Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 декабрь 2020, 11:45

Рәмис ЛАТЫЙПОВ. Мәңгелек аулак өй. Хикәя (1)

...Урамдагы котып салкыны бәгырьгә үтеп керде. Кыз куырылып килде.– Кәримә!– Әү?– Туңасың бит.Егет бишмәтен ачты.– Кер кочакка.Кыз, аркасы белән борылып, егетнең кочагына керде.– Йолдызлар күренми бит, – диде ул...

Дөньяга котып күченеп килгән кебек зәмһәрир салкын кыш иде ул елны. Кышның кыл уртасы, ничек тә булса язга килеп җитәргә дә дип интегеп яшәгән авылны салкыны гына түгел, ачы җиле дә талады. Шул кышның бер иртәсендә Кәримә иң бәхетле булып уянды. Гомер буе хыялланып, зарыгып-ашкынып көткән хыялы тормышка аша бит аның!
Бу көнне үзен кыз бала дип хис итә башлаганнан бирле көтте Кәримә. Кыз бала беренче курчагын, беренче күлмәген ничек зарыгып көтсә, шулай көтте. Аларын әле ул балалыгы белән белеп тә бетерми. Әмма менә бу көнне Кәримә ничек көткәнен белә! Бүген ул гомерендә беренче тапкыр аулак өй хуҗасы! Бүген аларда аулак өй! Бүген ул кунаклар җыя! Башка кызларның аулак өй үткәреп, кунаклар җыюына кызыгып үткән көннәре өчен, ниһаять, ниндидер әҗере бар дигән сүз. Көнләшсеннәр дошманнары, кызыксыннар дуслары – бүген аулак өйне Кәримә уздыра!
Әниләренә дә үпкәсе зур Кәримәнең. Инде аның иптәш кызлары арасында аулак өй уздырмый калганнары калмады. Икешәр тапкыр уздырып чыктылар инде. Дуслары кызганып, дошманнары төрткәләп, инде ничә тапкыр шул хакта сүз кузгаттылар. “Син генә калдың”, – дип хәтта егетләргә кадәр әйтә башлады! Ул гына калган иде шул!
Аулак өйне уздырырга рөхсәт бирмәсләрме дип Кәримә башта үзе көтте. Ни дисәң дә, әнисе дә кыз булган бит инде, белергә тиеш кебек иде үзе... Ләм-мим. Аннары Кәримә читләтеп сорый башлады. “Әни, Гөлсемнәрдә аулак өй икән, аны үзеңдә уздыруы әйбәттер инде ул?” – “Ә-ә, шулаймы”, – диюдән узмады әнисе. Аннары ачыктан-ачык сорады ул әнисеннән. “И, кызым, кешенең мөмкинлеге бардыр”, – диде әнисе шунда. Монысына үпкәләде ул. Әйтерсең лә, аулак өйне байлар гына уздыра! Аннары ул әнисеннән аяк терәп, таләп итеп сорады. Аңламады аны әнисе. Ачуланды, сүгеп ташлады. “Эт чаба дип бет чаба, син кеше белән ярышмакчы буласыңмы”, – дип орышты.
Кәримә дә дәшми кала торганнардан түгел: “Бер мине генә калдырып, бәхетсез итмәкче буласыз”, – дип өзеп әйтте. Бер дә онытасы юк Кәримәнең – әнисе иске капчык белән сугып кыйнады аны шунда. “Бәхетен аулак өйдә эзләп йөргән кызның мәңге бәхет күрәсе юк”, – дип орышты. Шул хәлдән соң гарьлегеннән суга төшеп үлимме икән дип йөрде әле ул. Исенә төшкән саен шул вакыттагы халәтенә кабат әйләнеп кайтып, җаннары актарыла...
Һич аңламады шул әнисе. Аннары Кәримә шундый нәтиҗәгә килде – үзе кыз булса да, яшьли димләп әтисенә бирелгәч, ярату, күз төшү, мәхәббәт дигән әйберләрне бөтенләй аңламый икән бит ул. Ә бит Кәримәнең эчендә җаны бар, ул инде бик күптән Мансурны ярата. “Өрлек кебек егет” дип мактыйлар авылда егетләрне. Әмма андыйлар ошамый Кәримәгә. Шулай да шундый-шундый якын Мансур аңа! Җор теллелеге генә ни тора! Аның һәр адымы, һәр хәрәкәте, елмаюы, тавышы – барысы да нәкъ менә аның өчен дип яралган бу дөньяда. Аны беркемгә, беркемгә дә бирергә теләми Кәримә. Егет башканы алса, аның бу дөньяда яшәвенең дә кызыгы калмаячак. Кәримә аны башка хатын-кыз белән урамнан узуын да күз алдына китереп карады – алай булса... юк, ул түзмәс, Мунчала буасына йөгерер, теге вакытта эшли алмый калганны эшләр. Юк-юк, алай булмас! Мансур да аңа битараф түгел бугай...
Әмма ни генә әйтсәң дә, ир заты бит ул! Кәримәнең хисләре турында белми дә йөрүе бар. Әнә Зәйнәп кебек кызлар егетләрнең муеннарына асылынырга торалар. Аулак өйдә берәр чаярак кыз куенына бер кереп чыкса Мансурың, “бу кыз мине ошата бугай” дигәнне дә онытыр. Тот аннары койрыгын!
Мансур белән аңлашса, тагын бер әйбер бар... Әтисенең кулыннан эш килә, шуңа да, бай булмасалар да, алар җитеш тормышлы. Мансур – ярлы. Авылның ярлылары рәтендә йөри алар. Әмма ул ялкау егет түгел бугай, әтисе каршы килмәс дип бик-бик өметләнә Кәримә. Ярлылык гаеп эш түгел бит инде ул, дип күңелен юата да, аннары тагын әллә нинди уйлар керә...
Кәримәне Хәйдәр ошата бугай. Кыз гына аны өнәми, шуңа аның игътибарын бәйләнү итеп кабул итә. Әллә ошата, әллә юк – белмәссең. Хәйдәр, шахтада эшләгәч, гармун алып кайтты, шуның белән масая, һәр кыз белән шаярта, кыланчыклыгы бар. Дөрес, гармунчы егетнең үз артыннан йөрүе ошый да кызга, башка кызларның көнләшүле күзләрен күргәч, горурланып та куя, әмма Хәйдәрнең төртмә теле белән кимсеткәләве җанны телә. Шуңа да, кайсын сайлыйсың дип сорасалар, ул һич икеләнми Мансурны сайлар иде. Ә аулак өйдә егет белән аңлашырга җай чыгачак.
Аулак өйләрдә сирәк булгалаганы бар Кәримәнең. Кемнең кулында – шуның авызында диләр бит. Кем хуҗа аулак өйнең дә, кем шул хуҗаның дусты, шулар үзләренә кирәкчә боралар да куялар бөтен уеннарны. Маһинурлардагы аулак өйдә “йолдыз санарга” Кәримә белән Мансур чыгарга тиешләр иде. Йолдыз санарга диюе – егет белән кыз ялгызлары гына ишегалдына чыга. Моның кагыйдәсе шул егет кенә толыбын кия, кыз кими! Кыз теләсә дә, теләмәсә дә, егетнең кочагына керергә тиеш булып чыга. Такмак әйтеш уенында, ялагай Маһинур, алдап-йолдап, җиңүче итеп усал Зәйнәпне калдырды. Түбән оч Галиябану да “Кәримә җиңгән иде бит”, дип әйтеп караган иде, тегеләр чыркылдап көлделәр генә. Әле азактан котыртып та йөрделәр Галиябануны: “Кәримәне кияүгә бирмәкче идеңме Мансурга. Чоланда кавышсыннар дигән идеңме?” Аларның усал сүзләреннән курыккан Галиябану бүтән дәшмәде.
Менә үзеңдә булса иде аулак өй дип шуңа да хыялланды инде ул! Аңа Мансур белән бер тапкыр булса да чыгарга кирәк иде. Ул юан, ирдәүкә Зәйнәп белән икесе арасындагы аерманы егет тә сизәр иде дә, борылып та карамас иде башкаларга... Үз өеңдә булса аулак өй, ниндидер уенда үзен җиңүче итеп оештыруның бер авырлыгы да юк, чөнки анда дусларыңны гына чакырасың!
Шуңа да, әнисенә аңлата алмагач, нишләргә белми газап чикте кыз. Әтисеннән сорарга да куркыныч, анысы әнисеннән дә корырак... Үзе дә белми – күпме йөрер иде шулай үпкәләп һәм ут йотып, аулак өй турында сүз чыккач, дусты Хәерниса акыллы киңәш бирде. “Әниеңә башка кеше әйтеп караса гына инде...” Суга батучы саламга ябышкан кебек чытырдап ябышты Кәримә:
– Хәерниса, җаным, сүземне аяк астына салып таптый күрмә, әйт әниемә! Күндерсәң атам белән анамны, җаның ни тели, шуны эшләр идем! Әйтче шуларга, син бит моны эшли аласың!
Күндәм Хәерниса никтер озак киреләнде. Әле нәрсә, әле тегесе, әле бусы дип сүзне кире борып килде. Кәримә, үз авызыннан өзеп, исле сабынын бүләк иткәч кенә, көтү куганда әнисенә сүз каткан. Хәернисаның авызы бал белән май кебек аның – әллә ниләр сөйләп, әллә кемнәрне әллә нәрсәләр эшләргә күндерә ала. Әмма хәтта ул да әнисен ризалата алмады...
...Өстәвенә нәкъ шул вакытта Кәримәгә сүз килеп иреште – Мансур шахтага китәргә җыена икән... Ә бу инде ул уен-муен эш түгел. Гадәттә, анда егетләр вәгъдәләшеп китәләр, акча белән кайталар да, өйләнәләр. Гармунчы Хәйдәр генә ул кызларның башын әйләндереп йөри, мактанчык! Ә егетләр өйләнер өчен китә дә инде анда! Бу хәбәрне югалту кебек үк кабул итте Кәримә... Шуңа да егет киткәнче соңгы тапкыр омтылыш ясап карарга дигән фикергә килде. Бөтен батырлыгын җыеп, әти-әнисенә берьюлы сүз катты: “Сез теләсә нәрсә әйтегез, мин үзем генә кала алмыйм! Минем бәхетемә аяк чалмагыз! Рөхсәт бирегез миңа аулак өйгә кунак җыярга!”
Әллә ниләр көткән иде ул... Әмма ни гаҗәп, әтисе дә, әнисе дә шушы сүзен генә көткәннәр сыман... Әнисе әтисенә бакты, әтисе: “Ярар!” – диде... Дөрес, “ярар”дан соң тезелеп киткән “шулай итмисең, болай итмисең”нәре булды, сеңлесенә “күз-колак” булу бурычы йөкләнде, әмма болары инде әһәмияткә ия түгел. Иң мөһиме – рөхсәт ителде! Әти-әниләре базарга барып, туганнарында кунып кайта. Бер көн – Кәримәнеке!
***
Менә шул көн килеп тә җитте. Кояшлы һәм бик салкын иде аның көне дә иртән. “Бүген аулак өй” дигән фикер аны көн буе җылытып торды. Кояш баегач, үзәк өзгеч салкыны гына калды, әмма аулак өйне җылытып, кунаклар кереп тулды.
Кәримәнең горурлыгы йөзенә алсулык булып йөгергән иде. Менә бит! Ул да беркемнән дә ким түгел. Сәкегә тезелешеп кызлар, егетләр утырган. Җиделе лампа яктысы аларның йөзләрендә биешә. Монда чит кешеләр юк, барысы да аңа яхшы мөнәсәбәттәгеләр генә. Дөрес, Хәйдәр белән Мансур килешеп бетмиләр, Хәйдәрне дә чакырмаган булыр иде ул. Әмма нишлисең, гармунчы Хәйдәр килмәсен дип егетләргә җиткерсәң, алар, үзара килешеп, бөтенләй килмәскә мөмкиннәр. Шуңа да, бер кичкә аның төртмә теленә түзәргә дә була. Эт оясында көчле!
Аулак өйдә Кәримәнең ышанычлы дуслары – Хәерниса һәм Галиябану, ике гөл – Гөлбану, Гөлсем бар. Алары инде кызның эч серен белә. “Йолдыз санарга” чыгар өчен уйнаганда ни рәвешчә Мансур белән Кәримәне “җиңелдерергә” икәне турында йөз тапкыр сөйләштеләр.
Хәйдәр генә кәҗәләде. “Йолдыз санарга” уены өчен урын алыш уены кулай дип тавыш чыгарды. Имеш, бөтен аулак өйләрдә шул уенны уйныйлар икән. Хәйләкәр Хәйдәр, гармун үз кулында булгач, үзенә яраклы итеп җиңелдермәкче иде. Ярый әле, алдан сөйләшеп куюы ярады – бөтен кызлар берьюлы – “йөзек салыш”ка уйныйбыз дигәч, биреште тагын.
Мансурны көчләп диярлек Галиябану белән Гөлбану арасына утыртып куйдылар. Печән чабып, урманнан утын ташып үскән кызлар чандыр Мансурны гына түгел, җетерәк Хәйдәрне дә тотып кала алырлык. Егетнең исәбе җиңелү түгел иде бугай – “йөзек кемдә, сикереп чык” дигәч, айгыр кебек ыргылды. Әмма кызлар бөтереп кенә тартып алып, сәкегә утырттылар. Егетләрнең, кызларның көлеп эчләре катты. Мансур уңайсызланды, кызарып чыкты. Аны күргәч, Кәримәгә дә кыен булды, әмма нишлисең – мәхәббәте хакына алай гына корбан ярыйдыр...
Йөзек кулына килеп кергәч, кызның кулын ут кебек яндырды... Аңа сикереп чыккан рәвешле дә итәргә кирәк, әмма кеше сизәрлек тә булмасын... Хәерниса, каушаган кызның беләген кысып тотты... “Җибәрмим” диде ул тавышсыз гына...
– Йөзек кемдә, сикереп чык!
Шулай була бит ул – шул сүзләрне ишеткәч, Кәримә гүя бүтән кешегә әйләндемени. Нәрсә эшләгәнен белештермичә, алга ыргылды. Кызны җибәрмәс өчен беләгеннән кысып тоткан Хәерниса болай ук сикерәсен көтмәгән иде ахырысы, алга йөгенеп китте һәм йөзтүбән егылды, әмма тартып Кәримәне дә екты.
– Ычкынды! Җиңде! Кәримә эләкмәде сиңа, Мансур! – дип беренче булып кычкырды Хәйдәр.
Кәримәнең башына кайнар су йөгергән төсле булды, Хәерниса аңа “нишләдең син?” дигән шелтәле караш белән текәлде.
– Ул аны аягыннан екты! – дип кычкырды Галиябану. – Кәримә җиңелде! Ул чыга йолдыз санарга!
– Кая инде!
– Уенны бозасыз! – дип егетләр тавыш чыгарды.
Кәримә берни әйтә алмыйча, янып басып торды. Кәримә аларның нәрсә сөйләшкәннәрен дә ишетмәде, кызларның бик каты тавыш чыгарганнарын гына хәтерли. Хәйдәрдән кала егетләр дә уенны кабул итте – кызлар белән тавышланышасылары килмәде бугай. Кызлар, Хәйдәргә сүз әйтергә дә ирек бирмичә чәпчеп, “Кәримә җиңелде!” дип, аның иңенә шәл яптылар һәм Мансур белән икесен төртеп диярлек урамга куып чыгардылар.
– Озак йөрмәгез, сез чынлап җиңелмәдегез! – дип кычкырып калды Хәйдәр.
Урамдагы котып салкыны бәгырьгә үтеп керде. Кыз куырылып килде.
– Кәримә!
– Әү?
– Туңасың бит.
Егет бишмәтен ачты.
– Кер кочакка.
Кыз, аркасы белән борылып, егетнең кочагына керде.
– Йолдызлар күренми бит, – диде ул.
Көн аяз булса да, җил чыккан аркасында, карны бик каты себерә иде. Шуңа йолдызлар бик күренми дә. Кар бөртекләре битләргә кадала. Егет кызның чәчләренә башын төртте. Әмма нидер әйтергә җыенмый иде бугай ул... Хәернисаның “ул оешып сүзен әйтә алмас, үзең башлап әйт!” дигәнен истә тотып, сүз башлады.
– Мансур?
– Әү?
– Синең минем белән чыгасың килмәдеме әллә?
– Нигә алай дисең?
– Шулай тоелды.
– Ничек инде, Кәримә? Мин гел хыялландым синең белән чыгарга!
– Чынлапмы?
– Әйе.
– Син бит шахтага китәсең, диләр.
– Китәм, Кәримә.
– Киткәч, шунда әллә нинди кызларны күрерсең дә, калырсың инде өйләнеп, Ибрай кебек.
– Юк, Кәримә. Мин синең яныңа кайтам! Акча эшләп кайтам да, өйләнәм!
– Ә монда чыкмасак, әйтми кала идеңме бу сүзләреңне?
Кыз аның кочагыннан чыгып, йөзенә карады. Йөзе бик күренеп бетмәсә дә, күзләренә карыйсы килде аның. Алдамыймы?
– Юк, Кәримә, су юлында күреп булса да, әйтә идем! Кая бир әле кулыңны!
Кыз, барысын да аңлады. Болай гына булыр дип көтмәгән дә иде ул. Егет, кесәсеннән йөзек алып, кызның бармагына кидерде. Йөзек атсыз бармакка сыймады – буынга төртелеп калды. Мансур уңайсызланды:
– Ала белмәгәнмен... Алыштырып алырмын...
– Башка кешегә алмаган идеңме? – дип шаяртты кыз.
– Юк-юк, мин аны ни... дөрес алмаганмын. Кая, алыштырып алырмын... Киләсе атнага базарга барасы танышларым бар...
Мансурны уңайсыз хәлгә калдырасы килмәде кызның.
– Юк, бүләкне кире бирмиләр! – диде ул.
– Бу минем вәгъдә сүзем булсын!
– Син чынлап әйтәсеңме, Мансур?
– Әйе инде. Мин бит сине күргәннән бирле яратып йөрим, Кәримә! Ярты елдан кайтам да шахтадан, өйләнәм! Чыгасыңмы миңа кияүгә?
(Башы. Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
Фоточыганак: Pixabay.
***
Автор турында белешмә
Рәмис Латыйпов. 1977 елда Арча районы Яңа Әтнә авылында туган. Арча педагогия колледжында татар теле һәм әдәбияты, Казан дәүләт университетының журналистика белгечлеге алган. Казандагы "Эфир", ТНВ телеканалларында тележурналист булып эшләгән. "Татарстан" журналы, "Ирек мәйданы", "Татарстан яшьләре", "Безнең гәҗит" газеталары, "Азатлык" радиолары белән хезмәттәшлек иткән. Хәзерге вакытта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясендә баш мөхәррир.
Читайте нас: