Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 июль 2020, 13:05

Кәрим КАРА. Ана күңеле далада. Повесть (4)

Кем ди? Нәрсә?.. Рөстәм... Банатов...Хәнифә чак егылып китмәде, стенага таянып калды. Бу сүзләргә ышансаң, аның каршында кайчандыр югалткан улы Рөстәм басып торамы?Я, Ходай... Бер сүз дәшмәстән, егетнең йөзенә текәлде ул, таныш сызатларны төсмерләргә тырышты.

(Ахыры.)
Кем ди? Нәрсә?.. Рөстәм... Банатов... Хәнифә чак егылып китмәде, стенага таянып калды. Бу сүзләргә ышансаң, аның каршында кайчандыр югалткан улы Рөстәм басып торамы? Я, Ходай... Бер сүз дәшмәстән, егетнең йөзенә текәлде ул, таныш сызатларны төсмерләргә тырышты. Почык борыны нәкъ аныкы төсле шул, ә күзләре Артурныкы, ул шулай каш астыннан сөзеп карый торган иде, дулкынлы чәчләре дә аныкы. Күпме иркәләп сөйде ул тыңлаусыз чәчләрне Хәнифә кайчандыр. Булуы мөмкинме мондый хәлнең, әллә шаяртадыр берәрсе, иске яраларны яңартасы киләдер...
– Сез – минем әнием. Әти һәрвакыт сөйли иде сезнең турыда, нәкъ шушындый итеп. Мин сезне шундый итеп күзаллый идем; матур итеп, мөлаем итеп...
Тамагына төер тыгылган Хәнифә авырлык белән холлда тезелгән урындыкларның берсенә килеп утырды, кулы белән егетне үзенә таба әйдәде. Һаман карашын ала алмый иде ул егеттән. Басып торганда гына шап-шактай күренгән икән ул, кузгалып киткәч күзгә күренеп үзгәрде; тыңлашмаган аякларын ян-якка ташлап күчергәләп, бил тиңетен авыр боргалап, тарамышлары тартылып торган кулларын терсәктән җайсыз бөкләп үрдәктәй тыртаклады, Алла сакласын. Читтән күзәтеп торган кешегә аның газаплануларын карап –күзәтеп тору ифрат та җайсыз иде. Ә теге берни булмагандай. авызын бар хутына ерып атлавын белде, күзләре шатлык нурлары чәчә иде егеткәйнең. Ике куллап култыксаларга ябышкалап, чак бер төрле урнашкандай итте ул, утлы карашларын Хәнифәгә төбәде. Акылы белән каршында газиз улы утырганын аңласа да, күңеле һич тә кабул итә алмый иде бу көтелмәгән яңалыкны. Ниндидер ят, шомлы, чирканчык тойгылар чорнадылар аны. Без барыбыз да гарип-горабәләрне очрата калсак шуңа охшашрак халәттә булабыз; йөрәкне телгәләгән җәлләү хисе һәм күңел кайтаргыч җирәнү бербөтен булып кешелектән чыгаралар, читкәрәк тарталар. Ни гаеп, адәм баласының кальбе кимчелекне-китеклекне кабул итми, ә Хәнифә соң, Хәнифә соң, үз баласына шулай кырын карыймы, ят итәме үз канын?
– Уф-ф, – дип авыр сулады хатын, егеткә карап елмайгандай итте. – Бигрәк кинәт булды да очрашуыбыз, Рөстәм... Менә башлар әйләнеп китте, йөрәк туктыймы дип торам...
– Сез борчылмагыз, әни, мин дә гаепле монда, чыктым да бастым. Су китерергәме әллә? Бәлки, врач чакыртыргадыр? – Каушап калган Рөстәм кузгалырга тыпырчынды, буталып бетте. Һич җаена китереп сөйләшә алмадылар әни белән малай.
– Юк, юк, хәзер үтә барысы, тыныч кына утырып торыйк, – дип кулына кагылды улының Хәнифә, гадәти җылы кул иде ул. – Син юлдан гынадыр әле, тамагың ачкандыр, аргансыңдыр, талгансыңдыр. Бераз гына хәл алыйк та, алдагысын уйларбыз. Менә шул театрда эшлим инде мин. Син тумас борын шул бусаганы атлап кергән идем, бар гомерем шунда үтте. Өске катка менеп рөхсәт сорап төшим әле мин, соңыннан берәр җирдә тамак ялгау турында уйларбыз.
– Мин вокзалда ашаган идем, – диде Рөстәм, – сәгать элек кенә килеп туктадык әле без. Төштем дә, пәрәмәчләп кофе эчтем дә туры монда. Әти тәфсилләп өйрәткән иде миңа театрга килү юлларын. Халык та яхшы икән монда, кемнән сорасаң да, озатып куярга ризалар...
Эчендә утырган шайтаны Хәнифәгә үткән-сүткәннәрнең күзләренә салынып иркенләмәскә куша иде. Дошман бар, дус бар дөньяда дигәндәй, төрле хәбәрләр китәр, кирәкмәгәнен күрерләр, кем иде дип төпченерләр, берне бишкә кушып әллә нәрсәләр сөйләрләр. Кирәкме болар тыныч тормышын болгатырга Хәнифәгә? Шуңа да, соңгы көчен җыеп урынныннан кузгалды ул, өс-башын рәтләгәндәй итте. Шул арада кемгәдер күренеп рөхсәт сорап йөрмәскә кирәк дигән фикергә килгән иде. Анда кемнең ни эше, әгәр кайда югалдың дип төпченә башласалар, чирләп киттем дип акланыр әле. Урамга чыга чыгуга такси тукттаты артистка, титаклап килеп баскан Рөстәмне тизрәк салонга этте, үзе дә каралтылган тәрәзәләр артына ышыкланды. Ике квартал аша урнашка аулак кына грузин рестораны янында туктатырга кушты. Башта тамак ялгауны сәбәп итеп, улыннан үз сорауларына җавап аласы килә иде аның. Тау куышын сынландырган залда кыяташ ышыгына кереп утырганнан соң, юмарт кыланып бай өстәлгә фәрман бирде Хәнифә, ниһаять, тынычлана төшеп. як-ягына күз йөгертте. Рөстәмнең мондый затлы урында башлап булуы иде шикелле, ачкан авызын ябарга онытып, урындыгына сеңеп утыра бирде. Карлыгач канатыдай кара кашлы, кара чәчле, телгә беткән грузин бармак очларында гына подносын уйнатып, тәрилкәләр тезде, уен-көлке сүзләр әйтергә өлгерде, җитез кыланып кара-кызыл виноны бокалларга агызды да, тәмле ашлар теләп китеп барды. Хәнифә калын пыялалы чәркене кулына алып, улына сузылды;
– Очрашу хөрмәтенә, Рөстәм...
Ләкин егет кулларын өстәл астына яшерде
– Юк, мин эчеп караганым юк. Әти дә һәрвакыт әйтә иде, бәлаләрнең анасы хәмер, ди иде.
Хәнифә аның беркатлылыгына көлеп куйды
– Дөрес әйткән әтиең, тик бу бит җимеш суы гына, чиста виноград суты, чак кына анда хәмер өлеше.
– Кирәкми, – дип карышты Рөстәм, – барыбер кирәкми, мин шулай өйрәнгән...
– Ярый алайса, – дип кире куйды савытын Хәнифә, үрнәк күрсәтеп тәрилкәләрнең берсен алдынарак тартты, – әйдә, ашыйк әле бу нигмәтләрне.
Бу юлы Рөстәм кыстатып тормады, зур калакны җайлаштырып ашый да башлады. Күз кырые белән генә күзәтте Хәнифә, тыңлашмаган бармаклары калакны да ныклап кысмыйлар икән, туры авызга озату да авыр икән дә аңарга. Тамак бит ул син тегенди, син мондый дип аерып тормый, гел ризык таптыра. Ашказаны бушаган булгандыр егетнең, тирләп чыкканчы ашады ул, соңыннан уңайсызланып әнисенә таба карап та алды; әллә арттырып җибәрдем инде, янәсе... Аннан-моннан бер кабып, чемченеп кенә утырган Хәнифә, шешәдән минераль су агызып алды, Рөстәмгә табарак шудырды.
– Я, шуннан сөйлә инде, кайда югалдыгыз соң сез әтиең белән? Суга төшкәндәй булдыгыз... – дип иреннәрен кымтыды Хәнифә. Үткәннәр хәтирәләре ташып түгелеп килә иде күңеленнән.
– Без югалмадык, – дип гаҗәпләнгән төсле күзләрен шарландырды Рөстәм, – без гел Казахстанда яшәдек. Анда, Алатау кышлагында, Чимкенттан ерак түгел. Гел шунда, әти, мин, картый, шунда өчәүләп яшәдек без. Башта картый үлде. Ул вакытта миңа унбер яшь иде инде. Барыбер бик авыр булды, шулай нык яратадыр идем мин аны. Ул мине үзе яныннан бер адымга да җибәрми иде. Тавык чебиен саклаган төсле саклап йөртте. Зуррак үсә төшкәч читкә шыларга гадәтләндем аннан. Берәр йомышы чыгып югалып торса, мин капка астыннан шуып та калам, эзлә аннан соң мине. Ә өч ай элек әти нык чирләде. Врачлар өйдән килеп алдылар. Ай буе судан башка нәрсә авызына алмады. Шуннан бар врачлар белән талашып-кырышып өйгә кайтты. Аны кайтармыйлар иде, үзе шулай холык күрсәтте. Бер-бер нәрсә эшлим дип котларын алды. Я хастәханәгезгә ут төртәм, я үземә кул салам дип янады. Бәладән баш-аяк дип үзләре кайтарып куйдылар. Мине укыган җирдән чакыртып алды.
– Син укыйсыңмы ни? – дип сорамый булдыра алмады Хәнифә.
– Укып беткән идем инде. Бер ел аяк киемнәре ремонтларга өйрәндем мин. Нәкъ минем кебекләр сайлыйлар шул шөгыльне. Утырып кына акча эшлисең. җылыда, авыр күтәрергә түгел. Харап остардым мин ул һөнәр буенча. Теләсә нинди аяк киемен яңадан коеп куям. Пичәтләр сугылган дипломым да бар, бүгеннән эшкә урнаша алам.
– Икенче һөнәр дә алырга теләгән идеңме әллә?
– Әти бит, көчләп җибәрде, кәгазе кулыңда булсын, тормышта кирәге чыгар дип тукыды. Мин аның кушканнарына каршы килгәнем булмады. Чыннан да, һәрвакыт кирәген әйтә торган иде ул. Юк, дөрес түгел дип бәхәсләшәсең аның белән, ә вакыт үтү белән тәки аның хаклы булуы ачыклана, ипкеәйдер менә, әллә ничә тапкырлар сынап караганым булды. Компьютерга таныклык алырга озатты ул мине район үзәгенә. Хәер, компьютерны мин укымасам да энәсеннән җебенә кадәр беләм, кирәк булса үзләрен укытам дип тә карадым. Таныклык кирәк имеш. Әнә шулай ялгызы гына калган иде ул кышлакта. Әллә салкын алдырган, әллә йөрәгенең таушалуы җиткән булган. Соңгы араларда еш кына күкрәген кысып, агарып катып кала иде ул. Я кинәт кузгалып китсә, я авыррак әйбер күтәрсә, барып утырып китә иде. Әгәр сакла үзеңне дип әйтә башласаң, елмаер иде дә, үз йөрәге белән сөйләшә башлар иде; ” Күпне күрдең, күпне кичердең, сабырым, әлегә кадәр түзгәнеңә рәхмәт инде сиңа. Хәзер килеп киреләнсәң дә үпкәм юк. Авыр өлеше үтте шикелле тәкъдирнең”... – дип тамырлары бүртенгән куллары белән йөрәк тирәсен сыйпалар иде. Мин ни бернәрсә дә белмәгәч, төшенми идем аның бу сүзләрен. Соңыннан гына...
– Ә минем турыда сөйләми идеме ни әтиең һич тә? – дип тыны белән этеп чыгарды сүзләрен Хәнифә, йөзе кара янып чыкты аның шул мизгелдә.
– Юк, сөйләмәде, – дип кат-кат башын чайкады Рөстәм гаепле елмаеп, – гомумән башта сиңа бөтенләй урын булмады безнең гаиләдә. Бәләкәйрәк чакта мин үзем дә шулай булырга тиештер дип кабул иттем бу халәтне. Иптәш малайлар белән аралаша башлагач, мәктәпкә йөргәндә, (Ә мин сөйрәлеп булса да мәктәпкә йөреп укыдым. Әти шулай мәҗбүр итте. Өйгә укытырга дип килгән укытучыларны камчы белән өйдән куалап чыгарды. )күрше-тирәләрнең өйләренә кергәндә, мин һәр баланың янында әнисе дә булырга тиеш икәнлегенә төшендем әлбәттә. Тиктормас идем мин, телгә дә беткән идем, ничек итсә итеп бар авылны бер итеп йөри идем, һәрберсенә сүз куша идем. Малайларның бер-берсе алдында әниләре белән мактанганнарын күреп, мин шар елап кайтып әтидән әни таптырганым истә калган. Шулай да гаделсез булып тоелды миңа дөнья-һәрберсенең барып сыенырга әнисе бар, ә нигә минеке генә булмаска тиеш соң? Әллә миңа әни башкалардан артыграк та кирәктер әле... Шулай еш кына теңкәсенә тигәнмендер инде әтинең, юхалап-юмалап, алдаштырып җавап эзләүләрдән туйгандыр, тәки юлын тапты, әниең синең ерак –еракта яши, кайтыр чарасы юк дип ниндидер карта кисәгеннән миңа Индия дәүләтен күрсәтте. Ул чакларда хәреф таный идем инде мин. Зәңгәр диңгезләр белән уртылып алынган җир кисәгенә буйлап язылган “Индия” дигән гаҗәеп серле сүзне сукалап чыктым. ” Анда җылы, анда ел әйләнәсендә кояш, анда син яраткан әфлисуннар үсә, филләр яши. Оҗмахка тиң яклар анда. Әнә шунда гомер кичерә инде синең әниең. Һәр иртә торып әкияткә тиң табигать кочагында сине, яраткан улын исенә ала, кайтасы килеп моңлана, сагына ул безне, ”-дип хыялларына ышанырга мәҗбүр итте мине әти. Ни гаҗәп, аның әйткәннәренә мин тамчы да шикләнмәдем, бар вөҗүдем белән инандым ерак-ерак илдә мине юксынып газиз әнием яшәгәненә. Балаларча беркатлылык белән әтидән сорашканым хәтердә калган, Әни безнең янга кире кайтсын өчен нәрсә эшләргә кирәк соң миңа? “ Бу бик тә авыр эш, улым, – дигән иде әти, – әмма син якынайта аласың ул көнне. Хәтереңә сеңдереп куй; һәр туар көндә син эшләгән изге гамәлләр, яхшы эшләр, кешеләргә карата булган миһербанлылыгың әниең белән очрашу көнен якынайтачак... ” Бу кадәр катлаулы сүзләрне аңлап җитмәгәнемне күреп, әти бераз гадиләштерде үз фикерләрен. Миңа бары һәрвакыт тыңлаулы малай, яхшы укучы, ярдәмчел кеше буулырга кирәк икән. Һәм яхшылык эшләдемме, шунда ук күңелдән генә әнигә хәбәр бирергә, үзалга әйтеп куярга; мин көтәм сине, әнием дип шунда... Шундый төгәл, тулы җавап алганнан соң, мин башкача әтидән башка бер кабат та синең хакында сорашмадым. Ә теге география китабыннан ертып алынган карта кисәге минем иң кадерле әйберемә әйләнде. Бик тә бик тә авыр булган чакларда. мин аулакка качып шул кәгазь кисәгендәге күңелемнең иң кадерле өлешенә әйләнгән “Индия” дигән яшел ярымутрауга озаклап карап тора идем, үзалдыма анда мине чын-чынлап яраткан, бер очрашырга гаҗиз булган иң кадерле кешем-әнием белән серләшә идем. Нәрсәләр сөйләгәнмендер, хәзер истә калмаган, ләкин шул сөйләшүләр миңа әйтеп аңлата алмаслык шатлык, күңел күтәренкелеге бирә торганнар иде. Шундый җүләр булалар бит алар, бәләкәй малайлар...
Башын аска иеп, кызартылган иреннәрен канатканчы тешнәп тыңлап утырган Хәнифәнең күзләреннән сөмердәп яшьләре ага иде. Я Хода, белсә икән адәм баласы кайда абынырын...
– Бары үләр алдыннан дөреслекне әйттеме ни әтиең? – диде ул, карлыгып калган тавыш белән.
– Әйе, бары больницадан кайткач кына. Анда да әле берничә көн үз-үзе белән тартышты шикелле, икеләнде, кабергә алып китәргә дә уйлап куйды шикелле серләрен. Миңа шулай тоелды. Ә соңыннан, өч йотым суны да өчкә бүлеп эчә башлагач, янына чакырып алып утыртты. Башта ни дияргә дә белмәдем мин, ышанырлык түгел бит.
– Нәрсәләр сөйләде инде? – дип бөгелеп төште Хәнифә. Бу минутта үзе хакында иң каты сүзләр ишетергә әерләнде ул.
– Шунысына бигрәк тә ачуым килде минем, нигә ул мине синнән, ә сине бердәнбер улыннан аерган? Аның сөйләве буенча, сез яхшы яшәгәнсез бит. Ә син мине һич кулыңнан төшермәгәнсең. Кергән бер кешегә сине сөйләп бушамый иде, телендә гел син булдың, дип әйтте үзе. Юк кына нәрсә өчен ачуланган булып, мине ул урлап дигәндәй алып киткән бит туган якларына. Син, әнием, бөтенләй өйдә дә булмагансың икән ич. Әнә шунысы күңелгә төен булып утырды. Үзе киткән китсен иде, мине калдырсын иде әнием янында, күпкә бәхетлерәк булыр идемдер кебек ул чакта. Әнә нинди гүзәл син, шундый һөнәр иясе, шәһәр урамнарында мин синең рәсемең басылган плакатларны күрдем, горурланып карап тордым; минем әнием ул, дип кычкырасым килде үтеп-сүтеп йөргән кешеләргә. Соңыннан йомшарды тагын күңелем; үлем белән тартышып яткан кешегә ничек үпкә сүзләре әйтәсең инде. Аннан соң әтием бит ул минем, яхшымы-яманмы, карап үстергән. Әле сау-сәламәт балаларны аякка бастыру җиңел түгел, минем белән бигрәк авыр булды аңа. Бәләкәй чакта гына мин башкалардан аерылып тормаганмын, үз-үземне белә башлаганда чирем азган иде инде. Әллә әтинең кылган начарлыгына мин шулай гомер буе этләнәмме икән дигән кебегрәк уйлар килеп куя башка кайчак. Ә аңа да җиңел булмагандыр, елына әллә ничә тапкырлар больницаларда яту, кыйммәтле-кыйммәтле даруларга акча табу, сызланулардан тәгәрәпләр йөргән бала саклап төннәр утыру. Күп инде ул, ярый барысы да үткәндә калды...
Тулып, ташып бара иде Хәнифәнең хисләре, ул үз-үзен белештермәстән сулкылдап елап өстәлгә иелеп төште. Һич тә тыела алмый иде ул. Рөстәм аның тавышына дертләп төште, сөйләгән сүзләрен бүлеп, әнисе кырына титаклады, калтыранган, тыңлашмаган куллары белән шулай да кадерле булган кешесенең иңбашына кагылырга батырчылык итте.
– Елама, әнием, үткәннәр өчен күз яшьләре түгәсе түгел, – дип юатырга алынды ул, – иң мөһиме – без синең белән очраштык, шулай бит? Тынычлан, зинһар, юкса миңа артык дулкынланырга кушмыйлар...
Шул сүзләрне әйтеп кенә бетте дә Рөстәм, кинәт нидер кыланып таш идәнгә шуып төште, кул-аякларын як-якка бәргәләп, уңга-сулга тәгәрәргә тотынды ул, бар мускуллары тартышты, авызыннан ак күбекләр артылып чыкты. Коты очып боларны күреп торган Хәнифә урыныннан ничек сикереп торганын да сизми калды, ачыргаланып тирә-яктан ярдәм эзләде. Минут эчендә кызык эзләгән бәндәләр җыелып китеп, бәргәләнгән егетне тирәләп бастылар, кызыксынып, куркынып, шул ук вакытта җирәнеп, күз бәбәкләре әйләнеп чыккан, үлем хәлендәге Рөстәмне күзәттеләр. Ярый ла таза бәдәнле официант очып килеп беренче ярдәм күрсәтте. Башта ул Рөстәмне аркасына әйләндереп салды, арадагы егетләрнең берсенә тегнең беләкләреннән тотып торырга боерык бирде, үзе өстәлдән тимер калакны алып, тешләрен каергалап Рөстәмнең авызын ачтырырга тырышты. Шулай да нык кысылган яңакларны аралаганда тешләрнең шыгырдап онталганнары ишетелеп калды хәтта. Дер калтырап торган Хәнифә официантның җилкәсенә килеп асылынды.
– Нишләтәсең, зобаный, тере адәмне, үтерәсең ич! – дип шырыйлап кычкырып җибәрде ана кеше. Официант аны җиңелчә этеп куйды да;
– Тынычланыгыз, ханым. Миңа таныш бу чир, эпилепсия бу. Әгәр вакытында чара күрмәсәң чирленең теле тын юлын капларга мөмкин. Сез, зинһар, комачауламагыз миңа.
Бу вакытта инде ул кансыраган тешләр арасына ниндидер агач кисәге җайлаштырган иде. Рөстәм дә тагын бераз бәргәләнде дә, кинәт тынып калды, йөзе бурлаттай кызарып чыкты үзенең, минут үттеме, шул яткан җиреннән гырлап йокыга талды. Теге официант, тез башларын каккалап “ Ашыгыч ярдәм”гә хәбәр итәргә боерды, тирә-яктагыларга күз йөртеп;
– Кем белән килгән бу егет? Кайсыгыз белә аны? – дип нәкъ Хәнифәгә текәлде. Шул чакта Хәнифә түгәрәктә алар театрында уйнаган олы гына артистканың кызын шәйләп алды. Йөрәге өзелеп төшкәндәй булды аның, хәзер Рөстәмнең үзенең улы икәнен таныса, бу яңалык иртәгә бар коллективка барып ишетеләчәк! Мондый яңалыкның азагы ни белән тәмамланачагын күз алдына китерүе дә куркыныч...
– Сез бер өстәл артында утыра идегез шикелле? – дип аңа таба атлап куйды официант.
– Мин ни.. без бит очраклы рәвештә генә... әлбәттә сүз алыштык.. ләкин... беренче тапкыр... – дип, авызында ботка пешерде комачтай кызарып чыккан Хәнифә.
– Да-а, мондый хәлдә ялгыз башың күңел ачу җирләренә йөрү бик зур риск, – дип баш чайкады официант, – ярый, хуҗадан сорап үзем больницага кадәр озатып куярмын инде. Ә хәзер, урыннарыгызга утырышыгыз, хөрмәтле кунаклар. Бу кечкенә уңайсызлык өчен безне гафу итә күрегез. Үзегез аңлыйсыз, була торган хәл, дөнья бу. Миннән сезгә киңәш; тизрәк онытыгыз бу күңелсез мизгелләрне, гадәти халәтегезгә кайтыгыз.
Өелешеп торган кешеләр үз урыннарына таралыша башладылар. Хәнифә теге официант егетне җиңеннән эләктереп читкәрәк тартты:
– Карагыз әле, кем дип тә әйтергә белмим, зур рәхмәт сезгә, яшь кешене үлемнән коткарып калдыгыз бит. Шуны әйтим дигән идем. Без әзме-күпме танышбыз бит бу егет белән, минем дә болницага барасым бар иде. Сез мәшәкатләнеп йөрмәгез инде, үзем озата барырмын, урнашырга ярдәм итәрмен, гомумән, янында булырмын. Зур рәхмәт сезгә...
Оят иде Хәнифәгә алдашып торулары, бу егет тә аның сүзләренә ышанмады шикелле, шулай да ризалыгын белдереп үз эшләре буенча китеп югалды. Шул минутта носилкалар күтәргән санитарлар кереп җиттеләр, һаман гырлаудан туктамаган Рөстәмне күтәреп алып машинага урнаштырдылар. Өн белән төш арасында төсле йөргән Хәнифә дә улы янына кереп утырды. Больницада Рөстәмне каталкага күчереп салдылар да бер кабинеттан икенчесенә йөртергә тотындылар. Кайсыдыр кабинетта йөрәк торышын тикшерделәр, башкасында баш өлешен рентгенка төшерделәр, кан анализларын алдылар. Алар артыннан тагылып йөри-йөри Хәнифә бөтенләй хәлдән тайды. Аның хәлен күреп-белеп торган сестраларның берсе җәлләп;
– Кайтып кына китегез, апа. Гомеренә куркыныч янамый, монда эләккәч, адәм фигыленә кертәләр инде аны безнең врачлар. Ял иткәч, төн үткәргәч. иртәгә иртүк килерсез әле, якыныгыз да һушында булыр. Сезнең кемегез була соң ул? – дип кызыксынып та куйды телгә беткән кызыкай. Хәнифәгә бу тәкъдим охшап калды. Чыннан да, аның тагылып йөрүләреннән кемгә ни файда? Күчтәнәчләрен алып иртәдән килер әле, бигрәкләр дә киртәдән чыкты бит. Тынычлык кирәк аңа хәзер, ялгыз калып башын мендәргә терәргә кирәк, җеп өзәрлек тә хәле юк бит...
– И рәхмәт инде кызлар акыллы киңәшләрегезгә. Кинәт кенә булганнанмы, үзем дә таралып төштем шул. Мин якын танышы булам аның, сез әйткәнчә, иртәгә кадәр кайтып торыйм әле булмаса. Мин югында берәр нәрсә кирәкмәсме икән аңа, сок-фәлән диюем, яисә капкаларга берәр нәрсә...
– Юкка хафаланмагыз, барысы да бар монда. Төне буе йоклый әле ул мондый көчле уколлардан соң, – дип озатып калдылар аны изге күңелле кызлар. Ничек кайтып җитеп, ни рәвешле фатирына күтәрелгәнен дә хәтерләми Хәнифә. Бар тәне ут булып янып килә иде аның, рәтле-башлы өстен дә салып тормастан, келәне генә элде дә, тизрәк йокы бүлмәсенә үтеп, башын мендәргә терәде. Шул мизгелдә үк онытылып та китте ул. Саташып, баслыгып, тирә-ягына бәргәләнеп, хәтти вакыт йоклады. Күзләрен ачып җибәргәндә бүлмә эче дөм караңгы иде, бары тәрәзә аша ерактагы вышка башындагы прожектор уты ялтлап яна иде. Тәмам изрәп ята бирде ул, хәтта бармак кыймылдатасы да килми иде аның. Һич бер төрле уй суклыкмады башына, берәр төрле тойгы-хис чиртмәде күңеле кылларын, теләк тумады фигылендә. Шулай була торгандыр адәм баласы дөньядан ваз кичсә... Көч-хәл белән үз-үзен мәҗбүр итеп урыныннан кузгалды ул, аягына йомшак чүәкләрен элеп кухняга чыкты. Берәр чынаяк кайнар чәй эчсә яхшыланып китәр төсле иде ул. Өстәл тулып утырган тәм-томнардан сайланып кына тегесен-монысын капкалап хуш исле чәй эчте Хәнифә. Әйтсәң дә, күзләре ачылып киткәндәй булды. Өстәл тирәсен җыештыргандай иткәннән соң, салкын тәрәзәгә сарылып кичке шәһәргә текәлде. Соң идедер күрәсең, анда-санда гына тәрәзәләрдә утлар балкый. Рәхәтләнеп йоклыйлар кешеләр күңелләре тыныч булгач. Авыр сулап Хәнифә кире урынына барып ятты, кырыкка бөкләнеп юрганына уралды. Көндезге вакыйга тагын күз алдына килеп басты аның, ирексездән яшьләре бәреп чыкты. Я Алла, уйлаган идеме ни ул берәр заман суга төшкәндәй юкка чыккан улы табылыр да, шундый хәлдә аның каршына киле басар дип? Шундый хәлдә... Ниләр күрде икән шушы яшенә җиткәнче мескен бала, нинди авырлыклар аша үтте икән, күпме газапланды икән чутсыз-сансыз чирләреннән? Бу көнгә кадәр алга китеш булмаган икән сәламәтлегендә, кабергә кергәнче газапта үтәчәк бит аның көннәре. Гариплеге генә җитмәгән, өстәп бума чире чат ябышкан мескенгә. Барысына ире гаепле, үҗәтләнеп алып кайтып китмәгән булса, әллә врачлар карамагында юньлерәк хәлдә булган булыр иде бала. Яшьлеге беләнме, әллә аңлап җитми үз хәлен, елмаерга тырышкан була бит әле ул, шулай шатланып бага бу рәхимсез дөньяга. Нәрсә эшләргә тиеш инде Хәнифә? Бу бала аңа төбәп килгән бит, өздереп “әни “ дип дәшә, өмет белән карый. Ярдәм итәр ди торгандыр, бер-беребезне таптык дип тә әйтеп куйды түгелме соң әле? Кире казах далаларына кайтып китәргә җыенмый ахрысы, аны анда кем көтә, картыйсы юк, әтисе юк. Бу дөньяда аннан башка якын кешесе юк бит баланың. Хәнифә аны үз өенә сыендырырга тиеш булып чыга, көче җитәрлек берәр төрле эшкә урнаштыру ягын карар, барыннан да элек тазалыгын кайгыртыр. Анда кышлакта кем караган дисең аны. Яхшырак белгечләр эзләр, дәвалау, бәлки, түләүле дә булыр, санаторийга, ял йортына путевка юлларга кирәк, барысына акча. Акчадамы ни хикмәт. Хәнифә ике дә уйлап тормый бар булганнарын тотарга риза, файдасы гына булсын врачларының. Акчадан битәр аны башка ягы борчый бу тарихның. Ни әйтсәң дә ул инде җәмгыятьтә билгеле бер урын били, хөрмәтле кешеләрдән санала, аралашкан кешеләре мәртәбәле, зыялы затлар, хөкүмәт даирәсендә аның иҗаты белән кызыксынган вәкилләр бар. Шулар арасына барып керсен дә данлыклы артистка, менә мнем улым дип, каршыларына Рөстәмен китереп бастырсын. Үз-үзен тотышы турында сүз дә юк анысы, бишкә бөгелеп килеп бассын, чатанлап атлап китсен, чире кузгалып аяк асларына тәгәрәсен, тәүбә, тәүбә... Оятыңнан җир тишегенә кереп китәрдәй булырсың бит. Чыш-пыш китәр, колактан-колакка әллә нинди тузга язмаган уйдырмалар таратырлар, кинаяле елмаеп, әлегә кадәр кайда булды соң ул дип сорау алырга тотынырлар, җәлләгән булып кыланырлар, артыңда шатлыкларыннан үрә сикерерләр, таман булган үзенә, бигрәк борынын күтәрә иде дип гөр килерләр. Әнә шул йөрәк телгеләнгәннәрне ничекләр генә күтәрер икән Хәнифә? Башлап күрүе бит әле улын, тышкы кыяфәте дә кан саудыра йөрәккә, холкы-фигыле ниндирәк икәнен кем белгән? Әллә кире беткән, тәрбиянең нәрсә икәнен белмәгән нәрсәдер. Караңгы кышлакта гомер кичергән комы коелган карчык нәрсәгә өйрәткән дисең, әтисе дә бер үҗәт иде дөресен әйткәндә. Чирле дип барысына юл куйганнардыр, иркәләгәннәрдер. Үсеп җиткәч андыйлар үзләрен гадәттә дөнья кендеге итеп хис итә башлыйлар. Гел аны гына карасыннар, игътибар гел аларга булсын, әз генә каршы эндәшсәң чыгырыннан чыгадыр, чире кузгаладыр әле, әнә бүгенге кебек. Ничек тә ярый алмассың, каныңны суырыр, җаныңны талар. Я Хода, нәрсә эшләргә тиеш соң бу очракта Хәнифә? Тәмам башы катты әни кешенең. Әллә берәр ябык дәвалау бүлегенә урнаштыру ягын караргамы. дип тә уйлап куйды. Танышлары арасында ярдәм итәрдәй кеше табылыр иде, аны хөрмәт иткән, һәрчак ярдәм итәргә әзер торган якыннары бар әле, шөкер... Йокысы йокы булмады Хәнифәнең, уйларына уралып, ара –тирә онытылып киткәләп төн үткәрде. Торып көзгедән йөзен күргәч куркып китте, кая булган көләч йөзле, назлы карашлы, нур бөркелеп торган артистка Хәнифә Банатова? Көзге аша аңа картаеп киткән, күз кабаклары шешенгән, бит уртлары салынып төшкән, сарыга сабышкан әби көл сипкән төсле карашларын төбәгән иде. Үз-үзен кулга алып Хәнифә кыяфәтен ипкә китерергә алынды. Башта үләннәр салынган ваннада юынып чыкты, массаж ясады, җиде диңгез артыннан китерелгән кыйммәтле парфюмнарны кулланып, йөзенең һәр сызатын яшәртте, киемнәренең иң килешлесен сайлап-сайлап киенде. Болар барысы шактый вакытны алды, аның каравы шактый килешле генә урта яшьләрдәге ыспай хатын күз кысты аңа көзге аша. Бер чынаяк кайнар кофе эчеп куйгач, ул үзен ышанычлы тоеп телефон аша такси чакыртты. Һич тә күңеле тартмый иде дә соң бу очрашуга барырга, ләкин бала каршында бурыч дигәне бар бит әле ана исеме йөрткәннәрнең. Вөҗданы ике уйларга ирек бирмәде аңа, ни булса булыр, маңгаеңа язылганын күрергә туры килә, алдагы көнгә тагын бер юне килеп чыгар әле дип өмет итте. Ул кадәр үк кара төсләрдә булмас киләчәк, әлегә кадәр Ходай ярдәменнән ташламады бит аны, бу юлы да үз рәхмәтеннән ташламас. Җиңел машина ни аны выжт иттереп китереп куйды больница ишек төбенә. Белгәннәрен укынып, теләкләрен теләп, авыр ишекне ачып керде ул, кизү торган шәфкать туташыннан Рөстәм Банатов кайсы палатада ята дип сорашты. Ак калфаклы кызыкай алдында яткан кәгазьләрне кыштырдатырга тотынды.
– Банатов... Банатов.. әһә, менә, унөченче палата, – дип башын күтәрде ул, кәз-кәз басып үтеп баручы берсенә эндәште, – Ларисочка, апаны унөченче палатага озатып куй әле, акыллым.
– Кемгә анда? – диде кыз ялт борылып.
– Банатов, кичә кабул ителгән пациент.
Лариса челтерәтеп көлеп җибәрде;
– Теге лунатикмы? Юк инде ул, чыгып качкан.
– Ничек юк? Кимендә, бер атна ятарга тиеш бит әле ул, – дип урыныннан кузгалды кизү сестра.
– Мин каян белим. Ул палатаны Розалия карый бит, аннан сора, әгәр кайтып китәргә өлгермәгән булса, – дип Лариса дигәннәре кайсыдыр ишекккә кереп юк булды. Башына таяк белән суктылармы ни Хәнифәнең, коелды да төште ул.
– Сеңлем, аны бит авыр хәлдә китерделәр, берәр төрле ялгышлыктыр монда. Зинһар өчен тикшерегез әле. Тәгаен палатасындадыр, – дип ялбарулы карашын сестрага төбәде ана.
– Борчылмагыз, апа, хәзер барысын да ачыкларбыз. Булмаса үзем барып белешим әле. Әйдәгез минем белән, – дип, Хәнифәне үзе артыннан әйдәде. Тар гына баскычлар буйлап йөгерә-атлый өченче катка күтәрелгәннәр иде, кичә Хәнифәне кайтып ял итәргә өндәгән сестра кыз тап булды. Шул икән дә Розалия дигәннәре. Үзе танып калып каршыга килеп басты ул.
– Ә сез унөченче палатага ашыгасызмы? Мин сезне шунда ук таныдым, апа. Чак кына соңга калдыгыз, Рөстәм юк инде, – кыз гаепле елмаеп Хәнифәгә карады. – Сез аның хакында кайгырмагыз, кичә үк яхшырды аның хәле. Төнлә тыныч йоклады, иртәнге ашны да яратып ашады. гел уйнап-көлеп сөйләште әле. Укол кадарга чакыргач киреләнеп тә алды, миңа бернинди дә дару кирәкми дип телләште. Кинәт кенә нәрсә булды инде, һич төшенә алмыйм. Икенче урап кергәндә юкка чыккан, палатадагылар кайтып китте диләр...
Ниндидер төзәтеп булмастай ялгышлык булганын сизенеп йөрәге чәнчеп куйды Хәнифәнең.
– Сеңлем, соңгы сөйләшүегезне тагын бер кат исеңә төшер әле, зинһар. Бәлки, нәрсә хакындадыр сорашкандыр, кызыксынгандыр ул? Мине искә алдымы әллә? – дип нидер ачыкларга теләде ул.
– Сезнең хакта мин үзем телгә алдым. Сине озатып куйган апа бүген иртән килергә булган иде, озакламый килеп җитәр инде, дидем. Егет әйтә, ул минем әнием була, нинди апа булсын, ди. Ә сезне кичә врач танып калган икән, соңыннан серне ачты; ул күренекле артистка Банатова була диде. Мин моңа кадәр сезне күргәнем юк иде шул. Белдем бит инде сезнең кем икәнлекне, кычкырып көлдем тегенең сүзләреннән, артистка бит ул дим. Менә килгәч таныштырырмын әле, шунда белерсең кем икәнен ди. Ә мин әйтәм; сине китергәндә ул үзе әйтте якын танышымын бу егетнең диде. Үз колакларым белән ишеттем, әгәр әниең булса шулай сөйләп торыр идеме димен. Дөрес әйткәнмен бит, апа, әйеме, күренекле кешеләр турында гел шундый кеше ышанмастай нәрсәләр уйлап чыгаралар инде ул. Шуннан ул телсез калды, гаебен сизде ахрысы. Мин ниндидер йомыш белән чыгып киттем. Әйләнеп керсәм...
Калганын Хәнифә тыңларлык хәлдә түгел иде инде. Ул борылды да, ава-түнә текә баскычлардан түбәнгә атлады. Шулай шул, әйе шул, якын танышы... Арттан шак-шак аяк тавышлары ишетелде. Кемдер куып килә иде шикелле арттан. Әлеге Розалия икән.
– Апа, апа, – диде ул сулуы кабып, – менә Рөстәмнең тумбочкасында торып калган. Ул киткәч кенә күзгә чалынды...
Кызыкай озынча дүрткел конвертны Хәнифәгә сузды. Хәнифә ваемсыз гына конвертны алып, кул сумкасына тыкты. Нәрсә кәгазь, улы барыбер юк бит инде янында. Бу юлы мәңгегә югаллтты шикелле бәгырь кисәген, күрәм дисә дә күрә алмас, бер аваз кушарга гаҗиз булыр...
Ничек итсә алай өенә кадәр кайтып җитте ул, ишекне ачып кергәч, стена буена чүгәләп утырып әллә күпме вакыт һуш җыеп утырды. Бүлмә эченә үтәрлек хәлгә килгәч, исенә төшереп, әлеге конвертны кулына алды. Ак кәгазьнең башында язылган; ” Исәнме, иркә пескәй!.. ” дигән сүзләр күзенә салынды аның. Бу дөньяда бердәнбер кеше генә аңа шулай назлап эндәшә торган иде...
Хәнифәнең бәхетеннән, ниндидер йомыш белән кергән күрше карчыкның врач чакыртырга башы җиткән. Нәкъ вакытында килеп җиткәннәр табиблар, беренче ярдәм күрсәтергә өлгереп калганнар. Айдан артык хөрмәтле артистка бу вакыйгадан соң больница караватында ятарга мәҗбүр булды. Рәхмәт врачларга, дәваладылар, тәрбияләделәр, кабат аякка бастырдылар. Эшкә чыкканың икенче көнедә үк, театрда Банатованың иҗатына багышланган зур җыелыш ясадылар. Югары даирәләрдән вәкилләр килде, атказанган исемнәргә лаек кунаклар чутсыз күп булды, зал шыгрым тулы иде. Шундый тантаналы шартларда Хәнифәгә дәүләтнең югары бүләге булган ниндидер орден тактылар, акчалата мул гына премия тапшырдылар. Әйтелгән мактау сүзләренең чиге булмады. Лаек иде мондый зурлауларга Хәнифә, кем әйтмешли; хезмәтенә күрә хөрмәте. Бер атнадан коллектив Мәскәүгә юлланды, анда республика мәдәнияте атналыгы башлана иде. Ә безнең милли мәдәниятне аның йөзек кашы булган Хәнифә Банатованың иҗатыннан башка ничек күз алдына китерәсең?..
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
Читайте нас: