Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 ноябрь 2020, 11:45

Гөлчәчәк САБИРОВА. Алчәчәк һәм Сәмирхан

...Ничәмә-ничә тапкырлар Алчәчәк, кулына телефон алып, Сәмирханның номерын җыйды, әмма дус кызларының сүзләре исенә төшә дә, шалтыратмый кала иде. “Юләр булма, кирәк түгел аңа гади кызлар. Ошатмаган ул сине. Шалтыратып әйтергә батырчыгы җитми. Син дә горурлыгыңны югалтма!..”

“Сәлам!”
“Сәлам)”
Шушы гади сүзләрдән аларның мәхәббәт тарихы языла башлады. ...Алчәчәк социаль чертәрләрдә танышуга шикләнеп караса да язмышын сынап карарга булды. Дус кызы киңәше белән танышу сайтында үз исеме астында бит ачты. Исем фамилиясен, нәрсә белән шөгыльләнүен язды. Озак кына сайлап фотосурәтен дә куйды.
Күп тә үтмәде, кызның телефоны чыкылдый башлады. Әле берсеннән, әле икенчесеннән хатлар килә торды, әмма күңелгә ятканы, өзлеп көткәне юк иде. Дәрт белән янган кызның күңеле төште: зәңгәр экраннардан чынлап та юньле егетне табып булмый икән, дигән фикергә килде. Бу сайтка сирәк керә, ә соңнан гомумән керми башлады. Башы белән укуга чумды, фитнес залга йөрде. Ничек тә вакытын бушка үткәрмәскә, уйларга бирешмәскә тырышты.
Әмма карантин башланып, аралашу азайгач, Алчәчәк бу сайт турында тагы исенә төшерде. Моңсу кичләрнең берсендә кемнәр язганын карап чыгарга булды. Күп кенә егетләр язган булган. Берсе инде күптәннән утырмый, берсе “удалился” дип тора. Бер-ничәсен кыз үзе ошатмады.
Менә Сәмирханга тукталды. Кызга исеме дә бик яңгырашлы сыман тоелды. “Сәлам!” дип язып калдырган. Фотосурәтен карагач “ничава” гына дип уйлап куйды һәм җавап хаты язарга булды. Егет озак көттермәде, аңардан тагы хат килде. Алчәчәк башта салкын гына җавап язса да соңнан бирелеп языша башлады. Бик күп охшаш яклары ачыкланды, хәтта телефоннары да бер үк маркадан иде. (Күрәмсең, бу язмышның бер билгесе булгандыр инде). Көн дә языша, тора-бара скайптан сөйләшә башладылар. Икесе ике шәһәрдән булганлыктан озын җәй буена очраша алмадылар. Кызның моңа эче пошса да сиздермәскә тырышты, кавышуларын түземсезләнеп көтте. Мөлаем тавышын, коңгырт күзләрен, йөзенә килешле елмаюын экраннан түгел, ә чынлыкта күрәсе иде бит.
Менә озын җәйләр үтеп алтын көзгә аяк басканда алар очраштылар. Алчәчәкнең йөрәге ничек ашкынып типкәнен белсәгезме икән. Озак, бик озак көтте бит бу мизгелне.
Алчәчәк педагогик көллияттә укып йөри иде. Укулар башлангач, Чаллы шәһәреннән конференциядә катнашуга чакыру килде. Сәмирхан да шушы шәһәрдән иде. Күрешер өчен мөмкинчелек туды. Кыз, әлбәттә, бу язмыш бүләген кулыннан ычкындырмады. Һәм менә алар бер-берсе каршында. Алчәчәкнең әллә дулкынлануыннан, әллә оялуыннан үзенә якын килеп баскан егеткә күтәрелеп карарга йөрәге җитмәде. Моның өчен үзенә ачуланса да, берни эшли алмады. Шулай да өстендәге шакмаклы соры пәлтәсен, тыгыз киҗе-мамык тукымадан төсле җеп белән тегелгән чалбарын һәм ап-ак кроссовкаларын тиз күзләп алды. Гади һәм зәвык белән. Күтәрелеп, диңгездәй тирән күзләренә карап, бар хисләрне укыйсы иде бит. Тик кыз батырчылык итмәде. Бу уңайсызлыкны егет сизде, ахры. “Әйдә, булмаса, йөреп килик” диде.
Егет салмак тавышы белән үзе һәм гаиләсе турында сөйләде, ара-тирә Алчәчәккә сораулар бирде. Телефоннан күп сүзле булып тоелса да, чынлыкта исә укымышлы, зирәк, бик тәрбияле һәм мәрхәмәтле иде ул. Алар еллар буе таныш булган сыман сөйләштеләр.
Әмма бу сихри мизгелләр озакка бармады. Егет абыйсының туган көненә барырга кирәклеге турында әйтте, кызны да чакырды. Әмма Алчәчәк баш тартты. Сәмирхан кызны кысып кочаклады да саубуллашып, тукталыш ягына ашыкты.
Беренче очрашулары шулай кыска булыр дип уйламаган иде Алчәчәк. Моңа бик нык кәефе кырылды. Моңсуланып кайтып ятты. “Тагы очрашуны кайчан көтергә иде соң? Ә бәлкем, кабат очрашу булмас та? Ә бәлки мине ошатмагандыр, әллә инде кыек сүз әйттем микән”, – дигән уйлар белән татлы йокыга китте.
Иртәгәсе көнне кыз Сәмирханның шалтыратуын көтте. Әмма телефон икенче көнне дә, өченче көнне дә, бер ай вакыт үткәч тә шалтырамады. Юк, ул берни аңлатмый югала алмый! Сәмирхан андый түгел, ул, гомумән, башка егетләргә ошамаган.
Ничәмә-ничә тапкырлар Алчәчәк, кулына телефон алып, Сәмирханның номерын җыйды, әмма дус кызларының сүзләре исенә төшә дә, шалтыратмый кала иде. “Юләр булма, кирәк түгел аңа гади кызлар. Ошатмаган ул сине. Шалтыратып әйтергә батырчыгы җитми. Син дә горурлыгыңны югалтма!” Кызның моңа ышанасы килмәде. Билгесезлек эчтән ашаса да, килешми җае калмады. Суга төшкән балта кебек, Сәмирхан юк булды.
...Ноябрь ае башланды. Беренче кар яуды. Шәһәр үзгәрде. Бөтен пычраклык һәм тузан ап-ак кар астында калды. Һавага сафлык исе таралды. Алчәчәк ике курсташ кызы белән паркта йөреп керергә чыкты. Күңелле иде: алар көлделәр, таганда атындылар.
Көн әллә ни суык булмагач, Агыйдел елгасы буен да урап кайтырга булдылар. Әллә җылы торганга, әллә яллар булганга кеше күп иде: берәүләре скутерда йөри, берәүләре таганда атына, берәүләре кояш баешын күзәтә. Ә кемнеңдер бүген туй көне. Күрәмсең, яр буена фотога төшергә килгәннәр.
Алчәчәк, бар дөньясын онытып, яшь парларны күзәтә башлады. Чү, Сәмирхан түгелме соң бу. Тик... нишләп соң ул инвалид коляскасында?! Алчәчәк ничек Сәмирхан каршына килеп басканын сизми дә калды.
Алар, озак, бик озак сөйләштеләр. Баксаң, Сәмирхан, кыз укыган шәһәргә, икетуган абыйсының туена килгән икән. “Хәтерлисеңме, очрашкан көнне абыемның туган көне иде, котларга барам, дидем. Мин бит шул көнне юл һәлакәтенә эләктем. Барысы да санаулы секундлар эчендә булды. Каршы килүче машина фаралары күземне сукырайтты. Ә бер мизгелдән мин трассадан ике исерек кешенең атлап баруын күрдем. Аларны урап узам, дип, тиз генә рульне бордым, каршы як полосадан “Сузуки” машинасы килеп бәрелде. Бик озак реабилитация үттем. Сиңа шалтыратып, гафу ит, без бергә була алмыйбыз, дип әйтергә батырчылыгым җитмәде”...
Алчәчәк егетнең сөйләп бетергәнен көтмәде. “Ничек инде?! Мин сине яратам. Без бергә булачакбыз, гомергә!” Бу сүзләр вакыт белән сыналды. Сәмирхан күпме генә үгетләсә дә, кыз үзенекен итте. Алчәчәк белән Сәмирхан хәзер бергә, алар өйләнештеләр. Әти белән әни булырга әзерләнеп йөриләр. Алчәчәк бик тә бәхетле. Менә бит ул, язмыш дигәннәре...
(Автор стиле сакланды.)
Автор турында:
Гөлчәчәк САБИРОВА 1998нче елның 9нчы гыйнварында Бакалы районының Яңа Саскүл авылында туган. М. Акмулла исемендәге БДПУ студенты. Кул эшләре белән мавыга, рәсем төшерергә ярата.
Читайте нас: