Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 июнь 2020, 14:16

СОҢЛАГАН СӨЕНЕЧ

Өметне кешенең үзе белән бергә үлә, диләр, шулайдыр... Әлегә тәнендә җаны булганда, ул өметен җуймаячак!

Халидә апа карт көнендә япа-ялгыз калды. Кемнәр уйлаган инде, гөрләп торган дөньясы кинәт таралып куяр дип. Үзе гомере буе абруйлы эштә, колхозның баш бухгалтеры булып хезмәт салды. Ире Әнәс агай да колхозга гел кирәк кеше – эретеп ябыштыручы булып эшләде. Алар җитеш тормышта алма кебек ике кыз үстерделәр. Икесен дә зур өметләр баглап укыттылар, кеше иттеләр.
Зур кызлары институтта фармацевтика бүлеген бетереп, дистә еллар провизор булып хезмәт итте. Ә хәзер, заманалар үзгәргәч, үзе даруханә ачты. Ул әнисеннән еракта, Урал таулары кочагына сыенып утырган бер зур гына шәһәрдә төпләнеп калды. Бизнесы гөрләп бара, ел саен җылы якка диңгез буена барып ял итә. Шәһәр читендә ике катлы коттеджлары, җиңел машиналары бар. Бу яктан олы кызы бик уңды, ирдән дә, язмышыннан да. Диңгезгә киткән саен ике бәләкәч кызчыкларын авылга зурнәнәләре янына кайтарып куялар иде, ә хәзер оныклары үсте, карт кеше янында калырга теләмиләр, әти-әниләре белән алары да диңгезгә китә. Шуңа күрә соңгы елларда кызы да, оныклары да бик сирәк кайталар.
Халидә апа әле болай бирешерлек түгел, аңа әле бары җитмеш яшь кенә, ире белән бик матур гына яшәп яталар. Тик көтмәгәндә аның иңнәрен күтәрә алмаслык кайгы басты.
Кече кызы икътисад бүлегенең соңгы курсында укып йөргәндә, юлга чыгып киткән җиреннән кайтмады. Әти-әнисен олы кайгыга салды. Аның артыннан күп тә тормый, ире Фәнәви абый Халидә апаны ялгыз калдырып, мәңгелек йортка күчте... Шушы кече кызының суга төшкәндәй югалып куюы, аның артыннан иренең вафаты тәмам сәламәтлегенә сукты да инде, ун еллык картаясын бер елда картайды.
АҢА ҮЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ
“Язмыштан узмышлар булмый”, – дип, үзе өчен кайгырмый Халидә апа. Яшәсен яшәгән, ашыйсын ашаган, дигәндәй, тик менә кече кызы Гөлнәзирәнең билгесез язмышы гына аның бәгырен өзә. Инде күптән, теге чакны үзен инсульт суккач, җанын тапшырасы иде, әмма әҗәле аны алмады әлегә, чөнки ул менә унбиш ел инде югалган кече кызын көтә. Юк, юк, аңа әлегә үләргә ярамый! Әгәр ул үлеп китә калса, Гөлнәзирәсен кем каршы алыр? Ул кайтканда, туган йортының ишеге йозаклы булырга тиеш түгел! Менә шушы хис яшәтә Халидә апаны...
Ә кызыннан хат-хәбәр юк. Ана күңеле сизә ул, кызы исән-имин,
кайдадыр еракта, тик кайта гына алмый. Төшендә кызы: “Әнкәй, сине бик сагындым, бик кайтыр идем дә соң, мин әлегә читлек кошы шул, читлегемне ватып та, ачып та чыгарга чара юк”, – ди... Менә шушы сәер төш кабатлана да тора... Әлегә Халидә апаның төшләренә рас керә иде, аларга караганда, кызы ерак диңгезләр артында, читлек кошына әйләнгән, әлегә кайта алмый...
Инде унбиш ел буе да кайтмагач, төрле уйлар килә Халидә апаның башына, бары өмете генә яшәтә аны. Өметне кешенең үзе белән бергә үлә, диләр, шулайдыр... Әлегә тәнендә җаны булганда, ул өметен җуймаячак!
БӘЛА АЯК АСТЫНДА
Яшьлегендә шундый матур хыяллар белән яшәгән кызының уй -ниятләре чынга ашмады инде. Кемнәр генә уйлаган шулай булыр дип? Бар яктан да сәләтле бала иде үзе. Укып бетергәч кем булыр иде икән? Яраткан егете дә торып калды, Хәлиме һаман өйләнмәгән, Гөлнәзирәсен көтә! Унбиш ел буе көтмәс иде егет, яраткандыр инде. Бергә уйнап, бергә үстеләр шул, соңыннан да аерылмас дуслар булдылар. Егет армия сафларында хезмәт иткән елларда кыз институтта укыды. Укуын егет кайтканда да бетермәгән иде әле. Кыз укуын тәмамлагач өйләнешергә вәгъдә бирешкәннәр иде. Хәлим дә читтән торып югары уку йортына укырга керде. Егет – агроном, ә Гөлнәзирәнең исә, әнисе кебек бухгалтер яки икътисадчы буласы килгән иде. Әмма “бәла аяк астында” диюләре дөрес икән. Кыз соңгы курста укыганда шушы бәлагә тарыды...
Укыганда атна саен ялга кайтып йөрде .Авылда Хәлиме дә булгач, ничек тә еш кайтырга тырышты. Кызы артыгын кешегә ышана иде шул, менә шушы кешегә артык ышануы үзен бәлагә тарытты да инде... Менә шулай, “Алдырыр көн яздырыр”, дигәндәй, бер китүендә югалды да куйды. “Кеше энә түгел, табылыр”, – дип,әй эзләделәр, тик юкка гына. Полиция белән дә, башка юллар белән дә эзләттеләр, ни үле гәүдәсе, ни үзен күргән-ишеткән кеше табылмады...
Инде менә әтисе дә кызын көтә торгач, вафат булды. Ә Халидә апа шушы төшләренә алданып, һаман көтә әле кызын, көтә. Ул белә, кызы исән, барыбер бер кайтачак. Тик кызы кайтканын ул үзе көтә алырмы соң?
Бүген менә тагын Хәлим кереп, эшләрен эшләшеп, утынын ярып чыгып китте. Рәхмәт инде шул балага, атна саен бер керми калмый, хәлен белешеп, ярдәм итеп тора. “Сезгә кереп, шушы юкәләрегез янында басып торсам да, Гөлнәзирәмне күргәндәй булам, йөрәгемә дәва була”,– ди ул Халидә апага. Үзе елмаеп сөйләшергә тырышса да, күзләре тулы моң гына...
Менә шулай унбиш ел инде Халидә апаның авыр язмышын уртаклашып яши Хәлим. Ярый шушы бала бар әле, әгәр ул булмаса, авыр чакларында кемгә дәшәр иде? Олы кызы Илдариясе “бизнес леди” булып киткәч, әнисе янына кайтып урарга бик вакыт табалмый. Тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәч, мал-туарын да бетерде Халидә апа, бары ун тавыгы да, бер әтәче генә бар. Аларны да бетерсәм, тормышымның яме калмас,әтәчемнең, иртән-иртүк күкрәк киереп, “Кикрикүк!” – дип кычкырып җибәрүе үзе ни тора! Ул бит әле минем нигеземдә тормышның тукталмавын дәлилли, дип уйлый Халидә апа.
СӨЕНЕЧНЕ КҮТӘРӘ АЛМАДЫ
Кызы өчен гел өзгәләнеп яши торгач, тәмам бетеренде инде карчык. Дәваханәләрдә дә ятты, ятмады түгел, тик дәвасы гына вакытлыча. Шул төшләренә алданып яши ана. Теге көнне Хәлим төшендә Гөлнәзирәне күргән булган, озын чәчен тарый икән. Төштә күргән озын чәчне саулыкка һәм шатлыкка юрыйлар. Кызы исән, барыбер кайтачак. Бүген менә Халидә апа да таң сызылганда гына төш күрде. Иртәнге төш рас керә, диләр. Гүя инде менә кызы Гөлнәзирә янында гына кебек: “Әни, миңа яңадан канатлар үсте, читлегемнең ишеген ачарга ачкыч таптым инде, көт, әнием, тиздән мотлак кайтып җитәчәкмен!” – диде. Шушы төшенә әй шатланды инде Халидә апа, Хәлимгә дә хәбәр итте, аның белән икәүләп өйне җыештырдылар. Аннары әллә нинди эчке бер дәрт белән, әйтерсең лә элекке гаиләсе тулы чаклары әйләнеп кайткан, яшьлек җырын көйли-көйли, мич ашлары пешерде. Хәлим мунча ягышты. Әкрен генә, кайнар итмичә генә мунча да кереп чыкты Халидә апа. Аннан бер чынаяк чәй эчеп алгач, диванына ял итәргә ятты...
Ул ятып черем итергә дә өлгермәде, өй янына машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Аннан соң капка шыгырдады, әйе, кемдер ашыгып кереп килә иде...Халидә апа тыны белән суырып алырдай булып аны көтте...
И, язмышлар! Инде үлде, дип йөргән кешеләр дә туган йортларына ризыклары өзелмәсә кайта икән. Менә ишек ачылып китте дә, аннан югалган кече кызы кайтып керде! Яшь хатын сумкасын ташлады да: “Әни, әнекәем!” – дип, әнисен кочып алды.
Ә Халидә апа исә шатлыктан: “Кызым, күз нурым, кайттыңмы? Мин сине көттем бит, бәләкәчем, белдем бит кайтырыңны!” – дип, сөенечле сүзләрен әйтте дә кызының кочагында ук сыгылып та төште... Ул бары кызының кайтканын гына көткән иде...
Гөлсимә ЗННӘТУЛЛИНА.

Фото: kazanutlary.ru
Читайте нас: