Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 Май 2020, 14:55

Айдар ЗӘКИЕВ. Уен. Бәян (3)

...Зорге урамын кисеп чыгып, йортлар арасына кереп киттем. Шыбыр тиргә баттым. Тәмам хәлем беткәч, бер йорт янына постым. Таш диварга сөялеп, җиргә чүгәләдем. Һава җитми. Үземне ярда чәбәләнеп яткан балык сыман хис иттем. Соңгы тапкыр бу кадәр физкультура дәресендә генә йөгергәнмендер. Йөрәк шартлардай булып тибә. Чигәләр авырта. Баш эшләми.

(Дәвамы)
8
Автобуска кереп утырдым. Салкын. Утыру белән, оеп йоклап та киттем. Төш күреп өлгермәдем. Берәү төрткәнгә уянып киттем.
– Нәрсә, әллә монда дед Мазай бар дип беләсеңме? Тиз генә 15 сум бир!
Илле сум суздым.
– Унбиш сум! Таң белән каян сдача булсын. Түлә, йә төшеп кал.
Их, бу кондуктор! Кондкутор итеп тормыштан канәгать булмаган, сукрана торган карчыклар сайлап алалармы? Кондукторлар таң белән кемдә дә булса бәйләнеп, төкерек чәчеп талашырга тырышалар. Андыйларны әлегә кадәр дә очратканым бар иде. Автобуста иллеләп кеше утыра. Һәркемнең үз кайгысы. Мин ут эчендә янам. Тик кенә утырабыз. Беребезнең дә талашасы килми. Беләм мин бу кондукторны. Хәзер ата күркә сыманы күкрәк киереп җикеренергә тотыначак. Бер сүз дә дәшмичә, урыныман торып, ишек янына килеп бастым.
– Кая җыенасың. Ә акча?
Дәшмәдем.
– Китер илле сумыңны. Сдача бар икән.
Соң инде апа. Поезд китте. Акчаны сузган булдым да, иллелекне сипкелле хатынның борын төбеннән уйнатып, янә кесәгә тыктым.
– Сак булыгыз, ишекләр ачыла!
Берни булмагандай «Матбугат йорты» тукталышында төштем.
– Хәшәрәт! Зәхмәт! Чукынып кат!
Урта бармакны болгадым да, үз юлымда булдым.
– Планнар үзгәрмәде. Килешкәнчә. Көньяк автовокзал.
Шәп! Бик шәп! Планнары яшен тизлегендә үзгәрә. Сәгать унынчы ярты. Халык эшкә ашыга. Мин – атырга. Чын кешеләрне атарга тиешмен. Чын кан түгеләчәк. Мине чынлап җәзага тартачаклар. Чынлап.
Тугызынчы трамвайга кереп утырдым. Илле сумны бирдем. Кондуктор кырык сум белән кечкенә билет бирде.
061232
Сәер. Бәхетле билет эләкте. Ышанасы килми. Башка сыймаслык хәл. Ничек миңа бәхетле билет эләгә ала? Менә матур күлмәк кигән, бизәнгән, тәмле исле хушбуй сипкән чибәркәй утыра. Ни өчен бәхетле билет аңа эләкмәгән? Ул болай да бәхетле. Бәлки шуңадыр. Кәгазь кисәген куен кесәсенә салып куйдым. Юрауларга бик ышанып бармыйм. Ләкин бүген миңа ярдәм кирәк. Кем белсен, бәлки, авыр чакта бәхетле билет ярдәмгә килер?
– Киләсе тукталыш – Көньяк автовокзал!
Тукталышта төшеп калдым. Ике катлы таш бина. Складка охшаган. Соры диварлар. «Көньяк автовокзал” дигән язу кояшта уңып беткән. Халык мәш килә. Бу урыннан тизрәк качарга кирәк. Катыйль килеп җитте. Тартасы килде. Кесәләрне капшадым. Шайтан алгыры. Тәмәкене онытканмын. Киоск тәрәзәсенә шакыдым..
– Бер «Мальборо». Шырпы.
– “Кент” ярыймы. “Мальборо” юк.
– Ярый!
Кабыздым. Тәмәкене ләззәтләнеп тарттым. Тынычландыра. Атлыйсы килмәде. Үземне имтиханга әзерләнмәгән студент сыман хис иттем. Хәзер керәм. Алтмыш сорауның берсенә җавапны белмим. Агулы төтенне үпкәләргә тутырдым. Күңелдә нәфрәт уты яна. Тәмәке дә яна. Янсыннар. Башка чара юк. Теләр-теләмәс кенә автовокзалга таба атладым. Вокзал тирәсендә аркаларына үзләре кадәре рюкзаклар аскан карт-коры мәш килә. Балалары хырылдап йоклап ята. Оныклары иелеп бер чүп тә өзми. Ә бу картлар бакча үстерәләр. Кем өчен? Алма ашарга тешләре юк. Кишер дә кимермиләр. Үзләренең гомерен, сәламәтлеген балаларына корбан итүче буын. Сокланам мин сезгә. Шул ук вакытта ачуланам да. Балаларыгыз, оныкларыгыз эт ялкавы. Арка бөкресе чыгарып үстергән бәрәңге-кишерегез бушлай илтеп бирмәсәгез, бәлки, кадерегезне белерләр иде.
Әнә әнисен җитәкләгән зәңгәр бантиклы бер кыз вокзалга табан атлый. Бантиклары күбәләкнең ефәк канаты сыман. Кыз үзе дә канатларын җилпеп, очып китәр төсле. Миңа көлеп карап, җирән чәчле курчагы белән мактана. Курчак белән уйный. Елмайганда бит очындагы кечкенә чокырлар пәйда була. Каш астындагы күк сыман зәңгәр күзләре якын тоелды. Әйтерсең дә, бу минем кызым. Аңа куркыныч яный. Бу икәүне туктатып, кире борып җибәрәсе килде. Бармасыннар. Вокзалга гына кермәсеннәр. Барам да, сәгать сорыйм. Вакытны сузам. Ханым белән танышып, такси тәкъдим итәм. Җил-җил атлап яннарына якынлаштым. Килеп җиттем дигәндә генә бер егет белән бәрелештем. Тәмәке урталайга сынып, аяк астына килеп төште. Бахырның чемоданы төшеп китте. Кулындагы кәгазьләре сибелде. Туктап бу ак яканың әйберләрен җыешыргамы? Кыз белән әни ерагайганнан ерагая. Зәңгәр бантиклы кыз, нидер сизенгәндәй, миннән күзен алмый. Көйсезләнгән курчагын тирбәтә. Алар вокзал ишегенә якынлашты. Ике арада бәргәләнеп, эрегән сумалага баскан юлбарыс сыман, урынымда катып калдым. Күзлекле егеткә булышмасам, килешмәс. Башта әйберләр җыешам да, шуннан вокзалга йөгереп кереп бу кыз белән хатынны эзләп табам. Юк! Егет әйберләрен үзе җыяр. Кызны коткарырга кирәк. Уң аягым асфальтка ябышкандай, урыныннан кузгалды. Карасам, ак як ак бармаклары белән чалбар балагын эләктергән. Әнчек мени. Чемоданын миңа сузды. Аңламыйм.
– Чемоданда автомат. Берни булмагандай чемодан белән вокзал ишегенә кер. Сакчы белә. Сине тикшермәячәк.
Күзлекле егет торды да, мәш килгән халык арасына кереп югалды. Менә сиңа мә! Очраклы хәл очраклы түгел. Тузанлы асфальтта кәгазьләр, кара чемодан гына торып калды. Нишлим? Башка чара юк. Чемоданны алдым. Авыр гына. Берни шәйләмәгән халык белән вокзал ишегенә якынлаштым. Кара киемле сакчы юлыма каршы чыкты да, тикшергән булып кыланып, эчкә үтәргә ымлады. Сатлыкҗан! Кулга алсаң, мең рәхмәтле булыр идем. Акчага җаныңны да сатмадыңмы? Тынчу вокзал эченә үттем. Як-якка карандым. Әнә, эскәмиядә зур сумкасын тоткан бер ир йоклап ята. Сакалы җиткән. Киемнәре каешланып каткан. Себердән кайтып баруыдыр. Дембель формасындагы, зәңгәр береткалы егет телефоннан сөйләшә. Бер төркем таксистлар майлары тамып торган чебурек белән пластмасс стаканан чәй чөмерәләр. Ирен читләреннән чәй катыш май, май катыш чәй ага. Кая? Зәңгәр бантиклы кыз кая? Беренче катта юк, ахры. Икенче катка күтәрелергә кирәк. Баскычка табан атладым.
– Тукта! Шунда туктап, чемоданны ач.
Күзәтеп тора. Туктаргамы? Мәдинә алар кулында шул. Тыңламый чара юк. Чемоданны ачтым. Автомат. Мондый автоматтан аткан бар. Уенда. Бик шәп нәрсә. Бу коралны спецназ террорчыларны кереп поскан йортларны штурмланганда файдалана.
Тиктормас телефон. Тагын шалтырый. Ничек атарга кирәклеген өйрәтергә җыеналар микән. Ата белмим бит. Хәзер чемоданны ябам да, кире чыгып китәм.
– Ал! Автоматны кулыңа ал! Мәдинә әлегә исән.
Мәдинә! Мәдинә исән! Шушы сүзләр мине гүя гипнозлады. Үзем дә сизмәстә, автоматны чемоданнан тартып чыгардым.
Автоматны алуым булды, эскәмиядә гәзит укып утырган бабай мәрмәр идәнгә тәгәрәде. Ак гәзиткә кызыл келәм сыман кан җәелде. Сакчы идәндә, ботын тотып, дуңгыз баласы сыман чиный. Аңламыйм! Монда актерлар җыелганмы? Әллә автомат үзеннән-үзе атамы? Бер җиренә дә басмадым. Ә халык кырыла. Халык бүредән өреккән сыер көтүе сыман төрле якка чыбыша башлады. Ату туктамады. Ни булганын аңламаганга, һаман да урынымда катып калдым. Хәзер ОМОН киләчәк. Мине атып үтерәчәкләр. Үләрмен. Ә Мәдинәне кем коткарыр? Як-ягыма карандым. Күзлекле егет. Чәчәк бәйләме токан күзлекле егет. Уң кулында видеокамера. Автоматны ташлап, аңа омтылдым.
Аталар. Миңа аталар. Егет, борылып, халык агымына ияреп ишеккә омтылды һәм егылды. Аркасына барып тотынган идем, кулым юешләнде. Кан. Миңа тиясе пуля аны эләктергән.
– Кем син? Кемнәр сез?
Агарынган егет лупалы пыяла аша күзләремә карады да, видеокамера сузып, нидер пышылдап әйтте. Ишетмәдем. Шуннан соң, көч хәл белән уң кулындагы чәчкә бәйләмен күтәреп, атып җибәрде. Аркама автомат тоткан полиция лейтенанты килеп ауды. Аның авыр тәненнән аркама ниндидер кайнар сыекча үтеп керде. Егетне дәваханәгә алып барырга кирәк. Бердәнбер шаһит бит. Әллә уйларымны укыды. Берни дә әйтмичә, пистолетын чикәсенә терәп, тәтегә басты. Йөземә җилек сыман лайлалы нәрсә чәчрәде. Бик шәп! Гаепле түгеллегемне дәлилли алырдай бердәнбер шаһит үлде. Нишләргә? Видеокамерага язылганнар мине коткара ала. Видеокамераны алып, кесәмә салдым. Коткарачак. Ләкин хәзер түгел. Сиреналар улый. Автовокзалны полиция боҗрага алган. Һәркем эш күрсәтергә, мине үтереп, дәрәҗәсен арттырыга тели. Иптәш ментлар. Бүген түгел. Бүген үлә алмыйм. Гафу итегез! Сибелгән халык артыннан ияреп, йөгердем. Бер табиб каршы чыкты.
– Сезгә ярдәм кирәкмиме?
– Юк! Эчкә үтегез! Анда яралылар!
Йөгердем. Хәлем бетсә дә, туктамадым. Полиция һәркемне туктатып тикшерерә. Нишләргә? Әнә, бер әби. Хәле беткән. Барып кулыннан эләктереп алдым.
– Әйдә, әбекәй!
Әбине эләктереп, полиция хезмәткәрләренең нәкъ каршына йөгердем. "Ашыгыч ярдәм" машиналары тезелгән якка төртеп күрсәттеләр. Әбине табиблар кулына тапшырдым.
– Ярдәм кирәкмиме? Сез яралы түгелме?
– Юк!
Табиб кулыннан ычкынып, бу урыннан тизрәк качу ягын карадым. Юлымны бер автобус кисте. Аннан миңа кемдер кул болгый. Зәңгәр бантиклы кыз. Елмая. Курчагы белән уйный. Җиңел сулап куйдым. Исән! Әнисе дә исән.
Зорге урамын кисеп чыгып, йортлар арасына кереп киттем. Шыбыр тиргә баттым. Тәмам хәлем беткәч, бер йорт янына постым. Таш диварга сөялеп, җиргә чүгәләдем. Һава җитми. Үземне ярда чәбәләнеп яткан балык сыман хис иттем. Соңгы тапкыр бу кадәр физкультура дәресендә генә йөгергәнмендер. Йөрәк шартлардай булып тибә. Чигәләр авырта. Баш эшләми. Ни булганы, күптән түгел генә ниләр булганы искә төшми. Ату тавышлары. Сиреналар гүләве. Видеокамера. Канга баткан видеокамера. «Плай» дигән төймәгә бастым. Менә бер ир ауды. Сакчы яраланды. Полицейский да бар. Ким дигәндә бер кеше үлде. Күзлекле егетне дә миңа язып куячаклар. Димәк, әлеге вакытта мин – Уфадагы иң куркыныч җинаятьче. Минем турында мәгълүмат җиткерүчеләргә акчалата бүләк бирәчәкләр. Мине тереләй кулга алучылар, атып үтерүчеләр Милли герой булачак. Иртәгә үк бөтен реклама такталарына, подъезд ишекләренә рәсемемне эләчәкләр. Кызганыч. Бер гаебем дә юк бит. Дәлил үз кулымда. Ләкин бу видеокамераны кемгә күрсәтергә?
Телефон. Таныш булмаган номер.
– Кичке сәгать тугызда. «Мир» фирмасы каршында. Кара «Лада Гранта».
Ертык-мыртык җөмләләр белән сөйлиләр. Хәлне сорашмыйлар. Нервыга тия башладылар. Кем мин? Маңка малаймы? Чак исән калдым. Җинаятьчегә әверелдем. Ә аларга шушы видеотасма гына кирәк. Юк! Сезнең кагыйдә буенча гына уйнарга җыенмыйм. Туйдырдыгыз! Башта Мәдинәне күрәм. Шуннан гына сезнең белән күрешәм. Тик башта йөз-кыяфәтне рәткә кертергә кирәк. Киоск. Бер шешә минерал су сатып алдым. Аяк астыннан җимерек пыяла кисәге таптым. Йөздә кан таплары. Яңа туган балага охшаганмын. Кулъяулыкны юешләп, битне чистартырга керештем. Азмы-күпме кеше кыяфәте керде керүен. Ә аркадагы кан табын нишләтергә? Башка бер уй да килмәде. Джинсовканы салып, канлы урынны юарга керештем. Җиргә зәңгәрле-кызыллы су акты. Булды ахры. Өс-баш аз гына булса да рәткә керде. Видеокамераны куеныма яшердем. Тәмәке кабыздым да, йөземне джинсовка якасына яшереп, Октябрь Проспектына ашыктым. Хәзер полисменнар бөтен почмакны, бөтенен куак араларын, подъездларны тикшерәчәкләр. “Квадрат” операциясе[1] игълан ителәчәк. Алар кулына эләкмәвең хәерлерәк. Эләктең – беттең. Гаепле булмасам да, гаебемне танырга туры киләчәк. Дөресрәге, мәҗбүр итәчәкләр. Кайда посарга? Елена. Полисменнар нинди генә чыганакларны актарсалар да, Елена турында бер мәгълүмат та чокып чыгара алмаячаклар. Мөгаен, һәркемнең шундый бер дусты бардыр һәм булырга тиештер. Аеруча хәзерге сатлыкҗаннар, шымчылар заманында. Өйдәдер әле. Тиз генә бер таксига кереп утырдым.
– Сәгыйть Агиш тукталышына!
Кызыл «десятка» кузгалып китте. Йончыган чебеш сыман, бөрештем. Шундый кыяфәттә йоклап та киткәнмен.
9
Яшел “семерка” Көньяк автовокзалның ишек төбенә үк сызгырып килеп туктады. Авызына фильтрлы тәмәке капкан егет ишекне шап итеп япты. Ишек ябылмады. Тагын бер кат кабатлады. Шуннан соң шәп-шәп атлап ишеккә юнәлде. Аркасына автомат аскан сержант аның каршына төште. Капитан Чыңгызов сержантка йөзенә таныклыгын күрсәтте дә, берни булмагандай эчкә үтте. Яталар. Өч мәет. Берсе эскәмия турында. Икенчесе ишек кырында. Өченчесе ишек тупсасына ауган. Өченчесе җинаятьче булырга тиеш. Кулында пистолет тапканнар. Тагын бер кеше яраланган дигәннәр иде. Сакчы ахры. Шәхси фирманың сакчысы. Армиядә хезмәт итмәгән. Ничек кораллы террорчыларга каршы тора алсын? Әкият! Сакчы атмаган, сакчыны атканнар. Гел шулай. Криминалитслар мәрмәр идәндә мәш килә. Аяк эзеннән генә җинаятьчене табып булса иде ул. Берсе «Юничел» ботинкасы кигән, имеш. Зур табыш. Уфада миллионнан артык халык яши. Шуның яртысы диярлек «Юничел» фирмасы теккән аяк савыты кия. Бер йөк печән арасыннан энә очын эзләп табуы җиңелрәктер. Печән кузгалмый. Урынында гына тора. Ә ботинка хуҗалары теремек сперматозоидлар сыман чабышалар. Чыңгызов як-ягына каранды. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү. Дүрт камера. Учын-учка уып, нишләргә белми торган вокзал хезмәткәре янына килде.
– Бүлмә, сакчылар бүлмәсе кая!
Сары бөдрә чәчләре иңнәренә төшеп торган, биек үкчәле түфли кигән сылу калтыранган куллары белән уң якка төртеп күрсәтте. Ул әле һаман да һушына килеп өлгермәгән иде. Төпсез диңгездәй зәп-зәңгәр күзләрендә, калын иреннәрендә һаман да курку ишарәсе.
Калай ишек ярымачык. Иңбашына азау тешләрен күрсәткән бүре башы төшерелгән петлица беркетелгән егет берсүзсез урындыкка утырырга тәкъдим итте.
– Син мондамыни? Телефоныңны алмыйсың.
Чыңгызов Байбуринга күтәрелеп тә карамады. Сүзсез генә кулын сузып, бөтен игътибарын мониторга юнәлтте.
Менә бер егет килеп керде. Егет. Тукта. Динислам бит бу. Динислам! Аңлашылып бетми. Нишләп йөри монда ул? Кызы үлем хәлендә бит. Туктады. Як-ягына каранды. Автомат тартып чыгарды. Автомат. Чыңгызов үзе дә сизмәстән кесәсеннән «Zippo» зажигалкасы алып, тәмәке кабызды. Вокзалда тәмәке тартытырга ярамаса да, сакчы дәшмәде. Динислам һәм автомат. Автомат һәм Динислам. Тикшерделәр бит аны. Бер сектада да тормый. Геймер. Бөтен буш вакытын уен үзәгендә үткәрә. «Сони Плейстейшен»ның соңгы моделен алган. Ярты эш хакын яңа уеннар алуга тота. Мәдинә белән гражданлык никахында яшиләр. Аралары суынып бара. Автоматтан ату түгел, коралны күтәрә да алмый. Нәрсә? Атты! Мондый нәзек беләкле егет калаштан атса, аны өч метр читкә алып очырыр иде. Ә ул кымшанмады да. Йөз яшьлек имән сыман урынында нык басып тора. Булуы мөмкин түгел.
– Дәваханәдә үк кулга аласы иде аны. Багажникка бөкләп тыгып, изоляторга ябасы иде.
Тәмәкесен фильтрына кадәр тартып беткән Чыңгызов дәшмәде. Авыр сулап, тагын бер тәмәке кабызды.
– Туктатып артка әйләндер дә, автоматның көпшә башын мөмкин кадәр якынайт.
Төтен чыкмады. Динислам гаепле түгел. Автомат, автомат кая соң? Гильзалар да юк.
– Яздыр да, чыгарып бирерсең.
Чыңгызов флэшканы сакчыга сузды да, урындыктан торды. Криминалистлар киткән. Мәетләрне дә алып киткәннәр. Каннарны сөртеп алганнар. Кан күлләвеге җәелеп яткан урынга бер егет спорт сумкасын куеп, кесә телефоныннан сөйләшә.
– Динисламны, Динисламны эзлибезме?
– Динисилам гаепле түгел!
– Каян беләсең?
– Беләсе юк. Автомат кая? Гильзалар бармы?
– Бар!
– Кая? Күрсәт!
– Тимур!
Чыңгызов ишектән чыкты. Каршына бизәнгән, бот төбеннән итәк кигән, түшләре күренгән бер кыз килеп басты. Озын тырнаклы нәзек бармаклары белән айфонына[2] чиртеп алып, егетне баштан аяк карашлары белән рентген нуры сыман өтеп алды.
– “СЯТ” телеканалы. Комментарийны сез бирә диделәр.
– Комментарийны бу сүзне әйткән кешеләрдән сорагыз!
Тимур «семерка”сына юнәлде. Кыска итәк, яшь бия сыман шакы-шокы атлап, артыннан иярде. Ну, бу журналистларны. Килеп тә җиткәннәр. Кем чакырган? Кем хәбәр иткән?
– Капитан Чыңгызов!
Тимур түзә алмады. Борылды да, сылуны биленнән эләктереп «семерка”га китереп кысты. Аккошныкы сыман нәзек муенында бер бөртек коңгырт миңе дә бар. Кемнең иреннәре назлый икән бу миңне? Ходай матурлыкны жәлләмәгән. Акылны гына үлчәп биргән.
– Кешеләр үлгән. Җинаятьчеләр иректә. Ә сезгә сенсация кирәк.
– Җибәрегез!
– Тагын кайларда атарлар? Тагын кемнәр үләр?
– Кулым!
– “Сез Яраткан Телевидение”. Комментарий кирәк аларга!
– Ә мин полициядә чын егетләр эшли дип уйлый идем!
– Ә мин журналистларны кеше кайгысында дан яулый дип уйламый идем.
– Җибәрегез!
– Барыгыз! Сезне тоткарлаучы юк!
Озын ботлы кыз, итәген рәтләп, “СЯТ” дигән язулы микроавтобуска китте.
Тимур машинасын кереп, ачкычын тыгып, кабызды. Берәү ишек шакыды. Рәмзил. Ишекне ачты да, кереп утырды.
– Нәрсә карап торасың? Киттек!
– Макталган «Инфинити»еңа ни булды?
– Кабынмады. Эвакутаторга салып җибәрдем.
– «Инфинити», «Инфинити» дигән буласың. Күрсәтә бит күрмәгәнеңне.
– Көлмә, көлмә. Күрербез. Азактан кем көләр микән.
– Күрербез.
Елан сыман үткер яшел “семерка” артка бирде дә, Зорге урамына кереп китте.
10
Ул көнне Мәдинә белән ачуланыштык. Юк-барга. Якшәмбе көн иде. Компьютер артында утырам. Озын билле стаканга өченче шешә сыраны бушаттым. Күбеген өреп, яртысын эчтем. Мәдинә паркка кыстый башлады. Ә мин онлайнда. Китә алмыйм. Команда отылачак. Уен дәвам итә. Аңлыймыни Мәдинә. Түздем-түздем дә, тышка чыгып киттем. Подъезд ишегеннән чыгу белән, таң калдым. Сентябрь каеннары саргылт күлмәкләрен кигән. Һавада көз исе килә. Тәмәке кабыздым да, урам буйлап киттем. Кая, кем янына барганымны да уйламадым. Уйлыйсы да килмәде. Ачуланган идем. Кайвакыт, шулай тышка чыгып китәр өчен Мәдинәгә ачулана идем. Бүген үзенән-үзе шулай килеп чыкты. Ялгызым урамнан китеп барам. Рәхәт. Беркем теңкәмә тими. Беркемне көйлисе юк. Уйларым тәмәке турында гына. Борын тишекләремнән зәңгәрсу төтен чыгарган тәмәке төтене дә минем турында гына уйлыйдыр. Димәк, мин дә ялгыз түгел. Бүген тәмәке белән пар килгәнбез. Утлары җемелдәгән «Миллер» барына кердем. Монда утырганым бар иде. Эштән кайтышлый бер стакан салкын сыра төшереп чыксаң, шулкадәр рәхәт була. Яшиселәр килә. Бүген дә бер стакан сап-салкын сырадан баш тартмас идем. Кеше ул кадәре күп түгел. Тезелеп киткән өстәлләрдә сирәк-мирәк кенә халык утыра. Барменга бардым.
– Бер сыра! «Миллер-Лайт».
Бераздан бармен каршыма ак болыт сыман күбек паригы кигән стакан сузды. Шәп. Сусауны гына түгел, җан әрнүен дә басар.
– Миңа шуны ук кабатлагыз. Тагын ике порция фри-бәрәңгесе һәм тозлы краб ите.
Тәмәке төтенен баш өстенә өргән хатын чем-кара күзләре белән туп-туры күзләремә карады. Каршыма бер тәлинкә кайнар фри-бәрәңгесе китереп куйдылар.
– Рәхмәт! Ә мин сезне нәрсә белән сыйлыйм!
Калын иренле хатын, бар өстәленә таянып, яныма күчеп утырды.
– Җанлы итеп сөйләшеп утырсагыз, шул җитә. Елена булам, – диде ул.
– Динислам!
Йомшак кулын учыма алдым. Ул көнне күпме сыра эчкәнемне хәтерләмим. Стаканнар бушап кына торды. Бер каптан артык тәмәке тартып беттем. Бәдрәфкә ешлый башладым. Күрәм, Еленаның да барасы килгән. Нишләптер урыныннан торырга ашыкмый. Исерүе җиттеме. Торса, авып китәме. Кулымны суздым. Кулын бирмәде. Әллә монысы да үпкәләде инде. Бер үпкәче өйдә калды. Шуннан соң озын тырнаклы бармаклары белән үзенә әйдәде. Иелгән идем, куллары белән муеннан урап алды. Күтәрдем. Аяклары һавада асылынып калдылар. Исерек булсам да, аңладым. Еленаның аяклары йөрми иде. Почмактагы инвалид коляскасына төртеп күрсәтте. Алып барып утырттым. Елена белән шулай таныштым. Шуннан соң аның янына берме, икеме тапкыр гына кергәнем булды. Һәм бүген дә аның ишеген кагарга җыенам. Таксидан төшеп калып, домофон төймәсенә бастым. Алучы юк. Менә, нәрсәдер кыштырдады.
– Кем анда?
– Динислам!
Тимер ишек ачылып китте. Лифтны көтеп тормыйча, баскычлар буенча югарыга йөгереп менеп киттем. 612нче фатирның ишеге ярымачык иде. Өйдә бер җан әсәре дә күренми. Ванна бүлмәсендә су аккан тавыш кына килә.
– Тастымал! Минем бүлмәдә алсу тастымал!
Тастымалны ванна ишегеннән күренгән кулга суздым.
– Нишләп күренмәдең? Берничә тапкыр телефоныңны да басып куйдың.
– Эш, эш күп булды.
– Бүген эшең булмагач, мине исеңә төшердеңме?
Берни дә дәшмәдем. Авыз ачып сүз әйтергә дә хәлем юк иде. Коляскасына утырган, башына тастымал ураган, ефәк халат кигән Елена ваннадан тәгәрәп килеп чыкты. Мине күрү белән, авызын ачкан килеш туктап калды. Аягында басып торган булса, егылган булыр иде. Ул туктап кына калды.
– Сораулар бирмә. Соңыннан сөйләрмен. Юынам да, киемемне алыштырам да, чыгып та китәм.
– Киемнәр алып киләм. Ваннада барысы да бар.
Еленаның тавышында үпкә бар иде.
– Елена! Елена!
Мине ишетмәмешкә салышып, үзенең бүлмәсенә ашыкты.
– Елена! Гафу ит! Миңа әле шулкадәре авыр.
Тәрәзәгә караган Елена коляскасында елт кына борылып, яныма килеп тә җитте.
– Миңа җиңелме? Авариядән соң ирем ташлап чыгып китте. Эштән кудылар. Тәүлек әйләнәсенә дүрт дивар арасында яту рәхәт дисеңме әллә?
Чүгәләдем дә, Еленаның зур күзләренең читеннән тәгәрәп төшкән энҗедәй күз яшьләрен сөртеп алдым.
– Юын. Капкалап алырсың да, минем янга килерсең. Аңла. Айдан артык ир күргәнем юк. Шуннан соң, юлыңда булырсың.
Ак түшәмгә карап ятам. Куенымда мыш-мыш килеп Елена йоклый. Саф һаваны сирәк күргән саргылт йөзендә ләззәт очкыны калган. Алсуланган битенә чәчләре сибелгән. Йомры күкрәкләрендәге коңгырт төймәләр бер якка авышканнар. Озын, ләкин шырпы сыман нәп-нәзек ботлары минем төк баскан аякларга уралган. Кайчандыр шушы нәзек ботларга бөтенесе егылып ятып сокланып калган. Калын иреннәрне суырып үбү турында кемнәр генә хыялланмаган. Авария тормышын астын-өскә китергән. Елена гомерлеккә гарип калган. Алты айлык авыры төшкән. Ире ташлап киткән. Минем тормышымны да бер вакыйга үзгәртте. Мәдинә үлем хәлендә. Мин – җинаятьче. Елена бирешмәгән. Эшен дә тапкан. Миңа да бирешергә ярамый. Елена сыман көчле булырга кирәк. Еленаның өстенә хәтфә юрганны яптым да, урындыкка элеп куелган киемнәрне кидем. Чәчкәле трусик. Ак майка. Соры джемпер. Зәңгәр джинсы чалбар. Эт башы төшерелгән футболка. «Нью-Йорк» язулы бейсболка. Бер пар оекабаш. Яңа киемнәрне кидем. Үземнекеләрне пакетка тутырдым. Һуш, Елена! Һуш һәм гафу ит! Видеокамераны синең фатирга яшердем. Андагы тасма җинаятьчеләр кулына килеп эләксә – башым төрмәдә череячәк. Бу хакта белмәвең яхшырак. Тыныч кына, үзеңнең тормышыңда яшә. Вакыты җиткәч, барын да аңлатып, видеокамераны килеп алырмын. Ишекне ябып, подъездга чыктым. Тынлык. Баскычлар аша аска ашыктым. Тышка чыктым. Көн сүрелгән. Чүп савытына пакетны бәрдем дә, як-ягыма карандым. Агачлардагы сары яфракларның йөзләре кара көйгән. Көзге соры көн кичкә авышып килә. Күзәтеп тормыйлар. Полиция күренми. Бейсболканы батырып кидем дә, тукталышка ашыктым. Телефонга күз салдым. Ун тапкыр шалтыратканнар. Шалтыратсыннар. Барыбер алмыйм. Сөйгәнем үлем белән көрәшкәндә, кеше үтереп йөри алмыйм. Ни булса да булыр, Мәдинәм янына барам. Бу ботканы пешерүчеләр дә дәваханәгә юл тотканнардыр. Ашыгырга кирәк, ашыгырга.
11
Яшел “семерка” Кызыл кирпечле бина каршына килеп туктады.
– Ни өчен Динисламны яклыйсыңдыр.
– Беркемне дә якламыйм. Җинаятьчеләрнең эзенә төшергә телим.
– Теләгәч, монда нишләп йөрибез соң? Җинаятьчеләр Уфа урамнарында.
– Ату коралын күрмичә, беркемне дә эзләргә җыенмыйм.
Тимер ишекне ачып, караңгы коридор аша эчкә үттеләр. Пыяла тәрәзә артында утыручы сержант ялт кына сикереп торып, честь бирде. Аңа таныклык күрсәтеп, керергә рөхсәт бирүче кәгазь алдылар. Турникет аша мәрмәр идәнле залга керделәр. Калай ишектән кереп, тезелеп киткән киштәләр янына үттеләр. Тимур кулындагы кәгазьгә карап, киштәләр рәтеннән китте.
– Менә ул!
Тимер тартманы алды. Авыр гына. Кирпеч тутырганнар мыни. Ачты. Эчендә кара пакетка салынган тимер тартма ята иде. Тартма эчендә тартма. Әкияттәге сыман. Эчендә йомырка. Йомырка эчендә – гомер. Зал уртасындагы имән аяклы өстәлгә куеп, тартманы ачып җибәрделәр. Нәрсә? Сүтелгән АКМ. Гильзалар. Булырга мөмкин түгел. Ике кеше «Макар[3]»дан атып үтерелгән. Берсе «Калаш»тан. Автоматтан полиция хезмәткәре атты. Динислам автомат тоткан иде. Кулына тотса да, бер тапкыр да атмады. Атмаса да, тартмага сүтелгән автомат, дары исе аңкып торган гильзалар тутырганнар. Ни өчен? Пистолет кая? Динислам атмады. Ике кеше дә пистолеттан атып үтерелде. Мәетләрне, мәетләрне күрергә кирәк.
– Киттек! – диде Тимур, куен кесәсеннән тәмәке алып кабып.
– Кайтам. Ә син кая җыендың?
– Дәваханәгә. Мәетләр әле шунда.
– Булса соң!
Тимур үзе дә сизмәстән калай тартмага китереп сугып, Рәмзилнең якасыннан алды. Автомат кисәкләре, гильзалар төрле якка таралды.
– Башыңны сантыйга салма! Сиңа кем шылтыратты?
– Тынычлан! Булды!
– Булмады! Әйт, дөресен әйт!
– Әйтәсе юк! Аны мин генә түгел, син дә яхшы беләсең! Халык курыккан. Җинаятьченең тиз генә кулга алынуын тели. Миллионнан артык халыкны Тимурның фаразлары гына тынычландырачакмы? Безнең җитәкчеләргә, аларның җитәкчеләренең җитәкчеләренә нәтиҗә яшен тизлегендә кирәк. Бик тиз кирәк.
– Аңлавымча, тиз арада Динисламны тотырга тиешбезме.
– Әйе!
– Ул гаепле түгел бит.
– Һаман үзеңнекен сөйлисең. Безнең планны аңлап бетмисең. Динисламны кулга алабыз. Чын җинаятьче тынычлана. Шуннан соң аның да башына җитәбез.
– Ничек?
– Монысын җитәкчелек әле уйлап бетермәгән.
– Уйлап бетергәнче, җинаятьче тотылганчы Динислам төрмәдә утырачакмы? Тагын атсалар, тагын кешеләр үлсә? Шуннан соң кешеләр күзенә ничек караячаксың? Беләсеңме, ул корбаннарда безне, алдакчыларны гаепләячкәләр.
– Дәваханәгә ник барасың?
– Мәетләрне күрәсем килә. Бер сорауга җавап табарга телим.
– Тәки үзсүзләнәсең. Ярар. Сүзләреңдә хаклык бар. Арт якны да уйларга кирәк. Ашыгыйк.
– Мәдинәне саклыйлармы?
– Әйе! Барысы да син әйткәнчә эшләнде. Ике сакчы. Ике опер[4] табиб булып киенгән. Бер омон хирург булып “эшли”.
– Яхшы. Мәдинәнең хәле ничек?
– Комада.
Тимур тәмәке фильтрын чәйнәп, кесәсеннән зажигалка чыгарды. Кайда икәнлеген аңлап, кире шул ук кесәсенә салды. Шуннан соң ак кафель түшәлгән идәнгә таралган автомат кисәкләрен, гильзаларны янә тимер тартмага тутырды. Тартманы урынына куйдылар. Тимурның телефоны шалтырады.
– Алло! Нәрсә? Күзәтегез! Ләкин, тимәгез. Хәзер барып җитәбез!
Алар коридордан йөгереп үттеләр. Айфонында уен уйнап утыручы сержант бу юлы честь биреп тә өлгерә алмады.
[1] “Квадрат” операциясе – хокук сакчылары тарафыннан билгеле бер территорияне билгеле бер вакыт кысасында тулысынча контрольгә алу.
[2] Айфон (IPhone) – Apple корпорациясе эшләгән смартфон.
[3] «Макар» – 1948нче елда совет конструкторы Николай Федорович Макаров уйлап чыгарган пистолет.
[4] Опер – Эчке эшләр министрлыгының эзләү чараларында катнашучы хезмәткәре.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
Читайте нас: