Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 июль 2020, 14:25

Кәрим КАРА. Ана күңеле далада. Повесть (3)

...Язмышыңа язылган булса, таш йотасың икән: ялгызлыкта тормышын үткәрергә карар иткән Хәнифәгә тагын бер тапкыр ирле хатын булырга фәрман булган икән. Ир дигәч тә, теге мут булган, ике күзе ут булган, көче-гайрәте ташып торган түгел иде сайлаганы... Югары уку йортында озак еллар эшләгән, яше илледән арткан, чандыр гына гәүдәле, чал чәчле, ялтыр башлы профессор иде ул.

(Дәвамы.)
– Хәнифәкәем, нәрсә сөйлисең, нигә куркытасың, бер-бер фаҗигагә очрадылармы? Я, Аллам... – дип сикереп торды Рәйсә, тагын ахирәтенең иңбашларына сарылды.
Теге бәләкәй малай да нидер сизенгәндәй авызын кәмшәйтеп елап җибәрде. Рәйсә, күз яшьләренә төелеп, улын кочагына кысты, Хәнифә аларның икесен дә кочагына алды. Тыела алмый өчәүләшеп үксергә тотындылар алар. Мескен бала бигрәк тә нык ярсыды, олылрның елаулары аны шулай куркыта иде шикелле. Башлап Хәнифә исенә килеп китте, читкә тайпылып ахирәтен какты.
– Тукта әле, Рәйсә, нәрсә белми-нитми уларга тотындың, әнә улыңны тынычландыр. Куркырлык бер нәрсә дә юк. Барыбыз да исән-сау. Әйдә, чәй яса, хәзер сөйлим барысын, – дип күзләрен сөрткәләде, көзгегә күз салды.
– Чынлапмы? – дип өмет тулы күзләрен аңа төбәде Рәйсә, яшь аралаш елмаеп җибәрде. – Ә мин әллә нәрсә уйлап бетердем, бигрәк куркакмын инде. Ә син дә, улым, курыктыңмы, болар нишлиләр икән дип котың очтымы? И бәләкәчем минем, менә тәмле коймак пешергән сиңа әниең, ал да, уенчыкларың янына чык, яме. Охшап китсә, тагын килерсең.
Һаман тыела алмаган бала эңгелдәп коймакны эләктерде дә, сыпыртып калды. Ике ахирәт авыр сулап чәй табыны артына утырдылар. Чәйнең дә, эрелеп торган коймакларның да тәмен сизмәде Хәнифә, ике арада булганнарны түкми-чәчми ахирәтенә җиткерде. Аны бирелеп китеп тыңлаган ахирәтенең йөзе тимгел-тимгел булып чыкты. Шулай якын алды күңеленә.
– Кайларда йөри икән инде? Бала ни хәлләрдә икән соң? Кайсы почмакларда җаннары бәргәләнә икән, Ходаем? – дип аһ-ваһ килде Рәйсә.
Танышлыклары очраклы гына булган икән аларның да. Икетуган энекәше бер җәй геологларга ияреп йөргән, хуҗалары Артур булган. Сүз артлы сүз чыгып, Рәйсә аны бер чибәр кыз белән таныштырырга вәгъдә биргән, тегесе риза булган. Бар танышлык шул ишерәк кенә, имеш. Рәйсә туганының кылларын тарткалап карарга булып озатты ахирәтен. Бар өмет Фәнилдә генә иде. Өенә кайткач, Хәнифә аңа шалтыратты.
– Казахстаннан ул, – диде калын тавыш, – тәгаен генә адресын белмим. Бу якларга эш эзләп килеп чыккан. Ныклап төпләнәм дип планнар кора иде. Туган якларына кайтып китүе булдымы икән ни?..
Соңгы җепләр шартлап өзелгәч, Хәнифәгә язмышка буйсынудан башка чара калмады. Озын көннәр буена шәһәр буйлап йөрде ул, паркта тиеннәр күзәтте, ниндидер музейларны айкады, кафеларда тамак ялгады. Кайнап торган дөньяда япа-ялгыз калган иде ул. Вакыт – иң яхшы дәва адәм күңеленә. Үткәннәрнең чагу хатирәләре уңала төште, салмак кына үтән көннәр ошый да башладылар аңа. Бәргәләнәсе түгел, үзенә үзе хуҗа, ятса ята, торса тора дигәндәй. Күпкә тынычлана төште, йокысы да җайга салынды, күзләренә нур керде. Артур көннән көн сирәгрәк исенә төште. Булмаганы күпкә яхшырактыр да әле, тагын нинди сынаулар аша үткәрер иде тиктормас.
Ә бала... Кемнәрдер, туң йөрәк, дип әйтерләр, аерымачык итеп күз алдына да китерә алмый иде аны Хәнифә, әллә булды аның улы, әллә саташулы төштә генә күреп калды. Исәнлегенә дә ышанмый иде ул чирләшкәнең, шулай йөрткәндә күптән гүр иясе булгандыр, котылгандыр изаланулардан.
Шулай урамнар киләпләгәндә, бер көн, батырланып китеп, театр ишеген ачып керде ул. Керде дә стенага чак сөялеп калды. Таныш күренешләрдән башы әйләнеп китте аның, кайдадыр югары катта яңгыраган пианино тавышы күңелен җилкендерде, күкрәк тутырып сулады ул шифалы һавасын туган йортының.
Каян күреп алганнар диген, тирәләп коллегалары килеп бастылар, һәрберсе кочагына кысарга омтылды, сагынуларын белдерделәр, матур-матур сүзләр әйттеләр, гримерныйга әйдәделәр. Үз бүлмәсендә трюмо каршына килеп утыргач, бар хәсрәтләре эреп югалдылар артистканың, ул тагы өйрәнгән мөхитендә иде. Менә шул кешеләрдән, сәхнәдән, тамашачылардан башка аңа бер нәрсә дә кирәкми. Ә ул исәркәй әллә кайлардан эзли бәхет кошын. Туйганчы сөйләшеп-серләшеп, һәр аясы таныш булган бина коридорлары буенча сәяхәт итеп, соң гына кайтырга чыкты ул.
Шул көннән башлап ул яраткан шөгыленә баштанаяк чумды. Ниндидер роль дә табылды, көндәлек репетицияләргә ашыкты, кичләрен ясанып-төзәнеп яраткан тамашачы каршына чыкты. Коллективта төрле кешеләр була бит ул, аеруча хатын-кызлардан торган коллективта. Хәнифә артында чыш-пыш сүзләр китте, кеше ышанмастай гайбәтләр таралды. Керфеге дә селкенмәде хатынның, әйдә сөйли бирсеннәр, тик аңа сәхнәгә юлны япмасыннар. Усалрак көндәшләре йөзенә бәреп тә сораштыргаладылар.
– Хәнифә җаным, абау, бигрәкләр дә бирелеп уйныйсың, сабыең нишли син юкта, көннәрең театрда үтә лә, – дип энәләрен кадарга маташтылар. Андыйларга Хәнифәнең җавабы бер булды:
– Малай әтисе белән. Аңа врачлар ярдәме кирәк, шуңа да башкалага киттеләр. Мин ялгызым нишләп ятыйм? Менә сезнең яныгызга килдем, монда мин тынычлык табам...
Соңрак алары да тындылар, бер үк нәрсәне күпме сөйләргә була соң инде? Ә Хәнифә бар вакытын театрга бирде, әйтерсең дә үткәннәр булмаган аның тормышында. Һәр көннең үз мәшәкате туып кына торды; яңа рольләр, гастрольләр, уңышлар, эзләнүләр, югалтулар-табулар. Гаять катлаулы бит ул сәхнә кешеләренең тормышы, бигрәк тә үз эшенә бар күңелләрен салганнарның, Ходай илһам биргәннәрнең. Бу дөньяда көннәр үткәнен сизә бәндә, ә язлар-көзләр, кышлар-җәйләр очкан укларга тиңнәр. Әнә шулай иҗат дөньясында кайнап ун еллап вакыт үтеп тә китте Хәнифәнең язмышында. Шәхси тормышы аның театр иде, булган шатлыклары, кайгылары эше белән бәйле булды. Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә таныш-белешләре белән дә аралашты, бәйрәмнәрдә, кунакларда кешеләр арасында кайнады, ял йортларында яңа танышлар тапты. Нәрсә яшерергә, ир-ат халкы арасында якынаеп киткән кавалерлары хасил булды. Төскә-башка чибәр, талантлы артистка кырында уралучылар күп була, гадәттә. Әмма дә ләкин кем беләндер язмышын бәйләргә теләмәде Хәнифә, ниндидер курку, чиркану калган иде аның күңелендә.
Язмышыңа язылган булса, таш йотасың икән: ялгызлыкта тормышын үткәрергә карар иткән Хәнифәгә тагын бер тапкыр ирле хатын булырга фәрман булган икән. Ир дигәч тә, теге мут булган, ике күзе ут булган, көче-гайрәте ташып торган түгел иде сайлаганы. Югары уку йортында озак еллар эшләгән, яше илледән арткан, чандыр гына гәүдәле, чал чәчле, ялтыр башлы профессор иде ул. Арада хисләр дә гөрләп янмады, берничә ел аралашып йөрделәр алар, кайдадыр урыннары рәттән туры килде, ниндидер җыелышта бергә йокымсырап утырдылар. Әнә шул профессор Кәли көтмәгәндә аңа тәкъдим ясады. Ул да күп еллар ялгыз гомер кичерә имеш, балалар үсеп таралышкан, һәрберсенең үз дөньясы. Урап чыккысыз өч бүлмәле фатирында ифрат та ялка икән галим. Аның сүзләрен уенга борды Хәнифә, өзеп кенә нәрсәдер әйтмәде. Тагын шулай берничә тапкырлар очраштылар әле алар. Ничектер буш вакытында кайда барып сугылырга белми эче пошканда, Хәнифә бу зыялы затның тәкъдименә уңай җавап бирергә булды. Ике кешегә җиңелрәк, бер-беренә терәк булырлар, ачуың килгәндә күңел бушатырлык тере җан булыр янда дип уйлады Хәнифә. Тормыш авырлыклары инде аларны баса алмас, булганы шөкер итәрлек, шул яшькә җиткәч, бала газабы булмас. Нидер килешмәсә кайтыр да китәр үз фатирына, аны кем бәйләп тота? Юраганы юш килде хатынның, бик тә ипле кеше булып чыкты Кәли; йомшак күңелле, гел Хәнифәсенең көен көйләде, чебенне дә рәнҗетмәс зат иде. Бик матур итеп бергә яшәп киттеләр алар, Хәнифә яшәреп киткәндәй булды. Яныңда якын кеше булуга җитәме бу дөньяда? Парлашып урам әйләнү дә күңеллек булды. Шулай яшәргә дә яшәргә иде дә соң бер-береңнең кадерен белеп, син уйлаганча буламы ни әле ул. Кинәт кенә янган шәмдәй эреде дә куйды аның Кәлие. Башта аш үтмәгәненә зарланып йөрештерде, врачка күренгәч, тегеләре кот очарлык диагноз куйдылар. Авыруның үзенә бу хакта әйтмәделәр, Хәнифәне кисәттеләр, күп булса ай-ай ярым гомере калгандыр... Төрлечә хәлен җиңеләйтергә тырышып карады иренең яшь хатын, халык медицинасын өйрәнде, экстрасенсларга барды, әби-чәби калмады. Күктә язылганны үзгәртә алмый адәм баласы. Зарланмый-нитми, тыныч кына үтте дөньядан профессор. Соңгы сүзләре Хәнифәгә рәхмәт сүзләре булды. Күмү йоласын уздырып, өчен, җидесен укыткач, үз өенә кайтып китәргә уйлаган иде, профессорның Латвиядән килгән малае каршы төште.
– Безгә бернәрсә дә кирәкми, – диде ул, – әти белән ничә еллар гомер иттегез, кадер-хөрмәт күрсәттегез, соңгы юлга шартына китереп озаттыгыз. Калыгыз яшәгән урыныгызда, монда өйрәнгәнсездер инде, – диде ул. – Безгә дә юл төшкәндә кереп кунак булырлык урын булыр. Ни әйтсәң дә, без шунда үскәнбез, балалык хатирәләре шул бүлмәләр белән бәйләнгән. Җиде ят кешегә сатып җибәрергә вөҗданыбыз кушмый. Ул акчалардан башка да яшәрбез, – диде.
Кәли үлгәннә соң да берничә ел үтте, һаман шунда яшәп ята әле Хәнифә, һәр туган көнгә шатлана, тормышыннан тәм табарга тырыша. Юк, зарланмый тәкъдиреннән, әнә бүген дә ничек алкышларга күмделәр аны, нинди матур-матур сүзләр әйттеләр. Яраткан эше бар, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган коллегалары бар, түрәләр дә кадерен беләләр кебек, сәламәтлегеннән зарланмый, вак-төякне исәпкә алмаганда. Булганына шөкер итеп, яшәргә дә яшәргә әле шатланып, яңадан яңа үрләр яуларга, баш әйләндерерлек иҗат уңышлары, татлы хисләр кичерергә. Әнә бүген режиссер ниндидер дәүләт бүләге бирергә җыеналар дип тә әйтеп куйды әле. Хәер җитәрлек алды инде ул бүләкләрне, исемнәрне үз гомерендә. Барыбер күңелгә рәхәт сине шулай хөрмәтләсәләр... Киң караватта боргаланып әнә шундый уйлар дулкынында тирбәлде талантлы артистка Хәнифә Банатова йокы калдырып. Йокы нәрсә, бүген калганын иртәгә тутырырга була, кайчакта күңел иләсләнгәдә, уйларга чорналып яту үзе зур куаныч. Атар таңнар өметләр белән тулы булсын, алда шатлык тулы көн торсын...
***
Хәнифә йокысыннан соң гына уянды. Шулай да сикереп торырга ашыкмады, бер көн булса да үзенә ял бирергә хакы бардыр бит аның да. Бүген кичке якта ул сәхнәгә чыгарга тиеш түгел, репетиция дә каралмаган, өйләдән соң гына барып әйләнермен әле дип уйлады. Үз җаена торып, кофе кайнатты. Кичәге гәзитне кыштырдатып, тәмен белеп кенә кайнар эчемлек йоткалады. Иртән торуга нәрсәдер ашый торган гадәте юк иде аның. Бераздан йомырка кыздырып, бутерброд ясап, капкалап алыр әле, кыл тамак түгел лә, нәрсә булса да ярар, кичә сыйлардан соң валчык та кабасы килми. Таралып яткан затлы күлмәген кадерләп шкафка урнаштырды, урын өстен җыйгандай итте. Телевизор өсте тузанланганын күреп алып, фатирын тәртипкә китерергә булып китте. Бар вакытын эшкә биреп, онытып җибәрә фатиры турында. Башына кыеклап яулыгын бәйләп, кулына дымлы чүпрәк алып, дәртләнеп эшкә тотындым дигәндә генә телефон шалтырады. Кайсы хәерсезе икән инде тагын дип теләми генә алды трубканы. Әлеге шул баш режиссер икән.
– Гафу итегез, Хәнифә Закировна, уяттыммы йокыгыздан? Торган идегез, вот молодец! Ирексездән сезне борчырга мәҗбүрмен. Ак йорттан шалтыраттылар, кичә әйткәнем рас булган, ”Дружба народов” ордены белән бүләкләргә җыеналар сезне. Чын күңелдән котлыйм, һичшиксез сез лаек мондый орденга. Бер әттәгенәсе бар икән, шартына китереп формуляр тутырырга кирәк сезнең хакта. Югарыга бара торган документ, бик тә четерекле, зинһар өчен үзегез килеп урагыз әле. Вак-төяк өчен борчып тормас идем, бу очракта... Зинһар өчен. . .
Ирексездән ризалашты Хәнифә, аның өчен тырышалар бит. Өс киемен алыштырып, бизәнеп-төзәнеп театрга юл тотты. Гадәттәгечә, шау-гөр киләләр иде анда. Очраганнарга баш кагып ул туры администратор бүлмәсенә үтте. Директор да анда икән, баш режиссерны чакыртып алдылар. Өчәүләшеп мәшәкатьле кәгазь эшенә алындылар. Гомер яратмады шундый рәсми кәгазьләр белән булашырга Хәнифә, башыңа төшсә башмакчы буласың икән. Ниндидер белешмә сорап кадрлар бүлегенә төшкәндә, ишек төбендә аны бер егет туктатты. Джинсы чалбар – курта киеп куйган шул адәм, кырыкка бүленергә йөргәндә, юлын бүлде.
– Сез артистка Хәнифә буласызмы?
Авызын кымтып адымын әкренәйтте Хәнифә, я автограф сорый инде бу, я спетакльгә бушлай үтү өчен контрамарка теләнә. Үтеп кенә китәсе иде дә бит, әлеге дә баягы йомшаклыгы җавап бирергә мәҗбүр итте.
– Әйе, мин – артистка Банатова. Ни йомыш иде, энекәш?
Егет аңа таба бер-ике адым атлап куйды. Шул чак Хәнифә аның авырлык белән генә йөргәнен шәйләп алды, куллары да ничектер читкә сузылганнар иде аның
– Ә мин – Рөстәм, – диде егет, бар тешләрен күрсәтеп елмаеп.
Бу качышлы уены төсле сорау-җаваплар Хәнифәнең зитына тиеп калды. Болай да ашыгып йөри, очраган берсе белән тел чарларга вакыты юк аның.
– Шуннан? – диде ул коры гына. Егет һаман елмая иде әле.
– Мин – Рөстәм. Банатов Рөстәм!..
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
Читайте нас: