Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 Май 2020, 12:05

Айдар ЗӘКИЕВ. Уен. Бәян (4)

...Шәһәрнең соры йорт түбәләренә алтын нурлар сибелә. Алар бер түбәдән икенчесенә сикереп, куышлы уйнаган балаларны хәтерләтә. Ә мин йөгерәм. Никадәр тырышсам да, алтын нурлар, узып китеп, мин атлыйсы юлга алтын келәм җәеп өлгергәннәр. Көн дә таң белән шушы нурлар подъезд төбенә кадәр озаталар. Сөенәм. Турникта күтәрелә алганыма, җаным чыга язганчы йөгерә алганыма сөенәм. Исән калганыбызга шатланам...

(Дәвамы.)
12
Дәваханә янына килеп җиткәндә генә коеп яңгыр ява башлады. Шул гына җитмәгән иде. Без сыман очлы тамчылар джемперны тишеп үттеләр. Яңгыр тамчылары арканы югешләп, бот буйлап агып төшеп, аяк савытыннан агып та чыктылар.Тәмәке дә югешләнде. Телефонны кулыма алдым. Нишләргә? Төп ишектән керсәм, шунда ук кулга алачаклар. Тагын берәр керер урын бардыр бит. Рәт-рәт тезелгән машиналарга ышыкланып, ун катлы бинаның арткы ягына ашыктым. Күл буена җыелган аккошлар сыман ашыгыч ярдәм машиналары тезелеп тора. Кыек астында берничә ак халатлы кеше тәмәке көйрәтә. Әнә, бер ачык ишек бар. Калганнар бикле. Башка чара юк. Бер ишек. Бер максат. Бердәнбер керер урын. Ак халатлы кешеләр тәмәкеләрен асфальтта җыелган күлләвек ташлап, кереп китте. Соңларга ярамый. Посып кына, ишеккә юнәлдем. Тимер ишектән дөм караңгы коридорга килеп кердем. Танауга хлор, аммиак һәм нафталин исе килеп бәрелде. Сукыр кеше сыман кулларымны алга сузып, караңгылыкны капшап алга атладым. Нәрсәгәдер барып төртелдем. Монысы тагын бер ишек булып чыкты. Ачтым. Янә бер коридор. Үткәне белән чагыштырганда яктырак. Су үсемнәре сыман пәрәвез оялары асылынып торган түшәмнән сукыр лампочка яктылык өләшә. Диварга посып кына алга атладым. Мондый халәт миңа таныш тоелды. Ә-ә-ә, искә төште. «Терминатор» уенында. Катакомбаларга[1] төшәсең. Каршыңа килеп чыккан киборгларны консерв калаена әверелдерәсең. Кулыңда – плазмалы пушка. Уен уйнавы җиңел дә ул. Туйсаң, клавиатурадагы «Esc» төймәсенә басу да җитә. Сыра эчеп алырга мөмкин. Телисең икән – кофе эч. Тормышта «Esc» төймәсе юк шул. Хәзер нишлим? Кулда телефоннан башка бер корал да юк. Почмактан уңга борылып аяк очында гына атладым. Носилка. Ак ситса бөркәлгән носилка. Мөгаен, үлгәннәрне шушы арба белән алып төшәләрдер. Тереләрне дә шушы арбага салып алып менәләр. Әнә лифт. Төймәгә бастым. Тугыз, сигз, җиде... Лифт аска төшә башлады. Чү! Аяк тавышлары. Биш, дүрт, өч... Лифт килеп өлгерә алмый. Качарга кирәк. Ләкин кая? Бу ишек бикле. Монысына йодрык кадәре йозак эленгән. Носилка. Лифт икенче катта туктап калды. Өлгерә алмыйм. Ишек ачыла башладым. Носилкага ятып, ак ситса белән бөркәндем
– О, тагын берне китергәннәр! Монысы да Көньяк автовокзалдан микән?
– Юктыр! Радиода өч мәет турында хәбәр иткәннәр иде.
– Монысы йөрәге ярылып үлгәндер.
– Мөгаен! Бәлки, өстән төшергәннәрдер. Суынып та өлгермәгән. Әйдә, алып кер!
Носилка хәрәкәткә килде. Ак ситса астыннан түшәмдәге соры лапмаларны санап бардым. Берәү, икәү, өчәү... кая алып баралар мине? Шыгырдап ишек ачылды. Бер бүлмәгә алып керделәр. Утны кабынды. Танауны тынчу ис ярып керде. Тын да алырга куркып яткан мәлдә, өстемнән ситсаны йолкып алдылар.
– Кара әле. Бигерәк яшь бу егет.
– Яши генә башлаган.
– Әрәм булган.
– Беләсеңме, Леха, кайвакыт миңа мәетләр исән кебек тоелалар.
– Юкны сөйләмә! Мәет тере булмый.
– Бу егет тә тере сыман. Кара әле, бит очлары алланып тора.
– Нишләп тере булсын! Менә кара! Кулын өскә күтәрәм, төшереп җибәрәм. Аягын күтәрәм, төшереп җибәрәм. Кайсы төше тере булсын? Курчак сыман.
– Кулы носилка почмагына бәрелгәндә, иреннәре калтыраган сыман тоелды.
– Җитәр инде, Леха! Болай да ышанмасаң, скальпель алам да, бер бармак очын кисеп күрсәтәм.
Шкаф ачылды. Калай әйберләр шалтырады. Йөрәгем дөпелди башлады. Леха дигәне җил-җил атлап урап та килде. Уң кулымны учына алды. Баш бармагыма салкын сакальпель терәде.
– Исәрләнмә! Ышанам!
– Чынлап та! Кулы кап-кайнар! Үле, димәссең дә.
– Әйдә, эш болай да күп. Тиз-тиз генә чишендерик.
– Джемперын мин алам.
– Миңа бейсболкасы ошый. Кара әле, килешәме? «Нью-Йорк».
– Футболкасы белән джинсы да ару гына күренәләр. Болары миңа булыр.
– Нишләтәсең бу кадәре киемне? Атлаган саен, өеңә чүпрәк-чапрак ташыйсың.
– Кимим. Юам да, «Секонд-Хэнд»ка тапшырам. Үзең беләсең, эш хакына гына яшәп булмый. Ачка үләргә мөмкин.
– Джинсы кесәсендә нәрсәдер бар.
– Акча булса икәү бүлешәбез.
Ишек ачылып китте.
– Леха! Ленар! Әйдәгез!
Аяк тавышлары тынгач, күземне ачып, башымны күтәрдем. Үләргә язмасын. Мәет булуы җиңел түгел. Киемнәреңне генә салдырып түгел, йөрәгеңне дә кисеп алалар. Синнән рөхсәт тә сорамыйлар. Тиз генә торып, як-ягыма карандым. Зур гына суыткычлар тезелгән. Киштәләрдә сыекчалар белән зур пыяла савытлар. Моннан тизрәк чыгып китү ягын карарга кирәк. Теге икәүнең әйләнеп кайтуы ихтимал. Ак халат булса, шәп булыр иде. Карыйк әле, элгечтә ниләр бар. Канга баткан кара халат. Монысы бармый. Брезент алъяпкыч. Кирәкми. Иске генә ак халат. Бара. Киеп алдым. Башка берәр кәләпүш тә кирәк. Ак башлык бар барлыкка. Табибларныкы түгел. Пешекчеләрнекенә охшаган. Нишлисең. Сайланырга вакыт юк. Бейсболканы салып, куенга тыгып, кәләпүшне кабартып кидем. Аз гына булса да табиб кыяфәте керде шикелле. Ишектән чыгып, лифтка килдем. Ак төймәгә бастым. Сигез, җиде, алты, биш, дүрт, өч, ике, бер... Ишек ачылды. Каршыма Леха белән Ленар килеп чыктылар. Баш кагып исәнләшеп, лифтка кердем. Биш саны язылган төймәгә бастым. Бер, ике, өч... Лифт туктады. Ишек ачылды. Ак халатлы, башына ак башлык кигән, күзлекле бер егет керде. Күтәрелеп карамасам да, бу табиб миңа таныш тоелды. Бишенче катка күтәрелдек. Ишек ачылды. Теге табиб та чыкты. Ике адым атладым да, артыма борылдым. Ул да бүредәй күзләре белән миңа карап тора. Карашлар очрашты. Бу карашлар миңа таныш иде. Тукта! Көньяк автовокзалдагы сакчы ич бу! Ул да мине таныды. Шәп-шәп атлап, Мәдинә яткан реанимация бүлмәсенә ашыкты. Артыннан иярдем. Каршына дежур шәфкать тутаташы очрады.
– Кем янына?
Егет култык атсындагы папканы күрсәтеп, атлавын дәвам итте. Моны куып тотарга кирәк. Табиб түгел бу. Дәваханәгә нинди максат белән килгәне бер миңа гына билгеле шикелле.
– Ә сез кем буласыз?
– Аның белән.
Сузарга ярамый. Йөгерә башладым.
– Тукта! Тукта!
Тавыш купканын сизгән егет адымнарын шәбәйтте. Реанимация ишеге турындагы ак халатлы ике егеткә миңа төртеп күрсәтеп, нидер сөйли башлады. Тегеләре, җиңнәрен сызганып, каршыма ашыкты. Хәзер кулга алачаклар. Качып котылып булмас. Тик бу бәндә дә Мәдинә янына керә алмасын иде.
– Тотыгыз! Табиб түгел, үтерүче ул! Үтерүче!
Каршыма килүче егетләр ярты юлда туктап калды. Бер-беренә карашып алдылар. Шуннан соң берсе минем арттан, икенчесе табиб булып киенгән сакчы артыннан ашыкты. Качарга уйламасам да, аяклар үзеннән-үзе чаба башлады. Табигый инстинкт. Куалар икән, мотлак качарга кирәк. Генга салынган гадәт. Коридорны очып кына үтеп, пыяла ишекне тибеп ачып, баскыч буенча аска йөгереп төшеп киттем. Кан басымым күтәрелгәнгәме, артымнан бер кеше түгел, үгез көтүе чапкандай тоелды. Курку хисе дә көчле иде. Әйтерсең дә туктасам, сәгатенә 400 чакрым тизлектә килүче поезд астына эләгәм. Хәл бетте. Беренче катка төшеп җиттем. Ишек анавы якта. Чыгып җитсәм, шәһәр джунглиларына посачакмын. Каршыма килүче ике кара шәүләне шәйләп алдым. Аларга игътибар итмичә, йөгердем. Берсе ниндидер хәрәкәт ясады. Танау белән маңгай арасына бала башы кадәре йодрык килеп кунды. Ут очкыннары чәчрәде. Түшәмдәге тонык лампочкаларны да, балыкчы ятьмәсенә охшаш пәрәвез ояларын да күреп калдым. Дөнья асты өскә килде. Бераздан, тәнем мәрмәр идәннең салкынлыгын тойды. Еракта караңгылык күренде. Башта чебен кадәре генә иде. Бераздан умарта күче сыман зурайды. Томан сыман мәрмәр идән буйлап миңа табан шуыша башлады. Шуннан соң диңгез дулкыннарыдай кара телләре белән бит очымнан ялап алды һәм ерткыч сыман авызын зур итеп ачып, кабып йотты.
13
Күзләремне ачтым. Караңгылык. Кулларым белән караңгылыкны капшадым. Бармакларым шадра диварга төртелде. Көч-хәл белән аягыма бастым. Үтереп баш авырта. Кайда мин? Бер яктылык әсәре дә күренми. Әйтерсең дә җиде кат җир астына төшкәнмен. Диварны капшап алга атладым. Почмак. Шадра дивар. Тагын почмак. Кулымны өскә суздым. Таш. Тирә-якта тавыш тынлык. Әллә бу төш кенәме? Хәзер чәчкәле юрган астында, йомшак тәнле Мәдинәмне кочаклап уянып китәм. Мәдинәмне… Мәдинә… Мәдинә! Искә төшә башлады. Кибет. Автовокзал. Дәваханә. Йодрык. Димәк... Димәк мине кулга алганнар. Ә Мәдинә? Сакчы... Автовокзалдагы сакчы дәваханәдә нишләп йөргән микән? Моннан ничек тә чыгарга, чыгып булмаса, качарга кирәк. Гаебем юк юклыкка. Дәлил дә бар. Ләкин тыңлаучы, сүзләремә колак салучы табылырмы? Кинәт тирә як ап-ак булды. Көнбагыш башы кадәре прожектор тап күземә яктыртты. Учларым белән йөземне каплап, күзләр камашуга чыдый алмыйча, бөгелеп төштем. Күзләремне ачтым. Янә караңгылык. Тәмәке төтенен суыргандай сыман, рәхәтләнеп тын алдым. Янә яктылык иленә чумдым. Күзләремне чытырдатып йомдым. Прожектор сүнде микән? Күзләрне ачарга курыктым. Күзләр үзләре курыктылар. Алар мине тыңламадылар. Шундый хәлдә озак утырдым. Прожектор бер сүнде, бер кабынды. Бер заман җемелди башлады. Ләкин күзләр ачылмады. Караңгылыкны ерткан яктылык нурларын йомылган күз кабаклары аша гына тойдым. Кинәт көчле яңгыр ява башлады. Көзге яңгыр. Киемемә сеңгән тамчылар үтә салкын иде. Яңгырдан котылыр әмәл тапмадым. Салкын диварга да ышыкланып карадым. Файда юк. Прожектор үзенекен эшләде. Эт өере камавында калган яралы бүре сыман бәргәләндем. Тәнем калтырый башлады. Тимер ишек күреп калдым. Бөтен көчкә китереп типтем. Аяк авыртуга чыдый алмыйча, таш идәнгә аудым. Яңгыр туктамады. Көчәйгәннән көчәйде. Прожектор бер сүнде, бер кабынды. Почмакта җемелдәгән кызыл ноктаны шәйләп алдым. Мине күзәтәләр. Монда нәрсә кыланганнарымны карап торалар. Кайнар кофе эчеп, бушлый триллер карыйлар. Бардым да, ишекне төя башладым. Уң кулым кызарып, авыртып чыкты. Сул кул белән суккаладым. Анысы да эштән чыкты. Коридорда аяк тавышлары ишетелде. Киләләр. Тукмаячаклар. Зинданда качар урын юк. Аяк тавышлары якынайганнан якынайды. Почмакка барып чүгәләп, кулларым белән йөземне каплады. Тимер ишек шыгырдап ачылды. Келәшчә сыман көчле куллар җилкәмнән эләктереп алдылар. Ике кулымны артка каерып, богау кидерделәр. Кысык камерадан коридорга алып чыктылар. Куллар өскә каерылганга, бары тик идәнне генә күрә алдым. Урыны-урыны белән умырылган кызгылт лионолеум артка хәрәкәт итте. Аякларым җирдән күтәрелеп алды. Туктадык. Бер бүлмәгә алып керделәр. Монда ике тимер урындыктан, юан аяклы тимер өстәлдән башка берни дә юк. Өстәл уртасында тәмәке төпчекләре тулы пыяла савыт тора. Урындыкка утыртып, кулларымны өстәл астындагы тимер кисәгенә эләктереп куйдылар. Янә тынлык урнашты. Берүзем генә калдым. Коридорда ишетелер ишетелмәс кенә аяк тавышлары килде. Ишек шыгырдап ачылды. Бүлмәгә кемдер керде. Танавыма одеколон, тәмәке һәм кофе исе килеп бәрелде. Күтәрелеп карамады. Тимер өстәлдә бер ноктага карап каттым. Хәзер җәзалаячаклар. Гаебемне танытачаклар, танырга мәҗбүр итәчәкләр. Артыма килеп басты. Уң яктан сугармы, сулданмы? Бит мускулларым дертләп китте. Мал тунаганда, кан саркыган ит калтыранганын күргәнем бар иде. Хәзер үзем дә шул кан саркыган бот хәлендәмен. Сугарга ашыкмады. Дәшмәде дә. Эчтән янып-көйгәнемне көтә. Хәшәрәт. Өстәл астындагы богауга үрелде. “Чылт!” иткән тавышт ишетелде. Богаулар ычкынды. Күзләремне ачтым. Алдымда бер чынаяк кайнар кофе. Булары күтәрелеп, хушы исе нәкъ борын тишекләремә керә. Рәхәт. Өшегән куллар үзеннән-үзе кайнар кофега үрелде. Чынаякны ярылып беткән иреннәремә китердем. Кофе уртладым. Тән буенча җылылык йөгерде. Артымда тын гына басып торучы кеше хәрәкәткә килде. Каршымы килеп утырып, өстәлгә күн папка куйды. Башымны күтәрмәдем.
– Тәмәке?
Тавышы таныш. Калтыранган кулларым белән тәмәкегә үрелгәндә генә күтәрелеп карадым. Таныш йөз. Тимур Чыңгызов. Борын төбемдә зажигалка яндырды. Аптыраштан, тәмәке суырдым.
– Синең хәлләр шәп түгел.
Моны болай да яхшы аңлаганга, дәшмәдем.
– Моннан гаебеңне таныган очракта гына исән чыгачаксың.
Монысы да минем өчен әллә ни зур яңалык түгел иде. Хәзер кулыма кәгазь, каләм тоттырачак. Барын да тәфсилләп язарга тәкъдим итәчәк. Язачакмын. Аңа яңа дәрәҗә бирәчәкләр. Мине гомерлеккә рәшәткә артына ябачаклар. Ә Мәдинә? Ул нишлиячәк? Аны кем яклачак?
– Син гаепле түгел!
Нәрсә? Чынаяк чак кулдан төшеп китмәде. Кофега чәчәп, чынаякны өстәлгә куйдым. Тирән итеп тәмәке суырдым. Чынлап ишеттемме? Тагын тәмәке суырдым. Әллә ялгышмы? Тагын суырдым. Тимурга ышаныргамы? Ике тапкыр бер-бер артлы суырып, үпкәләргә төтен тутырдым. Әллә ул минем белән уйныймы? Төтенне борын тишекләреннән чыгардым.
– Менә папка. Эчендәге кәгазьләрне күрәсеңме? Яныңа кереп, сине моннан алып чыгар өчен күпме рөхсәт кәгазьләре җыйдым.
Җанга җылы йөгерде. “Син» дип сөйләшә.
– Менә телефоның. Уналты тапкыр шалтыратканнар. Бер үк номер. Шуны җый. Очрашу урынын билгелә. Мәдинә өчен борчылма.
Телефонны адым. Яшел телефон сурәте төшкән төймәгә бастым.
– Кая югалдың? Телефоныңны ник алмадың?
– Алдашмагыз. Сез барысын да яхшы беләсез. Дәваханәдә сезнең кеше нишләп йөри иде?
– Анысы безнең эш. Күп белмә. Безгә видеокамера кирәк.
– Бер сәгатьтән соң Дуслык Монументы янындагы Агыйдел күпере астында.
– Килештек.
Телефонны тимер өстәлгә бәрәсе килде. Үземне чак тыеп калдым. Ачуымны басар өчен чәмләнеп янә тәмәке суырдым.
– Видеокамера кайда?
Тимур туп-туры күземә карады. Карашымны яшермәдем.
– Ышанычлы урында.
– Башта видеокамераны алабыз. Шуннан соң Агыйдел күперенә китәбез..
– Башта миңа коры кием бирегез.
– Бирербез.
– Бер сорау бирсәм ярыймы?
– Ярый! Ләкин тиз генә.
– Ә сез мине ник яклыйсыз?
Тимурның күзләре дымланып китте. Тәмәкесен берничә тапкыр суырып, читкә зәңгәр төтен өрде. Кесәсеннән янчыгын чыгарып, бармаклар белән сыпырды. Әйтерсең дә көчле куллары белән якын кешесенең битен иркәләде. Шуннан соң янә җитди кыяфәт алды.
– Беркемне дә якламыйм. Җинаятьчене эзлим.
Тимур Чыңгызов тәмәкесен өстәл утасындагы пыяла савытка басып сүндерде. Арытаба, күн папкасын култык астына кыстырып, тимер ишеккә өч тапкыр шакыды. Коридорда сизелер-сизелмәс кенә аяк тавышы ишетелде. Ишек шыгырдап ачылды. Аннан йөгереп кереп, кулымны каера башламады. Ишектән үз аякларым белән, богаусыз чыгып киттем. Азатлык тәме балдан да татлырак иде.
14
«Хәерле көн, мөхтәрәм тыңлаучыларбыз! «Юлдаш» радиосы дулкыннарында тапшыруларыбызны дәвам итәбез. Бүген уникенче сентябрь, сишәмбе. Мәркәзебез Уфада унтугыз сәгать сигез минут. Атна башы. Укучылар өчен яңа уку елы башланган чор...
Тимур радио тавышын кысып, машинаны юл читенә туктатты. Куеныннан пистолет чыгарды.
– Рәмзил синең белән бара. Ул шәп йөгерә. Мин төз атам. Мәдинәңне исән күрәсең килсә, шаярма. Видеокамераны ал да, йөгереп чык. Вакыт аз калды.
– Алып чыгармын. Өйдә булса.
– Булмаса ишекне ватарга туры киләчәк.
– Монысы хокук бозу була бит.
– Юк. Заданиене үтәү була. Әйдә, телеңә салышып торма.
Тимур тәмәке алып кабызды. Качарга теләгем юк иде. Полициядән качып була. Язмыштан качып котыла алмассың. Светофорга барып җитмичә, юлны кисә башладым. Эчтән генә «Юлдаш»та яңгыраган җырны көйләдем.
Мин эзлим читләрдән, ятлардан
Синдәй күз карашын, сагышын.
Ризван Хәкимов сыман моңлы итеп китереп чыгара алмадым. Исемдә, Мәдинәнең егерме биш яшенә «Юлдаш»ка котлау биргән идем. Шушы җырны куйдылар. Ул чакта безне нинди бәхетле идек. Ә бүген? Мәдинә үлем белән көрәшә. Минем хәл тагын да авырырак. Ә җыр уйный. Җыр элеккечә күңелне юата.
Мин сине гомерем буенча
Каеннар юлыннан эзләдем.
Килеп чыкмый. Колагыма аю басканмы? Тамак белән генә җырлыйм. Ә җыр күкрәктән, җаннан ургылып чыгарга тиеш. Җырларга өйрәнермен. Мәдинәм генә терелсен. Караоке-барга барырбыз. Шушы җырны аңа җырлармын.
Килүен килдек. Елена өйдә микән. Шылтыратмадым. Домофон төймәсенә бастым. Җавап бирүче булмаса да, ишек ачылды. Гаҗәп. Еленага охшамаган бу. Ишекне ачтым да, Рәмзилне көттем. Икәүләп югарыга менә башладык. Менә фатир. Ишек ачык. Сәер. Эчкә үттем. Танауга тәмле духи исе килеп бәрелде. Елена гына күренми. Аяк киемен салып, залга үттем. Каршыма бизәнгән Елена килеп чыкты.
– Син...
– Мин...
– Күз төпләрең кара көйгән. Нәрсә булды?
– Булмады. Бер әйбер калган. Шуны алырга килдем.
– Калганмы? Әллә махсус калдырдыңмы?
– Соңыннан аңлатырмын.
– Аңлатма. Барын да беләм. Телевизордан карадым.
– Мин гаепле түгел.
– Беләм.
– Каян беләсең?
Елена коляскасында үзенең бүлмәсенә кереп китте. Аннан видеокамера тотып килеп чыкты.
– Монда барысы да яздырылган.
– Елена! Гафу ит!
– Теге чакта шушыны яшерергә генә килгәнсең. Чын күңелдән килмәгәнсең.
– Әрлә! Әйтәсе сүзләреңне әйт! Ләкин гафу ит!
– Гафу итәм. Соңгы тапкыр күрешәбез бит. Кияүгә чыгам мин.
– Ул кем?
– Шәхси фирмасы бар. «ВКонтакте»[2] аша таныштык. Хәзер килеп җитәргә тиеш.
– Әллә кайчан әйтергә иде аны. Мин киттем.
– Хуш!
Елена тәрәзәгә таба борылды. Болай саубуллашырга ярамый. Алсу битеннән чәп итеп үптем дә, чыгып киттем.
Подъезд ишеген ачтым. Пандус аша коляскага утырган бер ир менә алмый азаплана иде. Кияү балакай.
– Текә ясаганнар!
Этеп мендердем. Подъезд ишеген ачып, эчкә үтәргә ярдәм иттем. Рәхмәт әйтеп, баш какты. Үзем машинага ашыктым. Рәмзил мине куып җитте.
– Булдымы?
Куенымны ачып күрсәттем. Икәү юлны кисә башладык.
– Бер сорау бирсәм буламы!
– Әйдә!
– Бу киемнәр кемнеке?
– Наркотиклар сатучыныкы.
– Үзе кайда.
– Үлде. Инфаркт булды.
Кара күн куртканы, тезләре чыккан зәңгәр джинсаны, яшел футболканы салып ташлыйсы килде. Чиркансам да, тәмәке төтене тулы машинага кереп утырдым. Чажылдап кузгалып киттек. “Семерка” торган урында фильтры көя башлаган өч тәмәке төпчеге ятып калды.
15
Машинаны уналты катлы йорт янәшәсенә туктаттык.
– Моннан җәяү атлыйсың. Як-ягыңа каранма. Әйтерсең дә без юк.
Зәки Вәлиди урамына таба атладым.
– Тукта! Сал, курткаңны сал.
Салдым. Тимур машиансының багажнигыннан ниндидер кием ишарәсе тартып чыгарды. Бронежилет бит бу. «Контр страйк” та мондыйны кигәнем бар иде. Шәп нәрсә.
– Ки!
– Үзеңә кирәге чыкмасмы?
– Мине пулялар да үз итми. Беркемгә дә кирәгем юк.
– Алай димә.
– Җитте. Ки әйдә.
Авыр икән. Аның каравы, шушы тимер кисәге ничәмә кешенең гомерен саклап кала һәм саклап калачак. Зәки Вәлиди урамы. Машиналарның иге-чиге юк. Кая баралар? Кая ашыгалар? Машиналарында җилдерүчеләр арасында минем хәлдәге берәр кеше бар микән? Юктыр. Булмасын да. Кирәкми. Дөньяда бәхетсезләр артмасын. Юлны кисеп чыгып, күпер астына төштем. Соры диварда графити язулары. “Юра белән Таня, гомергә бергә”, «Эчмә, тартма – Ватаныңны сакла», «Рөстәм! Мин сине яратам! Гүзәл». Йөрәк рәсеме. Бер бала сурәте. Күзләре урынында ике җир шары. Өстә машина елгасы ага. Болай дәвам итсә, берничә елдан Уфа урамнарында хәрәкәт тукталачак. Һәр гаиләдә икешәр, өчәр машина. Һаман да начар яшибез, дип зарланучылар бар. Кызык. Машиналар ага. Беркем дә күренми. Тагын шаярырга уйлыйлармы? Бер вак таш Агыйдел елгасын тәгәрәде. Артымда аяк тавышлары ишетелде.
– Кымшанма! Борылма!
Аркама ниндидер очлы нәрсә төртелде. Куллар кесәләрне актарып, видеокамераны тартып чыгардылар.
– Сүземдә тордым. Видеокамера сездә. Миңа да, Мәдинәгә дә кагыласы булмагыз!
– Ашыкма! Тикшерик.
– Шылтырат.
– Мин сиңа әле сөйләшергә рөхсәт бирмәдем.
– Алайса үзем шылтыратам. Алло! Алло!
Артта “Чык” иткән тавыш ишетелде.
– Шалтыратып интекмә. Бетте. Синең кирәгең калмады.
– Ашыкма! Атканчы, видеокамерадагы тасманы кара.
Борылдым. Миңа төбәлгән пистолет. Күз карашларыбыз кисеште. Сакчы. Көньяк автовокзалдагы сакчы.
– Әле син шулаймы. Хәзер шылтыратам. Мәдинәң янында безнең кешеләр.
Җитте. Күпме түзәргә була. Яшен тизлегендә дошманыма омтылдым. Чак кына өлгәшмәдем. Якасына ике кулым белән ябышканда гына ату тавыш яңгырады. Уң як кулбашны өтеп алды. Әйтерсең дә лом белән суктылар. Авыртудан һушымны югалттым. Икәүләп күпер астына тәгәрәдек. Уянып киттем. Зәңгәр күк. Аксыл болытлар ага. Әнә берсе балыкны хәтерләтә. Мамык балык акрын гына эри. Әнә ак җилкәнле кораб килә. Минем җаным да шушы болытлар сыман галәмгә ашачак. Ярамый. Үләргә ярамый. Торырга кирәк. Кая? Теге бәндә кая? Нәкъ баш очымда помада юанлыгында көпшә күрдем. Нәкъ минем маңгайга төбәлгән. Тидерәчәк. Мондый арадан сабый да тидерә ала.
Күзләремне чытырдатып йомдым. Үлдемме? Авырту тоймадым. Җиңел үлдем. Рәхмәт, Ходам! Интектереп тормадың. Өстәмә ниндидер авыр нәрсә килеп ауды. Монысы нәрсә тагын. Күзләремне ачтым. Караңгылык. Зәңгәр күк.
– Тиле! Ник безне көтмәдең.
– Герой!
– Исән. Алло! Ашыгыч ярдәм! Агыйдел күпере астында бер кешегә ярдәм кирәк. Күп кан югалаткан.
Телефон шалтырый.
– Алло! Мин дәваханәдә! Мәдинәң дә монда. Кил! Видеотасманы онытма.
– Рәмзил! Син монда каласың. Ашыгыч ярдәм машинасын каршы ал.
– Кал! Каршы ал! Кем булдың? Бу эшне ник сиңа куштылар?
– Күп сорау бирмә. Соңыннан барын да аңларсың.
– Динисламны изолятордан алып чыктың. Уфа уртасында кеше атасың. Сиңа бөтен нәрсә рөхсәт ителә.
– Аңламыйм! Сиңа нәрсә кирәк?
– Белергә.
– Ярар! Сез калыгыз. Мин киттем.
– Рәмзил! Тынычлан!
Тимур белән «семеркага” кереп утырдык. Газ педаленә басты. Машина зур тизлектә артка бирде. Шәйләмәгән. Юл буена туктатылган «Ленд Крузер»га бәрелдек. Моңа игътибар да итмичә, Зәки Вәлиди урамына чыктык. Тимур уңнан да, сулдан узды. «Камаз» астына керә яздык. Күзләремне чытырдатып йомдым. Ачканда, янә хәрәкәт итә идек. Светофорда бер әбинең күлмәкләрен җилфердәтеп үтеп киттек. Чак кына калды. Менә дәваханә бинасы күренде.
– Водитель! Юл читенә чыгып туктагыз!
Сиреналарын кабызган патруль машинасындагы мегафоннан безгә дәштеләр.
– Яшел семеркадагы водитель! Юл читенә туктагыз!
Тимур көзгедән патруль машинасына күз салды да, газ педаленә ныграк басты. Туктасак, яхшырак булыр иде. Бер светофорны үткәч, юл читендә патруль машинасын шәйләп алдык. Безне күрү белән, инспектор юлга йөгереп чыкты да, янә машинасы янына посты. Алда хәрәкәт туктатылган иде. Шушы урынны үтү белән, машина артын боргалый башлады. Әйтерсең дә бозлавык юлдан барабыз.
–[3] Керпе!
Тимур рульне төрле якка боргаласа да, машина тыңламады. Кырын авып, асфальттан шуа башладык. Машина асты өскә әйләнгән килеш туктап калды.
– Яшел семеркадагылар! Акрын гына чыгыгыз! Кулларыгызны күтәрегез!
Чак үрмәләп чыктык. Тимурның чигәсеннән кан ага. Минем маңгай җимерек. Кан күзгә керә. Бер күз белән генә чак күрәм.
– Кушканны эшлә!
Як ягыма карандым. Бер инспектор машинасы артына посып автоматтан төзәгән. Икесе пистолетлар белән яныйлар. Шәп! Болай булса дәваханәгә бик тиз барып җитәчәкбез.
– Ятыгыз! Җиргә ятыгыз!
– Минем куен кесәсен карагыз. Анда документ.
– Ятыгыз! Җитмеш икенче. Ядәм кирәк. Алтмышынчы.
Еракта сиреналар улаган тавыш ишетелде. Ярдәм килә. Кулларга богау салып, алып китәчәкләр. Ә Мәдинә? Мәдинә белән нәрсә була? Тимур тыныч иде. Бер инспектор безгә якынлашты. Богау тотып безгә үрелде. Тимур аны мәче сыман эләктереп тә алды. Пистолет атып җибәрде. Тимур тешләрен кысты. Йөзе агарынып китте. Коралын тартып алып, курыккан инспекторның чигәсенә терәде.
– Кымшанмагыз! Динислам! Рульгә!
«Skoda» патруль машинасына кереп утырдым. Инспекторны мөшкәдә тотучы Тимур машинага килеп җитте. Ишекне ачты. Тоткынны бөтен көченә этәп җибәрде дә, салонга чумды.
– Газ! Газ! Газ!
Кузгалып киттек.
– Сез яралымы?
– Бар әзрәк. Дәваханәгә! Тизрәк!
Дәваханә тәрәзәләрендәге утларны күрдем. Мәдинәм! Өлгәшәмме? Сине коткарып өлгәшәмме? Якынайган сирена тавышлары уемны бүлде.
– Бас! Газ педаленә ныграк бас. Куып тоталар!
Газга бастым. 140. 150. 160. 170. Борылыш. Чак сыйдым. Дәваханә ишеге. Тормозга бастым. Машина асфальттан шуып барса да, туктамады. Кызыл хач төшерелегән УАЗга килеп бәрелдем. Капот астыннан аксыл пар бәреп чыкты. Машинадан чыгып, дәваханә ишегенә ашыктык. Тимур чайкалып китеп, баскычта абынып егылды. Кулымны сузсам да, үзе торды. Эчкә йөгереп кердек.
Каска кигән, түшенә аркылыга автомат аскан, түшенә “ОМОН” язуы төшкән ир каршы төште. Тимур канлы куллары белән документын чыгарып күрсәтте. Лейтенант бармак белән югарыга төртеп күрсәтте. Лифтка кердек. Биш саны язылган төймәгә бастым. Агарынган Тимур җиңе белән маңгаен сөртте. Пистолет көпшәсеннән идәнгә кан тамчылары тамды.
– Мин беренче керәм. Геройланма!
Тешен кысып, куен кесен актарды. Тәмәке алып капты. Уң як кесәсеннән зажигалкасын алып кабызды.
– Ярамый! Дәвахнәдә тартырга ярамый!
Ишетмәде. Лифт туктады. Коридорга чыктык. Беркем юк. Тынлык. Мәдинә яткан палата кырында дүрт омончы посып утыра. Акрын гына ишеккә төрттем. Мәдинә ята. Беркем дә күренми
– Керегез!
– Коралларыгызны ташлагыз!
Тимур канлы пистолетын идәнгә ташлады.
– Икенчесен дә! Ә хәзер диварга терәлеп басыгыз. Миңа карагыз.
Яшь кенә егет. Уң як битендә яра эзе бар. Тимур күптәнге танышын күргәндәй, астыртын елмаеп куйды.
– Тимур! Тимур Чыңгызов! Тагын очрашачакбыз, дип әйткән идем бит. Биш ел вакыт үтте. Тимер юл вокзалындагы вакыйга турында беркайда да сөйләмәделәр. Кызыңа биш яшь тулган булыр иде.
– Син бүген үләчәксең.
– Үлүе авыр түгел. Ә менә йөрәк ярасы белән яшәү...
– Тукта!
– Хатының да яшьли әрәм булды.
– Җиттеме, юкмы сиңа.
– Җитте. Дүрт ел утырдым. Яхшы адвокат. Акча. Ниһаять, бүген тагын очраштык.
– Бүтән очрашмаячакбыз! Якты дөньяда.
– Аягында чак басып тора. Һаман әтәчләнә.
– Алар чыгып китсеннәр. Икәү генә алыйк.
– Ашыкма! Видеотасманы күрмим.
– Башта Мәдинәне моннан алып чыксыннар.
– Хәзер атам да үтерәм. Тасманы. Тиз, тиз булыгыз!
– Тасма Динисламда. Хуҗаңа шалтырат.
– Хуҗа! Хуҗа юк! Мине тагын берәр юләр алыштырачак. Ул юләр юк ителсә, башкалар киләчәк. Курыкмыйм! Менә тәрәзә янына килдем. Атсыннар!
– Юләр!
– Юләр түгел, герой мин. Мине онытмаячаклар. Егерме ел үткәч бәхетсез полиция актыгын кем искә алыр? Ә мин мәңгелеккә атлаячакмын. Җитте! Видеотасма!
Тимур калтыранган учын сузды. Видеотасманы бирдем.
– Мә, тот!
Тимур тасманы ыргытты. Үзе шул арада теге бәндәгә ташланды. Ату тавышы яңгырады. Алар икәүләп тәрәзәгә килеп бәрелеп, күздән югалдылар. Пыяла шалтырап коелып төште. Ишек ачылып китте. Омончылар бәреп керде. Үлем хәлендәге Мәдинә урыныннан торып, мине җитәкләп, коридорга алып чыкты.
– Мәдинә!
– Мәдинәң исән-сау! Мин сержант Мохтаруллина!
Кыска буйлы, ләкин терекөмештәй үткер сержант йөгереп аска төшеп китте. Аңа иярдем. Без тышка чыкканда дәваханә ишегалды табибларга, хокук сакчыларына тулган иде. Машина өстендә ике гәүдә ята. Яннарына омтылдым. Тимурга тиз арада ярдәм кирәк. Автоматларын түшләренә аркылы элгән сержантларның берсе мине дә дорфа гына этеп җибәрде. Нишләргә? Рәмзилне күреп калдым. Йөзе агарынган. Көлми дә, еламый да. Аңа иярдем. Бер полицейский әнчек эт сыман җиңемне йолыккалый башлаган иде, Рәмзил аңа бер генә карады. Бүтән якын килмәде. Әллә Рәмзилне таныды. Машина янына килеп җиттек. Табиблар Тимурны носилкага салып булыша. Аның астында калган теге бәндә кызыл тап булып кына күренә. Бер карар җире юк. Тимур да селкенми. Иреннәре генә калтырый. Ара-тирә ыңгырашып куя. Аны аңсыз килеш алып кереп киттеләр. Рәмзил табиблардан калмады. Мин дә ишеккә ашыктым.
16
Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун... Ун. Унбе-е-ер. Унбер. Бүтән булмый. Күпме тырышсам да булмый. Беләкләремә карадым. Кан тамырлары бүртеп чыккан. Камыр сыман йомшаклар. Ерак әле. Шварцнегерга бик ерак. Турниктан төштем дә, асфальт юл буйлап йөгерә башладым. Кайтырга кирәк. Бүгенгә җитәр. Маңгай тире күзне ачыттыра. Футболка сыгып алмалы булган. Бер коры җирем калмаган. Стадионны бер әйләндем дә, тимер капка аша урамга килеп чыктым.
Офык сызыгында сары баш күренә. Шәһәрнең соры йорт түбәләренә алтын нурлар сибелә. Алар бер түбәдән икенчесенә сикереп, куышлы уйнаган балаларны хәтерләтә. Ә мин йөгерәм. Никадәр тырышсам да, алтын нурлар узып китеп, мин атлыйсы юлга алтын келәм җәеп өлгергәннәр. Көн дә таң белән шушы нурлар подъезд төбенә кадәр озаталар. Сөенәм. Турникта күтәрелә алганыма, җаным чыга язганчы йөгерә алганыма сөенәм. Исән калганыбызга шатланам. Шатлыктан, икенче, үткәнгә охшамаган яңа тормыш башларга тырышам. Сыра эчмәс өчен үзем белән көрәшәм. Хәзер кибеттән алтышар банка күбекле эчемлек күтәреп кайтмыйм. Кайвакыт, эштән кайтканда берәр барга сугылам. Барменнан бер стакан сыра сорап алам. Төбенә кадәр эчәм дә, кайтып китәм. Тәмәкене генә ташлый алмадым. Тартам. Компьютер уеныннан баш тарту өчен кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем. Психолог сеанслары бераз ярдәм итте. Түз. Компьютер янына якын барма. Ачуың кабара икән, күзеңне йомып, уңайлы урынга утыр. Акрын гына, корсагың белән генә тын ал. Саф һава җаныңа тынычлык алып керсен. Начар хисләр, начар гадәтләр авызыңнан чыксын. Сиңа рәхәт. Компьютер уеннарыннан башка да рәхәт. Диңгез буенда, кояшта кызынасың. Битеңне дулкын алып килгән тозлы җил иркәли. Кояш кыздыра. Кирәкми! Сиңа компьютер уеннары кирәкми. Кирәкми! Кул кычыта башласа, эчтән генә шушы сүзләрне кабатлыйм. Әллә ышанганга, ярдәм итә кебек. Уен үзәгенә эзне суыттым. Шылтыраттылар. Керем китерүче клиентларын югалтасылары килмәде. Телфонга яңа симка куйдым. Эшкә килделәр. Качып калдым. Шуннан соң тындылар. «В Контакте»да, «Одноклассники»да, «Фейсбук»та теңкәмә тияләр. Туктарлар әле. Җитәр. Күпме уйнарга була. Тиздән улым туачак. Улым белән уйнарбыз. Туп сатып алырмын да, хәтфәдәй йомшак үләндә футбол тибәрбез. Әнисе безгә сокланып карап торыр. Юк. Ул да уйнар. Өчәүләшеп уйнарыбыз. Уйлаштык та, улыбызга Тимур кушарга булдык. Тимурның якты истәлегенә. Улым үсәр. Бердәнбер көнне мин аңа бер бер полицейскийның язмышы турында сөйләрмен. Акчага кызыкмады. Җинаятьчелек белән көрәште. Шәхси тормышы турында да уйламады. Бронижилет. Шул турыда әйтергә микән? Бронежилетын миңа кидермәгән булса, бәлки исән калыр иде. Мин булмас идем. Улым да тумас иде. Тимур булмаса, син тумас идең. Шулай диярмен. Гаепләсә гаепләр. Алдашырга ярамый. Һәрвакыт дөресен сөйләргә кирәк.
Кояш нурлары буп-буш кибетләргә, банкларга, башлары болытлар эченә яшеренгән мәһабәт йортларның беренче катларындагы офисларга үтеп керде. Шаярырга бер җан иясе дә тапмагач, яңадан яныма атылып чыктылар. Шәһәр йоклый иде. Йокласын. Якшәмбе бит.
Кайтып җиттем. Без яшәгән йорт йөзен ятлардан яшергән шәрыкъ гүзәлен хәтерләтте. Бер ягы алтын булып яна. Бер ягы караңгы. Ачмаячак. Йөзен беркайчан да ачмаячак. Күләгә пәрәнҗәсе аның кытыршы йөзе буйлап шуышып тик йөриячәк. Тагын йөз, тагын мең ел шулай дәвам итәчәк. Ишектән кереп, баскычлар аша йөгереп менеп киттем. Ишекне акрыны гына ачып, эчкә үттем.
– Келт-келт! Келт-келт!
Сәгать. Безнең гомерне кыскартучы сәгать. Аның нәп-нәзек теле санаган секундны да кире кайтарып булмый. Минутлар, сәгатьләр турында сөйлисе дә юк. Башта тавышына йоклый алмый идем. Хәзер өйрәндем. Мәдинә хакына. “Сәгать тавышы» тынычландыра, ди. Гел үземне генә кайгыртып яшәп булмый. Эгоист булырга ярамый. Кеше өчен яшәргә өйрәнергә кирәк.
– Мяу-мяу! Мяу-Мяу!
Багира! Бар йокла! Йокы синең яраткан эшең бит. Бар! Биш төсле мәче бер адым атларга мөмкинлек бирми. Елан сыман әле бер, әле икенче аягыма сырыла.
– Сөт кирәкме! Әйдә!
Суыткычтан сөт алып, мәче башы төшкән савытка бер стакан чамасы салдым. Багира кытыршы теле белән ләч-ләч итеп эчә дә башлады. Шундый тәмле итеп эчә. Хәтта үзем кызыктым. Берәр стакан салкын сөт эчәргәме? Мәчегә яраган, миңа бик ярап бетмәс шул. Тамак шешүе бар. Аяк очына гына басып, йокы бүлмәсен ачып карадым. Йоклый. Йокласын. Борчып йөрмим. Залда да коры киемнәрем бар шикелле. Тозлы тир саркып торган футболканы, шортаны, эчке киемнәренә кер юу машинасына ташладым. Кранны ачып, су астына кереп бастым. Бер кайнар, бер салкын суны ачтым. Кычкырасы килсә дә, түздем. Хәзер түзәргә өйрәндем. Шулай итсәм, яңадан туган кебек булам. Кара тирне югач, халатны киеп, залга кердем. Киемнәр өстә, шкафта булырга тиеш. Урындыкка менеп бастым. Ишекне ачтым. Өстемә ике пакет килеп төште. Берсендә «Плейстейшен». Икенчеседә дисклар. Уеннарның ниндие генә юк. «Call of Duty», «World of Warcraft», «GTA», «Conrt Strike», «Medal of Honnor»[4]... Уеннар. Ниндие генә юк. Экшн. Квест. Симулятор. Файтинг[5]. Ике пакет уен. Күпме вакытымны әрәм иткән, үземне харап итә язган уеннар. Нишләтергә сезне? Кая яшерергә? Яшереп кенә котылып булмый. Сез язмышымдагы вакыйгалар сыман. Кая гына яшерсәм дә, кайчан да булса килеп чыгачаксыз. Сезне улым тапса? Юк. Болай калдырырга ярамый. Коры футболка, трико кидем дә, пакетларны алып тышка чыгып киттем. Яктырган. Агачлар, машиналар, йортлар кояш нурына күмелсә дә, урамда бер җан иясе дә күренми. Ахырзаман турындагы компьютер уенындагы сыман. Төн эчендә бөтен кешеләр юкка чыккан. Җир шарында Мәдинә белән икәү генә калганбыз. Хәзер чит планетадан монстрлар төшәчәк. Алар белән алышырга туры киләчәк. Уеннардагы сыман уйларга да өйрәнгәнмен. Паразит уеннар. Күземне бозулары, арка бөкресен чыгарулары гына җитмәгән, баш миемә кадәр үтеп кергәннәр. Ничек юк итәргә? Пакетларны чүп багына ыргытырга теләп, селтәдем. Кулларым ычкындырмады.Сукбайлар табачак. Кемгәдер арзанга сатачак. Һәм тагын кемдер уенга “утырачак”. Яндырыргамы? Шырпы өйдә калган. Кабак баш. Иртәрәк уйлап булмый идеме? Яндырып булмый. Исе бөтен тирә-якны алачак. Кешеләр агуланачак. Пакетларны җиргә салдым да, сикереп бастым. Тагын, тагын, тагын... Дисклардан, «Плейстейшен”нан вак кына кисәкләр генә калды. Менә хәзер ыргытырга да ярый. Пакетлар чүп савытына шалтырап килеп төште. Кемдер салмак кына иңемә кагылды. Мәдинә?
– Кофе ясадым!
Сак кына иңеннән кочып алдым. Кереп киттек. Уем бары тик өстәлдәге бер чынаяак кофе турында иде. Күзләргә кан сауганчы, умыртка сөяге сызлый башлаганчы мониторга карап, клавиатурага төрктәләп утырасы юк. Котылдым! Уеннардан да, мондый тормыштан да котылдым. Әйтерсең дә начар гадәтемне чүп савытына он-талкан ясап ыргыттым. Уен тәмамланды! Чын, хис-тойгыларга, төрле төсле сурәтләргә, тавышларга, исләргә бай чын тормыш башланды...


[1] Катакомба – җир астында урнашкан лабиринтлар, йөрер юллар, бүлмәләр.
[2] ВКонтакте – социаль челтәр.
[3] Керпе – металл энәләр урнаштырылган махсус тасма.
[4] «Call of Duty», «World of Warcraft», «GTA», «Conrt Strike», «Medal of Honnor»[4] – компьютер уеннары.
[5] Экшн. Квест. Симулятор. Файтинг – уен төрләре.
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
Читайте нас: