+7 °С
Дождь
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 декабрь 2020, 01:11

Рафига Усманова. Кунак апа. Хикәя.

Гараж ишеген ачып җибәрүгә, машина эчендә хәрәкәтсез яткан анадан-тума шәрә ике кешене күреп һушсыз калды. Мәетләр икесе дә кара җир төсендә иде.

Биш катлы таныш йорт алдына килеп җитүгә Мәдинәнең аяклары кинәт туктап калды.
“Керәсең! Кермисең!” – дип ике капма-каршы көч тарткалашты җанында.
Менә ничәнче тапкыр инде, кеше үтә алмаслык ниндидер киртәгә очрагандай, шул көчләрнең “Кермисең!” дигәненә буйсынып, бүтән монда аяк басмаска ант итеп, елый-елый кире кайтып китә ул. Ә бүген, ниһаять, бернигә карамый, керергә, баласына әнисенең сумкасын тапшырырга дигән ныклы карарга килде Мәдинә.
Чыннан да, нигә кыенсынырга тиеш соң әле ул? Аның ни гаебе бар?
Шундый уй белән йорт подъездына таба ышанычлы бер адым ясады. Әмма, нәрсәгәдер килеп төртелгәндәй, тагын туктап калды. Хәлсезләнеп, шунда йорт янындагы утыргычка утырды. Күз алдына (ничәнче тапкыр инде!) моннан нәкъ ярты ел элек булган күренеш килеп басты.
...Ике генә көнгә командировкага киткән ире атна үтүгә дә кайтмагач, шәһәр читендәге гаражлары базыннан бәрәңге алырга барган иде ул. Гараж ишеген ачып җибәрүгә, машина эчендә хәрәкәтсез яткан анадан-тума шәрә ике кешене күреп һушсыз калды. Мәетләр икесе дә кара җир төсендә иде. Әмма Мәдинә аның берсен шунда ук таныды: ул аның газиз ире Рафикъ иде. Ә икенчесе?.. Я, Ходай, икенчесе – яшь кенә хатын, лабаса. Тәүбә! Тәңрем, нинди хурлык бу? Курку бераз узгач, Мәдинәнең иң беренче уе кешеләр чакырып кычкыру булса, икенчесе – гаражны бикләп, ут төртеп котылу иде бу хурлыктан. “Машинасыние белән үртәргә! Төтенләнеп янсын, берние дә калмасын!”
Ял көне иде. Күрше гаражларда да кешеләр күренә башлады. Аларны күрүгә, Мәдинә томаланып барган уе белән бу хурлыклы мәсхәрәне яшереп булмаячагын аңлады. Йөрәгендә бер авыр чәнчү тойды һәм, һушын җуеп, яшен суккан агач кебек, капка төбенә авып төште. Егылганда:
“Ярый әле улым күрми. Ярый әле ул армиядә”, – дигән томанлы уй аңыннан йөгереп узды.
Мәдинәне узып барган кешеләр күреп дәваханәгә озаттылар, гаражга полиция чакырттылар. Мәдинә әле бик хәлсез булса да, ялынып-ялварып икенче көнне үк дәваханәдән чыкты. Ни генә булмасын, ирен кешечә итеп җирләргә тиеш ул!
Рафикъ белән аның сөяркәсен: “Ярыйсы гына эчкәннәр, исерек килеш, уйнаш вакытында машина газына тончыгып үлгәннәр”, диделәр.
Эче тулы ут һәм ялкын булса да, Мәдинә Рафикъка ачы каргышларын яудырмады. Бик авыр, чиксез авыр иде аңа. Әмма мөселман хатын-кызларына хас сабырлык белән тешен кысып булса да түзде. Ирен, бөтен йолаларын китереп, хөрмәтләп җирләде. Өчесен, җидесен, кырыгын да зурлап уздырды. Ләкин күңеле
шулкадәр каткан иде аның, хәтта бер генә бөртек күз яшен дә чыгара, тамчы да елый алмады ул. Якыннарыннан әтисен җирләргә кайткан улы Ринатка Рафикъны, йөрәк чиреннән үлде, дип әйтүләрен үтенде. Улында әтисенә карата нәфрәт уятудан курыкты ул. Ни әйтсәң дә, аңа хезмәт итеп бетәргә кирәк бит әле: төшенкелеккә бирелмәсен.
Ә теге хатынның (аның исеме Фәрбүзә булып чыкты) кем булуын тагын да бер атнадан соң гына ачыклый алдылар. Өч яше дә тулмаган алмадай матур кызы калган диделәр. Ире хатынын өзелеп яраткан. Шуңа хыянәтен кичерә алмаган, күрәсең: хатынының мәетен фатирына кертүдән баш тарткан.
“Этләргә бәрегез, тормышымны агулады, кәнтәй”, — дип кычкырган икән дип бөтен шәһәр тутырып сөйләделәр. Кызының: “Әни, әнием. Әниемне кайтарыгыз!” – дип өзгәләнүеннән тыела алмый елаган, имеш, дип өстәүчеләр дә булды. Мәдинәне полициягә чакыртып, машинада Фәрбүзәнең сумкасы юк идеме, дип сораштылар. Баксаң, аның эштәге сейф ачкычлары югалган икән. Фәрбүзәнең ире Фәрит, хатынының эшеннән ачкыч эзләп килүләр ешайгач, полициягә Мәдинәнең адресын белешеп мөрәҗәгать иткән. Шуңа чакыртулары икән.
– Юк, бернинди дә ачкыч күрмәдем, – диде Мәдинә, Фәриткә ачулы карап. Әйтерсең, булган фаҗигагә Фәрбүзәнең ире гаепле иде.
Шуннан соң бик акрынлык белән генә авыр тәэссоратлар эчендә ярты ел вакыт үтте. Ачкыч Фәрбүзәнең әниләреннән табылган, ә сумка исә (юк, ул сумка түгел, ә вак-төяк бизәнгечләр сала торган косметика савыты иде) чыннан да Мәдинәдә булган. Фаҗига ачылган көнне машина ишеген ачып җибәргәч, күз алдында пәйда булган оятлы һәм гыйбрәтле хәлне шулай гына җуеп буладыр дигән сыман, Мәдинә, кеше күрмәсен дигәндәй, идәндә аунап яткан бизәнгечләр савытын тиз-тиз генә алып үз сумкасына яшергәнен, инде хатынның салкын гәүдәсен кая куярга белми гаҗиз калгандай, аның урынында үзе булмавына ачынып, үксеп елап җибәрүен вакыт үткәч кенә хәтерләде.
Дәваханәдән чыккач, бизәнгечләр савытын кухня шкафы өстенә ташлаган иде. Ул аны әле яңа гына табып алды. Фәритнең адресын белешеп, косметиканы күзеннән югалтыр өчен, аны Фәрбүзәнең кызына, я иренә илтеп тапшырмакчы, шул рәвешле авыр хатирәләрдән мәңгегә арынмакчь булды. Менә, бүгенгесен дә исәпләгәндә, бишенче тапкыр килә иде ул бирегә. Юк, бүген һич кенә дә керми китәргә ярамый...
Мәдинә, урлашып тотылудан курыккандай, тирә-ягына “ялт” кына күз төшергәләп алып, тиз генә звонок төймәсенә басты. Күп тә үтмәде, тып-тып баскан баланың аяк тавышы ишетелде
– Кто там? – диде ул урысчалап.
– Әтиең өйдәме, үскәнем? – дип чак-чак сорый алды Мәдинә, каушаудан кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып.
– Мама? Әни! Әнием! Әти дә өйдә. Ты только не уходи. Пожалуйста, не уходи, я сейчас открою, – дип йөгергәләп йөри башлады. Күп тә үтми урындык куеп басып, көч-хәл белән ишек келәсен ачты. Әмма әнисе урынында бүтән ят апа басып торуын күргәч, башта яшьле күзләрендә гаҗәпләнү билгеләре чагылды, аннары әнисен тапмавына гаҗиз калып, үзәк өзгеч караш ташлап, елап-сыкрап, урындыкка бөгелеп төште.
– Ты не моя мама! Уходи! Где моя мама? Әни, әнием! – дип үкседе ул.
Өмете өзелгән кечкенә кызчыкны кызганудан Мәдинәнең күзләренә дә яшь капланды. Ул, урындыкны этеп, көч-хәл бёлән эчкә үтте. Кызчыкны кулларына алып, сөя-сөя күкрәгенә кысты, ниндидер юату сүзләре әйтте. Ул сабыйны кулларында тирбәтә-тирбәтә фатир эченә күз төшерде. Өйдә җиһазлар, кием-салым, савыт-саба хәтсез күренсә дә, тәртип беткәнгә охшый. Аш-су өстәлендә башланган аракы шешәсе, закускалар. Залдагы диванда (исерек булса кирәк) Фәрит гырлый.
Кызчык әкрен генә шыңшып;
– Ашыйсым килә, – диде.
Мәдинә гүя йокыдан уянып китте.
“Сабый ач икән ләбаса”. Тиз генә аны (кызчык Лилия исемле икән) киендереп, якындагы кибеткә алып чыгып китте. Күп тә үтми азык-төлек төяп кайттылар. Лилия дә үзенең кечкенә кәрзиненә тәм-том тутырырга онытмады. Җитмәсә, кунак апасы йомшак уенчык, мәче дә алып бирде. Сабыйның йөзендә сизелер-сизелмәс елмаю билгеләре барлыкка килде.
Мәдинә тиз генә аш пешереп баланы туендырды, төчегә коймак коеп, каймак ягып, чәй ясады. Лилия шатлыгыннан нишләргә дә белмәде: мәчесе белән мәш килде, сикергәләде, җырлады, уйнады. Кунак апасы: “Әниеңнеке” дип, бизәнгеч савытын кулына тоттыргач, сөенеченнән кычкырып көлеп үк җибәрде. Бүлмәсенә кереп бераз уйнауга, йоклап та китте.
Фәрит һаман берни белми йоклый иде. Мәдинәнең бу ике ятимне кызганудан йөрәге чәнчеп куйды. Хәлләренә керергә теләгәндәй, аш, ванна бүлмәсен җыештырды. Лилиянең керләрен юды. Тузаннарны сөртте. Үзе “Фәрит уянып китсә, нәрсә дип акланырмын”, – дип борчылды. Әмма, ни генә булмасын, башлаган эшне төгәлләргә өйрәнгән ул. Фәрит яткан диванга бик якын бармаска тырышып кына залны да тәртипкә китерде.
Тагын бер йокы бүлмәсен ачты. Анда нишләптер бар нәрсә дә төгәл тәртиптә иде. Урын-җир дә җыештырылган көе. Фәрбүзә үлгәннән бирле, күрәсең, бу ишекне ачмаганнар. Стенадагы келәм өстенә Фәрит белән Фәрбүзәнең туй киемендә елмаеп төшкән фотолары эленгән. Мәдинә, үзен ярамаган эш кылгандай хис итеп, тиз генә ишекне япты. “Әллә нигә тыны кысып, башы әйләнеп китте. Йөрәге белән тоя: “Бәхетсез булмаган бу хатын. Тормышлары да бик җитеш. Ни җитмәде икән үзенә?”
Ул үзе, иргә баргач, түзәргә кирәк, дип яшәде инде шунда. Рафигы җәбер-золымны аз күрсәтмәде: бер дә юкка көнләшеп, җанын кимерде, телеңне йотарлык булганда да, пешергән ашыннан, җиренә җиткәндә дә, эшләгән эшеннән гел гаеп табып, хурлап торды. Кул күтәрүдән дә тайчанмады. Якыннары: “Болай кыланмас иде, берәр йөргән кешесе бардыр”, – дисәләр дә, Мәдинә ышанмады. “Эше
авыр, җаваплы. Арый торгандыр, үтәр әлө...” – диде. Җаена, көенә генә торырга тырышты...
...Бәй, нәрсә уйланып тора әле ул. Кайтырга вакыт лабаса. Записка язарга кәгазь эзли башлады. Залдагы өстәлдә Фәритнең шофер таныклыгы, паспорты, бүтән документлары ята. Бәй, Мәдинә белән яшьтәшләр дә икән бит. Соңлап өйләнгәндер, күрәсең. Мәдинә үзе кияүгә бик яшьли чыкты шул.
Мәдинә Фәритнең блокнотыннан бер бит кәгазь ертып алды. Килүенең сәбәбен аңлатты. Берәр юатырлык җылы сүз эзләде – тапмады. “Ник эчәсең? Балаң хакына тукта!” – дип кисәтмәкче булды. “Хакым бармы соң?” – дип икеләнеп тагын туктап калды...
Кич җитеп килә иде инде. “Фәритнең уянып куюы бар, китәргә кирәк. Китәргә һәм бүтән килеп йөрмәскә...” Мәдинә шундый уйлар белән, җәһәт кенә ишек келәсен ачып, чыгарга гына торганда, уянып, бүлмәсеннән чыккан Лилия:
– Кунак апа, китмә, мин куркам. Әти эшкә киткәндә мин өйдә берүзем калам,— дип йокылы күзләрен уып, шыңшый башлады.
– Әйдә,– диде Мәдинә, аны ашыгыч киендерә башлап. Кәгазьгә: “Лилия дә минем белән”, – дип өстәде дә, адресын, телефонын күрсәтеп, кызчыкны җитәкләп кунакка алып китте. Иртәгә аның ялы. Бер көн булса да янында булыр.
Әмма ул көнне дә, икенче көнне иртән дә телефон шалтырамады. Килүче дә булмады. Икенче көнне төш үткәндә, Лилиягә кунак апасы яңа күлмәк тегеп кидергәч, пәрәмәч пешкәч, ниһаять, звонокка бастылар.
– Гафу итегез,– диде Фәрит, керә керешкә Мәдинәгә карар-карамас. – Әйдә, кызым, киен, кайтабыз.
“Юк, югалырдай егеткә охшамаган”, Мәдинә аның оялчан күзләрендә өмет чаткыларын шәйләми калмады.
– Әти, кара әле, минем нинди матур күлмәгем бар. Кунак апа текте.
Кичә ул безгә кунакка килде,– дип тезде Лилия, әтисенә. – Анда кайт-мыйм. Әни юк анда. Монда бар, – дип яшьле күзләрен тутырып, әле әтисенә, әле Мәдинәгә карады. Өлкәннәр югалып калды. Алар эндәшмәгәч, мондый әйбәт әнине кулдан ычкындырасы килмәгәндәй, Лилия түземсезләнеп сорау тезде:
– Син әнием булырсыңмы? Мин сине яратырмын, яме?
...Моннан соң елдан артык вакыт үтте. Май аеның кояшлы бер көнеңдә әти-әнисен җитәкләгән, курчак кебек киенгән Лилия, тимер юл вокзалында, поезд килгәнен көтеп, сикергәяәп уйный иде.
Менә, ниһаять, поезд килеп туктады. Вагоннарның берсеннән җиңелчә чемодан тоткан солдат киемендәге яшь бер егет сикереп төште. Мәдинә Лилиягә нидер әйтүгә, кызчык аның кулындагы чәчкәләрне алып солдат абыйсына таба йөгерде.
Ринат башта туктап калды. Аннары, чемоданын җиргә утыртып, елмаеп, чәчәкләр тотып йөгереп килгән Лилияне кулларына алып, өскә күтәрде:
– Менә нинди икән минем сеңелкәш,– диде ул. – Зур кыз икәнсең ләбаса иңде син.
Лилия шатланып аны муеныннан кочты. Ул арада Ринатның иңнәренә әнисе дә килеп асылынды.
Читтәрәк торган Фәрит: “Кайтуың белән, Ринат”, – диде, аңа сынаулы карап. Алар ирләрчә кул кысып күрештеләр. Лилия сөенче алырга ашыгып, Ринат абыйсының колагына гына:
– Әни минем белән уйнарга бәби алып кайта! – диде. Фәрит белән Мәдинә аның нәрсә әйтүен аңлап, бер-берсенә караштылар. Ринат кыенсынып торган әнисен кочып алды. Язмышлары алда ничек булыр, әмма ул көнне Лилияне күтәргән улы Ринат һәм чемодан тотып иңнәреннән ышанычлы кочып атлаган ире Фәрит уртасында барган Мәдинәдән дә бәхетле кеше юк иде.

Фото: menstherapyonline.com