Себер дисәң дә, әллә кайда түгел икән. Илдар еш кына кайтып торды. Улын, хатынын сагынганы әллә кайдан сизелеп тора иде. Аны кызганып, Камилә үзе барын да ташлап, ире артыннан Себергә җыенмакчы иде, Илдар каршы төште.
– Монда безнең кебекләр күбәйде, гаиләле булгач, фатирга керергә туры килә. Болай тулай торак кебек җирдә яшәү үземә генә арзанга төшә. Машиналык, йортлык акчаны тизрәк җыярмын, син әлегә кузгалмый тор, – диде.
Әниләре дә артык кысташмады, инде йөгереп йөргән, тәтелдеге чыга башлаган оныкларыннан аерыласылары да килмәгәндер.
Юлга чыгым күп китә, эштән дә калырга туры килә, дип, Илдар кайту-китүләрне сирәгәйтте. Камиләнең соңгы вакытларда моңа эче пошып йөрсә дә, эндәшми калды. Нигә юктан хафа эзләргә, атна саен улы янына кайтып йөри, кайнанасы белән кайнатасы алар өстеннән кош та очырмый. Рәхәтләнеп укый, группаларындагы кызлардан бер аермасы да юк, артыграк та әле, улы үсеп килә, яраткан ире бар. Диплом алырга да ярты гына ел калып бара иде. Менә икенче курсны төгәлләсен дә насыйп итсә, каникулларны ире янында үткәрер. Улын барыбер әниләре еракка җибәрмәячәк. Ире кайтуына аш-су әзерләр, өс-башын юар, бик сагынды ул аны. Илдары да инде, машина алдылар бит инде, өйләре менә дигән. Ике катлы йорт мода гына ул, бер катлысында да бик бәхетле яшәп була, кайтса да ярар иде дә соң. Белеп әйтәләрдер инде, акча чире бер кагылса, китми дип. Менә барып янында яшәп карасын да, элеккегечә гаилә җылысын, хатын назына бер ияләшкәч, һич тә аерылысы килмәс.
Шундый матур уйларын бер җепкә тезеп, алдагы бәхетле көннәрен ап-ачык күз алдына китереп кайтуына аны өйдә тагын бер шатлык көтеп тора иде. Илдар кайтып җиткән. Әле отпускасы җитмәгән иде, Камиләне алып китәргә кайттымы икән.
Өйдәге очрашу сөенече, Камилә дә кайтып кергәч, тагын да артып китте. И сабыйлары... Айлар буена күрми торса да, һич әтисеннән ятсынмый, шуның белән тагын да яраттыра торгандыр инде. Әнә әтисенең итәгендә нинди канәгать булып утыра. Аның сүзенә игътибар булмаса, нәни куллары белән әтисенең яңакларыннан тотып, үзенә каратып куя. Шундый баланы сагынмый кара. Камилә Илдарның, ару-талудандыр инде, борчулы йөзен эче өзелеп күзәтте. Гаилә дип, аларга яхшырак, уңайлырак булсын дип әнә шулай йорт ташлап, ялгыз яши бит инде. Яхшы җир булса, Себер сөрмәсләр иде элек кешеләрне. Ярый җитәр, я үзе аңардан калмас, я кайтарыр гына ирен. Хәзер ул да сабый түгел, кыюрак булырга, үзенекен дә эшли белергә тиештер. Ирен яклый, кайгырта белмәгән хатын кебек яшәмәсен әле...
Илдарның да юл арулары бераз онытылды, ахыры. Камилә, сөенеп, сессиядән котылуын сөйләп өлгерде. Казанда сарык итеннән тәмле шулпа кайный, аш пешкәнче мунча да өлгерергә тиеш әле. Бүген авылга ниндидер артистлар да килгән, шуңа көтү кайтканчы мунча кереп, вак-төяк эшне карап, концертка да өлгерәчәкләр.
Күчтәнәчләр белән тулы өстәл янына чәйгә утырдылар. Бәхет өчен бер дә күп кирәкми шул, гөрләшә-гөрләшә чәй эчәләр иде, шыңгырдап капка ачылганы ишетелде. Малай әтисенең итәгеннән шуып кына төште дә ишеккә йөгерде.
– Шулай сезне көтә-көтә капка тавышына каршы чыгарга өйрәнде. Әле дә шул гадәтен куа, әтисе белән әнисенең янында икәнен онытты, ахыры, – дип аңлатты Бибиасма түти. Аннан картына карап, бераз уфтанулы тавыш белән өстәп куйды: – Капка күгәне ямьсез итеп, сискәндереп шыгырдаган кебек. Шуны майларга һаман җитешмисең инде.
Танымаган кешесе булгандыр инде, Илсур алдан йөгереп керде дә, тиз генә әтисенең итәгенә үрмәләде. Никтер сүрелгән, ятсынган иде бала.
– Кем, – дип сорарга өлгермәделәр, ишектән ят хатын-кыз килеп керде.
Бәй, марҗа ласа бу. Ялгышып кердеме икән. Ят хушбуй исләре әллә ничек шомландыра, үзеннән читкә этәрә, аннан борынына җиткән корсагы бөтенләй сүзсез итә. Кулындагы юл сумкасы сыман нәрсәсен шәйләгәч, шул килеш юлга чыгарга нәрсә мәҗбүр итте икән, дип уйлыйсың.
– Илдар, зачем меня оставил, я же сказала, что без тебя не смогу родить...
Хатын якындагы диванга утырды да, марҗаларча үксеп елап җибәрде.
Барысы да ят хатынның кемлеген үз уйлары аша гына эзләгәннәр икән. Игътибар итсәләр, ят кунак килеп керү белән яшь ирнең төсе качуын, бер агарынып, бер кызарынып ни кылырга белми калуын күргән булырлар иде. Менә хәзер барысы да аңа борылды.
– Зина, мы же договорились…
Илдар урыныннан торды, әмма кунак хатын янына барырга кыймады әле. Әйтерсең, ниндидер могҗиза булыр да, аның бу хатынга, аның корсагындагы балага катнашлыгы юклыгы хәл ителер кебек иде.
Камилә башта бу ят хатынның алар дөньясына ни рәвешле килеп керерен аңламый торган иде. Һәм менә бу хәлләрнең әле кайчан гына ул күзаллаган, бер җепкә тезеп барлаган бәхетле, мәхәбәтле тормышлары белән сыеша алмаганын искәрткән бер тойгы күңеленең ерак бер почмагында баш калкытып куйды да, әкрен генә бөтен барлыгына тарала башлады.
Бибиәсма түтинең ниндидер сүз әйтерлек тә һушы калмаган иде. Ул бары тик исәнгерәгән кош сыман бер улына, бер килененә, бер әлеге минутка кадәр бәхеттән тулышкан йортларына басып кергән ят хатынга күз йөртә. Бу хәл озакка барырга тиеш түгел иде. Әкияттәге сихер көче белән таш сынга әверелгән кешеләргә җан кертер өчен биредән хәзер шушы мәлдә кемдер чыгып китәргә тиеш иде. Бөтенләйгә дә түгелдер, бәлки, бары беразга гынадыр, тик башкалар аңына килеп, язмышларының агышын ипкә салыр өчен булса да, кемдер арадан югалып торсын. Өйгә басып кергән чеңләп елый белгән корсаклы хатын китәргә килмәгәндер инде. Камиләгә ни кылырга белми басып каткан Илдары бик кызганыч иде. Күкрәгендә баш балкытып бөтен барлыгын биләп алган теге шомлы тойгы аяк-кулларына, хәтта бармак очларына кадәр килеп җитте бугай. Камиләнең биредә үзе юк кебек, тышкы җансыз шәүләсе генә басып тора. Үзенә буйсынмаган акылына югарыдан кемдер идарә итә бугай. Хәтта шушы мәлдә иң кирәкле, иң дөрес гамәл дә кылынды бугай.
Бала да барысы да күңелле генә гөрләшкән өй эчендә кинәт кенә нидер булганын тойды, ахры. Әлегә өйдә ят апаның өлкәннәргә килешмәгән ямьсез чеңләп елавы гына тарала. Ул тиз генә әнисе янына килеп сыенды. Өй эче ничектер караңгыланып та киткәндәй булды. Кичкә каршы яңгыр болыты якынлаша икән.
Камилә аларга ике йорт аша гына торган, башка вакытларда үзе ярдәм итеп торган ялгыз карчыкның йортына кереп югалды.
Шуннан соң байтак вакыт килен булып төшкән йортына аяк басмады. Карт белән карчык корсагы борынына җиткән хатынны куып чыгарырга базнат итмәде. Берничә көннән чынлап та Зинаны бәби тудырырга алып киттеләр һәм Илдар бер атнадан марҗасы белән нәни кызын да алып кайтты.
Авыл халкы да кинәт булган бу хәлләргә берничек тә бәя бирә алмый торды. Гомердә булмаган бу хәлләрдә я Зинаны, я Илдарның үзен гаепләргә тырышып карадылар.
Бибиәсма карчык нишләргә белми ике арада бәргәләнде.
– Киленкәем, кайгырма, менә баласы тусын да, үзе хәлләнсен дә, Илдар Себеренә илтеп ташлар. Андый үпкән-кочкан, җилгә очканнар күп булыр инде. Марҗа өчен җандай күргән киленемне аертаммы соң? Аз гына сабыр ит инде, балакаем. Күрәләтә корсагы-ние белән урамга чыгарып җибәрәсеңмени инде. Я юлда бәбәйләп ятыр, аннан җавап бир шуның өчен, – дип, кайнанасы килене белән оныгы артыннан ук кереп җиткән иде.
Камилә аз сүзлегә әйләнде. Кайнанасы сөйләгәнгә дә сүзсез генә баш селкеп утырды. Әйе, үзе дә аңлап тора, шул Зинаны урамга чыгарып булмаганга, Камилә чыгып китте бит инде. Тиз китәр булса да, ике көндәш бер кыек астында ничек торырлар иде, бер ирне икесе ничек бүләрләр иде. Аннан кеше сүзе, мондый чакта авыл халкының ничек кенә тел чарласын белә ул. Иң дөресе шушы булды бугай, башка чара юк иде.
Зина бәбиләде дә, аякка да басты, ныгып та китте. Тик Илдарны адым да читкә җибәрмәде. Бибиәсма түти дә аптырады. Шундый хатыннар да була икән шул. Илдар төнен кызын йоклатты, марҗа килен өлгерә алмаганда, бала чүпрәкләрен дә юып куйды, үтекләде. Ирне яныннан җибәрергә уенда да юк иде.
Шулай да Камилә белән бер очрашып сөйләшергә көч тапты ире. Картаеп, кечерәеп сыман калган Илдарны якыннан күргәч, Камиләнең кызганудан йөрәге сыкрап китте. Сабырланган, басынкыланган, хәрәкәтләрендә, боек күзләрендә беренче тапкыр үзенә карата моңа кадәр бер тапкыр да сизелмәгән кадерләү, үкенүле яратуны тойды ул. Илдарын әлегә кадәр гаепләргәме, юкка чыгарып рәнҗергәме икәнен үзе дә белми иде. Илдары аңа караганда да кызганычрак, мескенрәк, бәхетсезрәк икән ич. Гомерлек бәхетен югалтканлыгын тоюы белән кызганыч, бәхетсез иде ул.
Сүзсез генә карашып байтак утырдылар. Илдарның чагыштырыр, сынар мөмкинлеге бар иде инде. Камиләсе шулай күтәрелеп бәрелмәс, иң күп дигәндә, түгелеп бер елар да кичерә, оныта белер. Әнә әле дә күз яшьләренә тыгылып утыра. Ачуланып түгел, йомшак кына итеп бер сүз әйтүгә ул яшьләр атылып чыгып, акрын гына үксүгә әйләнәчәк. Күзләреңнең яшьләнүен күрәсе килмәгән иде, Камилә.
Икесенең дә сагыныр, искә алыр мәлләре күп булыр әле. Очрашырга, хәтта менә шулай кара-каршы утырып хәл-әхвәл белешергә туры килер микән башкача. Гафу да сорар урыны юк, мондыйны кичереп булмыйдыр ул. Илдар, чынлап та хисләргә юл бирмичә, барын да битараф тавыш белән аңлатырга тырышты.
– Мин соңгы вакытларда гел ерак участокларда икешәр айлык командировкаларда ятучы бригаданы йөрттем. Зина анда пешекче иде. Шулай ияләшеп кителде бугай. Үзе дә чат ябышты инде. Гаиләм, хатыным бар дип тә карадым. Үзе ирдән аерылган. Бераз вакыт югалып торган иде. Балабыз була дип, корсагын киереп әле күптән түгел яңадан килеп җитте. Бала минеке инде, тугач, ничек тә җайлап кына аерылырбыз, алиментын түләрмен, дип уйлаган идем. Егетләрдән адресны алган да, эзләп үк кайткан бит. Эх, мондый хәлләр буласын белсәм, әйләнеп тә карамаган булыр идем дә соң...
Гаҗәп, шатлыкта да, хәсрәттә күз яшьләре керфек очында гына торган Камилә бу юлы еламады. Илдарның кайчак ерактан килгән кебек вакыт-вакыт өзелеп калган тавышы, үзенең яшь каплаган күзләре аша томанда кебек күренгән йөзе хәзер чынлап та чит икән ич инде. Күзләренә тыгылган яшьләре ничектер агып чыкмый, күңел түренә, шул югалган, басылган хисләренә сеңә торды.
– Мин сезне ташламам, Малайны үстерергә булышырмын. Зинадан берәр ничек котыла алсам, тагын бергә булырбыз. Синең юкка чыкмасыңны да, миңа рәнҗемәсеңне дә беләм. Шуңа сөенәм, әлеге мәлдә иң зур сөенечем дә шул. Аннан...
Илдар туктап калды. Башкаларын Камилә чит кешегә юнәлтелгән сүзләр кебек тыңлаган иде. Илдарның соңгы сүзләре белән иң кирәген, иң мөһимен әйтәсен тоеп, иренә күтәрелеп карады.
– Аннан шуны аңладым: мин синең кадерне белмәгәнмен, бәхетнең нинди икәнен аңламаганмын. Бу хәлләр бары да төш кенә, миңа тормышның нәрсә икәнен аңлатырга тиешле бер сабак, сынау гына булса, мин сине күтәреп кенә йөртер идем. Сине элеккегә караганда да ныграк яратам, Камилә...
…Афзал аңына килгәндә, бу дөньядан беренче кабул иткәне – хатын-кыз тавышы булды. Күгәрчен гөрелдәгәндәй әкрен генә ишетелгән ул тавышны әнисенекенә охшатты. Теге әле егет корына кереп кенә барган мәлдә, икесе генә яшәп ятканда, әнисе аны иртәнге йокысыннан уятып эшкә озатамыни.
– Һаман аңына килмәдемени әле? Ярый, исән калган диген. Туң җирдә ятуы да килешкән инде. Иртәрәк тапсалар, болай ук булмас иде.
Кемдер ерактаранрак жавап кайтарды бугай. Афзал анысын ишетмәде дә, ишетергә дә теләмәде. Аның күгәрчен гөрелдәгәнен генә тыңлыйсы килә.
– Ризыгы бетмәгән булса, терелер, яшь организм бит. Аннан үзенең дә яшисе, тереләсе килсә. Берсенең газиз баласыдыр да, берәүнең ире, берәүнең әтиседер, – дип, күгәрчен тагын телгә килде.
– Беркемгә дә кирәкмидер инде, әллә машина астына үзе барып кергәндер әле. Ялгыз ул, баласы да гаиләсе дә юк, – дип, икенче тавыш иясе, үкчәле түфлиләре белән шык-шык басып, аның яныннан ук узып китте.
– Бар да Ходай бәндәсе, гомере бетмәсә, терелер әйдә, өметне генә өзмәскә кирәк.
– Син, Кәүсәрия, бернәрсәдән дә өмет өзмисең дә соң, барысы да син уйлаганча гына булса ни...
– Исеме Кәүсәрия икән, – дип уйлады авыру. Хәзер үзен күрәсе иде, мөгаен, аның әнкәсенә охшагандыр әле. Тырышып, таштай бер-берсенә сыланып каткан керфекләрен селкетмәкче булды. Уйлары гына исән, башка бер җире дә, бер әгъзасы да аны тыңламый иде. Димәк, аны машина бәреп киткән, озак аңына киләлми яткан, хәле бөтенләй өметсез. Иң куркынычы – ул үз-үзен дә йөртә алмый, кемнәндер ярдәм өмет итеп яшәргә тиеш була. Теге икенче тавыш әйткәнчә, беркемсез, япа-ялгыз килеш кеше кулына калырга, әнкәсе әйткәндәй, тере гарип булыргамы? Юк, кирәкми, бер аягы гүрдә икән, икенчесен дә шунда гына атларга кала. Горур, тәкәббер зат ул, бу юлы Ходай башлаганын ахырына җиткерсен генә инде. Азга гына гәүдәсенә кайткан аңы, ишеткәннәреннән хәлен чамалап, үзенә шундый хөкем чыгарырга өлгерде. Шулай да күңел төпкелендә бер теләк, бар тәкатен корытып, бернинди хөкемнәр белән исәпләшергә теләми, үзенекен даулый. Бу дөнья белән алыш-бирешне тәмам өзгәнче, күгәрчен гөрелдәгәндәй тыныч, иркә тавышлы Кәүсәрияне күз кырые белән булса да күреп каласы иде.
Аяк-куллары гына түгел, хәтта күз кабаклары да аңа буйсынмый. Ул тырышып, керфекләрен кузгатыр өчен бар ихтыярын туплады. Артык көчәнүдән маңгаен җыергандыр, тир бәреп чыккандыр, тешләрен шыгырдатып кысканын үзе дә ишетте. Тик күзләре күрә микән? Нигәдер бар дөнья аны чорнаган караңгылыкка күмелгән кебек.
…Якты, яп-якты икән дөнья, ул күзләрен ачты. Башын борып каядыр карар рәте юк иде, күз карашы биләр урын- тәрәзә аша күренгән зәңгәр күк йөзе. Ара-тирә ап-ак болытлар челтәрләнә, аннан соң алтын яфраклары белән шул ак болытлы зәңгәр күккә тоташкан ак каен күзенә чалынды.
Бу Кәүсәриянең башкача тавышы да ишетелмәде, үзе дә күренмәде, чыккандыр, ахыры. Ул сары чәчле, күксел күзле, йомры гәүдәле хатын-кыз булырга тиеш. Никтер тагын аның куллары һәрчак җылы һәм йомшактыр кебек иде.
Чак уянып килгән аңына бу кадәр көчәнү артыграк булды, ахыры, ул тагын үзенең төпсез караңгылыгына чумды. Тик әҗәл аны биредән бөтенләйгә алып китәргә теләмәде бугай. Ирнең теге күгәрчен тавышлы, күксел күзле, сары чәчле, йомры гәүдәле Кәүсәрияне күрәсе бар иде. Шәфкать туташы булырга тиеш ул, һәм бик шәфкатьле булырга тиеш. Бу өметсез тамгасы сугылган япа-ялгыз ир күзләрен ачса, йомшак куллары белән маңгаеннан сыйпар, суынганын инде үзе тоя башлаган кулларын кайнар учларына алып бер җылытыр әле. Ә аннан соң бу дөнья белән алыш-бирешне өзәргә дә була.
Соңрак әҗәл белән алыш-биреш аның файдасына тәмамлангач, үзе дә шаккатты. Берәр мизгелдә аңына килеп, күреп калган булдымы микән әллә? Күгәрчен – Кәүсәрия, нәкъ ул күзаллаганча, түгәрәк ак йөзле, зәңгәр күзле, куе сары чәч толымнарын түгәрәкләп баш артына урап куйган йомырырак гәүдәле, сөйкемле хатын иде.
Кәүсәрия, ире хакындагы бу хәбәрне ишеткәч, башта ышанмады. Хәзер кеше бит ярлы булсаң, бирә алмый, бай булсаң, күралмый, дигәндәй, синең начарлыгыңны гына эзләргә тырыша. Әйбәт яшәсәң, эчләре поша башлыйдыр, күрәсең. Кәүсәрия дә менә бар өметен, гомер буе акрын гына үрелеп барасы бәхетле тормышын бер мизгелдә югалткач, аннан килеп, бер сөенечсез, хиссез, моңсыз көннәрен кичерергә тиеш булгач, ничарадан бичара дип кенә яшәп ятканда, төшенә дә кермәс язмыш хуҗасы булып китте бит. Ире дә бар – ялгыз түгел, эче прошып китсә, әрепләшеп алыр, кара-каршы утырып чәй эчәр, картлык көннәрендә бер-берсенә таяныч булып яшәр кешесе бар. Алияләрен дә укытып яталар. Кыз бала ни ата йортында кунак кына инде. Хәзер алар куагында озак кунакламас, үзенең тормышлы булыр вакыты җитеп килә. Ходай иманлы бәндәләргә насыйп итсен. Аннан килеп үзләре салып чыккан йортның игелеген дә күреп яталар. Кеше аптырап әйтеп тә куя әле, Ходай сезгә җирдән теләгәнне дә күктән бирә инде әллә дип. Бирсен, аларга да бирсен, башкаларга да. Кәүсәриянең беркемгә дә тарлыгы юк. Һәркем үз бәхете белән туа, беркем дә кеше бәхетенә керми бит.
Менә шулай хатын баштагы мәлләрдә үз кыйбласыннан тайпылмый гына йөреп яткан иде дә. Тамчы тамып ташны тишә дигәндәй, күңеленә шик кергәндәй булды бит әле. Афзал үзе шик тудырды. Соңгы вакытта әллә ничек кенә үзгәрде дә куйды. Аннан эшеннән соң кайта башлады. Я тегендә, я монда аварияләр ешайды, ерак авылга бардык та кайтып булмады дип, иртән эшеннән генә шалтыратулар булгалады. Иренең бар сүзенә дә бер икеләнүсез ышаныр иде, гаепле кеше сыман башын иеп тик йөри. Ишеткәне бар хатынның, башка ирләр кыекка йөри башласа, киресенчә, хатынына юк-барга бәйләнә башлый, ызгыша, тавыш чыгара, үзен аклар өчен гаиләдән гаеп эзли диләр. Ә аныкы балтасы суга төшкән кеше кебек тик йөри. Тик күзләрендә вакыты– вакыты белән, ахыры, үзенә генә аңлашылган ниндидер бәхет очкыннары сирпелгән кебек була. Кәүсәрияне барыннан битәр шунысы уфтандыра, икесе дә бәхетле яшәгәннәр кебек иде. Узгынчы бәхет, күзгә күренгән, кулга тоелмаган бәхет булдымы икәнни? Алар яшәгән еллар ялган бәхет идемени?
Шушы шикләнүләренә җан дусты, ахирәте Нәсимә ялкын өстәде:
– Ышанмасаң, үзеңне алып барып, көндәшеңне күрсәтәм.
Көндәш дип ни, сүзе генә дә әллә ничек ишетелә бит әле. Аның беркемгә дә көндәш тә, өйдәш тә буласы килмәгән иде. Нәсимә ай-ваена куймады, беркөнне тыныч кына урам почмагындагы өйне күрсәтте. Ә инде Афзал бүген кайтып булмас, кичләтеп кенә төпкелдәге авылга чыгабыз дигәч, ышыкланып, ят киемнәр киеп, шушы йортның каршында яшәгән корткага барып керделәр. Бар яңалык, бар сер әбиләрдә бит инде. Бу карчык та инәлтеп тормады, барын да сөйләп бирде.
– Синең иреңмени, көздән башлап йөри инде ул бу хатынга. Мескен бала, алай юлдан чыккан хатын түгел иде дә соң, тәртипле, әдәпле генә иде. Нишләптер, ялгышып китте инде. Килештерә шул шушы ир, хатыны бардыр дип уйлаган идек лә ул.
Карчыкның тавышыннан әлеге хатынга карата кызгану да, аны акларга тырышу да сизелә иде.
Нәсимә барын да алдан планлаштырып куйган икән.
– Хәзер җылы мәлләрендә эләктерәбез үзләрен. Андый чакта тәвәккәл булырга кирәк. Тавыш-гауга ныграк чыкса, оялырлар җир битләр. Теге кәнтәенә кеше алдында сабак булсын, Афзал да мулла песие кебек юкка гына йөргән икән бит, бөтен этлек уенда булган.
Тәвәккәл түгел иде Кәүсәрия. Ахирәтен чак тынычландырып алып китте. Нәсимә ни кызыклы тамаша күрә алмаганына, җыелган бар энергиясен чыгара алмаганына уфтанып кайтты.
– Сине жәлләсәң... Әллә җаның юк инде.
– Ярар, син миңа ул хатынны күрсәтерсең, ниндирәк икән үзе.
Тавыш, шау-шу куптарсалар ничек булып бетәр иде, әмма Афзалны алыштырып куйдылармыни. Вакытында кайта, вакытында китә дигәндәй. Акланып үзе бер сүз әйтмәде, бары Кәүсәриягә гаепле кеше сыман карап кына куя. Мөгаен, ул да Нәсимә әйткән талаш-ызгышны көткәндер.
Хатын бу хакта бер сүз дә кузгатмады. Тик шулай да үзләренең тормышына читтән күз ташлады. Читтән караганда, ире сулга йөрергә хаклы икән бит. Афзал хатын-кыз күзе төшәрлек, коеп куйган ир-ат әле. Нишләп бу хакта Кәүсәрия элгәрерәк уйламады икән. Бүген ир-ат дефицит булганда, әллә кайчан берәрсе эләктереп алып китәрлек зат ласа ул. Әнә буй-сыны, төс-башы нинди, кулыннан эш килә. Өстәвенә, балалары юк. Алияне инде үзе дә белер яшьтә балалар йортыннан алганнар иде. Яшебез бара, бик кечкенәне карап үстерергә, кеше итәргә өлгермәбез, диделәр. Язмышларын бергә кушканда, ул барын да исәпләгән, чамалаган кебек булды. Афзалның үзен бер яклап та кыерсытмасына ышанган иде.
Кәүсәрия инде туарга вакыт җиткән улы белән ирен бергә күмде. Үзе исән калса да, башкача баласы булмаячак иде аның. Ул вакытта анысы өчен кайгыра да, уйлый да белмәде. Соңгы көннәрен йөргәндә җиңел машина белән авариягә эләктеләр. Олы юлда руль артында шоферы йоклап киткән КамАЗ астында калдылар. Ирен, карынында үлгән сабыен күмгәнне үзе күрә алмады, авыр операциядән соң аңына килер-килмәс ята иде. Мөгаен, үзе белән нәрсә булганын да аңлап бетерә алмагандыр. Ярый, комадан озак чыкты, юкса авыр кичерешләре аны да кадерлеләре артыннан алып киткән булыр иде. Башта җаны кая барып бәрелергә белми бик озак үрсәләнде. Бер юлы килгән ике югалтуның кайсы өчен дә еларга, кайгырырга белмәгән чагы, киләчәге бөтенләй генә юкка чыккан кебек иде.
Яшисе килмәгән көннәре күп булды инде, тик адәм баласы бүре түгел бит, айга карап улап кына утырып булмый. Кеше арасында кешечә яшәргә кирәк иде. Рәтләнеп аякка баскач, зшкә чыкты. Акушерка ул, хәзер үзе эшләгән бала тудыру бүлегеннән хирургиягә күчерүләрен сорады. Һәр дөньяга килгән бала белән үз сабыен, җимерелгән тормышын күзалдына китерүгә җаны түзәлмәс иде. Хирургия икенчерәк, һәр авыру игътибар таләп итә, үзеңнеке онытыла. Кәүсәрия авыр чирлеләргә аеруча игътибарлырак, шуны белгәнлектән табиблар катлаулы операцияләрдән соң авыруларны аңа тыныч күңел белән, ышанып, калдыралар иде.
Афзалны да башта үз ире белән чагыштырып карады. Хәле шәптән түгел иде аның, шуны терелтәсе килде. Акрынлап аякка баскан шушы авыру белән, әйтерсең, аның кадерлесе дөньяга кире кайтты. Янына бик килүче юк иде, өеннән тавык шулпасы алып килде, янында сөйләшеп утырды. Үзе аңардан дүрт-биш яшькә олырак булгач, башта энесе кебек тоелды.
Ә Афзал аны тормышка кайтаручы, коткаручы итеп яратты.
Икенче тапкыр аңына килгәндә дә иң элек каеннарның алтын төс йөгерә башлаган ябалдашларын күрде. Көзгә кергәч, каен яфраклары, хәсрәтле кешенең чәчләре кебек, көнендә саргая икән ләсә. Нигә шуларны элегрәк күрмәде дә, кадерен белмәде икән Афзал. Нишләп кенә үткәрде соң гомерен? Салган өе, утырткан агачы, үстергән улы юк. Ярый, баланы Ходай бирмәгәндер инде. Әнә Гөлсемнең ике баласы бар дип ишеттерделәр.
Афзал бүген гадәттәгедән дә иртәрәк кайтты. Тыныч, бертөрле тормышка күнеккән Кәүсәрия хәтта куркып китте. Берәр хәл булдымы әллә? Ул иренең эшен һәрчак иң хәвефлегә исәпләп, аның гомере өчен дә, янындагы башкаларыныкы өчен дә куркып сыман яшәде. Кечкенә чагында ток сугып, чак исән калганын һаман оныта алмаудандыр, ахыры.
Ирнең кайтып килгәнен тәрәзәдән күреп калган иде.
Ул ишектән керүгә каршысына килде.
– Берәр хәл булмагандыр ич...
Афзал аяк киемнәрен салды да, ишек катындагы урындыкка утырды. Баш киемен дә салмады, курткасының төймәләрен генә ычкындырды. Гомердә булмаганны, бераз салмыш иде.
Әллә бөтенләй үк китәргә җыендымы икәнни? Шушы өйдә берүзе каласын күз алдына китереп, хатынның йөрәгеннән нидер өзелеп төшкәндәй булды. Иренә сиздермәскә тырышып, сыгылып төшкән гәүдәсе белән креслоның биек аркасына терәлде. Кызгандыра, ялына дип уйламасын тагын, моның ише генә хәсрәтләрне, югалтуларны үткәргән хатын ул.
– Менә шулай булды инде...
Шушы гомер яшәп тә ирендәге мондый битарафлыкны, тимер чыңыдай тонык, хиссез тавышын ишеткәне юк иде...
– Инәлтмә инде, ул-бу булмагандыр ич?
– Булды инде... Үзең дә беләсең бит...
И Ходаем, ярый, иминнәр бугай. Башлары сау булса, калганы рәтләнер әле. Ярый, исән-саулар икән, Аллага шөкер.
– Мин китимме инде хәзер?
Афзал күзләрен тутырып күтәрелеп хатынына карады, аның әйтер хөкеменә әзерлеген күрсәткәндәй, куртка төймәләрен эләктерә башлады.
– Кая китәсең, үзеңнең өең бит. Икәү бергә көч салган дөнья.
Кәүсәриянең соңгы сүзләрендә икесенең бергәләп, бер-берсенә тотына-тотына аякка баскан, үргә үрмәләгән еллары күз алдыннан үткәндәй булды.
– Үзең дә беләсең хәзер. Кичерсәң, бик рәнҗемәгән булсаң...
Ялгыштым, димәде, үкенми микәнни, үкенерлек түгелме? Анысы да дөрес, теге бичәне дә кимсетми, үзе дә түбәнсенми. Юк, икейөзләнми. Кәүсәриягә җиңелрәк булып китте. Алдашмый Афзал, димәк, бергә яшәгән елларын да каһәрләп, әрнеп искә алмаячак. Ул гомер аңа да кадерле, бер-берсенә тиң, кирәк булып яшәгәннәр.
Афзал Камилә белән араны бөтенләйгә өзеп кайткан иде. Күрше карчыгы кереп, Кәүсәрияләрнең биредә булып киткәннәрен әйткән.
– Акыллы хатын икән, башка берәү булса, ниләр генә кыланмас иде.
Икесе нинди зур гөнаһ кылганнарын беләләр иде болай да. Афзалга аеруча кыен, хатынының күзенә ничек кайтып күренсен. Ә болай уйламаганда яшь кеше сыман гашыйк булырын кем белгән. Язмышның көлүеме бу, бүләгеме? Гомерендә беренче кабат шулай баштанаяк хисләр кочагында калсын әле. Шушы берничә ай гомерне яшәп карар өчен генә дә бу дөньяга туарга, әллә нинди авырлыклар, югалтулар кичерергә була икән. Шушы гомере өчен ул язмышына рәхмәтле.
Камиләгә боларны әйтеп тә, аңлатып та тормады. Ул яшьли яратып тормышка чыккан, бала үстергән, бәлки, аның өчен бу көннәр ул кадәр дә кадерле булмагандыр.
– Мин гаепле, мин туктатсам бу кадәр артык ияләшеп китмәс идек. Хатын-кыз чик куярга тиеш булган.
Шулай аерылыштылар алар...