Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 гыйнвар 2021, 19:50

Фәнзәлия МӘСНӘВИЕВА. Бәхетнең өч төсе. Бәян (2)

...Һәр ялгыз хатын кияүгә чыгарга, тупылдатып балалар тудырырга, ир назында яшәргә тели, шуңа өмет итә. Ялгыз хатын-кызлар күзләрендәге моңсулыкны күргәнегез бармы, үз насыйбын көтеп арыганнан ул. Ялгыз башым, тыныч көнем, диюләр бар да ялган, башкалар арасында сер бирәсе килмәүдән генә...

(Дәвамы.)
Үртәлүен, ачуын чыгармый каламы соң тегесе дә. Авырткан җире дә шул булгандыр әле, йөрәк әрнүен басарга тырышып, нәзек иреннәре астыннан өзеп кенә чыгара сүзләрен:
– Малай тагын син үшәнгә...
Монысы тыштан гына. Яратырдай, Ходай бирсә, бер-бер артлы бәбиләрен тупылдатып кулына салып сөендерердәй ир дә соң ул Афзал. Тик нигә язмышлары бербөтен булып ябышып китә алмыйдыр инде. Монысы аның тышкы Афзал гына, игътибарсыз, салыштырып кайта торган, телевизор белән үз эшеннән башканы белми торган йомык Афзал. Икенчесе, шушы үшәнлек тышчасы астында матур күңелле, сөйкемле сөякле кеше дә барлыгын белә Гөлсем, тик анысы аңа насыйп түгел бугай.
Уҗым бозавы, үшән дигәннәргә исерек, алкаш дигәне өстәлде. Афзалның тиресе калын иде, ни димисең тагын.
Ямьне тапты ул, эчү-онытылулар ешайды. Эшкә соңга калуларын күрмәмешкә салыштылар, прогулларын ничек дип аңлаткандыр тагын.
Шушы тормыш буламыни, гаилә, хатын, балалар, диләр. Ярату юк иде ике арада, берсе берсенә бәйләнмәгәннәр алар, киселгән икмәк кебек. Моны Афзал, үшән күңеле белән дә, утыз яшенә кадәр хатын-кыз кулын тотып карамаган зат буларак та, аңлады. Үз насыйбы булмадымы икәнни, утыздан узып та очрамагач, барыбер таба алмас иде инде. Шуңа әнкәсенә дә үпкәсе юк аның.
Гаилә тормышы он капчыгы түгел, эчен әйләндереп салып булмый. Кемнәр кушыла, кемнәр аерыла, сәбәпләрен үзләре беләдер. Боларның да сәбәбе күренеп тора, ире нык кына салгалый, елап калыр балалары юк. Гөлсем үзенә кайтып китте. Тик шуның өчен рәхмәтле ул пошмас җанлы Афзалга: ирдән кайткан исемле булды. Элеккеләре хаклы рәвештә онытылып, чыш-пышларга урын калмады. Болай уңмый ирдән кайту дөньяда бар эш инде, гаеп нәрсә түгел. Озакламый, ике баласы белән тол калган иргә кияүгә барып, Себер якларына чыгып китүләре хакында хәбәр ишетелде. Бик сөенде монысына Афзал, үзләре икедән бер була алмаганга, Мәйсәрә гаепле түгел. Юкса, кеше язмышын имгәткән кебек иде, ярый, әнә үзенә иш тапкан, бәхетле генә булсыннар. Ул тормыштан ямь таба белмәгәч тә ни. Бар галәм парлы тормыш кормас иде. Бардыр ул бәхет, аңа гына никтер ачылмады ич. Әйдә Гөлсемнәр бәхетле булсын. Язмышы аймылышын төзәтте хатыны, ир өстеннән мөлләт төште. Бары тик әнкәсе алдында гына бурычлы ул хәзер.
– И балам, шулай ялгыз боегып яшәрсең, димәгән идем. Әллә нинди бәхетләргә хаклы бит син...
Стенадагы рәсеме шулай дип үпкәләп карап торган кебек улына.
Ә үзе юанычны хәмердән эзләде. Башта игътибар да итмәделәр, эчү гадәте бар бит инде безнең халыкта. Ялгызлыгын юадыр, диделәр, эшенә килә, эшли, аннан өенә кайта, бер кешегә дә зыяны юк. Туган-тумачалары, эшендәгеләр шулай уйлады. Тора-бара эшкә соңлаулар башланды. Ярты көн башын күтәрә алмады, көннәр, атналар буена югалып торулары башланды. Эштән бер чыгардылар, бер алдылар. Куллары оста, болай холкы алтын иде үзенең. Кирәк дисәләр, минутында махмырыннан айный да иң катлаулы корылманы да сафка бастырып куя. Премия дауламый, властьтан гаеп таба белми. Бирсәләр - ала, юк икән, сорап йөдәтми. Начальствога шуннан да кулай кеше бармыни. Тик очраклы бер хәл ирнең язмышын кинәт үзгәртте дә куйды.
Шулай шактый салмыш хәлдә туры гына басарга тырышып эшеннән кайтып килә иде. Үзе ише икенче берәү машинасы белән бәрдереп киткән. Урам караңгы, имгәнгән көе көзгә тарткан салкын җирдә байтак яткан. Ярый, төнге гашыйклар юлына туры килгән, бу яшьләрнең күзенә мәхәбәттән башка, бәхеткә күрә, пычрак салкын җирдә һушсыз аунап яткан кеше дә чалынган булгандыр. Тиз генә әмәлен табып ашыгыч ярдәм машинасын чакыртканнар. Кеше кадере тәмам бетеп җитмәгән вакыт иде әле. Эш урыныннан да бераз кыймылдадылар, туганнары да барынча ярдәм итәргә тырышты, аякка бастырдылар Афзалны. Бәлки, үзенең бу кызыксыз дөньяга кире кайтасы да килмәс иде. Шушы бәла Кәүсәрия белән очраштырды. Бер яманның бер яхшысы була, дип халык белми әйтмәгән икән шул.
Гаҗәп, торган җирләренең исеме генә шәһәр ләсә, очрашырга туры килгәндер бит үзләренә. Ул игътибар итмәсә, Кәүсәриянең күргәне булгандыр. Биредә дәваханә кроватендә әҗәл белән тартышып ятканда, беренче очраштылар кебек. Монысы аерым тарих.
Бөредәге баш идарәлеккә еш бара Афзал. Я проектларны ачыкларга, я кирәкле материаллар алып кайтырга туры килә. Бүген дә кинәт бик ашыгыч юлга чыгарга туры килде. Келәт мөдире марҗа хатын урынында булмады. Аласы материалларны юнәйтү өчен, байтак тоткарланырга туры килде. Төшкә дә кайтмагач, хатыны бик борчылдымы икән. Бүген, җомга көн, Уфадан кызлары ялга да кайтырга тиеш иде әле. Эшен эш иткәч, акны-караны күрми куарга исәпләп, борылмадан олы юлга чыкканда, аяклары үзеннән үзе тормозга басты. Юл чатында Камилә басып тора иде.
Бар борчулары югалды да куйды, үзеннән-үзе кәефе күтәрелде. Бу халәтеннән ир үзе куркып китте. Болай алгысынып йөрер вакыты да түгел, алай итәргә хакы да юк аның. Ярамаган эш бу, бик ярамаган. Тик канатланып киткән күңелнең ваксу картның үгет-нәсихәтен тыңлар исәбе дә, чамасы да юк икән шул. Ярый әле, колач җәеп сөенгәнен йөзенә чыгармады, ипле генә кыланып ишекне ачты, ике таныш кеше очрашкандагы кебек гадәти сорауларны бирде.
Камилә Бөредәге питомниктан безнең як өчен ят булган декоратив агачларның яшь үсентеләрен юллап йөргән икән. Автобусның берсенә соңган, икенчесен көтеп тормаган.
– Кабат очрашырыбызга бер сәбәп булган инде.
Акылына буйсынмый авызыннан бу сүзләрнең ничек чыгып киткәнен ир үзе дә сизмәде. Камилә дә ничектер әллә үзеннән гаеп эзләп, әллә аның артык кыюлыгына гаҗәпләнеп, башып аз гына борып тутырып карап куйды. Аның да күңелен рәхәт авырттырып, онытылып барган бер хис чыңлагандай булды.
Байтак эндәшми бардылар. Афзал һәрбер ялгыз хатын-кызның үзен бәхетле итәчәк кеше очраячагына өмет итеп яшәвен, узып барышлы гына очрашкан кешеләрдә шул хыялында йөрткән кешенең чалымнарын эзләвен белми иде шул. Икенче төрле итеп әйткәндә, һәр ялгыз хатын кияүгә чыгарга, тупылдатып балалар тудырырга, ир назында яшәргә тели, шуңа өмет итә. Ялгыз хатын-кызлар күзләрендәге моңсулыкны күргәнегез бармы, үз насыйбын көтеп арыганнан ул. Ялгыз башым, тыныч көнем, диюләр бар да ялган, башкалар арасында сер бирәсе килмәүдән генә. Сөйләп торасымы инде, Ходай барысын да парлы яраткан, сабыйлар тудырырга кушкан бит. Табигатькә каршы килеп буламыни.
Бу ягымлы, аңа абый яшендәге кеше аның күңелендәге ирексездән актарылган шушы уйларны укыйдыр кебек тоелды Камиләгә. Сүз агышыннан, кирәкмәгәндә калтыранып, дулкынланып киткән тавышымнан я сиздереп куярмын дип, икесенең дә тын гына кайтуларына сөенеп куйды хатын.
Бераздан сүз ялганды. Афзал Камиләнең кайсы яктан булуын сорашты. Сөйләшүе безнең якныкына охшамаган иде. Танышы Пенза ягы кызы булып чыкты, кияүгә чыккан да төпләнеп калган. Ә Себердә зур акча эшләүче ирен шунда башкалар кулга ияләштергән. Үз ягында әти-әнисе вафат булгач, биредә өйрәнгән җир, таныш кешеләр дип, барынча җиткергән йорт-курасын ташлап китәсе итмәгән. Аннан хәзерге заманда кая барып кына эшкә урнашасың. Биредә кайнанасы белән кайнатасы чит итмәгән, һәрчак булышып торганнар. Хатын-кыз булса да дөрес сукалый, дип уй йөртте Афзал. Шулай да чит җирдә төпләнеп калырга йөрәк тә кирәктер. Карама беләккә, кара йөрәккә диләр шул.
Камиләне Илдар армия хезмәтеннән ияртеп кайтты. Авылда вәгъдәләшеп йөргән кызы да булган икән. Яшь чакта яратышулар була инде ул. Үпкән-кочкан җилгә очкан, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Анысы шул яшьлектә каласы яр булгандыр, ә язмыш менә Камиләгә, Илдарның никахлы хатыны булып, кайнана-кайната нигезендә яшәргә насыйп иткән. Иренең яшьли сөйгән кызы турында ярты еллап вакыт узгач кына, авылга бераз ияләшеп, үзенчә эшендә ахирәт дуслар тапкач кына ишетте. Бу чакта карынындагы сабыена җан кергән иде инде. Исенә төште шул: ул кәләш булып кайткач та суга барган чагында тыкрык буенда бер чибәрнең еш кына үзен сынап, үлчәп, чагыштырып карап калганын. Я артыннан ук көянтә-чиләкләрен алып суга килеп җитә иде. Камилә ни берни сизенмәде шул. Яныннан елмаеп, үзсенеп үтә иде әле. Хәзер алар, янәсе, авылдашлар.
Ишеткәч, бик авыр кичерде, кешенең бар язмышын урлаган лабаса.
– Нәрсә дигән инде ул?
– Ярар, балтаң суга төшмәсен әле, яшьлисөйгән ярлар ятка кала, дип җырлыйлар бит җырларда да. Сине гаепләмәгән, яраткан да әле үзеңне, җәлләгән. Матур кыз икән, тик берәүне шулай саткан Илдар аны да сатмаса инде дигән. Хәзер шәһәргә чыгып китте инде.
Сүзсез калган яшь хатынны хезмәттәше тынычландырырга тырышты.
– Ярар, барын да күңелеңә якын алып утырма. Ир-ат алар бар да бер төрле. Кеше әнә үзенә кирәген күрәләтә өйләнгән хатынныннан күрәләтә аертып ала, баласы бар дип тә тормыйлар… Көндәшең белми әйтмәгәндер, аң бул, Илдар шук егет иде. Читкә йөри күрмәсен, андый чакта хатын-кыз вакытында туктатса гына... Хәзер әнә корсагың да беленеп килә. Хәер, азгын атка йөгән кидереп кенә дә ни хәл итәсең. Безнең бәхет язмыштан инде, апаем, – дип якын итеп карап куйды сердәшкә әверелеп киткән хезмәттәш апасы.
Күңелен кырып йөргән бу хәбәр бераздан онытылды. Сабые да үзенең барлыгын ешрак сиздерә иде. Камилә карынында тиберченгән бәбиен җитез, уңган иренә охшатып елмаеп куя, авыртырга әйткән билен сыйпаштырып акрын гына өй мәшәкатьләрендә булашкан була. Хезмәттәш апаның «ир-атны тота белсәң генә аны» дигән сүзләре дә исенә төшештереп куя. Тик Камилә алай ирне тота белми шул. Сөйгәненең һәр карашаннан канатланып, әйткән бер сүзенә елмаеп, кош тоткандай очынып тора.
Әйбәт, бигрәк матур яшиләр алар. Илдарына һаман сокланып туя алмый әле ул. Ут кебек инде, каян барына өлгерә. Эшеннән кайтып өйдә әллә күпме нәрсә кыйратып ташлый, кич янә дус-ишләре янына чыгып әйләнә. Башта Камилә белән икесе бергә йөриләр иде. Хатыны авырайды шул, дөресрәге:
– Килешсез көемә кешегә күренеп йөрмим әле, – дигән булды.
Ә менә кайнанасы белән кайнатасыннан уңды, искитмәле уңды. Башта солдат киеме кигән уллары артыннан башын чыгарып карарга да куркып торган кыз баланы күргәч, ни әйтергә белмәделәр. Армия хезмәтеннән кәләш ияртеп кайту бик зур дәрәҗә чутланмый авылда. Кыз сорату, никах укыту йолаларын ата-баба кушканча үткәреп, яшьләрне башлы-күзле итү дөрескә туры килгән кебек иде. Ярый инде, марҗа түгел икән, үзебезнең татар баласы, татарның иң чыны, динле, милләт җанлы кешеләр яшәгән Пенза ягында үскән. Тыйнаклыгын, инсафлыгын яраттылар, ата-анасы өлкән яшьтәләр икән инде. Кода-кодагыйлардан бик итәгатьле итеп язылган хат-фатыйха кебек язманы укыгач, бөтенләй риза булдылар. Тик үзләренең бу якка кунак булып килер сәламәтлекләре юк.
– Балабыз язмышын сезгә тапшырабыз, иманлы кешеләр булып, чит типмәссез инде, -диелгән юллар кайнана белән кайнатасына олы бурыч булып ягылды. Бибиәсма белән Мансур кода-кодагыйларына, оныклары тугач, бергәләп барып кайтырга ният итеп торалар әле.
Килен аш-суга оста, ә кул эше, сыер саву кебек авыл җирендә кирәкле эшләрне Бибиасма апа акрынлап килененә җаен, көен белеп төшендерде. Тегесе дә, кайнанасы әйткәнне ярты сүздән аңлап, барын да җиренә җиткереп башкара торды.
Башта улларының болай яшьли тормышлы булуына ышанып җитмичәме, риза булмаган сыманрак торсалар да, бу тойгы бераздан сөенеч белән алышынды. Кызлары үсеп буй җиткергәч кенә бик көттереп, онытылып беткәндә генә туган улларын артык иркәләгәннәр иде бугай. Бәләкәйдән терекөмеш кебек малай егет корына кергәч тә үз дигәненчәрәк йөрде. Шуңа өйләнмичә, безне онык сөюдән мәхрүм итәр дип тә уйлаштыралар иде. Менә ничек бит хәзер, озакламый бәләкәй кеше туар. Мансур абзый бишек юнәйтергә матур, җиңел такталарны ышкып, юнып әзерләп куйды. Әле олы шатлыкны куркытмыйм дип, корыштырмый гына тора. Туган хәбәре килү белән тотыныр, аллаһы боерса. Бибиәсма түти дә, тышка чыгармаса да, бар кирәк-яракны күңеленнән барлап, әзерләнеп йөри. Мансур абзый соңгы көннәрдә артыгын да кылана, карчыгыннан уздырып ук җибәрде. Пошмасрак кеше аның Бибиәсмасы. Килен тегендә-монда тоткарлана калса, вакытыннан артыграк торса, күктән куян баласын күзәткән карчыга сыман, хәзер карчыгына хәбәр бирә. Киленне күз яздырма, янәсе.
Уллары да алай тәртип бозарга охшамый әле. Тик менә кичләрен ни дип урамга чыгып йөрергә тырышадыр. Телевизор карап кына утырырга була ласа. Килен бераз йомшаграк шул. Үз яныннан читкә аяк та атлатмас иде башка берәү. Яшьрәк шул, унсигезе дә монда кайткач кына тулды, бигрәк эчкерсез, тиз ышанучан үзе. Ярый, хәерлегә булсын, инде кызлары кебек кадерлегә әйләнгән киленне рәнҗетергә алар ирек бирмәс.
Камилә аз гына авыртынып китүгә үк ашыгыч ярдәм чакыртып, тудыру бүлегенә озаттылар. Илдар ерак юлга чыгып киткән иде. Малай туу хәбәрен ишеткәч, төянеп, тутырынып Мансур абзый үзе җыенды дәваханәгә. Илдарга ни хәбәр җибәрә алмадылар, ни үзе кайтып җитмәде. Бибиасма түти бар нәрсәне алдан кайгыртып, тиешенчә төреп, әзерләп салды сумкаларга.
– Монысын сестраларга тоттыр, киленгә кирәк кием-салым шунда, үзләре белер, – диде.
Икенче сумка тулы ризык, тәм-том иде.
Тудыру бүлегендә чаларган чәчле абзыйны яшь-җилкәнчәк хатын-кыз кызык күреп, авыз ерып каршы алды. Хәллерәкләре тәрәзәгә капланды, чаяраклары, картның кем янына килүен сорашкан булды. Шырык-шырык көлешкән хатын-кызның елмаюлы карашы астында уңайсызланып байтак басып торды абзый кеше.
Ул арада башка вакытларда тәрәзәдән ирләрен күрергә, я ачык ишектән баш тыгып сүз сөйләшергә үк тырышкан үткеррәк хатыннарны пыр туздырып:
– Урыннарыгызга марш, кияүләрнең кабинетына суык тидереп дәваланырга килерсезмени тагын, – дип палаталарны тәртиптә тотучы акушерка Гөлмәрьям Камиләгә үзе килеп дәште.
– Бар, төренеп кенә кенә алгы бүлмәгә чык, форточканы ачтым. Кемең килгән соң анда, ирең дип әйтимме... Бик әдәпле үзе, хәле ничек дип өтәләнә бахыр. Сине бик боегып ятмасын, дигән була. Өченче тәрәзәгә килсен, малеңны да күрсәтермен, ерактан килдем, ди бит.
Кырыс Гөлмәрьям шулай нечкә күңелле була белә шул.
Башым әйләнеп китсә, алай-болай егылырмын дип, стеналар буйлап кына ишеккә юнәлде ул. Алгы бүлмәдә түгәрәк эшләпәсен, плащын киеп кайнатасы басып тора иде.
– И әти, син килдеңмени? – диде Камилә, гаҗәпсенү белән.
– Мин генә әле, кызым, Илдар кайтып җитәлмәде дә, боегып ята күрмәсен, дип әнкәң мине җибәрде. Хәлләрең арумы? Безнең малай ничек?
Үз хәленә керергә тырышкан кайнатасын күреп, кызганып та куйды килен. Кызлар бая аңардан көлгән инде. Оныгы турында сораганда, сөенеченнән тавышлары үзгәреп китте әтисенең.
– Әйбәтбез, мин дә, бәбәй дә әйбәт...
Ул арада Гөлмәрьямнең тавышы ишетелде:
– Ярар, абзый, җитәр. Тәрәзәгә бар, бәбәй күрсәтәм үзеңә, – дип Камиләне палатасына озатты. Килен кайнатасының үзен яратып, кадерләп караган карашын тоеп, акрын гына кереп югалды.
Илдарга ике тамчы судай охшаган оныклары киленне аларга тагын да ныграк бәйләде.
Әти-әнисенең үзләре өчен җан атып торуы, аларга хәбәр бирмичә дә алып кайткан хатынын үз балалары кебек якын итүе Илдарны гаилә кадерен белергә өйрәтте, ахыры. Яше дә бара дисәң була инде. Егерме бишкә җитеп килә, башка сабакташлары да башлы-күзле булып бара. Хәзер яшьтәшләр очрашканда кыз-кыркын турында гына гәпләшми, үсеп килгән уллары, кызларының кызык гадәтләре, шуклыклары турында сөйләшә. Болары кызыклырак та икән әле.
– Минем малайның ике теше чыкты инде, – дип сөйләп җибәрсәң... Башкалар авыз ачып тыңлый.
– Минем малай ун айда тәпи китте. Кайткач та җилкәгә менеп утырам дип тыпырчына. Кичә шуннан гына муенга җиппәреп ята. Нигә кинәт арка-күкрәкләр җылынып китте икән, дип торам. Үзе көлә, шилма инде чистый.
Илдарның бу сүзенә җавап юк әлегә. Кайсысының җилкәсенә утыртып йөрерлек малае түгел, хатыны да юк. Менә шулай тормышлары бары белән матур, җитеш тә иде. Карт белән карчык бердәнбер уллары, кызлары урынына килгән киленнәре, инде дөньядагы бер сөенечләре булган оныклары өчен җаннарын бирергә әзерләр иде.
Кешегә җитмәсә җитми инде, Илдар да яшьтәшләре белән озын акча эшләргә чыгып китте. Карт белән-карчык киленне артык ямансулап китмәсен, үзенә дә шөгыль булыр, дип күрше райондагы авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә кыстадылар. Бигрәк яшьли тормышлы булган Камиләнең кулында бернинди диплом кебек нәрсәсе юк иде. Ризалашты Камилә. Бер башлаган эш, дип укуын өзәргә теләмәде, шуңа да ире артыннан юлланырга ашыкмады.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: