Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 июль 2020, 14:00

Кәрим КАРА. Ана күңеле далада. Повесть (2)

– Юк! – диде Артур кырыс кына. – Мин үзем исән чакта үзем карыйм-үстерәм улымны. Газиз баламны ятлар кулына бирәсем юк.– Вакытлыча гына, дим бит. Врачлар дәваласын бераз, без дә ипкә килик. Минем турыда да уйла бераз, үзең дә саргаеп каттың. Күрми дисеңме әллә? – дип юмаларга тырышты Хәнифә.Артурның үз кырыгы кырык иде, хатыны ни әйтсә дә, үҗәтләнеп, бер үк сүзләрне кабатлады: – Юк... Юк... Юк...

– Ханым, – диде ул йомшак кына, – бу дөньяда көтелмәгән хәлләр булып тора, беребездә алардан хали түгел. Сезнең өлешкә дә язылган икән сынаулар, сабыр булырга киңәш итәр идем мин. Мин врачларны акламыйм, алар да гафил булганнар, сезнең сабыегыз туганда асфиксия кичергән. Гадирәк тел белән әйткәндә буылган, баш миенә кислород килү тукталып торган. Медицина практикасында үкенечкә каршы андый хәлләр булгалый, я артык озакка сузыла тудыру, я эчәк муенына урала... Гомумән, очраштыра андый хәлләр. Бу очракта бала исән-сау, монысы үзе бальшой плюс, бар органнары сау-сәламәт. Әмма, әмма... асфиксиянең тәэсире вакыт үтү белән үзен сиздерә башлый. Баш миенең кайсыдыр өлешләре зарарланырга өлгерсә, акыл төгәллеге буенча проблемалар туарга мөмкин, бүгенге көн афәте – ДЦП чире ихтималлыгы арта. Чакыруымның сәбәбе шул, сез кырык кат уйлагыз да бер фикергә килегез. Без андый балаларны берсүзсез алып калабыз, соңыннан махсус дәвалау пунктларына озатабыз. Ходай биргән гомерләренең азагына кадәр алар врачлар күзәтүе астында булалар, хөкүмәт карамагына күчәләр. Гадәттә андый балалар озак яшәмиләр. Тагын шунысын әйтәм, сезне мондый карар кабул иткәнегез өчен беркем дә гаепләмәячәк, үз-үзегезне дә җәфаламагыз. Сез әле яшь, сау-таза балалар үстерерсез, аналык бәхетен татырсыз алдагы тормышыгызда дип ышаныйк. Әгәр дә ки алып кайтабыз, үзебез тәрбияләп үстерәбез дисәгез, бу очракта да без каршы түгел. Хәлдән килгән кадәр ярдәм итәрбез. Могҗизалар очраштыргалый дөньяда, бәлки адәм сыйфатына кертә алырсыз нарасыегызны, ана мәхәббәтеннән көчлерәк бернәрсә юк бу кояш астында. Болай итик, мин хәзер ирегез белән очрашырга рөхсәт бирермен сезгә, сөйләшегез-киңәшегез, килеп карарыгызны белдерерсез. Ашыктырмыйм, иртәгә дә, берсекөнгә дә мөмкин. Бала да теремекләнә төшәр...
Йөзе көл төсенә кергән Хәнифә, кайда басканын да аңгармый, сестра артыннан беренче катка төште, холлга үтте. Кулларын җәеп, Артур каршы атлады аңа, кочагына кысты. Ашыга-кабалана хәлен сорашты, уллары турында сораулар белән күмде. Иренең күзләренә туры карарга да куркып, Хәнифә стена буена тезелеп киткән урындыкларның берсенә утырды, кулындагы яулыгын бөтергәләде.
– Ник бер сүз дә дәшмисең? – дип үзенә тартты аны Артур, – я, зарыктырма, сөйлә барысын. Мин монда сезне көтә-көтә арып беттем. кайчан чыгарабыз диләр?
Күзләренә яшьләре тыгылды Хәнифәнең, ул үксеп иренең иңбашына битен яшерде.
– Ах, Артур, ничекләр генә әйтим икән сиңа бу хәбәрне? – дип иңрәде ул. – Нигә безгә шундый бәхетсезлек, нинди гонаһларыбыз өчен...
Артурының бар тәне киеренкеләнгәнен сизде ул, үзе һаман тыела алмый күз яшьләрен түкте.
– Безнең улыбыз, Рөстәм белән бер-бер хәл булдымы әллә? – диде тавышы карлыгып киткән ире. Исемен дә сайларга өлгергән икән инде әти кеше.
– Булды шул, Артуркаем, менә шуңа рөхсәт иттеләр синең белән очрашырга...
Күкрәк тутырып тын алды да хатын, салкын суга биек ярдан ташлангандай, шәрран яра барысын әйтеп салды.
– Чирле булып туды улыбыз, Артур. Төзәлмәс чир,диләр врачлар.
– Исән икән, димәк, анысы да начар түгел. Мин бөтенләй куркып калган идем, – дип йомшабрак киткәндәй булды ир. – Ә нинди чир диләр соң, кул-аяклары урынындамы, йөзендә берәр төрле үзгәрешләр сизеләме әллә? – дип төпченүен дәвам итте ул, хатынын кысып кочаклап. Әйтерсең кочагына алып таратырга тели иде кайгы-хәсрәтләрен хатынының.
– Юк ла, – диде Хәнифә күз яшьләрен сөрткәләп, – карап торуга шап-шактай, дүрт саны да төгәл. Барыбер юньгә килмәячәк инде ул.
– Тукта әле, тәнендә җаны булган сабыйга юкны юрап утырма, – дип каты гына әйтеп куйды Артур, – яхшылабрак аңлат әле, нәрсә сөйлиләр соң анда врачлар?
– Туган чакта ук буылган бала, гәүдәсендә юньләп тота алмый, камыр да камыр инде. Баш мие зарарланган диләр, тора бара бөтенләй кузгала да алмый башларга мөмкин диләр.
Тыела алмый тагын үкси башлады Хәнифә. Шулай да бәхетсез инде ул...
– Врач әйтә, калдырыгыз бездә ди, монда караулы булыр, сез гомер буе этләнәчәксез генә, ди.
Дерт итеп төште Хәнифә, Артуры кинәттән кеткелдәп көлеп җибәрде.
– Хи-хи, ышандырганнар моны, – тавышы да үзгәреп киткән иде аның. – Төкер син аларга, берни белмиләр алар. Башыңа да кертеп чыгарма андый килделе-киттеле уйларыңны. Зурлап алып кайтабыз улыбызны өйгә, бәйрәм ясап. Безнең нәселнең дәвамы бит ул, синең белән минем кан. Бер дигән иттереп тәрбияләп үстерәбез, мин әйткән иде диярсең. Ә тегеләрнең сөйләгәннәрен колак кырыннан үткәр. Һәркем үз бәхете белән туа бу дөньяга, гомерне дә врачлар бирми, Ходай яза язмышны.
Күзгә күренеп дәртләнеп китте Артур, йөзенә нур йөгерде, әйтерсең шатлыклы хәбәр җиткергәннәр аңа.
– Тәк, болай итәбез, – дип планнар корды ул, – теләсәң. иртәгәдән чыгаралар инде сезне. Нәрсә ятарга монда, үз өеңдә стеналар да ярдәм итә диләр бит. Мин яныгызда булырмын ичмасам. Малайны күреп сөясе килә бит әти кешенең, шулай дип әйт аңа. Хәзер кайтып өйне тәртипкә китерәм, тегесен-монысын алырга кирәк булыр. Әйткәндәй, синең заказларың юкмы, мин белеп бетермим бит барысын. Уенчык-фәләнгә иртәрәктер әле анысы. Машина белешәм, танышларга хәбәр итәм. Иртәгә иртән тып итеп килеп җитәрбез, әзер торыгыз.
Иренең ышанычы Хәнифәгә дә күчте, бер төрле тынычланыбрак калгандай булды ул. Ничек үз балаңны җиде ятларга ташлап китәсеңдер инде, әйбәтләнер әле, ипкә килер. Ныклы фикергә килеп аерылыштылар ир белән хатын. Үз улын кочагына алып тупсасы аша атлап кергән атаның шатлыгын әйтеп аңлатып кына булмый торгандыр. Артурның түбәсе күккә тигән иде. Өй эчләре чәчәкләр белән тулды, дуслары шау-гөр килеп малайның тәпиен юуны таләп иттеләр, бокалларга сыеша алмый шампан шәрабе ташыды, Хәнифә белән Артур гел елмаеп кына тордылар.
Бала тынгысыз булып чыкты, ни рәтле-башлы иммәде, ни онытылып йокламады, минут саен тавыш салды. Баштагы көннәрдә Хәнифә шулай булырга тиештер инде яңа туган сабый, дип, җан-фарманга тырышты. Әлдә Артуры өйдә иде. Икәүләп тә шул төймә зурлык җан иясен тынычландыра алмый җәфаландылар. Бала керләрен юып-үтекләп, бишек тирбәтеп, малайны кулда йөртеп көннәре үтте, кич җитсә туктамый шыңшыган баланы багып хәлләреннән тайдылар. Ни гаҗәп, вакыт тукталган төсле иде бу бала өчен, гәүдәгә тартылмады, авырлыгы артмады, аяк-куллары хәрәкәтсез калды. Карап торып куркуга клды Хәнифә, җен алыштырганмы әллә моны. Ай эчендә чыбык кебек кенә булып калды ул, элек чак каптырган юбкасы бил тирәсендә зыр әйләнде. Йокысызлык, гел киеренке хәлдә булу, сагышлы уйлар тәмам кешелектән чыгарды аны. Бала дигәне башка бәла булып тоела башлады, шуны үчтеки-үчтеки итеп кенә торган Артурын күралмый башлады. Юри шулай, Хәнифәнең ачуын чыгарыр өчен, улын яраткан булып кылана, эчтән генә әллә нәрсәләр уйлый торгандыр әле дип шиккә төште яшь ана. Кайгы якынайтмый кешеләрне, читләштерә генә, бер-берсеннән гаеп эзләргә тотыналар алар, тынычлык югала андый гаиләләрдә. Тавышны чигенә чыккан Хәнифә башлады.
– Бала, бала, ди идең, әнә теләгеңә ирештең, яныннан китми бак, әти булу шатлыгын кичер, – диде ул кибеттән кайтып кергән иренә шар елаган баланы җан ачуы белән кулларына тоттырып, – син генә гаепле барысына. Әгәр сабыр итсәк. тыныч кына яшәп яткан булыр идек әле. Туйдым мин бу акырбактан, шулайрак дәвам итсә, бөтенләй кешелектән чыгам мин.
Артур тыныч калды, киресенчә, Хәнифәне тынычландырырга тырышты.
– Бер айга куян тиресе дә чыдаган ди әнә. Икәүбез ич, ничек тә бердәнбер улыбызны аякка бастырырбыз. Шулаймы, улым, шулай дисеңме, дөрес, әти, дисеңме, менә шулай...
Әйтсәң дә, әтисе кулларында тынычлана төшкәнрәк була иде сабый. Һи, аның тынычлануы, өч минут тын тора да, тагын колакны тондыра башлый, түзеп кенә тор. Әллә берәр җире авыртамы икән дип, доктор да чакыртып карадылар. Анысы озак кына баланы әйләндергәләгәннән соң, һич бертөрле сәбәп тапмады.
– Болай туктаусыз еларга тиеш түгел сабый. Авырлыгы да артмагач, бәлки, махсус тикшерүләр үткәреп карарга кирәктер, – дигән тәкъдим ясады. Батып баручы саламга тотына дигәндәй, әллә күпме чыгымнар чыгарып. түләүле клиникада малайны тикшертеп карадылар. Гомер буе балалар белән мәш килгән ак сакаллы профессор да кулларын гына җәйде.
– Органик үзгәрешләр күзәтелми, бераз мускуллар атрофиясен исәпкә алмаганда. Хәрәкәт кирәк, тәненә массаж ясагыз, саф һавада күбрәк йөрегез. Вакыт үтү белән билгеле булыр, – дигән нәтиҗә чыгарды.
Акчалар түләп шундый мәгънәсез сүзләр ишетүе авыр булды да соң. Көннәрне-төннәрне этеп-төртеп кенә үткәрде Хәнифә, бераз гына онытылырга җай чыккан арада да төшендә улы белән саташты. Тәмам холыксызга әйләнде ул, шул кечкенә нәрсәгә акырды-бакырды, кул астына эләккән әйберләрне атып бәрде, сәбәпсезгә дә елар булып китте. Ире Артурга көн бетте. Нәрсә генә әйтсә дә кыекка алды хатын, туктамый битәрләде, атлап йөрүләрен охшатмады, турырак караса да абалап өстенә килде. Болай дәвам итсә, чиргә сабышам дип коты очты аның. Я көтмәгәндә йөрәк өянәгенә юлыгам, я бер җирдә яман шеш, рак тамыр җибәрә дип үз-үзен ышандырды. Шундый авыр вакытта Артурны өлкәгә эшләре буенча чакырып алдылар. Бетмәс-төкәнмәс бу көннәрдә Хәнифә акылдан шашар дәрәҗәгә җитте. Малай салкын тидереп тә калган шикелле иде, танавыннан маңкасы китмәде, үпкәсен кузгатырдай булып ках-ках ютәлләде, күзләреннән яшьләре акты. Йокы-фәлән турында сөйлисе дә түгел иде, кулдан төшмәгән баланың тавышыннан башы чатнар дәрәҗәгә җитте әнинең. Чакыртып килгән таныш педиатр авызын турсайтып;
– Нәрсә көткәнен алдан кисәткәннәр иде бит, үзегез тыңламадыгыз. Сезгә дә тынгы юк, безгә дә, – дип үпкә белдерде.
Врач ниндидер укол куеп чыгып югалгач, кинәт зиһеннәре ачылып киткәндәй булды Хәнифәнең. Карале. бигүк дөрес әйтә дә бу хатынкай. Ниемә дип үз-үзен җәфалый соң әле ул, тәмуг газапларын кичерә? Акылы белән аңлап тора ләбаса, бу баланың хәле яхшыра торганы да юк, якты дөньяда көннәре дә санаулы гынадыр. Йөзенә язылып куелган адәм чутына кермәслеге. Бар тазалыгын салып, булган түземлеген туплап, караганда булды ди Хәнифә, я моннан ни файда? Биш-алты ел канын-җелеген суырыр да бу гарип нәмәрсәкәй, шар елап китеп тә барыр теге дөньяга. Исән калып яши торган булса да ярты-йорты зат булыр. Ярый да кулына тотып ашый алса, өстенә киемен кисә, әллә шуны саклап, калаклап тамагын туйдырырсың, җилкәңә йөкләп нуҗасын үтәргә йөртерсең, Алла сакласын. Шундый да корбаннарга барырга кирәкме соң бер гарип-горәбә өчен. Кемгә кирәк бу кояш астында андыйның яшәве? Хөкүмәт еллар буе пенсия түләп расхудта булыр, якыннары тирәсендә йөгергәләп иза чигәр, тирә-яктагылар шуңа карап күңел кайтаргыч хисләр кичерер, бала-чага куркып качар шул имәнеч нәрсәгә карап. Барыннан да бигрәк үзе ник туганына үкенеп яшәр, авыртулардан сызланыр, күңеле сыкрар, ата-анасын гаепләр тәкъдир язганнарына. Әнә хөкүмәт тә аңлый хәлен андый ата-аналарның, үз өстенә ала карауны-тәрбияүләне.
Әгәр Хәнифә мондый адымга барса кем гаепләп таш атар аңа, кем хәленә кермәс. Адәм баласына бит бер генә гомер бирелгән, шундый кыска ул, шундый тотырыксыз, иртә белән кич арасы гына төсле бәндәнең җирдә үткән юлы. Искән җилдән үзгәреп китәргә тора күрәчәк. Синең язмышың бит ул, сиңа бирелгән җәүһәрләрдән кадерлерәк бүләк, кадерен белеп яшәп калырга кирәк. Әгәр муеныңа тагылган ташка тиң булган бу йөкне гомерең азагына кадәр күтәрергә уйласаң, булыр арада мактап телгә алучылар, үрнәк итеп сөйләүчеләр, гаҗәпкә калганнар очрар. Әмма күзләрең йомылгач, нәрсә аларның сүзләре, тегендә икенче тормыш, анда кемнәрнеңдер сүзләре барып җитми, кыйммәте дә шул кадәр генә.
Озын төн булды ул, тукталырын белми бала елады, Хәнифә, дәртләнеп китеп, сабыйның булган әйберләрен җыештырды, төенчеккә төйнәде, кәгазьләрен барлады. Иртән иртүк алып барып тапшырырга карар итте ул улларын. Артур кайтканчы бар эшне бетерергә булды. Я кайтып керер дә, тагын юхалап-юмалап фикереннән кире кайтарыр дип курыкты. Баланың больницада икәнен белгәч, чәпчемәс башкача, дип уйлады. Әллә киресенчә шатланыр гына әле, үзе дә хәлдән тайды бит инде шул чирле нәрсәне карап. Әмма ләкин уйлаганы барып чыкмады. Инде әзерләнеп, өстенә киенеп, баланы төреп, кул сумкасын алгач та, ишектә кыңгырау шалтырады. Ишек төбендә елмаеп Артур басып тора иде. Бер кулында кып-кызыл розалар, икенчесенә зур уенчык машина күтәргән булган. Әйтерсең андый машиналар уйнатырлык улы бар.
– Ә менә мин, көтмәгән идегезме? Ба-а, кайдадыр җыенганнар минекеләр. Кайда киттегез иртәдән? – дип бүлмәгә үтте ул, биләүдәге улын күтәреп алды.
– Чынлап та, кая китеп барасыз, чирләп-фәлән киттеме әллә Рөстәм? Тышта суык, өйгә чакыртырга кирәк врачны, – дип хатыны каршына килеп басты ул. Нәрсә дә әйтергә белми торган Хәнифә җан ачуы белән баланы алып караватка салды, юрганын ачты. Ул арада өстен салып куярга өлгергән Артур аны кочагына кысты.
– Сагындым үзегезне, өч көн өч ел булып тоелды. Я, нинди яңа һөнәрләргә өйрәндегез? Һаман җырчы булам дип тавыш саламы? Ах, разбойник, ничек онытылып йоклый, тач синекенә охшаган танавы...
Хәнифә кырт борылып читкәрәк китте дә, өстәл янындагы урындыкны тартыбрак бүлмә уртасына чыгып утырды.
– Артур, без... Утыр әле, аңлашырга кирәк безгә, – диде ул тынычрак булырга тырышып.
– Хәзер, чәйнүкне плитәгә утыртыйм әле, мин кичәдән бер кабым ризык капмаган, – дип ире кухняга чыгып урады, киң елмаеп Хәнифәнең каршына урнашты.
– Я, нинди сүзләрең җыелды мин юкта, – диде ул, уенга борып.
– Мин уйладым да карар иттем, уемнан кайтарырга уйлама да, – диде Хәнифә энәләрен тырпайтып. – Әйе, карар иттем; Рөстәмне кире больницага илтеп тапшырырга кирәк. Анда аңа күпкә яхшырак булачак. Карар кешеләре бар, врачлар янында, төрле специалистлар. Без үчтеки итеп кенә аны аягына бастыра алмаячакбыз. Арыдым мин, белсәң иде хәлләремне... Я саташып чыгып китәм, яисә чир капчыгына әйләнәм мин. Игътибар белән кара әле йөземә, шул вакыт эчендә карчыкка әйләндем бит мин. Күз тирәләрендә сырлар, кабаклары шешенгән, бит тиресе салынып төшкән. Ходаем, мин шундый шатлык китерер дип өметләнгән идемме ни сабый турында?
Аның ярсыганын Артур башын иеп тыңлады, туктамый кулларын угалады, чәчләрен сыпыргалады.
– Аңлыйм хәлләреңне, аккошым, – диде ул, авыр сулап, – бишектәге бишкә төрләнә диләр, бүген болай, иртәгә, язган булса, яхшыга таба үзгәреп китәр. Бала бит...
– Бала түгел ул! – дип урыныннан ук сикереп торды Хәнифә. – Җитлекми туган гарип. Гарип! Нигә үз-үзеңне алдыйсың, мине дә алдаштырырга омтыласың? Барып сынай кара әле йөзләренә, килеш-килбәтенә, шундый буламы нормаль бала? Битендә ник берәр сызаты булсын, битлек капланган төсле ич, мрамор маска. Бу аяк-кулларның берәр вакыт хәрәкәткә килгәнен күрермен дисеңме?
– Соң бит әле аның дөньяга килгәненә күпме? – дип үзенекен каерды Артур, – тынычлана төшкән шикелле әнә, ничек йоклый.
– Тынычланган! Көтеп тор, минут үтмәс, уянып чинарга тотыныр, колакларың гына түзсен. Врач та әйтә, вакытында тапшырыгыз, ди. Йөздән беренә өмет бар, дисәләр дә чыдарга тырышыр идең. Артур, кадерлем, ач күзләреңне, шулай язылгандыр күрәчәгебезгә – чирле безнең улыбыз, терелмәслек чирле. Монда синең дә, минем дә гаебем юк, була андый хаталары табигатьнең. Тик шуның өчен без тормышыбызны сызып ташларга тиеш түгелдер бит. Миңа да авыр, уф! дисәм ялкын бәрер төсле. Ләкин көч табып без бу кайгыны ашаклап үтәргә тиеш. Күңелем сизә; безнең алда шатлыклы көннәр булыр, сау-таза балалар да үстерербез әле. Берне түгел, икене, малай белән кыз. Я, ни дисең?
Шул вакыт чынлап та сабый уянып китте, уянды да шар-шар еларга да тотынды. Икәүләп уллары кырына ашыктылар. Эңгелдәп кенә булса да бала бераз имгәндәй итте. Шулай да шыңшудан туктамады. Артур малаен үз кулларына алды, тирбәтә-тирбәтә бүлмә буйлап йөрергә тотынды. Үзәкне өзгән тавыштан, төн буе йокламаган Хәнифәнең башы шауларга тотынды. Үзеннән-үзе ачуы кабара иде аның бар доньясына.
– Әйт сүзеңне, Артур. Хәзер телефоннан такси чакыртабыз да... Барып хәлен белешеп йөрербез, могҗиза булып әйбәтләнә төшсә, кирегә алып кайтып китәрбез...
– Юк! – диде Артур кырыс кына. – Мин үзем исән чакта үзем карыйм-үстерәм улымны. Газиз баламны ятлар кулына бирәсем юк.
– Вакытлыча гына дим бит. Врачлар дәваласын бераз, без дә ипкә килик. Минем турыда да уйла бераз, үзең дә саргаеп каттың. Күрми дисеңме әллә? – дип юмаларга тырышты Хәнифә. Артурның үз кырыгы кырык иде, хатыны ни әйтсә дә, үҗәтләнеп, бер үк сүзләрне кабатлады:
– Юк... Юк... Юк...
Җен ачуы чыккан Хәнифә иренең каршына барып басты да, кулларын биленә таянып;
– Ярый алайса. Икенең бере: я баланы илтеп тапшырабыз, я улыңны алып чыгып олак өйдән, эзегез булмасын! – дип дау куптарды. Ире тынычланыр әле дип өмет иткән идедер күрәсең, сүз дә дәшми бүлмә буйлап йөрүен дәвам итәргә уйлаган иде дә, Хәнифәдә дә кирелек хаттин ашкан. Сыер дуласа аттан яман диләрме әле. Адым атларга ирек бирмәде тегегә, юл сумкасын сөйрәп чыгарып күзгә салынган әйберләрен тыңгычлады, ишек төбенә шудырды, баланыкылар әзер иде инде. Кәнчек эт булып тагылган хатыныннан котылырга теләптер, Артур пөхтәләп улын юрганга төрде, юл сумкасын иңенә асты, борылып та карамый чыгып китте сөекле хатынына. Бүлмә тып-тын булып калды. Хәнифә ачу-ярсу белән таралып яткан әйберләрне кайсысын кайда урнаштыргалады, үз-үзен кочаклап ишек төбенәрәк барып басты. Хәзер килеп керәчәк иренә нәрсәләр әйтергә башыннан узгарды. Барыбер үз сүзендә торачак ул, барыбер аның теләгәне булачак. Гаҗәп хәл, Артур кермәде, ишек төбендә аяк тавышлары да ишетелмәде.
Түземлеге төкәнеп, Хәнифә ишекне ачып карады. Юк иде теге киребеткән, әллә урамга ук алып чыгып киткәнме баланы? Күңеле тулышкан хатын мендәргә капланып күз яшьләренә ирек бирде. Нигә гел аңа гына шулай ямаулы язмыш язылгандыр инде, я кемнән ким соң ул, кайсы җире китек, нинди гонаһлар кылган? Артурны әйт әле син аны, бер юньле ир булса аңлар иде хәлен, юатыр иде, иркәләп сыйпар иде чәчләреннән, ягымлы сүзләр табар иде. Ә бу таш күңелнең белгән сүзе; юк, юк.. Иргә ышанма Иделгә таянма, кызыкай. Күпме яткандыр шулай, арганы да баскандыр, онытылып киткән бөтенләй. Күзләрен ачканда, стенадагы сәгать көндезге икене күрсәтә иде инде.
Дертләп сикереп торды ул, тирә-ягына карангалады, бер ялгызы иде ул фатирда. Һаман ышанмый бүлмәләр буйлап үтте – кайтмаган Артур! Ниндидер коточкыч уйлар суклыктылар башына, күңелен курку чорнады. Ашыгып-ашыгып киенергә тотынды Хәнифә, ишек тоткасына сузылгач кына исенә килгәндәй булды; кайда бара ул, кайдан таба якыннарын? Шулай да йөгереп дигәндәй ишек алдына чыгып басты ул, ниндидер эше булгандай кабаланып тротуар буйлап атлады. Шәһәр үз тормышы белән яши иде, юл буйлап туктаусыз машиналар чаба, кешеләр кайдадыр ашыга, һәркемнең үз кайгысы. Хәрәкәтләнү бер төрле җайга салды аның уй-фикерләрен.
Игътибарын туплап Артурның кайда булуы мөмкинлеген күзалларга тырышты ул. Кышкы көндә бала күтәреп ерак китмәгәндер бит, берәр таныш-белешләренә киттеме икән ни? Бәхеткә каршы, кул сумкасында телефон номерлары теркәлгән блокноты бар икән. Беренче автомат кырында тукталып Хәнифә телефон трубкасын алды. Уннарча адреслар буенча шалтыратып карады ул, әмма уңай җавап ишетмәде. Тәмам чыгырдан чыкты ул, бар тәне ут булып яна башлады, уйлары чуалды. Никтер әнә тегендә, чак кына алдарак, шул почмак артында Артур улы белән басып торалар шикелле тоелды аңа. Хатын ашыгып каршыларына атлады, әмма кайда да аны, ят йөзләр... яисә таш диварлар каршылады. Арып-талып шулай качышлы уйнаганда, кинәт яшен тизлегендә уй үтте башыннан.
Нәрсә юләрләнеп йөри соң әле ул, Артур белән баласы күптән кайтып, фатирларында көтеп утыралар ич аны. Тамагы да ачкандыр сабыйның озын көн буена. Елый-көлә өенә ашыкты ул, ике-өч баскычка бер басып кына үз катына күтәрелде, тын алырга куркып ачкычны борды. Шыксыз бүлмә эче дөм караңгы иде... Утны кабызып тормый гына эчкә үтте ул, шулай киенгән килеш тәрәзә каршына килеп утырды. Шәһәр өстендә балкыган меңнәрчә шәмдәлләргә күзләрен текәп катып калды. Һәр тавышка колак салды, дертләп төште. Бар фигыле белән ул ишеккә таба омтылган иде. Менә хәзер шыгырдап ишек ачылыр, тып-тып басып Артуры караватка таба үтәр, баланы урын өстенә салыр, шуннан аны иңбашларыннан кочып алыр да, колагына; ”Көттеңме безне?” дип шыбырдар. Һәм барысы да элеккечә калыр. Бала елап уянып китәр. Еласа еласын иде әйдә, кара әле шуның елау тавышын да сагынырга була икән лә...
Кайчан оеп киткәндер, анысын хәтерләми, диван өстендә киенгән килеш иртәнгә таба уянып китте Хәнифә. Йокы көч биргән иде аңа, күңеле дә тынычлана төшкән иде. Иң башта өс киемнәрен салып, пөхтәләп элде. Чәй кайнатып, бераз кыстатып булса да, ике чынаяк кайнар чәй эчеп куйды. Соңыннан телефон кырына утырып милиция бүлегенә шалтыратты. Үткән кичтә балалы ир хәвеф-хәтәргә очраганмы-юкмы икәне хакында белеште. Тыныч үткән иде төн шәһәрдә. Кайчандыр Спиноза исемле философның бик тә акыллы сүзләре күзенә чалынган иде аның. Әлеге акыл иясе алдан кайгырмагыз киләчәкне фаразлап, кайгы килгәч тә өлгерерсез, дип өйрәткән иде. Нәкъ шулай тотарга булды үзен Хәнифә. Нигә шул кадәр үз-үзен бетерә соң әле ул? Хәнифә кайгыга калган дип Артур кайтып төшмәс бит. Кайтыр булса – син хәсрәткә төшмәсәң дә кайта инде ул. Анысы да шиклерәк, кайтырга исәпләп чыгып китмәгән ахрысы аның тормыш яры, болай озаклап йөрмәс иде. Ярый, таяк ике башлы була, начар яклары да бардыр бу язылганнарның, яхшысы да булмый калмас. Елап-сыктап утырудан файда юк, ничек тә үз-үзен кулга алып киләчәк көннәр турында уйларга тиеш Хәнифә.
Шулай да күңелен тынычлар өчен хатын Артурның якын дусты Фәнилләргә барып килергә булды. Фәнил белән ире кайчандыр бер оешмада эшләгәннәр иде, һаман да туры килгән саен хәл-әхвәл белешеп, очрашып –сөйләшеп йөриләр иде. Бәлки аңа Артурның кайдалыгы билгеледер, шалтыратып кисәтүе ихтимал. Ахирәте Рәйсә белән дә күптәннән күрешкәннәре юк, никтер суынды ахирәтләрнең аралары һәрберсе үз дөньясы белән яши башлагач. Ул таныштырган иде бит Артур белән, ниндидер җепләр бәйли торгандыр араларын. Танышлары аша бер-бер хәбәр белергә булыр.
Күпме вакытлар үзенә вакыт бүлә алмаган Хәнифә иң башта озаклап ваннада юынды. көзге каршына утырып сәгатьтән ашу йөзен-битен, килеш-килбәтен тәртипкә китерде. Әйтсәң дә, эзсез үтмәгән икән стресс тулы көннәр, күз төпләре кара янып чыккан, ирен читләре салынып төшкән, чәчләре нәфислеген югалткан. Болай яшәргә ярамый. кичекмәстән барысын тәртипкә салырга кирәк; режим булдырырга, күбрәк витаминнар кулланырга, иң яхшы косметика сатып алырга. Һәр хатын-кызның кыйммәте – аның матурлыгы. Кыеп карамаслык булып чибәрләнеп, урам буйлап атлады ул, үзендә каршы очраган ир-атларның комсыз карашларын тоеп елмайды, көне дә кояшлы иде бүген.
Фәнилнең хатыны гына өйдә иде, эштә икән өй хуҗасы. Сүзне озынга сузмады Хәнифә, чәйдән дә баш тартты, телефон номерын гына сорап алды да, чыгып китәргә ашыкты. Ә Рәйсә өйдә иде. Ишекне өч яшьләр тирәсендәге кара чутыр малай иңенә ачып каршы алды кунакны.
– Әни өйдә, әни асалга песелә, әнә әни, – дип Хәнифәне кухняга таба тарткалады. Алъяпкычлар буып куйган ахирәте бит алмаларын кызартып коймак пешерә иде.
– Ай, өнме, төшме, Хәнифәкәем, синме шул? –дип очып-кунып ахирәтен кочаклап алды ул.
– Уф, чукынды, көйдердем шикелле, – дип тагын кызган табасына ашыкты. Ах-ух килеп кара янган коймакларын чүп савытына озаткач, Хәнифәгә килеп сарылды.
– И, килеп тә күренмисең, әйкәем, бөтенләй оныттың. Шуннан сөйлә әле үзеңнең хәлләреңне? Малай аягын юарга барабыз дип ничә тапкыр җыендык, кәкресенә бөкресе табылып кына тора, һич җыенып чыгып китә алмыйбыз. Анысы да сәбәп кенәдер, гаеп миндә ахирәткәем. Үзен кемгә калдырып киттең соң әле, Артур саклыймы? Һуш кергәндер инде. айдан артты шикелле дә алып кайтуыгызга, – дип тыр-тыр сөйләүдән туктамады.
– Пешер коймагыңны, миңа карама, – дигән иде дә Хәнифә, барып шартлатып сүндереп куйды ахирәте, кызу-кызу өстәл хәзерлргә тотынды.
– Булганы җиткән, нәрсәгәдер күңелем уйнап кына пешерергә алынган идем, теге барыбер әбәдкә кайтмый. Менә синең килүеңә яхшы булды әле. Бар өстеңне салып куй, чәй эчәбез хәзер икәүләп. Шуннан, тынычмы соң малай, хәзер үсә төшкәндер инде, ничә кило булды? – дип нәкъ авырткан урынга кагылды.
Хәнифә, барысына бер юлы җавап бирергә теләп ахирәтенә ярып салды;
– Малай юк!..
– Әстәга... – дип янындагы урындыкка лып итеп утырды Рәйсә. – Нәрсә сөйлисең син, тәүбә, тәүбә, ялгыш ишетәмме? Малай ю-у-к?
– Малай да юк, ир дә юк, – диде Хәнифә иреннәрен тешләп. Чак елап җибәрми тыелып тора иде ул. Шулай да озын, матур керфекләренә яшь тамчылары эленде.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
Читайте нас в