Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 гыйнвар 2021, 23:06

Шикләнү бураны. Эльверт Хаматшин. Хикәя.

Икенче көнне юлдан ерак түгел Ринатның җансыз гәүдәсен таптылар. Аның учында сөйгәненә алган Яңа ел бүләге – алтын йөзек бар иде...

Шикләнү бураны
Таратты зиһенне,
Туңдырып аңымны,
Юк итте үземне.
(Бәеттән).

Яңа елны каршыларга санаулы гына сәгатьләр калса да, мәхәббәт утларында янган Ринатның кәефе бер дә күтәренке түгел иде: институтта укулар булмаса да, чираттагы эш көне 1нче январьга туры килә. Димәк, ул Яңа елны каршыларга сөйгәне Гөлназ янына кайта алмаячак. Бу Ринат өчен күтәрә алмаслык авыр бер кайгыгыга әверелде. Сөйгәненең ягымлы тавышын ишетер өчен, аңа хәлләрен, йөрәгендә булган хисләрен аңлатырга дип, ул авылга, Гөлназның күршеләренә шалтыратырга элемтә үзәгенә килде.
Тиздән аны сөйләшергә чакырдылар. Ринат, йөрәгендә кайнаган хисләрдән дулкынланып, телефон трубкасын алды. Телефоннан авылдашы, Гөлназның күршесе Зәкия апаның тавышы ишетелде. Алар бер-бересенең хәлләрен сораштылар, егет телефонга Гөлназны чакыруларын сорады. Бераз вакыт узгач трубкада Гөлназның шатлыклы тавышы яңгырады:
– Ринат, саумы! Кайчан кайтасың? Без Яңа елны каршыларга Кәримнәрдә җыелырга булдык. Синең өчен акчаны мин бирдем инде. Кайтып җит, – диде ул.
Күңеленә якын Гөлназның ягымлы тавышын ишеткәч, Ринатның дулкынлануы арта төште.
– Гөлназым, кара әле... беләсеңме... килеп чыкмый бит әле... Ничек әйтим икән?... – диде ул башында чуалган төрле уйларының очына чыга алмый.
– Нәрсә, син кайтмаска булдыңмыни? – диде Гөлназ, егетнең сүзен бүлеп. Аның тавышында үпкәләү, бер үк вакытта ачу чаткылары чагылды. – Яңа елны шәһәрдә, шәһәр кызлары белән үткәрергә булдыңмы? Алай булгач, үзеңә үпкәлә, – диде дә Гөлназ трубканы куйды, ә Ринатның колагына ирештереп әйткән кебек “пи-пи-пи” ишетелде.
Сөйләшүнең болай килеп чыгуыннан Ринат бөтенләй коелып төште. Нигә әле болай килеп чыкты? Ул бит матур гына сөйләшеп, үзенең хәлен аңлатырга ниятләнгән иде. Нигә Гөлназның аның белән сөйләшәсе килмәде? Нигә ул аны тыңларга теләмәде? Бәлки, Гөлназ аны онытып бара торгандыр?!
Яңа елны Кәримнәрдә каршыларга җыенуы зур шик тудырды Ринатның күңелендә: Гөлназ артыннан Кәрим аз йөрмәгән иде... Бу уй егетнең күңелендә көнләшү җилләрен кузгатты. Башына килгән төрле уйлардан ул җилләрнең көче арта барды, һәм Ринат зур кайгыга чумды. Хәзер ул бары тик Гөлназ белән Кәрим турында гына уйлый башлады. “Ничек кайтып килергә? Ничек кенә Гөлназны күреп сөйләшергә?” – шушы уйлар аның башында бертуктаусыз кайнап тордылар, ә күңелендә кузгалган җилләр әкренләп шикләнү буранына әверелделәр.
Ринат, үзен борчыган сорауларга һаман да җавап таба алмый , төнге эшенә китте. Эшендә Яңа ел алдыннан хезмәт хакын алды, ләкин ул да кайгыга чумган егетнең кәефенә йогынты ясый алмады.
Бу уйлардан Ринатны дусы Зөфәрнең күтәренке тавышы чыгарды:
– Сәлам, Ринат! Бик кәефсез күренәсең, нәрсә булды? – диде ул, дусына кулын сузып. – Яңа ел белән сине! Шундый кәеф белән каршылыйлармыни Яңа елны, – диде Зөфәр, дусының күңелен күтәрергә теләп.
Ринат дусына үзенең кайгысын аңлатты, сөйгәне белән сөйләшә алмаячагына үкенүен әйтте.
– Ә нигә кайтмаска? Берендә эшкә синең урынга үзем чыгармын. Миндә бит мәхәббәт проблемалары юк, – диде Зөфәр.
Дусының әйткән сүзләре Ринатның күңелендә өмет очкыннары кабызып, анда шаулаган буранны бераз баса төште.
– Чынлапмы?! – диде ул, Зөфәрнең сүзләренә ышанып бетә алмый, – шулай итик әле, дусым. Миңа ничек кенә булса да кайтып килергә кирәк. Бик кирәк, – диде Ринат, күңеленнән дусына мең-мең рәхмәтләр укып.
Икенче көнне төнге эштән соң йоклап та тормый Ринат сөйгәненә Яңа ел бүләге эзләргә шәһәргә чыгып китте. Кибеттән кибеткә йөреп, бүләк сайлап, ул күп кенә вакытын югалтты, ләкин күңелендә кузгалган шикләнү бураны үткән вакытка карамый үзенең дулавын дәвам итте, егетнең башына ямьсез уйлар өертә торды. Гөлназга Яңа ел бүләге итеп Ринат алтын йөзек, әнисенә, сеңлесенә төрле күчтәнәчләр алды да, яңадан торган бүлмәсенә кайтты. Алган күчтәнәчләрне сумкага салгач, сөеклесенә алган бүләкне тагын бер тапкыр кулына алды һәм аны ничек бүләк итәчәге, нинди сүзләр әйтәчәге турында уйлап торды. Шуннан соң ул алтын йөзекне кадерләп кенә түш кесәсенә, йөрәге янына салып куйды, һәм әйберләрен алып тышка чыкты.
Урамда егетне көчле генә искән җил каршы алды. Ринат, вакытны югалтмас өчен, автовокзалга барып тормаска булды һәм автобуска утырып шәһәр читенә чыкты. Анда килеп җитүгә җил тагын да көчәя төшкән, өстәвенә, кар да ява башлаган иде. Озакламый буран чыгачагы көн кебек ачык иде, ләкин йөрәгендә, күңелендә котырынган шикләнү бураны Ринатны юлга чакырды. Ул кул күтәреп бер йөк машинасын туктатты. Шофер егет район үзәгенә кадәр барачагын әйткәч, Ринат тиз генә кабинага кереп утырды. Берникадәр вакыт алар күңелле генә сөйләшеп килделәр. Ләкин тышта буранның көчәюе сәбәпле аларның әңгәмәләре өзелде,һәм Ринат яңадан үзен борчыган уйларга кайтты.
Ул Гөлназ белән ничек очрашачагы турында уйлый башлады. Инде Гөлназы аны,бәлки, көтми дә торгандыр. Ә күпме әйтәсе сүзләре бар аның сөйгәненә! Җәйгә корган планнары турында сөйлисе бар, чөнки ул планнарны бергә уйлашырга кирәк Ринатка. Уку елы тәмамлангач, ул читтән торып укуга күчәргә ният тота. Беренчедән, аның сеңлесе 11 классны тәмамлый, Алла боерса, ул да укырга керер. Икенчедән, әнисенә авылда дөнья көтүе елдан-ел авырлаша. Шуның өчен Ринат, әнисе янына кайтып, дөнья авырлыкларын үз өстенә алырга тиеш. Читтән торып укырга нибары бер генә ел кала, шулай булгач, җәйгә туй турында да уйларга мөмкин.
“Моңа Гөлназ ничек карар икән? Нигә ул телефоннан шулай сөйләште? Әллә хисләре Кәримгә күчтеме икән?” – дигән уйлар башына кереп, күңелендә котырынган шикләнү буранын тагын да көчәйтеп җибәрделәр.
“Ничек булса да бүген кайтып җитәргә кирәк!” – дип уйлап куйды Ринат, тынгы бирмәгән ямьсез уйларыннан арынырга теләп.
Район үзәгенә караңгы төшүгә генә килеп җиттеләр. Шофер егет юлдашының әле авылга китәргә ният тотуын белгәч, аңа ташланды:
– Син нәрсә? Акылдан яздыңмы әллә? Мондый буранда кем берүзе юлга чыга?! Әйдә минем белән. Буран туктагач кайтырсың авылыңа, – диде ул каты гына.
Ләкин Ринат та үз сүзендә каты торды:
– Юк инде, монда кайтып җиткәч биш-алты чакырымны җәяү дә үтәм. Кайтырга кирәк миңа, кайтырга! – диде ул, һәм юлдашы белән саубуллашып, машинадан төшеп калды. Тышта күз ачкысыз көчле буран,ләкин күңелендә котырынган шикләнү бураны башыннан барлык дөрес уй-фикерләрне куып бетергән иде инде. Ул, бернәрсәгә карамый, авылы ягына атлый башлады. Үзсүзле егетнең юлны һаман да дәвам итүеннән буранның ачуы килгәндәй, ул ярсый башлады. Җилләре киемнәрен өзеп алырдай булып Ринатка ташландылар, ә карлары йөзенә бәрелеп, аңа күзләрен ачарга да ирек бирми башладылар. Ләкин шикләнүдән, бер үк вакытта сагынудан аңын җуйган егет авылга таба атлавын белде. Күңелендә купкан шикләнү бураны аның башына яңадан – яңа шомлы уйлар куып тордылар: әгәр дә ул кайтып өлгермәсә, Кәрим Ринатның юклыгыннан һичшиксез файдаланачак, Гөлназны үзенә каратырга бөтен көчен куячак! “Кайтырга кирәк, кайтырга!” диде ул кычкырып, ләкин көчле җил аның сүзләрен авызыннан алып, колагына да җиткерми, шунда ук юк итте. Егет күпме генә кызурак атларга тырышса да, каршы искән җил, йөзенә бәрелгән суык карлар аның тырышлыгын, куйган көчен юкка чыгара иделәр. Өстәвенә, юлда ештан – еш кар өемнәре очрый башладылар. Бөтен дөнья бер аклыктан торганлыктан, кар өемнәрен күрү мөмкин түгел иде. Бары тик бөтен гәүдәсе белән кереп чумгач кына белеп кала иде Ринат ул кар өемнәрен. Шулай атлау юлчының бөтен көчен алды, ул тиргә батты, ә киемнәре исә, әле генә судан алган шикелле, юешләнеп бетте.
Карлар ерып шулай килә торгач, Ринат агачлыкка килеп чыкты, һәм аның йөрәге “жу” итеп китте,чөнки бу агачлык авылга кайта торган юлдан ике чакырымга якын читтәрәк булырга тиеш иде. Димәк, ул авыл юлын күптән югалткан!
Агачлар ышыгына туктап, Ринат бераз вакыт уйланып торды: кире юлга чыксаң, авылга кадәр өч чакырымлап ара калган. Тик юлны хәзер ничек табарга?!
Агачлар ышыгына карамый, егетнең бөтен тәне буйлап суыклык үтте. Ул үзенең өши башлавын сизде һәм юлын дәвам итәргә булды, юл калган якка юнәлде.
Салкын җил юеш киемнәрне туңдыра башларга да өлгергән иде инде. Өстәвенә, тәүлектән артык йокламаган тән үзенә ял сорый башлады, авырая төште. Хәзер һәрбер адым зур көч белән генә бирелгәннән, хәлсезләнгән егет ештан-еш кар өемнәренә чумып егыла башлады...
Ә аның Гөлназы исә бу кичне Яңа елны каршыларга беркая да бармаган иде. Ринат белән кичәге сөйләшү аның күңелендә дә ниндидер авыр тәэсир калдырды. Ул үзенең сөйләшүне өзеп, трубканы куйганы өчен, икенче көн инде үкенеп бетә алмый, җанын телгәләде. Нигә соң аның түземлеге җитмәде?! Әллә күрешүне сагынып көткәнгәме? Шушы сорауларга җавап таба алмый утыра иде Гөлназ бу кичне үз бүлмәсендә...
Ә шикләнү бураныннан аңын җуйган, инде үзенең өшегәнен дә сизмәгән Ринат басу буйлап адашып йөри бирде. Тәмам хәлдән таеп, менә ул тагын бер кар өеменә кереп чумды. Инде үзе дә аңламый, булган көчен җыеп, ул бу өемне дә ерып чыкты да, кар өстенә ауды... һәм сөйгәне, Гөлназы белән очрашты...
... Яңа елга бизәлгән, яп-якты җылы бүлмә. Ринатның каршында Гөлназ. Аның йөзендәге шатлыгы нурлар булып тирә-якка тарала. Җылылык, күзләрне камаштырган яктылык Ринатның тәненә зур ләззәт бирәләр. Аңа шундый рәхәт! Менә ул түш кесәсеннән сөйгәненә алган бүләкне, алтын йөзекне ала һәм Гөлназга суза... Гөлназ да елмаеп Ринатка кулын суза... ләкин кинәт бернинди хәрәкәтсез торган җиреннән күтәрелә башлый. Ринат аның артыннан ашкына, аны тотмакчы була, әмма урыныннан кузгала алмый. Аның тыны кысыла, “Гөлназым!” – дип кычкыра, ләкин тавышы чыкмый. Ә Гөлназ ераклаша-ераклаша бара һәм бөтенләй күздән югала...
Икенче көнне юлдан ерак түгел Ринатның җансыз гәүдәсен таптылар. Аның учында сөйгәненә алган Яңа ел бүләге – алтын йөзек бар иде...

Фото: buinsk-tat.ru
Читайте нас: