...Шыр җибәрдем, шулай да:
— Үлсәк, бергә үләбез инде, — дигән булам.
Әйе, егетләр, бу инде хәзер әфган духы гына түгел. Үзем һаман тизлекне югалтмый бара бирәм. Мине атса, үзе дә чукыначак. Тизлек йөз чакрым тирәсе. Юлда каршыга бер машина килә. "Әллә каршы якка чыгып, аны туктатыргамы? Туктамаса... Килеп бәрелсә?" Баштан "зыр" итеп төрле уйлар үтә. Йөк машинасы булса ярый да бит. Җиңел машинадагылар, һичшиксез, үләчәкләр, юкка һәлак булачаклар. Аларның ни гаебе бар? Кинәт кенә әни искә килеп төште. Минем үлгән хәбәр ишетелсә, ул да кайгысыннан үләчәк. Шунда теге аждаһа:
— Шурави, тукта, — дип, пистолет белән чигәгә нык итеп төртте. "Шурави" дип безне гади әфганлылар атыйлар иде бит. Шул сүз, ничектер, айнытып җибәрде. Үзем дә сизмәстән, тормозларга бастым. "Джип" шып туктады.
— Хәзер кире борыл, курыкма, барысы да әйбәт булыр. Сиңа тимибез, — ди. Мин, әллә пистолеттан куркып, әллә теге "шурави" дигәненә буйсынып, кире борылам һәм бандит хатын әйткәнне эшлим—килгән юлдан барам.
— Кайда ашыгырга, үлемгәме? — дим.
— Курыкма, мин сез уйлаганча ук начар түгелмен, — ди бу иблис.
Кирәкмәгәндә тегеләй-болай чапкан, һәр сикәлтә саен очраган ГАИшниклар да туры килми бит, ичмасам. Очрасалар, йә юл кагыйдәсен бозар идем, йә күзләренә яктыртыр идем. Юк бит, юк.
— Әфганда булдың инде, ә, шурави? — ди бу.
— Туры килде, — дим, иблиснең кешечә сөйләшә белүенә шатланып.
— Юк, — дим. Үзем: "Ничек котылырга бу аждаһадан", — дип уйлыйм. Һаман сораша:
— Өйләнгәнме? — ди. Вәт бер яман чир, минем йөрәккә керергә чамалый.
— Сиңа нигә кирәк минем өйләнү-өйләнмәү? — дим. — Файдасы тияр дип уйлыйсыңмы әллә?
— Мөгаен, — дип, һаман тел чарлый бу.
— Буйдак. 1967нче елгымын, буем йөз дә җитмеш сигез сантиметр, авырлыгым җитмеш биш килограмм. Сәяси яктан ышанычлы, белемем — техникум, милләт — ни башкорт, ни татар. Ике арада бер турыда, — дип тезеп киттем. — Чит илдә булганым юк, чит илдә туганнарым да, бәйләнешем дә юк, — дим.
— Алдама, — дип, тынып калды бу.
Ничек моннан котылырга? Пистолеты белән чигәне төртеп тишәрдәй булып бораулап килә. Хәтта мылтык мае һәм дары исе танауга килеп бәрелде. Таныш ис, бу исне мин бернинди ис белән дә бутамыйм. Әфган искә килеп төште.
Әллә үзендә булган, әллә "джип"та, минем уң кулга шап итеп боздай салкын богавын да кидереп куйды бандит кыз. Ә бер очын үзенең сул кулына эләктергән. "Бетте, хәзер качып котылып булмаячак". Шайтан кыз алга — пассажир урындыгына ук күчеп утырды. Җиңел сулап куйды. Йөзе дә канәгать елмаеп тора.
— Ә син болай ару егет күренәсең, — дигән була.
— Син миңа ошый башладың, һәм... син бөтенләй үзгәрмәгәнсең, — дип, көзгегә карап, чәчләрен төзәткән була, итәкләрен сыпыра. Аның шулай кинәт кенә тынычланып, гади кешеләр кебек сөйләшүе мине дә тынычландыра төште. Пистолетын да алып уң як кырына салды, әмма кулыннан ычкындырмый. Мин дә аны дикъкать белән күзәтәм. Ну үзе чибәр, малай! Урамда күрсәң, һичшиксез гашыйк булуың бар. Песи баласы кебек артыннан ияреп китүеңне сизми дә калуың ихтимал. Ул керфекләр! Ярым караңгы машина эчендә дә чибәрлеге бөтен ир-атны арбарлык. Бәйләгән кофтадан күкрәкләре тишеп чыгардай булып төртеп тора. Торганы бер сихри сын. Ә үзе — юлбасар. Минем аңа карап күзәткәнне сизде, ахры. Юлбасар булса да, бите кызарып киткән кебек булды, һәрхәлдә миңа шулай тоелды.
— Йә, хәзер сөйлә инде, — ди бу.
— Нәрсә сөйлим? — дим. Әллә нык дулкынланганга, әллә башка сукканга, баш тагын чатный башлады. Башкача сөйләшеп булмады. Теге урман юлын юри үтеп китим дигән идем, булмады. Юлны игътибар белән карап килгән икән.
— Хәзер сулга, шурави, — ди.
Нишлисең, пистолетын кулына алды, баш та чатный, борылмаска иткән идем, башка сугарга чамалый. Ирексездән борылдым. Теге урынга килеп җиттек. Тып-тын, бер кеше юк. Фара яктысында чалкан яткан Инсафның гәүдәсе күренә. Аны үтереп ташлаганнар, ахры. Мин тагын калтырана башладым. Миңа бит нык дулкынланырга ярамый. Баш тагын ярыла башлады. Хет бүре булып ула. Күздән утлар күренеп китә. Ике "КамАЗ" да туктаган урынында тора, йөкне генә күчереп төягәннәр.
— Сүндер! — диде дә бу албасты, мин сүндергәнне дә көтмичә, ачкычны тартып алды. Аждаһа караңгылыкка карап нидер кычкырды. Калган бандитлар да килеп чыктылар. Бу тегеләргә команда бирә башлады.
— Барысы да үзгәрде, йөкне кичекмәстән кире төяргә кирәк булыр. — Бандитларның кайсысыдыр сораулар бирергә дип авыз ача башлаган иде:
Мин сезгә нәрсә әйттем, әллә аңлашылмыймы? — дип кенә җикерде. Берәр сәгатьтән йөкне кире төяп тә куйдылар. Шуннан бу иблис Инсафка тагын аракы эчәргә кушты. Мин аны үлгән дип кайгырып утырам. Авызына аракы тидергәч, рәхмәтләр әйтә-әйтә салып җибәрде. Әллә бер, әллә ике стаканны чөмерде, ал- каш. Минем баш чатнаганнан-чатный, авыртканнан- авырта. Бер нәрсә дә аңламаслык хәлгә киләм. Колакка:
— Югалыгыз, таралыгыз! Безнең куллар канга буялмаган. Кирәк булса, үзем табармын, — дигәне генә ишетелә иблиснең. Мин баш авыртудан һушымны югалтам.
...Машина тигез генә үкереп бара һәм мине рәхәт итеп тибрәтә. Мин богаулы килеш өске киштәдә ятам. "КамАЗ" руле артында теге иблис хатын утыра. Оста йөртә чукынган хатын. Мин ята бирәм. Миңа рәхәт, баш та җиңеләйгән. Бу рәхәтлекне башы, йә бүтән җире бик нык авырткан кеше генә белә. Авырту басыла барган саен, рәхәтлек арта, дөнья матурая, яшәгән саен тагын озаграк яшисе килә...
...Дәү әниләренең хәлен белергә барырга алар күптән әзерләнгән булсалар да, бу сәяхәт, ничектер, көтмәгәндәрәк килеп чыкты. Кичтән абыйсы әтисе белән сөйләшеп алгач, әтиләре: "Иртәгә картәниегезне барып алып килегез әле", — дип хәбәр салды. Моңа совет гаскәрләренең көтмәгәндә ясаган яңа һөҗүме сәбәп булды, һәм шуңа да бәләкәч Фатыйманы өйдә калдырырга булдылар. Әмма барып чыкмады. Китәр вакытта гына Фатыйма "джип"ның утыргычлар артына, әйберләр төялгән урынга кереп яшеренгән иде. Ярты юлны үтеп, ниндидер бер тау чишмәсе кырына чәй эчәргә туктагач кына Фатыйманың өйдә калмаганын белделәр. Әнисе нык ачуланса да, абыйсы бер сүз дә әйтмәде. Фатыйма гаиләдә бердәнбер кыз булганга, чәй эчеп алуга ук әнисе аның бу гөнаһын кичерде. Фатыйманы юлга алмауларының сәбәбе юл тыныч-имин булмауда иде. Совет гаскәрләре юлны ябарга тиешләр иде.
Фатыйма биш малай арасында берүзе булганга, аны гаиләдә барысы да яратып иркәлиләр иде. Шуңа да Фатыйманың бу шуклыгы да җиңел генә кичерелде. Әтисенә кесә телефоны аша борчылмаска кушып, Фатыйманың үзләре белән икәнен әйтеп шылтыраттылар. Әтисе генә хәлләрнең бик кискен икәнлеген әйтеп, озак тоткарланмаска кушты.
Фатыйма бәләкәйдән үк бик шук, чая, үткер бер "малайша" булып үсте. Абыйлары нәрсә эшләсә, шуны кабатлады. Алар белән малайлар уены уйнады. Укырга кызлар гимназиясенә бирделәр. Анда да ул гел берен-челәрдән булып төрле уеннарга кызларны үзенең артыннан ияртә иде. Кайчакта шуклыгы, чаялыгы белән укытучыларның тәңкәләренә тиде. Шулай булуга карамастан, укуда да гел алдынгылар исәбендә булды. Бөтен фәннәрдән дә элгәшеп, беренчеләр исәбендә йөрде.
Бүген ул үзен ни өчен юлга алмаганнарын да белде. Совет гаскәрләре башкүтәрүчеләр белән Кандагар шәһәренә керергә тиешләр икән. Бу инде картәнисе яшәгән кышлактан җәяүлегә бер көнлек юл дигән сүз. Юл бик үк яхшы булмаса да, әнисе туган-үскән һәм картәнисе торган кышлакка өйлә намазына барып та җиттеләр.
Бәләкәй генә, таулар кочагына сыенып, кырыннан матур гына тау елгасы аккан һәм бөтенләй яшеллеккә чумган кышлакка Фатыйма ел да каникул вакытында килә торган иде. Шуңа да кышлакта дус кызлары җитәрлек. Кызлар да Фатыйманың кайтуын көтеп алалар, чөнки Фатыйма аларга кала күчтәнәчләре алып килә, төрле уеннар өйрәтә. Хәтта берничәсен укырга-язарга да өйрәтте әле. Кышлакта мәдрәсә юк иде шул. Бай гаиләдән булуына карамыйча, үзен кышлак кызларыннан һич өстен тотмаганга, кышлак кызлары аны да үз иттеләр. Ул кызлар белән чишмәгә суга йөрде, тауда кәҗәләр көтте.
Бу юлы кышлак Фатыймаларны, ничектер, сәер һәм шомлы каршылады. Картәнисе нык шатланса да, әнисенең йөзе дә, күңеле дә шомлана иде. Шуңа да Фатыйманы кышлактагы дус кызларын күрергә чыгармадылар. Тик абыйсы белән генә чишмәгә барып, чәйгә су алып килергә рөхсәт бирделәр. Барсын да белмәсә, барысына да өлгермәсә, Фатыйма Фатыйма булмас иде.
Әнисе картәнисе белән үзләре яраткан чишмә суыннан кайнатылган чәй эчкән арада, Фатыйма электән таныш дус кызларына йөгерде. Юлда әнисенең икетуган агаларына да кереп чыкты һәм шуны белде: урыс солдатлары бу тирәдә дә күренә башлаганнар. Төрле имеш-мимешләр һәм төрле шомлы хәбәрләр йөри икән. Теге күрше кышлакта талибаннар өч дехканны үтергәннәр һәм рус солдатлары белән дә атыш булган икән, дип тә сөйләделәр, җитмәсә. Әллә Фатыйманы куркытырга уйладылар, әллә, чынлап та, шулай иде, белмәссең. Имеш, яшь кызларны да урлыйлар икән. Кем урлаганын да белмиләр икән.
Фатыймага унике яшь кенә булуына карамастан, ул барысын да аңлый иде. Юкка гына әтисенең китапханәсендәге китапларны укып чыкмады ич ул. Дус кызларыннан да кызларны урлаулары турында яңадан ишеткәч, Фатыйма ниндидер хискә бирелеп:
— Минеме? Мине беркайчан да үзем теләмәгән кеше белән яткыра алмаячаклар. Үлсәм үләм, әмма никахсыз ир-егетләр куенына кермәячәкмен. Әгәр дә көчләп үз хатыны ясый икән, ул егетне башта үтерәм, аннан үзем үләм. Мин никах белән генә һәм үзем теләгән кешегә генә кияүгә чыгачакмын, — дип тезеп алып китте.
Бу якларда кызларның ризалыгын сорап та тормыйча, кияүгә бирү очраклары еш булганга, Фатыйма ахирәтләренең елмая биреп: "Сөйлә әйдә, сөйлә", диебрәк карап торуларын күргәч:
— Ышанмасагыз, менә Аллаһи-билләһи, шушы Коръәнне тотып ант итәм, — дип, өй түрендәге шүрлектә торган Коръән китабын алып, иң башта маңгаена тидерде, аннан күкрәгенә кысып, шуннан үбеп алды. Дус кызлары аңа күзләрен шардай итеп, аптырап карап тордылар. Аларның Коръән тотып ант иткән кешеләр турында ишеткәннәре булса да, андый кешене күргәннәре юк иде әле. Шуңа да алар бераз куркышып тынып калдылар. Алар Коръән белән ителгән ант — ул иң зур ант икәнен беләләр иде. Аны бозган кеше йә үлә, йә гарипләнә. Бер дә булмаса, балаларына, әти-әниләренә һәм ыру-туганнарына зур бәла-казалар киләчәк. Шуңа да кызлар, әсәрләнеп, тын калдылар. Ә Фатыйма тагын да дәртләнебрәк үзенең туган иле — Пакыстанын, кирәк булса, ирләр белән бергә саклаячагын әйтеп бирде. Дус кызларына караганда Фатыйма күп белә һәм күп нәрсәне алардан ныграк аңлый. Ул элекке ил батырлары турында горурланып:
— Бездә, Пакыстанда, хәтта хатын-кызлар хезмәт иткән хәрби частьлар бар, — дип сөйләп, кызларны тагын да ныграк аптыратты.
Үзенең туган иле итеп Фатыйма Пакыстанны саный иде. Чөнки әтисе Пакыстанда үскән һәм ул үзе дә анда туып, анда үсте. Ә әнисе — Әфганстаннан. Шунда туып, шунда үскән. Пакыстандагы кызлар гына укый торган югары уку йортына укырга килгәч кенә әтисе белән таныша. Һәм әти-әниләренең ризалыгы белән генә кияүгә чыга. Әтиләренең ыруы, электән үк хәлле ырудан булып, әтисе яклап картәтиләре шул ыруда зур вазый-фа били иде. Әниләре дә шушы кышлактагы хәлле гаиләдән булып, абруйлы кешеләр исәбеннән йөргәнгә дә, Фатыйма үзе дә кызлар белән ихлас аралашып барганга, кызлар аны һәрвакыт ихтирам иттеләр.
Иртәгесенә кышлакта: "Урыс солдатлары кышлакның ике ягындагы тауда урнашканнар икән", — дигән хәбәр таралды. "Юлны япканнар икән", — дип тә сөйләделәр. Әмма калага баручылар һәм авылга кайтучылар моны инкяр иттеләр. Хатыннар шомланып йөрделәр, ирләр җыелышып киңәш тоттылар. Алар халыкка һәм кышлакка зыян килмәсен өчен, болай эшләргә булдылар. Әгәр дә шуравиларның халыкка зыяннары тимәсә, аларга каршы чыкмаска, талибаннарга да ярдәм итмәскә. Кыскасы, кысылмаска. Шулай да, коралларны барлап, майлап, әзер тотарга.
Әмма хәлләр бөтенләй башкачарак килеп чыкты. Фатыймалар иртәгә кайтыр юлга чыгабыз дигән көнне, кышлактан күптән киткән Абдулла кайтып төште. Ул берүзе генә түгел иде. Башта дүрт әсир шуравины алып килделәр. Аннан баштанаяк кораллы биш-алты кеше килде. Шуннан башланды да инде.
Кышлакта сугыш булып алды. Бер-ике йорт җимерелде. Яраланучылар да, үлүчеләр дә булды.
Фатыймалар чәй эчеп утыралар иде. Атыш тавышлары ишетелгәч, барысы да базга төшеп качтылар. Базда төрле догалар укып утырдылар. Әнисе картәнисен шелтәләп:
— Әгәр син болай кышлактан китмим дип киреләнмәсәң, без мондый хәлгә тарымый идек. Түрдә генә тәсбих тартып утырасы урынга хәзер базда утырасың менә, — дип әйтеп куйды.
Базда күпме утырганнардыр, чыгып карарга дип, базны ачулары булды — өйгә чит кешеләр килеп керделәр. Киемнәренә караганда, болар шуравилар иде. Шуннан китте мәхшәр. Абыйсын сугып ектылар. Картәниләре атлый алмаганга, шуравилар аны креслосы-ние белән күтәреп күрше йортка алып кереп киттеләр. Фатыйма да әнисе белән картәниләрен калдыруларын үтенеп елап, шуравиларга иярде. Аларны, җирдә авыз-борыннары канга баткан, тузанда аунап яткан шурави каршына китереп бастырдылар. Аннан ул кешене ике шурави тартып торгызды. Берсе кычкыра-кычкыра нәрсәдер сөйләде. Бу бик усал шурави иде. Теге канга баткан шуравины Фатыйма бик тә жәлләде. Ул кай җире беләндер аның уртанчы абыйсына охшап тора иде.
Кышлак мулласын алып килделәр. Нәрсәгәдер ризалашмаганы өчен аны бәргәләп ташладылар. Мулланы әллә аттылар, әллә кире җибәрделәр, анысын Фатыйма хәтерләми. Теге ике шурави тотып торган битләре канга баткан кеше кырына картәнисен бастырырга уйлаганнар иде, Фатыйма, картәнисен якларга була, алга атлады. Аннан аны теге адәм кырына бастырдылар. Фатыйма куркышыннан нәрсә булганын да аңлап өлгермәде. Бер шурави мөселманча ниндидер дога укыды, амин тоттылар. Фатыйма, кайчан атарлар инде дип дер калтырап торды. Әнисе белән картәнисен капканың теге ягына ук чыгардылар. Фатыйма картәнисе белән әнисен коткарып кала алуына шатланды. Аннан аны теге шурави белән бер алачыкка кертеп яптылар, тыштан терәп бикләп куйдылар. Бу канга батып беткән шуравидан нәрсәдер таләп итәләр, ә шурави тискәреләнә. Фатыйма нәрсәдер сизенде, курку аралаш бу егетнең начарлык эшләмәячәгенә ышана иде.
Әсир шурави үксеп-үксеп елап ятты да, бераздан тынды. Фатыйманың ничек җитте шулай исемен сорады. Әллә йоклап китте, әллә үлде. Юк, үлмәгән икән, төне буе саташып чыкты. Фатыйма, тышта бераз шау-шу тынгач, ишекне этеп-этеп караган иде дә, ишек бирешмәде. Шулай йокысыз төн үткәреп, ул таң алдыннан гына изрәп йоклап китте.
Кемдер кыштырдаганга һәм ату тавышына уянды ул. Почмактагы юрганнар арасына кереп качты. Ишекне каерып ачтылар. Теге әсирне өстерәп алып чыгып киттеләр. Бераздан Фатыйманы да кием-салым арасыннан сөйрәп алып чыктылар. Әнисе йөгереп килеп кочаклап каршы алды. Читләр карап торуга карамастан, Фатыйманы баштанаяк диярлек капшап карап чыкты. Кичәге шуравилар асылып куелганнар, кайсылары улгән, яталар, кайсылары җирдә бәйле килеш ята. Бу сакаллылар башка кешеләр иделәр. Теге әсирнең Фатыймага тимәгәнен белгәч, әнисе бик тә шатланды. Өйгә кергәч кенә әнисе Фатыймага шул әсир белән ни-кахландырулары турында әйтеп салды. Фатыймага әллә ничек булып китте. Никахның нәрсә икәнен ул белә иде. Үзенең никахы шушындый шартларда булыр дип, һич тә уйламаган иде Фатыйма. Ә менә ничек килеп чыкты. Һәм ул теге әсир шуравины тагын күз алдыннан кичерде. Шурави дигәне болай матур гына: кара чәчле, кара кашлы бер кеше. Әфганлыга, уртанчы абыйсына охшап тора. Тик нигә аны шуравилар кыйнаган да, нигә Фатыйма белән никахлап, ябып куйдылар соң? Инде менә икенчеләре килеп, тагын теге шуравины өстерәп кыйнап алып чыгып киттеләр?
Фатыйма күңелендә ниндидер бер әрсез кызыксыну уянды. Нинди кеше ул? Куркуын җиңеп, күрше йортның капка ярыгыннан күз салды. Кичке як, урамда мәхшәр беткән. Мал яба торган кура кырында өч шурави баштүбән асылынып тора. Йорт кырындагы чинар ботагына теге шуравины аякларыннан һәм кулларыннан асып куйганнар. Куркып, кире йортларына кереп качты кыз. Караңгы төшкәч, Фатыйма абыйсын үгетләп, теге шуравины асылынып торган җиреннән алырга күндерде. Абыйсы каршы килеп:
— Әйдә, Аллаһ ни кушса, шуны күрә, үзе гаепле, — дисә дә, Фатыйма:
— Ул хәзер минем ирем бит. Без никахлы, мин аңа ярдәм итәргә тиешлемен, һәм миңа аңардан "талак" алырга кирәк, — дигәч, ризалашты тагын. Алар кияүгә никах белән чыгып, талак белән аерылышуны гына белә иделәр. Бүтән нечкәлекләрен белеп бетермиләр иде шул әле.
Шуравины асылып куелган җиреннән төшергәндә, шурави аңын югалткан иде, ул акрын гына ыңгырашып куйды. Өйләренә алып кереп юындырдылар, абыйсының кием-салымын киендереп, авызына чәй тамыздылар. Фатыйманың картәнисе чәйгә ниндидер үзе әзерләгән үлән тамырларын салды. Төрле догалар укып, Аллаһы тәгаләдән шуравига исәнлек сорап намаз укыды да, амин тотты.
Фатыйманың әнисе һәм картәнисе шуравины бик жәлләделәр. Картәнисенең өендә яшәгән Лотфуллага шуравины Кабулдагы совет гаскәрләре госпиталенә илтеп тапшырырга куштылар. Лотфулла шул ук төнне шуравины алып юлга чыкты, аңа ярдәмгә улы да иярде.
Лотфулла дүрт-биш көннән кайтып җитте. Шуравины ничек, нинди юллар белән Кабулдагы Совет гаскәрләре госпиталенең капка төбендә калдыруы турында өйдәгеләргә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Лотфулла сөйләгәннәрне Фатыйма, колакларын торгызып, барысын да хәтерендә калдырырга тырышып тыңлады. Кеше сөйләгәндә бүлдереп, сорау бирү тәрбиясезлек булып исәпләнсә дә, түзмәде, госпитальның кай тирәдә урнашканлыгы турында сорамыйча түзәлмәде:
— Госпитальне ничек таптыгыз, ул кай тирәдәрәк?
— Анда ни, андый госпиталь берәү генә булганга, аны барысы да беләләр. Бүтән госпитальләр кыр госпитале, хәрби частьлар тирәсендә палаткалардан гына корылган, — дип аңлатты Лотфулла.
Икенче көнне Фатыйма юкка чыкты. "Бер-ике көннән кайтып җитәрмен, мине югалтмагыз" дип язу калдырган. Кайда киткәнен дә әйтмәгән. Тирә-як күршеләрдән сорашып карадылар, берсе дә күрмәгән. Лотфулланың улы гына:
— Ул минем иске киемнәрне киде, — дип әйтеп куйды. Шуннан башканы белүче булмады.
Үзе уйлаганны эшләмәсә, Фатыйма Фатыйма булмас иде. Аңа бу шуравидан ничек тә "талак" алырга кирәк иде. Әгәр дә "талак" ала алмаса, Фатыйма бит кияүгә чыгу хокукын югалта. Шурави үлгән хәлдә генә Фатыйма никахтан азат була ала. Ә Фатыйманың гаиләсе бер гаепсезгә шуравиның җанын кыя алмый иде. Моңа Коръән дә каршы. Шулай итеп, кыз Кабулга юл алды. Исәбе — теге шуравидан "талак" алырга да, кире кайтырга иде. Малайлар киеме киенгәч, бөтенләй яшүсмер малайга охшап калды. Ул белә: малайларга юлда йөрү җиңелрәк һәм хәвефсезрәк.
Шуравиның исем-шәрифләре мөселманныкы, шулай булгач, ул, әлбәттә, аңардан "талак" ала алачак иде.
Кабулга әлләни авырлыклар күрмичә килеп, совет гаскәрләре госпитален тиз тапты кыз. Тик менә шуравины күрү генә ул уйлаганча җиңел булмады. Ничек кенә тырышса да, ике атнадан соң гына шуравины күрә алды. Анда да танымас иде, госпитальдә эшләгән әфган бабае ярдәм итте.
Шурави Фатыйма кырына үзе килде. Рәхмәтен белдерде. Фатыйма үзе дә шуравига төрлечә сөйләп, әйтеп караса да, шурави Фатыйманы аңламады. Шуннан Фатыйма конверт һәм ручка сузды. Әзрәк икеләнеп торгач, Фатыйма танымаган хәрефләр белән конверт тышына нәрсәдер язды. Бу адрес иде, ахры. Шуннан, ничек җитте, шулай Ташкент шәһәренә кайтып китәчәген әйтте. Монысын Фатыйма аңлады.
Икенче көнне шурави чыкмады.Теге әфган бабаеннан сорап белде — шуравины Ташкент шәһәренә күчергәннәр икән. Шул ук көнне Фатыйма юлга чыкты. Ташкент шәһәренә мең бәлаләр һәм авырлыклар белән килеп җитте. Юлда гына ун-унбиш көн үтте. Ташкентта шурави яткан госпитальне табу үзе бер газапка әйләнде. Әл дә шуравиның исем-шәрифләрен исендә калдырган иде кыз. Шурави үзе язган адрес бар. Шулар ярдәмендә шуравины тагын эзләп тапты. Бер-ике көн госпиталь ихатасыннан китмәде. Шунда шурави үзе Фатыйманы күреп, янына килде. Бик нык аптырады, әлбәттә. Тагын рәхмәтләр әйтте.
Фатыйма шуравига нидер сөйли, ә шурави аңламый, кыз үзенең кыз кеше икәнлеген аңлатырга тырышты, юк. Барып чыкмады. Шул вакытта бер шурави килеп Хәкимне алып китә башлады. Аптырагач, Фатыйма:
— Талак, талак, талак, — дип кычкырды. Берни аңламаган шурави артына карый-карый китте. Иң соңгы чиктә Фатыйма үзенең чәчләрен туздырып күрсәтте. Шурави аңлагандырмы, юкмы. Фатыйма үксеп-үксеп елады. Икенче көнне дә килде ул госпиталь ихатасына, тик шурави башкача күренмәде.
Автобуска билетсыз утырган өчен контролерлар Фатыйманы тотып милициягә озаттылар. Әфганстаннан икәнен белгәч, пуштун телен белгән тылмач аша сораштылар да, кире Әфганстанга озатмакчы булдылар. Җаен китереп, качты кыз. Шуннан соң Фатыйма беркайчан да үзенең Әфганстаннан икәнен беркемгә дә әйтмәде. Тагы тоттылар, тагы качты. Бер тотканда мунчага юындырырга алып бардылар. Озатып баручы милиционер Фатыйманың кыргый җанвар кебек кылануына аптыраган иде. Бу сукбай малайның кыз икәнен белгәч, бөтенләй гаҗәпләнде. Фатыйма чәчен кыскарткан иде, ә өстендә малайлар киеме. Шулай итеп, Фатыйма качкын һәм сукбай кыз балалар төркеменә эләкте. Аннан качты, тагын тоттылар. Шулай итеп, Фатыйма бөтенләй шомарып бетте. Хәзер инде ару гына русча да сукалый иде. Менә инде ел ярымга якын качкын һәм сукбай балаларның аерым интернатында яшәп ята. Моннан качу мөмкин түгел. Ихаталар биек һәм чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндерелгән.
Укуга килгәндә, башта бик алдыра алмаса да, тора-бара матур гына укып китте. Әмма бик кыргый булды. Малайлар, кызлар белән гел сугышты. Үзен беркемнән дә җәберләтмәде. Усаллыгы аркасында үзенә дә күп эләкте. Берничә кызның башын, танавын җимергән өчен Самара шәһәре тирәсендәге махсус интернат-колониягә җибәрделәр. Монда шартлар тагын да катырак иде.
Хәзер инде элекке Фатыйма Фатыйма гына түгел, ә утны-суны кичкән, шомарып беткән Фая Исламова иде. Теге шуравиның фамилиясен алды ул. Шулай иткәндә онытылмас ул шурави дип уйлады. Колониядә дә бик кырыс булды. Беркемнән дә җәберләтмәде үзен. Шуңа да колониядәге "братва" аны сындырырга уйлады. Ничек икәнен Фатыйма үзе татып карады. Башта олы сыйныфта укыган кызлар җыелышып акылга утыртырга уйлаганнар иде, барып чыкмады. Олы гәүдәле, иң көчле дип исәпләнеп йөргән "Верзила" кушаматлы бер кыз, бер кичне туры китереп, Фатыйманың чәченнән урап тотуы булды, нәрсәдер буласын сизенгән Фатыйма, борылып та тормыйча, тегенең тез астына "кирзуха" ботинкасы белән бөтен көченә китереп типте. Тегесе авыртуга түзәлмичә, Фатыйманы ычкындырып, бөгелеп төште. Шуны гына көткән Фатыйма, әйләнеп тегенең яңагына терсәге белән берне сылады һәм иелеп торган "Верзила"ның танавына да берне утыртты, җилкәсенә дә сукты. "Верзила" гөрселдәп идәнгә ауды һәм кычкырып елап җибәрде. "Верзила"ның ярдәмчеләре һәм кызык күрергә яратучылар дәррәү качып беттеләр. Кызып алган Фатыйма "Верзила"ны күңеле булганчы тукмарга һәм колониягә карата бөтен җыелган ачуын басарга уйлап типкәли башлаган иде, барып чыкмады. Фатыйманы тәрбиячеләр аерып алдылар. Кызлар гимназиясендә укыганда ике елдан артык каратэ ысулларын өйрәнергә түгәрәккә юкка гына йөрмәде Фатыйма. Менә хәзер бик кирәге чыкты.
"Верзила"ның аяк сөяге сынганы ачыкланды, аны больницага озаттылар. Ә Фатыйма ун тәүлек карцерда утырып чыкты. Шуннан соң инде һәммәсе дә Фатыйманы ихтирам итә башлады. Чөнки "Верзила"дан күбесенә эләккәне бар иде. Малайларның да күбесе Фатыймадан курка иде. Әмма Фатыйма гадел, туры булды, юкка-барга беркемне дә кыерсытмады. Шуңа да аны яраттылар. Моның белән генә бетмәде әле Фатыйманың күрәселәре. Бу колониядә менә өченче елны тутырам дип йөргәндә, аңа директор — колония начальнигы күз атып йөри башлады. Чөнки Фатыйма хәзер Әфган чиген кичеп чыккандагы кебек чебек кенә кыз түгел, ә бөтенләй тулышып, өлгереп килгән чибәр кызга әверелгән иде. Колониядә кызлар күп булсалар да, матурлыгы, зифа буе һәм үтә тишеп карый торган төпсез диңгезне хәтерләткән зәңгәр күзле кызлар бер-ике генә дип әйтерлек.
Интернат директоры күзлекле булгангамы, әллә Троцкийга берәр охшашлыгы булыпмы, Троцкий кушаматлы иде. Үзе үсеп, матур булып җиткән кызларга һич тыныч карый алмый. Кабинетына чакыртып көчләргә дә күп сорамый. Шулай итеп, ул күп кызларның башына җиткән иде инде.
Бу турыда күпне белгән Фатыйма, үзен директор чакырткач, әзерләнеп барды. Директорның идәнен юа башлауга, Троцкий аны диванга егып салып, күкрәкләренә, итәк асларына кулы белән кереп китте. Фатыйма карышып тормады, әмма директор, арт ягына энә килеп кадалгач, яралы юлбарыс кебек үкереп җибәрде. Хәзер Троцкийда кызлар кайгысы юк, ничек тә энәне алырга кирәк иде. Фатыйма тиз генә чыгып шылды. Троцкий кызларны болай тиз генә ычкындырмый, үзенә каршы торганнарны чикләвек кебек вата, бау итеп ишә, хәтта, кирәк булса, төенләп тә куя торган кеше. Икенче көнне үк интернат бугорын, авторитетын — Вася Козырьны чакыртып, ничек тә Фая Исламованы "буйсындырырга" кирәклеген аңлатты. Элек тә шулай итә торган иде. Троцкийга берәрсен сындырырга кирәк булса, гел Вася Козырь ярдәм итә иде. Фатыймада йоклап ятмады, кайдан, кайсы яктан килеп төенләрләрен көтеп йөрде.
Фатыйма дежурда иде. Мастерскойны чистартып, тазартып иртәгәсе көнгә әзерләп куярга кирәк. Алар идән юа башлауга ук, икенче дежурныйны чакыртып алдылар. Фатыйма берүзе торып калды. Өч иптәше белән Вася Козырь килеп кергәндә Фатыйма идәнне юып бетереп килә иде инде. Кыз шундук сизенде, йөгереп барып үзе тегү тегә торган машина кырына килеп басты. Вася Козырь Фатыймага таба килә, ә үзе сөйләнә:
— Йә, үзең чишенәсеңме, әллә егетләр ярдәм итсенме? — Әмма Фатыйма Әфган сугышын күргән, болардан гына курка торганнардан түгел һәм ул, үлсә — үлә, ләкин үзенең кыз сафлыгына тап төшермәячәк. Аның никахлы шуравие бар, аны табып, аңардан талак аласы бар. Үз туган иленә кайтып әти-әнисен күреп, үз мәхәббәтен табасы бар. Аның Коръән тотып иткән анты бар. Шушы уйлар Фатыйманың башыннан яшен уты кебек кисеп үтте. Ә үзе бертуктаусыз:
— Мин хәзер, егетләр, мин хәзер, — дип кабатлады. Вася Козырь чалбарын төшерде һәм:
— Теге карт "кәҗә тәкә"сенә булганчы, иң башта бездән башла. — Васяның бу беренче эше генә түгел иде. Троцкий кушкач, алар иркенләп, җайлап кыландылар. Мастерскойда алар хуҗа иде бу вакытта. Фатыйма:
— Мин хәзер, хәзер, егетләр, — дип, идәнгә тезләнде.