Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 сентябрь 2020, 00:29

ГОМЕРЛЕК САБАК

“Уайна без жертыф ни бывайыт”.

Еш кына мин үземнең туган йортта газизләрем әтием, әнием һәм туганнарым белән бергәләп кичергән бәхетле көннәремне – гүзәл балачагымның ачык төсләрен күз алдына китерәм. Ә бит яшерен-батырын түгел, ул вакытта булган бәхетемнең һич кенә дә кадерен белмәгәнмен, чөнки бик иртә авылымнан читтә яшәп карыйсы килә иде. Дөнья серләренә төшенергә теләгән малайга авылда бернинди кызык та һәм башка бернинди үзгәрешләр дә булмас кебек тоела иде
Бишенче сыйныфны тәмамлагач, мин үземнең район үзәгендә урнашкан “урыс мәктәбе”нә укырга керергә дигән теләгемне әти-әниемә җиткердем. Әнә бит күрше авылда яшәгән минем икетуган сеңлем район үзәгенә генә түгел, башкалабыз Уфаның үзендә урыс мәктәбенә кереп китте. Мин аңардан киммени? Урыс телен яхшы үзләштердем: ата-аналар каршында бөек урыс язучысы М.Горький турында урысча яхшы гына итеп сөйләп бирдем бит! Башкаларның минем кебек урыс телендәге диктантларны бер хатасыз язганнары юк әле. Мин, әлбәттә, “урыс мәктәбе”ндә укырга тиеш!
Минем теләк-хыялларымны әтием дә хуплады булса кирәк, ул тиз арада минем хыялымны тормышка ашыру нияте белән чаралар да күрә башлады: атына утырып бер-ике тапкыр район үзәгенә барып килде. Анда ул “урында эшләгән” безгә бераз туган тиешле кешегә, якын булмаган туганнарының нәсел җебенә бар өметен баглап, уку йортына минем киләчәктәге юлымны сала башлады.
Минем хыялым гаиләдә барган сөйләшүләрнең эчтәлегенә үз йогынтысын салмый калмады: абыйларым кайчак миңа төрттеребрәк эндәшә башладылар. Өлкәннәр дә еш кына минем киләчәгем хакында сөйләшә иделәр. Күрше апалар минем сәләтем хакындагы имеш-мимешләрне үзләренең сүзләренә кушып, мәктәптә ирешкән уңышларымны тикшерделәр. Җәйге көннәрнең берсендә ачык тәрәзә аша мин төшке аш вакытында әтием белән әнием арасында булган сөйләшүне дә ишетеп калдым.
– Карале, син, (әтием дә, әнием дә бер-берсенә исемнәрен атап түгел, бары “син” диеп кенә эндәшә торган иделәр), сигез балабызның берсе генә булса да укымышлы булсын инде. Төпчегебез булса да... – диде әтием әниемнең ниндидер сүзенә каршы төшеп.
Әнием әтинең әйткән сүзләренә каршы килә алмый, үзен борчыган уйларга күчте:
– Укытабыз, диеп, хәзер төпчек улыбызны чит авылга илтеп ташлыйбызмы инде?
– Юкны сөйлисең, беркемне дә беркая да илтеп ташламыйбыз. Ерак ара түгел, матур көннәрдә өебезгә кайтып йөрер, ә һава торышы бозылганда кунар өчен таныш кешеләрдә урын табарбыз әле. Ни генә дисәң дә, балага укырга кирәк. Кыенлыкларны да җиңәргә кирәк булыр
– Уайна без жертыф ни бывайыт, – диде, сугышта өйрәнеп кайткан урыс сүзләрен әңгәмәсенә кушып, әтием фикерен йомгаклап куйды.
Ул җәйне әтием белән әнием арасында булып торган шундый бәхәсләрне миңа берничә тапкыр ишетергә туры килде. Билгеле, әниемнең баласын бик иртә үз яныннан җибәрәсе килмәгәндер. Мин исә моны әниемнең миңа карата булган хыянәте итеп кабул иттем. Шуңа да бер тапкыр урамда озак йөргән өчен мине шелтәләгәндә мин әниемә:
– Син мине бөтенләй яратмыйсың! Мине укырга җибәрергә дә теләмисең, – диеп ярып әйтеп куйдым.
Ачуланып әйткән бу сүзләрем әниемә өстенә салкын су сипкән сыман тәэсир иткәннәрдер: ул ни әйтергә дә белми, телсез калды, йөзендә аның курку хисләре чагылды, аптырашта калган күзләре юешләнеп, моңсу итеп миңа карадылар.
– И, улым, улым... – дигән сүзләрендә мин үпкә дә, йөрәк әрнүен дә сизмәдем ул вакытта. Мин бары үзем белән генә мәшгуль идем, чөнки миндә “ мин-минлек”нең нәкъ борын төрткән чагы башымдагы уйларны бер якка гына – үземнең теләгемә ирешү юнәлешенә куа иде.Мин үземне хәтта ул мәктәпкә урнашкан кебек хис итеп, борынымны күккә чөяргә дә өйрәнә башлаган идем. Авылда беренчеләрдән булып “урыс мәктәбе”ндә укы әле! Горурлыгы ни тора! Шуңадыр да, элек минем хакта күршеләр һәм авыл халкы телендә мактау сүзләре еш кына ишетелеп торса, соңгы вакытта минем кылган яманлыкларым турындагы сүзләрне еш-ештан әнием үз йөрәге аша кичерергә дучар булды. Дөрес, ул берничә тапкыр мине оялттырып карады, үзгәрешләр сизелмәгәч, каты гына орышты да, ләкин максатына ирешә алмады. Мин үземчә үземне олы кешегә куеп, тәртибемне үзгәртүне кирәк дип тапмадым, гел үземнекен генә эшли бирдем.
Белмим, мин сайлаган бу тайгак юл мине киләчәктә кайларга алып чыгар иде, әмма әнием улын туры юлга куяр өчен, миндәге тискәре үзгәрешләр хакында әтиемә сөйләп биргән.
Кырыс кына холыклы әтиемнең шелтәсе озын-озак телмәрдән түгел, бары тик бер генә җөмләдән булды:
– Нәрсә, безнең йөзебезгә кызыллык китерергә булдыңмени?...
Әтием соравына миннән җавап көтми иде, бу аның миңа карата әйтелгән кисәтүе генә иде. Мин шуны ныклап аңладым: әгәр мин тәртибемә җитди игътибар итмәсәм, теләгемә ирешергә миңа бернинди мөмкинлек тә калмаячак!
Көннәрдән беркөнне әтием белән өйдәге мичне сүттек. Гамәлгә яраклы кирпичләрне чистарттык, мичне сүтүдән чыккан чүп – чарны ихатага чыгарып, аяк астына җәеп салдык. Бу эшләр тәмамлангач, әтием атка утырып чыгып китте һәм бераздан янына безгә ят, олы яшьләрдәге бер кешене утыртып, кире кайтып керде. Әнием өстәлгә чәй әзерләде, әти һәм яңа килгән ят кеше өстәл артына утырып чәй белән сыйланып гапь кордылар. Мин аларның сүзләреннән шуны аңладым: бу абзый ерактан килгән Гөргери исемле мич чыгаручы оста икән. Үзе безнеңчә бик яхшы сөйләшсә дә, аның исеме миңа ят һәм сәер тоелды.
Чәйдән соң әтием эшенә китте, Гөргери абзый белән мин мич эшенә тотындык. Мин мич чыгаручы останың ярдәмчесенә әверелдем, ул сораган, кирәк нәрсәләрне аңа китереп биреп тора башладым. Сәер исемле бу абзый сүзгә бик саран булып чыкты, ул артык бер сүз дә эндәшми салмак кына эшен башкарып торды. Ниндидер сораулар белән аңарга мөрәҗәгать итәргә мин һич кенә дә кыймадым. Эшләп байтак кына вакыт узды, шул арада әнием бер генә тапкыр булса да өйгә кермәде, өйдәге үзенә кирәк нәрсәләрне миннән чыгартты.
Оста бераз ял итеп алырга булды, күрәсең, ул тәмәкесен кабызды да, миңа:
– Бар, әзерәк уйнап кил, – дип миңа да ял бирүен белдертте. Мин уйнарга түгел, ихатада вакытлыча гына корылган учак янында булашкан әнием кырына килдем.
– Әни, нигә син кирәкле әйберләреңне өйдән үзең кереп алмыйсың, гел миңа китереп бирергә кушасың? – дидем, үземне бераз эштән коткарырга дигән теләктә.
– И, улым, мич чыгаручы безнең кеше түгел бит, ул тәреле, чукынган кеше. Безгә алар турында элек бик күп сөйлиләр иде. Алар диннәрен сатып, башка дингә күчкәннәр. Динен саткан кеше нык куркыныч кеше. Шуңа күрә дә мин аңардан шикләнәм, хәтта куркам, – диде әнием әкрен генә, пышылдап кына диярлек. – Аларның исемнәре дә, диннәре дә урысныкы. Безгә бит татар булып калырга кирәк, чөнки Аллаһы Тәгалә безне татар итеп яраткан, безне татар булсыннар, дигән. Без Аның әмерен үтәргә тиешбез. Менә син урыс мәктәбенә барам, дисең, анда укырга кереп син дә динеңне сатсаң, барыбыз да котылып булмаслык гөнаһка батарбыз. Мин шуңардан да нык куркам...
Мин әнием алдында акланырга ашыктым, гомер буена татарлыгымны югалтмаска сүз бирдем. Әнием миңа:
– И, балам, тормыш һәрчак туры такыр юлдан гына бармый шул, тормышта кискен борылышлар күп була, аларга хәтта олы кешеләр дә күпвакыт әзер булмыйлар, яу кичкәннәр дә сыгылып төшәләр. Син бит бигерәк бәләкәйсең тормыш сынауларына каршы торырга. Шуның өчен безнең яныбызда озагырак булсаң, без сиңа кирәк вакытта ярдәмгә килә алыр идек. Чит авылда ярдәмне кемнән табарсың?
Ярты сәгать вакыт эчендә узган шушы сөйләшүдән мин гомерлек сабак алдым: беренчедән, үзеңнең кем икәнеңне белеп, үзеңә һәрчак тугры булып калырга кирәк, чөнки милләтеннән, диненән чигенгән кеше иң беренче әнисе алдында иң явыз кешегә әйләнергә мөмкин икән ләбаса! Икенчедән, өемдә мин күзгә бик күренми торган сак астында икәнмен! Чит авылда бәләгә тарысам, мине кем яклар, ярдәм кулын кем сузар? Димәк, мин монда гына, әтием-әнием, туганнарым янында гына рәхәт күреп яши алам. Ә тормышта буласы сынауларга каршы торырлык көчне миңа монда тупларга кирәк...
Туган йортымның ихатасында әнием белән булган бу сөйләшү минем хәтеремдә гомерем буе яшәп килә. Беренче тапкыр мин аның турында урыс мәктәбендә бер урыс малае белән булып алган “бәрелешләрдән” соң искә төшердем. Коля исемле шул малай минем авылдан килгәнлегемне белеп алгач, тәнәфес вакытларында башка иптәшләре алдында мине кимсетергә теләп сөйләшкәнен аңлап алдым һәм үзен кисәтеп куйдым: минем белән андый мөнәсәбәт аның өчен яхшыга булмаячак! Ләкин бер-ике көн үтүгә, Коля тәнәфестә миңа: “ Ты, татарин, поди сюда,” – димәсенме! Янындагылар кычкырып көлеп җибәрделәр. Үзен үзе әллә кемгә куйган бу малайга минем шулкадәр ачуым килде, янына очып барып җиттем дә, бар көчемә аны сугып ектым. Моны дежур укытучы күреп калган. Ул мине бүлмәгә алып кереп, ни өчен Коляга сугуымны озак кына төпченде, ләкин миннән бернинди дә җавап ала алмагач, дәрескә җибәрергә мәҗбүр булды. Дәрес вакытында ничек итеп авыл урамыннан Коляга күренми генә үз авылыма кайтып китәргә икән, дип, озак кына баш ваттым, чөнки район үзәгендә яшәгән малай үзенең дуслары белән минем каршыма чыга ала иде. Башымда күптөрле шомлы уйлар туса да, мин элек йөргән юлымны үзгәртмәскә булдым: үзең булып каласың килсә, башкалардан куркып яшәмәскә кирәк, дип уйладым мин ул чакта беренче тапкыр. Шикләнүләрем юкка булмаган: дәресләр беткәч, авылга кайтырга һәркөн диярлек йөргән юлга чыгып, тыныч җирдә булган тыкырыкка килеп җиткән идем, каршыма дүрт малай килеп чыкты. Аларның берсе мин бүген сугып еккан урыс малае Коля иде. Аның белән янәшә торган малай бер дә урыс малаена охшамаган түгәрәк йөзле, ярымкысык күзле озын буйлы кап-кара чәчле, минемчә, үзебезнең татар малае. Сөйләшүләр булмады да кебек. Коля: “Ну и что? Вот ты и попался!” – дигән сүзләреннән соң әңгәмәне шул кара чәчле малай дәвам итте. “ Ты почему наших ребят обижаешь? Это же не деревня твоя. Тут мы хозяева. Вот мы тебя сегодня проучим...”
Мин ул малайга татарча: “Нигә ул мине татарин дип кимсетергә тели? Күрсәтермен мин аңа “татарин”ны” – дип әйтергә өлгермәдем, Коля башыма нык итеп китереп сукты.
Аңа шунда ук башкалар кушылды... Кыскасы, алар яхшы гына итеп минем кирәгемне бирделәр һәм мине яткан җиремдә калдырып, килгән якларына юл тоттылар. Район үзәгеннән чыкканчы мин еламыйча түзә алдым, әмма аннан ераклашып агачлыкка килеп җиткәч, үзем дә сизмәстән, кычкырып елап җибәрдем. Юк, түзә алмаслык авыртулардан түгел, ә күңелемдә булган ниндидер бер сәер әрнүләрдән бәреп чыктылар бу күз яшьләрем. “Нигә алар дүртәүләшеп мине кыйнадылар? Нигә үзе татар булган ул озын буйлы малай урыс малаен яклап, мине, үзе кебек татар малаен, кыйнап китте?”
Мин шунда беренче тапкыр тормышның нинди катлаулы сораулар куйганын, яшәр өчен, әнием әйткәнчә, туган йортта аларның канатлары астында көч туплау бик мөһим икәнен аңлаганмындыр да инде.
Дөрес, бу вакыйга турында мин өйдә дә, мәктәптә дә сөйләмәскә тырыштым. Өйдә җәрәхатьләремне агачлыкта уйнаганда агачтан егылып алдым, диеп аңлаткан булдым.
Мәктәптә дә урыс малае Коля белән башка бәрелешләр булмады, чөнки ул миңа мине кимсетеп башка бер тапкыр да эндәшмәде.
Ул вакытларда урыс телен яхшы белү – заман куйган иң мөһим бер бурыч иде үсеп барган буын вәкилләренә. Моны мин ниндидер эчке тойгым белән тойгаммындыр, бәлки. Әти-әниемә байтак кына вәгъдәләр биреп, максатыма ирештем – берничә елдан урыс мәктәбен тәмамладым. Ул мәктәптә дә үземне сынатмаска тырыштым, дәресләргә гел әзерләнеп килдем. Дөрес, мине укыткан укытучылар да шулкадәр кешелекле булдылар, һәрвакыт авылдан килгән малайга ярдәм кулы сузып тордылар. Араларында урыс милләтеннән булган шундый укытучылар һәм укучылар белән аралашу миңа урыс телен өйрәнүгә олы йогынты ясау белән беррәттән, минем күңелемдә урыс халкына карата ихтирам хисен тәрбияләде. Әнием уттан курыккан кебек алардан курка торган булса, мин алар белән үземне иркен тотарга өйрәндем.
Урта мәктәпне тәмамлагач, язмыш җилләре туган якларымнан аерып, чит-ят җирләргә ташлады. Шуңа күрә гомеремнең байтак елларын, туган телемне үзәкләрне өздерерлек итеп сагынып,байтак еллар урыс телендә генә аралашып яшәргә туры килде. Әмма кайда гына булсам да, мин үземне һәрвакыт бөек халыкның улы итеп хис итәм, милләтем белән горурланып яшим һәм беркемгә дә үземә кимсетеп карарга форсат та, ирек тә бирмәскә тырышам. Кайда гына булсам да, кемнәр белән аралашсам да, бер җирдә начар халык күрмәдем, сирәк-мирәк начар кешеләргә дучар булсам да...

Эльверт ХАМАТШИН.
Белешмә: Шагыйрь Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында дөньяга килә. Туган авылында сигезьеллык, Дүртөйледә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Кубань дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, 1976-1989нчы елларда Төркмәнстанда балалар укыта. Аннары Авыргазы районының Степановка, 2002нче елдан Бакалы районының Иске Әҗми урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2007нче елда кабат Авыргазы районының Степановка авылына күчеп кайта һәм күрше Усман тугызъеллык мәктәбендә укыта.
Беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1990нчы елда Авыргазы районының "Ватан юлы" гәзитендә көн күрә. Шуннан соң әсәрләре "Кызыл таң", "Өмет" гәзитләрендә, Татарстан матбугатында даими басылып килә. 2008нче елда "Тулпар журналы, 2015 елда Бәләбәйдә узган "Илһам чишмәләре” шигърият фестивале лауреаты булды.
2005нчы елда “Каеннарым мине көтәләр” исемле шигырьләр җыентыгы, 2015нче елда Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Син – сагыш кояшым” һәм үзнәшер “Гомер эзләрем” исемле шигъри җыентыгы дөнья күрде.
Эльверт Хәмәтшинның прозада да уңышлы тәҗрибәләре бар. 2019 елда билгеле җәмәгать эшлеклесе, язучы Вил Казыйхановның тормыш юлы турында “Тапланмаган исем” дигән үзнәшер проза китабы нәшер ителде.

Фото: zen.yandex.ru
Читайте нас: