Тагы берничә көн, берничә төн баргач, безне бер тарлавыкка китереп урнаштырдылар. Иң тәүдә безне хәйран калдырган нәрсә, — өскә ишелеп төшәргә торган тау-ташлар булды. Өскә карасаң, тәннәр чымырдап китә. Безнең авылдагы иң зурдан исәпләнгән Мөгәзәй тавы бу таулар белән чагыштырсаң, бер көрәк җир кебек кенә булып кала. Таулар менә ничек була икән. Иң тәүдә башка килгән уй — таудан берәр таш тәгәрәп очып төшәр дә сине үтерер кебек. Гел тау башына карап йөреп, муеннар тартыша башлый. Җирдә яткан ташларга абынып, бер-ике рәт егылып та алсаң, аннары өйрәнәсең, тауның биеклеген сизми башлыйсың. Шулай да таулар кырында адәм баласы үзен бу дөньяда бик кечкенә җан иясе икәнен чынлап торып тоя башлый. Менә шушында, таулар арасында, без юл сакларга тиешбез икән. Безне, бер взвод солдатны, шушында калдырдылар. Машиналар янә алга киттеләр. Тау-таш арасында унике кеше калдык. Тирә-якта таулар да таулар. Карап торуга гаҗәеп матур да, сискәндерерлек шомлы да. Машиналар киткәч, тауга күтәрелдек һәм икегә бүлендек. Аста — бормалы-бормалы юл. Таулар арасыннан килеп чыга да, таулар арасына кереп югала. Юлның ике ягында ватык, янган БТРлар, "КамАЗ"лар аунап ята. Күбесен аска — елгага очырганнар. Юл елга яры буйлап үтә. Икенче ягында — текә тау, йә кеше башы әйләнерлек кыялар. Юлдан бераз гына читтәрәк егермеләп йорты булган бәләкәй генә әфган авылы урнашкан. Авыл яшеллеккә күмелеп утыра. Безнең карамакта рация һәм унбиш-егерме көнлек азык, ике примус, егерме литрлы берничә канистра белән бензин. Ашарга үзебез пешерергә тиешбез икән. Бөтен ризыгыбыз ун буханка икмәк, консервалар һәм коры паектан гыйбарәт. Консерваларны җылытып кына ашарга инде. Эчәргә суыбыз бар тагын. Бөтен корал аркада. Шуларны күтәреп чак килеп урнаштык. Взвод командиры карт солдат — "дед" икән. Миңа карата бик төксе генә кыланса да, болай башлы гына күренә. Безне өч төркемгә бүлеп, кайда окоп казырга, кай җирләрне ныгытырга, кайсы төшкә ныграк игътибар итәргә кирәклеге турында күрсәтмәләр бирде. Шул ук көнне, бик күренеп бармаска тырышып, үзебез кереп сыенырлык окоплар казыдык. Командир Кравченко әйтүенчә, шулай эшләгәндә генә монда исән калырга мөмкин икән.
Төркемебездә ике "черпак", бер "дед". Бүтән төркемнәрдә дә шулайрак. "Дед"лар һәр төркемдә дә берәр. Алар безне сугыш тәҗрибәсенә өйрәтергә тиешләр, имеш.
Безгә тәүлегенә егерме дүрт сәгать алмаш-тилмәш тирә-якны, бигрәк тә юлны күзәтергә кушылган. Безнең машиналарның кайчан үткәнен журналга терки барырга һәм билгеле код белән бу турыда командир рация аша үзәккә хәбәр итеп торырга тиеш. Тирә-як тауларда нинди үзгәрешләр була, кем килә, кем китә, "духлар" күренмиме, һәммәсен игътибарга алып тикшерергә икән. Һәр төркемдә дә берәр бинокль.
"Дед" килгәч: "Копайте, если жить хотите", — диде дә йокларга ятты. Без үзебезгә кереп ятарлык окоп сыман бер нәрсә әмәлли башладык. Җир дисәң, хәтере калыр. Монда җир юк та, таш та таш. Ташларны тирә-якка өеп, окоп сыман нәрсә әмәлләдек. Көн кыздыра, түзәр хәлләр юк, су эчәргә ярамый, вакыт җитмәгән. Ярый әле таудан әзрәк җил искәләп китә. Шулай этләнә торгач, кичне дә җиткердек. Консервалар җылытып, кичке аш ашадык. Кемнең чираты — шул дозорда тора. Без йоклыйбыз.
Шулай бер атна үтеп тә китте, без тирә-якка өйрәнә төштек. Чиратлап юлны, тауларны күзәтәбез. Ял иткән арада окопларны киңәйтәбез. Төнлә тауларда суык, күзгә төртсәң дә, берни күренми, караңгы, шуңа күрә тыңлыйбыз гына. Тыңлау да бик кызык нәрсә икән ул. Әле тегендә, әле монда шыбыр-шыбыр тычканнар, йә кәлтә-еланнар шуыша, йөгерешә, йә таудан таш тәгәрәп төшә. Сирәк-мирәк ниндидер кошлар кычкырып куя. Кайбер көнне тау йә ыңгыраша, йә ухылдап көрсенеп куя. Монысы бигрәк тә шомлы. Аны сөйләп тә, аңлатып та булмый, аны үзеңә ишетергә кирәк. Шул вакытта бөтен нәрсә, бөтен дөнья кинәт кенә тынып кала. Тик күктә йолдызлар гына синең куркуыңны күреп, чекерәешеп көләләр сыман.
Чит ил тынлыгы бигрәк шомлы, һәр таш артында дошман утырган кебек. Менә-менә сине атып егарлар сыман. Суыктан, бигрәк тә шушы шомлы тынлыктан үзеннән-үзе калтырата. Окопта палатка астында егетләр йоклый, аларга рәхәт, ә син туңа-туңа сакта торасың. Командир йокламаска куша, килеп тикшереп китә. Кайда инде ул йоклау. Кайсы чакларда бигрәк куркыныч була, әйтерсең дә син бар галәмдә бер үзе-ңсең. Шул хәтле үзеңне ялгыз хис итәсең, хет бүре кебек улап җибәр. Безнең төркемнән ике йөз-өч йөз метр ераклыктагы егетләргә дә, икенче төркем-дәгеләргә дә шулай, күрәсең. Көткәндә вакыт һич үтми. Офык яктыра башлаганын чак-чак көтеп аласың.
Монда караңгы ничек тиз төшсә, таң да шулай ук тиз ата. Тауларда кемнең таң аттырганы бар? Мөгаен, күпләрнең юктыр. Дөньяда иң гүзәл күренешләрнең берсе ул. Бигрәк тә син тау башында булсаң һәм түземсезлек белән төне буе таң атканын көтеп утырсаң. Дөньяга яңадан туган кебек буласың. Аста елга ага, тау елгасы. Аның шау-гөр килгәне югарыга кадәр ишетелми. Елгадан томан күтәрелә. Теге якта, каршы тау итәгендә, озын-озын чинар, тагы без белмәгән агачлар арасына яшеренеп, бәләкәй генә әфган кышлагы урнашкан. Тәүге көннәрдә кышлак ташландык, серле бер урын булып күренсә дә, бүген, ничектер, ул күңелгә якын. Җил бу яккарак искәндә, анда-санда эт өргәне, әтәч кычкырганы ишетелеп китә. Иң кырыйдагы өйдән сыек кына төтен күтәрелә. Монда өйләр барысы да бер-берсенә ошаганнар, яссы түбәле, балчыктан. Кышлак уртасында балчык таш ихатасы матур ямь-яшел бакча белән уратып алынган зур, биек бер өй. Мөгаен, берәр байның өедер инде. Кайвакыт тауларны яңгыратып азан тавышы ишетелеп куя. Күңелгә рәхәт булып китә. Моны тик мөселман гына аңлый. Кяфер кешегә моны аңлау насыйбы тимәгән.
Ә без күзәтәбез. Кулларда көчле бинокльләр. Алмаш-тилмәш күзәтәбез. Кушылганча, үтә дә дикъкать белән. Һәрбер ташны җентекләп. Кышлак кырыннан без күзәткән юл үтә. Юлдан юньләп үткән кеше дә юк. Атнасына барлыгы ун-унбиш машиналы ике колонна үтте. Әнә, авылдан ишәкме, әллә лошакмы җиккән бер Әфганлы чыкты. Ике тәгәрмәчле арбасына бер-ике капчык салган һәм бер бала утырткан. Шәп-шәп атлап Кан-дагар ягына китте. Базаргадыр, мөгаен. Авылдан көн дә берничә сыерны, бер көтү кәҗә-сарыкны тауга куалар. Көтүне ике малай көтә. Авылны күзәтү исә кызыграк та, күңеллерәк тә. Анда үзенчә бер тормыш бара.
Ниһаять, кояш кыздыра башлый. Тәүдә тән җылыга туя алмый, тора-бара үзең дә җылынасың, аннан кыздыра башлаган кояш җылысына тир бәреп чыга. Бераздан мине алыштыралар. Ашап алганнан соң өсте палатка белән ябылган куыш-окопка ял итәргә кереп ятам. Арыттырган. Изрәп йокыга талам.
Безнең тау-таш арасында ятканга унике көн дә булды. Ә хезмәт итә башлавыма озакламый алты ай була. Һәр кешенең кесәсендә календаре бар, үткән көннәрне шунда билгели бара. Берсе энә белән тишек тишә, берсе аркылы-торкылы сызып тәре куя, берсе түгәрәк сыза. Мин үзем һәр үткән көнне түгәрәк эченә алам.
Хезмәт шулай җай гына бара. Көн дә шул ук күренеш. Үзебез белән алып килгән су да, азык та чамалы гына калды. Бик шәп итеп мунча кереп, рәхәтләнеп бер каен себеркесе белән чабынасы иде. Эсседә тирләтә. Итекләрне салып, аякларны җилләтәсе, рәхәтләнеп җиргә, үләнгә басып яланаяк йөрисе килә. Егетләрнең аяклары бозыла башлады. Мин, элекке бабайлар кебек, көн дә кич аякларны ком-балчык белән ышкыйм. Рәхәт булып китә. Моны безгә тарих укытучысы Хәлимә апа сөйләгән иде. Аңа — мәрхүмәгә мең рәхмәт инде. Бер шулай дин турында сүз чыгып китте. Без әле алтынчы класста укый идек. Безне бит атеистлар итеп тәрбияләделәр. Дәрес вакытында: "Ә менә мөселманнар чүлдә ничек тәһарәт алганнар, әнә бит, юынырга түгел, эчәргә дә су табып булмый?" дигәч, "Бәдәвиләр ком белән юынганнар. Ком белән аякларын, кулларын ышкыганнар. Шул тәһарәт алуга бәрабәр. Ком да чистарта, тазарта", дигән иде. Укытучыбызның шул җавабы ярап калды менә.
Никадәр саклап тотсак та, су бетте. Ризыкны тагын бер-ике көнгә сузарга була әле. Әмма сусыз түзүләре ай-һай яман. Командир дүрт солдатны суга җибәрде. Бер өч сәгать чамасы вакыт үткәч, су да алып килделәр.
Рәхәтләнеп эчтек. Битләрне юып, кырынып алдык. Кырынучылар күбесе "дед"лар инде. Безнең кебек "салага"ларның мыеклар яңа гына сызылып килә. "Дед"лар әйтмешли, без сөлге белән генә кырынабыз.
Буш вакытта окоп тирәнәйтәбез. Без дигәнебез салагалар һәм черпаклар инде. Шуңа да окоплар сукыр тычкан оясын хәтерләтә башлады. Таш актарабыз да таш өябез. Шулай тау арасында ятабыз. Сугыш дигәненең "с" хәрефе дә ишетелми. Әйтерсең, дөньяның барышы бер урында туктап калган да, көн дә шул күренеш кенә кабатлана.
Ниһаять, берничә көннән безгә алмаш килде. Безне төп частька алып кайттылар. Мунча кереп, киемнәрне тәртипкә китереп, бер өч көн ял иткәч, тагын тауларга җибәрделәр. Хәзер инде без теге бәләкәй кышлакның арт ягында идек. Яңа урынга урнашсак та, һаман авылны, юлны, тауларны күзәтәбез. Һаман шул ук палатка белән өсте ябылган окоп һәм бинокльләр. Карый-ка-рый күзләр арып, тонып бетә. Көн дә һәм атналар буе бер нәрсәне алтышар сәгать күзәтә башласаң, бик кызык түгел ул. Астагы кышлакта кемнәр яши, ничек яши — барысын да беләбез дияргә була. Теге лошак җиккән бабай, чынлап та, базарга бара ахры, утын алып бара. Аннан төрле кием-салым, йә ашарга алып кайта. Аннары күрше-тирә ягына сата. Йортында берсеннән-берсе бәләкәй бала-чага. Әнә авыл уртасындагы ак йортта улы һәм килене белән бер әби яши. Әбине иртән күтәреп алып чыгалар һәм кәнәфигә утырталар, көн кыздыра башласа, чинар күләгәсенә күчерәләр. Елгада зур тәгәрмәч әйләнә. Гади һәм бик акыллы итеп эшләнгән су күтәрү җайланмасы ул. Көне-төне әйләнә, авылга су күтәрә. Безнең авылда да элек су тегермәне бар иде. Бездә тегермән кулачасына су өстән төшә һәм купачаны әйләндерә. Ә кулача тагын ниндидер тәгәрмәчләрне хәрәкәткә китерә. Алар исә үз чиратында тегермән ташын әйләндерә. Таш кырындагы улакка он коела иде. Без, малайлар, Тегермән буасында су кереп, гел шул зур тәгәрмәчнең әйләнгәнен күзәтәбез.
...Кичә теге авыл уртасындагы зур ак йортка бер бик шәп машина килеп китте. "Джип" икән, азактан "дед"лар әйтте. Бер кыз бала, бер үсмер егет һәм бик бай киенгән кара күзлекле ханым килде. Күренеп тора, хәлле кешеләр, матур итеп киенгәннәр. Без ак йорт дип атаган йортка килгән теге кыз баланың монда беренче генә килүе түгелдер, күрәсең. Килүенә әзме-күпме вакыт үтмәде, үзенә тиңдәш кызлар белән су буена төшеп киттеләр. Су буендагы агачлар ышыклады аларны. Бу атнада бүтән үзгәрешләр булмады.
Буш вакытларда командирыбыз Виктор Кравченко бездән, салагалардан, ут позициясен ныгыттыра. Янәсе, безне кулга өйрәтә. Үзен һәм солдат хезмәтен шулай хөрмәт иттерә. Ә көннәр сузыла да сузыла. Кои-сервалар һәм галетлар туйдырды. Авызга көчләп тыксаң да, йотасы килми.
Шулай тәмам ялкып, тизрәк безне алыштырганнарын көтеп ятканда сержант калган ике-өч литр суны түкте дә:
— Йәле, салагалар, тамак чылатырга чишмә суы алып килегез, тапсагыз, капкаларга бүтән нәрсә дә ярый, — диде. Һәм, Әфганнардан алыштырып алырга дип, бер плащ бирде.
Тауга менүе генә рәхәт кебек, ә төшүе үзе бер бәла. Безнең кебек дала кешеләренә аеруча. Кәҗә сукмаклары белән чак-чак авылдан бер-ике чакрым читкәрәк төштек. Унбиш көнләп чиста салкын су күрмәгән кешеләргә нәрсә кирәк? Ташлар арасында тиз-тиз генә юынырга, йотлыга-йотлыга эчәргә керештек. Куйбышев егете Саша, без канистраларга су тутырган арада, ярда безне саклап торырга тиеш иде. Тау елгасына килеп тоташкан чишмәне күргәч, түзмәде, биленә кадәр чишенеп, автоматын яр читенә ташлап, юынырга кереп китте. Аңа карап, без дә кызыгып китеп, коралларны яр читенә куеп, юынып алдык. Биш минут вакыт үтмәгәндер, канистраларны тутырып, ярга чыксак, безнең автоматларны безгә төзәп, ике Әфганлы тора. Ишарәләп безгә киенергә куштылар. Без суык судан, бигрәк куркудан дер калтырап, киенә башладык. Менә сиңа мә! Безнең бит әле үз гомеребездә беренче тапкыр "духларны" күрүебез. Зиһеннәребез буталды. Ничә киеп, ничә салган чалбарны чак кидем. Духлар-ның йөзендә иман әсәре күренми. Йөз дигәнен дә йон баскан, битләрендә ике күзләре генә ялтырый тегеләрнең. Без киенүгә, ишарәләп, кышлакка табан атларга куштылар. Беләләр, иблисләр, чалбар каешларын алдылар, берсе чалбар төймәләрен кисеп чыкты. Ә икенчесе ике автомат белән безгә уттай янган күзләрен ялтыратып карап тора. Бер кул белән чалбарларны тоттык, икенче кулда — канистра. Эчтән генә әнкәй, картинәй өйрәткән догаларны укырга чамалап карыйм, һич кенә дә искә төшмиләр, каһәрең. Барыбыз да күшеккән тавыкка охшап калдык. Тик Пермь егете Ваня гына бер ел хезмәт иткән, калганнарыбыз-га чак-чак алты ай тула. Безне, өч солдатны, тезделәр, дүртенчебез Ваняны су кырында үскән агачка бәйләп тә куйдылар. Бер дух урысча сукалый ахры, гел "так, так" дигән була. Затворларын алып, автоматларны кире үзебезгә тоттырдылар, янәсе, үзегез күтәрегез. Духларның яшьрәге безнең артка басты. Эх, малай, үзебезнекеләр тау башында бинокльдән күрмәсеннәр тагын дип, без, юньсезләр, таллырак урынны — елга борылышын сайлаган булдык бит тагы. Тау башындагылар, чынлап та, безне күрмиләр шул. Димәк, безгә ярдәмгә дә килә алмыйлар.
Дух безгә кычкырмый, әмма усал итеп:
— Вперед! Бежать не надо, будем пух-пух, — дип, автоматка күрсәтә. Болай да аңлашыла. Болардан мәрхәмәт көтү түгел, ул турыда уйларга да ярамый. Шулай итеп, өчебезне кышлак ягына алып та киттеләр. Читтән караганда тыныч кына без дүрт шыр тиле авылга таба барабыз. Янәсе, авылда сержант биргән плащны йә алмага, йә виноградка алыштырабыз. Ә духлар-ның икенчесе елга буенда үскән куаклар арасыннан безне мушкага тотып бара. Коры автомат белән ни эшлисең, җитмәсә, арттагысының кулында пистолет та бар. Бер кул тагын буш түгел, чалбар күтәреп барабыз, шул ук кул белән автомат каешын да тотканбыз, икенче кулда канистра. Менә шулай без дүрт солдат тыныч кына авылга керәбез. Чөнки арттагы дух Пермь егете киемен кигән. Читтән карасаң, һичбер аерма юк, буйлары да туры килеп тора.
Авыл уртасындагы теге ак йорт күршесендәге бер өйгә алып керделәр. Өй хуҗасы йөгереп чыкты, безнең арттан пистолет тоткан духка кызып-кызып нәрсәдер аңлата башлады. Тау башына төртеп-төртеп күрсәтә. Әмма теге дух йорт хуҗасын төртеп җибәрде дә, тамак төбе белән каты итеп аңа җикерде. Өй хуҗасы йортына кереп китте. Дух безгә ымлап кулы белән өйнең нигез буена утырырга кушты. Ни эшлисең? Барып утырдык. Таудан безне күрә алмаячаклар. Авылда өйләр тыгыз утырган. Балчыктан, таштан өйгән биек-биек коймалар. Таудан караганда авылның һәр өе яхшы күренә сыман иде, алай түгел икән. Чинар, хөрмә һәм башка агачлар арасыннан авыл юньләп күренмәгән дә икән. Үзем шулай уйлыйм, үзем астан гына күзәтәм. Ничек моннан котылырга? Капка бикле. Койма биек. Озакламый кайдандыр тагын алты-җиде дух килде. Өйгә кереп киттеләр. Ә берсе безне саклый, бездән күзен алмый. Тегеләр үзләре белән Пермь егете Ваняны алып килделәр. Духлар Ваняны кыйнаганнар, күрәсең. Аның танавы канаган, ирене ярылган, бер күзе күгәреп, бөтенләй капланган. Ваняны минем кырга китереп утырттылар, мин сораштыра башлаган идем, шул вакыт безне саклап торган яшь кенә дух арттан кабыргага китереп типте, үләм икән дип торам. Тын бетте, йөрәк чүт туктамый калды, чак-чак адәм рәтле тын ала башладым. Кабырга сынды ахры, тын алган саен чәнчә башлады. Сөйләргә теләү кайгысы бетте. Бераз утырганнан соң, безне берәм-берәм өйгә алып керә башладылар. Өченче булып мин кердем. Ишеткән бар иде духларның мөселманнарга карата бик үк каты булмаганнарын. Ишектән кергәндә "Бисмилләһир-рахманир-рахим" дип, картинәй өйрәткән доганы укып кергән булам. Теге урысча сукалаган дух:
— Ә, Аллаһны исеңә төшердеңме, кяфер колы, — ди. Һәм минем чалбарны төшереп карадылар, янәсе сөннәтлеме мин? Ничә яшь булгандыр, анысын белмим, әмма миңа "яңа чалбар тегәбез" дип алдап, сәкедә сөннәтләгәннәрен бик яхшы хәтерлим. Картәни белән картәти бик диндар кешеләр иде. Менә хәзер духларга шуның нәтиҗәсен күрсәтеп торам.
Урысчаны вата-җимерә милләтемне сорыйлар, кайсы частьтан, нинди күрсәтмә белән монда килеп эләгүем турында төпченәләр. Мин, солдат антына тугры калырга тырышып, дәшмим. Духлар үзара нәрсәдер сөйләшеп алдылар да, тыштагыларны алып керделәр. Аларның да чалбарларын төшереп карадылар. Тегеләр сөннәтсез иделәр, чөнки алар барысы да — христианнар. Моны күреп, бер дух төкеренә үк башлады. Теге урысча сукалаган дух үзенең биленнән зур гына гаҗәеп матур һәм бизәкле пычагын алып, кулында зыр әйләндереп миңа сузды.
— Үзең мөселман, ә үзең кяферлар белән мөселманга каршы сугышып йөрисең. Мә, исән каласың килсә, сөннәтлә шуларны, тыңламасаң, үзем башыңны кисеп, үз кулларым белән казык башына эләм, — ди бу. Вакытны сузып, аңламаган булып кыланам. Автомат приклады белән берне сыртка салып, ишарә белән күрсәттеләр. Ниһаять, үзебезнең егетләр дә аңлап алдылар, миңа карап дер калтырап торалар. Духларның йодрыгын беренче татыган Ваня белә: болардан котылу — тик үлем аша гына. Шуңадыр да елап ук җибәрде. Минем кот очты, чәчләр үрә торды. Тегенең пычагын һаман кулга алмый тора идем, духларның берсе күкрәк авызына типтеме, суктымы, аңгармый калдым, аңымны югалтып егылганмын. Биткә су бөркеп һушка китерделәр, тагы кулга пычак тоттырдылар. Пычакны алдым. Үзем: "Әллә бер-икесен чәнчергә дә, тәрәзәдән сикереп чыгып качаргамы икән?" — дип уйлыйм. Башта төрле уйлар. Бер адым да ясый алмыйсың, әнә, теге тәрәзә кырында торган дух кулында пистолетын уйнатып кына тора. Беренче пуляны шунда ук җибәрәчәк. Үзем: "Үтерсәләр, тизрәк үтерсеннәр иде", — дип уйлыйм. Юк, үләсе килми. Әти-әниләр әллә кайдан искә килеп төштеләр. Мин шулай икеләнеп торганда, нәрсә беләндер арттан җилкә тамырына суктылар. Кул белән болай сугып булмый. Мин шундук упкынга очтым.
Шулай күпме ятканмындыр, тышта автомат тырылдавына аңыма килдем. Үтереп баш чатный, тамак кипкән, телне әйләндереп алырлык түгел, кайда ятканымны аңламыйм. Начар төш күреп саташам, һаман уяна алмый җәфаланам кебек. Караңгы баз дисәң, баз түгел, ниндидер бер бүлмә. Ишек такталары арасыннан якты төшә. Яктылык өстән дә, бер дүрткел тишектән дә төшә. Ә-ә, чак башыма барып җитте — бу якларда кышкы көннәрдә икмәк пешерә торган урыннары бар икән. Идән уртасында тандыр дип аталган чокыр бар, чак шунда төшмәдем. Ишек ярыгыннан карарга дип шуышам. Мөгаен, безнең егетләр безне коткарырга килгәннәрдер, тышта кызу гына атышалар, кул гранаталары шартлый. Ишекне этәреп карыйм. Юк, бирешми, тыштан бикләгәннәр. Чак-чак торып бастым. Баш әйләнә, күңел болгана. Ишекне бөтен гәүдә белән этәргә чамалыйм. Шунда кемдер өске түшәмдәге тишектән бер бәйләм граната очырды. Калганын уйлап өлгерә алмадым. Ишек белән бергә кайдадыр очып баруым гына хәтердә. Мин кабат караңгылыкка — упкынга төшеп югалдым.
Һушыма килгәндә кемнәрдер мине аяктан сөйрәп каядыр алып баралар иде. Мине ике мәет арасына илтеп салдылар. Шул ук вакытта ыңгырашканмындыр, күрәсең.
— Тере инде әллә, эт җан, — дип кычкырды кемдер. Шунда гына шәйләдем — үзебезнекеләр! Урысча сөйләшәләр. Күз юньләп күрми, туфрак тулган ахры, баш зыңлый. Аның зыңлавы шулкадәр көчле ки, туктаусыз укшыта. Юньләп ишетеп булмый. Торып басарга итәм, юк, булмый. Шулай мүкәйләп йөрим. Берәрсе килеп ярдәм итсә — егылам да китәм, егылам да китәм. Шунда кайсыдыр теге каһәр суккан канистрадагы суны башка коя башлады. Чәчи-чәчи булса да, әзрәк су да эчеп алдым. Су — су инде, шундук ару булып китте. Күз дә әзрәк күрә башлады. Ишек алдындагы бер баганага тотынып, торып бастым. Бик нык селкеткән, ахры. Җир чак үз урынына ятты, йә бер якка, йә икенче якка авыша. Мин егылмаска тырышып, теге багананы кочаклыйм...
Пермь егете Ваняның аягы яраланган, аны бот төбенә кадәр бәйләп күләгәгә салып куйганнар. Ике солдат үлеп ята, битләренә ак тастымал япканнар. Командир белән калган егетләр миңа карап торалар. Берсе дә сүз дәшми. Мин аңламыйм. Әйтерсең дә теге яман саташу һаман дәвам итә. Чак-чак уй-фикер башка керә башлады. Без ничек исән калганбыздыр, белмим. Теге, түбәдән очырылган граната, безне ябып куйган алачыкның идән уртасындагы тирән тандыр эченә төшкән, күрәсең. Шул безне коткарган. Ә мин ишек янында басып торганга иң көчле шартлау дулкынына эләккәнмен. Алачыкның түшәме, ишеге һәм ярты стенасы юк. Теге тандыр урынында зур гына чокыр. Миңа бераз спирт эчерделәр. Безнең взводта медбрат булып йөргән ефрейтор Николай ниндидер укол ясагач, бөтенләй хәл керде. Шуннан минем өчен газаплар башланды да инде.