– ...Азат, кара әле күк йөзенә! Кара калын болытлар! Караңгы! – диде Айсылу, сөйгәненең киң күкрәгенә сыенып.
– Әйе, Айсылуым, безгә үч иткән кебек, ай да юк. Бу бит безнең соңгы очрашу, иртәгә соңга мин армиягә китәм, өч елга аерылышабыз, бу минем өчен бер озын гомер! Их, Айсылуым, сине ничек яратканымны белсәң, синсез ничек торырмын?
– Анда солдатлар күп, дуслар табарсың үзеңә. Менә мин монда нәрсә эшләрмен, сагыштан саргаеп бетәрмен.
– Һе, чагыштырдың, солдатлар күп, имеш. Солдатлар белән үбешеп буламы да, кочаклашып буламы?
– Булмаганын беләм лә ул... Шулай да аралашырга, сөйләшергә була. Ә менә мин сыерлар арасында калам, алар бит сөйләшә дә белмиләр, авылда яшьләр юк, клуб айга бер дә ачылмый.
– И Айсылу, туган җир, туган җир инде – үз телең, үз көнең. Син миңа хат язып тор, яме. Көтәргә сүз бирәсеңме? Мин кайткач та өйләнешербез, Аллаһы боерса.
– Юләрем син, – диде Айсылу, елмаеп. – Әлбәттә, көтәчәкмен.
– Мин хәзер, кайтып чәй генә эчеп чыгам да, районга военкоматка сыпырам. Бүген әни кунаклар җыя, сине чакырам, килерсең, ярыймы! Әй, килеп алырмын мин сине. Беләсеңме? Минем икетуган Риф абыем да кайта, офицер, Гөлсимә апаның улы, район үзәгендә торалар. Гөлсимә апаны беләсеңме икән, әнинең апасы ул.
– Нинди күңелсез исем, “Гел сөймә”, шундый исем буламыни?
– Минем әни – Гөлсинә, ә ул – Гөлсимә. Ярый, сандугачым, синең дә эшкә барыр вакытың җитеп бара.
– И сөеклем, бер дә хушлашасы килми бит, ниләр эшләрмен инде син киткәч, сагынудан үлмәсәм. Ярый, хуш әлегә, кичкә кадәр.
Кич белән Айсылу артыннан Азат килеп тә җитте. Айсылуларның өе Азатларныкыннан ерак түгел, эһ дигәнче анда иделәр. Кыз оялып кермәскә дә әйткән иде, шуны сизгән кебек, Гөлсинә килеп чыкты.
– Менә әни, булачак киленең оялып тора әле керергә.
– Тыйнак кызлар шундый булырга тиеш тә ул, балам, – дип елмайды Гөлсинә. – Ярый, керегез, без алай бик күп кеше җыймадык, якын туганнар гына. Районнан түткәй белән улы килде, хәрби кеше ул, бик күптәннән кайтканы юк иде. Әйдәгез, әйдә, керегез!
Бусаганы атлап керүгә Айсылуның тыны кысылып киткән кебек булды, күзен күтәреп тә карарга оялып басып тора бирде.
– Әйдә уз балам түргә, әнә икегезгә ике урын, утырыгыз, – дип, Гөлсинә апа өлтерәп яшьләргә урын әзерләде.
Айсылу бигрәк тә Риф абыйсыннан оялды. Бу бик зур кешедер инде, кара нинди киемнәре, мулла әбинең камзулы сымак, погоннары ялтырап тора.
Сугыштан соң телевизор заманы түгел, киносы да елга бер мәртәбә дә килми, мондый кешеләрне Айсылуның күргәне дә булмады. Айсылу өчен иң бөек кеше Ленин иде, аннан кала укытучылар... Үзе нинди чибәр, хур егете диярсең. Әллә Азаттан да чибәррәк, билләһи.
Шул минутларда Рифнең зиһене аша да нинди генә уйлар үтмәде, үзе Айсылудан күзен дә ала алмады. Бу нинди хур кызы, зәңгәр зур күзләр, дулкынланып торган калын озын толымнар, ап-ак йөз! Айсылу күзен күтәреп карыйм дисә, тагын Рифнең күзләре белән очрашты. Моны башкалар да сизмәде түгел, әлбәттә. Азатның йөрәге урыныннан купты, үзенә-үзе урын тапмады. Икетуган абыйсының һәм сөйгәненең бер-берсеннән күз дә ала алмый утырулары аның яшь йөрәгенә агулы ук булып кадалды Айсылуны алып чыгып кына китәр иде, табынны ташлап чыгып китү әдәпсезлек булыр дип уйлады. Әнисе юкны бар итеп әзерләгән табын бит. Тешен кысып түзде. Моны Рифнең әнисе Гөлсимә апа да сизеп, улына төртеп алды. Азат кинәт торып басты да, табындагылардан гафу үтенеп, Айсылуны җитәкләп, ишеккә таба атлады.
– Барыгыз, балакайларым, барыгыз, озакка аерыласыз, гөрләшеп-серләшеп калыгыз! – дип калды Гөлсимә апа артларыннан.
Озакламый кунаклар да таралыштылар. Азатның кәефе төшкән иде инде, тамак төбенә төер килеп тыгылган, яшь белән дә юып төшерерлек түгел. Айсылуга әйтеп калдырасы сүзләр ничектер буталдылар, урынсыз әйтеләдер кебек тоелды, үзенең күзләре тулы яшь:
– Мине көтәрсеңме, бәгърем? Исән булсам, Аллаһы боерса, әйләнеп кайтырмын, туй ясарбыз гөрләтеп, бездән дә бәхетле пар булмас әле, менә күрерсең!..
Айсылу, яулыгын чишеп алып, йөзенә каплады да, үксеп елап җибәрде:
– Әйдә, Азат, мине озатып куй инде, төне бигрәк салкын, җиле җилеккә үтә, әзрәк йоклап та алырга кирәк, күзләр йомылып бара.
Шулай дисә дә, Айсылуны төне буе йокы алмады, ә Азат турында бөтенләй дә әйтеп торасы юк.
Алар иртә белән ике атка төялешеп район үзәгенә юл алдылар. Кырлар эреп, арба юлы төшкән иде инде. Бераздан Азатның Риф абыйсы да куып җитешеп, арбага сикереп менеп утырды. Гөлсимә апа үз кырына чакырса да, ул яшьләр кырынарак сыенды. Әниләр күңеле сизгер була ич, улының тычкан аулаган песи кебек, Айсылудан күзен алмавын сизмәде түгел.
Барысының да күңеле төшенке иде, сүз бәйләнмәде. Аерылу минутларының ачыларын тел белән әйтеп тә, китап итеп языпта аңлатырлыкмы?
Гөлсинә апасының кешедә кайгысы юк иде, бердәнбер күз нурын, улын ничә елга озата. Шунсы тынычландырды: улы бит сау-сәламәт, туган ил өчен хезмәт итәчәк, бу бит үзе горурлык! Ярый, дүрт саны төгәл, тәне таза-сау булсын. Торганы бер пәһлеван, горурланмаслыкмыни. Исән генә булсын балакае, вакыт тиз үтә ул. Көткән чагында бер сәгате бер ел булып тоелса да, кайтыр, Аллаһы боерса, кайтыр.
Гөлсимә апаның исә эче пошты. Азатның Айсылуыннан башка кызлар беткәнмени Рифкә, икетуган энесенең сөйгән кызына үрелмәсә! Бу бит бөтенләй ярамаган эш, сеңлесе белән ара бозылуы көн кебек ачык.
Китте Азат, Айсылу елап, көтәрмен, җаным, дип, вәгъдәләр биреп калды.
Айсылу кайтып кергәндә, әнисе чәй әзерләп йөри иде.
– И, менә кызым да кайтып җитте. Төчегә генә коймак та пешергән идем, син кайтуга дип. Йә, ничек? Айсылу кызым, тынычлан, һә дигәнче үтеп китәр әле ул өч ел дигәнең, – дип, яшьлек чибәрлеген җуймаган Бану кызын көйләде. – Кайтыр, исән булса, Аллаһы боерса. Менә чәй эч тә, ятып йоклап ал, күзләрең эчкә батып тора. Мин эшкә барып кайтыйм, синең сыерларны кызлар белән бүлешеп саварбыз.
Бану да Рифнең кайтуы турында ишеткән иде, әлбәттә. Ул егет Гөлсинә апасына җәйге каникулда кунакка килә иде. Банудан ике яшькә кечерәк. Шулай да, Рифнең аңа күзе төшкән иде. Җиденчене тәмамлагач та, фермага сыер саварга төшкән, бик иртә олыгайган Бану аны тиңсенмәде, әлбәттә. “Син, энем, борыныңны сөрт башта, авызыңда күкрәк сөте кипмәгән, кызлар артыннан чапкан буласың”, – дип бик кәттә сөйләште. Рифнең бу җавапка шулкадәр ачуы килде, гарьләнде. Тукта, армиягә барып кайтыйм әле, күрерсең мине, дип уйлый иде, йодрыкларын төйнәп. Әмма ул армиядә сверхсрочник булып калды, аннан хәрби училище, шулай итеп, унбиш ел үтеп тә китте. Бану исә унҗидесе тулгач та, Риф армиягә киткәнче үк, кияүгә чыкты, шундый чибәр кызга кияү чыкмыймыни инде. Кемгә чыкты әле, зоотехник егеткә. Бер ел дигәндә кызлары – Айсылу туды. Ләкин мәхәббәт дигәнең чамалы булгандыр, гаилә таралды, зоотехник егет үз ягына кайтып китте.
Риф бу хәлне белми, әлбәттә. Айсылуның Бану кызы икәнен дә белми иде. Айсылуны кемгәдер бик-бик ошатса да, исенә төшерә алмады.
Рифнең дә күзләрен йокы алмады. Нишләргә? Ул бит инде яшүсмер түгел, буе-яше җиткән ир кеше. Җитмәсә, якын туганының йөргән кызы, җитмәсә, Азат армиядә. Риф белә инде армия хәлен, үзе хәрби булгач, Айсылуың кияүгә чыкты дигән хат алса, харап бит. Башында төрле уйлар чуалды, түшәк өстендә әйләнде дә тулганды.
– Нәрсә улым йоклый алмыйсың? Күреп торам инде, сизеп торам ни уйлавыңны. Син ул уйларыңны башыңнан чыгарып ташла, ул бит яшь кенә бала әле, якыннан якын туганыңның сөеклесе, син аңа кагылма инде, улым, зинһар.
– Мин аны үзем дә аңлыйм, әни, тик йөрәгем әллә нәрсә эшләде дә куйды. Азат яшь әле ул, әллә нинди кызлар табар үзенә, ә минем бит яшьлегем үтеп бара, үтеп китте дияргә дә була.
Газапланды Риф, газапланмаслык түгел шул, кызы да нинди.
– Шундый чибәркәйне ияртеп барсам, андагы кыланчык офицер бичәләренең борыннарына чиртер идем. Теге бәйләнчек марҗадан да котылыр идем, ичмасам, – дип уйлады.
Түзмәде, ни булса да булыр, дип, әнисенең ялваруларына да карамый, күрше егете кырына кереп китте.
– Слушай, Әхәт, матаеңны биреп тор әле, күрше авылга барасы бар, минем анда түти тора.
– Нигә бирмәскә, ал, Риф абый, – диде тегесе.
Гөлсинә апасына баруда исәбе дә юк иде аның. Туры Айсылуларның йорты турына килеп туктадылар. Мотоцикл тавышын ишетеп, Айсылу тәрәзәгә килде. Йөрәге табан астына төшеп киттемени! Ә Бану ихатада мал-туарын караштырып йөри иде. Офицер киемендәге Рифне күргәч, ана кеше авызын ачкан көе телсез калды. Әлбәттә, ул Рифне таныды. Минем белән күрешергә килгән икән, әле онытмаган икән, ни әйтсәң дә, беренче мәхәббәт шул дип уйлады.
Ләкин Бану үзен тиз генә кулга алды, тыныч кына барып күреште, кунакны өйгә чакырды. Риф Бануның ирдән аерылганын белми иде, әлбәттә. Айсылуның Бану кызы булуын да хәзер генә төшенде.
Бану исә “Минем аерылганымны ишеткәндер дә, шуңа яныма килгәндер”, дип уйлады. Кара, ниндирәккә әйләнгән, су сөлегемени, хәрби формасы гына ни тора. Их дөньясы!
Хуҗабикә тиз генә самавыр куеп җибәреп, өстәлгә тәм-томнарын тезде. Әмәлгә, иртән койган коймагы да бетмәгән әле.
Табында әңгәмә коры гына барды. Хатирәләргә бирелеп алдылар, хәзерге тормыш турында да сөйләштеләр. Риф үзенең һаман ялгыз яшәве турында да әйтергә онытмады. Шәраб, кәнфитләр алып килгән иде күчтәнәчкә, шулар белән сыйландылар. Озак утырдылар, төн уртасы якынлашты.
Ниһаять, Риф, нәрсә булса шул булыр дип, тәвәккәллисе итте. Аның:
– Бану, мин сиңа бик зур йомыш белән килдем бит, әйдә, киен әле, икәүдән-икәү генә тышка чыгып сөйләшеп керик, – дип пышылдавын ишетү белән, хатын җәһәт кенә киенде. Үзенең башыннан йөз төрле уй үтте. Әнә бит, киемнәре ничек килешле. Буе-сыны, гәүдәсе ничегрәк, гуардинмы әллә диярсең. Тезелеп киткән тешләрен җемелдәтеп көлүләре генә ни тора! Безнең авыл мужиклары түгел инде, ни әйтсәң дә, шәһәр кешесе, военный кеше, кулларының йомшак булуын да күрешкәндә тоеп алдым, дип авызын ерып уйланып торучы Бануның күзләре дә көлә иде.
– Көзге суык җелегеңә үтә күрмәсен, берүк, – дип, тиз генә күтәрмәгә җәймә җәеп, Рифкә утырырга урын әзерләде.
Тегесе ничек сүз башларга белми аптырап басып тора бирде. Дөресрәге, югалып калды.
– Йә, – диде Бану. – Ни йомышың бар, әйт. Алайса, әллә ничек, теге вакыттагы, җиденчедә укыган малай сымак, оялып торасың...
– Бану, – диде Риф, – тамагын кыра-кыра. – Мин бит әле дә өйләнмәдем, буйдакмын.
– Китчәле! – диде Бану, шатлыгын яшерергә дә уйламый. Һәм үзалдына: “Хәзер ул миңа тәкъдим ясаячак!” – дигән нәтиҗә ясап куйды. Шулай да, үзен тыныч тотарга теләп, карашын аска төшерде.
– Мин Азатны озату кичәсендә синең кызыңны күрдем. Күрдем дә, шундук йөрәгем әллә нишләде дә куйды. Әллә сиңа охшаганга, күземне ала алмадым. Моны әни белән Гөлсинә апа да, барсы да сизделәр инде. Өстәвенә, әни тиргәшә. Әмма, мин үз-үзем белән көрәшергә көч таба алмыйм. Йомшак кеше дә түгелмен дә, югыйсә. Бир син Айсылуны миңа кияүгә, мин аны рәхәттә генә яшәтермен, акчаны күп эшлим, тормыш итәргә җитәрлек.
Бану чак авып китмәде, күз аллары караңгыланды. Авызын ачып, казык булып каткан килеш күпме басып торгандыр, билгесез. Бераздан гына үзен кулга ала алды. – Бәй, ул синең туганың Азатның йөргән кызы ләса. Азат, Гөлсинә апаң нәрсә диярләр?
– Мин үзем аңлашырмын алар белән, тик Айсылу гына риза булсын, – диде Риф. – Анда офицер хатыннары шундый чибәрләр, ну Айсылудан да чибәре булмас. Мин аны курчак кебек киендерәчәкмен, эшләтмәм, йокысы туйганчы йоклар, театр-концертларга йөртермен, – диде. Кыскасы, борчакны ару гына сипте.
– Риф, – диде Бану аны тыныч кына тыңлап торгач. – Бүген мин сиңа бер сүз дә әйтә алмыйм. Айсылуның үзе белән сөйләшергә кирәк.
– Ярый, алайса, – диде Риф. – Иртәгә килермен. Сөйләшегез, уйлашыгыз. Бердәнбер кызың фермада сыерлар арасында батып-чумып йөргәнче, шәһәрдә яшәсә яхшырак булырдыр...
Егет, өйгә кереп тормыйча, ишек аркылы гына Айсылу белән саубуллашты да, мотоциклына атланып өенә чапты.
Бану өйгә килеп кергәч тә, Айсылу :
– Әнием, Риф абый безгә нәрсәгә килгән ул? – дип сорап куйды.
– Яныма утыр әле, кызым. Син бит минем бердәнберем, башка балам юк та, булмаячак та! Мине сине бик бәхетле итеп күрәсем килә. Мин сине бит сасы фермада тирескә батып йөрергә үстермәдем. Кызым, синең кебек чибәрләрнең урыны анда түгел, син бит тере артистсың. Минем авылда тырмашып яшәгән дә бик җиткән. Синең кулыңны сорарга килгән ул, сине бик ошаткан, үзем белән шәһәргә алып китәм, ди, ефәктән генә киендереп йөретермен, ди, эшләтмәм, ди.
– Әйтәм, кичә күзен чәркәдәй итеп карап утыра иде. Соң, әни, мин бит Азатны өзелеп яратам, мин бит аңа көтәргә сүз бирдем, ә ул “Мин кайткач та, туй ясарбыз!” – диде.
– И балам, өч ел эчендә ниләр булмас, әнә Хәернисаның малае йөргән кызына “Көт!” дигән дә, үзе бер сары марҗа ияртеп алып кайтмадымыни? Әле ярый, Мөслимәсе нык булды, тәки марҗага торырга ирек бирмәде. Син бит юашсың үземә охшап, шулай булса, нишләрсең?
– Минем Азатым андый түгел, ул ихлас кеше, алай итмәячәк.
– Ул кайтса да, бер колхозчы гына бит инде, авылдан беркая да китмәячәк, ә Риф офицер, бер култыклашып урамнан үтүләрең ни тора, әле дә күршеләрнең күзләре дүрт булгандыр. Күрше кызы Галиягә килсә, ябышып чыгар иде әле.
– Соң миңа бит әле унҗиде яшь ярым гына!
– Тәүдә никах утыртырбыз. Унсигезең тулгач, ЗАГСка барырсыз, шундый кеше сине алдап утырмас бит инде.
– Юк, әни мин Азатны яратам.
– Моны да яратырсың, алар бит икетуган, төскә дә охшашлар. Барасың гына, ике дә уйлап торма, оныкларым туса, мине дә үз кырыгызга алырсыз, бәлки.
– Һе, алды ди, кем әбисе белән бергә тора, сине түгел, үз әнисен күрергә дә унбиш елга бер кайткан кеше.
– Син дә әтигә баргансың агроном дип, барыбер тора алмагансың, тиң булмау бәласе. Минем дә җиде коридор гына белемем.
– Риф андыйлардан түгел, сарымай чүлмәге тышыннан билгеле. Нинди шәһәрдә тора бит әле ул, башкалада, Мәскәүдә!
– Менә шунсы кызыктыра да инде, – диде Айсылу.
– Йә, кызым әйдә йоклыйк Тик, фермага баргач, бер кешегә бер сүз ләм-мим, аң булыйк.
Иртән эшкә барса, бөтенесенең күзе Айсылуда иде инде, авыл радиосы бик тә шәп эшли бит инде ул, ярты төн уртасында бер хәл була калса, ул бөтен авылга тарала. Әйтерсең, җил өйдән-өйгә кереп сөйләп йөри.
Кич эштән кайткач утырып аш ашадылар. Ул-бу сүз кузгалтмадылар. Кояш баерга җыена иде, эңгер-меңгер вакыты, тагын мотоцикл шыгырдаганы ишетелде. Май кояшы кебек елмаеп Риф килеп керде.
– Ну матур да соң бу Риф абый, теләмәсәң дә күзең төшәр, – дип уйлап куйды Айсылу.
Рифнең күңеле бик күтәренке иде.
– Ничек кәефегез? – диде ул ишекне ачып, киң елмаеп.
– Кәефләр яхшы, әйдүк, түрдән уз, – диде Бану.
Рифнең ике күзе Айсылуда гына иде.
– Болай ярыйсы, Риф абый..
Сүзне нәрсәдән башларга белми бер урында таптанып торды да Риф, тагын тамагын кырып алды, карап торсаң, нәкъ җиденчедә укыган яшүсмер.
Ниһаять, карашын яшереп кенә, кыяр-кыймас сүз башлады:
– Минем ни, кичәге йомыш белән йөрүем инде, нәрсә уйладыгыз соң, нинди карарга килдегез?
– Мин ике куллап риза инде, кияүкәем, хәзер кияү дисәм дә буладыр инде.
– Була, була, бик рәхмәт, тик нигәдер Айсылу бер сүз дә эндәшми бит әле?
– Мин нәрсә әйтсәм, ул шулай итәр, мондый бәхетне кем кире каксын, без аның белән бик озак сөйләштек бу турыда, – диде Бану.
– Минем ялым азагына якынлашып бара, мәсьәләне ашыктырырга иде.
– Ярар кияү, никах укытырбыз инде бер дүрт көннән, чөнки әзерләнергә дә кирәк бит, әйберләр алыштырырга кирәк, хәзер замана авыр. Ике сарык суярмын дим, кешесенә күрә сые.
– Кодагыең да килер, Аллаһы боерса. Ул риза түгел иде дә, нишләсен, күндердем. Мин аның яраткан улы бит инде, каршы тора аламыни инде, – диде Риф. – Ярар, “вакыт – дәва”, диләр бит, бар да җайланыр. Азат яшь әле ул, ул да үз язмышын табар. Ярар, хәзер соң инде. Без кайтыйк. Матайның шөрепләре җитми бугай, җәяү кайтасы булмасын. Айсылу, озата чыгарсың, бәлки.
– Бар балам, бар. Чыгып кер! – диде Бану.
Риф абыйсы бигрәк ыспай иде шул, ул хәрби кием, ул погоннары! Чынлап та, әни әйтмешли, урамнан бер парлап узулары ни тора! Яшьтәш кызлары көнләшеп үләчәкләр.
Дүрт көн дигәнең тиз генә үтеп тә китте. Никах укырга мулла абзый белән абыстайны, тагын бер өч-дүрт якын дусын чакырды Бану.
Риф әнисе белән килде. Гөлсинә апаларын да чакырганнар иде дә, ул килә алмады. Ничек итеп газиз улын сатсын, эче тулы ачу-нәфрәт иде.
Икенче көнне Айсылуны алып та киттеләр. Тагын ике көннән Мәскәүгә очтылар. Фатирга килеп керсәләр, ул коммуналка гына икән. Шул коммуналканың да бер кечкенә бүлмәсе генә Рифнеке булып чыкты. Ярый, бөтенләй юк ише түгел. Күршеләре барысы да урыслар. Урысча начар супалавына да карамастан, Айсылуны ошатулары карашларыннан ук сизелеп тора иде. Бер атна да үтеп китте. Шулай бер кичне ишек кагалар. Айсылу барып ишекне ачты. Баласын ияртеп бер марҗа килеп керде, исәнләшеп тә тормый алга узды, туп-туры Риф торган бүлмәгә барып керде Бала, «папа» дип, Рифкә ташланды, кочаклап алды, ә марҗа Рифкә акыра башлады. Айсылу, урысчаны юньләп белмәгәч, нәрсә әйткәнен аңлап та бетермәде, марҗаның кем икәне болай да билгеле иде. Кычкырды-кычкырды да, баласын җитәкләп чыгып китте.
Җир убылса төшеп китәр иде Айсылу, нишләргә белми катып калды. Менә сиңа өйләнмәгән егет, менә хәрби форма һәм алтын погоннар. Бу хурлыкка ничек түзәргә? Авылда бу хәлне ишетсәләр, ничек урамнан узарсың, оятыңнан җир астына керергә генә кала.
Айсылу елады да елады, Риф борчак сипте дә сипте. Ул бит минем хатыным түгел, мин аңа “алам” дип вәгъдә бирмәдем, баланы ул үзенә кирәккә тапты, алиментка бирмәм диде, ә хәзер менә мине эзәрлекләп йөри. Ничек котылырга белмим, фәлән-төгән…
Айсылу бик яшь иде шул, нәрсә әйтергә дә, нишләргә дә белми иде. Күршеләре дә бу хәлне күреп аптырадылар. Шулай бер көнне, Риф эшкә киткәч, күрше бүлмәдәге марҗа бер хатынны ияртеп алып килде. Ул татар хатыны булып чыкты. Аның ире рота командиры икән. Айсылуның кайсы яктан, кем икәнлеге турында сораштырды. Әлбәттә, Рифне сүкте. Ул теге хатын белән бергә яшәгән икән, ялга кайтып китәр алдыннан ташлашкан булганнар. Алты яшьлек уллары тач Риф төсле. Бераз сөйләшеп утыргач, бу ханым хушлашып чыгып китте.
Риф кайтты, бернәрсә булмагандай, язгы ата мәче сымак ялагайланып йөри бирде. Айсылу аны бик яратып та чыкмаган иде бит, Мәскәү тормышына кызыгып, әнисе сүзенә карап кына барган иде, менә ничек килеп чыкты. Айсылуның йөрәге бөтенләй бозга әйләнде, эремәслек булып туңды. Өстәвенә, авырга да калган.
Инде нишләргә? Рифкә булган нәфрәте артканнан-арта барды. Йокларга ятканда йөзен икенче якка бора иде. Шунлыктанмы, Рифнең мәхәбәте дә суына башлады. Шулай бер көнне кунарга да кайтмады. Улын бик ярата иде ул, ни әйтсәң дә, үзенең баласы бит, төскә дә үзенә охшаган. Иринасы да аның өчен үлеп тора, нәрсә ашатырга, кайда утыртырга белми.
Ялгышты бугай Риф, сукыр мәхәббәт булды бугай Айсылуы. Авылга унбиш ел кайтмаган иде бит, ник кайттым, ник очраттым шуны дип, үзенең җанын үзе телгәләде.
Теге Галия исемле татар хатыны тагын килде Айсылу янына. Инде нишләргә миңа, Галия апа, балам да туса, кая барырга, авылга кайтып ничек кеше күзенә күреним? Рифнең юньләп өйгә кайтып та кергәне юк, мин аңлыйм, әлбәттә, балага әти кирәк, бала бит гаепле түгел. Минеке әле тумаган да.
– Юк, Айсылу, син авылга кайтырга уйлама да, әле корсагың беленми, син эшкә кер берәр җиргә.
– Эшкә керергә минем бит пропискам юк.
– Ярар, мин иремә әйтермен дә, ул сөйләшеп ЖКОга булса да кертер, пропискалы җиргә , – диде Галия яшь хатынны кызганып. Һәм эш урыны да табылды, әлегә хәрби частьта кер юучы.
Айсылуның эченә бераз җылылык керде, күз яшьләре кибә башлады. Авылда эшләп үскән бала бит, үзенең эшен җиренә җиткереп башкарды. Кулына акча керә башлады. Рифкә исә инде хәзер өйгә киемнәрен алыштырыр өчен генә кайтып китә иде. Айсылуга барыбер – кайтса ни дә, кайтмаса ни.
Шушындый да гүзәл кызны күреп, кем генә гашыйк булмасын. Солдатлар тирәли башлады. Беркөнне бер татар егете сүз кушты. Ул да Уфа ягыннан икән. Сирәк-мирәк сөйләшеп йөри башладылар. Егетнең исеме Азамат булып чыкты. Көннәрдән бер көнне шул егет Айсылуны бөтенләй аптырашта калдырды.
– Айсылу, – диде ул, хатынның күзләренә туп-туры карап. – Безнең тиздән срок бетә, без кайтып китәбез, мин сине шундый ошаттым, ирең белән барыбер тормышың юк, әйдә мине белән, мин сине кимсетмәм, тырнак белән дә чиртмәм.
– Ә син беләсеңме, минем бит бәбием булачак, сиңа кеше баласы нигә кирәк?
– И-и, бала шатлык кына бит ул, сиңа да охшап туса, мин әниләргә дә, туганнарга да әйтермен, үземнеке диярмен.
Айсылу “ә”дә, “йә” дә дия алмады.
Беркөнне исә Рифнең хатынының юл казасында һәлак булуы билгеле булды. Бер атна чамасы вакыт үтүгә, малаен җитәкләп Риф кайтып керде.
– Синең күз яшьләрең төшкәндер инде, – диде ул Айсылуга.
– Мин аңа үлем теләмәдем. Син гаепле моңа, ул түгел, – диде Айсылу.
– Хәзер инде безгә беркем дә комаучаламый, бергә яшик, тик менә малай минеке, ул минем белән булачак, – диде Риф.
– Монда баланың бер гаебе дә юк, әмма мин синнән тәмам суындым, күрәсем дә килми сине! – диде Айсылу.
Эшләгәч, кешеләр белән дә аралаша башлагач, Айсылу үзгәргән иде инде, хәзер ул җиргә нык басып йөри. Карап торуга, көрәеп, матурланыбрак та киткән кебек. Урысчаны да ярыйсы супалый башлады.
Азамат белән көн дә очрашып, сөйләшеп йөрделәр. Әйткәндәй, кайтып китәр көне якынлашкач, ул Айсылуга янә бер мәртәбә тәкъдим ясады:
– Әйдә, Айсылу минем белән, син кайда теләсәң, шунда яшәрбез. Уфада дисәң, Уфада...
Айсылу риза булды да куйды. Ә нигә ризалашмаска? Егет үзе яшь, үзе чибәр!
Вокзалда очрашырга сөйләштеләр. Менә поезд, чабыш аты кебек, ярсып, алга җилә. Вагон тәгәрмәчләре күңелле җыр көйли-көйли туган Башкортстан ягына тәгәрәде дә тәгәрәде. Бәхетле иде Айсылу да, Азамат та.
Әйе, һәркемнең бәхете үзенең кулында. Бу тормышта чын мәхәббәтне таный белү дә бәхет ул.
Автор үзе турында: "Мин, Виниса Фәттахова, каһәрле сугыш башлангач, 1941 елның салкын көзендә, 14 ноябрьдә, Илеш районы, Этәй авылында туганмын. 1949 елда беренче сыйныфка укырга кердем. Анда бер чирек укыгач та, әнкәйнең туган авылы Исәнбайга күчеп киттек. Шуннан соң әнкәем, мине нәнәемә калдырып, Свердловск каласына китте. «Торырга урын булгач, сине дә үземнең янга алырмын», дип хушлашты. Бу аерылышу җиде елга сузылды.
Ниһаять, җиденче сыйныфны тәмамлагач, әнкәй мине Свердловск каласына алып китте. Бу 1956 ел иде. Яшьлегемнең иң гүзәл чагы шушы калада үтте. 1971 елны, әнкәй пенсиягә чыккач, ул авылга өлкән яшьтәге әнисе белән әтисен карарга кайтып китте. 1974 елны мин дә Уфага күчеп кайттым. «Гидравлика» заводында, 23 ел пенсиягә чыкканчы эшләдем.
2004 елны беренче китабым дөнья күрде. 2009 елда – икенче, 2014 елда өченче китабым нәшер ителде.
Гомерем булып, таза булсам, иҗатымны дәвам итәрмен, Аллаһ боерса".