Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 июнь 2020, 13:05

Мәсүфә ӘЮПОВА. Соңлаган бүләк. Хикәя (1)

...Җиде баланы ятим итеп, егет белән кызга әйләнеп китеп баралар, имеш!.. Мәхәббәт тә туйдырыр әле! Гафу сорап, аягыма кайтып егылырсың, Риф, тик сиңа ышанып, сине яратып яшәгән Гадиләң үлде бүген! Әнисенең исеме белән беррәттән "үлде" дигән сүзне ишеткәч, Миләүшә ныграк та елый башлады. Гадилә апаны бу гүя айнытып җибәрде.

Кулына тоткан сумкасын мәктәптән чак өстерәп кайтып кергән Миләүшә, идән уртасында торган чемоданны күреп, шатлыгыннан кычкырып җибәргәнен сизми дә калды:
– Әллә Өлфәт абыем кайттымы?
Тик аңа җавап бирүче булмады. Хәер, солдат хезмәтен тутырырга абыйсына тагын өч ай калганын, әнисе белән календарьга кичә генә билгеләп куйдылар бит әле...
Әнисенең хәтта күңеле тулып: “Өлфәтем Җиңү көнне кайтып керер әле, ямь өстенә ямь булып”, – дип, күз яшьләрен сөрткәнен күргәч, Миләүшәнең дә тамак төбенә төер тыгылган иде.
– Әткәй, әллә бәләкәй абый кайттымы?
Аның бу соравы да җавапсыз калды...
Алай дисәң, ерак шәһәрдән еш кайта алмый бит спорт техникумында укып йөргән Шамил абыйсы да. Кышкы каникулга кайтып киткәненә бер дә күп түгел бит әле...
– Әткәй, әллә Илзидә апам кайттымы?
Һаман җавап юк. Илзидә апасы башкалада интернатта яши шул... Аның күзләре күрми. Шулай булгач монда нинди табышмак соң? Кем кайткан?
Өй уртасында нинди серле соры чемодан утыра?..
Шунда Миләүшә әтисенең ашыга-ашыга булган кием салымнарын тутырганын шәйләп калды.
Берни аңламаган кыз:
– Әткәй, без берәр кая кунакка барабыз әллә? – дигән соравына җавап ала алмагач, ишек төбендәге сандык өстенә утырды да, шым гына күзәтүен дәвам итте. Менә эшен тәмам итеп, әтисе чемоданын бикләп куйды да:
– Әниең автолавкадан миңа дип алган кара плащымны гына тапмыйм, – диде, Миләүшәгә борылып. Аннан бүреген башына киде дә: – Икебезгә дә парлап, үзенә зәңгәр төслесен алган иде бит, – дип өстәде.
Миләүшәнең:
– Мондый суыкта ул плащ әтием сиңа нигә? – дип соравы һавада асылынып калды.
Әтисе мич артындагы су багыннан чүмеч белән су алды ды йотлыгып-йотлыгып эчәргә кереште.
Миләүшә аның янына барып басты да:
– Ул плащны, әтиең белән парлап сабантуйга киеп чыгарбыз, дип, әнкәй шкаф башына төенчеккә төйнәп куйды, – диде.
Әткәсе җәһәт кенә артсыз урындыкка басып, төенчекне үрелеп алды да, плащның кара төслесен эзләп алып, чемоданына тыгып куйды. Аннан ишеккә табан юнәлде.
Борылып килеп, Миләүшәгә нидер әйтмәкче булып, аркасына кулын куйган иде, нигәдер ул уеннан кире кайтып, кырт кына борылды да өйдән чыгып та китте. Аның артыннан йөгерергә уйлаган кызының гына аякларына богау салган кебек, тораташтай өй уртасында басып торып калды. Тик тәрәзәдән күренгән олы юлдан шәп-шәп атлап киткән әтисенең янәшәсендә, аңа сыенып барган апаның гына, әнисе түгел икәнен аңлап, кызның йөрәге ярылырдай булып типте.
Кая китә соң әтисе? Аның янындагы апа кем ул? Хезмәт дәресендә шырпы кабыннан эшләгән танкны Миләүшә бәйрәмдә кемгә бирә?
Аның танкы класста иң матуры иде бит... Укытучысы Фәйрүзә апа, әтиләрегезне мәктәпкә чакырабыз, бүләкләрегезне шунда бирерсез дип, шкафка алып куйган иде аларны.
Бармаячак Миләүшә 23 нче февраль – әтиләр бәйрәменә! Бүгеннән – 1978 нче елның февраленнән – ул календарьдан бу кызыл көнен кара буяу каләме белән буяп барачак. Бу – Миләүшәнең иң бәхетсез көне. Аны әтисе ташлап еракка китте. Хәзер аңардан бөтен кеше көләчәк. Аны әтисе ниндидер апага алыштырып, хәтта саубуллашмыйча да, күкрәгенә кысып сөймичә дә чыгып китте. Ул аны мәңге гафу итмәячәк!
Әнисенә ничек әйтер Миләүшә бу хәбәрне? Иртә таңнан фермада сыер сауган әнисе арып-талып кайтса да, өйләрендә гел чисталык, тәмле ризыклар! Ишек алды тулы кош-корт, сыер, сарыклар. Бакчаларында яшелчә-җимешләр. Аның әнисе атлап та йөрми, йөгереп кенә йөри бит. Әле бакча утый, әле бәйләм бәйли, әле телеңне йотарлык ризыклар пешерә. Ничек өлгерәдер әнисе? Ә тезеннән узып торган чәчләрен ничек матур итеп йөртә! Аларның авылында гына түгел, тирә-якта да Миләүшәнең әнисе кебек чибәр хатын юк!
Өч айдан кайтасы солдат абыйсы Өлфәткә бу хәбәрне ничек әйтер әнисе?
Ә бәләкәй абыйсы Шамил нәрсә дияр? Ул болай да әтисе кебек кызу канлы...
Бәйрәмнәрдә Илзидә апасы янына әтисе, әнисе һәм Миләүшә бергә бара торганнар иде. Ә хәзер ничек барырлар? Бу хәлне әнисе белгәч чирләмәсме? Менә шуларны уйлап, Миләүшә үксеп-үксеп еларга кереште. Ә аннан үзенең әнисенә бүгенге көндә бердән бер терәк булып калганлыгы исенә төшеп, үзен-үзе кулга алды.
Әнисе кайтырга шактый вакыт бар иде әле. Ул әтисе пыран-заран китергән өйне җыештырырга кереште. Беренче класста гына укыса да, зурлар кебек фикер йөртергә яраткан Миләүшә, өйне дә, үзен дә тәртипкә китереп, әнисен берни булмагандай каршы алырга уйлады.
Гадилә апа ихатага кергәч тә, әллә күпме эш төгәлли алмыйча азапланды. Иртән бик иртә кузгалганлыктан, мал асларын тазартырга өлгермәгән иде. Ул янып-пешеп тирес чыгарырга кереште. Улакларга сәндерәдән печән төшереп, малларның алларында торган савытларына фураж таратып куйды да, сыерны лапастан абзарга керткәнче аскы чишмәдән су алып менеп, сулы чиләген алдына итеп куйды. Тавыкларның җимен күбәйтеп, зур бер кар өемен алларына кертеп салды. Җилене тулган сарыгын аерым ябып, астына салам түшәп, җил кереп торган тәрәзәсенә иске фуфайка итеп япты. Шуннан соң гына ул әрдәнәдән утын алып өйгә үтте.
Миләүшәсе кайткан, суына башлаган өйдә өстенә әнисенең мамык шәлен ябынып дәресләрен кабатлап утыра.
Әнисе килеп керүгә кызы аңа барып сарылмакчы иде, тик утын пүләннәре белән кайтып кергән Гадилә апа кызчыгының бит очларыннан гына үбеп алды да, тизрәк мичкә ут куярга ашыкты. Шул арада ул аңардан мәктәп яңалыкларын сорашырга кереште. Самавырга чәен куеп җибәрде, казанга аш салды. Миләүшә йөгерә-йөгерә эшләгән әнисенә карап, бүгенге коточкыч хәбәрнең аңа барып ирешмәгәнлеген һәм бары тик ул гына аны җиткерергә тиешлеген аңлады.
Чәй эчәргә утыргач, Миләүшә бу яңалыкны шаяртып кына әйтмәкче булып:
– Әти киткәч, миңа йомыркалар күбрәк төшәчәк инде, әйеме, әнием, болай булгач! – диде.
Гадилә апаның зур матур күзләре тагын да зуррак ачылып:
– Әтиеңне кая җибәрмәкче булдың кызым? – диде.
– Мин бик җибәрмәс идем лә ул, тик әтием үзе чемоданга әйберләрен тутырып, безне ташлап каядыр китте, – диде дә, күз яшьләрен йотар өчен, йөзен мамык шәлгә яшерде Миләүшә. Аннан ул: – Ул шкаф башыннан сабантуйга сез парлап киеп барырга дип алган кара плащын да менеп алды. Ниндидер бер апаның әтиемне култыклап, олы юлдан менеп киткәннәрен үзем күрдем. Әткәй мине кочаклап сөймәде дә, хәтта саубуллашмады да. Мин хәзер танкны кемгә бирәм? Миннән хәзер мәктәптә бөтен кеше көләчәк, – дип, күңелендәгесен тезде...
Хәлсезләнеп, сандык өстенә барып утырган әнисенең ап-ак булган йөзен күргәч, Миләүшә үрсәләнеп еларга кереште. Ә Гадилә апа:
– Җирбит бу Фәния! – диеп кенә өсти алды.
Миләүшә әнисенең итәгенә барып сыенды. Бик озак утырдылар ана белән кыз шул халәттә. Гадилә апаның сылу йөзе буйлап аккан кайнар яшьләре Миләүшәнең чәчләренә тамды. Ә кызының керсез сабый яшьләре аның күлмәк итәген чылатты. Самавырдагы су да кайнап чыгып суынды. Мичтәге агачларларга өстәүче булмагач, әкертенләп алар да сүнде. Җылы килүе туктагач, казандагы аш та пешми калды.
Гадилә апа әллә кызына, әллә үзенә азаккы айлардагы хәлләрне сөйләде дә сөйләде. Ул Фәния дигәне инде күптән Миләүшәнең әтисе янында бөтерелгән икән. Ферма мөдире янында савылган сөтләрнең исәп-хисабын алып барган бу хатыннын үзенең өч баласы бар икән ләса... Ә ире шул ук ферма тегермәнендә малларга фураж тартучы Фәнир исемле кеше икән.
– Ул Фәнирнең авызына бармак тыксаң да тешләмәс. Юашлыгыннан файдаланып, әтиеңне аздырып чыгып киткән дә инде, өстерәлчек! Картайгач, ике кызының һәм улының йөзенә ничек карар хәшәрәт!... Ә әтиеңне үлгәндә дә гафу итмәячәкмен! Ул минем генә түгел, дүрт баласының да башыннан көлеп чыгып киткән бүген. Армиядәге абыеңнан да, укучы улыннан да оялмаган! Янына барган саен, күрмәгән күзләре белән Илзидәм, ике кулын сузып, әтисенең муеныннан кочаклап ала торган иде. Синең дә бары тик беренче класста гына икәнеңне уйламаган. Тәк тә бит мин аны, эше җаваплы дип, өйдәге эшләр белән дә борчымадым. Бер тавыкны урталайга бүлеп, яртысын бишебез ашап, икенче яртысын аңа куеп яшәдем. Кабахәт! Ашаган табагына төкергән, оятсыз! Көндезләрен хәтта ул йокласын дип, аяк очында йөреп, дөнья йөген тарттым. Эшемдә дә җаным-тәнем белән тырышып эшләдем. Ул ферма өчен Риф белән Фәния мактау кәгазьләре менеп алды, ә минем белән Фәнир кебек кешеләр сыер җилене, тирес, тегермән белән булашты. Эшсезлек, рәхәт тормыш менә нишләтә кешеләрне! Икәүләп дөньяның тоткасы кебек йөриләр иде... Әнә бара юллары!
Бу ике азгын чыгып качкан икән дип, иртәгәдән түбәсе җимерелмәс ферманың... Ничек барган шулай барыр тормыш!
Кырык биш яшьтә Хәлил белән Галиябану буласылары килгән...
Үзе елый, үзе сөйли әнисе...
– Аны әллә ничә тапкыр килеп әйттеләр, ә мин ышанмадым. Әле кичә генә күрдем бит әле ул Фәния өстерәлчекне. Бик каты эшлекле кыяфәт чыгарып, әтиеңнең канторасына кереп бара иде. Эшләре каты булган икән шул... Мин мал асты тазартканда, качу планын сызганнар.
Өйдә булсам да бәйләп куймас идем... Дүрт яклары кыйбла!
Җиде баланы ятим итеп, егет белән кызга әйләнеп китеп баралар имеш!.. Мәхәббәт тә туйдырыр әле! Гафу сорап, аягыма кайтып егылырсың Риф, тик сиңа ышанып, сине яратып яшәгән Гадиләң үлде бүген!
Әнисенең исеме белән беррәттән "үлде" дигән сүзне ишеткәч, Миләүшә ныграк та елый башлады. Гадилә апаны бу гүя айнытып җибәрде.
– Кызым, елама сабыем, бүген беренче һәм соңгы тапкыр күрәсең минем күз яшьләремне! – дип, сикереп торды да учакны тергезеп җибәрде.
Самавырнын күңелле тавышына казанда пешкән аш исе килеп кушылды. Инде эңгер-меңгер вакыты башланып ятуына карамастан, бу хәлләрне ишетеп, ихатага күрше Миннеямал әби килеп керде. Аны тәрәзәдән үк күреп, әнисе каршысына ук чыгып каршылады. Ә аннан:
– Ач карында дөреслек юк, мактап кына йөрисең икән. Аш та өлгерде, урыс болыныннан җыйган мәтрүшкәләр салып, чәй эчик әле тәмләп, – дип сөйләнә-сөйләнә, табын түренә утыртты.
Имеш-мимешләргә урын калдырмас өчен, сүзне дә үзе башлады:
– Безнең белән бергә җыясы ризыгы беткәндер Миннеямалттәй. Исән-сау кешегә җүнен бирер әле Ходай! Ачлыклар килмәсен! Балакайлар исән-сау йөрсен! Кышны чыгып китерлек мал азыгы бар. Аннан Өлфәтем кайтыр, иншалла! Җәй көне, сынаулары беткәч, Шамилем дә ике айга кайта. Утын, печән әзерләшсәләр, кытлык тагын кырык чакрымга ераклаша. Җан биргәнгә, җүн бирер әле Миннеямалттәй! Илзидәмне хөкүмәт карый. Укыталар, ашаталар, һөнәргә дә өйрәтеп яталар, Аллаһыга шөкер! Миләүшәмә дә беренчесен тәмамларга күп калмады. Ул да кул арасына кереп ята: савыт-саба юсынмы, идәннәрне себереп куйсынмы! Ялгыз түгелмен мин, балаларым бар.
Миннеямал әби авылның ду килеп торганын, бар халыкның Фәнияне тиргәвен сөйләде. Ул:
– Чыгып китәр юллары басу капкасы булса да, кайтып керер юллары идән ярыгы гына булыр әле, Гадилә кызым. Үкенәсе көннәре алда булыр. Мөселман бәндәсенә килешкән эшме соң инде бу, ике оя бәбкәләрен ташлап чыгып китү? Ир кеше – ата эт бит ул, кайда аңа җайлы шунда йөри. Бу Фәнияне әйтәм, буй җитеп килгән кызларын да жәлләмичә, улыннан да оялмыйча, кеше ире белән чыгып кит әле! Ире Фәнир эштән башканы белми. Ул кадәр яратышкач, аерыл да никах укыт. Ә болар, тарихта булмаганны, качып-посып чыгып киткәннәр, тәүфыйксызлар! Ырымбурның даласында уйный ком бураннарыдыр әле ул. Ак җәймәләр җәеп көтеп торучы юктыр әле...
Әнисе Миннеямал әбинең сүзләреннән көлемсерәп куйды да:
– Бу ике сатлык җан Ырымбурга ук киткәннәрме шулай итеп? – дип сорап куйды.
– Әйе, фермада бозаулар караучы Сәгыйтьнең кызы Кәүсәрия тимер юл вокзалында очраган бит боларны. Әле күптән түгел генә кайтып төште. Ул сөйләп торды. Хәбәре эссе табадан төшкән генә.
– Алармы икән соң Кәүсәриянең күргән кешеләре? Ул далалы илдә нәрсә югалтып, эзләргә чыгып китеп баралар? Охшаган кешеләр генә булмадымы икән?
– Ырымбурга билет алдылар, валлаһи, Риф абый белән Фәния апа иде, ди. Боларның баш миләре я суга әйләнгән, я ул баш дигәннәре башка берәр җирләренә күчкәндер инде, Гадиләкәем. Менә, исән-сау булсаң күрерсең, бу шайтан мәхәббәтеннән туеп, кайтып егылырлар әле нигезләренә.
Гадиләнең кичке савымга барырга әзерләнә башлаганын күреп Миннеямал карчык чыгып китте. Кире борылып кереп:
– Көлең булса, берәр бидрә көл сип киткән юлына! Шундый чибәр уңган хатын да ярамагач, бу ирләргә кем кирәк икән? – дип ачынып сөйләнә-сөйләнә, кайтыр якка кире борылды.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
Читайте нас: