Шәһөрдән авылга кайтучы автобус хутлы бара иде: чакрым баганалары җитәкләшеп артка йөгереште, кәбестә басулары күзгә чалынды, каршыда очсыз-кырыйсыз иген кырлары, урман тезмәләре ачылып китте. Автобус тәрәзәсе әйтерсең телевизор экраны – үз җае белән агылып кына, барысы да шунда кереп тула...
Урта рәтләрнең берсенә утырган Фәнис белән Роза сөйләшмичә генә юл манзарасын карап баралар иде. Машина ирексездән туктап калгач та, алар әле күпмедер сүзсез утырдылар, аннары гына ачык ишектән җиргә сикереп төштеләр. «Саф һава суларбыз, бәлки, үпкәләшү дә онытылыр»,– дип уйлады Фәнис, яшь кәләшенә җылы караш ташлап.
Фәнис белән Роза – икесе дә шәһәр баласы. Өйләнешкәннәренә нибары ике ай, егетнең әти-әнисендә яшиләр. Егетнең әти-өнисе гомер буе заводта эшләгән, өч бүлмәле фатирны да шуннан алган, тормыш итү дигәндә гаять булдыклы, сабыр табигатьле, киң күңелле кешеләр. Өйгә килен булып төшкән Розаны да үз кызларыдай якын кабул иттеләр, юк-бар бәхәскә, көйсезлеккә юл ачмаска тырыштылар. Шулай булмый ни, кем генә газиз баласына бәхет-сәгадәт, гаилә ныклыгы теләмәс икән? Армия хезмәтен тутырып кайту белән, Фәнис әтисе эшләгән заводка урнашты, токарь һөнәрен үзләштерде. Сөйгән кызы да бар, егетнең өйләнәсе килә иде. Әти-әнисе каршы килмәделәр, күңеле анда-монда тартылганчы, үз яныбыздарак булыр, дип, хәер-фатиха бирделәр. Шулай итеп, өлкәннәрнең җай гына агып яткан хәятына яшьләр тормышы якты чишмә булып кушылды, бәхетле челтери башлады.
Авылга кунакка кайтуларының тарихы исә болайрак иде. Көтмәгәңдә-уйламаганда, әтисенең ерак туганнарыннан хат килеп төште. «Соңгы елларда кунак-кунак йөрешне, бер-береңнең хәлен белүне онытып барабыз бугай. Тормыш мул, табыннар түгәрәк, тик күңелгә һаман нидер җитми. Бу мәшәкатьле дөньяда бер генә яшибез ләбаса. Туган белән туганның күрешүеннән кадерле нәрсә юк икән. Бергә-бергө чөкердәшеп чәй эчүләр сагындыра. Әйтүебез шушы: печән өсләре җиткәләгөнче, парлашып кунакка кайтыгыз»,– диелгән иде ул хатта.
Нәкъ шул көннәрдә әтиләренең йөрәге чәнчеште. Валидол дигән нәрсәкәйгә генә ышанып, ерак юлга чыгу мөмкинме соң? Шуңа күрә, әйдә, ил-җир күреп кайтсыннар, дип, яшьләрне юлга әзерли башладылар. Запас ял көне бар иде, цех башлыгы белән сөйләшеп, Фәнис тагын өстәмә көннәр юллады. Кайтып әйткәч, Роза күзләрен зур ачып, сорау билгеседәй кайтарылган керфекләрен тирбәтеп, сәер көлемсерәде:
– Син чынлап та авылга җыенасыңмыни әле?
– Әйе. Бергәләп кайтачакбыз, матурым!
– Кешеләр ничек тә диңгез буена барырга тырыша, ә син...
– Диңгез, имеш... Алтын-көмеш чәчеп куйганнар ди анда сиңа!
– Алтыны булмаса да, кояшы, комы бар. Диңгез буендагы рәхәтлектән берәүнең дә туеп кайтканы юк әле.
– Анысына да өлгерербез. Иң башта авылга кайтыйк әле менә.
– Чынлап әйтәм. Юлда интегеп йөрер хәлем юк. Авылны бик күңелсез, балчык һәм тузан оясы дип сөйлиләр ич...
– Андый гына тузан шәһәрдә юкмы? Асфальт урынына чирәм үсә анда, бик беләсең килсә!
Юлга чыгар алдыннан өнә шундый күңелсезрәк сөйләшү булды. Моның сәбәбе тирәндәрәк ята иде, әлбәттә. Иркә шартларда үскән, тормыш нечкәлекләрен әле ныклап аңларга өлгермәгән Роза өчен үзләренең туеннан соң, табигый булганча, якты-көлөч көннәр башланып китте.
Бәйрәмчәрәк, мәшәкатьсез, мәңге рәхәт көннәр... Бала чүпрәгенә уралдыңмы, аларны төшендә генә күрәчәксең...
Кемнәндер ишеткән шушы сүзләр тәмам күңеленә кереп оялады Розаның. Бала табу качмас, иң яхшысы – ашыкмау, хәзергә тыелып тору. Яшьлек бер генә бирелә икән, диңгез буендагы Гагра һәм Сочилар көтеп торганда, нигә әле рәхәт чигеп калмаска ди? Ширбәтле айның кадерен озаккарак сузасы, тагын берничә ел «егет белән кыз» булып йөрисе килә Розаның. Сүз чыккан саен, Фәнисне дә һаман шул якка аударырга тырышты ул. Ләкин сүзләре, ай-һай, авыр ялгана иде шул. Фәниснең нияте бөтенләй башка икән: ул бала тели, үзенең дәвамчысын күрергә ашкына, урамда коляска этеп баручы парларны күрдеме, аларга соклану катыш көнләшеп карый, татлы хыялга чума... Тиз генә аңлаша алмаулары сәбәпле, арадан салкын жил дә исеп узды шикелле.
Әйе, кафеларда коктейль чөмереп, эшкә дә «Икарус» белән генә йөрергә өйрәнгән Роза авылга кунакка кайтуны өнәмичәрөк кабул итте. Күз күрмәгән яклар, чит-ят кешеләр белән очрашачак минутлар аны бер яктан кызыктырса, икенче яктан өркетә, шикләндерә иде. Юк-бардан гаеп эзләмәсләрме, сынаулы-астыртын караш белән күңелен рәнҗетмәсләрме? Кунак, дип, өф-өф итеп кенә йөртмәсләр – чилөк-көянтә тоттырып коега суга да җибәрерләр, менә шул чакта хурлыкка каласыңны көт тә тор... Әллә юлга чыгып ялгыштылар микән? Әнә бит, Розаның язмышын үчекләгәндәй, моторы төчкеренә торгач, автобус та туктап калды. Әгәр шушында – билгесез урман итәгендә төн кунарга туры килсә?
– Әйттем мин сиңа...– диде Роза үпкәчелрәк тавыш белән һәм, юату көткәндәй, нәфис беләкләре белән Фәнисне култыклап алды.
– Әйдә, урман читенәрәк барыйк,– диде Фәнис.– Чикләвек куагы күрсәтәм мин сиңа.
Урман кырые, чыннан да, ниндидер куаклык белән капланган иде. Шунда якынайганда төрледән-төрле үлән сабаклары Розаның ялангач ботларын кытыклап алды. Көн кызуында анарның дымлы-салкынча дулкындай килеп кагылулары моңарчы кичермәгән ләззәт бирә иде. Шушы рәхәтлекне сузарга теләгәндәй, Роза туктап-туктап алды, күңелендә яңалык хисе кузгалганын тойды...
Бераздан өзеп-өзеп автобус кычкыртты. Ул үзенең пассажирларын юлга чакыра иде.
Биш сәгать чамасы барганнан соң, автобус аларны авыл башында төшереп калдырды. Шәһәрнең кырмыскадай кайнаган кешеләре, катлы-катлы йортлары, машина-трамвай шавы белән гөрләп торган таш урамнарыннан соң, авыл бик бәләкәй, гади, оялчан кебек тоелды.
Фәниснең бер кулында әфлисун төсендәге чемодан иде, тышына эре хәрефләр белән «Спорт» дип язылган кара сумканы исә икесе ике яктан бергәләп күтәрделәр. Урам юлы такыр, ташлы-балчыклы, ә менә тыкрыкта чирәм мул күренә. Тыкрыкка кергәч, туктап ял итәргә булдылар. Асфальт катысына ияләнгән аяклар яшел чирәм өстендә үзләрен дәртлерәк, иркенрәк итеп тойды. Розаның, туфлиләрен салып, яланаяк килеш чирәмнән болан баласыдай уйнаклап йөгерәсе килә иде... Баш очындагы күкнең зәңгәрлеген күр син! Күзләр адашып калмасын өченгәме, берән-сәрән эленеп торучы болытларга да урын табылган. Зәңгәр дәрья кочагында алар аеруча нәфис, ак, җиңел булып күренәләр. Шәһәрдә кеше һәрвакыт каядыр ашыга, күккә күтәрелеп карарга вакыты юк аның. Караса да, күкнең таш йортлар белән коршалган, сөремгә манчылган бер кисәген генә күрер иде ул.
Киртәләр белән корылган тыкрыкны үткәч, сөзәкләнеп төшкән нәни тау итәгенә килеп чыктылар. Астагы таллыклар арасыннан елга агып ята икән. Елганың казык-багана өстенә корылган һәм җәяүле узарлык итеп кенә эшләнгән тар басмасы да бар. Роза, керергә батырчылык итмичә, кыяр-кыймас басып тора иде. Солдатта чакта бүрәнә өстеннән йөреп өйрәнгән Фәнис, сүзсез генә елмаеп, иң элек чемодан-сумканы теге якка ташыды. Кәләшен алмага чыкканда, басма уртасында туктап, сикергәләп тә алды: күр, янәсе, бернинди куркынычы юк моның.
– Бир кулыңны! Бер... ике... өч... Киттекме?
– Фәнис, кара аны, кулымны ычкындырасы булма!
– Курыкма... Басма аша чыгуның тәмен белмисең әле син. Кулга-кул тотынышып, басмага керделәр. Розаның аяклары җирдән аерылды шикелле, әйтерсең һавадан очып бара ул. Аста, икесенең шәүләсен тирбөндереп, яшькелт-соры су агымы хәрәкәтләнә. Розаның кинәт башы әйләнеп китте, аяк табаннарына рәхәт бер курку йөгерде. Ләкин Фәниснең ышанычлы куллары аны чайкалудан саклап бара иде. Кызыктыргыч, серле очыш... Бәлки, кулга-кул тотынышып янәшә барудан туган рәхәтлектер бу?
Ниһаять, рәшәткәле албакчасы, челтәр түбәле капкасы, капка төбендә биш-алты кеше утырырлык эскәмиясе булган алты почмаклы йорт каршына килеп туктадылар.
– Сабира апалар өе шушы була инде,– дип, Фәнис капкага ымлады. Ишегалдында тибенеп, «кыр-кыр» килеп тавыклар кайнаша иде. Чын әтәч менә нинди була икән ул! Шпоралы аякларын киң җәеп, гайрәтле караш белән ялт-йолт каранып, ишегалды уртасында купшы француз солдатыдай тик басып тора. Башын кыңгыр салганда ут-кызыл кикриге һәм алкалары селкенеп-тирбәлеп куя. Ул түшендәге сырт һәм канат тирәсендәге чуар каурыйлары җемелдәвен күрсәң – зоопарктагы тавис коштан бер дә ким түгел! Купшылыгы белән масайгандай күренсә дә, үз дәрәҗәсен белеп яшәүче акыллы-затлы кошка охшый бу. Карап туйдыгызмы, җитәр, диде бугай әтәч һәм аллы-гөлле канатларын җилпи-җилпи: «Ки-ке-ри-күк!» – дип, бер кычкырды да лапаска кереп китте.
Ул арада баскыч төбендә Сабира апа үзе күренде. Камырлы кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә сөйләнеп, каударланып баскычтан төште. Ике куллап күрешкәннән соң, күтәреп алырдай булып, яшьләр тирәсендә өтәләнде:
– Әй Аллам, кунаклар кайтып та җиткән ич! Таза-сау гына килдегезме, күз нурларым! Юл йөрү алҗыта ул, гәүдәне талкый... Әйдәгез, өйгә керик. Чәем кайнаган, рәхәтләнеп сулыш алырсыз менә. Яккан мунчам да җитешергә тора, мактап кына йөрүегез икән.
Хуҗа хатын шулай дия-дия кунакларны аркасыннан сөйде, сумкаларын күтәреште. Шул арада яшь киленнең күңелен күрергә дә вакыт тапты:
– Рауза кызым син буласыңмыни инде ул? Сөбханалла, күз тимәсен, ил күрке булырлык бала икәнсең. Әйдә, безгә төкле аягың белән рәхим ит! Туганлыкта яшәргә насыйп итсен...
Ачык йөзле, тәмле телле Сабира апаның авылча итеп кенә «Рауза кызым» дип эндәшүенә үпкәләмәде Роза, киресенчә, мондый тансык мөнәсәбәт аңа кызык булып китте, күңеленең кай җирендәдер посып яткан шикләнүләр дә үзеннән-үзе артка чигенде.
Өйгә керделәр. «Сулыш алырсыз...» дигән сүзләрнең, чыннан да, хикмәте бар икән шул. Кояш кызуыннан соң өйнең түрдәге бүлмәсе җиләс, салкынча иде, һавасы суларга ук рәхәт иде. Өй эчеңдәге шифоньер, таза аяклы өстәл, аркалы урындыклар, этажерка, «Таурас» маркалы телевизор – кыскасы, яшөү-көнкүреш өчен кирәкле һәммә нәрсә үзләренә кирәк урынны тапкан. Тәмле ризык исләре борынны кытыклый. Аннары, бит-кулны юып кергәннән соң, табынга утырдылар. Кош теле, кызыл эремчек, кәрәзле бал, сөтле чәй янына клиндер, конфет, алма, хөрмә кебек шәһәр күчтәнәчләре дә өстәлгәч, табын тагын да ямьләнеп китте. Хуҗа хатын кунаклар алдына киндер тастымал куйды, озын саплы табагач белән өстәлгә бәлеш чыгарып утыртты. Каян килгән җитезлектер – табын тирәсендә орчыктай бөтерелә Сабира апа! Кунаклар алдына әле тегесен, әле монысын куя, хәл-әхвәл сораша.
– Нәкъ ризыгым пешкән чакка кайтып кердегез тагы... Язган ризык үзе каршыңа килер, дигәннәр. Йәгез әле, бәлешнең капкачын ачыйк әүвәл...
Чөмәкле бөлеш, диләр икән моны, шулпа салыр өчен уртасында каплаулы тишеге дә бар. Кызарып, алсуланып торган бәлеш түгәрәген Сабира апа кетердәтеп кенә кисте дә бер читкә әйләндереп каплады. Түм-түгәрәк бәлеш эченнән кайнар пар күтәрелде, шакмаклап туралган бәрәңге арасында өреп кенә кабарлык тәмле ит кисәкләре дә мул күренә иде.
– Бәлешне агач кашык белән ашыйлар бездә. Авызны пешермәскә әйбәт. Кыстатмагыз, җитешегез, әйдә,– диде Сабира апа, өстәлдә яткан бизәкле кашыкларга ишарәләп. Аннары, нидер исенә төшкәндәй, кинәт кенә сүзен бүтәнгә борып җибәрде: – Рәхмәт инде хөкүмәткә, аракы дигән зәхмәтне тәки авызлыклады бит. Юкса халык тәмам бозыла башлаган иде. Кибетендә булмагач, өстәлдә дә юк. Заманында Зәкиҗан абыегыз да, ай-һай, байтак шаяргалады аның белән. Инде менә, шөкер, ашказаны боргычлый башлагач, бөтенләйгә ташлады. Аракы ак булса да, йөзне кызарта, намусны каралта, дип борынгылар бик белеп әйткән. Аннан башка да тормыш бик ямьле, балалар. Дөнья чәйдән аермасын, бер генә йотып куйсаң да, җан рәхәте...
– Зәкиҗан абый үзе кайда соң? – дип сорашты Фәнис, җизнөсе белән байтак еллар күрешкәне юк иде инде аның.
– Җизнәңне әйтәсеңме... Кайда булсын, калхуз эшендә. Бригадирлыгын пенсиягә чыккач ташлар иңде, боерган булса. Җизнәгез үз вакыты белән кайтып җитәр ул. Бәлешнең тәмен качырмагыз, кайнар чакта кашыкларыгызны җәтрәк йөртегез!
Сабира апаның кыставын тыңлап утыру да күңелле иде. Ә бәлеш, чыннан да, тәмле! Ярмаланып пешкән бәрәңге тел өстенә салу белән эреп кенә китә. Ите сусыл, йомшак, ничек чәйнәгәнеңне дә тоймыйча каласың. Өстендә бөрчек-бөрчек май тамчылары йөзеп йөргән шулпаның тәмлелеген исә сөйләп-аңдатып кына бетерә торган түгел. Камырны тишмичә, җебетмичә генә ничек шулай уртада мөлдерәп утырадыр ул? Бик гаҗәпләнгән чакларында яратып әйтә торган сүзе бар иде Розаның. «Шәп!» – дип эчтән генә сокланды ул. Менә шулай пешерә белсәң икән, дип үзен яшертен генә шелтәләп тә алды.
Хуҗа хатын борынгы түгәрәк мөһерләре белән балкып утырган җиз самавырдан гөбердәтеп сөтле чәй ясады, кәрәзле балны кунаклар алдына этәрәк төште. Тәҗрибәлерәк күз булса, бу хатынның һәр кыланышыннан, килешле хәрәкәтләреннән яшәү дәрте, тормыш зирәклеге, аралашу ләззәте ташып торуын шундук чамалар иде, әлбәттә... Сабира апа сөйләгәндә радиоң бер читтә торсын! Түгәрәк-түгәрәк сүзләрне, күңелендә тыпырдап яткан уйларны һәм яңалыкларны ул, кушучлап сипкәндәй, чәй ясаган арада да әллә ничаклы сөйләп ташлый. Биш бала үстерүләре дә мәгълүм булды. Өлкән уллары әллә кайчан өйләнгән, КамАЗ каласында яши икән. Төпчегенең армиядән кайтыр чагы җитә. Кызлары кияүдә. Сабира апаның оныклары гына да дистәдән артып киткән икән инде. һәркайсының холык-фигылен, матурлыкларын сөйли-сөйли, үтә бер горурлык белән аларның альбомдагы фотосурәтләрен дә күрсәтеп чыкты... Күрче, мендәрдә таралып яткан яисә аркалы урындыкта килеш дөньяга гаҗәпләнеп карап торган оныклары белән Сабира апа ничек горурлана, алар турында сөйләгәндә, күгәрчен кебек гөрли башлый! Авылда кеше машина-мотоцикл белән җенләнә башлаган; көзен көпчәк тиңентен пычрак ералар, ә урамның чиста-тигезлеге хакында уйлап караучы юк икән – бу хәлләрне дә беренче тапкыр булып хуҗа хатын авызыннан ишеттеләр.
– Кыр чәчәге кырда, бакча гөле бакчада яшәсен, дигәннәр. Без инде, оланнар, авыл җиренә ияләшеп, тамырланып беткәнбез. Эш, мәшәкать, дия-дия көн узганны да сизмисең. Җәйнең көне озын, койрыгы кыска.
Әле кайчан гына беренче чирем чыккан дип аһ итеп йөри идек. Инде менә печәнгә төшәр чаклар җитеп килә.
Аулакта, Фәнис ишегалдына чыгып кергән арада, Сабира апа, кеше-кара югында, дипме, Розага үз итеп кенә үгет-нәсихәт бирергә дә өлгерде:
– Күңел күзен ачыбрак карасаң, кемнең кемлеге әллә каян күренеп тора ул. Күз генә тимәсен, пар килгәнсез, балакаем. Татулыкның кадерен белеп яшәгез, оттырмассыз. Күңел ачкычлары бирсен сезгә... Хәзерге яшьләр чөкердәшеп яшәүнең кадерен белсен иде. Әүвәлге заманда усал бер йортка эләккән киленнән: «Ничек түзәсең шуларга?» – дип сораганнар. «Телем бар иде – телсез булдым, ике күзем бар иде – күзсез булдым. Түзмичә нихәл итәсең...» – дип җавап биргән, имеш. И-и-и... кеше каргышын йотып яшәүдән дә читен эш юк. Урынсызга бигрәк тә. Адәмнәрнең бер-берен рәнҗетүе юньлегә түгел ул. Менә нәрсәдән сак булырга кирәк. Күңел бер кителсә, аны төзәтү кыен... Ә синең барыр юлың якты күренә, күгәрченем, бәхетең ачылырга тора, боерган булса...
Сокланып, исе китеп тыңлады Роза: колак ишетмәгән шултиклем хикмәтле сүзләрне каян табып бетерә дә буталмыйча гына ничек шулай оста әйтеп бирә Сабира апасы?
Табында әнә шулай байтак кына түгәрәкләнеп утырганнан соң, хуҗа хатын мунча карарга чыкты. Әйләнеп керде һәм күңелле генә сөйләнеп, кунаклар өчен чуклы сөлге, алмаш киемнәр салынган төенчек хәстәрли башлады.
– Шулхәтле ара кайтып, авыл мунчасына керми калалармы соң! Карап кына чыктым, ис-хуш таралган, берәр сәгатьтән мунча әзер булачак. Юлдан соң тәннәрегез язылып китәр. Ашаганыгыз сеңә торыр, хәзергә елга буйларын күреп кайтыгыз булмаса...
Мунча дигәннәре карлыган, миләш, алмагач үсеп утырган һәм чәчәк түтәлләре белән бизәлгән бакчаның бер почмагында булып чыкты. Сары нарат такта белән пөхтә итеп тышланган бу җыйнак корылма уенчык йортны хәтерләтә иде. Алачык эченә буйдан-буйга киң, озын эскәмия корылган. Шуның өстендә – агартып юылган киң җәймә: утырырга йомшак килсен, янәсе. Биредәге пөхтәлек, тәртип һәм чисталык күзгә бәрелеп тора. Почмактагы колгада пар-пар каен себеркеләре, исемнәре дә билгесез булган үлән төргәкләре – коры хуш ис әнә шулардай бөркелә икән. Кечкенә тәрәзәдән серле булып көн яктысы сирпелә.
Күңел ияләнә төшсен, дипме, сүз башларга кыймыйча беркавым хәрәкәтсез басып тордылар. Кая килеп эләккәннәренә төшенергә теләгәндәй, алачык эчен тагын бер кат күздән кичерделәр. Шәһәрдә мунча керү – мәшәкатьле, ыгы-зыгылы эш. Сумкаңны тотып кассага чират торганнан соң, хатын-кызлар үз ягына, ир затлар үз ишекләренә таба ашыга. Себеркеңне кочып, вакыт үткәнне саный-саный гаҗизләнеп, әле тагын чират көтәсең бар... Биредә исә тынлык, ашыктыручы юк.
Тагын да гаҗәбрәге, күңелне кытыклап торганы шул: аларның бит әле, ир һәм хатын буларак, үз гомерләрендә беренче тапкыр болай мунча керүләре! Бергәләп, икәүдөн-икәү калып...
Ләкин тартынып, бер-береңә карашып торудан мәгънә юк – тыенкы бер елмаю алмашканда өнә шуны аңладылар. Шулай да Роза әдәп саклауны кирәк тапты.
– Фәнис, борылып тор, мин оялам...
Тагын сүзсез калдылар. Хәер, күңелләре сөйләшә, яңа бер хис кичергәндәй дулкынлана иде. Бер-берсенең күлмәк салу хәрәкәтләрен арка белән сизеп, тоеп тордылар. Моңа кадәр игътибар ителмәде микәнни: оялып кына чишенгәндә әнә ничек җиңел, серле, аермачык кыштырдый икән бит күлмәкләр...
Мунча эчендәге коры, эссе һава кергән шәпкә тынны куырып алды. Колакны пешерерлек кайнарлыкка аннары ияләнә төштеләр. Чәер исе аңкып торган парлы һаваның ләззәте акрын гына тәндәге барлык күзәнәкләргә үрмәләде. Аксыл-сары нарат бүрәнәләр тәмам кызган, кул белән кагылырлык түгел. Тирләп утырган алюмин бидонда мөлдерәмә салкын су икән, ләүкә баскычына бер чүмеч су койганнан соң, шунда чүктеләр. Мунча идәне чип-чиста итеп юылган иде. Табактагы суга батырылган каен себеркесе рәхәтләнеп дым эчә. Ләүкә түрендә – су тулы чиләкләр, бер-беренә каплап куелган эмаль табаклар. Музейларда гына була торган нәфис борынлы, калай тоткалы җиз комганга хәтле бар. Кыскасы, һәммә нәрсә урыныңда, һәммәсе сине юып, коендырып, сафландырып чыгарырга әзер килеш тора.
– Ой, тәрәзә пәрдәсен тартып куярга кирәк!
Роза шулай дип урыныннан күтәрелде дә сак кына басып тәрәзәгә таба якынайды. Менә шул чакта аның яшь, йомры иңбашлары кояш нурыңда балык сыртыдай ялтырап, тагын да матурланып күренде. Пәрдәне коргач, кояш нурлары теге якта киселеп калды. Фәнис, аны-моны сиздермәскә тырышып кына, тәрәзә буендагы алиһәдәй гүзәл сынга тагын бер тапкыр яшертен караш ташлады. Кәләшенең күкрәгендә кура җиләгедәй алсу ике төймә серле сурәттә балкып-нурланып тора иде... Аннары:
– Пәрдә ачык торсын, юкса кояш нуры төшми. Кем күрсен ди безне? Тәрәзә каршына чыпчыклар килсә генә инде,– дип эндәште.
Сәбәп табуына шатланып, инде хәзер тәрәзә буена Фәнис килеп басты. Пәрдәне ачып җибәргәч, идәндә яңадан кыйгач нурлар сикереште, шуларның шәүләсе түшәм-стена почмакларын яктыртты. Роза тартынып кына күз төшергән арада, ирләр тәнендә генә була торган матурлыкка игътибар итеп өлгерде: мускуллар тыгызлыгы, сәламәтлек ташып торган җиңел-уйнак хәрәкәтләр...
– Пар салырга вакыт,– диде Фәнис һәм кулын пешермәскә тырышып кына мич капкачын ачты. Бер чүмеч су томырган иде, тышка чажлап кайнар пар атылды. Йомшара төшкән себерке Фәниснең кулларына күчкән иде. Ул, кайчандыр Зәкиҗан абыйсы өйрәткәнчә, себерке белән уңлы-суллы селтәнеп, һава агымын ишек катына куа башлады. Ис тиюдән саклану, мунча һавасын йомшарту өчен эшләнә бу. Тагын бер чүмеч суны – һоп!.. Мич сулышы кинәттән стенага килеп бәрелә дә, кайтарылып, аска төшә. Фәнис тагын селтәнә, түшәм почмакларына «һөҗүм» итә. Кулындагы себеркесеннән су тузаны чәчри дә, кояш нурларына эләгеп, салават күпередәй җем-җем килә башлый... Фәниснең кул хәрәкәтләрен, арка мускулларының уйнавын карап тору кызык, мавыктыргыч. Аның киң җилкәләре, өчпочмакланып төшкән аркасы тирләп чыккан. Ир-егет тәнендәге борчак-борчак тирләр күз күрмәгән матурлык, гаҗәеп бер күренеш булып яктыра иде бу минутта.
Тыныңны капларлык, чәч төпләреңә хәтле тирләтерлек кайнар, йомшак һава... Аннары Фәнис, мунча ташы өстендә биетә-биетә, себерке пешерде.
– Әйдә, иң элек сине чабыйм әле.
– Ой, бу кызуда ничек түзәрмен...
Себерке җиле Розаның нәфис аркасын баштарак, чыннан да, өтеп алгандай итте. Тәненнән кырмыскалар йөгерешеп узды кебек. Ләкин бу озакка бармады, чирканчык алганнан соң, әлеге халәте тора-бара кайнар ләззәт белән алмашынды. Күз йомык, тән уяу, күзәнәкләр рәхәтлек сулый. Себерке очындагы яфракларның чеметтереп алуында да ниндидер хикмәт, мәгънә бар кебек.
Җилкәсеннән аяк табаннарына хәтле тәмам керендереп чапты аны Фәнис. Каен себерке арасына кыстырылган мәтрүшкә һәм кычыткан исләре Розаның тәнендә озакка сеңеп калырлык итеп чапты.
Роза түзмәде, мунча алачыгындагы җәймәгә чыгып утырды, озаклап хәл алды. Шулхәтле чабынудан соң тәннәре җиңеләеп, сулышы иркенәеп киткән иде. Шундый да рәхәт, күңелле, аңлашылып бетми торган сәер бер халәт... Вакыт туктап калды кебек. Дөньяда мәңгелек җөй, мәңгелек кояш... Шуннан агылып килгән җылы, ягымлы дулкын Розаны кочагына алып тирбәтә кебек. Әйтерсең ул кинәттән генә сабыйлыгына кайтып төште! Уйсыз-гамьсез балачакның кайчангыдыр сөенечләре дулкын-дул-кын кабатланып йөрәгеннән узды. Ә каршында һаман да Фәниснең гәүдәсе, борчак-борчак тир бәреп чыккан мускуллары, елмаю белән балкыган күзләре... Менә шунда беренче тапкыр күңелендә ниндидер үзгәреш кузгалуын тойды Роза. Нәрсә булды, нилектән бу? Нинди көчләр сиздермичә генә аның уйларын актарып ташлады? Нинди тылсым аны сабыйлыгына, табигый хисләр матурлыгына кайтарды?..
Эчке якта Фәниснең шап-шоп чабынганы ишетелә. Менә ул ах-вах килеп алачыкка атылып чыкты. Озаклап чабынудан тәне бурлаттай кызарган, күкрәгенә каен себеркесе яфраклары ябышкан... Роза торып басты, күңелендәге уйларын сиздермәс өчен, бармаклары белән юеш яфракларга үрелгәндәй итте. Берсен кубарып алды, кабат аны иренең күкрәгенә ябыштырды, ләкин бармакларын яфрак сабыннан ычкындырмады. Аннары күзләр очрашты... Шундый тансык, кадерле минут иде бу, сөйләшеп берсенең дә әлеге тынлыкны югалтасы килмәде. Чү, могҗиза түгелме бу? Роза Фәниснең киң ачылган күзләрендә үзенең ялангач гәүдәсен күреп, хәйранга калды. Улмы соң бу әллә кечкенә бәби сурәтеме? Чынлап та, Фәниснең күзләреннән җанлы, теп-тере бер бәби томраеп карап тора! Кул-аяклары да курчакныкы кебек кеп-кечкенә...
Күңелләр исә болай дип сөйләште кебек: «Күзләрендә бәби бар синең...»
«Хыялымдагы бәбинең чагылышыдыр ул. Син генә мине аңларга теләмисең»...
Кинәт Розаның тамагы кипте, битләре кызышты, башын Фәниснең иңнәренә салганын да сизмичә калды. Гүя бу минутта ирен түгел, ә аның күзләрендәге кеп-кечкенә сабыйны да күкрәгенә кысты шикелле ул. Ләкин Роза әле күңелендә борынлап кына килгән иң мөкатдәс теләген әйтергә ашыкмады... Караңгыда булса бер хәл, мондый серне көпә-көндез ничек шулай кинәт кенә әйтеп ташлыйсың ди? Күбрәк әбисе тәрбиясендә яшәгән, шуңа күрә шәһәр тормышындагы чит-ят йогынтыларга бирешмичөрөк үскән саф күңелле кыз инсаф-әдәп кагыйдәләрен онытмый иде. Теләк бер хәл, ә менә киләчәктә Фәнисне «шатландыру» Розаның кулыннан килә микән соң? Шәт, табигать аны ана булу бәхетеннән мәхрүм итмәгәндер әле...
– Уф-ф, тамагым кипте, Фәнис...
– Шулаймыни, матурым. Син дигәндә хәзер табабыз аны! Сабира апа, әйрән ясап куйдым, шүрлектән үрелеп алырсыз, дигән иде. Яле... Менә күрәсеңме...
Тастымалны ачып җибәрсәләр, анда мөлдерәмә тулы чүлмәк елмаеп утыра... Аксыл эчемлек өстендә куе май бөртекләре йөзеп йөри. Коктейль-мазар түгелме соң бу? Фәнис ике касә тутырып өйрән салды да шуның берсен Розага сузды. Тәмле, искиткеч тәмле! Салкынча эчемлек сөзелеп кенә теш арасыннан керә дә тамак төпләрен рәхәт кымырҗыта. Үзеннән бераз гына катык тәме дә килә кебек. Сусынны әйбәт баса икән бу, газлы-баллы суларың бер читтә торсын! Тастымал япкан чакта Роза шуңа игътибар итте: чүлмәкнең мөлдерәмә чагындагы сызыгына, боҗраланып, каймак-катык таплары укмашып калган иде.
Сабира апа өйрәткәнчә итеп, Роза бүген беренче тапкыр чәчләрен «әче су» белән юды. Катыкны сөзгәннән соң барлыкка килә торган бу әче су гаять шифалы икән: чәч тамырларын ныгыта, чәчне чиста юа һәм сынудан саклый. Борынны ярып кергән әчкелтем исләре дә тансык булып хәтердә калачак әле моның... менә ничек: Роза әле юньләп аңлап та бетермәгән авылның «хушбуй»лары, «коктейль» һәм «шампунь»нары үзендә тулып ята икән ләбаса!
Сабын-мунчала белән озаклап, һәйбәтләп юынганнан соң бер-беренә чиратлап су койдылар, тагын җәймә ябылган иркен эскәмиягә чыгып утырдылар. Мунча алачыгында тын, рәхәт, салкынча. Тән бушап, җиңеләеп, сафланып калган... Сүзсез генә күзгә-күз карашып та сөю, яшәү, гүзәллек турында бер-береңә икең генә андый торган әллә ничаклы нәрсәләр сөйләргә мөмкин икән ич... Күк гөмбәзе астында икәүдән-икәү генә кала торган бәхетле мизгел! Бигрәк тә Роза үзен өр-яңадан тугандай хис итте, тәнендә һәм җанында яңарыш, искиткеч җиңеллек, әлегө кадәр татымаган бер күтәренкелек тойды. Аның күңеле дөньяга, табигатькә, чирәмнән алып йолдызларга кадәр булган чиксезлеккә илаһи мәхәббәт, мәрхәмәт белән тулы иде. Ул – шушы дөньяның тере бер кисәкчәсе. Ул бүген дөньяның иң зур хәзинәсенә хуҗа булды кебек...
«Тәнгә – мунча, җанга – юк»,– диләр.
Бу сүзләрнең мәгънәсен Роза хәзер генә бөтен дөреслеге, тулылыгы белән аңлады. Ләкин күңелендә ризасызлык та талпына башлады. «Җанга да бар...» – дип, кем беләмдер бәхәсләшәсе, үзе татыган хакыйкатьнең чынлыгын кайнарланып раслыйсы килә иде аның! Әйе, төн сафлыгына ирешү тизрәк һәм күпкә ансатрактыр. Ә менә җан сафлыклары кичерү кешегә көттереп, озаклап, үзе бөтенләй уйлап та карамаган чакта килергә мөмкин икән ич. Сирәк килә торган мондый пакьләнү, канатлы очыш кичерү, бәлки, гомер эчендә берничә тапкыр гына кабатланадыр?
Бүген дөньяда берни дә булмады кебек. Бары шул – аңарга җылы, ягымлы, кешелекле тагын бер яңа сер килеп өстәлде...