Шул минутта кыз яшен тизлегендә торып басты, кулында пистолет иде. Егетләр сизми дә, аңгармый да калдылар. Ату тавышы яңгырады. Васяның тезенә кадәр төшкән һәм ычкындырылып бетмәгән каешы урталай өзелеп очты. Фатыйма тегеләргә:
— Идәнгә ятыгыз, югыйсә, барыгызны да тишкәлим. Сине, Козырь, шушы уенчык белән печтерәм, — дип кычкырды. Егетләр гөрселдәп идәнгә аудылар. Кызлар халкыннан гел күз яше түктереп, каршылык күрергә өйрәнмәгән Козырь "дер" калтырап идәндә ята. Өстәлдән-өстәлгә сикереп, Фатыйма тау кәҗәсе җитезлегендә ишек төбенә килеп басты.
Бер секунд эчендә егетләр мулла песие кебек шыңшый башлаганнар гына иде, Фатыйма аларны тезләндереп, барысыннан да гафу үтендерде.
— Кем җибәрде сезне, кем кушты? — дип сорады ул ярсып. Вася әйтмичә боргалана башлаган иде, башына утыргыч килеп төшкәч, бөтенләй һушын югалтты. Бүтәннәрнең теле ачык иде. Алар бертавыштан: «Троцкий кушкан Козырьга», — дип такмакладылар.
— Пычакларыгызны миңа бирегез, — дип боерды Фатыйма. — Бер-берсеннән уздырып, егетләр пычакларын Фатыймага суздылар. Козырьның да пычагын алып бирделәр. Фатыйма ачуына чыдаша алмыйча:
— Мондый хәл тагын кабатлана калса, сездән шушы пычак белән хатын-кыз ясыйм. Ә Козырьны шушындагы кадаклар белән стенага кадаклыйм, — дип, пистолетына күрсәтте. — Чыгарга тырышмагыз, тын гына утырыгыз, тыңламасагыз, мастерской белән бергә тере килеш көл булачаксыз, — дип, киштәдә торган "машина мае" дигән канистраны тибеп аударды. Машина мае агып, исе белән бөтен мастерскойны тутырды. Фатыйма, чыгып, тыштан ишекне бикләп куйды.
Мастерскойдан болай да чыгарлык түгел, тәрәзәләрдә ныклы рәшәткә, ишекләр тимерләнгән. Ни дисәң дә, махсус интернат бит.
Ярты төн үткәч, егетләрнең ишеген кемдер килеп ачты һәм карлыккан тавыш белән:
— Бернәрсә дә булмады, бер әйбер дә күрмәдегез. Шунда гына исән-имин йөрерсез. — Егетләрнең кикрик шиңгән, бер тавыш та чыгармадылар.
Ә иртәгәсен «Троцкий үзен-үзе үтергән икән, кабинетында ята" дигән хәбәр таралды. Милиция килде, тикшерүчеләр йөрделәр. Беркем бернәрсә дә белмәде. Чөнки милициягә карата тәрбияләнүчеләрдә үзенә бертөрле караш — "аллергия" иде. Троцкийны, "күп эчкән, шуңа үзен-үзе аткан", дип сөйләделәр. Өч көннән соң күмеп тә куйдылар.
Төнлә Троцкийның үз-үзенә ничек кул салганын колониядә бары тик биш кеше генә белә иде. Шуңа да Вася Козырь кыздан бераз шөрләп йөрде.
Яңа директор килде, аңа шул ук көнне "Артист" дип исем тактылар. Ул ниндидер бер артистны хәтерләтә иде. Яңа кеше яңа тәртипләр урнаштыра башлады. Ул бик таләпчән булып чыкты, берничә тәрбиячене эшеннән куды, яңа склад мөдирләре куйды. Мәктәптә дә тәртипне үзгәртү аңа әлләни кыен булмады. Чөнки Фатыйма кызларны дер калтыраткан "Верзила"ның яңагын сындыргач, бөтен кызлар аңа сүзсез буйсындылар. Килеп туган бәхәсләрне берсүзсез, гадел, кыска итеп чиште. Егетләр исә баштарак төрлечә каршылык күрсәтеп карасалар да, Вася Козырьны буйсындырган Фатыймага монысы әлләни кыен булмады.
Баштарак Вася буйсынган булып кыланса да, Фатыйманы сындырырга һәм аңардан үч алырга уйлап, төрле планнар корды. Фатыйманың хәзер пистолеты юк, ул Троцкий кулында калды, дип уйлады. Әмма ул ялгышты. Болай сугышырга туры килсә, Фатыйманы бишкә бөкләп очыра инде ул очыруын, шулай да теге мастерскойдагы хәлдән соң шөрли иде егет. Үзенең якын ярдәмчесе белән Фатыйманы пычактан үткәрергә уйлап, аны сагалап та йөрде. Ләкин Фатыйма аның ялгызын гына ат абзарында очратып "сөйләшкәч", ике атна больницада ятты. "Атларга печән салганда ялгыш арба өстенә егылып төштем" дип сөйләп йөрде, моңа колониядә дүрт кеше генә ышанмады.
Шулай итеп, бүре законнары хөкем сөргән мәктәптә тынычлык урнашты. Барысы да моны яңа начальник — "Артист"ның хезмәте дип кабул иттеләр. Әмма тәрбияләнүчеләр монда Фатыйманың да кулы уйнаганын бик яхшы беләләр иде. Фатыйма тәрбияләнүче егетләр, кызлар жаргонында "Бугор", "Шишкарь" булып китте.
Үзе яхшы укыды. Инглиз телен укытучыдан да әйбәтрәк белә иде. Калган фәннәрдән дүрт-бишкә укыды. Тик рус теленнән генә бераз аксый иде кыз. Аңа укытучылар һәм тәрбиячеләр якты киләчәкле кыз дип карыйлар иде.
Ил буйлап иркен йөрергә, үзенең никахлы ире — шуравины эзләп табарга Фатыймага берәр документ кирәк иде. Шуңа да Фатыйма бу мәктәптә укырга күнде. Югыйсә, күптән качып китәр иде инде. Фатыйма һаман үзенең элекке хыялын онытмады. Ул мәктәпне тәмамлаганда Совет илендә төрле үзгәрешләр башланып, Әфган сугышы беткәнгә дә ике ел вакыт үтеп китте. Кесәдә — совет мәктәбе аттестаты белән атасы, анасы дигән урында сызык куелган туу турындагы таныклыгы һәм кызыл тышлы совет паспорты. Җилкәдә — тормышның адәм баласы түзелмәслек берчә куркыныч, берчә газаплы вә үтергеч сынаулары.
Совет дәүләте эчендә тагы вак-вак республикалар булып, "стан"га беткәннәре дә әллә ничәү. Шуңа да Фатыйма үзенең хәләл шуравиен төрле җирләрдән эзләде. Тик файдасыз. Адрес югалган, тик исем-фами-лиясе генә хәтердә. Йөри торгач, Әфганстанда булган шуравилар белән танышты, шулар аша эзли башлады. Болай эзләве җиңелрәк, алар бер-берсен беләләр һәм кызга күбесе теләп ярдәм итә иде.
Кап-кара кашлы, дулкынланып торган озын кара чәчле, бөгелеп-сыгылып торган зифа буйлы кызга игътибар итмәгән егет юк. Берничәсе мәхәббәтләрен белдереп, өйләнергә дә исәп тоткан иде. Алар арасында бик матурлары, бик акыллылары, Фатыймага ошаганнары булса да, Фатыйма никах өстенә никахлы була алмый ич. Ә кайберләре бөтенләй чит дин кешеләре. Аларга инде Фатыйма күз дә салмады. Болай да озак йөреп булмый бит инде, эшкә урнашкан булды, акча түләмәделәр. Акчалы урында исә түрәләр Фатыйма белән йокларга теләделәр. Шулай каңгырып, бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөри торгач, юлдагы бандит, шпана, рэкетирлар белән дуслашты. Үзен, романтика эзләп, әтисе янына китеп баручы түрә кызы дип таныштырды.
Юлбасарлар Фатыйманы кармак урынына файдалана башладылар. Бу чибәр кызга юлда туктамаган машина юк иде. Шуңардан файдаланып, Фатыймага тимәделәр. Калҗа кызга да эләгә. Хәтсез генә акча җыелды. Юньле кием киенде. Күп вакытта юлбасарлар Фатыйма киңәше белән эш иттеләр һәм эшләре гел уң булды. Шуңа да Фатыйма болар арасында да авторитетта булды. Моңа теге махсус мәктәптә алган тәҗрибә дә ярдәм итте. Андагы тел белән сөйли башласа, нинди генә кырыс кеше дә Фатыйманы үз итә, аңа ихтирам белән карый башлый.
Шайка башлыгын Ростов юлларында атып үтергәч, юлбасарлар Фатыйманы үзләренә башлык итеп куйдылар. Нинди генә корал тотса да, биш бармагы кебек белә, атса, гел үзәгенә тидерә, сугыша башласа, тегенди-мондый шоферны бөгәрләп кенә очыра.
Башлык үлгәч, бу тирәләрдә "эшләү" куркыныч була башлады һәм юлбасарлар Казан — Самара — Чиләбе юлларына килеп чыктылар.
Фатыйма күңелендә гел бер теләк — туган иленә — Пакыстанга кайту иде. Әзрәк шушы тирәдә йөрергә дә, көзгә кайтып китәргә исәбе. Туган иленнән киткәнгә дә хәтсез булды, киләсе елга 10 ел тула. Тормышта бит син уйлаганча гына, син теләгәнчә генә булмый икән. Юк хыял артыннан йөреп, күпме гомер бушка үтте.
Уйларына күмелеп, арткы утыргычта йокымсырап бара Фатыйма. "Джип" бик уңайлы, сикертми дә. Алар алда барган "КамАЗ" машинасын база капкасы төбендә үк исәпкә алганнар иде. Йөге дә үтемле товар. Бушатырга да уңай — тартма һәм мичкәләрдә. Шофер белән йөк озатучы да ул кадәр таза күренмиләр. Башкортстаннан килгән машина, авыл егетләре. Бик тә әйбәт, боларда корал юк. Шәһәр шоферларында гына күбесендә корал була, алар хәвефлерәк тә. Тик боларны кайсы тирәдә чишендерергә? Урыннар күп, тик кайда? Ял итәргә кайда туктарлар? Бу "КамАЗ"ны өркетмәс өчен алар аны узып киттеләр һәм, исәптә тотып, күзәтеп бардылар.
Юл читендәге урман юлы белән авылга борылдылар түгелме? Бигрәк тә әйбәт. Ярый, көтик, әзрәк ашап-эчеп алсыннар, тынычлансыннар, шуннан эшне башларга да була.
"Джип"ны туктатып, егетләргә җәяү генә барырга кушты. Бу сыналган һәм бик ышанычлы алым. Тавыш чыкмый. Нәкъ Фатыйма уйлаганча, теге "КамАЗ" әлләни ерак китмәгән, җиде-сигез минуттан егетләр телефоннан шартлы хәбәр бирделәр. Арттан үзләренең "КамАЗ” да килеп җитте. Болар шайкасында "КамАЗ", "Жигули", "Джип" булып, барысы сигез кеше иделәр. Шуңа да төрле юлларда күчеп-күчеп, ерак юлдан кайтучы машиналарның йөкләрен талап, ераккарак илтеп саталар. Бер юлдан беркайчан да ике тапкыр үтмиләр.
Фатыйма йөк янына барып җиткәндә, йөкне озатучы белән шофер җирдә ята иде. Шоферга әллә ныграк эләккән, әллә исерек, бөтенләй читтә ята, селкенми дә. Ә йөк озатучы машина тәгәрмәче кырында мыгырданып чалкан ята.
Фатыйманың боерыгы белән йөк кәгазьләрен һәм шоферның документларын китереп тоттырдылар. Егетләр шундук эшкә дә керештеләр. Йөкне үзләренең "КамАЗ"ларына күчереп төйи башладылар. Ә Фатыйма йөк документларын тикшерергә кереште. Ни эшләптер, таныш исем-фамилия. Фатыйманың йөрәген нәрсәдер сыдырып үткән кебек булды. Тиз-тиз паспортларын актара башлады. Монысы түгел,әһә, монысы икән. Куллары калтырарга ук тотынды. Йә Ходай! Паспорттан елмаеп аңа шурави карап тора түгелме? Тамагына төер утырды. Ул эзләгән шурави бит, тугыз ел эзләде, тугыз ел, әйтүе генә җиңел. Шатлыгыннан хәтта елап җибәрде. "Джип" ишеге ачылганын сизмәде. Шулай да артына әйләнеп карыйсы итте. Караса, күсәк тотып шуравие басып тора. Җәһәт кенә итеп кызның җилкәсенә сыларга да өлгерде. Бүтән вакыт булса, суктырып тормас иде. Бу юлы карышырга өлгерәлми калды. Башы әйләнеп китеп, авыртудан пассажир урындыгына ауды.
"Джип" үкереп кузгалып китте. Фатыйма бераз баргач, бөтенләй хәл алып, шуравига исем-фамилиясе белән дәште. Тик егет игътибар итмәде аңа. Хәер, ул шуравины таныса да, ничә еллардан соң шурави аны таныймыни? Әлбәттә, юк. Фатыйма үзе дә бит паспорттагы фотоны күрмичә, аны танымады. Йә Ходай, шурави машинаны туктатып, теге агач күсәк белән тагын берне башына китереп сылады. Фатыйма түзде. Шулай кирәк миңа дип, үзен шелтәләде. Бүтән юньле уй башына кермәде. Шуравие аны күтәреп машинаның арткы урындыклары арасына очырды. Машина алга омтылды. Фатыйманың башыннан төрле уйлар узды. Ничек эш итәргә дә белмәде. Мөгаен, шуравие милициягә илтеп тапшырырга җыенадыр дигән уй гына аны айнытып җибәрде. Анда берни эшләп булмаячак. Бөтенесен тикшерә, фашлый башласалар? Азактан нәрсә исбат итә алачаксың. Барысы да бетте, димәк. Хуш, якты хыяллар, хуш, татлы өметләр. Ә бит Фатыймага нибары егерме ике генә яшь. Бөтенесе упкынга очар микәнни? Шушындый уйлар Фатыймага көч-куәт өстәде. Һәм, акрынлап, Фатыйма элекке чая, үткер Фатыймага әверелә башлады. Ул икенче юл белән эш итәргә булды. Әл дә шуравие тентеп куенында һәрвакыт йөрткән пистолетны алмады. Әл дә аяк-кулны бәйләп ташламады. Тәҗрибәсез авыл шоферы шул. Шулай уйлап, ипләп кенә пистолетны кулына алды һәм, яшен тизлегендә торып, шуравиның чигәсенә пистолетын терәде. Буйсынмаска әйтә. Шунда үзенең бөтен сәләтен җыеп:
— Шурави, тукта, — дип кычкырды. Кыз үзенә куркыныч янаганда да кешеләрне ничек буйсындырырга кирәклеген өйрәнгән һәм бу өлкәдә тәҗрибәсе зур иде. Шурави, үзе дә сизмәстән, туктап калды. Калганы Фатыйманың җитезлегенә бәйле иде.
Һәм менә Фатыйма шуравиеның "КамАЗ"ы руле артында. Машина юл тасмасы буйлап чакрымнар саный. Шурави өске киштәдә богауда килеш. Йоклыймы, әллә куркып ятамы? Бик куркакларга да охшамаган. Бөтен йөзе, хәрәкәте белән сөйләшүләре шуны дәлилләп тора. Югыйсә, кайсыбер шоферлар бөтенләй җебеп төшәләр. Аякны үбеп җирдә елап ятканнарын да күрергә туры килде Фатыймага. Ә теге йөк озатучы ал-каш, күрәсең, һаман йоклавын белә. Аңа ни, ике дөнья бер морҗа дигәндәй, бөтен дөньясын бер шешә аракыга алыштырырга да әзер, ахры.
Фатыйма шуравиның паспортын "КамАЗ" тәрәзәсе кырына кыстырып куйды. Юк-юкта егеткә карап-карап ала. Карточкадагы шурави шул госпитальдә Фатыйма соңгы тапкыр күргәндәге кебек, көлемсерәп тора.
Хәзер Фатыйма шуравиның кайсы илдән, кайсы тирәдә яшәгәнен белә инде. Юкка гына географияне гел "биш"кә генә укыдымыни ул?
Бер тәүлектән кайтып җитәчәкләр. Юл әйбәт. Ходай тәгалә юлларын имин итә генә күрсен.
...Мин әллә төш күрәм, әллә саташам? Нигә миңа бу кадәр рәхәт? Әйтерсең дә, машинам белән болытлар өстеннән йөзәм. Бәй, руль артында кем? Бу нипди кыз? Мин кайда? Миңа тагын рәхәт... Күзләрне ачасы да килми. Машина гүләве миңа ниндидер сихри көй булып ишетелә. Теге руль артында утырган чибәр кыз күз алдыма килә. Күзне ачсам, әлбәттә, югалачак. Уянсам, бу матур төш бетәчәк, тик нигә мин богаулы? Инсаф ни эшләп аста, ә мин өске киштәдә ятам? Күзне ачам. Ә ни эшләп бу кыз минем машинада бара? Нәрсә булды? Нигә һаман уяна алмый газапланам? Ни эшләп болай? Баш чатнап куйды. Мин барысын да искә төшердем. Тәрәзәдән үрелеп карыйм. Кайда барабыз? Кайсы тирә икәнен төшенә алмыйм. Таныш юл сыман.
Бәй, бу теге иблис түгелме соң? Хатын-кыз сурәтенә кергән кичәге юлбасар ич! Минем паспортны алдына ачып салган, шуңа карап елмаеп-елмаеп алган була. Ә Инсаф селәгәйләрен агызып, берни булмагандай йоклап ята. Иблис — чибәр кыз, уянып, үзен күзәткәнне көзгедән күреп калды да:
— Хәерле көн, шурави, ничек йокладың? — ди. Тәүбә, итәгатьле, йомшак итеп сөйләшә дә белә икән әле. Елмаеп күз кыскан була. Чибәрлегеннән күзләр камаша. Күренеп тора, авыл кызы түгел, шәһәрнеке. Нинди шәп киенеп алган, берәр түрә баласыдыр инде. Мин йоклаганда киенеп алган, күрәсең. Контузиядән соң минем шулай үлек кебек йоклый торган гадәт бар. Әле дә шуңардан файдаланган инде бу. Ә кичә төнлә күрсәң иде үзен. Күзләре ут чәчә, торганы бер аждаһа. Ә менә бүген юха еланга әверелгән. Моның кичәге дүрт башкисәре кайда икән? Арттан киләләрдер, мөгаен. Шулай ята бирәм. Мин богаулы, үзем уйлыйм, үзем дәшмим. Болай булгач, мин исән, Инсаф та исән. "КамАЗ"ның үкереп баруына караганда, йөк тә урынында. Алда күпер, зур гына елга. Бәй, бу бит безнең Дим елгасы түгелме соң? Шул бит. Димәк, кайтып җиткәнбез, нибары утыз чакрымлап юл үтәсе калган. Мин бөтенләй аптырадым.
Машина күперне чыккан көе уңга борылып, тугай юлы белән тал-өянке, шомырт агачлары арасына кереп, бер-ике чакрым үтте дә туктады.
— Тор, шурави, килеп җиттек, безнең алда — киләчәк, — ди теге хатын-кыз кыяфәтенә кергән иблис. Миңа бу Тукайның: "Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан..." дигән юллары кебегрәк яңгырады. Күңелдә һаман шом. Берәр нәрсә эшләтеп, мөгаен, Димгә батырачак инде бу. Беркем күрми, беркем белми. Яшисе иде бит әле, дип уйлыйм.
Ә Дим буйлары шундый матур! Кошлар сайрый. Кояшка караганда, иртәнге ун-унберләр тирәсе. Шушы юллардан күпме йөреп, Дим тугайларының шушы кадәр ямьлелеген ничек күрмәгәнмен, ничек тоймаганмын? Теге иблис богауны машинадан ычкындырды һәм үзенең кулына эләктерде.
— Шулай яхшырак булыр, шурави, — ди. Бу нәрсә гел шурави да, шурави дип кабатлый, кайдан белгән минем Әфганда хезмәт иткәнне? Паспортта язылмаган. Әллә кичә Инсаф тыкылдаганмы? Алай дисәң, ничә көн инде айныганы юк. Кыз мине елга кырына алып килде, мин, әйтерсең дә бәйдәге эт, аңа иярәм.
— Ә хәзер юыныгыз, — ди бу иблис.
Башымда төрле уйлар. Минем кул аның кулы белән бергә богауланган. Мин бит әле ир кеше, бу чебек кенә кызны "һә" дигәнче бөгеп сала алам. Бөгәрләп култык астына кыстыр да хет әллә кайда алып кит. Юк, тыелырга туры килә, чөнки буш кулын куеныннан алмый. Анда, мөгаен, пистолет-мазар бардыр. Уйлана-уйлана, бер кул белән генә юынам. Димнең суы чиста, салкын, тәнгә көч-куәт өсти. Теге: "Ике куллап юын", — ди һәм үзенең богаулы кулын минем кул уңаена йөртә. Ни эшләптер, мин аңа берсүзсез буйсынам. Юынып алгач, башның авыртуы бөтенләй беткәндәй булды. Шулай да уйлардан һич арынып булмый.
— Хатының бармы? — ди бу. — Әфганда өйләндеңме? — ди.
— Алдашасың. Синең анда никахлы кәләшең калды бит, — ди бу. Мин ирексездән Әфганны искә төшерәм. Бу албасты минем турында барысын да каян белә икән?
— Беренчедән, көчләп өйләндерделәр, икенчедән, мин ул кәләшкә — кәләш дисәм, җир ярылыр, ул бер бала иде, һәм мин аңа кагылу түгел, юньләп карамадым да.
— Тагын ялганлыйсың. Син үзең мине сайладың. Ә без бит синең каршыңда өчәү идек, — ди бу.
Бу бөтен нәрсәне энәсеннән җебенә кадәр белә. Чын иблис. Бу турыда бер кешегә дә сөйләгән юк, югыйсә. Белгән-күргәннәр дә үлеләр. Берсе дә исән калмады. Мине ярты ел буе юкка гына особый отдел-да сорау артыннан сорау алып җәфаламадылар. Ә әфганлылар тегендә калды. Моның булуы мөмкин түгел. Кем соң бу кыз? Әллә КГБдан җибәрелгәнме? Әллә чит ил разведкасы агентымы? Баш тагын чатнарга әйтә. Калтырый ук башладым ахры.
— Калтырама, — ди. — Кызлар алдында килешми.
— Сез кем? — дип, чак-чак тел әйләндереп әйтә алдым.
— Мин — Фатыйма, синең Әфгандагы никахың. — Аякларым тагын тыңламый башлады. Чүгәләргә әйтәм. Тик чибәр иблис күзләремә шундый итеп тутырып караган, күзләрне күзеннән алып булмый хәтта. Нишләптер, аның да күзеннән яшь ага башлады. Куенына тыккан кулын чыгарып, минем кулдагы богауны ачкыч белән ачты, аннан үзенең кулын бушатты. Богауны Димгә очырды. Минем куллар азат, тик йөрү түгел, басып та торып булмый, аяклар тотмый. Мин җиргә чүгәләдем. Ышанырлык түгел, ышанасы килми. Ничә еллар үткән. Тугыз ел. Дөрес була калса, теге чебек кенә бала минем каршыма иблис кыяфәтендә басып тора түгелме? Барыбер ышанмыйм. Юк.
Миңа хәзер 21 яшь. Теге вакытта, синең алда басып торганда, унике иде. Шуңа да мине танымадың. Ә син үзгәрмәгәнсең. Мин сине шундук таныдым. Паспорттагы фотоң ярдәм итте. Кичәге төн өчен гафу үтенәм. Егетләр кызу кыланганнар.
— Нинди егетләр, чын юлбасарлар, кеше үтерүчеләр, — дим, төнге хәлләрне тагы искә төшереп.
— Ярар, анысын кайтышлый сөйләрмен. Ә хәзер, әйдә, өеңә алып кайт, тугыз еллык кияү егете, — ди.
Үзе елмая. Шушы елмаю белән арбый да куя. Тик мин утырган җирдән тора алмыйм. Торырга әйтәм, торып булмый. Баш чатный. Җир ярылса, хет шунда кереп кит. Нык дулкынланганга шулай. Аяклар тыңламый. Мине бит шуңа да авылда үземнең артта "контуженный" дип йөртәләр.
— Контузия зәхмәте. Әфганнан шулай булып калдым, хәзер үтә ул, — дим. Фатыйма минем кулдан тартып торгызмакчы булды. Юк, булмый. Шуннан кабинадагы чиләкне алып Дим суы белән баштанаяк коендырды. Сикереп торганны сизми дә калдым, үзем аптырап торам.
— Ә хәзер җай гына бир кулыңны, — ди бу. Кулны сузам, буй җитми. Егылырмын дип, атларга куркам.
— Йә, бир кулыңны, кияү егете, — дип көлеп җибәргән иде, дәртләнеп бер адым атлап, кулын тотып алдым. Әйтерсең дә, упкын өстендәге бүрәнәдән атлыйм. Кулларны җәеп, селкенеп киттем, әмма егылмадым. Вәт могҗиза, элек булса, гөрселдәп авар идем әле. Берне атлагач, кызның кулына тотынып, тагын берне атладым. Әйтерсең, мин яшь бала, яңа тәпи киткәнмен. Бу чибәрнең кулы йомшак, җылы. Аңардан гүя миңа бер сихри көч килә, саркый. Кызның кулын тоткан килеш, "КамАЗ" кырына ук килеп җиттем. Кабинага үзем көч-хәл белән менеп утырдым.
Әйе, егетләр. Башка сыймаслык хәлләр кинода гына түгел, тормышта да була икән ул. Кешеләргә сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлләр. Моңа үзем дә ышанып бетәлмим әле.
Төш вакытларына авылга кайтып җиттек. Инсаф та, әллә вакыты җитте, әллә айныды, мыгырданып торып утырды. Фатыйма шунда гына сөйләвеннән туктады. Инсафны үзенең капка төбендә төшердем. Ул яртылаш татарчалап:
— Кара әле, парень, син нинди чибәрне утыртып алдың ул? Нинди кыз, кемгә кайткан? — дип, төпченә башлаган иде, мин:
— Бар, бар, атлавыңны бел, әнә, өеңдә Нәсимәң белән малаең көтә, — дип, сүзне кыска тоттым. Кайтып җиттек. Капка төбенә килеп туктадык. Шушы мизгелләрдә үземә шулкадәр кыен булып китте,үземне эчтән генә сүгеп ташладым. Авылда халык зур-зур матур йортларда яши. Ә безнеке? Бер як почмагы җиргә кереп беткән, үзе бәләкәй генә, җитмәсә сылап агартылган. Юньле кешенең тавык абзары да моңардан арурак. Капка да бик шәптән түгел. Ярый әле былтыр ихатаны яңарткан идем. Авылда безнең өй кебек өйләр хәтсез, кәнишне. Аңардан да начарраклары да бар барлыкка, әмма бу минутта безнең өй иң бәләкәедер, иң җиргә чүккәнедер кебек тоелды миңа. Шушы өйгә кунак алып кайтырлыкмы соң? Әл дә әнкәй маладис. Бар дөнья чиста, пөхтә итеп җыештырылган, идәннәр ялт итеп тора. Йортта да тәртип, һәр нәрсә урынында, бернәрсә дә тузып ятмый. Борынга әнинең тәмле итеп пешергән пәрәмәч исләре килеп бәрелде. Әнкәй шулай минем рейстан кайтканны гел тәмле ашлар пешереп көтеп ала. Фатыйманы "Ка- мАЗ"дан күтәреп диярлек төшердем. Болай карышмады үзе. Җитәкләп өйгә алып кереп киләм. Ишек төбеннән үк әнкәй чыгып каршы алды. Әнине күргән көе Фатыйма:
— Здравствуйте, исәнме, әни, — ди, ни урысча, ни татарчалап. Юлда өйрәнеп кайткан булса да, каушады, ахры. Кызарынып китте, үзе әни алдында баш ия.
— Исән әле, кызым, Аллага шөкер, үзегез ничек кайтып җиттегез, балалар? Кунак та бар икән, таныштыр, улым, — ди әни.
— Бу ни... әни, күрше авылга кайтып килүче марҗа инде, — дим. Әфгандагы кәләш дип әйтеп булмый ич, аннары кем ышансын? Алай әйтергә тел дә бармый. Әле үзем ышанып бетә алмыйм, икенчедән, Фатыйма бик чибәр кыз булса да, бердән, болай кем шулай кинәт кенә өйләнә. Мин Фатыйманың җиңеннән тартам, янәсе, озак иелеп сыгылып торма әле.
— Йәгез, балалар, әйдәгез, өйгә керик. Чәем дә кайнаган, — дип, әни Фатыйманың аркасыннан җиңелчә сөеп-сөеп алгач кына, Фатыйма кыяр-кыймас өйгә атлады.
Әни миңа карый. Күзе белән генә, кем була бу кыз, улым, дип сорый инде. Мин, аңлап, кулбашымны гына сикертәм. Өчәүләп чәй эчәбез. Фатыйма, бу татарча ничек була, монысы ничек дип, һәр сүзне сораша. Мин өйрәтәм. Әни Фатыйманың урысча гына аңлаганын белеп:
— Улым, үзе мөселман кызына охшаган, үзе бер авыз сүз дә белми бугай безнеңчә. Мин аны бит үзебезнең як башкорт кызы дип белдем, — ди. — Минем әни үзе башкорт булгач, үзенә охшаган кешене һәрвакыт бу безнең башкорт кешесе, ди. Мин:
— Ничауа, әни, өйрәнер, аның әти-әнисе мөселман, — дим. — Чәй эчә дә, китә ул хәзер. Юлчы гына ул, — дип, әнине тынычландырырга тырышам.
Әни минем элек тә динне һәм дини кешеләрне бик ихтирам итеп, хәзер дингә каршылыклар беткәч, бигрәк тә динигә әйләнеп китте. Шулай, Фатыйманың сорауларына җавап бирә-бирә, чәй эчеп туйгач, әни аминны тотып, битен сыпырып торып баскан иде, Фатыймада: "Бир-рәхмәтикә-әр-рахман-рахим" дип, яртылаш ишетерлек итеп, ике кулы белән битен сыпырды. Моны ишетеп-күргән әнинең кулыннан чәй калаклары төшеп үк китте. Әни урындыкка утырды да, яңадан аминны тулысынча укып, "әппәр" итте. Һәм кызарынып, бер миңа, бер Фатыймага карап:
— Улым, сора әле, сора, нинди дин тота соң ул? Әллә мине генә үртиме? Апайга бер дә охшамаган. Безнеңчә аңламаган-белмәгән мөселман була димени?
— Мөселман кызы дип әйттем бит инде, әни. Урыс арасында гына үскән ул.
Фатыйма әни белән үзләренчә чөкердәшеп чәй урыны җыештырып калды. Мин машинадагы йөкне тапшырырга төшеп киттем.
Үзем Фатыйма турында уйлыйм. Нинди тырышлык, үзсүзлек, үҗәтлек кирәк! Нинди хәтер булырга тиеш кешедә! Советлар Союзында адресы билгесез бер солдатны эзләп тап инде. Әллә язмыш шулай кушканмы? Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылып туа, диләр бит. Моңа мин ышанып бетмим, ышанырга теләмим дә. Тугыз ел элек үзем белән булган хәлләрне искә төшерәм. Әйтерсең дә, күптән караган киноны тагын бер тапкыр карарга, искә төшерергә тырышам. Вак-төяге онытыла башлаган. Әмма Әфганда күргәннәрнең барысы да хәтердә. Әйтерсең дә, кичә генә булган. Басып торган бала белән ананы да, коляскада утырган нәнәй кешене дә хәтерлим. Таҗик солдатының никах укыганы да хәтердә. Миңа хатын буласы теге кыз яшь бала гына иде бит ул чакта. Күзләрен әле дә хәтерлим. Әле дә булса миңа аптырап карап торган төсле. Госпитальгә дә ул килеп йөргән бит. Ә мин аны малай дип уйладым. Соңгы күрүдә чәчләрен туздырып күрсәткәнен дә аңламадым бит... Юләр баш... Машинаны бушатып беткәннәрен сизми калганмын. Склад мөдиренең:
— Йә, нәрсә эшләп утырасың? Йокладыңмы әллә? — дип кычкыруына сискәнеп киттем.
— Юл авыр булды, төнлә дә юньләп йоклый алмадым. — дип акланган булдым. Эшләрне бетереп, машинаны караштырып өйгә кайтканда, кетү кайткан иде инде. Әни сыер савып йөри, ә Фатыйма әни тирәсендә бөтерелә. Тегесен китергән була, монысын эшләргә тырыша, тик белеп бетерми шул. Шәһәрдә үскән бит инде. Әфганда, мөгаен, тормыш итү бүтәнчәрәктер.
Кичке ашны ашагач, әни миңа урын-җир сала башлады. Ерак юл арыттырса да, минем ятарга исәбем юк иде әле. Әни кабаттан:
— Улым, сиңа кайда салыйм урынны? — дип сорап куйды.
— Чоланга әлбәттә, — дим. Җәй көне чоланда йокларга яратам, бала чактан ук шулай.
Әни Фатыймага урынны түр якка сала. Мин Фатыймадан күзләремне ала алмыйм. Фатыйма әнинең өр-яңа халатын киеп алган, килешеп тора үзенә. Ул миңа бер-ике тапкыр өттереп карап алды, янәсе, күзең белән чамалап кара. Мин эш юктан эш булсын дип, йә гәзитләр алырга, йә башка нәрсә дип, түр якка кереп, Фатыймага күз салам. Эх, малай, нинди чибәр! Ул буй-сыннар, ул күзләр! Чәчләрен безнеңчә итеп үреп төшергән. Мода журналындагы кызлардан да чибәррәк. Түр як стенасындагы фоторәсемнәрне карый. Ә бит үзе кичә генә мине үтерергә әзер иде. Юлбасар, нинди боерыклар бирә иде кичә үзенең башкисәрләренә. Бүген мич буенда басып торган Фатыйма белән кичәге Фатыйманы һич чагыштырырлык түгел. Кичәгәсе — аждаһа, иблис, хатын-кыз кыяфәтенә кергән бер гыйфрит. Ә бүгенгесе — фәрештә, хур кызы. Әни Фатыймага йокларга урын күрсәтте. Ал якка чыккач, әнигә:
— Шулай да, әни, күз-колак бул. Әллә нинди кыз бит әле, — дим. Әни үзе мине шелтәли башлады.
— Белмәгән, күрмәгән кызлар утыртып йөрмә бүтән. Чынлап та, әллә кем бит әле, әллә чегән кызы, әллә юлбасар баласы, — ди. Шуннан үзен-үзе тынычландырып:
— Син машинаңны гаражга куярга киткәч, "Әлхәм" белән "Колһуалла"ны да укып күрсәтте әле, улым. Бик ипле балага охшаган. Бик итагатьле күренә. Әти-әниләре кем икән? — ди.
— Ул ятим үскән, — дигән булам. Ә эчтән: "Кичә төнлә күрсәң иде, әни, ул зәхмәтне!"— дип уйлыйм. Анысын әйтмим, әнине куркытасым килми. Шулай да әни бүлмә ишеген ябып, утыргыч терәде дә аның кырына подносны сөяде. Чыга-нитә калса, поднос төшеп шалтырый һәм безне уята, имеш. Төне буе боргаланып яттым, йокы керми күзгә, йә тегесен, йә монысын уйлыйм. Бөтен уйлар Фатыймага килеп терәлә.
Нигә миңа утырып килде ул? Ә ни өчен бандасын калдырып китте? Бөтенләй бозылып, хатын-кыз сыйфатын югалткан бер бандиттыр әле. Тугыз ел буе ни эшләп йөрмәк кирәк? Йоклаганда үтереп китүе дә ихтимал. Таларга дисәң, безнең өйдә таларлык бер әйбер дә юк. Әллә Әфганда әниләрен безнекеләр үтереп, шуның үчен алырга йөриме? Алай дисәң, мин беркемне дә үтермәдем. Сугышта булып автоматны хәтта духларга да төзәргә туры килмәде. Алай дисәң, әнә нинди итагатьле итеп сөйләшә. Үзе нинди чибәр. Барыбер Фатыйманың ул кадәр начар булуына ышанасы килми. Шулай, уйларыма үзем каршы килә-килә, таң алдыннан гына изрәп йоклап киткәнмен.
Иртән табак-савыт шалтыраганга, тәмле исләр борынны кытыклаганга уянып киттем. Әни белән Фатыйма газ плитәсе тирәсендә мәж киләләр. Нәрсәдер пешерәләр ахры, исе тәмле булып өйгә таралган. Утыргычтагы поднос төшкәндерме, юкмы, анысын белмим, әмма әни татарча-башкортчалап сөйли. Ә Фатыйма урысча. Әни урысча бик аңлап бетмәсә дә, болар барыбер бер-берсен яхшы аңлыйлар. Һәрхәлдә миңа шулай тоелды. Казан янында йөреп Фатыйманың йөзләре алсуланып киткән, җитмәсә, әнинең теге кичәге халатын кигән. Халат Фатыймага кыскарак, иелгәндә тез башыннан өстәрәк ботлары күз кызыктырып күренеп киткәли. Яулыкны да үзебезнең кызларча, чөеп бәйләп куйган.
Тиз-тиз генә чәй эчеп эшкә йөгердем. Авыл авыл инде. Хәбәр тиз тарала. Әле берсе туктата, әле икенчесе.
— Син нәрсә, парень, кәләш алып кайткансың, диләр. Чынмы бу?
— Молодец, күптән кирәк иде. Хәзер бит утызга җитеп барасың. Бик яхшы булган, — ди.
Бүген рейсны Стәрлетамакка язганнар. Тагын Инсаф белән. Аны алырга кергәч, ул сагыз кебек ябышты.
— Туй кайчан? Кайчан киленнең тәпиен юабыз? Вот сиңа "контужен"! — ди, мөртәт. Аңардан, бер ярты вәгъдә итеп, чак котылдым. Безнең авылда һәркемнең исеме бар. Кайберләренең хәтта икешәр. Бу "Кантужен" ләкабын Әптер Гыйльми кызы кушты. Армиядән кайткан ел. Үземнең йә нык дулкынлансам, йә баш бәрелсә, аяклар тотмаганын белми идем әле. Шулай егетләр белән бәхәсләшеп китеп, Әптер Әкълимәсен кочаклап үбәргә булдым. Миңа бу күз атып та йөри. Үземнең тәгаен генә йөргән кызым булмагач, бер кичне тәвәккәлләдем. Туры китереп, тегене кысып кочакладым да, үбәргә чамалыйм. Теге дә миңа елышып килә. Дулкынланудан баш чатный ук башлады. Тез башлары калтырый.
— Кит, кит, юньсез, — дип, бер-ике тапкыр башка суккан булды. Алай нык та сукмады инде, болай, исем-йола өчен генә. Мине үзенең дә кочакларга чамасы бар кебек. Әмма шул ике сугуы җитте инде. Аяк ычкынды да куйды. Тыңламый, и бетте. Егылмаска тырышып, мин тагын да тегене кысыбрак кочакладым. Бөтен гәүдәм белән аңа асылындым.
Сизеп торам, курка калды. Ярый әле клуб коймасына бер кул белән тотынып өлгердем. Тегене ычкындырып, штакетникка ике куллап ябыштым. Шулай итеп, беренче һәм соңгы тапкыр кызлар кочаклавым шулай тәмамланды. Теге Әптер Әкълимәсе:
— Кит, җенле нәрсә. Эчеп килгәнсең, аягыңда да басып торалмыйсың, юньсез, — дип, мине әрли башлады. — Җитмәсә, кызлар кочаклаган була, егет калдыгы, — дип, мине мыскыллап сөйләнә-сөйләнә китте. Шул минутта җир ярылса, бәхәссез, мәңгелеккә шунда керергә мин риза идем. Шул хәтле гарьләндем ки, тешләремне кысудан яңакларым шытырдады, күздән яшьләр чыкты. Әл дә якын-тирәдә бүтән яшьләр юк иде. Үләселәрем килде шул минутта.
Читтән килгән кызлар янына да баргалап карадым. Анда да шулай. Баш чатный башлый. Бу миңа инде "кит моннан" дигән сигнал, шартлы кисәтү була иде.
Тагы шундый бер-ике хәлдән соң мин кызлар янына йөрмәс булдым. Һәм мине инде йә "бума чирле", йә "кантужен" дип йөртә башладылар. Үземнең артта гына инде. Ачулары килгән юньсезрәкләренең битемә дә бәреп әйткән чаклары булды.
Шулай итеп, мин тора-бара "кантужен"га әйләндем. Яшьләр мине жәллиләр. Алар белә бит инде минем шул контузия аркасында бер генә ел хезмәт итеп кире кайтканны. Аңа мин гаеплемени?
Шул ук Әптер Әкълимәсе: "Үзем шуңа барыр идем. Болай ару егет", — дип әнигә дә ишеттергән. Әни дә үзенчә үгетләп карады. Әмма күңелем, йөрәгем Әптергә таш булып каткан шул.
Яшьтәшләр "юмарт" Зиләне дә алып килеп карадылар. Зилә үзе дә кыю икән, алдыма ук менеп утырды. Әмма миңа андыйлар кирәкми. Түбән оч Мәдинә дә, ире аракы эчеп трактор астында вафат булгач, берничә тапкыр кичләтеп кенә өенә чакырган иде дә, аңардан да шөрләдем. Бигрәк ирдәүкә, бер эләксәң — котылырмын димә. Үрмәкүч авына эләккән чебеннән болайрак булырсың.
Шулай итеп, мин кызлар кочакламаган килеш, буйдак егет булып һаман йөри бирәм. Авылдагылар моның Әфган сугышы зәхмәте икәнен беләләр, бик теңкәгә тимиләр иде.
Эштән соң кич өйгә кайтсам, әни караватта еламсырап утыра. Яулык почмагы белән күзләрен сөрткәли. Фатыйма күренми. Йөрәк "жу" итеп китте. Баш та чатнарга әйтә башлады.
— Нәрсә булды, әнкәй? — дим.
— Булуын бер нәрсә дә булмады, тик менә Фатыйма гына иртәгә синең белән сөйләшкәч, кайтып китәрмен, ахры, ди.
— Соң, шуның өчен елыйлармы? — дим.
— Еламый ни, килен күрмичә үлеп китәрмендер инде. Күрше-күләннән оят. Барысы да оныклар үстерә, ә мин? Әкълимә булды — Әкълимәне ошатмадың, Мәдинә булды — аңардан качып йөрисең? Сиңа кем кирәк? Бик ипле бала күренә, әллә дим, Сәхи бабаңны чакыртып, никах укытабызмы? Печән өстенә дип каптыргалаган теге ала сарык та бар. Бик итәгатьле күренә. Кешене мин бик тиз сыныйм, улым. Бу бала күңелемә май булып ятты, — ди.
— Соң, әни, ике көндә кешене белеп бетереп буламыни? — дим.
— Була, улым, була. Кешене бер күрүдә үк белеп була, — дип, әни үзенекен тезеп алып китте.
— Әнә, тәрәзәдән кара әле, әйтерсең дә бу йортка күптән килен булып төшкән, — ди бу. Мин тәрәзәгә күз салам. Фатыйма ягылган, өлгергән мунчаның идәнен юып йөри. Чынлап та, шушы йортта туып үскәнмени.
— Ярар, ярар, әнкәй, тынычлан, берәр нәрсә уйларбыз, — дип, әнине тынычландырам. Ул:
— Уйлыйсы юк инде, улым, күптән вакыт. Бар, чакыр, чәй әзер, ашым да пеште. Кичке ашны ашыйк, көтү кайта башлар, — ди. Мин чыгып Фатыйманы чакырам. Көне буе баштан да чыкмады, чукынган. Әллә ярату шушы була микән? Әле аны күргәч, яз кояшы күренгәндәй, бөтен дөнья балкып китте.
Кичке ашны ашагач, көтү кайтты. Тәүдә әни белән Фатыйма, аннары мин мунча кереп алдык. Мин Фатыймадан күзне ала алмыйм. Сихерләде мине бу чынлап торып. Гашыйк булу шушылай буладыр, ахры. Ул да моны сизеп алды:
— Әйдә, йөреп кайтыйк, авылыңны күрсәт, — ди. Бәрәңге бакчасы аша икәүләп бакча артындагы тауга менеп киттек. Артка борылып карасам, безне ярты авыл күзәтеп, карап тора ләбаса, күрше тирә-яклар барысы да өй артларына, өй алларына чыгып басканнар, шым гына карап торалар. Бала-чагасына кадәр, уеннарын ташлап, безне күзәтәләр. Әйтерсең дә, без бер могҗиза. Эл дә боларны Фатыйма күрми әле.
Тегеләргә үч итеп, Фатыйманы җитәкләп алдым. Кулы бигрәк эссе. Минем кул да тирләп чыкты. Аның кулын тартып алмавы миңа, ничектер дәрт өстәп җибәрде. Үзеннән ниндидер затлы, тәмле, хуш ис бөркелә. Дулкынланмаска тырышам, юк, буламы соң? Ярый әле баш чатнамый.
Тау башына менеп утырдык. Авыл һәм каршы як уч төбендәге кебек. Тирә-як матур. Мин дәшмим, Фатыйма да сүзсез генә утыра. Икебез дә сүз берләштергән кебек, җиргә утырдык. Җәйге җылы кич. Җайлап кына караңгы төшә. Тугайда кошлар моңлана. Сүзсез тормас өчен мин:
— Менә инде, шушы минем туган авылым, — дигән булам.
— Әйе, матур яклар. — Тагын сүзсез калдык. Сүз табып булмый. Мин аның гүзәллегенә карап, сокланып утырам. Бик иркәлисем, чәчләреннән үбеп аласым килә, куркам, кыюлык җитми.
— Шурави, — ди бу һәм, әзрәк тынып торгач, дәвам итә. — Мин унике яшемдә, никах белән генә кияүгә чыгачакмын, һичкем белән йокламаячакмын дип, кызлар алдында Коръән тотып ант иттем. Теге вакытта безнең икебезгә сезнең бер шуравиегыз никах укыды. Моны әнием белән картәнием азактан әйттеләр, аңлаттылар. Ул вакытта мин безгә никах укыганнарын белмәдем. Мин тик сиңа һәм әниемнәргә ярдәм итү теләге белән генә яндым. Коръән тотып иткән антымны боза алмадым.
Фатыйма тагын тынып калды. Шактый вакыт сүзсез торгач:
— Мөмкин булса, син миңа өйләнеп, өч көн тор. Аннан "талак" әйтерсең, — ди бу. Мин һаман, миңгерәү сарык кебек, кызга карап шаккатып утырам. Ул сөйләгәннәр һич башыма сыймый. Аңламыйча, аңа багам:
— Менә болайрак, — дип, үзе, караңгы төшсә дә, сизеп торам, кызара-кызара минем кулны ипләп кенә алып, үзенең тыгыз күкрәкләре өстенә куйды да, күкрәгенә кысты. Һәм ишетелер-ишетелмәс итеп:
— Әйдә, кыюрак бул, курыкма, ашамам, — ди. Минем һаман кыюсыз гына карап торуыма:
— Син нәрсә, әллә хатын-кыз белән бер дә кунганың юкмы? — ди.
— Бер кундым... Тугыз ел элек Әфганда синең белән бер төн. Һаман күз алдымда, — дим. Һәм кыюсыз гына кызның кайнар битенә иреннәремне тидерәм. Утырып торгач, нык дулкынлансам да, егылу куркынычы юк, шөкер. Тез башы да калтырамый. Күкрәктә, әйтерсең дә, бер зур буа язгы ташкында ярылып китте. Мин шашып-шашып Фатыйманы үбә, кочаклый, иркәләп-назлый башладым. Фатыйма карышмады. Ул да мине иркәли. Нинди сүзләр булгандыр, "мәхәббәтем" дигән сүзен генә аңладым. Күрәсең, әфганча, пуштунча иркәли. Аның саен дәртем таша, инде бөтен тәненнән үбәм. Әйтерсең дә, гомер буе шулай кыланганмын. Кайдан килгәндер миңа мондый кыюлык. Фатыйманың йомшак, хуш исле чәчләрен үбә-үбә иркәлим. Әни назыннан башка мәңге хатын-кыз назы күрмәгән кеше ни, бу кадәр чибәр Фатыйманың иркәләвеннән исердем дә куйдым. Аның, серле пышылдап, мине кысып-кысып кочаклап иркәләүләре мине бөтенләй шәбәйтеп җибәрде. Һәм без... ир белән хатын булдык. Фатыйманың шатлыклы кайнар күз яшьләре минем биткә тамды. Мин дә хатын-кызны, Фатыйманы ярата алу сәләтен югалтмаганыма шатланып, елап җибәрдем. Фатыймадан никтер, үземнең чын ир-егет булып яши алуымны аңлагач, оялмадым. Аңа мең-мең рәхмәтләр укыдым. Ул миңа яшәргә көч-куәт, дәрт бирде. Бу минутларда ул минем өчен кояшка бәрабәр иде. Аңардан:
— Син нигә елыйсың, Фатыйма? — дим.
— Үзеңне минем урынга куеп, тугыз ел эзләп кара, шуннан, мөгаен, аңларсың, — ди. Күпме ятканбыздыр, белмим, әмма офык кызара башлады. Һаман караңгы әле. Караңгыда шунысы әйбәт: бер-береңнең күзләрен күрмисең. Шуңа да бик оялдырмый. Кинәт Фатыйма сикереп торды да:
— Әйдә, ирем, тор, өйгә кайтабыз. Әни дә көтеп арыгандыр, — дип, куаныч-шатлык белән миңа кулларын сузды. Кулларыннан тотып, сикереп тордым. Фатыйма мине алга әйдәде. Күктә — йолдызлар, аста — йокыга талган авыл. Офыктагы алсулыкта ярымшәрә Фатыйма тагын да гүзәлрәк, тагын да сихрирәк күренә иде. Әйтерсең, айдагы Зөһрә кыз бөтен матурлыгы белән алдымда басып тора һәм мине алга — киләчәккә әйди. Фатыйманы күтәреп алдым, һәм килгән сукмактан авылга төшеп киттек.
— Йә, Ходай, мин атлап барам түгелме соң? Фатыймамны күтәреп барам. Шатлыгымнан хәтта тезләр калтырап китте. Фатыймамны куркытмас өчен, җай гына җиргә бастырдым. Аякларга карыйм — урынында, тезләр бераз калтыраса да, шөкер, аяклар киреләнмәделәр. Фатыйма, нәрсәдер сизенепме, кулдан тотып:
— Әйдә, мәхәббәтем минем, — дип, алга әйдәде, һәм мин, ничәнче тапкыр инде, аңа берсүзсез буйсынып, алга, аның артыннан иярдем.
Үзем шатланам. Кара инде, аякларда да калтырау бетте һәм без, әкрен генә җитәкләшеп, караңгы төннән авылга, шәрык ягында алсуланган офыкка — үзебезнең киләчәккә, якты таңнарыбызга табан җай гына атлап киттек...
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)