Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 октябрь 2020, 11:00

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Әфган тауларын кичеп... Повесть (3)

...Командир:— Хәзер сине атабыз, — дигәч кенә айнып киткәндәй булдым. Әнкәй, әткәй күз алдына килде, елыйсыларым килеп китте. "Яратам, сине көтәм", — дип биттән үпкән, атна саен хат язып торган Ләйлә искә төшеп китте.Шул минутта Виктор:— Соңгы теләгең? — ди.Шушы искә төшерүләрдән тамакка утырган төенне йотарга тырышып:— Өйләнергә иде, — дим...

(Дәвамы.)
...Безнең взвод командиры Виктор кемнең гаепле бу­луы турында бүтәннәрдән сорашкан ахры, су алырга барган барыбызның да күпмедер дәрәҗәдә гаебе бул­ганга, мине күрсәткәннәр. Мин селкенмичә дә, тын да алмыйча ятканга, мине үлгән дип исәпләгәннәр. Шуңа да бөтен гаепне миңа аударганнар. Моны миңа азак­тан санитар Николай аңлатты. Сугышта ничек? Кем га­епле? Иң башта — үлгәннәр. Аннан соң гына тереләр. Сугышның язылмаган законы шулай. Шулай итеп, без­нең белән булган күңелсез хәлләрнең барысына да мин гаепле булып торып калдым.
Әллә юньле-рәтле сөннәт булмаганга, әллә күп кан югалтканга, минем белән суга барган солдатлар бот­ларын аерып селкенергә дә куркып, чак-чак басып то­ралар. Акланып карыйм, миңа ышанмыйлар. Пермь егете Ваня гына яткан җиреннән: "Гаеп аңарда гына түгел", — дип сөйли башлаган иде, аны әллә саташа дип, әллә бүтән уй беләнме, укол кадап йоклаттылар. Сүзен дә сөйләп бетерә алмыйча, йоклап китте Ваня.
Командир котыра, йөзе кара көйгән.
— Синең гаеп белән икәү үлде, өчәү печтерелгән. Шуларның берсе — Ваня. Ул да аяксыз калырга может. Кем гаепле? Кем җавап бирер? Мин түгел. Син җавап бирергә тиеш. Хәзер сине атабыз. Юк, кыйнап кул пычратып тормыйбыз. Гади генә "чек" һәм син юк! Син сугышта үлдең, кем пулясыннан — анысы мөһим түгел. Духлар белән бәрелешкәндә үлдең. Мөгаен, әниеңә карт көнендә синең пенсияңне түләрләр. Бер файда синнән. Бу үлгәннәрнең әтиләренә кем ни дип җавап бирер? — дип, үлгәннәргә төртеп күрсәтә һәм тагын да котырына биреп:
— Барысына да син гаепле, — ди бу.
Мин башта ышанмадым, куркытадыр дип уйладым. Бу вакытта әллә әле генә эчкән спирттан, әллә уколдан минем өчен барыбер иде. Мине ниндидер ваемсыз бу­шлык биләп алды. Теге җимерек стеналы алачык алды­на бастырып та куйдылар. Командир:
— Хәзер сине атабыз, — дигәч кенә айнып киткәндәй булдым. Әнкәй, әткәй күз алдына килде, елыйсыларым килеп китте. "Яратам, сине көтәм", — дип биттән үпкән, атна саен хат язып торган Ләйлә искә төшеп китте. Шул минутта Виктор:
— Соңгы теләгең? — ди. Шушы искә төшерүләрдән тамакка утырган төенне йотарга тырышып:
— Өйләнергә иде, — дим.
Бу, ничектер, шулай килеп чыкты инде. Виктор: "Соң­гы теләгең?"— дип сораганда минем күңелдә "Ләйләгә өйләнеп тә булмас микәнни" дигән уй иде.
— Өйләнергә иде, — дип тагын кабатладым да, миңа төбәлгән автомат көбәкләренә карап тора башладым. Өч автомат миңа карап тора, бишесе минем аяк очларына төбәлгән. Бу бишесе, әйтерсең дә, үз явызлык- ларыннан үзләре оялып, күзләрен аска төбәгән. Аларыннан курыкмадым, әмма "Калаш" хуҗаларының иманы юк.
Виктор шунда тамак төбе белән:
— Булмаганны сорыйсың. Бу мөмкин түгел. Бүтән теләгеңне әйт, — ди.
Мин тагын үҗәтләнеп:
— Өйләнергә иде, — дим, үзем дә сизмәстән. Белеп торам: хәзер мине атулары ихтимал, нигә бер тапкыр булса да үҗәтләнеп, карышлашып тормаска? Мин әле тын алам, йөрәк тибә, шулай булгач, минем әзме- күпме гомер дәвам итә.
Командир тынып калды. Мин ваемсыз гына басып то­рам. Баш тагын әйләнә башлады. Егылмас өчен стена­га сөялдем. Стена суык, әмма аркага рәхәт булып кит­те. Әнә, каршы як тауга ашыга-ашыга өч дух менеп ба­ра. Төзәбрәк атсаң, йә минометтан бер-ике күчтәнәч "мина" җибәрсәң, алырга була. Яшәсеннәр әйдә, алар да кеше бит. Шунда командир:
— Срочно бабу ему, невесту найти, — дип акырды. Торганы бер псих. Мин һаман теге өч духны күзәтәм. Йорттагы безнең солдатлар аларны күрмиләр, ә миңа күренә. Алар без калдырган позиция ягына кача-поса менеп баралар. Баш тагын чатный башлады. Басып торган саен баш үтереп авырта, йөрәк, әйтерсең дә күкрәктә түгел, ә баш эчендә. Атсалар, тизрәк атсыннар иде дип уйлый башладым. Җир тагын чайкала башлады һәм мин тагын упкынга очтым...
Яңадан һушыма килгәндә башыма кемнеңдер су си­бүен тойдым. Гүя өстән кемдер минем биткә пес итә. Азактан гына шәйләдем: бу кеше безнең командир иде. Ул минем авызга, танауга туры китерергә тырыша-тырыша кече хаҗәтен башкара иде. Тәүдә һични аңламый хәлем бетте. Мин кайда ятам, ни өчен мин монда? Җайлап искә төште. Мине атарга бастырган­нар иде бугай, тик ни өчен соң әле? Ә-ә, егетләрне духлар сөннәтләгән өчен. Ике иптәш үлгән. Шуларның ба­рысы өчен дә мин гаепле булып калдым. Викторның минем биткә бушанганына ачу кабарды. Бөтен көчем­не җыеп, җан ачуыма тегенең бот арасына тибәргә дип, аякларны селтәндем. Барып чыкмады, аяклар һа­вада буталды. Мин үземнең көчсезлегемнән, үземне яклап бер сүз дә әйтә алмаганнан, үземнең гаепсез икәнемне исбат итә алмаганлыктан гарьләнеп елый идем.
Виктор тагын:
— Невесту ему, последнее желание смертника исполняется, — дип, ниндидер явыз көлү белән көлә.
— Берәр убырлы карчыкны китерегез монда тизрәк, — дип кычкыра Виктор.
Мин чит-ят туфракта буталып ятам. Минем гаепсез икәнне бүтәннәр белсәләр дә, мине яклап дәшмичә Виктордан куркып торганнары өчен ярсып, яшь аралаш яралы җанвар кебек ыңгырашам. Көч-хәл белән чак торып утырдым. Бераздан бер әфган карчыгын алып керделәр. Мин аны таныдым. Ул теге мин "ак йорт" дип атаган күркәм бай йорттан иде. Кресло-каталкасы белән күтәреп алып керделәр. Карчыкка ияреп чар-чор кычкырып елап бер урта яшьтәге хатын белән 10-12 яшьлек кыз бала килеп керде. Теге хатын әбине безнең солдатларга бирмәскә тырыша, тарткалаша, кычкыра. Теге карчыкны күтәргән солдатлар хатынны этеп-этеп җибәрәләр. Хатын аның саен кычкырып елый. Ярты битен яулык почмагы белән каплаган, битен шәригать кушканча чит кешегә күрсәтмәскә тырыша.
Мин Викторның нәрсә эшләргә җыенганын һаман аңлый алмыйм. Җирдә һаман үксеп, гарьлектән нәрсә эшләргә белмичә, җирдә елап утырам. Карчыкны креслосы-ние белән минем каршыга китереп утырттылар.
Карчык та берни аңламый: йә миңа, йә солдатларга, йә аңа ияреп тарткалашкан хатынга карый.
— Тор, жених, выбирай невесту, кайсысын телисең — сайла! — дип, минем билгә китереп типте. Тагын һушны югалтканмын.
Аңыма килгәндә, мине ике солдат күтәреп тора, ә өченчесе битемә солдат кружкасы белән су сибә. Бо­лары миңа таныш түгелләр, күрше позициядән килгәннәр бугай.
— Сездә ничек өйләнәләр? Мулла никах укыймы әле? Хәзер мулланы да табабыз. Кичекмәстән мулла табарга! — дип кычкыра Виктор. Бөтенләй җенләнде.
— Син үзеңә кәләш сайла, — дип, минем каршымда торган теге әфган хатыннарына күрсәтә. — Сиңа, мөгаен, шушысы ошыйдыр, — дип, теге карт карчыкка күрсәтә. Чит позициядән килгәннәр шаркылдап көләләр. Мин карчыкка карап торам, үзем уйлыйм — карчыклар кайда да бер төрле инде. Бу карчык күрше авылдагы Хәнифә дигән әбигә әзрәк тартым. Ә болар көлә. Бу усал бер саташу да түгел, бу — чынбарлык. Минем баштан төрле уйлар үтә. Ничек тә вакытны сузарга кирәк. Базага хәбәр иткәннәрдер, мөгаен, озакламый йә старшина, йә командир Иванов килеп җитәр. Аңлатырлар, мине акларлар, коткарырлар, дип уйлыйм. Йә, Ходай, шулай гына итә күр, ярдәм ит миңа дип, Ходайга ялварам.
Викторның нәрсә сөйләгәне колакка чалынып кына кала.
— Әллә син чын мөселман туганнарың кебек өчесенә дә өйләнергә телисеңме? Йә, сайла! — дип, миңа дәшә Виктор. Теге өч әфган хатыны да миннән күзләрен алмый, алар да аңлады, ахры, үзләренең язмышлары ничектер миңа бәйле икәнен.
— Нигә дәшмисең, чурка? Әллә күңелең кайттымы, теләк юкмы әллә? — ди бу. Шул вакытта эткәләп-төрткәләп бер бабайны алып килделәр. Күрше позициядән килгән үзбәкме, таҗикмы бабайга пуштун телендә никах укырга кирәклеген аңлата. Бабай тарткалаша, әллә аңламый. Миңа да теге солдатның "никах, никах" дигән сүзе генә аңлашыла. Виктор автоматын алып бабайның баш очыннан бер очередь бирде. Бабай куркып китте, шулай да башын селкеп тора. Ни әйтергә теләптер, йөрәгенә төртеп күрсәтә. Янәсе, "атыгыз". Виктор автомат затворын тартты да бабайның йөрәгенә төзи башлады. Болай олы кешедән көлү теге таҗик солдатына да ошап бетмәде, күрәсең:
— Ярар, үзем укыйм, мин дә беләм, — дип, Виктор каршына килеп басты. Виктор:
Чурка чурбанны яклый, әйдә, укы! — ди һәм миңа карап:
— Сайла! — дип акырды.
Мине һаман ике солдат тотып тора, ә мин йә карчык­ка, йә теге хатын белән кызга карап торам. Теге бала­га караганда, ул минем күзгә бер тутырып карады да бер адым алга чыкты. Бу кызны да таныдым. Аны өчен­че көн ак йортка бер "джип" калдырып киткән иде бит. Күрәсең, бу карчыкның берәр оныгыдыр инде.
Мин дә ымлап теге кыз балага күрсәттем. Шунда торган үзебезнең солдатлар да, күрше позициядән килгәннәр дә дәшмиләр. Викторның явыз икәнен беләләр шул. Аның кулы каты, озак сөйләшеп тормый. Теге баланы минем кырга китереп бастырдылар. Хәзер карчык белән теге хатын чарбайлап елый башла­дылар. Хәтта теге карчык креслосыннан егылып ук төште, аяклары йөрми, күрәсең. Кире креслога менде­реп утырттылар. Виктор таҗикка:
— Укы, — дип җикерде. Теге, бахыр, тотлыга-тотлыга укый башлады. Сүз арасында пышылдап кына мине битәрли. — Нигә баланы бозасың, сиңа хатын ярамыймыни? — ди бу. Мин дәшмим. Һәм теге тагы кычкырып укуын дәвам итә. Нәрсә укыгандыр, миңа билгесез. Әмма минем исемне урысча сорады, мин әйттем. Теге баланың исемен үзләренчә сорады ахры, ул үзенең бала тавышы белән Фатыйма дип җавап бирде. Бу мизгелдә миңа тирә-як тынып калган кебек тоелды. Һәм теге баланың яңгыравык тавышы таулардан яңгырап ишетелгәндәй булды. Ризалыкны таҗик миннән урысча сорады. Мин "риза" дип, урысча җавапладым. Ә теге кыз бала башын гына иде. Мөселманнарда бит хатын-кызның "әйе" дип әйтүе мөһим түгел. Ул дәшми дә калырга мөмкин. Дәшмәү — ризалык билгесе.
Безнең яклардагы кебегрәк мөселман туена ошатып, бөтен шартын китереп, мине теге кыз бала белән бер бүлмәгә кертеп ябып та куйдылар. Виктор:
— Өйләнсәң, мөгаен, исән калырсың, — дип, арттан кычкырып калды. Алар безнең егетләрне ничек кискәннәр, без дә аларның хатын-кызларын шулай итәбез, — дип, пычрак сүгенеп калды. Бу вакытта безнең солдатлар бары тик үч алу теләге белән генә яналар иде. Алар акны карадан, караны актан аермаслык хәлгә килгәннәр. Чөнки печтерелгән өч егетнең берсе каты яраланган һәм... ике мәет. Бу мәетләр һәм печте- релгәннәр арасында безнең һәркайсыбызның булуы ихтимал иде бит. Менә шуңа да инде егетләр кан исенә исергәннәр, аек итеп уйлый алмыйлар.
Миңа батырлык өчен бер кружка спиртка әзрәк әфьюн тамызып бирделәр. Монда һәр кышлакта әфьюнне бер канистра солярка, йә бензинга күпме кирәк, шулай алып була. Безне бикләгән урын бәләкәй генә бер бүлмә булып, әллә җәй ял итә торган бүлмә, әллә йокы бүлмәсе иде. Ярымкараңгы бу бүлмә идә­нендә иске келәмнәр, почмактагы сәке өстендә мендәр, ястык, паласлар өелеп тора. Шуннан бер юр­ган сыман нәрсәне тартып идәнгә төшердем дә, барып утырдым. Теге баланы карап торам. Матур киенгән, кышлактагы балалардан аерылып тора. Чебек кенә, әле күкрәге дә калыкмаган бу балага бармак белән ка­гылырга да исәп юк. Хәтта текәлеп карарга да уңай­сызланам. Шулай да:
— Исемең ничек? — дип татарча сорыйм. Дәшми. Үземә төртеп: —Исламов Халик, — дидем дә, сораулы карашым белән аңа багам. Мөселман исемен ишеткәч, бераз җанланып китеп, үзенең исемен кабатлады.
— Фатыйма, — ди.
Онытканмын, теге таҗик никах укыганда әйткән иде ләбаса. Шуның белән сүз бетте. Тыштагы тавышларны тыңлап карыйм. Дөнья шау килә. Теге бер кружка әфьюнле спирт тәэсир итә, ахры. Бу дөньясы миңа ба­рыбер дигәнрәк хис урап алды күңелемне һәм... калга­нын белмим.
Күпме йоклаганмындыр, күпме вакыт үткәндер, тыш­тагы шартлау тавышына айнып киттем. Күзгә һичнәрсә күренми. Тышта йөгерешәләр. Шәйләп алдым: безне­келәр кычкырыша. Виктор кычкырып, сүгенеп коман­далар бирә. Мин ишекне этеп карыйм. Ачарлык түгел, тыштан элгәннәр. Хәл дә юк, бөтен тән авырта. Кичә каты эләккән, күрәсең. Ишекне этәрә-этәрә:
— Чыгарыгыз мине! Чыгарыгыз! — дип кычкырам, әмма ишеткән кеше юк. Тагы ныграк этәрә башлаган идем, танаудан һәм колактан ниндидер җылы сыекча агып төште. Тотып карыйм, үзе җылы, үзе ябешкәк. Сизеп торам, кан инде бу. Танаудан акканы авызга кер­де. Кан иде бу, тәме шулай. Минем баш тагын әйләнә башлады. Егылмас өчен ирексездән чүгәләп утыруым булды, автомат пулялары ишекне ике тапкыр аркылы кисеп, йомычка ясады. Басып торган булсам, һичшик­сез мине кисеп үтә иде. Алла саклады. Эшнең болай юнәлеш алуын шәйләгәч, шым гына стена буена барып аудым. Бу миңа дип исәпләнгән иде, тик кемнеке. Дух-ныкымы, әллә, чынлап та, үзебезнекеме? Әзрәк тор­гач, ишекнең астынарак тагын бер атып җибәрделәр. Монысы инде чынлап торып миңа әҗәл итеп җибәрелгәне иде. Уку үзәгендә биргән белемнәре өчен рәхмәт, карантиннан соң безне шунда әзерләгәннәр иде бит. Ишек һәм тәрәзә уемнарында озак тормаска дип, кабат-кабат өйрәттеләр. Менә шул турыда уйлап, стена буенда ятам. Башта бүтән уй да юк. Кем атты инде бу? Белеп булмый. Чөнки духларда да совет автоматы — "Калашка" бит. Бездә дә шул. Ты­шта шау-шу басыла төште. Әмма монысы бигрәк тә куркыныч иде. Чөнки урыс сүгенүе — Викторның тавы­шы урынына әллә нинди бүтән чит тавышлар килә баш­лады. Ничек кенә каты, кабахәт булса да, Викторның сүгенүе йөрәккә якын иде. Ә бу тавышлар әллә ничек, шомлы. Шулай уйлап та бетмәдем, кинәт ишек бөтен тупсасы-келәсе белән кырылып та төште. Ишектә озын буйлы, сакаллы, кулына "Калашка" тоткан бердух басып тора. Тамак төбе белән нәрсәдер әйтеп җикер­де бу. Мин дәшмичә ята бирәм. Мине аяклардан өстерәп тышка алып чыктылар. Бернинди каршылыкта күрсәтмим. Хәл дә, теләк тә юк. Әйтерсең дә мине түгел, үлгән сарык түшкәсе өстериләр. Баш кына даң­гыр-доңгыр бәрелеп китә. Нык бәрелмәсен өчен кул белән башны йомарлап тоттым.
...Якты кояш нурыннан күз камаша. Иртәнге сәгать ун-унберләр тирәсе булыр, ниндидер бер бүлмәдә тәүлек буе йоклаганмын. Башка чак юньле-рәтле уй керә башлады. Менә сиңа мә, икенче тапкыр духларга эләктем ләбаса. Болары инде баштанаяк кораллылар, безнең кебек бала-чага түгелләр, сазаган ир уртала­ры. Мине бер дух дер селкетеп тотып аякка бастырыр­га чамалый, ә минем аяклар берни дә тоймый. Әйтер­сең, аяклар бөтенләй юк. Мин гөрселдәп җиргә авам. Духлар тәмәке тартырга утырдылар, ә мин бераз аңы­ма килеп, тирә-якны күзәтәм. Капка төбендә безнең берничә солдат үлеп ята. Викторны асып куйганнар. Ул болай гына бирелмәс иде, яралангандыр, күрәсең. Терсәктән уң кулы юк, бәйләп куелган. Сөннәтләгән егетләр баштүбән асылганнар, алары әле тере. Берсе кулы белән авызына, танавына кунган чебеннәрне кугалый. Минем алда шундый күренеш, ә артта ниндирәк хәлләрдер — анысын белмим. Селкенергә дә куркып ятам. Духларның берсе минем шулай күзәтеп ятканны күрде. Викторның чалбар каешын салдырып алып ми­не артымда үсеп утырган читләвек агачына баштүбән асып куярга чамалый, тик көче җитми. Шулай да аяктан күтәреп баштүбән асып та куйдылар. Күрәселәр бар икән. Йөрәк дөп-дөп тибә, баш чатный. Битләр ше­шенә башлады ахры, шулай тоела. Иптәшләргә ка­рыйм. Духлар бер чинар агачы төбенә чәй эчәргә утыр­дылар. Әйтерсең дә дөньяда без юк. Әйләнә-тирә бөтенләй тынычланды. Кошлар чыркылдаша. Йорт ал­дына тавыклар чыкты, әтәч кукраеп алар тирәсендә эре генә кыяфәттә йөри. Аларның үз эшләре: тибенә-тибенә җим эзлиләр. Мин агач күләгәсендә асулы, егетләр кояшта, алар миннән элегрәк асылгангамы, тирә-якларында чебеннәр гөж килә. Әтәч шуңа игъти­бар итеп, егетләр янына килде һәм, битләренә кунган чебеннәрне тотарга чамалап, сикереп-сикереп егетләрнең битен чукып алды. Аягы яралы Пермь егете Ваня кулы белән селтәнеп әтәчне куып җибәрде. Хәле мөшкел егетнең. Шуннан әтәч икенче егет янына күчте. Әтәч килгән җайга аның битен чукый һәм кыт­кылдап тавыкларны чакыра башлады. Теге селкенми дә. Йөзе миңа күренми, чөнки җилкәсе белән борыл­ган. Тавыклар күмәкләп чукый башлагач, минем якка борылды. Үлгән икән. Тавыклар күзләрен чокый баш­лаган. Йә, Ходай, миңа да шундый үлем әзерләнде микәнни? Нинди гаепләрем өчен? Безнең нәсел-нәсәбәдә, туган-тумача арасында кеше үтерү түгел, кешенең энәсенә дә тигән кеше юк. Ни гөнаһлар өчен болай газаплыйсың? Бармы син бер галәмдә, әллә юк­мы?! Булсаң, зинһар, туктат мондый эшне, дип ыңгы­рашам. Бар көчкә тешне кысам, яңаклар шытырдый, тешләр кителә.
Шул вакытта капкадан берәү керде, хатын-кыз ахры, үзе чар-чор кычкыра. Ниндидер Абдулланы чакыра. Мин гәүдәм белән борылып булмасмы дип, селкенеп-селкенеп карыйм. Юк, килеп чыкмый. Башны борып ка­рагач, күрдем: теге кичәге хатын икән. Башында кара яулык, битен каплаган. Кичә безне япкан бүлмәгә төртеп-төртеп күрсәтеп нидер сөйли, шуннан безнең үлгән солдатларга күрсәтә. Духлар дәррәү килеп урыннарыннан тордылар, теге хатын янына килеп бас­тылар. Бераздан минем янга килделәр. Теге таза дух мине тотып алды да кулында күтәреп тора башлады. Аяк өскә бәйләүле. Кичәге урысча сукалаган дух:
— Кыз кайда? — ди.
— Белмим, — дип, татарча җавап бирәм.
— Ә-ә, белмисеңмени әле, — ди бу. Үзбәк, ахры, безнең телләр охшаш бит.
— Тидеңме? — ди.
— Юк, — дим.
Теге үзбәк үзләренең кешеләренә нәрсәдер әйтте. Шуннан теге әзмәвердәй дух мине, кирәге беткән әйбер сыман, кисәк кенә ташлады. Әллә каеш өзелде, әллә читләвек ботагы сынды. Мин гөрселдәп җиргә барып төштем. Тагын аңымны югалтканмын. Кичкә та­бан мине тагын баштүбән асып куйдылар. Шунда гына һушыма килдем. Ни өчен болай иткәннәрдер, әле дә аңламыйм. Нигә шулай этләргә инде? Үтерсәләр, тизрәк үтерсеннәр иде. Шуның белән вәссәлам булыр иде. Ярый кулны бәйләмәгәннәр, төнлә ычкынырга ты­рышып карарга кирәк булыр дип уйлап та бетмәдем, бер дух өйдән чыгып, минем кулларны аерым бәйләп, өй почмагына кагылган тимер чөйгә тарттырып куйды. Хәзер мин гамакта яткан кеше кебегрәк булып калдым. Аяк-кул өскә тарттырылып, ике якка бәйләп куелган. Болай җиңелрәк, баш бик чатнап бармый, әмма куллар авырта. Һәм мин инде ничәнче тапкыр һушымны югал­там...
Саташулы-уяулы килеш ятам. Нәрсә булганын бел­мим. Күпме вакыт үткәндер, билгесез. Әнә, кемдер мине баудан ычкындырып булыша, бугай. Ниндидер малайлар каешны кистеләр, бугай. Тагын кайдадыр өстериләр, һич аңламассың. Тын алып булмый. Мин саташам. Әллә нинди, берчә куркыныч, берчә бик тә матур төшләр күрәм. Әни мине биләүдән алып су кертә икән. И мин шатланам, и әни шатлана. Әти кыры­бызда тора, барысы да шатлана. Дөнья йә бик матур, йә бик куркыныч. Мин бертуктаусыз упкынга очам. Очам, очам, һич төбенә төшеп җитеп булмый. Төшеп җитеп челпәрәмә киләм бит инде. Уянып та булмый.
...Елга буенда комда ятам. Суык, өшим. Ниндидер эт минем битне ялый. Эт түгел икән — бер кыз бала. Кыз бала да түгел, бер малай. Мин саташам. Бу минем ха­тын да инде. Мин боз булып туңганмын. Ап-ак кием кигән хатын тыны белән мине эретә. Үлгәнмен икән, миңа кәфенлек кидерәләр. Кәфен җылы. Бәй, бу кәфен түгел, әллә нинди чүпрәк-чапрак, чит кеше кие­ме дә инде. Мин үзем дух икәнмен, башымда да дух-лар чалмасы. Ниндидер арбада барам. Бәй, теге кыш­лактагы карт үзенең арбасына салган ләбаса, кайда­дыр алып бара. Безгә бер яшь кенә малай ияргән. Ул минем баш очындагы чүпрәкне әйбәтли. Монысы сата­шу түгел, ахры. Тик менә ни эшләп миндә духлар кие­ме икән? Туктап, чәй кайнатып, чәй эчтеләр. Миңа да чәй кайнатып эчерәләр, ашарга кушалар. Ашап бул­мый, чәй эчәм. Чәй әллә нинди, үлән чәе. Эчәргә була. Чәй эчкәч, тагы изрәп йоклап китәм. Тагы саташам, та­гын куркыныч катыш татлы төшләр күрәм. Мине кул ар­басында да тартып алып бардылар. Ат сыртына аркы­лы да салдылар. Нигә алай итүләрен һич аңлый ал­мыйм. Туктап чәй эчәбез дә, тагын юлга кузгалабыз. Мин, йә йоклап китәм, йә исемне югалтам. Ниндидер машина белән дә алып бардылар. Иң мөһиме — уянган саен чәй эчерәләр, баллы чәй.
Җанны ниндидер битарафлык, ниндидер тынычлану чолгап алды. Кайда алып баралар, кемнәр, нигә, ми­нем өчен барыбер... Шулай ничә көннәр үткәндер, белмим. Әмма теге малай гел минем янда, минем белән сөйләшергә дә әйтеп карый, тик аның телен мин аңламыйм. Минем өчен ул ниндидер бик якын кешегә әйләнеп китте. Шулай мине Кабулда, безнең хәрби госпитальнең капка төбендә калдырып, солдат ки­емнәрен баш очына куеп киткәннәр икән. Моны медсе­стралар әйтте. Госпитальдә бер унбиш көнләп яткач кына үзем белән ни булганын әзрәк аңлый башладым. Шәфкать туташлары сөйләве буенча, минем өч кабыр­га сынган, баш мие селкенгән, дөресе — авыр гына контузия булган икән.
Әмма иң гаҗәпләндергәне шул: мине коткарган ма­лай госпиталь ихатасы алдында һаман күренгәли икән. Беркөнне шәфкать туташлары ул малайны миңа тәрәзәдән дә күрсәттеләр.
Госпиталь ихатасына чыгып йөри башлагач, ихата аша гына теге малай белән исәнләштем, үзбәкләргә охшатып кулымны күкрәккә куеп, бил бөгеп рәхмәт әйттем. Аңлады, ахры, миңа ручка белән конверт суза. Янәсе, хат яз. Мин аңламыйм. Тимер рәшәткәнең ул бер ягында, мин бер ягында. Шуннан конверт тышына язып күрсәтте. Чак аңладым, адрес сорый икән. Хезмәт иткән частьның адресын язып булмый бит ин­де. Тоттым да үземнең туган авылның адресын яздым. Хәтта районны да язмадым. Үземне иртәгә Ташкентка җибәрүләрен аңлатырга тырыштым. Аңламады, ахры. Хәл юк бит инде. Әле култык таягы белән чак селкенеп йөрим. Мин кереп киттем, ул миңа карап торып калды. Икенче көнне мине самолет белән Ташкент шәһә­ренә хәрби госпитальгә күчерделәр. Мине ныклап тик­шерәләр. Бер профессор хатын миңа: "Куркыныч юк, бу — нерв стрессы, — дип аңлатты чирем турында. — Җайлап барысы да үз урынына кайтачак", — ди. Авылга кайткач та, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә кушты. Ташкентта ике айлап госпитальдә яттым. Бер көнне шулай бакчага йөрергә чыккач, теге малайны тагын күреп, хәйраннарга калдым. Күземә күренәме дип то­рам. Янына бардым. Элеккечә ихата аша гына тагы рәхмәтемне белдердем. Русча да, татарча да кабат­лап:
— Бар кайтып кит, зур рәхмәт сиңа, — дим.
Ул әллә нәрсәләр сөйли, мин аңламыйм. Шул минут­та палатада бергә дәваланып яткан Магнитогорскидан Фәрит исемле татар егете килеп:
— Тиз бул, сине анда эзлиләр. Хезмәт иткән җиреңнән алырга килгәннәр, — диде. Мин әфган малаена карап саубуллаштым да, китә башладым. Теге малай өзгәләнеп нәрсәдер сөйли, хәтта елый ук башлады. Үзе күкрәкләренә күрсәтә, хатын-кыз күкрәге, янәсе, нәрсә уйларга да белмим. Фәрит: "Йә, тиз бул, бетмәс монда таҗик балалары", — дип, мине өстери үк башлады. Бераз киткәч, теге малай минем арттан:
— Талак! Талак! Талак! — дип кычкырып калды. Ни аңлатырга телидер, һич аңламассың.
Мине көтеп торалар иде. Документ-кәгазьләр әзер.
Тиз генә палатага кереп, хәрби кием киендем дә, вак-төяк әйберләрне алып, машинага чыгып утырдым. Биш-алты сәгатьтән мин үзебезнең частьта идем инде. Таныш егетләр калмаган да инде. Гел яңалар.
Частька кайтканның икенче көнендә үк мине особый отделга чакырттылар. Шуннан башланды инде: көн дә чакыралар, кайбер көнне икешәр тапкыр. Безнең взводның ничек һәлак булганын белешәләр. Бер егер­ме тапкыр гына ничек булганын аңлатып кәгазьгә яз­дым. Егерме көннән минем нерв стрессы, контузия яң­адан көчәйде. Аяклар яңадан йөрми башлады. Кабат­тан госпитальгә эләктем. Тагы ике айлап яткач, мине частька да кайтарып тормадылар, комиссовать ит­теләр. Калганы нәрсә булып беткәндер, һич кызыксын­мадым.
...Менә шулай итеп, Әфган сугышында булып, бер тапкыр да мылтыктан атмыйча, хезмәт итә башлавыма бер ел тулганда мин авылга кайтып та җиттем. Исән-сау кайтуга өйдәгеләр шатландылар. Хезмәтне вакы­тын тутырмыйча кайтканга үзем генә әзрәк кыенсынып йөрдем. Хәзер өйрәндем инде. Тик кайбер вакыт баш кына авырта, үтерә инде. Аяклар да хәзер әзрәк җайга кереп бара. Ләйләләрнең туе булды. Мин армиягә китүгә түбән оч Вәкил белән йөри башлаган икән. Ярый, ни эшлисең бит, аңа да бик көенмәдем. Була торган хәл.
Кеше кебек юньле эштә эшләп йөреп булмый, баш авырта башлый. Шуңа күрә колхозда төрле җиңел эштә йөргән булам. Дөресе — илке-салкы йөреп ятам шунда. Шулай йөреп вакытның да үткәнен сизми кал­ганмын. Әти дә кинәт кенә үлеп китте. "Яман шеш" диделәр. Хәзер әнкәй белән икәү генә яшәп ятабыз. Дөнья миңа калды. Әнкәй дә көннән-көн яшәрми, олыгайды.
Шулай уйланып йөри торгач, бер уй төште башка. Го­мер үтә, иптәшләр, яшьтәшләр барысы да гаиләле бу­лып беттеләр. Балалар үстереп яталар. Теттереп дөнья көтәләр. Ә мин һаман буйдак. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, дигәндәй, хәмер белән дә шаяргалый баш­ладым. Җитмәсә, монавы үзгәреш, перестройкалары башланып китте.
Икенче көнне үк конторага төштем. Эчеп авария яса­ган Фәниснең "КамАЗ"ын сорадым председательдән. Безгә туган тиешле кеше булганга, бераз тарткалашса да, риза булды.
— Эчеп, бәйрәм итеп йөрер булсаң, үзем тотып арт сабагыңны укытам, парень, — дип кисәтеп куйды. Ул бик кырыс, гадел кеше, әйткәнен эшли. Мин бүтән эчмәскә ант итеп, шул ук көнне машинаны кабул иттем. Бирми хәле юк. Авылда шоферлар җитешми. Бүген-иртәгә уборка да башланырга тора. Менә икенче ел ин­де мин "КамАЗ" йөртәм, эчүне ташладым. Әни шатла­нып бетә алмый. Эчмәгәч, ерак рейсларга да мине җибәрәләр. Менә иртәгә дә колхозга төрле кирәк-ярак һәм буяу алырга Самара шәһәренә барам. Ерак рейс­ларның акчасы да төшемле. Бераз җыйган акча да бар. Самара базарында машиналар да очсыз диләр, аны да караштырып кайтырга кирәк. Аллаһы боерса, иртәгә таң белән рейска.
Иртән иртүк машинаны кабызып чыктым. Йә Хода, әлеге шул шайтан алгыры Түбән оч Юрис тагы килеп очрады. Ул, кәнишне, хәзер бригадир түгел. Авыруы сәбәпле сыер фермасында каравылда тора. Ну торга­ны бер зәхмәт инде. Машинаны туктатып, үтеп киткәнен көтеп тордым. Әни юлга куйган ризыктан бер телем күмәчне, бисмилланы укып, тегенең этенә бир­дем. Бер генә капты. Мин кузгалып киттем.
"Армиягә киткәндә очрап, мең бәлаләрдән чак коты­лып кайтып егылган идем. Ярый, начарга юрамыйм әле. Барысы да әйбәт булыр, Алла боерса", дип уйлар­га тырыштым. Колхозның тәэминәтче-завхозы Инсаф­ны утырттым, ул бөтен документ, кәгазьләр белән эш итә, йөк ташучы да.
— Нишләп озак, җитмәсә, төсең качкан, нәрсә бул­ды? — ди бу. "Юрис очрады" дип булмый бит инде.
— Юньләп йоклап булмады, әллә ниләр белән саташып чыктым, — дим.
— Шыттырма, төне буе кызлар артыннан чапкансыңдыр әле, — ди бу. Кабинага кереп утыргач, бер-ике сүз кыстырды да, гадәте буенча йоклап та китте. Ул үзе миннән бер-ике яшькә генә олы, ну салырга ярата. Шунысы бар: колхозга берәр әйбер кирәктеме — җир читеннән таба. Кеше белән тиз уртак тел таба, эзләгән запчастьне тапмый кайтканы юк. Шуңа күрә, эчсә дә, эшләп йөри.
Менә әле Самарада ары чабып, бире чабып, колхоз­га әллә никадәр запчасть, кыйммәтле буяулар алдык. Акча да артып калды. Инсафның сөйләшә белүе инде. Колхоздан алган бер фляга бал да бетмәде. Кайтырга чыктык. Инсаф гадәте буенча бер яртыны түнкәрде дә, гырлап йоклап та китте. Юл әйбәт, машина матур гына эшли. Эсселек сүрелә төште. Көн кичкә авышты. "Юл­дан читкәрәк кереп, берәр авыл кырында машинада гына ашап, ял итеп алырга кирәк", дип уйлап киләм. Тик анавы арттан килгән "джип" күңелне тырнап килә. Артка төшеп алды да, ни узмый, ни артта калмый. Мин бөтенләй акрынлап бара башладым. Бара торгач, узып китте. Шулай да шүрләтә бераз. Машина тулы дефи­цит запчасть, төрле буяулар. Җитмәсә, кесәдә ару гы­на акча да бар. Теге "джип" тау артына ышыклангач, борылып бер бәләкәй генә урман читенә кереп кит­тем. Якында гына авыл, елгасы да шәп, матур күренә. Шушында туктап, тамак туйдырып, ял итеп алырга кирәк. Көне буе Самарада ары чабып, бире чабып, арыттырган. Күз йомыла башлады, алайса. Ял иткән баш белән тиз арада кайтып та җитәрбез, Аллаһы бо­ерса.
Әни әзерләгән юл ашларын паяльный лампа астында җылыттым да, тамак ялгап, йокларга яттым. Инсафны ашарга уятып караган идем дә, ул торып тагын бер ста­кан җибәрде дә, "КамАЗ" артына чыгып бушанып ал­гач, тагын йоклап китте. Караңгы тиз төште. Мин төрле уйларга бирелеп ятам. Инсаф колак төбендә хырыл­дый, туптан атсаң да, уянмый хәзер. Кешенең рәхәт, бер кайгы юк. Шулай уйлана-уйлана "КАМАЗ"ның өске киштәсендә тиз генә йокыга киттем.
Төнлә, нишләптер, дертләп уянып китсәм, ни галәмәттер, тәгәрмәчтән пышылдап тын чыга. Әллә ти­шелде микән? Йөк тә болай бик авыр түгел иде бит. Нәрсә булды икән дип, Инсафның өстенә басмаска ты­рышып, кабинадан төштем. Ә тәгәрмәч һаман чыгара. Иелеп шырпы сызып карамакчы булган идем, кемдер арттан башка китереп сукты. Эх, шушы башны, теге контузия галәмәте инде, баш бәрелдеме — аяклар ки­реләнеп, атламас хәлгә килә дә куя. Эл дә аңны югалт­мадым, тик аяклар тотмагач, гөрселдәп җиргә аудым. Шунда берсе:
— Монысы әзер, — диде.
Инсафны да өстерәп төшерделәр. Мине читкәрәк ил­теп бер агач төбенә ташладылар. Ә Инсаф мыгырдап кычкырынып, берни дә аңламыйча, тузына башлаган иде, тәгәрмәч кырына бәйләп тә салдылар үзен. Авы­зына да берне бирделәр, ахры. Шундук тынып калды. Нәрсә булыр? Берни дә эшләп булмый. Әзрәк баш җибәрмичә, мин атлый алмаячакмын. Минем болай булганы бар иде. Шулай күрше Әкълимә әбинең тәпәш ишеге кәсәгенә башны бәргәч, әллә бер сәгатьтән ар­тыграк аяксыз булып яттым. Әле дә шулай. Ятам, тизрәк баш җибәрсен иде, дип. Үзем күзәтәм: ничәүләр? Әһә, дүртәүләр икән. Берсе телефон аша кемнедер чакыра. Шуннан выжлап теге "джип" килеп туктады. Утларын ярым сүндергән. Руль артында бер хатын-кыз утыра. Бу дүртәүгә команда бирә.
— Йөкнең документларын монда китерегез тизрәк! — ди.
Минем түш кесәсен актарып, бар булган документ­ларны алып киттеләр. Һушны җуйган кеше кебек тик кенә ятам, чөнки тагын берне башка тондырсалар, ми­нем аяклар бөтенләй йөрмәячәк һәм озакка. Тиздән безнең кырга тагын бер "КамАЗ" килеп туктады һәм безнең йөкне теге дүрт әзмәвер үзләренең "Ка-мАЗ"ына төйи дә башлады.
Тегеләрнең мәж килүеннән һәм караңгыдан файда­ланып, мин җайлап кына шуыша-шуыша моннан таю ягын карыйм. Тизрәк юлга чыгып милиция, йә ГАИ ча­кырырга кирәк. Тик ятсаң, үтереп китәргә дә күп сорап тормаслар. Иман юк боларда. Жай гына шуышып теге "джип" машинасы кырыннан үтеп барам. Эчкә күз са­лам, эче ярым караңгы. Бер хатын безнең паспортлар­ны, документларны актарып утыра. Машинада бүтән кеше күренми. Әзрәк шуышкач, әллә җиргә төшкән чыкка суланып, әллә бүтән сәбәбе булды, башымның авыртуы бетеп киткән кебек тоелды. Торып бастым, аяклар да тыңлый башлады. Шунда башка бер уй кил­де. Теге "КамАЗ"дагыларга, әлбәттә, көч җитмәячәк. Әмма бу чебек кенә кызны инде машинадан чыгарып очыру миңа берни тормый. Шулай итәргә дә, "джип"ны алып качарга. Тегеләр "КамАЗ"дан төшеп, йөгереп ки­леп җиткәнче, машинаны кыздырып, тизлек җыеп өлгерәчәкмен, ара шактый гына.
Кулга тотарга ипле генә берәр нәрсә эзли башла­дым. Урман кыры бит, җилле генә бер агач кулга эләкте. Ныклы күренә болай. Кеше үтерерлек булмаса да, исәңгерәтергә була. Агач кулга эләккәч, күңелне бер үҗәтлек биләп алды. Агачны әзер тотып, җай гына үләннәрне кыштырдатмаска тырышып, "джип" кырына килдем. Теге хатын дигәнем бик чибәр генә икән үзе. Шофер утыра торган ягына утырган да, иелеп, бәләкәй кул фонаре яктысында минем паспортны актара. Килгәнемне сизмәде. Шунда ярымачык ишекне каерып ачып, агач кисәге белән берне тегенең җилкә та­мырына "яндырдым". Ул пассажир урындыгына авып төште. "Эх"тә итмәде, аякларыннан сөйрәп пассажир утыра торган якка аудардым. Ачкыч урынында, "джип"ны ничек кабызырга, ничек йөртергә беләм. Менә кайчан профессионал булу кирәк булды ул. Жур­налда укып, болай да кызыксынып, туры килгән саен, җае чыккан саен, чит ил машиналарын өйрәнә идем. Бер шау-шусыз кереп утырдым. Дулкынланудан калты­ранам. "Джип» «ә» дигәнче кабынды, тизлеккә салган көе кузгалып та китте. Утны яндырып, "КамАЗ"лар кы­рыннан чажлап үтеп тә киттем. Теге бандитлар сизмәделәр дә. Алар һушларына килгәнче, урман юлыннан асфальтка барып та чыктым. Кайсы якка китәргә? Иң яхшысы — кирегә, Самара ягына, анда 40-50 чакрым арада бер ГАИ посты калган иде. Мөгаен, анда дежур ГАИ хезмәткәре торадыр, тизрәк шунда ба­рып хәлне сөйләп бирергә һәм бу бандитларны тотар­га кирәк.
Шулай уйлана-уйлана биш-алты чакрым да китеп өлгермәдем, бандит хатын ыңгыраша башлады. Вәт зәхмәт, хатын-кыз башы белән кеше талап карарсың инде. Милициягә илтеп тапшырыйм әле. Кемне бит әле? Элекке әфганчыны таларга уйлаганнар. Сездән куркынычрак духлар алдында да бирешмәдем мин. Бе­раз баргач, бу хатын:
— Прости, Хаким, гафу ит мине, — ди. Колакка ишетеләме дип торам. Вот, мәлгунь, хәтер үзендә. Паспортны укып исемне дә исендә калдырган. Машинаны туктаттым, үрелеп чәченнән тартып торгыздым да, маңгаена тагын берне ямадым. Хатын-кызга һичбер сукканым юк иде. Бөтенләй бөгелеп төште. Арткы утыргычлар арасына алып очырдым, югыйсә аяклары газга басарга комачаулый иде. Хатын-кызны һич болай тоткан юк иде. Бигрәк тә шушындый чибәр иблисләрне. Көч-хәл белән аякларын арткы утыргычлар арасына алып, идәнгә сузып салдым. Итәге ачылып китте. Аяклары соң, аяклары! Бандит булса да, хатын-кыз бит! Нинди чибәр! Ә үзе юлбасар, тьфу, зәхмәт. Кулыннан паспортны ычкындырмаган, йомарлап ук тоткан, күкрәгенә кыскан хәтта, иблисиха, тәмуг кисәве. Кулыннан паспортны каерып алдым да кесәгә салдым. Башка вакытта хатын-кызга якын килергә дә курка идем. Әле үзем монавы чибәрне утыргычлар арасыннан ничегрәк бөкләп очыруыма үзем дә аптырап киттем. Кузгалдым. Тизрәк барып җитәргә кирәк, йә арттан куа чыгарлар. Шәп барырга куркыта, булмый, чит машина бит, тизлекләрен белеп бетереп булмый. Төнге юл тыныч. Бөтен белгәнемне искә төшереп, шәбрәк барырга тырышам. Юк бит, җитмеш-сиксәннән арттырып булмый. Төрле кнопкалардагы язуларны укып карыйм, юк, белеп булмый — барысы да чит телдә язылган. Шулай җәфаланып ярты юлны үттем, ахры. Хәзер, әнә теге түбәдән соң, ГАИ посты да күренергә тиеш.
Шунда, малай, теге бандюга сикереп тә торды һәм минем чигәгә пистолетының салкын көбәген китереп тә терәде. Юкка бәйләп салмаганмын. Мин бит, хатын-кызга күп кирәкмени, болай да һушын җыялмас, дип уйлаган идем. Юк икән, торганы бер аждаһа.
— Үләсең килмәсә, тукта, — ди бу.
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: