Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 декабрь 2020, 12:40

Рәмис ЛАТЫЙПОВ. Мәңгелек аулак өй. Хикәя (2)

...Хәйдәрнең йөзе ниндидер куркыныч төскә керде. Әмма ул дәшмәде.– Кем ул? Кем? Нигә дәшмисең? – диде Гөлсем.– Мин курка-ам... – дип, сытылып елап җибәрде Кәримәнең сеңлесе Маһинур. Аның янәшәсендә торган Гөлбану да еламсырый башлады...

(Дәвамы.)
...Кыз тавышсыз гына “әйе” дип пышылдады. Аякларының егәрләре китте, егет аны кочагына тартып, үпте. Кыз, оялып, битен алды.
– Чыгасыңмы, Кәримә? Көтеп торасыңмы мине?
– Әйе... – Кыз күптән әзерләнгән чиккән кулъяулыгын егеткә бирде.
– Син дә бу сүзләрне әйтер дип көткән идеңмени, Кәримә? – Егет куанычыннан, көлеп, аның битләрен үпте. – Рәхмәт, рәхмәт, Кәримә, мин бит моны көтмәгән дә идем!
– Катып үләсез бит! – Өйнең ишеген ачып кычкырдылар.
– Безгә керергә кирәк. Кешеләрдән уңайсыз! – диде Кәримә. Егет иелеп, нәрсәнедер эзли башлады.
– Нәрсәңне югалттың?
– Кулъяулыгың төшеп китте... – диде егет.
Кыз да иелеп, кардан эзли башлады. Салкын кар бармакларны өтеп-өтеп ала иде. Егеткә бик уңайсыз булды ахры, кыздан гафу үтенә башлады. Аңа уңайсыз булу кызның үзенә дә кыен иде.
– Ярар, иртәгә табылыр! Иртән яктыда тапкач, бирермен! – диде кыз.
– Әйдә, керик, яхшы түгел...
Алар өйгә кергәндә Кәримәнең битләре уттай яна иде. Гүя аларның ни сөйләшкәннәрен бөтенесе дә белә сыман... Егет үбеп алган ике яңагының януы мәңге бетмәс кебек...
Җитмәсә, егетләре әллә нәрсәләр әйтеп шаярта. Шуңа күрә ул, хәйлә тапкан булып, лампа утыннан читкәрәк барып утырды.
Әмма күкнең җиденче катындагы Кәримәнең тантаналы йөзе яшереп калырлык түгел иде. Кызларның “аңладык инде без” дигән елмаюлы-сораулы карашларына ул сизелер-сизелмәс кенә баш кагып җавап бирде – бар да ул уйлаганча! Инде әтиләре генә риза булса! Шахтадан акча белән кайтса, риза булыр әле! Учына алган йөзеген ул шыпырт кына тәрәзә төбенә куйды – беркемгә дә алыштыртмый ул аны! Җизнәсе тимерлектәге урыстан зурайттырып алыр. Егет бүләген кешегә бирәләрмени! Йөзекне бик-бик күрәсе килсә дә, кеше алдына чыгармады ул шуңа.
Мансур шым гына утырмады. Кыз белән сөйләшү аңа горурлык өстәгән иде ахры – бүре сугып кайткан аучы сыман түргә барып утырды. Егетләр аны төрткәли, чеметкәли башлады, әмма кызның исе китмәде. Дуслашырлар әле!
– Китәм дисең, китәм дисең, китәм дисең Донбасска-а-а, диген инде! – Хәйдәр чираттагы җырын сузгач, Мансурга төбәлде.
– Мансур дус, син дә шахтага китәм дисең инде алайса? Төшсәң шахтага, чыга алырсың микән соң син аннан?
– Мин чыгармын ул. Менә син бәдрәф чокырыннан чыга алдыңмы икән? – дип шаркылдады Мансур.
Моны ишеткәч, калганнар көлешеп җибәрде. Хәйдәрнең балачакта бәдрәфкә егылып төшеп, нәҗескә буялганын, шул хәлендә әнисе инешкә юарга алып барганын авылда беләләр иде.
– Син, егет, авызыңны чамалап ач! – диде Хәйдәр.
– Син монда староста кебек өйрәтеп утырма! – диде Мансур. – Монда синең өең түгел. Монда син дә хуҗа түгел.
– Кем хуҗа, синме?
– Бәдрәф күсесе дә түгел инде!
– Егетләр нишлисез? – дип, кызлар чырылдашырга өлгергәнче, ике егет бер-берсенең изүеннән эләктереп алган иде инде. Хәйдәр көчлерәк, әмма гармуны булгач, ул уңайсызрак хәлдә калды бугай – Мансур этеп җибәргәч, бөтен буе белән идәнгә егылды, башын бәрде.
– Нишлисең син, Мансур?
– Нигә кеше өендә сугыш чыгарасың?
– Кара син моны!
Идәннән торган Хәйдәргә Мансур янына якын килергә ирек бирмәделәр. Хәйләкәр гармунчы кешеләрнең үзе яклы икәнен аңлап алды, үзе дә сугышырга ябышмады. Сүз белән Мансурны кыйнап, кичерү соравын таләп итә башлады. Хәйдәрнең яраннары Харис белән Габделхәй дә Мансурны кысрыклый иде.
Кәримәнең Мансурга ачуы чыкты шунда. Менә шулай матур башлангач кына, әле генә шулай матур итеп сөйләшкәч, көтмәгән-кирәкмәгән тавыш чыгарсын инде. Я, нинди егет инде бу Мансур?
– Әйдәгез, егетләр, тавыш чыгармагыз, кул бирешегез дә, тынычланыгыз! Минем хакка, – диде ул.
– Үзенең гаепле икәнен танысын! – диде Хәйдәр.
– Ә син минем белән булышуыңны туктат! – дип әтәчләнде Мансур.
– Менә нәрсә, Мансур. Матур гына безнең белән утыра алмыйсың икән, шулай дип әйт, – диде Габделхәй.
– Син ул син түгел, бөтенегез дә шул Хәйдәрнең яраннары! – дип кайнарланып кычкырды Мансур. – Харис та, син дә! Әгъләм дә!
– Нигә син аулак өйне бозасың, Мансур? – диде шунда Галиябану. – Ни ошамый сиңа?
– Син дә шулай дисеңме, Кәримә? – дип сорады Мансур.
– Дуслашыгыз, Мансур, – диде Кәримә.
Мансурның бу сүзгә ничек җавап кайтарасын белсә, һич кенә дә алай әйтмәгән булыр иде Кәримә...
Мансур: “Ярар алайса, утырыгыз үзегез!” – диде дә ишек түреннән бишмәтен алып, киеп тә тормыйча, урамга чыгып китте. Чолан ишеген дә бик каты итеп бәреп япты – өй селкенеп куйды хәтта. Ишектән бәреп кергән салкыннан лампа утлары дерелдәде. Менә сиңа мә, дип уйлады Кәримә. Менә сиңа аулак өй, ничек матур башланып киткәч кенә! Аннары үзен битәрләде – бөтен кеше ябышкач, нишләсен инде ул! Хәйдәрне сүгеп, Мансурны яклап әйтсә, ни була!
– Ярар, кызлар, кайгырышып утырмыйк! Киткән кешеләр китсен, без бәйрәм итик! Аңа безнең белән кызык түгел икән, безгә сезнең белән күңелсез, дигән сүз түгел бит! – Әгъләметдиннең сүзләрен кызлар куәтләп алды, тагын җыр суздылар.
Кәримәнең бәйрәмне бозып чыгып киткән Мансурга үпкәсе зур иде. Әмма кеше алдында сынатырга да ярамый – ул чыгып киткән дип, елап утыра алмый бит инде ул! Ярый әле, Хәйдәр сугыша башламады. “Аулак өйдә сугышканнар” дигән сүз чыкса, хурлыгы аңа була иде бит. Әти-әнисенә дә барып җитүе бар ул сүзнең...
Ярый Хәернисасы бар әле! Шулай кайнарланып утырганда колагына пышылдады: “Вәгъдә бирешкәнсез бит инде. Дулап утырма! Егетләр кайнар була инде ул!” – “Чын сүз сөйлисеңме син?” – “Менә тагын. Мансурның Хәйдәр янында утырасы килмәде аның. Кимсеттерәсе килмәгәндер!”
Яраткан кеше үзен тынычландырырдай сүзләрне чүлдәге зәгыйфь гөл су көткән кебек көтеп ала һәм бернинди шиксез кабул итә. Кәримә дә Хәернисаның юату сүзләрен дөньядагы бердәнбер хакыйкать итеп кабул итте. Берничә минуттан инде ул Мансурны бөтенләй кичерде. Ни генә булса да, алар күреште, вәгъдә биреште. Вәгъдә – иман. Мансур – иманлы егет. Әнә кул сузымында гына аның вәгъдәсе – ташлы йөзеге! Кыз Хәйдәргә өнәмичә карады. Үзен гел әллә кемгә санап сөйләшә икән шул ул. Кем булган соң? Ай, бигрәк авыр бу тормыш дигәннәре! Хәзер инде, сер бирмичә, тизрәк үтеп бетүен генә көтәргә кирәк...
Әмма яшьләр чыгып китәргә җыенмый да... “Йолдыз санарга” теләүчеләр күп. Ике пар чыгып кергәнче уйнадылар. Берешәр кат урамда катып кергәч, утырып уйный торган уенга күчтеләр.
– Кап-та коп, авызлар йомык!
Авызлар кабартылган бака кебек, йөзләр кып-кызыл, күзләр генә түгел, чәч бөртекләренә кадәр кызык эзли. Үзең генә утырганда суламыйча торып кара – бернинди кызыгы юк, ә монда көләсе килеп тора. Кем тавыш чыгара – сулый башлый яки көлеп җибәрә, шул җиңелә!
Шул тынлыкта өйалдындагы ниндидер шакылдаган тавыш һәркемне сискәндереп җибәрде. Бөтенесе берьюлы киң итеп сулап куйды, әмма беркем дә көлмәде. Йөзләрдәге елмаю да шундук юкка чыкты.
– Нәрсә ул? Миңа гына ишетелдеме? – дип пышылдады Кәримә.
– Мин дә ишеттем, – диде Гөлбану.
“Мин дә”, “Мин дә” диештеләр.
– Җен килгәндер, кызлар! – диде Әгъләм, шаркылдап.
– Тс-с... – диде Хәйдәр, бармагын ирененә китереп. – Әнә, тагын ишетелә!
Хәйдәр, мәче кебек, бернинди тавыш чыгармыйча, ишеккә таба омтылды. Аның артыннан калганнар да ишеккә таба елышты. Хәйдәр, орчыгын төшереп җибәргән Галиябануга йодрык күрсәтте. Иреннәренә бармагын китерде: “Тавышланмагыз”, – диде.
Ишек янына өелгән яшьләр өйалдындагы тавышны аермачык ишеттеләр. Тавыш чыгармаска тырышып, шыпырт кына кемдер йөри иде анда! Кәримә куркудан чәчләренең селкенгәнен тойды хәтта.
– К-кем ул? – дип пышылдады ул, калтыранып.
Хәйдәрнең йөзе ниндидер куркыныч төскә керде. Әмма ул дәшмәде.
– Кем ул? Кем? Нигә дәшмисең? – диде Гөлсем.
– Мин курка-ам... – дип, сытылып елап җибәрде Кәримәнең сеңлесе Маһинур. Аның янәшәсендә торган Гөлбану да еламсырый башлады.
– Юлбасарлар түгел микән? – Куркаклыгы белән дан тоткан Харисның калтыранган тавышыннан калганнар да шөбһәгә калды.
– Тавышланма! – дип йодрыгын селкте Хәйдәр. Шушы гына җитмәгән иде!
Ул ишек янына якын ук килеп тыңлый башлады. Әйе, өйалдында кемдер бар иде һәм ул тавыш чыгармаска тырышып йөри, нәрсәдер эзли! Каһәр, еламсыраган кызлар тыңларга ирек кенә бирми. Хәйдәр аларга усал караш ташлап, тагын да ачуланыбрак йодрыгын селкте: “Тыныгызны чыгармагыз!” Аның батыр кыяфәтен күреп, башкалар да ишеккә елышты.
– Карак бар бугай, – дип пышылдады Габделхәй.
Кызлар тавыш чыгарып ук мышкылдый башлады.
– Еламагыз, – диде Хәйдәр. – Бер кеше генә анда. Куркырга кирәкми!
– Кешеләрне чакырам! – диде Кәримә. – Тәрәзәдән чыгам да чакырам!
– Юк, – диде Хәйдәр. – Кирәкми! Өй тулы егет була торып, шуннан куркып торыйкмы?
– Әйдә чыгабыз да бәргәләп атабыз! – дип гайрәтләнде Габделхәй.
Харис пошаманга калды. Әгъләм җиңен сызганып ук куйды.
– Әйдә, кыйныйбыз аны!
– Юк, юк, кирәкми! – диде Кәримә. – Кайсыгыз белә анда кем икәнен?
– Нишлик соң алайса?
– Әйдә, ишекне бикләп куябыз да утырабыз!
– Өй тулы җегетләр булганда куркып утырыйкмы? – диде, тавышын күтәреп, Галиябану. – Әллә җегетләр түгелме сез? Өркеп калдыгызмы җыйнавыгыз?
– Ә ул теге алтатарлы чегәннәр булса? – диде Харис. Ике ел элек, ат караклары, күрше карьядагы Зиннур байның каравылчысын атып яралап, айгырын алып чыгып киткән иде. Алтатар ядрәсе тиеп, ияк сөяге йөрмәс хәлгә килгән ул каравылчы егет авызын кулы белән йөртеп ашата, дип сөйлиләр иде халыкта.
Нишләргә? Бу сорау һәркайсының башын бораулады.
– Бәлки, шым гына утырыргадыр? Нәрсә бар соң анда шулкадәр? – дип сорады Гөлбану.
– Казлар... – дип еламсырады Кәримә.
Аның җәй буе карап үстергән казларыннан бер дә колак кагасы килми иде.
– Казларны алып чыгып китсә?
– Китсә инде... Үзебез исән калыйк дияргә кирәк.
– Шуның кадәр кеше бер карактан куркып утырыйкмы?
– Димәк, алып чыкмаслык итәргә кирәк!
***
“Йолдыз санарга” дип чыкканда ук Мансур өйалдында тезелеп киткән каз түшкәләрен күреп калды. Ачлык кешенең ис сизү сәләтен шул дәрәҗәдә арттыра – борынын ярып үтте каклаган каз түшкәләре исе. Боларны алып кайтсаң, кыш чыгарга була, дип уйлады ул. Җитмәсә, чоланда самавыр да күзгә ташланды. Бер казны ашап, хәл керсә, самавырны базарда озатырга була... Якындагы базарга ярамый, танып калулары бар...
Ачның хәлен тук белми – аулак өйгә килгән егетләр-кызларда күңел ачу уе булса, фәкыйрь Мансурның уенда тамак кайгысы иде. “Иң яманы – ачлык, кешенең ояты да калмый, намусы да”, – ди иде мәрхүмә әбисе дә.
Вәгъдәләшкән кыз өеннән шыпырт кына каз чәлдереп чыгуны никтер аз гына да гөнаһ эш дип кабул итмәде Мансур. Елы да шундый булды шул. Әнисе белән генә яшәгән егет калада да эш таба алмады – таланып кайтып керде. Суярга дип исәпләгән бердәнбер сарыкларын карак урлап китте.
Минекен урлаганнар икән, мин дә урлый алам, дип фикер йөртте егет. Кәримәләр – бай, аларның әтиләренең кулы эш белә, ялланып та акча эшли ул. Әнә бит, каклаган казларына кадәр бар! Бу ачлык дөньясында! Кәримә белми дә калыр, тамакны туйдырасы иде ничек тә... Аннары унлата, йөзләтә кайтарыр ул Кәримәгә казларын!
Бу адымга җиңел барды дип әйтмәс иде ул. Шул минутта кемдер кызга карата хисләренең дөреслеген сораса, чынлап торып яратам, дияр иде һәм хаклы булыр иде. Кәримәне дөрестән дә ошата һәм ярата иде ул. Яратмаса, барлы-юклы акчасына йөзек сатып алыр идемени? “Кәримәгә мин түләрмен бу казларны”, – дип кат-кат кабатлады ул үз-үзенә. Тик ничек тә бу кышны чыгарга кирәк.
Егетнең аулак өйдә тавыш чыгарып чыгып китүенең дә сәбәбе шул иде. Тагын кайчан килә аласың бу өйгә? Ә болай сәбәбе бар – егетнең бу йорттан чыгып киткәнен күрүчеләр булса да, шикләнмәячәк.
Шуңа да, ишекне каты итеп ябып чыгып киткән Мансур урамга таба борылмады – сарайга таба юл алды... Мал-туар, кош-корт тавыш чыгармасын гына тагын! Эчкә үк узмады, сарай ишегеннән керүгә үк өелгән утыннарга аркасын терәде.
Салкын. Юка бишмәтеннән җил өрә. Кармаланып караган иде – Кәримәнең атасы салам ташый торган җәймә бар икән. Шуңа төренмәкче иде, әмма аның бер өлеше утын арасына кысылып калган икән. Тартып чыгарсам, утын ишелеп, тавыш чыгар, кош-кортны куркытыр дип уйлады. Җәймәгә төренеп, “йолдыз санаучыларның” чыгуын көтте. Ул китте, дип кенә уенны туктатмаслар. Аның исәбенчә, Әгъләм белән Хәерниса чыгып керергә тиешләр иде. Гармунчы да берәрсен эләктереп чыкмыйча, тынычланмас. Аннары тиз генә кереп казны алырга да чабарга! Аннары каракның кем икәнлеген беркем дә белмәс!
Шуңа күрә сарай ишеге читенә посып, көтәргә кереште. “Йолдыз санашу”ның тәмам булганын көтәргә кирәк иде аңа.
Вакытны уздыра алмыйча интекте егет... Өстенә кигән бишмәте дә әтәч тиресе кебек кенә – бәгырьләргә кадәр салкын үтеп керә... Озакка киткән кебек тоелды.
Барам, дип уйлады егет. Әгәр өйалдында күрсәләр, “Кире кайттым”, дип әйтә. Хәйдәр каршында оят була, билгеле... Шулай дип уйлап бетергәч кенә өйдән Хәйдәр белән Кәримә килеп чыкты! Аларның күреп, ачуы кабарды егетнең, әмма үзен-үзе юатты – уенда шулай килеп чыккан икән, Кәримә чыкмыйча нишләсен? Карындыктан сирпелгән яктылыкта шәйләнә, аерым басып тордылар. Колакларын сузып тыңлады – сөйләшүләре дә ике егет арасындагы бәхәс турында гына.
Мансурга оят иде. Үзенең шушылай качып торуыннан, урлашырга җыенуыннан... Әмма бәгырьгә үткән салкын һәм корсагын каезлаган ачлык башка уйларны юып ташлады. Баш үзеннән-үзе җилкә эченә кереп, җылыны сакларга тырыша иде, ә бөтен тәне бизгәк тоткан кебек калтырана. Аяк балтырлары белән беләкләре сызлана ук башлады. Бармаклары берни сизмәс таяклар кебек – хәтта авызыннан чыккан һава да җылы түгел, урамдагы салкын кебек үк!
Аңа инде Хәйдәр белән Кәримә озак сөйләшә кебек тоелды. “Үрдәк артын ашаганнар!” – дип үзалдына сүгенде. Салкынга чыдый алмыйча, таптанып алды.
– Кем бар анда? – дип кычкырган тавыш Мансурны айнытып җибәрде. Монда тотсалар, бетте башы! Ул җиргә елышты.
– Маллар бугай, – диде Кәримә. – Керәм мин, Хәйдәр!
Алар керүгә, Мансур, яшеренгән җиреннән чыгып, тавышланмаска тырышып, өй янына йөгерде. Тәрәзәдән тыңларга кирәк – уен бетсә, керергә мөмкин! Әмма анда “хәзер Хәерниса чыга” дигәнне ишеткәч, кире яшеренгән җиренә йөгерде. Кем белә, бәлки хәзер үк күренерләр!
Аларның чыкканын көтеп, үзе бер гомер үтсә, кереп киткәннәрен көтү тагын да озаграк булды. Әгъләм белән ай озак маташтылар да инде! Бетмәсә дә бетмәс икән кешеләрнең сүзләре!
Ул кузгалган гына иде – яшьләр өелешеп һава суларга чыгып керде. Егет шым гына басып катып торды.
Алар кереп киткәндә, егетнең көтәр хәле калмаган иде инде. Артларыннан ук керәм, дип уйлады ул. Моңарчы уен беткәнен көтеп торган ул үзе надан! Алай да карындык янына барып тыңлап алды. Яшьләр “Кап та коп”ка күчкән иде. Тын гына торалар да акырышып көләләр. Тәртип. Тиз генә казны эләктерергә дә, йөгерергә кирәк!
...Егет, мөмкин кадәр тавышланмаска тырышып, ишекне ачты. Шыгырдаган тавыш йөрәген сыкратып узды.
Өй эчендә көлешәләр иде. “Минем кайгы юк аларда!”
Өйалдында коточкыч караңгы иде. Берни дә күренми. Өйдән ишетелгән кисәк көлеп җибәрүдән ул дертләп куркып китте. Йөрәк юк шул аның. Куркыта. Әллә салкыннан, әллә куркудан тез буыннары камыр кебек.
Каядыр шушында гына өй ишеге һәм аннан чыккан һәркем аны күрә алачак.
Әллә китәргәме?
Юк. Борынны ярып кергән каз исе аңа кыюлык өстәде. Шуның кадәр газап күр дә, куркып утыр. Юк. Ул, соңгы батырлыгын җыеп, казлар торган урынга үтте. Аякларын шудырып кына атлады ул – берәр нәрсәгә бәрелеп, харап була күрмәсен тагын!
Кармаланганда куллары йозакларга тиде. “Саран” дип сүкте ул Кәримәнең әтисе Юнысны. Бөтен нәрсәне бикләп куйган. Ә менә казларын калдырган.
Ул, күп дигәндә берәр пар каз бардыр, дип уйлаган иде. Әмма капшап карагач, шаккатты – әллә инде дистәгә якын! Кулга алып бетерерлек кенә түгел! Беренче эш итеп чеметеп-чеметеп каз майларын авызына тыкты. Тәмле! Әмма бик салкын.
Тагын монда кайчан керәсең, дип фикер йөртте егет. Мөмкин булганда, күтәрә алган кадәр алырга кирәк. Әмма кулыңа ничә каз алып була? Ач кешенең башы яхшы эшли – лапастагы җәймәне исенә төшерде.
Бишмәтенә төреп, лапаска кадәр алып чыгарга, аннары шул җәймәгә төреп алып кайтырга. Урамда күренмәскә кирәк. Ярый әле, җәяүле буран себерә – шайтан да эзне таба алмас. Арткы яктан кайтырмын өйгә, дип уйлады ул.
Миенең бер почмагы һәм тәненең һәр күзәнәге бу салкында бишмәтне салуга каршы тора иде. Әмма комсызлык үзенекен эшләде – егет көчкә йөргән бармак­лары белән бишмәтен салды. Сарык тиресеннән эшләнгән сәдәфләр бармакларга һич буйсынырга теләми иде.
Казларны тартып кына алмакчы иде – юк, нык бәйләгәннәр. Менә инде, үзе дә надан – пәкесе бар бит бишмәт кесәсендә. Каһәр төшкән салкын уйларга да ирек бирми! Кесәсен актарды – караңгыда күреп тә булмый, кая киткән ул пәке дигәне? Көчкә тапты ул аны. Казның бер кисәген кисеп, авызына салды. Әмма каты казны кисүе читен иде, бәләкәй генә кисәк эләкте. Анысы да, аһ, ничек тәмле! Кемдер шуны ашап яши бит әле! Ниһаять, ул да ашар! Әмма монда озак юанырга ярамый.
Егет, тавыш чыгармаска тырышып, мунчаланың җепләрен аралап, казларны кисеп алды, идәнгә җәелгән бишмәтенә тезде.
Бай булсалар да, чоланнары лапастан аерылмый икән боларның, дип уйлады ул. Такта ярыкларыннан кергән салкын җил ябык тәнендә калган җылыны йолкып-йолкып ала иде. Тизрәк-тизрәк! Ә өйдә исә тын гына торалар да, акырышып көләләр. Аларга кызык, ә монда берәүнең гомере хәл ителә...
Ничек тә тотылмаска! Егет казларны бишмәтенә төреп кулына күтәрде һәм шунда идәнгә шалтырап нәрсәдер килеп төште. Ул катып калды...
Беттем!..
(Дәвамы бар.)
Фото: pixabay.
Читайте нас: