Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 июль 2020, 11:50

Кәрим КАРА. Ана күңеле далада. Повесть (1)

...Яшь иде шул, артык беркатлы, чибәр дә иде, аһ, чибәр иде! Куркып кына театр бусагасын атлап үтте ул – бер танышы юк коллективта. Шәһәрендә барып баш төртерлек якыны юк иде. Ятактан койка бирделәр дә, кырыс йөзле директор эш тәртибен аңлатты да, оныттылар кызыкайны. Труппада азау тешләре чыккан олы яшьтәгеләр үз кубызларына биетәләр иде барысын. Репертуар бар, рольләр бүленгән, кемгә кирәк артык тамак? Шул чакта янып торган күзле, ыспай мыеклы режиссер Хәнифә тирәсендә урала башлады да инде...

Талантлы артистка Банатованың бенефисына куелган “Аккош юлы” спектакле зур уңыш казанды. Пәрдә ябылгач та әле алкышлаулар озак тынмады. Артистларны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгардылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Төп рольләрнең берсен башкарган Банатованы тамашачылар гөлләмәләргә күмделәр, сәхнәгә үрмәләп, тәбрикләргә омтылдылар, соклануларын белдерделәр. Дулкынланган артистлар шат иде, ташып барган хисләрен уртаклашып кочаклаштылар, бер-берсен котладылар, күпләренең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Шыгрым тулы залны әсир итеп, бер тында шундый матур тарихны тамашачы күңеленә җиткерү зур бәхет иде, әлбәттә. Нәрсә яшерергә, соңгы араларда театр заллары бушап калды, классикларның да сәхнәләштерелгән әсәрләре җәлеп итә алмый кешеләрне. Илдә барган үзгәрешләр яңа кыйммәтләр тудырды, рух, әхлак төшенчәләре икенче планга күчте. Шуңа да бүгенге кичерешләр аерата куанычлы булды артистлар өчен. Бу уңышның зур өлеше актриса Банатовага тәгаенләнгән икәнен барысы да беләләр иде, ник дигәндә бүген тамашачы нәкъ аның уйнаганын күрер өчен килгән иде бит. Йөзләре янып чыккан, гел елмаеп торган артистлар үз гримеркаларына ашыктылар, бераздан коллектив өчен оештырылган банкет көтә иде аларны. Гримны салып, өс киемнәрен алыштыргач, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр артына урнаштылар. Җаның ни тели, шул бар иде бу затлы ризыклар арасында. Бераз тынычлангач, җайлап урнашкач, баш режиссер сүз алды. Кулындагы бәллүр бокалын түр башында утырган Банатовага суза төшеп, мактау сүзләрен яудырырга тотынды. Телгә оста иде чәчләре чалара башлаган, мәһабәт гәүдәле, йөзгә чибәр режиссер. Сәхнә тирәсендә туенган кешеләр барысы да сандугач сайраталар инде алар.
– Хөрмәтле Хәнифә ханым! Бүген яңгыраган алкышлар беренче чиратта сезнең зур талантка ия сәхнә йолдызы икәнен тагын бер тапкыр исбат итте. Хәер, без күптән беләбез сезнең кабатланмас илһам иясе булуыгыз хакында. Халык сезне ярата, хөрмәт итә, шуңа да сезнең катнашлыгыгыздагы сәхнә әсәрләрен карарга килүчеләр белән зал шыгрым тулы була. Бүген монда утыручы артистларның күбесе сезнең иҗатыгыз өлгесендә тәрбия алдылар, сәхнәгә аяк бастылар. Мин хәтерлим, сезнең тәүбашлап рольгә алынганыгызны. Тал чыбыгыдай нечкә кызыкай ул чакта бер-ике җөмлә әйткәндер тамашачы каршына чыгып. Ничек каушаган иде, ничек очынган иде яшь артистка, әмма шул чакта ук анда сәләт барлыгы сизелә иде. Озак еллар без бер сафта иҗат иттек. Төрле чаклар булды, югарыдан кушкан буенча бик тә йомшак сәхнә әсәрләре дә куярга туры килгәләде. Ләкин алынган эшенә һәрчак җитди карады Хәнифә Закировна, бар күңелен салып уйнады геройларын, халыкка күңелендә кайнаган хисләрне җиткерергә тырышты. Күп еллар үткән, театр тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык уңышлар булган. Киләчәктә дә яраткан актрисабыз искитәрлек образлар тудырыр әле дибез без. Бүгенге бенефис бары тукталып үткәнгә бер караш ташлау, алда талантлы коллегабызны яңадан-яңа үрләр көтә. Кем әйтмешли, иҗат чишмәләрегез саекмасын, һәрчак безнең өчен буй җитмәстәй үрнәк булып калыгыз! Ягез, алыйк бокалларны...
Дәррәү кузгалып, барысы Хәнифә ханымны котларга тотындылар, һәрберсе аның белән бокалын чәкештерергә үрелде. Бәйрәм барышында котлаулар күп булды, озын гомер теләделәр, бәхет, шатлык юрадылар, ничек тә күңелен күрергә тырыштылар юбилярның. Шатлык дулкыннарында тирбәлә иде Банатова, тирә-ягында ахирәтләре, җан дуслары, кадерен белгән укучылары. Тормышы заяга үтмәде аның, әнә ничек күкләргә күтәрәләр иптәшләре, чын күңелдән соклану белдерәләр. Ярты төнгә кадәр дәвам итте бу күңелле кичә, күз ачып йомган кебек кенә булды. Ләкин чама кирәк. иртәгә эш көтә барысын, шуңа да Хәнифә ханым үзе башлап кузгалды. Ашыга-ашыга соңгы тостлар әйтелде, бәллүр бокаллар чыңлады, хатын-кызлар чыр-чу килде. Яшьрәк артисткалар өстәлләрне җыештырырга булып, соңгарак калдылар, башкалар ашаганнан-эчкәннән канәгать булып таралыша башладылар. Худрук Хәнифә ханымны юл ыңгае кайтарып куярга булган иде дә, театр директоры үз машинасын бирде.
Унлап кеше сыярлык иномарканың бер почмагына кереп сыенгач кына, актриса үзенең арыганын, талганын сизеп алды. Бик мәшәкатьле көн булды шул, иртәнге якта репетициядә булды, спектакльгә кадәр банкет оештыру буенча туган мәшәкатьләрне ипкә салды, бар күңелен биреп шундый катлаулы героиняне уйнады, кунак та озакка сузылса арыта бит ул. Бар җирдә утлар ялтлап торса да шәһәр йокыга талган иде инде, тәрәзәләрдә сирәк-мирәк кенә лампочкалар калган, телевизор зәңгәрлеге чагылып кала. Күңеле йомшап як-ягына карап барды ул. Бәлки, әнә теге фатирда бүген ул уйнаган спектакльне карап кайткан тамашачы кичергән тойгыларыннан йоклап китә алмый ята торгандыр. Ничек кенә яшәртмәсеннәр аны, яше бара инде, үтә гомер, үтә. Әмма үткәненә үкенеп утырасы түгел, яшьнәп яшәде ул, күп теләкләренә иреште, юкка түгелдер аның бу җиргә килеп китүе. Әмма үз фатирының ишеген ачып кергәннән соң күңел күтәренкелеге эреп юкка чыкты. Зур-зур буш бүлмәләр шыксыз булып күренделәр аңа. Авыр сулап киемнәрен урнаштырды ул, йомшак чүәкләрен киеп кухняга үтте, плитәгә чәйнүген утыртты. Читтә әллә нәрсәләр авыз итсәң дә, үз өеңдә берәр чынаяк чәй эчсәң, күңел почмакланып кала. Зур якка чыгып телевизор кабызып куйды ул, тавыш ишетелеп торса алай ук буш тоелмый өй. Бетмәс-төкәнмәс бандитлар белән милиционерлар алыша иде экранда төн йокламый. Яраткан креслосына сеңеп һәр карышы шулай якын булган бүлмәсенә күз йөгертте Хәнифә. Барысы да үз урынында, килешле, затлы, кадерле. Ә шулай да бигрәк моңсу булып китә ялгыз башына, бигрәк тә менә бүгенге кебек көннәрдә. Чәйнүгенең сызгырганын ишетеп. теләми генә урыныннан кузгалды. Кайнаган чәйне берәр чынаяк булса да эчми булмас ахрысы, Ятып кына йоклап китә алуы да икеле шундый күңел тәэссоратларыннан соң. Тәм-томнар белән шыплап тутырылган суыткычыннан бары сөт кенә алды ул, бер кабым кабарлык та җире юк иде, чәй генә чөмерде. Сәгать шактый иде инде, нишләп утырмак кирәк төн убыры булып. Юынып, теш чистартып. бераз вакытны сузды да, утны сүндереп җылы юрганына төренде.
Чын-чынлап шул минутта ялгызлыгына күңеле сызды аның. Юк, Ходай биргәненә мең шөкерләр итә иде ул, кемгә язган ди әле ул күргән кадер-хөрмәтләр, муллыклар. Теләгәнен киде, теләгәнен ашады, барасы килгән җиргә барды, нәфесе сораганын алды. Акчаны чутлап тормады, чит илләрне гизде, исеме гәзит битләреннән төшмәде, дус-ишләре күп булды. Бер ягы китек дөньясының; ирдән уңмады Хәнифә. Ничә тапкырлар ныклы гаилә корырга тырышып карады, гел кәкрегә-бөкре килеп торды. Әнә бүген мактап бушамаган режиссер да кайчандыр аңа өйләнәм дип антлар иткән иде дә соң. Аның сүзләрен чынга алган үзе дә инде, өйләнгән ир, баласы бишектә ята. Яшь иде шул, артык беркатлы, чибәр дә иде, аһ, чибәр иде! Куркып кына театр бусагасын атлап үтте ул – бер танышы юк коллективта. Шәһәрендә барып баш төртерлек якыны юк иде. Ятактан койка бирделәр дә, кырыс йөзле директор эш тәртибен аңлатты да, оныттылар кызыкайны. Труппада азау тешләре чыккан олы яшьтәгеләр үз кубызларына биетәләр иде барысын. Репертуар бар, рольләр бүленгән, кемгә кирәк артык тамак? Шул чакта янып торган күзле, ыспай мыеклы режиссер Хәнифә тирәсендә урала башлады да инде. Адым саен комплиментлар сипте, алдына чыкты, артына чыкты, кичләрен озатырга алынды. Әллә Хәнифәнең дә йөрәге дертләп куйгандыр, яшь чак бит, ни гаеп. Чынлап та дублер итеп булса да, икенчел рольгә катнаштырып җибәрде ул яшь артистканы. Очрашулар ешая төште, аулакта да калгаладылар. тәки үз дигәненә иреште мыек. Тик озакка бармады аның җан атулары, төрле сәбәпләр табып читләшә башлады, биргән вәгъдәләрен дә онытты. Беренче талпынулары юкка булды Хәнифәнең, кияүгә чыга алмады. Аның каравы соңыннан бәхет капкалары ачылды аңа. Ак күлмәкләр киеп, җиңел машиналарда җилдереп, шампанскийлар аттырып. кыскасы. бар шартын китереп үз театрының артистына кияүгә чыкты ул. Харис иде аның исеме, төскә-башка да матур гына, сәхнәдә дә күренә башлаган, холкы-фигыле дә ипле генә егет иде ул. Барысы да яхшы башланды, гөрләп туй үтте, Харисның туганнары буш торган бүлмәләрендә яшәп торырга рөхсәт иттеләр.. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсә, әллә хәзергә кадәр бергәләп яшәп яткан булырлар иде дә соң. Ул елларда план үтәргә дип артистлар еш районнарга чыгалар иде. Андый командировкаларда акча үзләренә дә шактый мул төшә, ашау-эчү байдан дигәндәй, күтәреп алалар артистларны. Харис әнә шундый төркемнәр белән йөрүне хуп күрде. Шактый вакытлар кунаклап йөри торгач, ныклап бирелеп китте кәеф-сафа корырга. Артист халкы гомүмән хисләргә бирелүчән, нәфесе колы булырга озак түгел ул бәндәләргә. Яшь хатын иренең нинди упкынга тартылуын аңлап өлгергәнче, тугарылырга өлгергән иде инде иҗат корбаны. Елап-сыктап, директорга кереп, ул төркемнән аерып ала алды Хәнифә ирен, әмма шуннан артыгы аның хәленнән килмәде. Харис атнасына өч көн ләх булды, әз генә айнып торса, кешелектән чыкты. Дәвалану турында ишетергә дә теләмәде, теләсәм үзем дә тыелам дип күкрәк какты. Хәнифә исерек ир белән иза чигәргә теләмәде, зык кубып аерылыштылар алар. Харис башта Хәнифәнең сүзләрен уенга алды, ничек инде шундый йөзек кашы кебек иргә ишеккә күрсәтсеннәр. Документлаштырып аерылгач та әле борылды да килде, бар күршеләрне шаккатырып тавыш куптарды. Эштән дә кудылар үзен, кемгә кирәк айный алмаган өтек җан? Тәмам теңкәсенә тиеп йөри торгач, кайдадыр олакты, шул чакта гына иркен сулап куйды Хәнифә. Кияү турында озак вакытларга онытып торды ул. Болай гына очрашулар була торды тормышында, әлбәттә, кайдадыр парлап барулар, кунакта утырулар, бергәләп ял итүләр, кем белән булмаган. Ул вакытларда яшь артистка сәхнәгә ныклап аяк басты, иҗат шатлыкларыннан тәм табарга өйрәнде, үз көченә инанды. Сәхнәдән башка алдагы тормышын күз алдына да китерми иде инде ул. Әллә ике, әллә өч еллап гомер үтеп китте шулай. Аеруча уңышлы бер спектакльләре зур уңыш казанды, чит өлкәләрдә күрсәтелде, югары даирәләр игътибарына юлыкты. Иң яхшы хатын-кыз роле өчен Хәнифә дәүләт бүләгенә лаек булды һәм шул шау-шу аркасында фатирлы да булып калды. Дөньясы тәмам түгәрәкләнде, кайтып керер җире бар үзенең, бер бүлмәле генә булса да, исеме танылу алды, барыннан да бигрәк теләгән роленә алынып, күңел салып уйнарга мөмкинлекләр ачылды.
Үз-үзеннән канәгать булып яшәп ятканда, якын ахирәте Рәйсә бер ир белән таныштырды Хәнифәне. Геолог иде Артур, яшькә бераз олырак, әмма ниндидер җылылык, көч-куәт бөркелеп тора иде аннан. Гадәттә хатын-кызлар андый ирләр янында үзләрен таш кыя янында кебек хис итәләр. Кышкы көннәр иде, геологның озаклы ялы икән. Сизде Хәнифә, беренче күрүдән охшатты аны Артур, күктән йолдыз алып төшеп бирергә әзер иде әгәр теләсә. Бергәләп буш вакытларын уздырдылар, Хәнифә катнашкан һәр спектакльдә, беренче рәттә аллы-гөлле чәчәкләр кочаклап Артур утырды. Мондый игътибар әлбәттә каны уйнап торган яшь хатынга охшады. Хатын-кыз бит үзе белән сокланганны яратаШулай да артык якынаерга ашыкмады Хәнифә, авызы пешкән өреп каба диләрме әле? Үз җаена тәгәрәгән тормыш йомгагын нигә үзгәртергә, булганыннан бик канәгать иде әле ул. Аннан соң, кем белә кайсы якка таба үзгәрер язмышы, уңармы, туңармы? Карап торуга яхшы кешегә охшаган да соң, башта шундыйлар инде ир затлары барысы да. Антлар итәләр, арттан калмый тагылып йөриләр, ә соңыннан танымаслык үзгәрәләр, сине чүп урынына да күрми башлыйлар. Артур исә адым саен өйләнешик, бергә яшик, бездән дә бәхетле пар булмас дип ныкышты. Шатлыклы Яңа ел кичендә, шампанскийдан башы әйләнгән Хәнифә, ниһаять, ризалыгын бирде. Артур хуҗалыкчыл гына кеше булып чыкты. Аның да шәһәр читендә бер бүлмәле фатиры бар икән, шуларны берләштереп ике бүлмәлегә әйләндерергә күндерде. Төрле вариантлар эзләп, эш арасында Хәнифәне фатир сайларга йөртте. Тәки үзәктән ерак түгел, җайлы гына фатир тапты ул. Буйдак кешенең күпмедер акчасы да җыелган икән, яңа фатирны яңа җиһазлар белән тутырдылар. Бик килешеп кенә яшәп киттеләр алар. Карлар эри башлагач та, иртә яздан Артур экспедииягә җыенды. Кара көзгә кадәр Ямал ярымутравында сазлыклар ерырга китәргә тиеш икән Хәнифәнең ире. Берегеп киткән кешесенннән аерылу башта бик авыр булды аңа, эш белән онытылып, тагын язылып китте төсле.
Җәй айлары сизелми дә үтә бит ул, театрның яңа сезоны башланып күп тә үтмәде, тып итеп кайтып төште Артуры. Бигрәк тә якын булып киттеләр алар аерылышып торганнан соң. Ниһаять эзләгәнемне таптым дип сөенеп бушамады Хәнифә, Артур да үзен күкнең җиденче катында төсле тоя иде шикелле. Сүз дә юк, Хәнифә разый иде гаилә тормышыннан, Артуры тиктормас кеше, тагын уйлап тапты, бала кирәк имеш аларга. Моңа кадәр дә Хәнифә әлбәттә уйлаганы бар иде бу хакта. Кайчан да булса, бар яклап җитеш дөньяда яши башлагач, ул да әни булыр, үз баласын сөер, аңа яхшы тәрбия, яхшы белем бирер, минеке дип горурланыр дигән кебегрәк уйлар килгәли иде башына. Артурга хәзер үк кәкре тәпиле, төймә борынлы, елак-ертык колак малай табып бир имеш. Юк дип катгый кире какты яшь хатын бу тәкъдимне, мөмкинлекләре юк аларның бүгенге көндә бала багарга. Ул чакта Хәнифә өйдә утырырга тиеш була, күпме мәшәкате баланың, ул аякка басканчы җиде кат тиреләрең суелачак. Ике-өч ел гомереңне сызып ташладың дигән сүз бит. Ә Хәнифә чак танылу яулый башлаган, сәхнә серләренең беренче битләрен ачкан, аңа бит әле уйнарга да уйнарга, үзен күрсәтергә. Аннан соң сәхнәдән аерылып торуны күз алдына да китерми иде яшь талант. Өзмәде дә куймады Артуры, төрлечә юмалады аны, әгәр бәби алып кайтып бирсәң, үзем утырам улыбызны тирбәтеп дип тә вәгъдәләр бирде. Хәйләкәр ир хатынын гел балалар булган җирләргә тартты, кемнәрнеңдер бәләкәчләрен кулына алып чөйде, тегеләр белән иренми йөгереп-куышып уйнады, Хәнифәне дә әүрәтте.
Тамчы тама-тама таш яра, әйләнгән саен бала турында сөйләшә-серләшә торгач, ул да икеләнеп калды. Кемнән ким әле ул, әнә ахирәтләре инде икенчеләрен табарга җыеналар, һәркем әйтә; бала гаиләне беректерә диләр. Тәвәкәлләргә булды ул, гаилә булгач гаилә булсын, баласыз парны балыксыз күлгә тиңлиләр әнә. Шулай да соңгы чиккә кадәр күңеле урынында булмады аның, ялгышмыйммы дип кат-кат шик-шөбһәгә төште, ике арада чак кына аңлашылмаучанлык туса да, ирен аборт ясыйм, тапмыйм дип куркытыр булып китте. Әлдә Артуры түземле иде, өф кенә итеп торды авырлы хатынына. Барысы да әйбәт кебек иде, сәламәтлеге яхшы булды, врачлар да ризалар иде булачак анадан. Халыкта сүз бар, бала теләп алынган булырга тиеш. Шул Хәнифәнең холыксызлыгы сәбәп булдымы, әллә башкасы килешмәде, өч килодан артык бала якты дөньяга чыккач та акушер ах итте; сабыйның уч аясы йөзе күм-күк иде. Тыз-быз килеп врачлар чабарга тотындылар, баланы тиз генә алып киттеләр. Хәнифәнең үз хәле хәл иде, авырлык белән тапты ул. Төрле уколлар кадап палатасына кертеп салгач, шулай да ул бүлмәдәш хатыннарына тәрәзә төбендә сакта торган Артурга малай туганын хәбәр итегез дияргә көч тапты үзендә. Әле күңеле язылып киткән иде ананың, барысы да яхшы үтте, исән-сау котылды авырыннан, малай диделәр, анысы бер шатлык, Артуры гел малай сорады бит. Тәнендә рәхәт җиңеллек тойды ул, бар фигыленә тынычлык таралды.
Иртәрәк шатланган икән Хәнифә, күрәчәкләре алда булган икән. Ул чакларда баланы аерып алалар иде, таң аткач китереп керттеләр бәгырь кисәген, мамык та мамык инде, кайда шапылдатып имү анда. Кергән сестра да куркынып кына тотынды сабыйга, гел нәрсәдер көткәндәй Хәнифәдән күзләрен ала алмады. Тавыш бирерлек тә хәле юк иде баланың. Кизү врач кереп әйләнде, теш арасыннан гына нәрсәләрдер әйтеп, ясалма тукландырырга кушты. Бераздан малайны реанимациягә күчерүләре турында хәбәр иттеләр. Әллә алтынчы баласын табарга килгән палатадагы олы яшьтәге хатын күзенә карап әйтте Хәнифәнең, тудырганда җайсыз кыланганнар, гомерлеккә чирле ясаганнар, үлеп кенә куйса яхшырак булыр, гомер буе гарип бала карап интегерсең диде.
Бу коточкыч сүзләрдән шар елап мендәренә капланды Хәнифә. Башкалар ни әлеге хатынны тозлап-борычлап сүгеп үз почмагына кудылар, Барысы Ходайдан, яңа туган сабый шулай була инде ул, җитлекми килгәннәре дә шалкандай үсеп китәләр, алдан юрама юкны, дип юатырга тырыштылар. Әмма теге җаһил хатынның сүзләре таш булып яткан иде инде Хәнифәнең күңеленә. Ике-өч көннән соң тагын керттеләр улын. Бу юлы анысы теремегрәк күренде, тәне дә тоемга ныгыбрак киткән иде шикелле. Ләкин Хәнифә үз каны итеп кабул итмәде баланы, шул арада күңеле бизгән иде шул бакмадан. ”Тонса, бер елар идем дә онытылыр иде”, – дип тә уйлап куйды әле. Чынлап та чире булса, ни үлми, ни терелми тормышыңны тәмугка әйләндерсә, үлеп куюы хәерлерәк түгелме ни? Дөньяның тәмен белеп. уйнап-көлеп яшәр чакта, саргаеп каткан бала күтәреп больницадан больницага йөреп үткәрерме көннрен? Палатадагыларның кайсысы бала күтәреп шатланып өенә ашыкты, яңалар килде, Хәнифә шул ясалышы килмәгән нәрсәне каравыллап ята бирде. Ярый әле Артуры көннәр буе больница ишеген саклады, күчтәнәчләр ташыды, матур-матур хатлар тапшырды. Соңгы көнне шактый ныгынган Хәнифәне баш врач үз кабинетына чакырып алды. Яхшылап ишекне япкач, ананың каршына килеп утырды да, һәр сүзен үлчәп кенә сүз башлады.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
***
Автор турында.
Кәрим Кара (Һади Барый улы Кәримов) 1956 елның 21 июнендә Учалы районының Ахун авылында дөньяга килгән. 1974–1978 елларда Бөре дәүләт педагогия институтының рус филологиясе факультетында белем ала. 1978 елда Аскын районының Күнгәк авылында төпләнеп, озак еллар мәктәптә балалар укыта. Мәктәптә укыганда ук район гәзитендә тәүге юморескасы басылса да, иҗат белән җитди рәвештә шактый соң шөгыльләнә башлый. «Тулпар» журналы чыга башлаган еллардан алып, 2013 елга кадәр, Татарстанга күчеп киткәнче, әсәрләре журнал битендә бик күп тапкырлар дөнья күрә.
«Без әнкәй йөрәгеннән чыктык» (Уфа: Китап, 2009), «Ак күгәрчен» (Казан: Тат. кит. нәшр., 2014) китаплары тәнкыйтьчеләр һәм китап сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителде.
Читайте нас: