ак чигүле мендәрләргә, кичке караңгылыкны яшерергә тырышкан ак челтәр аша күренгән гөлләрнең алсу чәчәкләренә дә шушы уртак җылылык барып иреште.
Афзалның мондый ялгызлык сагышын күптән тойганы юк иде. Камиләне анда берүзен калдырып китә алмады, китә дә алмас иде. Гомер агышының соңгы балкышы булып килгән бу мизгелнең сихри җылысында эреп югаласы килде.
***
Җанын кереп беркем дә айкамас әле, күңелендәге хис ташкыннары белән үзе идарә итәр. Булганына, Ходай насыйп иткәне белән бәхетле ул. Камилә белән очраштырган язмышына, кисү, кысрыклауларга буйсынмый үсеп, аларны очраштырган каеннарга, тирәкләргә, үзе моңарчы яратмаган шыксыз, әрсез чаганнарга рәхмәтле ул. Ә Кәүсәриясе аны коткаручы, янадан тудырган әнисе булгандыр, мөгаен. Аңа да рәхмәтле, сабыр булды, кичерә белде. Ә ярату… Бәлки, бу тормышта гомер көзендә гашыйк булырга, шулай дөньяңны, үзеңә ничә яшь икәнне дә онытып яратырга ярамагандыр. Монысы артык бүләк, язмышның артык зур бүләге иде. Ярты гасыр гомер кичергәндә, Афзал бәхет дигәннең нәрсә икәнен аңлады. Бәхет мәхәббәт төсендә икән ул.
Тормышлары элекке җаена кайткандай булды. Афзалның аварияләре, еш– еш ерак авылларга чыгулары тукталды. Эштән вакытында кайтып җитә дә, юк эшне бар итеп йорт тирәсендә мәш киләләр. Барына да риза Кәүсәрия. Бераз ачулымы, бераз ямансумы, күңеле белән вакыт-вакыт әллә кайда югалып торамы, тик янында булсын, аның кайтып керәсен көтәргә үзенә өмет калдырсын.
...Әйе, тормышлары үз җаена төшкән иде. Беркөнне, бәрелеп-сугылып, Нәсимә килеп керде.
– Әйтсәң, кеше ышанмас, теге хатын авырлы бит. Исәпкә басарга килгән. Дүрт айлык, ди. Менә җирбит, табам, дип әйтә ди.
Бу кадәрлесен үк көтмәгән иде Кәүсәрия. Бермәлгә кинәт дөньясының асты-өскә килгәндәй булды. Шулай да сорамый булдыра алмады:
– Афзалныкы микән соң?
– Аныкы, күңелеңә авыр алма. Сораштым-белештем, моңа кадәр ирсез булса да, азып-тузып йөргән хатын түгел иде, диделәр. Синеке генә, нишләптер инде, аздырган.
– Аздырган дип, минем Афзал да азгын ир булмады ла.
– Сөйләмә. Иргә ышанма, Иделгә таянма, дип борынгылар белми әйткән дисеңме.
Бу минутта алар ике ызгышкан баланың әниләренә охшап торалар иде. Кем башлаган сугышны да, кем гаеплерәк? Һәр ана үз баласын якларга тырыша, һәркайсына үз баласы кадерлерәк, үз керпесе йомшаграк.
Нәсимә бар белгәнен, ишеткәнен бушатты да, тагын яңалык белә калса, йөгереп шул мәлендә китереп җиткерер кыяфәт белән кайтып китте. И бу хатын-кызны, әйтерсең дөньяның бар хәсрәте чит ирдән бала табасы шул хатынга килеп тоташкан. Нәсимәнең, кыяфәтенә караганда, бар кайгысы шушы гына иде… Бары шушы вакыйга өчен генә яши диярсең.
Афзал, гадәттәгечә, вакытында кайтты. Бер үзгәреш тә тоелмый төс-кыяфәтендә. Әллә ишетмәгән, әллә ул күптән белеп, бу хәл Кәүсәрия өчен генә яңалыкмы? Аннан дөреслегенә дә иманы камил түгел бит әле. Суны кабат болгатасы килмәде.
Кәүсәриянең бу хәбәргә бик ышанасы килмәвенең сәбәбе бар. Теге чакта өйләнешер алдыннан шуны төгәл ачыклады: Афзалның беренче кавышкан хатын белән балалары булмаса да, хатыны икенче кешегә чыгу белән үк бер-бер артлы ике кыз тапкан. Димәк, Афзал гаепле... Үзенең инде авариядән соң башкача ана була алмаячагын белгәч, әле япь-яшь ирне нәселсез калдырып, ул ничек кенә инәлсә дә, нинди генә вәгъдәләр бирсә дә, аның аягын-кулын үзенә бәйләп куялмас иде. Ул Афзалны бу яктан үзенә тиң дип кабул итте. Баласызлыкның ни икәнен башка кешедән сорыйсы юк. Аның әрнүләре, кимсенүләре беркайчан да югала торган түгел. Әле Алияне алып кайткач та, ияртеп урамда йөргәндә, мәктәпкә барганда, кеше карашыннан, шул таныш-белешнең, күзләре белән күрмәсә дә, кызганулы, кызыксынулы карашын җилкәсе, арка үзәге белән тоя иде ул.
Сорашмады да, бу хакта сөйләшмәделәр дә. Буш сүздер, бутаганнардыр.
Чын иде хәбәре Нәсимәнең. Бәлки, башка мөһимрәк, кызыклырак вакыйгалар килеп чыккандыр, Афзалга җиткерүче юк иде әле. Камилә белән очрашмаска дигәч, башка очрашмадылар. Алар урамына барып чыкканда, хәтта өйләре буш, кеше яшәмәгән йортка охшап тора иде әле. Йөрәген кысып, берәр якка чыгып китте микәнни дигән уй да үткән иде башыннан.
Бу вакыйга ирнең күңелендәге иң татлы истәлекләрне актарып ташлап, я авыртып торган яра, я татлы бер хәтер булып, кузгалып– кузгалып ала да, тагын басылгандай итә. Кайчакта барын да ташлап, әкият иле сыман бәхетле көннәрне яңартасы килеп, авыл кырыендагы иң тыныч, бүгенге шау-шулы заманнан качыбрак яшәгән кебек тоелган шул йортка барып баш төртәсе килә. Түзеп булмаслык сагынудан, дөньяга кул селтәп, тәртипле, акыллы, тугры ир дигән киртәне җимереп, йөгәнсез аттай томырылып мәхәббәт тарафларына чабасы килә. Юк! Күзгә күренмәгән авызлыкны тешнәп, башын иеп, өйрәнгән юлыннан үз өенә атлый. Аерылыштылар бит, килештеләр, башкача ярамый, бәхетле мизгелләр шулай гына булырга тиештер ул.
Кәүсәрия шулай барыннан да хәбәрдар булып яшәде. Тик ничектер бераз боегып калган, хәтта иңнәре төшенкерәп, картаебрак киткән Афзалның җанын кыймыйм диде, бу хакта сүз куертмады. Кирәк дип тапса, үзе сүз башлар дип көтте. Хатынның үзен башка нәрсә борчый иде. Яшәү белән үлем арасында калып, яңадан тормышка кайталганы сөенеченнән Афзал, мөгаен, башкача яши башлар иде. Аракыга да үрелмәс, гаилә корыр иде. Һәм, әлбәттә, бәбиләр үстерерләр иде. Ул чагында Кәүсәрия аны да үзенә тиңләде шул, бер-берсенә гаепләүләр, япсарулар булмас дип уйлады. Ялгышкан икән. Хатын үзенә тиешме- түгелме икәнен белмәгән гаепне табып, гомерлек дигәндәй үкенечле хөкем чыгарып куйган иде. Шул хөкем авырлыгы басты иңнәрен.
Афзал эшкә барып-кайтып йөргәндә, ул да өйдә мәшәкатьләр тапкан булды. Болай да ялт итеп торган өен юды, ялтыратты, үзгәртте, тегесен-монысын күчерде, яңартты, ямьләде. Матур иде йорт-җирләре, үзләренчә оҗмах түре инде. Кайчагында Афзал да кушылып китә аның мәшәкатенә, аннан утырып бергә чәй эчәләр, Алиядан килгән хәбәрләрне кат-кат сөйләгән булалар. Юк, бу дөнья һәр икесенә кадерле, Кәүсәрия моны үзенә үзе чыгарган хөкемнәре аша да. Афзалның вакыты-вакыты белән кайдадыр адашып йөргән, тик кабат аның янына, уртак дөньяларына кайтып сыенган күңеле аша да тоя. Ике дистә ел заяга үтмәгән бит.
Афзалның эшкә киткәнен чак көткәндер инде, Нәсимә иртүк шалтыратты. Теге хатынны шушы төнне бәбәйләргә алып килгәннәр икән. Нәсимәгә бар да билгеле, бала тудыру йортында акушерка ул. Кәүсәрия белән икесе бергә училище тәмамлап эшкә башлаганнар иде, фаҗигадән соң аерылырга туры килде.
– Хәле ничек соң? – дип сорарга хәленнән килде алай да.
– Табалмый әле. Куйсана шуның хәле өчен кайгырма әле. Андый хатыннарга җык та булмый ул. Үзеңнең хәлеңне уйла.Сине ташлап, шуның янына китәр генә микән инде?
И тел дә инде бу Нәсимәдә. Афзалның аны ташлап китәсен чамалап, чутлап чыгарган. Янәсе, баласы янына китәргә тиеш була ир кеше.
– Ярар, ни хәлдә икәнен җиткереп торырсың, – дип трубканы куйды Кәүсәрия.
Читтән караса, үз-үзенә исе китәр иде. Әллә җаны үлеме икән аның? Күңелендә көнләшү, күпсенүнең бер мыскалы булса икән! Иң элек башы күптәнге гадәте буенча эшли, фикер йөртә башлады. Кендек әбисе, шәфкать туташы инстинкты уянды, ахыры. Инде төнлә үк килгәч, кисүе озаклап ята ич. Мөгаен, бераз вакыт үткәчрәк килгән әле ул, икенчегә бәбиләселәр шулай итә. Өйдә кисүнең җиңелрәк чагын үткәрергә тырышалар. Камиләгә алай итмәскә иде. Икенче баласын артык зур аерымлык белән таба бит, медиклар теле белән әйткәндә, соңгы өмет. Бу очракта, ягъни авыр очрак булса, Уфага җибәрергә тиешләр. Кыенсынып табибларга күренүдән читләшеп кенә йөрмәсә... Хәер, хәзер һәр йөкле хатын исәптә, аны да күз яздырмаганнардыр әле дип тә тынычланып куйды. Күз кырые белән генә күреп калган шул хатынның әле нинди газап, авыртынулар эчендә бәргәләнүен күз алдына китереп, үзе хатыннарны бәбәйләү өстәленә яткырганда әйтеп өйрәнгән гадәтенчә:
– Ходай уңы-юлы белән бирсен инде, – дип куйды.
Вакыт үтми дә үтми. Ни төш вакыты җитәлми җәфалый. Нәсимәгә шалтыратырга кулы бармый, тагын әллә нинди сүзләр табып колагын тондырыр диюдән түгел, килешми. Аннан авыр бәбилисе хатын булгач, эшеннән дә аерасы килмәде.
Афзал төшке ашка кайтмады. Диспетчерлары хәбәр бирде: күрше районда ниндидер авария булган икән, кичсез кайтмас, диделәр.
Пешергән ашы да суынды, тамагына ризык бармады. Хәлләре ничек микән, үзе барып әйләнер, хәтта сабый тудырышырга ук керер иде, тик... Килешми. Кеше әллә нәрсә сөйләр. И бу халыкта тел, көндәшенең баласын үтерергә кергән, диярләр. Алла сакласын, ишетәсең булса…
Вакыт үтсен дип, беркөн таратып ташлаган әйберләрне урнаштырырга тотынмакчы иде. Тик эшенең рәте-чираты булмады.
***
Кич җитәр алдыннан гына Нәсимә тагын шалтыратты.
– Кесарь белән чак ярып кына алдылар. Малай. Йөремсәк ирләрнең малай була ул аларның. Әллә ничә сынаганым бар. Менә теге хатынны кем тәрбияли инде хәзер, мескен, үзе жәл тагын. Тавышсыз-тынсыз бер нәрсә шунда. Әй, хатын-кыз күрә инде ул, – дип тагын баягы хөкемен үзгәртәсе итте беркатлы Нәсимә.
И Нәсимәнең Нәсимәсе мондый сүз сөйләгәч инде! Кәүсәриянең өстеннән тау төшкәндәй булды. Әйтерсең, үзе тулгак газапларыннан исән-сау котылып, кулына сабыен алды.
Әллә нинди җитезлек белән таратып ташлаган төенчекләрен җыештырып куйды да, тавык итеннән аш салып җибәрде. Тиз өлгерә торган итеп камыр куйды, төчегә генә коймак коярмын, дип кирәк нәрсәләрне әзерләде.
Афзал башта ышанмый торды. Яп-яшь диспетчер кызның артык аңышмыйчарак әйткән хәбәрен бухгалтер хатын икеләнмәслек итеп төшендереп бирде.
– Сезнең, ирләрнең, багана төбе саен инде.
И Камилә, ул бит бөтенләй генә белмәде. Кем уйлаган, инде иллене куып барганда. Соңгы ярты ел вакытны бөтенләй очрашмадылар шул. Әллә качып йөрдеме дисә...
Күңеленә шулай бер-берсенә бәйләнешсез килгән уйларын бер җепкә җыя алмый урам буйлап атлады ул. Алар Камилә белән очраклы гына очрашып танышкан чактагы кебек, яфракларга аз гына сарылык иңгән. Гажәп, Кәүсәрия алдында ничек акланырмын, ничек аңлатырмын дип тә уйламады. Акланырга, аңлатырга кирәк идеме икән? Гомумән, акыллы кешенең йөзне күргәч, йөз ояла, дигән нәрсәне кичерергә, кабул ителгән тәртип, кануннар, кысаларда яшәргә тиешлеген дә ерактан гына чамалады. Берничек тә аңлатып булмый торган халәттә иде ул. Диспетчер кыз бала аңа нинди хәбәр җиткергәнен берәр вакыт аңлый алыр микән? Ә бухгалтер хатын, рәхмәт төшкере, ул шулай шартлатып әйтмәсә, ышанмас та иде бит...
Афзалга ни... Ичмасам, әнә теге күктәге болытлар җиргә төшәр иде, ул шуларга утырып кына шушы кичке кояш баешына юл алган дөньяга бер күз салыр иде. Нинди икән бу дөнья тоташы белән бер күз салганда. Ул аяк астын тоймый алга бара, башында бер артык уй да, гамь дә юк, уйланган уйларның моңа кадәргесе дә җиткән. Гамь дигәннән шуны аңларга иде: язмышның нинди бүләге бу. Ходай, дөньяның чираттагы бер могҗизасы сыман, аны – инде күңелен мең тапкыр мүк басып бетергән Афзал дигән ирне нигә тагын бер тапкыр бәхетле итеп карарга булды икән. Гомумән, кеше бу кадәр бәхетле була аламы? Аның улы бар. Читтән карарга иде, уллы кешеләр нинди була икән? Ул хәзер бөтенләй икенче, барыбер галәмдә берәр нәрсә үзгәргәндер әле.
Кәүсәрия ни дисә дә риза, гомумән, ул барысына да риза. Бу кадәр бәхет өчен әллә ниләр кичерергә дә була. Бәхет дигәннең иң олысы – дөньяда үз сабыең барлыгын тою бит. Бәхет төсе балаларда икән.
Соң иде шул, тудыру бүлегенә Афзалны кертмәделәр. Мондый җирдә йөргәне юк ич, анда көндез дә кертәләр микән әле. Әллә нинди серле, могҗизалы урын кебек икән бу роддом дигәннәре. Аның кыңгырауны шалтыратуына кечкенә тәрәзәдән башын тыккан шәфкать туташы үзе исереккә дә ошамаган, әмма ике сүзне бергә кушып сөйли алмаган, шулай да нидер аңлатырга тырышкан сәер кыяфәтле иргә карап торды да, сүзне кыска тотты:
– Иртәгә килерсез.
Кертмәүләре дә әйбәт инде. Өс-башы эшнеке, күчтәнәч-бүләк ише нәрсәләр дә кирәктер әле. Болай агач түмәр сыман барып керәсеңмени. Камилә дә нәрсә әйтә бит әле...
Ул утлары бер кабынып, бер сүнеп торган ике катлы бина тирәсендә байтак таптанып йөрде. Кайсы тәрәзә Камилә белән улыныкы икән. Сәер, күңеле әллә белмичә, әллә күңелсез уйларга биреләсе килмичә, кадерлеләренең сәламәтлеге турында борчыла белмәде. Хәер, борчылырга кирәкмәгәндер дә. Ходай аңа шундый бәхет насыйп иткән икән, ул гомерлек булырга тиеш иде. Мондый да зур бәхетнең бер кыйпылчыгы кителү дә калыпка сыймый. Мондый хәлдә язмыш та, хәтта бөек Тәңре үзе дә ялгыша алмый.
Аяклары барыбер ялгышмый үз өенә кайтарып җиткерде. Сүзсез генә кичке ашка утырдылар. Нәрсә дип сүз башларга соң? Нигә Кәүсәрия, ичмасам, бу кадәр соңга калып кайда йөрдең, дип сорамый. Бу хәлне ишетмәдеме икән дисәң... Афзалның баш мие бернәрсә дә уйлый алмый бугай, бары куллары, аяклары күнегелгән күптәнге хәрәкәтләрне кабатлап, анардан тиешле гамәлләрне башкарта. Хәтта теле дә һич ялгышмый тиешен генә сөйли. Ә үзе юк, бәләкәй чагында хыялланганча, ак болытларга утырып, дөнья гизеп йөридер. Нигә гомердә бер тапкыр ярыйдыр инде. Мәшәкатьле чынбарлыкны калдырып, әле кояш офыкларны шәфәкъ нурында балкытып кына йөргән тарафларны гизә. Кояш баеганны карарга ярата ул, дөньяның сүнгән мәле итеп түгел, иртәгәсе яңа көнгә өмет уятуы дип ярата.
– Әнкәсе наркоздан айныгандыр инде, барып киләсеңме яннарына?..
Кәүсәриянең сүзләреннән ул барын да аңлады. Башта үзенә туры карамыйча гына сөйләнгән хатынына озак кына төбәлеп торды. Алар дүртәүләр бит әле. Ул, Камилә, нәни улы һәм Кәүсәриясе. Гаеплеме ул, хатынын бик нык рәнҗеттеме? Юк, юк берүк кенәсе үкенми ул, үкенми, үкенечләрен Ходай я улына, аны карап үстерергә тиеш Камиләсенә күчерер, үкенми ул. Ул шушы кыенсыну, гаепләү, шелтәсез, өнсез карашлар янәшәсендә барына түзеп, кыен сүзләр ишетеп яшәргә дә риза. Аның нәни улы бар бит, аны үстереп кеше итәсе бар...
– Мин барган идем дә, кертмәделәр...
Кәүсәрия кайчакта гаҗәп көчле, кайчакта сабый бала кебек яклаучысыз кебек күренгән иренә күтәрелеп карады. Ул үзенә гомер буе көтеп тә насыйп булмаган сөенечне Ходай менә шушы картаймыш көннәрендә Афзалына биргән өчен күпсенсенме? Аны гаепләсен, рәнҗесенме? Ничә еллар икесен дә һавадан кош тотарга үрелгәндәй ымсындырган шушы бәхетне биргәндә язмыш бераз гына ялгышып киткәндер инде.
Сөйләгән кеше сөйләп туйгандыр инде, дип уйлады һәм иренә борылды:
– Әйе, сине кертмәгәннәрдәр, беркемне кертмиләр ул анда. Соң да булгач... Әйдә, икәү барсак, кертерләр. Я наркоздан айныганда саклап торырга кирәктер. Бүген анда Нәсимә тәүлек эшли.
Кәүсәрия шунда ук таныды, теге күрше карчык утыра иде Камилә янәшәсендә.
– Син, балам, фәрештә затыннандыр. Теге вакытта ук күзеңдә иман нуры күргән идем. Ходай савабын үзеңә йөзе белән кайтарыр. Бик вакытлы килдегез, наркоздан авыр чыга әле. Янында утырыгыз бераз. Башка кешесе юк бит.
Мондый хәлләр таныш ине Кәүсәриягә. Кыенсынды шул, башта ук килер иде дә. Әбекәй аларга Ходай фатихасын тапшырган фәрештә сыман акрын гына күздән югалды.
– Монда керергә ярамый да соң, әзрәк күз-колак булырга кирәк шул, – дип сөйләнә-сөйләнә ишектән Нәсимә күренде.-Әллә сизеп ята инде теге шилма малай да, әтисе килгәч елаудан туктады бит.
Афзал баш очындагы мендәре кебек ап-ак йөзле, вакыты-вакыты белән бөтенләй өнсез калган Камиләгә төбәлде. Үзенә дөньяның иң зур могҗизасын бүләк иткән бу хатынга ул җанын ярып бирергә дә риза иде.
Бераздан Камилә ныклап аңына килде. Даруларның көче чыгып бара. Бар әгъзаларындагы авыртыну-сызлануларның үзәгенә үтә башлавымы, Афзалны күрүдән күңеле кузгалуымы, хатынның күзләре яшьләнде. Яшәешнең иң олы могҗизасы бу, адәмнән адәм яралган мәл, күңел ниләр кичерми дә, акыл чикләре нәрсә тоймый дисең. Табигать шулай яраткан, үз өлешенә төшкәнне адәм баласы үзе кичерергә тиеш. Аннан Ходай мин кешегә күтәрәлмәстәй кайгы-хәсрәт, авырлык җибәрмим дигән. Калганнары Камилә үзе дә күтәрерлек борчулар иде.
Ә Кәүсәрияне ул әлегә биредәге шәфкать туташы дип кабул итте.
***
Таратып ташлаган төенчекләрен җыештырып куйыйм дисә, берсе бәйләнгән җиреннән бушап китте дә... эчендәге аклы, аллы, нәфис зәңгәрсу төстәге әйберләре диван тулып коелды. Кәүсәрия дертләп китте. Бу әллә кайчан, бик күптән үз сабыена дип әзерләгән бәби күлмәкләре, биләүсәләр иде. Саклады шул аларны, ташларга һич кенә кулы бармады. Ачып, актарып күңелен кабат-кабат ярсытмады, әрнүләрен кузгатмады. Әмма ул анда нәрсәләр ятканын, кайсы күлмәкнең, биләүсәнең нинди төстә икәнен дә белә. Тасманың зәңгәре дә, алы да бар. Ул вакытта УЗИ дигәннән кызмы, малаймы дип карау юк иде әле. Аны белергә кирәктер дип башларына да килмәде. Ходай эшенә кысылу була бит ул алай.
Кәүсәрия төенчекне бөтенләй таратып җибәрде. Беренче тапкыр күңелендә үзәкне ярып үтә торган әрнеткеч югалту хисе уянмады. Аның үзенә дә сәер иде бу халәте. Гаҗәп, бүген бары тик аларны кирәге чыгар кебек тоелган әйберләр итеп кенә барлый. Янә мышкылдап, үзенчә көйсезләнеп, тыпырчынып яткан нәни җан иясен шушы йомшак, ак биләүсәләргә төреп карыйсы килә иде. Ул хәтта куллары белән шул җылы авырлыкны, сабыйның үз гөнаһсызлыгы белән арбый торган көчен тойгандай булды.
Алар дәваханәдән чыкканда таң атып килә иде инде. Төнен аз гына яңгыр сибәләп үткән икән. Бераз салкынча саф һава сулышны киңәйтеп җибәрә, яшәрткеч шифалы агым булып биткә, муенга ягыла, көтелмәгән сөенечле мәшәкатьләрдән һаман киеренкелеге югалмаган күңелне оетып кына бәвелдерә, күз кабакларында калган йончуларны тарата иде. Көннең аяз, хәтта җылы буласын күңелле генә чыркылдашкан кошлар да сизенә ахыры. Озакламый юлга чыгачакларын тоеп, зур хәстәрлекләрен барлагандай, үз телләрендә гәпләшәләр иде. Узган ел Камилә белән очрашкандагы кебек көзге көн башланып килә иде. Мөгаен, бу көн узган җәй гомеренең соңгы сәламе, соңгы тантанасыдыр, кабатланмый, кайтарып булмый торган соңгы балкышыдыр.
Сумка, төенчекләрен тоткан Кәүсәрия алданрак атлый. Әйе, ул икесе яшәгән гомерләрендә гел бераз алданрак атлады бугай инде. Афзалга ул салган сукмактан ялгышмый, адашмый барасы гына калды. Шул әзер юлда адашмады ул, тегесе дә аның шушы эздән чыкмый барасына ышанды бугай. Әнә әле дә ашыкмыйча, аны да кабаландырмый, пошаландырмый үзең кара инде, барасыңмы, яңа эз саласыңмы, дигәндәй атлавын бирә. Болай гомер иткән иреннән бераз гына читләшүе үзенә күрә тагын бер ишарә ул. Синең хәзер минекеннән башка да тагын бер дөньяң бар, алда ничек яшәсеңне миннән башка гына үзең сайла, тагылыр яки көчләп артымнан өстерәр исәбем юк, диюме. И Кәүсәрия, шушы якларың белән яраттырдың, шул күңелемне, рухымны богауламавың белән җанымны үзеңә гомерлеккә бәйләдең бугай инде. Бәй, аның Кәүсәрияне күргәнче тавышын ишетеп кенә дә инде алыш-бирешен бөтенләйгә өзгән кебек күренгән бу дөньяга кире кайтырга теләп күзен ачканда да каеннар шушындый алтынсу сары күлмәкләрен кигән вакыт иде ләсә. Сөенеч-көенечләре аралашып торган һәм бер тәмен татыгач, һәр мизгеле язмыш бүләге кебек кабул ителгән яшәү дигән халәткә гашыйк булуы да Кәүсәриясеннән бит. Моны ул уйлап карады микән? Карамагандыр, бәхеткә кеше күнегә бит ул, шулай тиеш кебек кабул итә башлый.
Афзал бу зур ачышын бервакытта да кычкырып әйтмәгән булыр иде. Килешми бит инде ир-атка андый матур сүзләр сөйләү, килешми, алай сөйләп өйрәнелмәгән дә. Бүген көне башка, әле мизгеле икенче. Менә хәзер әйтмәсә, ул бу сүзләрне беркайчан да әйтә алмаячак, үзеннән оялачак, бәхетенең кычкырып сөйләнүдән коты китәреннән куркачак.
Ә ул бәхетнең иң кадерле мизгелләрен кичерде инде, тик тагын берсе, гомер буе янәшәсендә яшәгәнен әле генә аңлады.
– Кәүсәрия, туктап тор әле, – дип эндәште. Һәм хатынының төсе еллар буе һич уңмаган, үзгәрмәгән зәңгәр күзләренә карап, сүзләренең тәме, яме китәреннән курыккандай акрын гына әйтеп куйды:
– Бәхет синең күзләрең төсендә була икән бит...
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
***
Автор үзе турында
Мин – асылда узган гасыр кешесе. Карашларым, фикерләрем узган чорда формалашкан. Бу заманны кабул итәм икән, телимме, теләмимме, шул карашларым аша үткәрергә туры килә. Аннан мин – авыл кешесе, Башкортстанның Борай районы Шабай авылында туып үскәнмен. Бөтен яшәешем авылча, гомерем үземнең туган төягемдә үтә.
Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, район гәзитләрендә хезмәт салдым. Хәзер лаеклы ялдамын. Беренче язмаларым “Күңел көзгеләре” исемле җыентыкта дөнья күрде. Икенче китабым нәшриятта чират көтә. Хикәяләрем Татарстанда үткән берничә әдәби конкурста лауреат булды.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: