Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 декабрь 2020, 12:15

Рәмис ЛАТЫЙПОВ. Мәңгелек аулак өй. Хикәя (4)

...Егет күлмәген эзләп тапты, күлмәкне алганда кулы идәндә яткан тимер кисәгенә тиде. “Минем пәке бит бу!” Туй булгач, пәкене каенишкә бирәсе инде аны. Мансурның каенише юк, пәкене үзенең улына бүләк итәр. Тукта, күлмәкне кияргә кирәк. Әмма әллә нинди сәер күлмәк шунда – аскы ягын да, өске ягын да табып булмый...

(Ахыры.)
– Хто? – дип урысчалатып кычкырды урыс күргән Габделхәй.
– Хәзер чыгабыз да кыйнап атабыз! – дип гайрәтләнеп кычкырды Хәйдәр.
Ишек артыннан мескен тавыш ишетелде. Аны аңышып та бетмәделәр. Хәйдәр, бармагын иреннәренә китереп, “тавышланмагыз” диюе, соравын кабатлады:
– Кем син?
– Мин... Мансур..
– Кем?
– Мансур...
– Мансурмы?
– Әйе...
– Нинди Мансур?
– Мансур инде...
– Кайсы карьядан? Атаң кем?
– Шәйхи Мансуры...
Кәримә тораташтай катып калды. Улмы? Өйалдын-дагы карак – Мансурмы? Булмас! Әллә шулай дип алдыймы?
Габделхәй ишекне ачарга үрелде. Хәйдәр, кисәк җенләнеп, кулыннан тотты.
– Тукта әле. Нишләп йөрисең син анда?
– Кат-тым... Кер-тегез мине...
– Катмагаең! Нишләп йөрисең дим?
Җавап ишетелмәде. Кызлар, куркышкан тавыклар кебек, бер почмакка өелешеп, әсәренеп тора иде.
– Малай актыгы, хәзер чыгып, тәпәләп атабыз. Әйт дөресен, нишләп йөрисең?
Каракның әллә теле биртәкләнгән, әллә үзе шулай сөйләшә, тавышын ишетеп тә булмый иде. Кат-кат сорадылар.
– Аллаһ хакы өчен кичерегез... – Мансур тагын нәрсәдер әйтте.
– Урларга кердеңме, әйт дөресен! – дип үкерде Хәйдәр.
– Әйе...
– Каз урладыңмы?
– Әйе....
– Нәрсәне урладың, кычкырып әйт! – дип кычкырды Хәйдәр, барысы да ишетсен өчен.
– Каз...
Хәйдәр кулындагы пүләнне читкә атты.
– Менә сезнең шәп егетегез. Чоланга кереп казыңны урлаган әнә киявең. Туйга әзерләнә, – диде ул, ботына сугып көлеп.
Кәримәнең ни дә булса әйтер хәле калмаган иде бу мизгелдә. Өстенә чиләк белән нәҗес түгелгәндәй хис итте ул үзен. Әгъләм “тфү” дип идәнгә төкерде, кызларның кайсы “әҗәткана” дип Мансурны орыша башлады, кайсыдыр бөеренә таянып көлә үк иде. Кем нишли – болар аңа барыбер иде. Кәримә үзен шушы хурлыклы хәлгә калдырган өчен бөтен җаны-тәне белән Мансурны күралмас хәлгә килде. Кара инде син моны! Гомер эчендә бер аулак өй ясап, бөтен авылга рисвай бул! Әле шул кешегә вәгъдә бир син! Хәзер староста килсә, хурлыгы ни тора! Ник кенә җибәрделәр алар Харисны староста янына! Менә бит, син йөр кешене әйбәт егет дип, ә ул нинди кара эчле булып чыкты!
– Әйдә, исегез китмәсен! – диде Хәйдәр, кабат гармунны кулына алып.
– Җырлагыз, кызлар! Мансур, бу җыр синең хөрмәткә! – диде дә гармунын сузып та җибәрде.
– Ник, аны кертмибезмени? – диде Габделхәй.
– Без аны бер керттек бит инде! – диде Хәйдәр. – Кадерен белмәде. Хәзер ишекнең теге ягында торып тыңласын. Син дә җырла, Мансур!
– Дөрес! – дип чәчрәп чыкты Гөлбану.
– Тукта, салкындыр аңа, – диде Әгъләм. – Ачаргадыр, бәлки!
– Бераз акылына килсен. Аннары кертербез. Җәза аңа! – диде Хәйдәр.
– Кәримә, ни дисең, – дип сорады ишек янында басып торган Габделхәй. – Кертимме?
Кәримәнең нәфрәте бу минутларда чиксез иде... Ул берни әйтмичә борылып утырды.
– Ярар, – дип кул селтәп, Әгъләм дә җырга кушылды.
Җор телле кызлар Мансурны үчекләгән такмаклар сиптерә генә башлады.
“Мансур казлар ярата,
Мансур салкын яратмый”, – тагын әллә нәрсәләр дип сибәләр генә иде алар.
***
Өйалдындагы Мансур нәрсәдер үтенеп, аннары кычкырып та карады. Аның кычкырганнарына үртәү белән генә җавап кайтардылар. Хәер, кычкырырлык хәле дә калмаган иде аның, телләре көрмәкләнеп каткан иде. Ишек шакыганга да исләре китмәде.
Әмма инде ишекне таяк белән кыйный башлагач, туктадылар. Хәйдәр ишеккә килеп, таяк белән төйгән өчен бөтенләй кертмәячәген әйтеп кычкыргач, туктады Мансур. Аллаһ хаклары өчен дип кертүләрен үтенә-елый сорый иде ул. Аның ни әйткәнен дә аңышып бетеп булмый, моны барысы да елау аралаш әйткәнгә дип уйладылар.
– Ярар, егетләр-кызлар, җәзасын күргәндер, кертик, – диде Әгъләм.
– Керми торсын әле! – дип әтәчләнде Гөлбануы.
– Староста килсен, аннары кертәбез, – диде Хәйдәр.
Барысы да шулай килештеләр.
Аулак өй дәвам итте. Кәримә нинди дә булса карар кабул итәрлек хәлдә түгел иде. Ул почмакка карап текәлеп, тораташтай каткан килеш утыра бирде.
***
Старостаны өендә тапмады Харис. Абыйсының хәле авыраеп, шуның янына киткән диделәр. Әле генә өйдән чыгып киткәненә сөенгән Харис: “Юаш булгач, мине куалар”, – дип сукрана иде инде.
Старостаның агасы шушы ук авылда яши дә инде, әмма карда бата-чума салкында йөрүләре бер дә җиңел түгел. Харис старостаның агасына юл алды.
***
Мансур ишек яңагына терәлеп басып торды, аннары, җил азрак өргән урын эзләп, сандык янына чүмәште. Өйалдында тәнне капларлык берни юк иде. Булса да, монда толып кисәң дә катып үләрлек. Ә аяклары инде бөтенләй аны тыңламый. Идәнгә шуып төшеп, артына утырды ул. Калтырану беткән кебек тоелды, бөтен тәнендә ниндидер хәлсезлек иде, гүя изелеп-изелеп йоклыйсы гына килә. Кулына ниндидер йомшак әйбер тигән сыман булды. Кармалап карады. Кулъяулык бит бу! Кәримә биргән кулъяулык, ахры. Шулдыр-шулдыр. Урамда кулыннан төшкән кулъяулык, киеменә ияреп кергән дә, төшеп калган, ахрысы. Шул кулъяулыкка өшегән бармакларын төрде. Кулъяулыктан ниндидер бик тәмле ис килә иде, ул шул истән бермәлгә аңын югалткан төсле булды. Чәчәкләр исе килә бит!
Гаҗәп, күз алдына яшел болын килә. Яшел болында сары мәче йөри, имеш. Тукта, бу бит аларның мәчесе. Мәче салкында өйгә кермәкче булып ишекне тырмый иде... Мәче түгел, Мансур үзе икән бит! Әнә бит, ул мәченең йөзе Мансурныкы төсле! Мансур да аның кебек ишекне тырмый... Карале, кояш ничек кыздыра! Эссегә һич чыдар хәл юк! Тәндә тир дә юк кебек, ә ничек кайнар! Мансур, башыннан салдырып, күлмәген салып атты. Аякларга да кызу иде, әмма аларын салырга кыймады. “Ничек инде, Кәримә күрсә?” Тукта әле, эссе булса да, күлмәкне дә салырга ярамый бит. Аның бит әле Кәримә белән бергә никахта утырасы бар. Кәримә чыгып, күлмәксез килеш күрсә, нишләрсең? Оят бит!
Егет күлмәген эзләп тапты, күлмәкне алганда кулы идәндә яткан тимер кисәгенә тиде. “Минем пәке бит бу!” Туй булгач, пәкене каенишкә бирәсе инде аны. Мансурның каенише юк, пәкене үзенең улына бүләк итәр. Тукта, күлмәкне кияргә кирәк. Әмма әллә нинди сәер күлмәк шунда – аскы ягын да, өске ягын да табып булмый. Бармаклар да кулга кадап куелган кадаклар кебек, бөтенләй йөрми. Гаҗәп, аның бармаклары мондый түгел иде бит. Ни булды икән? Йоклыйсы килгәнгә хәле беткәндер инде.
Аһ, су эчәсе килә. Әмма бернинди су да юк монда. Берүзе бер чиләк эчеп бетерер иде ул, әгәр бирүче булса! Күз алдына чишмә юлы килә, колагына чишмә тавышы ишетелгән кебек... Ул арада чишмә дигәннәре кисәк туктап калды. Уф, нинди чишмә ди инде монда! Өйдә кемнәрдер җырлыймы, улыймы икән бит.
Сулавы да кыен. Егет борынын кул аркасы белән кашып җибәрмәкче иде – гаҗәп хәл! Борыны таш кебек каткан. Эченә боз катып, борыны бозга әйләнгән түгелме соң? Шулкадәр эсселек, ә нигә борын каткан? Борынны өшетеп булмас, өшегән тән өзелеп тә төшә, диләр. Егет, аркасын сандыкка терәп, бик тырышып күлмәк белән борынын ышкый башлады. Өшетергә ярамый иде аңа борынын! Туйда матур булырга кирәк! Туй исенә төшкәч, егет елмаеп җибәрде. Туйда рәхәтләнеп бер бәйрәм итәчәк әле ул!
***
Харис тәрәзәне каккач та, аны эчкә сөйрәп керттеләр. Аның юлы уңмаган булып чыкты. Старостаның хатынын дөрес аңламаган икән ул. Бу авылдагы агасына түгел, күрше авылга киткән булып чыкты староста.
– Ярар, алайса кертик, – диде Хәйдәр.
Үзе исә үрелеп утын пүләнен кулына алды.
– Нәрсәгә ул? – дип сорады Әгъләм, шикләнеп.
– Кем белә бит... Бәлки, ул үзе генә түгелдер?
– Нигә тынды икән ул?
– Нигә тынсын? Төренеп утырадыр бер почмакта, каткан тавык кебек.
– Ишек янында булып, башка бәрмәсен тагын, егетләр... – диде борылып, Кәримә. Аның егеткә карата бернинди ышанычы да калмаган иде инде.
– Мансур! – дип кычкырды Хәйдәр. – Әй, кайда син?
Җавап бирүче юк.
– Ачаргамы сиңа ишек, җылындыңмы инде? – дип, көлгән тавыш белән кычкырды Габделхәй.
– Җылынырсың анда, – диде күшегеп беткән Харис. – Ачыгыз тизрәк, анда катып үлә торган салкын! Кичке кебек кенә түгел. Мин юлда өшеп үлә яздым!
Егетләр дә, кызлар да берничә тапкыр кычкырып, дәшеп карадылар.
– Ишекне ачып, чыгып киткәндер ул, – диде Хәйдәр.
– Ничек?
– Кем белә... Бәлки, сандыкны күтәреп бәргәндер?
– Мансурмы?
– Хәзер шушы Мансурдан куркып торабызмы инде. Әйдә, ач! – Табагачны корал итеп тоткан Галиябану алга чыкты. – Үзем кундырам башына беренче итеп!
Лампаны алга сузган Хәйдәр ишекнең келәсен күтәрде, аягы белән ишеккә типте. Тугыз пар күз өйдән чоланга текәлде.
– Әнекәем! – дип кычкырып җибәрде кайсыдыр. Коточкыч куркыныч күренештән хәтта иң йөрәкле Габделхәй дә түзмәде – кулы белән авызын каплады.
Чоландагы сандыкка аркасын терәп, аякларын киң җәеп Мансур утыра. Аның бер кулы каядыр артка киткән, икенчесендә исә – итәк-җиңнәре чуалып беткән киндер күлмәге. Тәне кабердән чыккан мәетнеке сыман соры төстә, борыны бер якка кәкрәеп каткан. Ә йөзе... Егет, күзләрен зур ачып, ишеккә төбәлгән. Карашы пыяла курчакныкы кебек буш, ә киң итеп елмайган авызы исә әле һаман да аулак өйне бәйрәм итә иде сыман...
Фото: Pixabay.
Читайте нас: