Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 июнь 2020, 18:20

Мәсүфә ӘЮПОВА. Соңлаган бүләк. Хикәя (3)

...Миләүшә, әллә әткәй саташамы дип, эсселе-суыклы булып китте. Ул шунда ук, үзен кулга алып: – Мин – Миләүшә, синең кызың. Ә әнкәй авылда, оныклары, маллары, кош-кортлары белән калды, – диде...

Миләүшә, әллә әткәй саташамы дип, эсселе-суыклы булып китте. Ул шунда ук, үзен кулга алып:
– Мин – Миләүшә, синең кызың. Ә әнкәй авылда, оныклары, маллары, кош-кортлары белән калды, – диде...
Әткәсе, үзенең сүзеннән үзе кыенсынып:
– Бигрәкләр дә әнкәңә ошагансың. Без аерылышканда аңа да шушы яшьләр тирәсе генә булгандыр. Мин Гадилә килгән дип торам, – дип кенә өсти алды. Ә Миләүшә сумкасыннан буявы уңып беткән шырпы кабыннан эшләнгән танкны алып, әткәсенә сузды:
– Сиңа бирә алмый калган бәйрәм бүләгем, нәзер булып калмасын, шуны китердем.
Бер сүз дә әйтә алмады әткәй дигән кеше, бары тик күз яшьләрен коеп басып торды. Бераз торгач:
– Кичә яңгырдан соң ике салават күпере бергә калыккан иде, шатлыклы хәбәргә юраган идем, син төпчегемне күрергә булган икән, – дип, чәй табыны корырга кереште.
Ә аннан келт итеп нәрсәдер исенә төште дә, чоланыннан егерме биш ел элек тотып чыгып киткән чемоданын алып кереп, ачып җибәрде. Аның эчендә искитмәле матур, Миләүшә бәләкәй чагында хыялында йөреткән таш курчак ята иде.
– Мин киткән елның көзендә кире кайтырга дигән карарга килгән идем. Шул елны алган курчак бу. Тик батырчылыгым җитмәде. Оныгым булса да, уйнар инде, – дип, соңлаган бүләген кызына китереп тоттырды.
Ә Миләүшә авыл күчтәнәчләре белән өстәлне тутырып ташлады да:
– Әткәй, минем килүемнең тагын бер сәбәбе бар, гомер буе борчыган соравыма җавап эзләп килдем, – дигәч, әткәсе сагаеп китте.
– Өйдән чыгып киткән теге февраль көнен хәтерлисеңдер? Син инде чыгып киттем, дигәч, кире килеп кулбашыма кулың куйдың да, нидер әйтмәкче булдың. Тик нигәдер кире уйлап, эндәшми дә чыгып киттең. Нинди сүзең күңелеңдә торып калды, әткәй?
Бу сорау ата кешегә шулкадәр нык тәэсир итте ки, ул Миләүшәне кочаклап, сабый бала кебек шыңшып шыңшып еларга кереште. Аннан:
– Әйтер сүзем шул иде: ялглышканымны аңлыйм, кызым, гәүдәм генә чыгып китә, тик күңел сезнең белән кала димәкче идем. Тик синең сигез яшьлек кенә акылың бу сүзләрне аңламас дип, тыелып калдым...
– Тик, әткәй, без бит синең ул күңелеңне дә безнең янда икәнен тоймадык. Син ярдәм дә итмәдең, хәтта туган көнем белән дә котламадың...
– Без Фәния апаң белән үзебезнең эшләгән хатаны аңлагачтын, исән булуыбызга караганда, үлгән булуыбызның мең артык икәненә төшендек. Безнең гафу сорарга да хакыбыз юк һәм безне үлгән дип уйласыннар дигән фикергә килдек. Безнең ниләр уйлап, ниләр кичереп яшәгәннәрне үзенең башыннан кичкән кеше генә аңлар.
Күтәрмәдә аяк тавышлары ишетеп, борылып карауга, Фәния апа – әткәемне култыклап олы юлдан алып киткән хатын кайтып керде... Менә ниндисең икән син бер дистә кешенең язмышын бер ярдан икенче ярга ыргытучы һәм шул вакытта артыңа да борылып карамаучы!..
Аның алдында авызындагы тешләре коелып беткән, бер аягына аксап атлаучы кортка басып тора иде. Миләүшәнең күз алдына әле һаман да тешләре тезелеп торган, чәчләренә бәс кунса да, гәүдәсе төп төз булган әнкәсе килеп басты. Күптән түгел генә Фәнир абыйны да очрагач: “Картаеп та карамаган, афәрин” – дип уйлап узып киткән иде.
Ә Фәния апа, кем килгәнне аңлагач, күз яшьләренә төелеп, бик озак кочагыннан ычкындырмады Миләүшәне. Ул:
– Минекеләрне күргәнең бармы? Ни хәлдәләр икән? Фаилем өйләндеме инде? Апаларының язмышы турында да сөйлә әле, кызым? – дип, аны сорауларга күмде.
Таңга хатле сөйләшеп утырдылар. Ул Фаил белән икесенең дә, алар киткәч, бик озак урын өстендә ятканнарын әйткәч, Фәния апа суыткычтан йөрәк дарулары алып эчте. Миләүшә ник әйткәненә үкенеп тә куйды.
Алар аңардан үзләренең ташлап киткән гаиләләре турында гына да түгел, ә югары очтан түбән очка кадәр бөтен авылдашларын да сораштылар. Алай гынамы соң, ферма ягына чыга торган күпер, басу капкалары, урамдагы сиртмәле коеның баганаларына хәтле.
Аннан әткәсе үзенең искереп, күрекләре сүсәреп беткән тальянын алды да аңа кушылып җырлап җибәрде:
Яңгыр ява, яңгыр ява,
Ява кайчакта дулап.
Күз яшьләрем түгеләләр
Минем сезләрне уйлап...
Биек тауларга мендем дә
Карадым мин үрелеп.
Туган якны сагынудан
Булмый икән сүрелеп...
Кичерегез, балаларым,
Булалмадым таяныч.
Чит җирләрдә гәүдәм кала,
Шун(ы)сы хәзер аяныч...
Өчәүләп күз яшьләренә коендылар. Өчесендә дә уртак кайгы. Бергә яши алмаган еллар, кимсенеп үткән гомер... Төзәтә алмаслык хаталар...
Миләүшә үзенә ачыш ясады: бәхет ул – гаиләң, балаларың, оныкларың, туган төягең, якыннарың икән. Аның әнисе дә, Фәнир абыйсы да бәхетләреннән балкып торалар. Ә заманында типтереп яшәгән бу икәүнең бүгенге көндә хәлләре бер дә шәптән түгел. Ул аларны чын күңеленнән жәлләде.
Әткәсе бер айдан Шакшага күчеп кайтасыларын, бу Ырымбурның аларга бәхет китермәвен әйтте.
– Әз булса да туган якларга якынаерга иде картлыкка...
Иртән китәргә җыенган Миләүшәне алар җибәрмәделәр. Үзләренчә кунак иттеләр. Бик җылы итеп хушлаштылар. Автобус тукталышына кадәр әткәсе аны озатып килде. Ә аерылышканда ул:
– Кызым, рөхсәт итсәң, күзләрем йомылганчы, авылга кайтып урар идем. Шулкадәр сагындым әниеңне, улларымны, Илзидә кызымны. Мәхәббәтем шушы икән, дип, Фәния белән чыгып киттем, ә көн дә төшемдә әниеңне күрдем. Әниең алдында мин шулкадәр гаеплемен. Беләм – ул минем белән сөйләшеп тә тормас. Тик ерактан гына булса да, шәүләсен күрсәм дә, ризамын. Үзең дә, толымнарың бик тә әнкәңнекенә ошаган. Син килеп кергәч, Гадилә дип торам. Әйтерсең бу егерме биш ел булмаган.
Мин бит – Фәнирнең дә тормышын җимерүче. Аның алдында да гаебемнең иге-чиге юк. Тик иң ачысы – минем гафу сорарга да хакым юк!
Миләүшә әткәсенең иңеннән кочаклап алды да:
– Көтеп калабыз. Бер өч атнадан авылда чәчү тәмамлана, сабантуйлар башлана. Киявеңне дә ошатырсың, ул бик гади һәм иң мөһиме – ышанычлы! Ул да бер айдан эшеннән ялга кайта. Илшатымны да күрерсең. Оныгыңны сиңа охшаталар. Дәүәтисе кебек җырчы булыр, диләр, бөтен көйне бер ишетүдә отып ала.
– Кызым, Ходай зурласын үзеңне! Бер айдан очрашырбыз. Исән-имин кайтып җит! Сәламемне кабул итмәсәләр дә, барчасына да сәлам.
Миләүшәнең күзләре дымланды. Автобуска кереп утыргач, әткәсе, башын ишектән тыгып:
– Кызым Миләшем, танк өчен рәхмәтнең иң зуры! Аңардан да зур бүләкнең булуы мөмкин түгел...
Үзе елый, үзе сөйли... Автобус кузгалгач та, ияреп, кулларын бутый-бутый нәрсәдер сөйләп, бик озак атлады әткәсе.
Тимер юл вокзалына барып җиткәнче Миләүшәнең күзеннән яше кипмәде. Поезды килеп, вагонга кереп утыргач кына тынычланды. Юл буе бөтен тормышларын кино карагандай күз алдына китереп кайтты. Күрше Миннеямал әбинең сүзләре шулкадәр дөрескә чыкты. Эх, сөйләп күрсәтергә үзенә! Тик бакыйлыкка күчкәненә биш ел шул инде аның...
Авылга кайткач, ул әнисенең ләм-мим әткәсе турында бер сүз дә сорамаганына бер яктан аптыраса, икенче яктан уйлары белән аны аңлый иде. Миләүшә әткәсенең кайтып урыйсы килгәнен дә сөйләмәде. Әнисенең яраларына тоз саласы килмәде. Ә нәкъ бер айдан аларның капкасы янына таксидан кара плащ кигән кеше төште. Бу плащны Миләүшә шундук таныды. Егерме биш ел элек аны әткәсе шкаф түбәсендәге төенчектән алып, үзенең соры чемоданына тыгып куйган иде.
Иптәше Назир белән кунакны чыгып каршы алдылар. Миләүшә – әнкәсенә охшап, аш-су остасы, ялт итеп өстәл әзерләде. Телеңне йотарлык тәбикмәкләр, нечкә генә итеп киселгән токмачтан тавык ашы – болар аны үткәннәргә алып кайтты... Гадиләсе дә шулай уңган иде аның...
Тик шулчакта капка төбенә сөт машинасы килеп туктады. Барысы да, кем килде икән дип, кунак каршыларга чыкты. Капка ачылып китте һәм аннан Миләүшә күпме ялынса да, өстенә бер тапкыр да киеп карамаган зәңгәр плащын киеп, зәңгәр яулыкларын чөеп бәйләп, әнисе килеп керде.
– Әткәң кайткан дип ишеттем. Сөт җыючы Сәгыйдә апаң әйтеп китте. Каяле, кунакны мин дә күрим әле.
Миләүшәнең йөрәге жу итте. Гомере буе җыелган үпкәсен әйтергә килгән... Сафура бураннары башлана икән хәзер...
Кара плащын өстенә киеп ишек алдына килеп чыккан әткәсенең каршысына салмак кына атлап килеп яткан әнкәсенең:
– Нихәлдәсең, Риф! Нинди җилләр ташлады? – дип, ике кулын сузып күрешкәнен күргәч, Миләүшәнең эченә җылы йөгерде. Әнкәсенең түземлелегенә гомер буе сокланып яшәсә дә, бүген сабырлыгы сынар дип бик нык курыккан иде.
– Бакыйлыкка күчкәнче барчагызны да күрергә кайттым. Гафу сорарга да хакым юк икәнен дә беләм... Мин сезнең алда шундый гаеплемен... Әле менә өч көн элек кенә Шакшага күчеп кайттык. Миләүшә килгәнче үк кайтып урыйсы килү хыялым бар иде. Җир астыннан юллар табылмас – исән чакта бер күрәсем килде. Син, Гадилә һаман да төс ташламагансың. Толымнарың гына юкарган.
Әнисе, матур тешләрен күрсәтеп елмайды да, нидер әйтергә уйлаган иде, эндәшмичә калуны хуп күрде.
– Нигезгә бер кереп урап чыгырга рөхсәт итсәң, Гадилә, бик рәхмәтле булыр идем.
Әнкәсенең әллә Рифнең тормышын уйлап, әллә үзенең ялгыз тормыш көтүләрен исенә алып, күзләре дымланды.
Сүзне Миләүшәсе ялгап җибәрде:
– Сез икегез, сөйләшеп куйган кебек, сабантуйда парлап киясе плащлардасыз. Әнкәй бер тапкыр да кимәде инде, әткәй син ничек өр-яңа килеш саклый алдың?
– Кулыма алган саен, өйдән чыгып киткәндә синең әйткән сүзләрең искә төшә иде. ”Парлап сабантуйга кияргә дип әнкәй алды“, – дигән идең.
– Әйдәгез әле чәй табынына! Сүзегезне өйдә дәвам итәрсез. Аннан, Нәзир, машинаны гараждан чыгарырсың. Туган авылыма әнкәем һәм әткәем уртасына гына утырып барасым килә, ни дисәң дә, мин – аларның төпчеге бит әле, дип, Миләүшә кунакларны өйгә алып кереп китте.
Чәй табыныннан соң бардылар авылларына. Миләүшә иркәләнә алмый калган балачагы өчен, әле әнкәсенә башын куйды, әле әткәсенең иңнәреннән кочты.
Капка баганаларына башын терәп елады Риф. Аның күз яшьләрендә сагыну, заяга үткән гомере, үткәннәргә юлларның бикле булуы өчен әрнеш һәм үкенү иде. Улларының яллары туры килмәү сәбәпле, очрата алмаганына да әрнеде. Тезләнеп гафу үтенер иде... Инде ир уртасындалардыр, бәлки кичерерләр иде. Илзидәсен дә барып күрәчәк, Аллаһ бирсә, адресын Миләүшәдән язып алыр бүген.
Гөрләп утырган тормышның хуҗабикәсе Гадилә апа тыймады аны. Күңеле бушасын, дигәндер инде.
Ә Нәзир Миләүшәгә башы белән генә ымлады да алар капка төбендәге эскәмиядә утырып калдылар. Әткәсе әнкәсе артыннан өйгә үтте.
– Сөйләшсеннәр, аңлашсыннар, – диде Назир.
Көтү кайта башлагач кына әткәләрен алып, Миләүшә белән Назир кайтып китте. Икенче көнне шәһәргә баручы күршеләренә утыртып, Риф абыйны озаттылар.
Ә ярты елдан соң аның үле хәбәре килде. Өлфәт һәм Шамил абыйсы, гәүдәсен барып алып, бик зур хөрмәт күрсәтеп җирләделәр. Ә Гадилә апа өчесен, җидесен, кырыгын һәм елын да, авылдашларын чакырып, зурлап уздырды.
...Фәния апа, Шакшадагы өйләрен су басып, авылларындагы бер ерак туганының җимерелеп бетеп яткан нигезенә кайтып егылды. Ул да әлләни озак яшәмәде. Кайтып, сигез ай дигәндә дөнья куйды. Балаларыннан бары тик Фаиле генә ара-тирә керештергән. Ә кызлары ятим балачаклары өчен кичерә алмаганнар.
Бу вакыйгаларга да – унҗиде ел инде. Үткән гомер – аккан су кебек.
Миләүшә Гадилә апаны инде өченче кыш үзләренә алып килә. Олыгайды хәзер. Быел яз сиксән җидесе тула, иншалла! Догаларын укып, бәйләмнәрен бәйләп көннәрен үткәрә ул. Ходайга шөкер, зиһене дөрес, колагы ишетә, күзләре күрә. Балалары эштә чакта Миләүшәнең оныгы Камиләгә дә күз-колак әле!
Әнә ул өч яшьлек сабый курчагын йоклата. Димәк, тормыш дәвам итә!
Ә курчагы – Миләүшәсенә соңлап бирелгән бүләк...
(Автор стиле сакланды.)
Читайте нас: