Вакыт барган саен нефть катламнары саега. Башкортстан нефтьчеләренең хәле үзгәрә: нефть табуның күләме түбәнәя, республика буенча елына 40 миллион тоннага кала. Җитмәсә, берләшмә акционерлык җәмгыятенә әверелә, привитизация хәлләре башлана. Бу яңалыклар берләшмәнең идарә итү структурасына күп үзгәрешләр кертә.
Объектив кыенлыкларның берсе – ятмаларның нефть бирүдә соңгы стадиягә күчүе, тау-геология шартларының начараюы, пластларда су күбәю. Мәсәлән, 1971 елда 40,07 миллион тонна нефтькә кушылып, 63 процент су чыгарыла. Күңелсез картина ил җитәкчелеген нык борчый. КПСС Үзәк Комитетының генераль секретаре Леонид Ильич Брежнев: “Безнең нефтьтән башка сату итәргә бернәрсә дә юк!” – дияргә мәҗбүр була. Бу инде нефть табуны туктатырга ярамый, дигәнне аңлата. Нәтиҗәдә, Башкортстанда ел саен 40 миллион тонна нефть табарга дигән күпьеллык программа кабул ителә.
“Башнефть”нең күп белгечләре нефтьне чыгаруны артык тизләтүне өнәмәделәр. Артык күп бораулау эшләре алып бару, фонтан биргән скважиналарда зур диаметрлы штуцерлар куллану ятмаларның нефть бирү сәләтен вакытыннан алда сафтан чыгарачагын күрә, аңлый иделәр. Бигрәк тә берләшмәнең беренче җитәкчеләре моңа кискен карыштылар. Лев Алексеевич Пелевин һәм баш геолог Казбек Сәгыйть улы Баймөхәммәтовның эштән алынуына шул сәбәп булгандыр да.
1972 елның уртасында “Башнефть” нең җитәкчесе итеп Евгений Васильевич Столяровны куялар. Нефтьчеләрнең төп штабына килгәнче ул бораулау, нефть чыгару өлкәсендә зур тәҗрибә туплап өлгергән. Алган тәҗрибәсе аңа күп тармаклы хуҗалык белән уңышлы идарә итәргә нигез иде. Яңа җитәкче, җиң сызганып, ярдәмчеләре белән программаны үтәү өчен көч сала башлый. Командасы көчле аның: баш инженер М. Н Галләмов, бораулау эшләре буенча урынбасары Н. М Ризванов, баш геолог Н. Н. Лисовский... Бүлек башлыклары инде барысы да үз эшләрендә корифейлар булып җитешкәннәр.
Бу елларда яңа 46 ятмада 7500 яңа скважина сафка баса, нефть чыгаруда күп алдынгы технологияләр кулланыла башлый, басым арттыру өчен ятмаларга су кууның эффектлы ысуллары табыла, “кустовое бурение” дигән ысул күп мәсьәләләрне чишәргә ярдәмгә килә.
Берекмәгә уңышлар килә. Тугыз идарә арасында “Чакмагышнефть” алдынгы урынны алып тора. Үз масштабында барлык чараларны вакытында тормышка ашыра. Стабильләшү киеренкелеген бөтен коллектив бердәм рәвештә җиңеп бара. Яңа цехлар төзелә. Хәзер инде оешма зур, берләштерелгән промысел гына түгел, ә берничә мең эшчене туплаган алдынгы коллектив!
Ә яңа җитәкчесенә килгәндә, аның бурычы – бөтен цехларның эшен эффектлы оештыру, аларны техника-технологияләр белән тәэмин итү. Моның өчен, үз чиратында һәр участокны белгечләр белән ныгытырга кирәк. Кадрлар әзерләү, аларны өйрәтү, укыту туктаусыз алып барыла.
Чакмагышлылар стабильләшү программасын үтәп өлгерәләр. Ә менә тулаем алганда, “Башнефть”кә аны үтәү елдан-ал авырлаша... Генераль директорны берьяктан нефть табуның түбәнәюе кысса, икенче яктан Үзәк Комитеттагы иптәшләрнең бик үк гадел булмавы эзәрлекли. Нәтиҗәдә, чираттагы каты сөйләшүдән соң, кайтырга чыккач, Мәскәү аэропортында Е. В Столяровның йөрәге тибүдән туктый.
Фидакарь хезмәте белән нефтьчеләр дөньясында тирән ихтирам яулаган шәхес ул. БАССРның атказанган нефтьчесе, тармакның Мактаулы нефтьчесе, ике Ленин, ике “Кызыл Байрак”, “Почет билгесе” ордены һәм СССРның күп медальләре кавалеры. Туймазы, Октябрьский, Бөре, Уфа шәһәрләрендә һәм Краснохолм поселогында аның исемендәге урамнар бар, “Башнефть” бинасында аның истәлегенә тактаташ куелган.
Столяров үтә таләпчән, әмма гадел җитәкче иде. Белгечләрне хезмәтләренә карап бәһалады. Объектив бәя бирде.