Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 декабрь 2020, 11:25

Рәмис ЛАТЫЙПОВ. Мәңгелек аулак өй. Хикәя (3)

– ...Ә казларны харап итмәсме соң ул? – дип сорады Кәримә, аны һаман шул сорау борчый иде.– Каз кайгысы гына бар инде анда! – диде Харис. – Ашап бетерсә генә инде!“Ашап бетерсә” дигән уйдан авыр булып китте Кәримәгә. Әмма кычкырып әйтергә базмады...

(Дәвамы.)
Ничек тә чыгып котылырга кирәк!
Тавыш чыгармаска теләп, тиз-тиз генә атлап чыгу юлына юнәлде. Чыгып котылырга, калганын күз күрер!
Өй ишегеннән чыгуга лапаска таба йөгерде. Утын арасына кысылып калган җәймәне кисеп алырга да, бишмәтен киеп, өенә сызарга! Бишмәтен җиргә куеп, кулы белән кесәләрен капшады... Һәм шунда гына башына китереп сукты.
Пәке!
Куркуыннан бөтен эчләре айкалып китте.
Шалтырап төшкән әйбер кесәсендәге пәке булган! Ул бит казларны кисте дә, пәкене бишмәте өстенә куйды.
Пәкене тапсалар, ул урлаган икәнен беләчәкләр! Аның сөяк саплы пәкесен танымаган кеше юк авылда. Әле җитмәсә, пәкедәге каз майларын да күрәчәкләр.
Ул, нәрсә эшләгәнен дә бик үк белештереп бетер-мичә, кире өйгә таба йөгерде. Тиз йөгереп булмый – салкын богау кебек аякларына ябышкан, тәндәге соңгы җылыны алып бетергән. Әллә авырый инде? Ишек янына таба килеп тыңлап карады – ул-бу юк кебек. Сизмәделәр, ахры. Акрын гына чоланга керде дә кармаланып эчкә үтте. Өйдә котны алырлык дәрәҗәдә тынлык хөкем сөрә иде.
Керергәме?
Чолан эчендә егетләр аны көтеп торса? Ул вакытта карьяда яшәрләгең калмый инде. Нинди Кәримә ди сиңа анда... Себергә озатмасалар, рәхмәт әйтерсең... Урлап тотылган Гыйбадулла кебек рисвай булып, эт типкесендә яшәячәксең, иң яхшысы дигәндә... Шуны уйлап, егет ишек янында туктап калды. Әмма күшектергеч суык дөрес карар кабул итәргә ирек бирми. Бөтен тәне калтырый, ә күңелдә чиксез курку. Йөрәге дә салкыннан каткан, ахры, көчәнеп кенә эшли кебек.
Нигә бишмәтне алмадым инде, дип уйлады ул. Казларны бит җиргә ташлап та була иде. Менә шул була инде ул аңгыралык!
Ни булса шул булыр! Егет акрын гына өй эченә үтте. Казлар куелган урында, идәнне капшый башлады. Идән дип әйтерлеге бармы – боз иде ул, боз! Куллары күшегеп, берни тоймас хәлгә килде, әмма пәке юк иде! Идәндә ыжлап салкын өреп торган ярыклар бар, әллә инде шуларның берсенә төшеп киткән, әллә инде аягына эләгеп, читкә очкан! Каһәр! Егет бишмәтен алмаганга үзен инде әллә ничәнче тапкыр каһәрләде. Соң, надан, дип сүкте үзен эченнән – казларны бит күлмәккә дә төреп алып була иде, нигә бишмәтне салырга?
Шунда кисәк кенә тышкы ишек янында дөбердәгән тавыш ишетелде. Идәндә мүкәләп йөргән егет куркуыннан чәчләре селкенгәнен тойды.
Беттем, дип уйлады ул. Ишегалдында кем йөри ала? Аулак өйгә егетләр килә торгандыр... Кая, кем килсен инде? Әтисе кайтканмы? Кая качарга? Кармаланып, иске сандык артыннан урын эзләп шунда посты – кемдер керә икән, аны күрмәсләр!
Әмма керүче юк иде. Йорт эчендә дә берни ишетелми. Гүя анда бер дистә егет белән кыз юк, мәет чыккан өй диярсең. Мансурның өйгә кереп карыйсы килеп китте хәтта – бар микән соң алар анда?
Ә урамда исә тагын нәрсәдер дөбердәде. Аннары тынлык... Озак-озак тынлык. Аннары өй эчендә дөбердәгән сыман тавышлар ишетелде. Кемдер анда йөри, әмма сөйләшмиләр.
Мондый билгесезлек һәм курку салкыннан каткан йөрәген тизрәк эшләтә башлады... Ул өй ишеге янына килеп тыңларга тырышып карады. Тавыш юк кебек... Бу нихәл? Ятып йоклый алмый бит инде алар өйдә? Берсе дә чыгып китмәде, китмәде бит, әллә күрми калдымы ул аларны? Юк, яткан булсалар, өй ишеген ябарлар иде. Мөгаен, аның тавышын ишеткәннәр дә, ишекне бикләп, куркышып торалар. Ничек моңарчы шуны уйламаган!
Шушы уй баштарак башына килмәгәненә гаҗәп-ләнеп, егет чыгып качарга булды. Бая урамда дөбердәгән тавыш куркыта иде аны – көтеп торып, башын бәреп ярмасыннар тагын! Пәкене тапмаслар әле – идән ярыгына төшеп киткәндер! Пәке табам дип маташсаң, хәзер бу егетләр чыга башлар. Күз алдында гына ятмый бит ул пәке – һәр карыш җирне кулы белән кармалап чыкты бит инде. Аннары, заманнар узгач, кияү булып килгәч, җылыда эзләр идән ярыганнан... Дер-дер калтырап торган егет үзенең шушы уеннан елмаеп ук куйды.
Ул тышкы ишеккә таба кузгалды, тавыш чыгармыйча, сак кына ишекне ачмакчы булды... Әмма анысы, үч иткәндәй, ачылмый тора тагын. Кергәндә катырак ябылган күрәсең. Көч белән этеп карады Мансур. Юк, ачылмый. Ике куллап та эте – юк, селкенми дә. Җилкәсе белән этте. Каһәр, аяк асты бозлавык, аяк терәргә урын да юк. Аптырагач, аркасы белән терәлеп тә этте. Ишек селкенми дә!
Чын ахмак икәнмен мин, келәне бикләп кергәнмен! Мансур, үз наданлыгына үзе үртәлеп, бөгелми торган бармаклары белән ишекнең келәсен кармалап тапты. Гаҗәп! Келә ябылмаган иде! Ничек ябылсын! Ул бит кергәндә келәгә кагылмады да!
Шулчак, дөм тынлыкны ярып, өйдә шаулатып гармун уйнап җибәрделәр. Кап-караңгыда, дөм тынлыкта яңгыраган бу тавыш аны шул дәрәҗәдә куркытты ки, тырышып-тырмашып келә капшап маташкан җиреннән сикереп куйды һәм таеп егылды. Әллә хәлсезләнүе җиткән иде, әллә инде аяк асты тайгак булганга шулай? Шул мизгелдә чалбары буйлап бәвел агып төшкәнен сизде. Көй тавышы шулкадәр куркыта ала дип кем уйлаган?
Бу көйгә кушылып, иләмсез албастылар җырлый башлады. Бу көй һәм җыр караңгыда егетнең өстенә килгән җен өере булып тоелды, ул, үзен-үзе белештермәстән почмак эзләп читкә шуышты. Шайтаннар өере янына ук килеп җиткәннәр, ул аларның сулышларын ук тоя сыман тоелды аңа.
– Аа-а! – Ул мүкәләгән килеш ишеккә ташланды, чыгарга, ничек тә чыгарга!
Ул арада җеннәр авазына хатын-кызлар тавышы кушылды. Тукта әле! “Нигә акылдан язасың, Мансур!” – диде егет үз-үзенә. Аулак өйдәгеләр җырлый бит. Уф, нинди куркакка әйләнде соң ул?
Тик моннан ничек чыгарга икән соң? Шуны уйларга кирәк.
Көй тавышы белән ишетмәсләр, дип уйлады ул, һәм ишекне инде каты ук итеп этә, җилкәсе белән төя башлады. Юк, селкенмәде дә тегесе.
Берәр нәрсә белән каерып карарга кирәк, дип уйлады егет. Чоланда ачкыч эзләгәндә кулына ниндидер таяк шикелле әйбер чалынган иде кебек. Шуны эзләргә китте. Ураммы, өйалдымы – аерма юк, эчтә дә буран уйный кебек. Урамдагы җил һәр ярыктан өрә генә!
Таяк шикелле дигән әйбер бармак калынлыгы гына булып чыкты – әбинең таянып йөргән таягы иде, ахры. Аның белән ишекне каерып булмады – шартлап сынды гына. Ишекне каерганда шуны аңлады – ныгытып бикләнгән иде ул. Кадаклап куелган кебек!
Нишләргә?
Тукта. Уйла. Уйла. Ничек чыгып була? Әмма каһәр төшкән көй, караңгылык һәм зәмһәрир салкын уйларга бөтенләй мөмкинлек бирми. Урамда дөбердәгән тавыш ишетелде. Димәк, ишекне тышкы яктан бикләгәннәр. Бикләгәннәр икән, аны җимереп чыга алмыйсың. Чоландагы бикле сандыкта, бәлки, инструментлар бардыр да, аны ачып булмый.
Тәрәзәсез чоланнан бер генә чыгу юлы бар. Өйгә керергә мөмкин. Тик моның нәрсә белән бетәсен әйтүе кыен. Кыйнап имгәтүләре дә бар. Кулын богаулап, Себергә дә озатулары бар. Авылдагы бөтен югалган әйберне аңа сыласалар? Байлар аны болай гына калдырмаячак.
Әмма монда да торып булмый. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Болай катып үләчәк бит ул! Тотарга да өйгә керергә һәм Аллаһ хакы өчен кичерү сорарга! Өй алдында тотылган кебек, булмас. Шул уйдан егет идәнгә лып итеп утырды.
Хуш, якты киләчәк!
Хуш, Кәримәне алам дигән якты хыяллар.
Әмма чыдар чама калмаган иде аның. Яшисе килә. Үләсе килми. Ул торды. Мәңгелек кебек тоелган берничә адымны көч-хәл белән атлап узды һәм өй ишеген тартты.
...Ишек бикле иде.
***
“Карак казларны алып чыкмасын өчен нишләргә?” дигән сорау тугач, әллә нәрсәләр әйтеп бетерделәр. Әмма Кәримәнең сүзләрен барысы да дөрес дип тапты.
– Мин хәзер чыгам да ишекне тышкы яктан терәтеп куям! – дигән иде ул.
– Менә бит!
– Акыллы сүз. Аннары каз түшкәсе кайгысы калмас анда! – диде егетләр.
– Кәримәне чыгарырсызмы, җегетләр? – дип пышылдады Гөлбану.
Кызлар-егетләр тиз арада мәсьәләне хәл итте. Хәйдәр белән Габделхәй тәрәзәдән урамга чыгып, ишекне тышкы яктан терәтеп куялар. Аннары старос­таны чакырып китерәләр. Каракны тоту мәсьәләсен ул хәл итсен.
Карындыкны алып, тар тәрәзәдән урамга чыгуы мең бәла булды. Хәйдәр белән Габделхәй урамга чыкканда ук өшеп беткәннәр иде инде. Акыллы Кәримәнең куык­лы лампа биреп җибәрергә башы эшләгән иде. Өйдән алып чыккан кыска сәке белән ишекне терәттеләр. Аннары лапаска барып, тазарак такталар таптылар, ишекне тагын ныграк итеп терәтеп куйдылар – җимермичә чыгарлык түгел иде! Ә җимерер өчен монда яхшы балта кирәк!
Терәтеп куйгач, тыңлап тордылар. Бушка китмәде көтеп торулары – ишекне эчке яктан эттеләр! Күрәсең, карак, җыясы әйберен җыеп бетергән дә, чыкмакчы була! Егетләр шатланышып куйды – эләктердек зур күсене!
Карак ишекне тагын бер төртте. Әмма ишек бирешмәде.
Алар ишек янында каракны саклап тормады, урам якка чыкты. Кергән юлдан ук сузылышып тәрәзәдән кире керделәр. Куркышып беткән кызлар һәм мескен кыяфәтле Харис егетләрнең шат йөзләрен күргәч кенә бераз тынычланды:
– Ничек?
– Булдымы?
– Терәттегезме? – дигән сораулар белән ябырылган кызларга Хәйдәр җавап биреп тә тормады, лампаны үз урынына куеп, гармунга ябышты да шаулатып уйнап җибәрде. Аннары:
– Китәм дисең, китәм дисең,
Китәм дисең Донбасска!!! –
дип акырып җыр сузды.
“Хәйдәр, аңлат әле, туктап тор әле!” – дип иңбашын төйгән Кәримәгә бер игътибар да күрсәтмичә, уйнавын дәвам итте. Бу инде күршесен җиңеп кайткан әтәчнең койма башына менеп “кикрикүк” кычкыруы төсле иде. Гармунчы егет батыр, кыю һәм уңган – менә мин җиңдем!
Кәримә, калган кызлар, гармун тавышын басарга тырышып, карындыкны кире куеп маташкан Габдел-хәйгә ябырылдылар:
– Нишләдегез?
– Тәртип, кызлар! – диде Габделхәй. – Бикләп куйдык!
– Чыга алмыймы соң ул? – дип сорады Әгъләм.
– Берничек тә чыгып булмый, – диде җырлаган шәпкә Хәйдәр. – Айгыр да җимереп чыга алмый!
– Ә казларны харап итмәсме соң ул? – дип сорады Кәримә, аны һаман шул сорау борчый иде.
– Каз кайгысы гына бар инде анда! – диде Харис. – Ашап бетерсә генә инде!
“Ашап бетерсә” дигән уйдан авыр булып китте Кәримәгә. Әмма кычкырып әйтергә базмады.
– Ә кайчан старостаны чакырабыз?
Каракны бикләп куюны барысы да өсләреннән йөк төшкән кебек кабул итте. Аулак өйне уздыру, вәгъдә бирешү, бәйрәмне ташлап чыгып киткән Мансур, куркыткан карактан киеренкелекнең соңгы чигенә җиткән Кәримә дә бушанып калган төсле булды. Шуңа да, Хәйдәр бию көе сыздырып җибәрүгә, тыпырдатып иң беренче ул биеп китте. Аның артыннан башкалар кузгалды – идән такталарын дөбердәтеп биеп китте алар. Гүя сикерә-сикерә каракның башына тибәргә телиләр иде. Тынычлыкларын алган каракка үч итеп сикереште алар.
– Карагыз әле! – диде һаман да шөбһәләнгән Харис. – Ә аның алтатары булса? Ишек аркылы атса?
– Атмый бит әле!
– Өйгә ут төртмәс микән? – Харисның бу сүзеннән Маһинур тагын еламсырый башлады.
– Син монда кеше куркытып утырма, – диде Хәйдәр. – Менә староста турында әйттеләр. Әйдә, бар, чакырып кил. Без аңа кадәр бәйрәм итә торабыз!
Харисның бу куркыныч өйдән мөмкин кадәр тизрәк чыгып китәсе килә иде. Шуңа күрә ул кыстатмады – карындыкны алгач, шуып чыгып, тәрәзәдән юк булды. Тәрәзәдән киемнәрен аткач, тиз генә бишмәтенә уранып, авылның икенче башына – староста чакырырга йөгерде.
Шул вакытта ишекне шакыдылар.
Өйдә бар да тын калды. Лампа янган тавыш кына ишетелә иде. Карак ишекне тагын бер тартты. “Кермәкче була”, – диде Габделхәй, үзе мәче кебек ишек янына елышып, идәндә яткан утын яргагын кулына алды. Аны күргән Хәйдәр дә утын пүләненә үрелде. Карак керсә, бәргәләп атырга әзер иде алар.
Карак кыстатып тормады. Бераздан ишекне шакыды.
– Кем син? – дип кычкырып сорады Хәйдәр. Дәшүче булмады.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.
Читайте нас: