Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 декабрь 2020, 16:50

Гөлназ КОТЫЕВА. Тоткасыз сандык. Хикәя (2)

...Ун еллап вакыт үтте. Җитмешен туйларга дип барлык бала-чагасын җыйды Сафия. Өстәлнең иң түрендә балкып утырган Сафиядән дә бәхетле кеше булдымы икән? Әмма табын соңында боекты: йөрәк өздергеч сагыну барлык булмышын ялмап алды. Төпчек кызы сүз әйткәндә чеңләп елап җибәрде.– Нәрсә булды, әни? Әллә ялгыш рәнҗеттекме? Әллә башка берәр төрле теләгең бармы? – дип сорау арты сорау яудыра башлагач, аягүрә басты...

(Дәвамы.)
– Аһ-аһ, бергә гомер иткән картымнан куркып торырга ни, – дигәч, кыз, уңайсызланып китте дә, юл күрсәтергә була, алдан төшеп атлады. Аларга Алтынбай да иярде.
...Баягы күз алдына китергән ап-ак палата. Караваты гына юк. Идәнгә салганнар. Авызгынасы ачылмасын диптер инде, ияген кысып бәйләгәннәр. Сафия чүкте дә иренең, бергә гомер иткән картының, сөеклесенең, яңагыннан сыйпады. Артында куркып басып торучыларны аптыратып, шелтәле-жәлләүле тавыш белән:
– Гомереңдә беренче тапкыр тегермәнгә дип чыгып китеп, үлеп ятасыңмы? – дип, ягымлы гына итеп эндәште. Кояшка янган бите буйлап тәгәрәгән яшен сыпырып төшерде. Тавышы тоныграк, әмма тыныч иде. Бәй, үзеннән-үзе яшереп, уен гел адаштырырга тырышып килсә дә, карты тегермәнгә дип ашкынып чыгып киткәч тә сизенде бит йөрәге. Тоткасыз утырып калган сандыкка борылып каравыннан ук сизенде...
Ишеткәне бар иде: кырда туганнар кырга китеп үлә, дигәннәрен... Тик бер дә шулай капыл чыгып китәр дә үлеп кайтыр кебек тоелмады иде ласа... Күз алдыннан югалып торган вакытлары булды Сөләйманның. Туган көнендә берүзе кырга чыгып китеп чия җыеп алып кайтуы, кешеләргә мич салганда дөньясын онытып югалып торуы. Гел өй тирәсендә, остаханәсендә җырлый-җырлый такта шомарткан, юнган иренең чәменә тиде микәнни шулай? “Гомер буена тегермәнгә үзем йөрдем, имеш”. Хәзер чәчеңне йолкып еласаң да, күзләрен ачмас шул.
***
Аны җирләп кайткач та Сафия сер бирмәде, чәмләнеп дөнья көтте. Малларын да капыл гына бетерергә ашыкмады. Көч-гайрәт җитәрлек иде әле үзендә.
Әйе, тоткасыз утырып калды сандык, ятимсерәп. “Үлгәч тә әле кешенең өч көнлек эше кала”, ди, эш бетми инде ул. Соңгы сандыгы белән ни әйтергә теләде соң икән карты? Менә шул сер булып калды.
Сафия әбигә бабай да караштырып маташтылар. Яшьсең әле, көңгер-каңгыр бергәләп чәй эчәрсез, имеш. Җаның тартмаган кеше белән чәйләп утырып буламыни?
Үзе болай бик күңелсезләнеп тә бармый. Күрше-күлән белән катнашып яши. Җәен бакчада үскән суганына хәтлем шәһәргә алып барып сатып, акча итеп алып кайта. Мохтаҗлыктан да түгел. Күңелле бит ул базарда. Кешеләр белән рәхәтләнеп гәп сатып, аралашып кайтасың.
“Соңгы сүз”не бабае көрән каләм белән сандыкның тактасына язып, тимер калай белән көпләп куйган булырга тиеш. Бервакыт шуны ачып карыйсы килде Сафиянең. Ялтыравык калайны сыйпаштырды. Сагыну хисе йөрәген өтте. Күреп торадыр бит ул мине. Нишләп аның эшен бозсын? Бабаенең соңгы сүзе каләм белән язып куелмагандыр ул барыбер дә. Нәрсәдер әйтергә, җиткерергә теләгән ул соңгы сандыгы белән, тоткасыз сандык белән. Нихәтлем йөрәк көчеңне салсаң да, бу дөнья үзе шушы бер тоткасыз сандык кебек лә. Тотып, бернәрсәне дә ахирәткә алып китеп булмый. Йөрәкне бары тик картының соңгы карашы көйдерә.
Сафия әби үзенең шәплегенә үзе нык ышана әле. Балалары алмаш-тилмәш килеп йөри. Үзен ялгыз, ятим әби исәбенә кертүләре ихтималлыгын башына да китерми. Горур, бераз эрерәк тә тота ул үзен кешеләр алдында. Әмма ялгызлык үзәгенә үтеп какшата. Үтмәс озын төннәр – көч җитмәс авырлык булып, иңеннән баса, йөзенә тирән буразналар сала. Бирешмәскә тырышса да, күңелен дөньяның кырылмасы кырык мәшәкате, хәстәре белән басса да, сабырлык җебе юкара. Күндем дигәндә дә, ялгызак тормышы сагышны көчәйтә.
Киленнәргә эш рәтенә төшендергәндә, малай-шалайга кәнфит өләшкәндә ул үзен шулхәтлем горур, көчле хатын, күч анасы итеп тоя иде. Мәктәпкә төшкән кыз-малайларга бакчасында үскән күзнең явын алырдай чәчәкләрне өзеп биргәндә дә ул бәхетле иде. Балалары килеп киткәндә дә үзен шул хәтлем дөньясы бөтен, җитеш хатын итеп тойды.
Ә тоткасыз сандык остаханәдә ничек утырган, шулай утыра бирде. Бервакыт шәһәрдән оныклары кайтты. Кыекка баскычтан үрмәләп менеп, өстән малайлар кебек чаптырып кызык таптылар. Остаханә җир идәнле. Сандык махсус урындыкта утырса да, кече йомыш тамчылары калай сандыкка сарыкты. Сафия аны-моны абайламады, әлбәттә. Азак капкачтагы, кабыргаларындагы туттан төшенде. “Шилмалар!” – дип ачынып сукранды ул малайларга. Тутны чыгарырга була кытыршы наждак кәгазь белән ышкыды. Эз калды. Хәленнән килгәнче туттан коткаргач, калайны майлады. Эчен ачып киптереп алырга да онытмады. Тоткасыз сандык, гүя, үз язмышын кичерде. Ятимсерәп утыра бирде. Өлкән оныгы да кияүгә чыгарга ашыкмады.
Ун еллап вакыт үтте. Үзәген өздереп сагыну килде. Җитмешен туйларга дип барлык бала-чагасын җыйды Сафия. Өстәлнең иң түрендә балкып утырган Сафиядән дә бәхетле кеше булдымы икән? Әмма табын соңында боекты: теге йөрәк өздергеч сагыну барлык булмышын ялмап алды. Төпчек кызы сүз әйткәндә чеңләп елап җибәрде.
– Нәрсә булды, әни? Әллә ялгыш рәнҗеттекме? Әллә башка берәр төрле теләгең бармы? – дип сорау арты сорау яудыра башлагач, аягүрә басты.
Барысына да рәхмәт әйтте. Күңеле шулай тулуын белдерде. Шул минутта үзен бабае калдырган сандыкка охшатыңкырады: тоткасыз торган да калган бит. Балалары ныклабрак төпченгәч, ярып салды күңелдәгесен: “Картымны сагындым!” Шым калдылар. Һәркайсысы үзенчә кичерде. Сагына инде, төрле уйларга төшәдер, дип эчтән генә кичереп, тагы ун ел яшим, дигәненә ныграк шатланып, үзләрен дә шуңа ышандырып таралыштылар.
Юбилейдан соң тормыш үз җаена тәгәрәде. Соңгы сандык утырган сарайны җилләтергә ачып куеп, улы алып килеп аударган каен агачы ботакларыннан миндек бәйләргә утырды Сафия. Капыл башына эссе суктымы, әллә йөрәгендәге бер кыл өзелдеме? Тәне тыңлашмады. Үзен баягы тоткасыз сандык итеп тою көчәйде, күз аллары караңгыланып, гүя, упкынга тәгәрәде.
Сарай ишеге белән җил уйнады. Яшь миндек исе әллә нинди бәйрәм, куаныч вәгъдә итсә дә, кояш сүрәнәйде. Күкте авыр болытлар каплады. Хәвеф-хәтәр барлыгын белдереп, эт улады. Казлар каңгылдашты. Сафия, януына чыдый алмый, яклау эзләгәндәй, салкын калайлы сандык өстенә сузылды. Чигәсенең, маңгаеның кызуын тимер салкыны, карагайның хуш исен сеңдергән сандык баскандай тоелды. Хәле мөшкелләнде. Күз аллары караңгыланып, упкынга егылгандай хис итте ул үзен. Һушын җуйды. Җиһанга, мәңгелеккә табан юл алганда, ул үзен тоткасыз сандык итеп түгел, ә аны сабыр көткән, язмыш тоткасы булган ише – ире янына очам дип хис итте. Шушы очу Сагынуын басар кебек. Мөгаен, басар…
Дилбәр БУЛАТОВА тәрҗемәсе.
Читайте нас: