Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 август 2020, 12:40

Алинә ШӘРИПОВА. Таң. Хикәя

...Ләкин тынычлык озак дәвам итмәде. Ят ир калын тавыш белән кычкырып җибәрде:– Сез кем? Минем фатирымда нишлисез?– Ә сез үзегез кем? Без бу фатирны яллап торабыз. Хуҗасы белән килешү бар.– Мин – бу фатирның хуҗасы. Сезгә кем монда яшәргә рөхсәт итте?– Анна Никитина. Аның култамгасы куелган килешү бар бездә.– Ә мин – Игорь Никитин. Менә фатир минеке икәнен дәллиләүче документлар. Ә Анна Никитина – минем әнием. Аның бу торакка бер хокукы да юк. Без аның белән инде өч ел аралашмыйбыз. Шуңа күрә егерме дүрт сәгать эчендә фатирдан ычкыныгыз!

Сентябрь кояшына битен куеп Зәлия тирән итеп сулыш алды. Үзен искиткеч бәхетле итеп тойды ул. Чынлап та, бу ел аңа бер бүләк өстенә икенчесен биреп торды. Сөйгән егете Ринат белән гөрләтеп туй уздырдылар. Аспирантураны тәмамлап, югары уку йортына укытучы булып урнашты. Студентлар белән уртак тел табарга авыр булмады Зәлиягә. Үзе дә яшь бит. Җитмәсә, укыткан фәне дә артык авыр түгел – рус теле.
Автобустан тукталышына кадәр төште ул. Лекцияләргә кадәр вакыт күп иде әле, шуңа да яраткан парк буйлап узарга уйлады.
Көз җитсә дә, җәй тәхетеннән төшмәгән чак. Шулай да, агач йөзләрен инде сипкел нурлады. Чәчәкләр горур башларын югары тотты. Дөнья гүзәллек куенында назланды.
Зәлия тирә-як белән сокланып фонтан алдына килеп утырды. Күзләре уң кулындагы йөзеккә төште. Бик ярата иде ул Ринатны. Юкка гына аны авылда иң уңган, булдыклы егетләрнең берсе дип санамыйлар иде. Яшьләр өч ел очрашып йөрде. Авылдашлары сокланды бу парга. Хәер, араларына керүчеләр дә булды. Кеше сүзе тыңлап, аерылышып та алдылар алар. Ярый әле Ринатның әнисе вакытында улына “акыл кертте”. Капка төбендә ал розалар бәйләме тоткан егетен күргәч, Зәлиянең күзләре ачылган кебек булды. Бер елдан кызның өендә никах догасы яңгырады. Ямьле июль аенда туй мәҗлесе үткәрделәр. Яңа Нурисламовлар гаиләсе шәһәргә күчте. Ринат төзүче, ә Зәлия укытучы булып эшкә керделәр. Фатир яллап, тату гына гаилә таңын каршы алдылар.
Бар галәм матурлыгы бу көзгә уралып, Зәлиянең күңелен биләп алды. Шул мизгелдә аңардан да бәхетлерәк кеше юк иде.
Шулай да, сәгать угы алга очты. Зәлия тиз атлап институтка юл тотты. Берничә минуттан ул зур бина тупсасы аша атлады. Яшь укытучы кергәч, аудитория тынып калды. Зәлия елмаеп студентлар белән исәнләште, аннары исемлек буенча укучыларын барлады. Габитов фамилиясенә барып җиткәч ул янә “килмәде” дигән җавап ишетте.
Бу көнне дәресләр күп булу сәбәпле, Зәлия бик соң институт ишеген япты. Ринат аны өйдә каршы алды. Иренең йөзен күргәч тә, ул тынычлык карының эри башлавын сизде. Шаярырга тырышып:
– Нәрсә керпе кебек фырылдыйсың? Берәр хәл бармы? – дип сорады.
– Фатир хуҗасы шалтыратты. Чит шәһәрдән апасы кайта икән. Ай азагында күченергә сорады.
– Менә сиңа кирәк булса. Бер елга дип килешкән идек бит.
– Ул үзе дә кыенсына. Әмма апасының өендә янгын булган. Барасы җирләре юк ди.
Көтелмәгәндә яшен аткан кебек булды бу хәбәр. Зәлиягә фатир ошый иде. Хакы да артык кыйммәт түгел. Тик башка чара юк, мәсьәләне чишәргә кирәк, ай азагына да нибары бер атна калды бит. Ринат белән икесе Интернет челтәре аша берничә игълан эзләп таптылар. Шуларның арасында бер генә буш фатир булды. Иртәгәсен торакны барып карарга сөйләштеләр.
Билгеләнгән вакытта яшь пар хуҗабикә белән очрашты. Олы яшьтәге Анна исемле бу апа бик ягымлы әңгәмәште. Бүлмәләрне күрсәтеп чыкты. Бик матур фатир иде бу. Моннан тыш, хуҗабикә белән турыдан-туры язма килешү төзеделәр. Арадашчыга артык чыгым булмады дип шатланды алар. Өч көн дигәндә Зәлия белән Ринат яңа яшәү урынына күчте. Яшь хатын торакны җыештырып чыкты, юды. Язын юлына кайткан елга кебек, тормыш үз юлына кайтты.
Җомга көнне Зәлия кичке аш әзерләгәндә ишек ачылган тавыш ишетелде. Бүлмәгә урта яшьтәге озын буйлы ир килеп керде. Шаккатып, өйдәгеләр ни әйтергә дә белмәде. Ләкин тынычлык озак дәвам итмәде. Ят ир калын тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Сез кем? Нишләп минем фатирымда торасыз?
– Ә сез үзегез кем? Без бу фатирны яллап торабыз. Хуҗасы белән килешү бар. Нинди хокук белән ишекне ачып кердегез?
Ринат та аптырау чиген кичеп, кыза башлады.
– Мин – бу фатирның хуҗасы. Сезгә кем монда яшәргә рөхсәт итте?
– Анна Никитина. Аның култамгасы куелган килешү бар бездә.
– Ә мин – Игорь Никитин. Менә фатир – минем милек икәнен дәллиләүче документлар. Ә Анна Никитина – минем әнием. Аның бу торакка хокукы юк. Без аның белән өч ел аралашмыйбыз. Ул сезне монда яшәтергә хаклы түгел. Ә мин эштә идем. Шуңа күрә егерме дүрт сәгать эчендә фатирдан күчегез.
Бу сүзләр белән ул әйтелгән кәгазьләрне чыгарып, Ринатка күрсәтте. Иренең агарган йөзен күреп, Зәлия башы әйләнгәнгә тайпылып куйды. Әмма Ринатның тиз бирешәсе килмәде:
– Нишләп без күчик? Бер ай алга акчасын түләдек, ә яшәвен – бер атна гына яшәдек.
Игорь кашларын өскә күтәреп:
– Анысы миңа билгеле түгел, – диде.
– Хәзер әниегезгә шалтыратабыз, – дип җавап кайтарды Ринат.
Ләкин телефоннан “абонент временно не доступен” дигән тавыш ишетелде. Игорь мыек астынна елмаеп куйды:
– Күрәсезме? Ярый, сезнең хәлгә кереп, милиция чакыртып тормыйм. Тик иртәгә кич сез миңа ачкычларны тапшырырга тиешсез.
– Алай булса, акчаны кире кайтарыгыз!
– Нинди акча?! – хуҗаның йөзе карайды. – Мин бернинди акча да сездән алмадым. Бүген үк урамга куып чыгармаганга рәхмәт әйтегез. Әнә, анамнан таптырыгыз, үзен таба алсагыз. Фатир яллаганда сез документларны тикшермәгәнгә мин гаепле түгел. Әйберләрегезне җыегыз. Иртәгә кич ачкычларны алырга килүгә өй буш булсын.
Бу сүләрдән соң Игорь эре атлап, чыгып китте. Ринат белән Зәлия ачык ишек төбендә торып калды. Бераз вакыт һәйкәл кебек торганнан соң, яшь ханым “уянып китте”:
– Нишлибез инде хәзер?
– Күченәбез инде, – иренең тавышыннан ачу чыкмаган иде әле. – Ул чынлап та фатир хуҗасы. Анна дигән алдакчы түгел. Үзебез дә “бозау”! Кәгазьләрне вакытында тикшермәдек.
Зәлия башында мең уй кайнады:
– Ә милициягә игълан итсәк?
– Юк инде. Игълан итсәк тә, ул хаклы. Бу адәм затына бәйләнеп ятасы килми минем. Тәгәрәп китсен акчасын кочып. Анасы белән эшләгән эш бу, минемчә.
Кич буе Зәлия “хуҗабикәгә” шалтыратты. Әмма Анна Никитина телефонын сүндереп куган иде. Икенче көнне Ринат дусы Самат белән әйберләрне ташыды. Яшь пар вакытлыча Зәлиянең апасына күченде. Кичен, Игорь ачкычларны килеп алды. Ул Ринатка карап, мыскыллы тавыш белән:
– Сез моны дәрес итеп санагыз, яшьлек хатасы дип. Суга да өрегез хәзер, – диде.
Зәлиянең апасында озак яшәп булмасы көн кебек ачык иде. Бер бүлмәле өйдә алты кешегә бик кысык булды. Чара юк: арадашчы аша фатир эзләделәр. Соңгысы тиз арада туры килгән өй тапты. Бер бүлмәле торак хуҗасы утыз яшьлек Рузилә исемле хатын иде. Фатирны карап чыккач Ринат:
– Фатир сезнең милек икәнлеген дәллиләүче кәгазьләрне күрсәтегез, – диде.
“Суга өрергә” уйлады ул. Баштан үткәнен кабатларга теләмәде. Азмы-күпме, сигез мең акча җилгә очкан иде. Хуҗабикәнең кашлары җыерылды.
– Әлбәттә, документлар бар, – диде ул, – әмма мин аларны үзем белән алып килмәдем. Миннән беренче тапкыр ул кәгазьләрне тәлап итәләр.
– Без дә тәлап итми идек. Тик соңгы тапкыр “сөт” артык кайнар булды, – дип җавап кайтарды Ринат. – Ансыз фатирны ялламыйбыз.
Рузилә бераз иреннәрен тешләп торганнан соң:
– Ярый, мин моннан ерак яшәмим, хәзер алып киләм, – дип чыгып китте.
Чынлап та, унбиш минут дигәндә урап та кайтты. Ләкин болай “йөгертү”, күрәсең, хуҗабикәгә ошамаган иде. Ул ишек төбеннән үк:
– Беренче тапкыр болай йөретәләр. Киресенчә, мин сездән кәгазьләр тәлап итәргә тиеш. Сез фатир хакын ай саен соңлатмыйча түли аласызмы соң? – дип кәнагатьсезлеген белдерде.
– Әлбәттә, – диде Ринат, – көчебез килмәсә, сезнең белән очрашуга килмәс идек.
– Карап карарбыз. Әлегә өч айга гына килешү төзик.
Җыелышып язма килешү төзеделәр. Фатир хакын сөйләштеләр. Арадашчыга бу хакның яртысы түләнде.
Самат ярдәме белән гаилә тагын “яңа” фатирга күченде. Рузилә белән дә дуслашты алар. Бер-берсенә кунакка йөри башладылар. Үткән хәлне көлешеп искә алдылар.
Сәгать угы җитез ат тизлеге белән алга йөгерде. Көз узды, җир буйлап бии-бии ак күлмәктә кыш та үтте. Урамда март азагы иде.
Зәлия соңгы җөмләне яздырып, дәресне тәмамлады. Студентлар аудиториядән чыгып китте. Укытучы дәфтәрләрне берләштерде. Шунда аның каршысына чәчәк бәйләме күтәргән егет килеп керде.
– Исәнмесез! – диде ул елмаеп. – Бәйрәм белән сезне!
– Нинди бәйрәм? – Зәлия аптырап калды. – Сез кем буласыз?
– Габитов.
– Габитов?
– Оченче курс физика бүлеге.
Зәлия аңында нәрсәдер кузгалган кебек булды. Бу егет – ел буе лекциягә йөрмәгән Габитов икәнен төшенде.
– Нишләп йөрисез инде сез монда ел азагында?
– Имтихан тапшырырга килдем.
– Алай булса, ашыккансыз. Ике айдан килерсез.
– Юк, мин вакытыннан алда тапшырырга килдем. Озакламый чит илгә барам, шуңа да “койрыклар” калдырмаска иде.
Телен йоткан кебек булды Зәлия. Дәресендә бер тапкыр да булмаган бу “акыл иясе” әрсезләнеп имтихан тапшырырга килгәненә исе китте аның. Егетнең оялмыйча елмаеп торуын күреп, ачуы кабарганын сизде. Шулай да тыныч тавыш белән сөйләшергә тырышты:
– Нинди тапшыру? Сезнең имтиханга керергә рөхсәтегез дә юк әле. Беләсезме күпме эш язасыгыз бар?
Габитов елмаюын дәвам итте.
– Бәлки берәр ничек сөйләшеп карарбыз?
– Нәрсә?! – Эчендә туфан күтәрелүен тойды укытучы. – Оятың бармы синең? Ике айдан барысы белән имтиханга килерсең. Аннан алда барлык язма эшләреңне тапшырачаксын.
Егетнең дә елмаюы сүнә башлады.
– Ярый инде, куегыз да чыгарыгыз. Шуңа гына тормыйсыздыр әле. Мин бит “бишле” сорамыйм, “дүртле ”дә җитә.
– “Берле” дә куймыйм мин сиңа. Бар, рус теле буенча китаплар китапханәнең кайсы бүлегендә икәнен сораш.
Башын югары тотып, Зәлия аудиториядән чыгып китте. Кафедрадан тиз генә кирәкле язуларын алып, беренче курс студентларына дәрес бирергә керде. Тик уйлары еракта иде аның. Бит очлары янды. Ул әти-әнисе белән сөйләшүне исенә төшерде.
– Балам, төрле хәлләр булыр. Андый-мондый эш белән булашма, – диде аңа әтисе. – Безнең гаиләгә килешми ул.
Әнисе дә:
– Әтиең дөрес әйтә. Үзең күреп торасың, уку йортында гади авыл кешеләренең балалары да укый. Көн-төн тир түгеп эшләгән акчаларын син алырга хаклы түгел. Синең эшең бер – белем бирү. Гаиләбез йөзенә тап төшермә. Ходай ярдәмен бирә ул, – дип әтисенә кушылды.
Чынлап та, Зәлиянең гаиләсен авылда хөрмәт иттеләр. Кеше малына кызыкмады алар, бары туры юл белән гөрләп торган дөнья төзеделәр. Шуңа да, Зәлиягә акча тәкдим итү – гаилә намусына пычрак куллар белән сузылу иде. Моңа карамастан, ул тынычланырга тырышты. Тирән тын алып, тактага үтәләчәк теманы язды.
Шулчак кемдер ишеккә шакыды. Бу – кафедра лаборанты Света булып чыкты.
– Зәлия Фирдаусовна, сезне Сергей Викторович чакыра.
Сергей Викторович – ул кафедра мөдире иде.
Укучыларына бирем кушып, Зәлия кафедрага юнәлде. Керергә рөхсәт сорап, ул Сергей Викторович каршысына утырды.
– Мин сезне бик четерекле мәсьәлә буенча чакырдым, – дип сүзен башлады мөдир.– Сезгә бүген бер егет килергә тиеш иде. Фамилиясе – Габитов. Килдеме?
– Әйе, килде, – Зәлия тыныч күренергә тырышты.
– Ул әти-әнисе белән чит илгә китә икән. Шуңа күрә имтиханнарын алдарак тапшыра. Деканаттан рөхсәт алган. Сезнең дисциплина буенча гына билгесе юк. Сез хәленә керергә тырышыгыз инде. “Бишле”, әлбәттә, күп була, әмма “дүртле” куярга була. Бик башлы егет ул.
Зәлия, әйтерсең, тын алырга онытты. Ниндидер озын бармаклар муенын буган сыман тоелды аңа, һава җитми башлады.
– Сергей Викторович, ул Габитовның бер лекциягә дә килгәне юк. Ничек мин аңа “дүртле” куйыйм?
– Әйе, бу әлбәттә аны бизәми. Мин сезне хуплыйм, тик бу очракта килешегез.
– Юк, мин риза түгел.
– Килешергә туры килер, Зәлия Фирдаусовна. Сез бездә озак эшләмисез, ләкин кайбер кагыйдәләр хакында онытмагыз. Аңлыйм, сезнең яшьтә тормыш принциплары икенче, кан кайный, үзем дә моның аша үттем. Тик, тора-бара, барысына да төшенерсез. Аңлагансыздыр инде, бу Габитов – гади егет түгел.Үзегезгә кирәкмәс проблема ясамагыз. Әлбәттә, мин кафедра мөдире буларак, билгене үзем дә куя алам. Тик сездән качырып мондый эш эшләмим, чөнки сезне игътирам итәм, Зәлия Фирдаусовна, – дип сүзен тәмамлады Сергей Викторович. – Барыгыз, лекция вакытында студентларны озак көттермәгез.
Битенә баткак бәргәннәр кебек булды Зәлиягә. Оятыннан елыйсы килә иде аның. Коридорда ул Габитовны күрде. Егет чәчәк бәйләмен култык астына кыстырып, телефоннан сөйләшеп йөрде. Зәлияне күргәч, тиз генә сүндереп, аның каршысына атлый башлады. Бу “алтын балага” үзен мәсхәрә итеп күрсәтәсе килмәде укытучының. Габитов килеп җитәргә өлгергәнче, ул аудиториягә кереп китте. Әмма, бу егетне туктатмады. Исем өчен ишеккә шакыткан булып, ул Зәлиянең артыннан ук килеп керде.
– Рөхсәт итәсезме? – дип сорады ул елмаеп.
Зәлия эндәшмәде. Габитов өстәл янына якынлашып, акрын гына зачет кенәгәсен укытучы алдына куйда. Бу әрсезне башкача күрергә хәле калмады Зәлиянең. Ул зәңгәр тышлы “студент көзгесен” ачып “хор” дигән тамга куды. Егетнең авызы колагына җитте. Моны күреп, Зәлиянең аз гына булса да, үч итәсе килде. Ул зачетканы идәнгә бәрде. Аудитория үле тынлыкка күмелде. Әмма укытучы тиз арада дәфтәрен ачып:
– Теманың икенче өлешенә күчәбез, – диде.
Аннары кычкырып лекция укый башлады.Студентлар башларын иеп язуга тотындылар.
Габитовның битендә куе-кызыл таплар бүртеп чыкты. Әмма ул бу сәхнәдә артык биюче иде. Тиз генә иелеп, зачетканы эләктерде дә, ишек төбеннән “саубулыгыз” дип чыгып китте.
Вакытны камчы белән куасы килде Зәлиянең. Зур бина эчендә кысык иде аңа. Түземсезләнеп дәресләр азагын көтте. Аннары ашыгыч киенеп, йөгерә-атлый урамга чыкты. Үз-үзен саткан кебек тоелды аңа. Дөрес, яраткан эш урынын ташлыйсы килмәде аның. Әлбәттә, Габитовка билге куймаса да, эшеннән кумаслар иде. Тик Сергей Викторовичның “хәтере бик яхшы” дип ишеттерделәр аңа. Зәлия кафедрада иң яшь укытучы. Курыкты ул.
Телефонын алып Ринатның номерын җыйды. Бу йөкне кем белән булса да бүлешәсе килде аның. Кыскача булганны сөйләп бирде, тик ире һәр җөмлә саен “шулаймы?” дип җавап кайтарды. Зәлия кыза башлады.
– Шушы гынамы әйтер сүзләрең?
– Алтыным, көлдән ут чыгарма инде. Үткән – беткән. Бетеренмә шулар өчен.
– Ничек бетеренмим? Битем белән җиргә таптадылар.
– Уф, Зәлия. Мне бы твои проблемы. Эштә “сокращение” җилләре оча. Шуны уйлыйм...
– Эй, син үзеңнекен уйларсың инде. Мин соңрак кайтам.
Ринатка сүз әйтергә дә бирмичә, Зәлия телефонын сүндереп куйды. Моннан соң тыеп торган күз яшьләре елга кебек ага башлады. Аяклар паркка таба атлады. Көн болытлы иде. Юл буйлап салкын гөрләвекләр йөгерде. Зәлия парк уртасындагы зур фонтан янына килеп басты. Җәен суларында салават күпере уйнаткан бу фонтан әле бер таш өеме иде. Тәненнән суык йөгерде аның. Күзләрен күтәреп, тирә-ягына карады. Парк буш һәм пычрак иде. Берничә ай элек сокланып торган бу урын әле , әйтерсең, Зәлиянең күңелен тасвирлады.Ул үзе сизмәстән:
– Яз матур диләр. Матур сиңа, – диде.
– Елның һәр фасылы матур.
Зәлия куркып тавыш ягына борылды. Янында таяк тоткан бабай тора иде.
– Гафу итегез, мин сезне күрмәдем.
– Зарар юк.– дип җавап кайтарды бабай, – Мондый чибәрне кем борчыды?
Зәлия сүзне икенче якка әйләндерергә уйлады:
– Мөһим түгел. Бу минем яраткан парк. Тик көзен монда матуррак иде. Яз гүзәл фасыл диләр, ләкин бүген шундый суык, пычрак. Бер матурлыгы да күренми.
Бабай елмайды.
– Беләсеңме, кызым, көз хозурлыгы– ул җәй ялкынының кыска дәвамы. Җәй ямьле икән – көз дә матур. Тик башы алтын булса да, азагы яңгыр аның. Шулай да, бу мөһим мәл. Ул шау-гөр килгән табигатьне суык кыш алдыннан тынычландыра, әзерли. Киләсе яз булсын өчен яңа орлыклар бирә, туфракны тукландыра. Ә яз – су һәм пычрак белән башланса да, аз вакыттан җир туена әйләнә. Бик көчле фасыл ул. Бозны да, җил-буранны да җиңәр көчкә ия. Онытма, бу дөньяда һәр нәрсәнең дә сүз башы, таңы бар. Ләкин таң – көннең иң салкын мәле. Шулай да, кояш калкып, көн дә җирне җылыта. Түзем булырга гына кирәк, – дип сүзен тәмамлады бабай.
Саубуллашып, ул юлын дәвам итте. Зәлия уйларына уралып, урынында торып калды. Берничә минуттан ул телефон шалтыраганга исенә килде. Ринаттан “Син кайда?” дип язылган хат килгән иде. “Паркта” дип җаваплады ул.
Зәлия фонтан яныннан китеп, зур булмаган һәйкәл янына килеп басты. Шул чак аның муенына ниндидер салкын әйбер тиде. Ул тиз генә артка борылды. Каршысында кулына ал роза тоткан Ринат тора иде.
– Суындыңмы, Везувий? – дип сорады ул, көлеп.
– Әйе, – Зәлиянең ачу үсентесен тамыры белән йолкып бәрәсе килде. – Өшетте хәтта. Әйдә, кайтык, берәр тәмле аш пешерик, – диде ул иренең иңенә башын салып.
Яшь пар акрын гына өйләре ягына атлады. Юл аша үткәндә Ринат бозга басып, таеп егылды.
– Бу кар кайчан эреп бетә инде, – диде ул ачулы тавыш белән.
Зәлия иптәшенә аякка басарга ярдәм итте.
– Озакламас, бетәр. Тик түзем булырга гына кирәк, – диде ул, иренә серле генә елмаеп.
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
Читайте нас: