Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 октябрь 2020, 01:05

Бәхетсезлек колачын җәеп килә

“Тамбовский волк тебе друг!” – дип, Фәйзи ачуыннан чак кычкырып җибәрмәде.

Бәхетсезлек бер килсә, колачын киң җәеп килә икән ул, җәмәгать. Имтиханнар башланырга бер атна калгач кына укый башлаудан бер файда да юк икән. Ашап туймаганны ялап туймассың диләрме әле? Атнага бер генә керә торган инглиз теленнән киләсе дәрестә зачет буласын белгәч, Фәйзи җиң сызганып укырга тотынды.
Инде бераз онытыла төшкән алфавитны кабатлап чыкканнан соң, Фәйзи җиңел тын алып куйды. Хәтерли икән әле, онытмаган! Яхшы башлангыч – эшнең яртысы ул! Фәйзи яхшы башлады, димәк болай барса, эш пулный хутка китәчәк. Үзенең шушы уйларыннан соң ул зур эш кырган кеше кебек тынычлап ятып йоклады.
Чынлап та укыйм, беләм дигән сүзендә торды Фәйзи. Иртәгәсен дә, аннан соңгы көннәрне дә ул бик тырышып, ихлас бирелеп инглиз телен өйрәнде. Китап тотып, күз нурын түгеп утыруы бушка китмәде егетнең. Гомергә булмаганны, мәңге истә калмый торган ят инглиз сүзләре аның хәтерендә калды. Фәйзи хәзер иркенләп: “Уат из е нейм?” (Сезнең исемегез ничек?) дип сорый, “Май нейм из Файзи” (Минем исемем Фәйзи), дип үз-үзенә җавап бирә. Кирәк булса “Сэнкью вери матч” дип зур рәхмәт әйтә, кирәк дип тапса “Айэм сори” дип гафу үтенә ала иде. Ләкин...
Эх, шул “ләкин” булмаса иде! Аларны укыткан калын күзлек кигән усал укытучы, ул зачетка кергәч, сүз дә биреп тормады. Кайда ул инглизчә рәхмәт әйтү, гафу үтенүләр... Аның, Фәйзи Һилаловның, фамилиясенең урысча яңгырашы Гилалов түгел, ә Хилалов икәнен дә белмәгән башы белән:
– Ә сез, Гилалов, нигә килдегез? – дип мыскыллы караш ташлап сорап торган була. Билгеле инде качышлы уйнарга түгел, ә зачет бирергә.
Укытучы калын пыялалы күзлеген салып, юкарагын киде дә Фәйзигә тантана итүчән караш ташлады. Егетнең тез буыннары йомшарып китте. Укытучы карашын гамәл дәфтәренә юнәлтте.
–Тәк, тәк, Гилалов, Гилалов... Сез калдырган дәресләр 1, 2, 3, 4...
Ул шулай санап ике кулындагы бармакларын да бөкләп чыгып, икенчегә бөкли башлады. – Бу калдырган дәресләрне друг мой, отрабатывать итәргә кирәк!..
“Тамбовский волк тебе друг!” – дип, Фәйзи ачуыннан чак кычкырып җибәрмәде. Урысча тозлы-борычлы сүзләрне ул хәтсез белә, башка кирәклесен белмәсә дә. Тыелып калды, башын түбән иеп тик торды. Сүз әйтергә кыюлык та, теләге дә юк иде. Каршы сүз әйтсәң, ахыры ни белән бетәсен белгән юк, бәласеннән башаяк!
– Тәк, тәк... – дип дәвам итте укытучы. – 15 дәреснең лекциясен күрсәтәсең һәм зачет синеке. Әлегә хуш, Гилалов...
Сиңа сүзем бетте дигәндәй, ул гамәл дәфтәрен ябып куйды. Фәйзигә башын иеп чыгып китүдән башка чара калмады. Бүлмәсенә кайтып койкасына ауды да кичкә кадәр, бер дә кыймылдамыйча, түшәмгә карап тик ятты. Бүлмәдәш егетләренең берсе: “Бүген бит магнит бураны, бар кешегә дә авыр көн”, – диде. Икенчесе: “Бүген сезгә – балык йолдызлыгы астында туганнар өчен – уңышсыз көн, башка көнне барырсың әле”, – дип юатты. Фәйзи аларның сүзләрен ишетмәде дә. “Менә сиңа сэнкью” дип, укытучысын эчтән генә сүгеп, үзалдына мыгырданып ятты.
Иптәш егетләренең юравы юш килдеме, башка сәбәплеме, икенче көнне Фәйзигә чынлап та уңыш елмайды. Беренчедән, ул бер группадаш кыздан дәфтәрен алып лекцияләрне күчереп яза башлады. Икенчедән, төшке ашка утырырга торганда, “Вечерняя Уфа” гәзите күтәреп дусты Вәли килеп керде. “Мә, укы”, – дип, Фәйзигә китереп тоттырды. Күрсәгез иде егетнең шатланганын! Гәзитнең дүртенче битендә тәрҗемәчеләр хезмәтенең белдерүе басылган. “Тиз вакыт эчендә, сыйфатлы итеп инглиз, француз, немец телләрендәге теләсә нинди катлаулы текстларны тәрҗемә итәбез...” дип язылган, телефон номеры да күрсәтелгән.
Фәйзи шунда ук кесә телефонына үрелде... Берничә минуттан инде ул “Мәдинәм – гөлкәем”не көйли-көйли, янә лекцияләр күчереп утыра иде.
Иртәгәсен ул иртәрәк торып бераз салкын чәй чөмерде дә күрсәтелгән адрес буенча тәрҗемәчеләрне эзләп чыгып китте. Эзләгән табар, диләр бит, Фәйзи дә тапты. Тәрҗемәчеләр хезмәте бер йортның подвалында урнашкан иде. Баскычтан аска төшеп, тимер ишекне ачып эчкә үткәч, егет өч ишек күрде. Өчесе дә бер төсле, тап әкияттәге кебек. Кайсысына керим икән дип баш ватып торганда, урта ишектән кыска итәкле бер кыз чыкты. Кызның чибәрлегенә, итәкнең кыскалыгына һушы-акылы китеп, Фәйзи тораташ кебек катып калды.
– Исәнмесез! – дип дәште кыз.
– Ә... исәнмесез...
– Ни йомыш иде?
– Тәрҗемә...
– Нинди телдән?
– Инглиз...
– Сез кереп утырып торыгыз, мин хәзер.
Фәйзи кызның сүзенә буйсынып бүлмәгә керде. Бүлмә бик үк зур булмаса да хатын-кыз кулы тигәнлектән монда уңайлы иде. Егет йомшак кәнәфигә барып утырды да кыска итәкне уйлап куйды. Болай ярыйсы күренә. Танышып алганда, ә? Әле укыйсы байтак, ярдәме тияр иде. И вообще...
Шулвакыт бүлмәгә теге кыз керде.
– Ничек, бездә ошыймы?
– Ә-ә-әйе, бик! – дип җавап бирде Фәйзи тотлыгып, ул урыныннан торырга итте.
– Утырыгыз, утыр, хәзер Татьяна Ивановна керә.
– Ә сез?
– Мин немец теленнән тәрҗемә итәм.
– Сез монда озак эшлисезме?
– Мин монда укудан соң гына эшлим. Бүген беренче пар юк иде. Болай университетта укыйм, чит телләр бүлегендә.
– Ә мин филология факультетында, – Фәйзи кыюланып китте. – Мин сезне кайдадыр күргәнем бар кебек...
Шулвакыт ишек ачылды, бер ханым керде. Фәйзи дә, кыз да аның кергәнен сизмәделәр.
– Минем дә сезне кайдадыр күргәнем бар кебек шул! – Монысын теге кергән ханым әйтте. Егет белән кыз сискәнеп киттеләр. Ханым калын пыялалысын салып, юка пыялылы күзлеген киде.
– Исәнме, Гилалов!

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Фото: bash.rbsmi.ru
Читайте нас: