Таң белән, юынып та тормастан, урамга чыктым. Моны әнинең кушуы буенча эшләдем, кичтән үк өйрәтеп куйган иде. Имеш, урамда кем беренче булып очрар. Безнең әни шундый юк-барга ышанучан кеше инде.
Йә, Ходай, тыкырыктан Юрис абзый чыгып килә, әзрәк салмыш та, ахры. Хәер, аның салмыйча йөргән чагы да юк. Ул — авылның бригадиры, үзе болай начар кеше түгел. Әмма аягы "таш" та, "таш" инде. Кыскасы, шайтан аяклы кеше. Юлга чыкканда ул очрадымы, иң яхшысы — кире борылу, юлың барыбер уңмаячак. Хәтта бәлагә таруың да ихтимал. Шундый кеше инде ул Юрис абый. Белгән догаларымны укыдым да, әни әйткәнчә, кулдагы икмәк кисәген күрше Габдулла бабай этенә ихата аша гына очырдым. Эт мине белә, миңа койрыгын болгап, рәхмәт әйткән сыман ягымлы карап, икмәк кисәген ике генә капты. Янәсе, мин сәфәр чыгар алдыннан хәер бирәм.
Түземсезлек белән көтеп алган әни:
— Кем очрады, улым? — дип сорады.
— Урам буш, беркем дә очрамады, әни. Икмәк кисәген Габдулла бабайлар этенә бирдем, — димен, күздә йоммыйча.
— Бик әйбәт, улым, болай булгач, юньле кешеләр белән ару урынга хезмәткә эләгерсең, — дип, куана-куана плитә тирәсендә чаж да чож пешеренә башлады. Дөресен әйтеп, әнинең күңелен шомландырасым килмәде инде. Чөнки әнинең Юрис абзый турында "таш" аяклы да кеше инде, ул очраса, бер дә юл уңмый, дип сөйләгәнен әллә ничә тапкыр ишеткәнем бар. Үзем болай андый-мондый юрауларга бик ышанып та бетмим. Әйдә, әни улына беренче булып эт очраган дип уйласын. Эт очраса, юл уңуына ышана инде ул. Ерак юлга чыкканда гарип-горабага, ятимнәргә, йә булмаса, эткә хәер бирергә кушалар. Мин дә шулай эшләдем. Чөнки мин бүген хәрби хезмәткә китәм.
Иртәнге чәйне эчеп бетүгә, күрше-күлән, туган-тумача җыелышып, мине армиягә озатырга килеп тә җиттеләр.
Искерә төшкән киемнәремне киеп, аркага пешкән тавык, каклаган ярты каз, кыстыбый, тагы әни пешергән бүтән камыр ашлары, кружка, калак, пәке салынган рюкзакны кулбашыма асып, капка төбенә чыгып бастым. Әни лышык-лышык балавыз сыга. Үземә дә жәл булып китте, әни шул мизгелдә бәләкәйләнеп, картаеп киткән кебек күренде. Әти генә үзенең тамагына төелгән яшен сиздермәскә тырыша-тырыша, кыхым-кыхым тамак кырган булып:
— Син, улым, бик бирешеп барма, анда авыл түгел. Командирларыңны тыңла. Бик алга йөгермә, артта да калма. Ишетсен колагың, безнең йөзгә кызыллык китерерлек булмасын, — дип, үзенең нотыкларын укый. Әти шулай безне адым саен тәрбияләргә ярата. Үзе әйтмешли, безне чын кеше итеп күрәсе килә.
Кызып алган ут күрше Хәмит абзый да:
— Син, парень, тегеләй-болай геройлык күрсәтергә яратасың, сматри, тегендә эләксәң, особый сак бул, — ди. "Тегендә" дигәне Әфган инде аның. Ул үзе Әфганда хезмәт итеп кайтты, кайтканына дүрт ел булды, һаман өйләнми. Көн саен исерек. Әле дә бит әнә иртә таңнан эчеп алган. "Бу сугыш бетмичә, өйләнмим, эчүне дә ташламыйм. Тегендә калганнар өчен эчәм, — ди. — Синең геройлыгың безгә кирәкми, исән-сау йөреп кайт", — дип, әллә ничәнче тапкыр колакка килеп, шым гына пышылдый. Янәсе, туганнар, әти-әниләр ишетмәсен. Үзеңне ничек тотарга кирәклеген кат-кат өйрәтә-өйрәтә туйдырып бетте инде. Мин дәшмим, сирәк-саяк күңеле булсынга: "Әйе, ярый", — дип баш каккалыйм. Үзем, Ләйлә күренмәсме дип, югары очны күзәтәм. Ниһаять, ул да килеп җитте. Мин аны безнең авыл кызлары кебек ерактан гына озатыр дип уйлаган идем дә, ул яныма ук килеп басты. Әтиләр алдында уңайсыз булып китте. Ләйлә — шәһәр кызы, безнең авылга картәтиләренә кайткалап йөри. Кичә төнлә саубуллашкан идек тә ул, түзмәгән, иртән тагын килеп җиткән. Әти-әниләр алдында оялыбрак китсәм дә, Ләйлә янга килеп баскач, әллә ничек күңелгә рәхәт булып китте. Китапларда язылганча, бер-беребезне үлеп яратышмасак та, озаткалап куя идем үзен.
Ул арада колхоз-автобусы да килеп җитте. Быел армиягә китүче егетләр авылдан өчәү, ә колхоздан барлыгы җидәүбез. Автобуска утырганда, көтмәгәндә Ләйлә мине кочаклап үбеп алды да, урысчалап: "Буду ждать сине", — диде.
Бөтен халык “аһ” итте. Җир ярылса, шунда керә идем. Ярый әле ярылмады. Авылда бит безнең болай түгел, шәһәр кызы шәһәр кызы шул инде. Үзем дә сизмәстән, Ләйләне этеп үк җибәрдем. Автобустагы егетләр шаулашып көлешәләр, Ләйлә белән Мәҗнүн дип, мине ирештерәләр. Автобус кузгалды. Авыл күздән югалды. Мин тәрәзәдән карап барам. Егетләр һаман Ләйләнең мине үбеп озатканына, әллә көнләшеп, әллә аптырап, мине үчекләп, шаярткалап алалар.
Районда хәрби комиссариат ишеге алдында безне шау-гөр килеп тагы утыз-кырыклап егет каршы алды. Бер ярты сәгатьтән, безне рәтләргә тезеп фамилияләрне барладылар да, эшне тиз-тиз тотып, тагын да зуррак автобуска утыртып, Уфага ук алып киттеләр. Анда янә комиссия үткәрделәр һәм, аерым вагоннарга төяп, төнлә алып та киттеләр.
Тәрәзәдән тирә-юньне карап барам. Кайсы якка барганыбызны шәйләргә чамалыйм, юк, белеп булмый. Безне озатып баручы офицерлар берни дә әйтмиләр. Янәсе, барып җиткәч белерсез. Вагон умарта күче кебек гөж килә. Егетләр төркем-төркем булып утырганнар: ашыйлар, аракы эчәләр, төрле-төрле анекдотлар сөйләшеп, шаулашып көлешәләр. Якташлар белән бер тирәгәрәк урнаштык. Бүтәннәр дә шулай үзенең якташлары тирәсенә елыша. Җырлашалар, кемдер болай ару гына гитарада уйный. Кем-кемне ничек озаткан, кемнең кеме калган — барысын да төрләндерәләр. Ә мин, берсенә дә кысылмыйча гына, икенче «кат»та тәрәзәдә» карап барам. Дөресен әйткәндә, минем бит әле поездга беренче тапкыр утыруым. Берни эшләми генә тәрәзәдән карап баруы миңа кызык. Төрле станцияләр, төрле авыллар күренә. Поезд, үзенең бер ритмлы җырын көйләп, һаман алга, билгесезлеккә чаба. Вагонда төрле хәбәрләр йөри. Имеш, туры Әфганга алып китәләр икән, йә булмаса, Каспий диңгезенә диңгезче итеп дип тә сөйләп куялар. Бара торгач, мин дә чамаладым: безне көньякка алып китеп баралар. Юлдагы агачлар шау чәчкәдә. Ә бездә әле агачлар юньләп яфрак та ярмаганнар иде. Ике тәүлек поездда дыңгырдап барганнан соң Әстерхан шәһәре кырына китереп төшерделәр. Хезмәт итә торган частька төнлә генә барып җиттек. Туп-туры мунчага алып киттеләр. Мунчадан чыкканда без инде солдатлар идек. Солдат киемнәре кидереп, казармага алып киттеләр. Башкортстаннан якташлар хәтсез генә булсалар да, авылдашларны Уфа үзәк военкоматында ук төрле якларга озаттылар.
Менә шулай безнең туган илгә хезмәт итүебез башланды. Иртән подъем, кич отбой, шуның арасында йөгерү дә йөгерү, ә инде туктап торган арада сәяси әзерлек. Иртәнге сәгать алтыда уяталар, бер шырпы янып беткәнче киенеп өлгерергә, ә кичке сәгать унда бер бөртек шырпы янып беткән арада чишенеп йокларга ятарга тиешсең. Башыңны мендәргә терәргә дә өлгермисең, торырга вакыт та җиткән. Йокы кадерен хезмәттә булмаган кеше белми. Миңа, авыл малаена, физик әзерлек, йөгерү һәм башка күнегүләр җиңел бирелә анысы. Алты ел күрше авылга көн дә иртән җиде чакрым, дәрес беткәч, өйгә җиде чакрым йөреп өйрәнгән кешегә бу чүп кенә. Бәләкәй арбага бер-ике капчык салып тоттырсалар да шәһәр малайларыннан калышмас идем. Шәһәр малайларына бик кыенга туры килә, йә итекләре аякларын кыра, йә тегесе, йә монысы. Дөресен генә әйткәндә, бәрәңге кәлҗемәләре инде. Йомшак буынлы кешегә бездә шулай диләр. Ә менә сәяси әзерлек белән махсус әзерлекләр кыен бирелә миңа. Урысча чамалы белгәнгә бик аңлап бетереп булмый. Кайчак аңлаганыңны сөйли башласаң, йә сүзләр дөрес әйтелми, йә җөмлә төзелеше чатлы-ботлы килеп чыга. Шуннан егетләр кычкырып көлеп тә алалар. Ни эшлисең бит, шул урыс телен гомер бакый яратмадым. Филзә апа белеп "ике" һәм "бер" тезгән икән. Миннән ачыктан-ачык көлүче булмады болай. Шаярышып кына көлү исәптә түгел бит инде. Монда без барыбыз да тигез хокукта. Ә теге "старик", "дед" дигән кушымталар күрше казармаларда. Без әле карантин дигән нәрсәне үтәбез.
Әнә шулай солдат тормышына өйрәнә-өйрәнә карантинны да үткәрдек. Солдат анты кабул иткәч, безне, самолетларга утыртып, Ташкент каласына китереп төшерделәр. Каһәр суккыры Юрисның аягы, юраганы юш килә түгелме соң? Безне көннән-көн шушы куркыныч "интернациональ ярдәм" дип аталган Әфган сугышына якынайталар бит. Күңел ышанмый, мине монда калдырырлар кебек. Солдатлар арасында да төрле шомлы хәбәрләр йөри. Имеш, тегеләй булган, имеш, болай булган. Тагы да әллә нәрсәләр булачак, имеш, диләр. Тагын безне якташлардан аерып төрле частьларга бүлгәләделәр. Мине икенче миномет взводына тәгаенләделәр. Болай егетләр ару гына күренәләр. Әмма взвод командиры гына бик шәп егет түгел, ахры. Минем ватып-сындырып урысча сөйләшкәнне белгәч тә: "Вот еще один чурка", — диде. Бу сүз инде мөселманнарга тагыла торган кушамат. Кавказ егетләрен исә "ара", "черножоп", "черномаз" дип "олылыйлар", ә украиннарга йә "хохол", йә "бандера", диләр. Шуңа да взвод командирын тәүдә үк яратмадым. Ул моны сизде, бугай.
— Ничего, салага, ты еще меня полюбишь, как мать родную. Если не будешь, то заставлю, — ди бу.
Шулай итеп, армия сафларында хезмәтебез дәвам итә.
Отделение командиры армиядә бик зур кеше инде ул безнең кебек "салагаларга". Бөтенесе аңа бәйле. Ашханәдә ул кайсы өстәл артына утырта, шунда утырасың. Җитмәсә, өстәлнең дә төрле почмагы була бит. Ярый ла шикәр, май, икмәк куелган башка эләксәң. Аннары, ризыкны кем бүлә бит. Мине өстәлнең иң аргы буш башына утыртты командир. Ярый әле аш бүлүче гадел "черпак" (бер ел хезмәт иткәннәр) туры килде. Ул гел тигез бүлергә тырыша.
Командир белән минем арадагы яшерен киеренкелек аркасында миңа башкаларга караганда авырракка туры килә. Әмма бирешмәскә тырышам. Төрле кыенлыклары, ыгы-зыгысы белән дүрт ай сизелми дә үтеп китте. Бер төнне безне "КамАЗ" машиналарына төяп, каядыр алып киттеләр. Әйтмиләр, шулай да сизенәбез. Шул Әфганга инде. "Солдат телефоны" да тик тормый, шуны сөйли. Моны инде акылы камил булган аңлый. Безне бит юкка гына көне-төне сугыш алымнарына, тау шартларында сугышырга өйрәтмәделәр. Бер-береңә тауда ничек ярдәм күрсәтергә дә, пуштун телендә ун-унбиш җөмлә дә өйрәндек. Юкка түгел инде бу, юкка түгел.
Эх, дөньяларда бу яшь башлар нәрсә күрер дә, нәрсә булыр, әллә исән калып була, әллә юк. Күңелдә шом. Таң алдыннан таулар арасындагы бер кышлакка килеп урнаштык. Көне буе шунда яттык. Төнлә тагын бөркәүле "КамАЗ"ларга төяп, каядыр алып киттеләр. Шулай дүрт көн тирәсе барып, бер елганы чыккач, чыбыксыз "солдат телефоны" Әфган чиген кисеп чыгуыбыз турында җиткерде. Географиядән үткәннәрне искә төшерергә тырышып, кай тирәдәрәк икәнбез дип уйланып барам. Әмәлгә калгандай, Әфганга бәйле һичбер нәрсә искә төшми.
Хисаметдин Шәрәфетдин улы Исмәгыйлев 1953нче елда Стәрлебаш районының Гөлем авылында туган. Үз авылларында башлангыч мәктәптә, аннан Әмир, Стәрлебаш мәктәпләрендә укый. Армиягә алынып, 1971-1973 елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Ветеринария белгечлеге буенча тәүдә техникум, аннан Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1980-1983 елларда – Бәләбәй районының баш ветеринар табибы. Озак еллар Стәрлебаш районының ветеринар участокларында хезмәт сала. Бүгенге көндә хаклы ялда. Гаиләсе белән Турмай авылында яши.
Әдәби сукмакка саллы тормыш тәҗрибәсе туплап аяк баскан язучы тиз арада журналыбызның төп авторларының берсенә әверелде, укучы белән уртак тел тапты. 2013 елда Башкортстан “Китап“ нәшриятында “Зимагурлар” дигән повестьлар җыентыгы нәшер ителде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.