Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 июнь 2020, 13:15

Мәсүфә ӘЮПОВА. Соңлаган бүләк. Хикәя (2)

– Исәннәрмесез? – дип килеп кергән бу матур ханымны ул, әлбәттә, танымады."Керергә мөмкинме, ни хәлләр бар?" – дип эндәшкән тавыштан аның кулындагы калагы идәнгә төшеп китте. Чигәсе буйлап агып төшкән кайнар яшьләре аша, калтыранган кулларын күрешергә сузып, ул:– Гадилә, синме бу? – дип кенә әйтә алды.

(Әсәрнең дәвамы.)
...Бүгенге хәлләрдән соң кызын өйдә ялгызын калдырасы килмәде Гадилә апаның. Хәер, Миләүшә үзе дә әнисеннән бер тотам да каласы килмичә, җитәкләшкән килеш йөгерә-атлый фермага юнәлделәр...
Миләүшәгә бу минутта бөтен авыл аларны гына сөйли һәм күзәтәдер кебек тоелды. Әле алай гынамы соң, барысы да алардан көләләрдер дә кебек. Гадилә апа да гөл араларыннан гына түгел, хәтта пәрдә күтәреп тә карап калган карашларны сизеп, тәннәренә кадәр куырылса да, ничек тә башын югары күтәреп, аякларым чалуламаса ярар иде дип, атлавын дәвам итте. Фермада да кемдер килеп, хәленә кермәкче, кемдер теге ике качакны тиргәмәкче булган иде, әнисе кул гына селтәде.
Сыерлары да аның халәтен аңлагандай, башларын иеп, тыныч кына саудырып тордылар. Миләүшәсе дә бәләкәй генә кулларына сәнәк тотып, утарлардан тирес тазартышып әнисенең хәлен җиңеләйтергә тырышты.
Эшләре бетеп, кайтырга чыкканда ай инде шактый биектә балкып, кайтыр юлларын яктыртып тора иде.
Әнисе белән түр сәкегә бергә йокларга яттылар. Икесенең дә күзенә йокы кермәде.
Әтисе әлеге минутларда Ырымбурга поезда китеп бара торгандыр инде. Миләүшәне уйлыймы икән? Нигә кызымны кочаклап та сөймәдем, дип йөрәге әрнидер әле... Әниемне сагынмадымы икән? Улларын, Илзидә апамны уйлыймы икән?
Ул Фәния дигән хатын белән көннәрдән бер көнне бөтенләй сөйләшер сүзе бетәчәк бит инде әтисенең. Нәрсә генә сөйләшеп була инде ул чит ят хатын белән? Миннеямал әби әйтмешли, уртага салып сөйләшерлек сүзләре юк, бергә тапкан маллары юк, үткәне юк, киләчәге юк. Карале, бу “юк дигән сүзне, аларны уйлаганда, мең тапкыр да әйтеп була кебек... Ә ярату дигәннәре нәрсә икән соң ул? Әниемне яратмагач, нигә алган? Нигә шунда ук Фәниясен алмаган? Ә бу Фәния дигәне? Аның кызлары хәзер әнисез калганмы? Малае ничәнчедә укый икән? Иртәгә мәктәпкә баргач, Миләүшәдән дә, ул хатынның балаларыннан да көләрләр инде...
Юк, җәйгә кадәр мәктәпкә бармаячак Миләүшә! Җәйге каникулдан соң әллә иптәшләре онытырлар бу вакыйганы. Икенчегә баргач, артка мыштым гына кереп утырыр әле Миләүшә. Кызыл Армия көненә бүләк эшләгәндә я зур абыйсына, я бәләкәй абыйсына язып бирер. Ә иртәгә әнисе бик кыстаса, чыгып киткән кебек итәр дә, ул эшкә киткәч, тыкырык башында качып торган җиреннән тиз генә йөгереп өенә кайтыр. Әллә нинди уйлар башына кереп, таң беленгәндә генә йокыга талды кыз. Ә төшендә ул әтисен күрде. Имеш кара плащын киеп әтисе кире кайткан, тик әнисе аны өйгә керетми. Миләүшә, елап, ишекне ачмакчы, тик ачкычны таба алмый.
Төн буе керфек тә какмаган Гадилә апа елап дерелдәп уянган кызын сөеп юатты да малларны карарга абзарга юнәлде. Аннан кереп, Миләүшәсенең чәчләрен аның ике чатка үреп, матур тасмаларын да тагып куйды. Әнисенә охшап, толымнары бигрәк матур шул кызның... Аның да чәчләренә сокланмаган кеше юк... Иренең дә исләре китә иде бит толымнарына...
Тиз генә кызының киемнәрен әзерләп, чәен ясады да әнисе эшенә чыгып йөгерде. Миләүшәгә качып торасы да булмады. Ул ясалган чәйне эчте дә, суынырга да өлгермәгән урынына кире менеп ятты. Тик кыз үзенең гомерендә бер тапкыр да алдашканы булмаганы һәм гомумән алдакчы кешеләрне әнисенең дә җене сөймәгәне исенә төшеп, тиз-тиз генә киенергә кереште. Әнисенең кайгысы тәк тә башыннан ашкан, кызы да алдакчы булса, я чирләп куяр. Ул бит кызыннан көн дә мәктәп хәлләре турында сораша. Мәктәпкә аяк та атламаган Миләүшә нәрсә дип җавап бирер?
Мәктәпкә барып кергәч тә, аңа караган күз карашларының икенче төрле икәне күзгә бәрелеп тора иде. Класска килеп кергән уңайга, Фәйрүзә апасы Миләүшәгә алгы партага утырырга кушты. Ә аның белән утырган Фаилне икенче рәткә күчереп, янына Гаянны утыртып куйды. Класста бер малай, бер кыз утыра торган тәртип булса да, Миләүшәне Дилә белән икесен бергә утыртты.
Дәресләр беткәнче кичәге хәл кызның башыннан чыкмады. Ул укытучының сөйләгәнен әллә ишетте, әллә юк. Өстәвенә, күңеле дә болганып тора... Ара-тирә Фәйрүзә апасы аның янына килеп басып, китаптагы күнегүне төртеп күрсәтеп киткәләде. Бүген Фаил дә гел шелтә алды. Алар икесе бергә утырганда укытучы гел үрнәк итеп куя иде аларны. Озын тәнәфестә бөтен кеше коридорда җыр җырлап әйләнгәндә дә Миләүшә бер як читтә генә торды. Хәтта идән юучы Хәдичә апа да аны ике-өч тапкыр башыннан сыйпап китте. Барлык балаларның да күзе миндә бугай дип уйлап, бушап калган классына кыз кире керде. Анда классташы Фаил генә парта артыннан һаман да кузгалмыйча, шул ук халәттә утырып тора иде.
Дүртенче дәрес башлангач, Фәйрүзә апасы, Фаил янына килеп, аның маңгаена кулын куеп карады да:
– Башың ут кебек яна бит, кайту белән ят. Терелмичә укырга килмә, – дип, аны мәктәптән кайтарып җибәрде.
Ни өчендер Миләүшәнең дә маңгаен тотып карады. Аның яныннан сүзсез генә борылды да, бер ноктага текәлеп, бик озак нидер уйлап басып торды. Аннан, нәрсәдер исенә төшкәндәй, йөзе сулып агарынып киткән кызның янындагы форточканы ачып куйды. Рәхәт булып китте Миләүшәгә. Тыштагы февраль һавасы белән бергә, язга табан борылган кояш нурлары да сузылып керде бүлмәгә.
Дәресләр беткәнен тыны белән суырып алырдай чак көтеп алды Миләүшә. Урамга атылып диярлек килеп чыкты, әйтерсең тоткыннан котылган кошчык! Аның урамнан да берсе белән дә кайтасы килмәде. Өйгә кайтып кергәч тә ишек төбендәге сандык өстенә барып ятты.
– Әллә чәй дә эчмәгән инде? – дигән тавышка уянып китте.
Әнисе эштән кайткан, тик кызының агарынып калган кыяфәтен ошатмыйча тизрәк ашату хәстәрен күрергә кереште. Тик Миләүшә ике йотым да чәй йота алмады, күңеле болганып, юынгычка йөгерде.
Атна буе чирләп ятты кыз. Әнисе эштә чагында Миннеямал әби кереп күз колак булып торды. Кичә кич белән Фәйрүзә апасы да хәлен белергә килде. Әнисе белән түрьякта бик озак сөйләшеп утырдылар, һәм алардан ишеткән хәбәр Миләүшәнең башына сыймады. Ел буена икесе бер парта артында утырган Фаилнең әнисе икән ласә теге Фәния дигән хатын... Теге көннән башлап ул да чирле икән. Аны хәтта әтисе район үзәгенә дәваханәгә итеп салган.
– Ике олы кешенең шушы тәртипсез адымы балаларны караватка екты. Миләүшәнең, ярый, әнисе янында, Фаилгә бигрәк тә авыр, дип йөрәгем елый, – диде дә, Фәйрүзә апасы кайтыр якка борылды.
Ә әнисе:
– Кеше белсә дә, белмәсә дә, түлке безне сөйли. Урамга чыгарга да оят инде. Әнә бит сигез яшьлек бала йөрәгенә ничек авыр алып түшәктә ята, – диде.
Шул сүзгә каршы Фәйрүзә апасы:
– Гадилә апа, сез оя таркатып, кеше ирен аздырып чыгып китмәгәнсез бит. Әнә шулай чыгып киткәннәргә булсын ояты. Башыгызны югары күтәреп йөрегез! Сезнең кебек уңган, тырыш булырга кирәк әле күп кешегә! – дип өстәде.
Менә озакламый Миләүшәнең әтисе чыгып киткәнгә өч ай була. Инде алар әнисе белән бу яңа тормышка да өйрәнеп яталар. Яңа дип әйтсәң дә инде, шулай ук әнисе көне-төне эштә. Миләүшә гел берүзе. Әтисе барда да Миләүшә аны өйдә бик сирәк күрә иде. Әнисе өйгә кайткач та ишек алдыннан керә алмый, йөгерә-йөгерә мал-туар, кош-корт карый, аш-су әзерли, кер юа, өй тазарта, мунча яга. Миләүшә дә аңа көченнән килгәнчә булышырга тырыша. Сыерлары да бозаулады, дүрт сарык та икешәр бәрән бәрәнләде. Уку бетергә дә санаулы гына көннәр калды. Миләүшә дәресләрдән соң каз бибиләре саклый. Аңа иптәшкә Миннеямал әби дә үзенең ике оя казын чирәмгә алып төшә.
Инде карлар эреп бетте, кояш көлтә-көлтә нурларын җәлләми түгә. Ул матур итеп кошлар сайрый, хуш истән башлар әйләнә. Җир йөзенә чын мәгънәсендә иң матур мизгел – яз хуҗа бүген.
– Сөенче! Өлфәтегез кайтып бара! – Атка атланган көтүче Рәсимнең тавышы, яз һавасы керсен дип ачылган тәрәзәләрдән, Миләүшәләрне генә түгел, барча күршеләрен дә урамга чакырып чыгарды.
Чынлап та, урам башыннан төз мәһабәт гәүдәле солдат атлый иде. Миннеямал әби Миләүшәнең уктай абыйсы каршына атыласын аңлап:
– Әтиең турында тәтелдәми тор, әниең ипләп кенә үзе әйтер, – дип, колагына пышылдап өлгерде.
Миләүшә абыйсына йөгереп барып сарылды. Әтисе турында олылар кушканча ләм-мим. Капка алды тулы халык. Гадилә апаның шатлыгын бар да уртаклаша. Тик әтисенең генә күренмәгәненә аптырады солдат. Чыдамады Миләүшә:
– Әти безне ташлап чыгып китте. Без хәзер өч ай инде әнием белән генә торабыз, – дип, абыйсының колагына пышылдады.
Өлфәтнең сораулы күзләре әнисенә төбәлде. Тик сабыр холыклы Гадилә апа, соңрак, дигәнне генә ишарәләп күрсәтте дә, бар халыкны чәй табынына чакырды. Кунаклар таралгач кына сөйли алды әнисе бу хәлләрне Өлфәтенә. Үзенә охшап төпле фикер йөртә торган улы бераз эндәшмичә торды да:
– Әнием, һич кайгырма, исән кешегә җүнен бирер Ходай! Бүгеннән башлап, мин – сезне яклаучы да, саклаучы да! – диде.
Гадилә апаның чигәсеннән шатлык яшьләре тәгәрәде. Таңга хатле сөйләшеп сүзләре бетмәде аларның. Икенче көнне үк колхозга эш сорап китте Өлфәт. Тагын бер айдан Шамил абыйсы да кайтты. Ул, әлбәттә, Өлфәт абыйсы кебек кабул итмәде бу хәбәрне. Хәтта кызып китеп:
– Мин аның Ырымбурына барып табып рисвай итеп кайтам! Әнинең, безнең баштан көлеп рәхәт кичереп яшәп ятмасын! – дип сөйләнде.
Гадилә апа ипләп кенә аны иңбашларыннан кочаклап алды да:
– Безнең аңарга җавап, балам, – тормышыбызны гөрләтеп алып бару, сезне башлы күзле итү, малларыбызны бетермәү. Бернинди дә батырлык кирәкми, иртәгәдән печән әзерли башлыйбыз. Әнә утынның да соңгы әрдәнәсен башладым. Абыеңның уң кулы һәм минем терәгем бул! Башкача бу темага сөйләшмибез. Иртәгә Миләүшә белән Илзидә янына барабыз.
...Менә шулай әкерен генә тормыш арбасы алга тәгәрәде дә тәгәрәде. Кешедән ким яшәмәделәр. Өстәл тулы сый, ягарга утын, кияргә кием булды.
Бер ничә елдан Өлфәт абыйсы җиңги алып кайтты, аңардан соң күп тә үтмәде – Шамил абыйсы. Илзидә апасы да үзенең ишен табып гаиләле булды.
Мәктәпне тик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Миләүшә укытучылыкка укырга китте. Хыялында йөрткән һөнәрне үзләштереп, туган ягына эшкә кайтты. Ә Гадилә апа еллар шаукымына бирешсә дә, матурлыгын җуймыйча, күңелен төшермичә яши бирде. Ул балалары хакына яшәлгән бер генә көнен дә үкенерлек итеп яшәмәде. Уллары, киленнәре, оныклары бәхетенә күмелде.
Миләүшәсе күрше авылга тормышка чыгып яши башлагач та, аларга кулыннан килгәнчә булышып, киңәшләрен биреп торды. Тик көннәрдән бер көнне кызы килеп кереп әйткән хәбәр, Гадилә апаның тынычлыгын алды. Миләүшәнең егерме биш елдан соң әтисен барып күрәм дигән теләгенә ул нәрсә дип тә җавап бирә алмады. Хәер ни дип кенә әйтсә дә, кызының беркемне дә тыңламыячагы көн кебек ачык иде. Инде үзе әни булган, тормышның ачысын да, төчесен дә аның белән бергә татыган баласына ни дип кенә әйтсен?
– Киявең дә риза, ул Себердән кайтканчы мин урап кайтам. Ә оныгың синең белән кала. Мин әткәйдән, чыгып киткәндә миңа әйтәсе килеп тә, әйтә алмыйча калган сүзен сорарга барам. Аннан, минем аңа беренче класста укыганда эшләгән танкны бирәсем бар. Инде картайгандыр, үлеп куяр да, минем өстемдә амәнәт калыр, – диде Миләүшә.
Адресын каян таптың, дип тә сорамады әнисе. Хәер, менә инде егерме биш ел ул Риф турында беркем белән дә сөйләшмәде. Хәтта сорау бирсәләр дә, кулын селтәп китеп кенә баруны хуп күрде. Горур иде шул Гадилә. Ничә тапкыр яучылар килеп тә, капканың теге ягыннан гына борылдылар. Хәтта Фәнир дә бергә яшәргә тәкъдим итеп карады.
– Балаларга син әни, мин синекеләргә дә әти булырмын, – диеп тә ялынды. Гадилә аңа:
– Кайтып, киселгән ике телем икмәкне генә ябештереп кара, җөйсез итеп эшли алсаң, килерсең, – диде.
Фәнир аңлады Гадиләнең мәңге тормышка чыкмасын. Башка ул аны борчымады. Фәния киткәнгә биш ел үткәч, ул күрше авылдан Ралия исемле бик ипле, йомшак табигатьле, ире үлгән хатын алды. Матур итеп яшәделәр. Ә Гадилә, балаларына җил-яңгыр тидерми, тормыш арбасының төбенә җигелеп, эштән башканы белмәде.
Китте Миләүшә, Ырымбурга әтисен эзләп. Кечкенә Илшатын әнисе карап калды.
Ике тәүлек дигәндә ул инде әтисе яшәгән совхоз урамы буйлап бара иде. Кулына адрес тоткан килеш, озын буйга тезелгән, бер-берсеннән берни белән дә аерылмаган өйләрнең санын карый-карый, Миләүшә бик озак барды. Шундый шыксыз урам, ник бер җан иясе булса. Иң читтәге ике гаиләгә тәгаенләнеп эшләнгән йорт каршына барып туктавы булды, сарык йоны алып яткан хатын күзенә чалынды.
– Мин Камалов Риф дигән кешене эзлим, ул монда торамы? – дигән сорауга тегесе, кайчысы белән генә төртеп, ишекнең теге баштагысын күрсәтте.
Ачык ишектән чебен кермәсен дип корылган калын одеялны күтәреп, Миләүшә эчкә узды. Ул килеп кергәндә әтисе газ плитәсе янында табада нәрсәдер бутап тора иде. Кечерәеп калган гәүдәсендә элеккеге сызатларның әсәре дә юк. Кая булган аның мәһабәт гәүдәсе? Нигә ул шул кадәр нык бирешкән? Үзләрен үзләре генә карап, бала да бакмыйча, гыйшык-мыйшык кына уйнап, егетләр кебек калырга тиеш иде югыйсә...
– Исәннәрмесез? – дип килеп кергән бу матур ханымны ул, әлбәттә, танымады.
– Керергә мөмкинме, ни хәлләр бар? – дип эндәшкән тавыштан аның кулындагы калагы идәнгә төшеп китте. Чигәсе буйлап агып төшкән кайнар яшьләре аша, калтыранган кулларын күрешергә сузып, ул:
– Гадилә, синме бу? – дип кенә әйтә алды.
(Ахыры бар.)
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
Читайте нас: