Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 октябрь 2020, 14:35

Инсур МӨСӘННИФ. Хәлләр ничек?

...Элек таныш-белеш, урамда я юлда очрашканда, бер-берсенә ерактан ук: “Хәлләр ничек?” – дип кычкырып килә иде...

Элек таныш-белеш, урамда я юлда очрашканда, бер-берсенә ерактан ук: “Хәлләр ничек?” – дип кычкырып килә иде. Соравына күрә җавабы да әзер: “Гөлләр кебек, – яисә: – Ал да гөл, калганын үзең бел!” Бу күнегелгән сүзләрне ишетү үк күңелләрне ничектер күтәреп җибәрә иде. Ә хәзер? Хәзер дә кешеләр бер-берсеннән хәл сораша. Тик...
Беркөнне танышымны очраттым. Гадәттәгечә, тел очыннан: “Хәлләр ничек?” – дигән сүз ычкынды. “Ашауга карап”, – дигән җавап ишетеп, аптырап калдым. Тормыш монда да төзәтү керткән икән. Их-ма...
Хәлләр ничек, кардәшләр?
***
Инсур Гаделгәрәй улы Шәңгәреев (Инсур Мөсәнниф) 1958 елның 2 гыйнварында Яңавыл районының Иткенә авылында туган. Балачак һәм мәктәп еллары Урал авылында үтә. Югары уку йортына кергәнче, колхозда водитель, слесарь, кочегар, терлекче булып эшләп өлгерә. 1980-1985 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң Тәтешле һәм Яңавыл районнары гәзитләрендә хәбәрче була. 1995-2016 елларда – “Яңавыл таңнары” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары.
Инсур Гаделгәрәй улының шигъри шәлкемнәре берничә күмәк җыентыкта дөнья күрә. 1999 елда Башкортстан “Китап” нәшриятында хикәяләр, новеллалар, юмор һәм сатира әсәрләре тупланган “Озак яшәүнең сере” исемле китабы нәшер ителгән иде. Үзнәшер юлы белән 2018 елда Мәскәүдә «Бит-Принт» нәшриятында – “Алтын балык”, 2020 елда “Чурагул” хосусый нәшриятында “Мәхәббәт кайтавазы” шигырьләр җыентыгы басылды.
Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре (2004). Гали Чокрый исемендәге әдәби премия лауреаты (2019).
2001 елдан – БР һәм РФ Журналистлар берлеге, 2018 елдан – БР Язучылар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: