Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 сентябрь 2020, 22:05

Ганс ХӘКИМОВ. Кысрыклау

...Ул аны беренче күрүдəн үк яратмады. Банк эшчесеннəн бигрəк мəктəп баласына охшаган, компьютер артыннан башы ара-тирə генə күренеп калгалаган кыз аңа шулкадәр шыксыз булып тоелды!

Ул кызның мɵлаем чибəр йɵзе, чем-кара күзлəре, матур итеп сызылган кара кашлары, үзенə килешеп торган тулы алсу иреннəре белəн гармониядə булган борыны, озынча битен түгəрəклəп нəфис муеныннан аерып алган ияге үзенə килешеп торганын, сɵйкемлелеген күрəсе килгəн кешегə күренеп торса да – болар барысы да аның маңгай күзенə дə, күңел күзенə дə тəэсир итмəделəр.
Җитмəсə, «шыксыз» ишектəн керүче həрбер кешенең күзен рəссам картинасының композиция үзəге кебек карашны иң тəүдə җəлеп итə торган урынга утырган бит əле. Бу аның урыны түгел. Күчереп утыртырга кирəк. Бүлмəнең ямен җибəрүче əйберне алып куйган кебек. Хəзер үк.
Исəнлəшүнең, исем шəрифлəрен сорап торуның артык икəнен демонстратив рəвештə күрсəтеп:
– Сиңа күчеп утырырга кирəк булыр, – диде ул «шыксыз»га коры гына. Аннан соң бүлмəне, баскан урыныннан бер миллиметрга да кузгалмыйча, бары тик күзлəре белəн генə əйлəнеп чыкты да иң ерактагы, əнə теге тəрəзə янындагы урынга килеп тɵртелде.
– Менə монда булыр синең урының, – дип əмерен үтəгəнне кɵтте.
Тик «шыксыз» кыз əмерне үтəргə ашыгып бармады.
– Тəрəзə янында минем аркама суык җил ɵрə. Мин анда күчмим.
«Шыксыз» кызның сүзлəре кəттəнең ачуын кабартты. Ул кабарып кына кала алмыйча, əмер бирүченең күзлəреннəн ут уклары булып атылды, аның ирене читлəрен аска салындырып тɵшереп дерелдəтте, кашларын ɵскə сикертеп, кире урыныннан тɵшəлмəслек итеп, болай да тар маңгайны тагы да тарайтып, чəч чүмəлəсенə элеп, иң ɵстə катырып калдырды. Тик шулай да ачу буасын ерып, сүзлəр ташкыны итеп чыгармыйча, эчтəге күңел тормозына уратып калдырырга кɵче җитте, ахры, аның. Таш сын кебегрəк торган гəүдə кырт борылып, биек үкчəлəрнең каты тыпылдавы тавышын махсус кɵчəйтеп, мɵдир бүлмəсе ишегенең яңаклары арасыннан үтте.
– Миңа дорфа бала-чагалар белəн дə эшлəргə туры килəчəкмени инде, Зифа Илсуровна? – дип шаулады ул, ишекне артыннан ябып бетермəс борын.
– Сүз кем турында, Алинə?
– Ишеккə каршы утырган кызыкай турында.
– Ишеккə каршы утырган кыз инде күптəн бала-чага түгел. Утызга якынлашып килə. Вузны, аспирантураны тəмамлаган белгеч. Фəннəр кандидаты. Дɵрес, белгечлеге безнең профильгə туры килми килүен. Тик ул, берничə банкта эшлəп, ярыйсы ук тəҗрибə туплап ɵлгергəн. Элекке эш урыннарыннан уңай бəя бирəлəр аңа. Бездə дə синең предшественнигың аның эшеннəн канəгать булды.
– Бүлмəнең интерьерын бозып, безгə килүчелəрнең күзенə иң алдан ташланып торган урынга утырган бит əле ул хəчтерүш. Күчəргə куштым – күчмəде.
– Ул кыз Лилия исемле. Умырткалыгына бик авыр операция ясаткан. Бүлмəдəге сквозняклар аңа ярамый. Инвалид ул.
– Хɵкүмəт аңа пенсия бирəдер, инвалид булгач. Нигə пенсиясен ашап ɵендə генə ятмый?
– Инвалид пенсиясенə генə яшəп булмый шул, Алинə. Аннан соң инвалидлар да кеше бит. Аларның да яшисе килə. Алар да кеше арасында булырга тырыша.
– Фəннəр кандидаты булгач, нигə монда эшлəп йɵри, вузга, колледжга барсын укытырга.
– Язмыш безне кая гына ташламый, Алинə. Менə синең ирең дəүлəт аппаратында булгач, телəгəн җиреңдə эшлисең. Бар кешегə дə андый бəхет тими бит.
Бакчасына таш ыргытканлыгын сизенсə дə, Алинə аны игътибарсыз үткəреп җибəрде. Башында уйнаган планнар корылмасы хаҗəтрəк иде аңа. «Шыксыз»дан ничек тə котылырга кирəк. Ул аның белəн эшли алмаячак. Ул аның белəн эшлəргə телəми дə. Зифа Илсуровнаның сүзлəрен башында əвəлəгəч, шул бəлəкəй генə бɵтерчек кыз аңа ничектер үзеннəн ɵстенрəк тə сыман булып күренде. Беренче күрүдəн үк үзəгенə кереп калган яратмау хисенə ниндидер бер кɵндəшлек хисе дə кереп оялады Алинəнең күңеленə. Шул хислəргə үзенə каршы кешене кысрыклап чыгару алымнарын, сукмакларын, юлларын эзлəү халəте дə килеп кушылды. Ничава, табылыр. Бер кеше дə йɵз процентлы түгел. Һəркемдə дə кимчелеклəр бар. Табармын, файдаланырмын, диде аның эчке сɵйлəме.
Табылды да. Хезмəткəрлəрнең берсе, авырып, «больничный»га китте. Алинə аның функционалын да ɵстəп бирде Лилиягə. Әйдə, тартып карасын үзенекен дə, аныкын да.
Лилия эшнең икелəтə авыр булачагын чамаласа да карышмады. Ике кеше эшлəргə тиешле эшне җиренə җиткереп башкару җиңел түгел. Җитезрəк эшлəргə кирəк. Тик ашыккан ашка пешкəн, дилəр бит. Банк эше бик зур игътибарлылыкны талəп итə.
Хаталар җибəрүдəн сак булырга тырышты Лилия. Язганнарын хəрефлəп укып та карап чыга. Бигрəк тə аны исем-фамилиялəр, авыл, шəhəр, урам исемнəрендə ялгышлык җибəрү мɵмкинчелеге борчый. Мониторга Урал–Идел зонасыннан китереп тɵшерелгəн документларда исемнəр гел сүзлеклəрдə язылганча гына түгел, əллə ниндилəре дə килеп чыккалый. Паспорттагыча язарга кирəк. Алай гына да түгел, бер документта язылганы икенчесенə туры да килеп бетми: аларны башка учреждениелəрдə тутырганнар шулай хаталы итеп. Шуларны илəктəн илəү – банк сервисы үзəгенең бурычы. Сиңа бɵтен игътибарыңны туплап, акылыңны җигеп, кайсы дɵрес икəнен ачыкларга, хаталарны тɵзтергə кирəк.
Лилиягə үз функционалы буенча эш башкару җиңел бирелсə дə, кешенекен дə алып бару сораулар тудырды. Ул сораулар белəн яңа җитəкчесе Алинəгə барырга туры килə. Анысы əллə үзе дə бик эшнең нечкəлеклəренə кереп китəлми, əллə яхшы итеп аңлатырга телəге юк: сорау тирəлерəк йɵргəн аннан-моннан əвəлəнгəн ике-ɵч бик аңлашылып бетмəгəн сүзлəр белəн җаваплый. Хата җибəрелсə, җаваплылык аның ɵстенə тɵшмəсен ɵчен Алинəнең шулай эшлəгəнен башына да кертеп чыгара алмый Лилия.
Менə бүген дə Түбəн Тагилдан проводка килеп тɵште. Аңлашылмаган урыннары күп. Алинəдəн юньле-рəтле җавап ала алмаган Лилия проблеманы Тагилдагы коллегалары белəн киңəшлəшеп чишəргə булды. Электрон почта аша алар белəн əңгəмəлəшкəнне Алинə дə күзəтеп барды həм бер җае чыккан арада аның да мониторына чыккан шул ук документ урнашкан экрандагы «удалить» дигəн җиренə басып ɵлгерде.
Алып ташланган проводка хатасы эш кɵне тəмамланыр алдыннан Мəскəүдə калкып чыкты. Зифа Илсуровнага аннан шелтə белдерелгəн электрон хат килеп тɵште. Алинəне чакырып кертеп, хатаның кем гаебе белəн җибəрелгəнен тикшерергə кушты ул.
Yзенə шик-шɵбhə тɵшмəсен ɵчен башта тынычлык саклады Алинə. Аннан бɵтен зəhəрлеген котыртып җибəреп, тамак тɵбеннəн чыккан тавышы белəн усал эттəй Лилиягə ташланды:
– Әх син, безграмотная! Бүлекне позорить итəсең! Синең аркаңда безнең барыбызга да кара ягыла. Әнə синең хатаң хəтта Мəскəүгə билгеле. Җитəкчебез син надан аркасында шелтə күтəреп утырырга мəҗбүр. По собственному желанию яз, – дип тɵкреклəрен чəчə-чəчə акырынды Алинə.
Тавышка бүлмəсеннəн йɵзенə ризасызлык караңгылыгы йɵгергəн Зифа Илсуровна килеп чыкты. Лилия янында аңа чебеш тибəргə тɵшкəн тилгəн кебек ташланучы Алинəне күреп, бүгенге күңелсезлекнең сəбəпчесе кем икəненə тиз тɵшенде ул.
– Мин сине эштə калдыра алмам.
Зифа Илсуровнаның Лилиягə əйткəн сүзлəре иде бу. Ире югарыда эшләгән бичәгә каршы тору аның планына кермәде. Үз күлмәгең тәнгә якынрак. Бүлмəдəгелəрнең барысы да яшен яшьнəп, күк күкрəүнең кем ɵстенə авыр йɵк булып тɵшүен тиз аңладылар. Тик берсе дə Лилиягə ярдəмгə килергə базнат итмəде. Һəркем үзе турында уйлый. Һəркемнең эштə торып каласы килə. Күбесенең гаилəсе, балалары бар. Бүгеннəн эшсез торып калу – олы бəхетсезлек. Урамга чыгарып ташласалар, тиз генə эшнең яңасын табармын дип уйлама. Әнə бит Мəскəү ай саен диярлек ике-ɵч банкны ябып тора. Ә аларның həркайсында дистəлəгəн, йɵзəрлəгəн кеше эшли. Озакламый алар да эшсезлəр рəтен тулыландырачак. Алар – эш урыны булганнарга конкурент. Урыныңа килергə əзер торучылар аз түгел. Шулай булгач, үзенең янында эшлəгəн иптəшенə гаепсезгə гаеп ташланганын йɵрəге белəн тоеп торса да, эче əрнесə дə һəркем үзе турында уйларга мəҗбүр булгач, эндəшми, эчтəн генə сыза.
Әйтергə телəгəнне түрə янында гына түгел, үзара сɵйлəшкəндə дə əйтергəме-əйтмəскəме, дип берничə кат уйларсың. Әнə Әнисə Лилиянең гаделсезлеккə каршы җавапсыз калып, тавышсыз гына йоммый түккəнен, əрнеп-əрнеп ара-тирə сулкылдап та алганын күреп-ишетеп күңеле сызлавына түзə алмыйча: «Лилия, нигə кемнəндер үзеңə шулай кычкыртып торасың?» – дип кенə əйткəн иде, аның янында утыручы Наташа, куштанланып, əлəклəшергə Алинə янына кереп тə китте. Консультациягə керəм, дигəн була.
«Консультация» алып чыгып урынына утырырга да җитешмəде, Алинə килеп чыгып, Әнисəгə: «Без синең белəн не сработаемся», – дип борылып бүлмəсенə кереп китте.
Телеңне тешлəми ни эшлисең? Бүлмəдегелəр шым калып, бик озак бер сүзсез həрберсе үз мониторына текəлеп эшли бирделəр. Бүлмəдə клавишаларга баскан тавыштан башкасы юк иде. Алары да булмаса кабер тынлыгы урнашыр иде, мɵгаен.
Алинə, ачуыннан түзеп утыра алмагандырмы, тагын килеп чыкты. Бу юлы ачу угы тагын Лилиягə барып кадалды:
– Яздыңмы заявление?
Лилия яшьле күзлəрен кульяулыгы белəн сɵртеп алды да, рəнҗешле күзлəрен Алинəгə тɵбəде.
– Нəрсə? Жəллəтмəкче буласыңмы? Жəллəмибез. Заявлениеңне бир, – дип кулын сузды.
– Бозып, кəрзингə ташладым. Иртəгə язармын, – дип Лилия тагын сулкылдап алды.
…Яңа эш кɵне Алинəнең Лиялиягə гариза бланкысының яңасын китереп тоттыруыннан башланды.
– Мə, яз.
– Не дождетесь! Мин гариза язмаячакмын. Юристлар шулай кушты. Мин ясаган хата эштəн бушату ɵчен сəбəп түгел икəнен миңа аңлаттылар, – дип җаваплады Лилия.
– Язма. По статье җибəрербез. Ул чакта сине эт тə эшкə алмаячак.
Кɵчлəр тигез түгел иде. Алинə «шыксыз»ның həр хəрəкəтен диярлек күзəтеп барды. «Сулима» фамилиясендəге бер урында «л» артыннан «е», икенче кəгазьдə «и» язылганын да файдаланды. Башка шуңа охшаган эштə күренгəлəп кала торган вак-тɵяк кимчелеклəргə зурдан кубып бəйлəнеп тə, эшли белмисең, шуңа күрə син эшлисене башкаларга бирəм, дип тə, башка сəбəплəрне табып та кɵн саен диярлек Лилиянең нерв җепселлəренə кагылып кына торды.
Бу шартларда эшлəү җиңел булмады Лилиягə. Шулай да түзде. Хата җибəрмəскə тырышты. Бирелгəн эшне аннан-моннан гына эшлəргə яратмаган Лилия, эштəн соң да калып эшлəде. Тырышты. Тик бу тырышу Алинəгə дə, Зифа Илсуровнага да кирəкми иде инде.
Мəскəүдəн Зифа Илсуровна җитəклəгəн яңа оешып килүче сервис үзəгенə банктан күчерелгəн хезмəткəрлəрнең иминлек хезмəте раслаган исемлеге килеп тɵште. Анда Лилиянең исеме дə бар иде.
Тик икенче кɵнне сервиска эшкə алынган хезмəткəрлəрнең исемлегендə Лилиянең фамилиясе күренмəде. Сəбəбен белергə телəгəн сорауларына Зифа Илсуровна да, Алинə дə җавап бирмəде. Турникет аша үтəр ɵчен тəгаенлəнгəн пропуксны да аңа бирмəделəр. Килəсе атнага аның берүзе ɵчен аттестация үтү каралды. Аның ни ɵчен кирəклеген аңлау читен түгел иде.
– Мин китəргə булдым. Миңа да Алинə юкка бəйлəнə башлады. Монда безгə иркенлəп эшлəргə ирек бирмəячəклəр. Исəн чакта китеп котылуың əйбəт, – диде Әнисə. Лилия дə аңа иярде.
Алинəгə сигезенче март алдыннан олы бүлəк булды бу. Җиңүче кыяфəте белəн бизəнгəн җитəкче бəйрəм итте. Берничə шешə шəраб, шоколад, кəнфитлəр алып, кул астында эшлəүчелəрне сыйлады. Хезмəткəрлəре алдында яхшы атлы булырга тырышу да бар иде аның уенда.
Ѳстəл артыннан торып, баскычтан тɵшкəндə дə башын югары тотып вестибюльне үтте. Чыгып, машинасын кыздырды. Балалар бакчасындагы кызын кереп алды да кайтыр юлга борылды.
…Быелгы кыш карлы булганга, урамнар кардан-боздан начар чистатылды. Каршыга килгəн «Тойота»ны үткəрəм дип, рульне кинəтрəк борып җибəргəнгə, Алинəнең машинасы, бозланып каткан тирəн колеядан атылып чыгып, ярдан аска тəгəрəде. Ашыгыч ярдəм həм ЮХХДИ хезмəткəрлəре килеп җиткəндə машина металл ɵеменə əйлəнгəн булса да, аның эчендəгелəр исəн иде. Тик Алинə дə, аның кызы да башка беркайчан да үз аякларына баса алырлык түгеллəр иде инде.
(Автор стиле сакланды.)
***
Автор турында
1945 елда Дүртөйле районының Югары Карга авылында туган. Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап, Әсән мәктәбендә укытучы, директор урынбасары булып эшли. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, Удмурт дәүләт университетының художество-графика факультетында укый, Мәскәү дәүләт педагогия институтының аспиратурасын үтеп, кандидатлык диссертациясе яклый. М. Акмулла исемендәге БГПУда доцент, сурәтләү сәнгате кафедрасы һәм фәнни лаборатория мөдире булып эшли. Әдәби һәм публицистик алты үзнәшер китабы дөнья күрде. Башкортстан республикасының атказанган укытучысы.
Читайте нас: