Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 июнь 2020, 14:40

Тәслия ӘХМӘТОВА. Мин дә мисс алдым

...Болероны киеп бетергәнче, эчендә бераз адашып йөрдем йөрүен. Шулай да рәвешен китердем. Тегеләр уйный, мин биим рок-н-роллга. Өч ай азаплана торгач, гәүдәләрем төзәеп, билләрем нечкәреп китте. Алты айдан аякларым озынайган кебек булды. Бер елдан сизәм: битемдәге җыерчыкларым тигезләнде. Нишләп әле болай шушы чибәрлегемне, талантымны яшереп өйдә утырам, дип, конкурска язылдым...

Бәхетле кешеләр әллә кайчан үз өйләрен салып рәхәтләнеп тыныч яшиләр. Минем хәчтрүшем дә алты гына сутый җирлы җир биләмәсе юнәтеп, өй салырга иткән иде – фундаменттан уза алмады. Үзе китеп барды. Юк, болай күңелсез яшәмибез. Күмәк йортта башкалар ничек, без дә шулай. Ахирәтемне сирәк-мирәк классик музыка тыңларга чакырам. Ул да минем кебек, сәнгатькә мөкиббән кеше. Юк, рольләрдә мин түгел, күрше кызы уйный, стена аша. Икенче күршемнең фатирын бер рок-гитарист сатып алгач, хәлләр тагы да мөшкелләнде. Болай үзләре акыллы гына егетләр, очраганда баш иеп исәнләшәләр. Әле дә миңа шул Моцартның җиденче симфониясен тыңлап, тизрәк йокыга китеп бара идем. Кинәт кенә думбыра кага башлагач, дерт итеп, караватымнан идәнгә үк барып төштем. Кухняга кереп, кулыма беренче эләккән әйберне алдым да батареяга шакый башладым. Мин шакыган саен, теге якта мәхшәр көчәя генә бара. Кулыма эләккән әйбер кашык булган икән. Озак кына шакып утыра торгач, ритмлы гына бер көй чыккан кебек булды. Кычкырып көлеп җибәрдем. Утны кабыздым, төнге “ахирәт” күлмәгемне салып аттым. Кием шкафыннан мудылырак кием эзлим.
“Ахирәт күлмәге”н шул ахирәтем бүләк итте. Хаклы ялга чыкканда... Кызымның болеросы кулыма килеп эләкте. Минем ахирәтем мудыдан бөтенләй артта калган шул, аның гел шыбырдап торган малайлар. Болеро нәрсә ул, дигән була. Мин аңлатып бирдем. Болеро ул, мин әйтәм, балетка кия торган өс киеме була. “Шүрәле” балетына.
Киеп бетергәнче, эчендә бераз адашып йөрдем йөрүен. Шулай да рәвешен китердем. Тегеләр уйный, мин биим рок-н-роллга. Өч ай азаплана торгач, гәүдәләрем төзәеп, билләрем нечкәреп китте. Алты айдан аякларым озынайган кебек булды. Бер елдан сизәм: битемдәге җыерчыкларым тигезләнде. Нишләп әле болай шушы чибәрлегемне, талантымны яшереп өйдә утырам, дип, конкурска язылдым.
Бер чит илдән килгән кунак бәйләнде генә бит. Үз телендә әллә нәрсә сөйли, тылмач булмагач, бер кеше дә аңламый. Шулай да ишарәсеннән минем чыгышны бик ошатканы сизелә. Алып китәр, Алла боерса, бу мине. Сразы. Кенәриләр утравында өч катлы вилла, Үле диңгездә яхта. Бу бик таптыра торгач, җиденче гимназиядән чит тел укытучысын йөгертеп алып килделәр. Переведи, мин әйтәм, энекәш. И, әбекәем, аның яраткан маймылын цирктан урлаганнар. Шул син түгелме, ди. ДНК экспертизасы даулый, ди. Их, син дикообраз безобразный, бегемот необщипанный! Яшә шунда виллаларына кызыгып. Миңа үз илемдә дә бик иркен. Насыйп булса, үзем дә барып, буйсындырып кайтырмын үзегезне, талантым белән. Теге рок-группа егетләренең башлыгы жюрида утыра. Хафаланма, мисс әбекәй. Менә сатира-юмор фестиваленә Юрмалага чакыру алдык. Иртәгә үзебезнең янга “проба”га керерсең, ди. Керәм, керәм, балакайларым, мәтәлчек ата-ата керәм. Шул буржуйларның тавышына ком сибәбез әле мин әйтәм. Менә, Аллага шөкер, үз илемдә олтан булсам да, солтаннан ким түгел. Конкурста бүләккә ару гына мис бирделәр. Тутыкмый торган тимердән. Эченә сигез литр су сыя. Рәхәтләнеп, тәмле токмачлы аша пешереп, теге рок-группа егетләрен сыйлыйм, Аллаһ бирсә.
Читайте нас: