Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 Май 2020, 19:55

Айдар ЗӘКИЕВ. Уен. Бәян (2)

...Операция тәмамланды. Өч сәгать өч көн сыман тоелды. Нечкәлекләрен белмим. Хирург берни дә дәшмәде. Мәдинә «Реанимация» дип язылган калын пыялалы ишек артында ята. Ишекнең бу ягында – мин. Коридор салкын. Баз сыман, җилеккә үтеп керердәй салкын. Безне калын пыяла гына аерса да, ярдәм итә алмыйм. Араларда Кытай дивары, төпсез упкын яткан сыман. Мәдинәм ике дөнья арасында бәргәләнә. Көлеп, шатланып йөргән Мәдинәм хәрәкәтсез ята. Селкенми дә. Керфек тә какмый...

2
Яшел “семерка” Октябрьнең 50 еллыгы урамыннан гөжелдәп килеп, «Матрица» ягына борылды. Кулына рация тоткан дежур лейтенант сискәнеп ките. Монда керергә ярамый. Кеше аттылар. Төн уртасында кем йөри микән? Автоматын кулына җайлап тотып, юл уртасына басып, чакырылмаган кунакларның каршысына ук чыгып басты. Машина сызгырып килеп туктады. Ишеккә урнаштырылган кеч кенә двигатель караңгылатылган тәрәзәне акрын гына төшерде. Уч сыярдай ярыктан кызыл тышлы таныклык килеп чыкты. Лейтенант биленнән какланган колбасага охшаш фонарен алып, таныклыкка ут көлтәсе төшерде. Шуннан соң фуражкасын рәтләп, честь бирде.
– Оператив хезмәткәр Чыңгызов! Сезне көтәләр.
“Семерка” эрзинкә исләре чыгарып, зур тизлектә кузгалды. Машина “Инфинити”ның янәшәсенә килеп туктады. Аннан уртача буйлы, кара күн курткалы бер егет төште. Егет як-ягына каранды да, тәмәке кабызып, кибеткә таба юнәлде. Озын буйлы, вильвет куркта кигән бер егет иңбашына килеп кагылды.
– Капитан Чыңгызов. Нишләп соңладыгыз?
– “Бөкеләр».
– Шушы вакытта нинди “бөке» булсын.
– Кайда теге егет?
– Дәваханәдә.
– Аны күрергә кирәк.
– Бүген үк ме? Сәгать төнге ике.
– Бүген үк. Кибеткә кереп чыгабыз да, китәбез.
Тимур Чыңгызов теңкәсенә тигән иптәшен тыңлап тормады. Ике көн ял алган иде. Динара белән душ кенә кереп чыктылар. Табын әзер. Төн озын. Өстәл түрендә – башланмаган «Хеннесси[1]». Хатын-кыз тәмен, сөю назын оныта башлаган яшь йөрәк. Нәкъ шул вакытта телефоны шалтырамасынмы? Ничек ачуланмыйсың? Тимур кабынып сүнгән тәмәкесен чәйни-чәйни кибет эченә үтте.
– Тәмәкегезне, тәмәкегезне сүндерегез!
Сакчыны ишетмәмешкә салышты. Өйрәткән була. Башта ыштанын алыштырсын. Пистолеттан ата башлагач, супермаркеттан беренче булып чыгып качкандыр әле. Сакчы имеш. Кибет ул кадәре зур зыян күрмәгән. Җимерелгән берничә киштәне, ватылган шешәләрне искә алмасаң. Өч кеше һәлак булган. Берсе каты яралы. Килеп җиттек. Укыган чакта АКШтагы мондый исәрләр турында профессорлардан ишетеп белә иде. 1998 ел, 24 март. Джонсборо, Арканзас. 11 яшьлек Эндрю Голден белән 13 яшьлек Джонсон Митчел мәктәптә янгын сагы җиһазын эшләтәләр һәм куаклар арасына посалар. Бинадан йөгереп чыгучыларга ярымавтомат винтовкалардан ут ачалар. Дүрт укучы һәм 32 яшьлек укытучы вакыйга урынында һәлак була. Ун кеше каты яралана. 2000 ел, 28 август. АКШ, Фействилл, Арканзас. 36 яшьлек Джеймс Келли үзе эшләгән университетка килеп, 67 яшьлек җитәкчесе Джон Локкны атып үтергән. 2011 ел. АКШ, Феникс, Тусон. 22 яшьлек Джаред Ли Лофнер «Safeway» cупермаркетында пистолеттан ут ача. Нәтиҗәдә, алты кешенең гомере өзелә һәм ундүрт сатып алучы яралана. Пуля тугыз яшьлек кызны да, Аризонаның федераль судьясы Дон Роллны да аямый. Хәзер бездә дә башланды. Кем гаепле? Балалар имидән аерылмас борын боевиклар карый башлый. Компьютер уеннарында кеше үтерергә өйрәтәләр. Уңда да, сулда да корал саталар. Сатып алынган справкага ышанып корал тараталар. Кеше коралны ни өчен ала? Бу хакта кызыксынучы юк. Сату бара. Бизнес «чәчәк ата». Тимур төн йокысы белми җинаятьчеләр эзли. Җинаятьчеләр! Кая әле теге “батыр” сакчы. Әнә, ишек төбендәге урындыкта утыра. Һаман һушына килә алмый, ахры. Әллә арыганмы? Эшем иясе.
– Камераларга нәрсә яздырылган икән. Карый әле.
Сакчы дәшмәде. Бәйләнчек егетнең тәмәкесенә дә бәйләнмәде. Торды да, үзе артыннан ияртте. Колбасалар киштәләре янәшәсеннән калай ишекне ачып, бер тар гына бүлмәгә керделәр. Клавиатура артында юан гына бер егет утыра иде. Тимур аңа таныклыгын күрсәтте.
– Зур экранда унлаган камера төшергәнне берьюлы күзәтергә мөмкин, – дип егет күптә түгел генә супермаркетта булган вакыйганы эзли башлады. – Камералар 24 сәгать бертуктаусыз төшерәләр. Яздырылган видеомәгълүмат сейфта бер атна саклана. Шуннан соң җуела.
– Артка әйләндер. Тагын артка. Тукта! Хәзер акрын гына алга.
Менә капюшонлы егет. Киштәләр артына посты. Рюкзагыннан пистолет тартып чыгарды. Сөт алып торучы бабайның башына терәп атты. Уңга борылып, йөгерүче хатынның аркасынна ике пуля утыртты. Сулга борылып, төрле якка ата башлады. Артына борылды. Кара күн күртка кигән егеткә төзәде һәм аның янәшәсендә посып утырган иргә атты. Теге егетнең кулында ниндидер кара нәрсә.
– Якынайт әле!
Видеокамера. Гаҗәп. Димәк, болар икәү булганнар.
– Дәвам итик!
Менә киштәләр арасына посып утыручы сакчы чыгып чапты. Килеп җитте. Бер егет яралы кызын кочып ишек ягына атлый. Калганнар баш күтәрергә дә курка. Ә ул атлый. Үлеменә каршы атлый. Герой. Ләкин нигә бу егет аңа атмый. Күпме кешегә атты. Ә моңа атмый? Атыр урынына, дәште. Егет борылды. Пистолет тоткан егет ауды. Штурм башланды...
– Рәхмәт!
Тимур йокымсырап утырган шар корсакның иңбашына кагылып, флэшка сузды. Компьютердагы мәгълүмат язылып беткәч, янә кибеткә чыкты. Кесәсен капшап, бер уч тиен акча китереп чыгарды. Өч бишлекне сайлап алып, автоматка тыкты. Автомат эчендә гүләгән тавышлар килде. Бераздан, аскы тишектән буы күтәрелгән бер стакан кофе килеп чыкты.
– Син кайда йөрисең? Эзләмәгән җир калмады. Телефоның эшләми.
– Зарядкасы утыргандыр. Видеотасма карадым. Теге егетне күрергә кирәк.
– Иртәгә.
– Юк! Бүген һәм хәзер. Зажигалкаң бармы?
Тимур тәмәкене озын итеп сурыды да, борын тишекләреннән агулы төтен чыгаргач, кофе уртлады.
– Аңлый алмыйм. Егет кибеткә кереп, уңга-сулга ата башлады. Һәм, нишләптер, бу егеткә атмады.
– Минекендә барабызмы?
– Һәркем үзенкедә.
– Өлгәшәсеңме соң? “Инфинити” очып кына йөри ич.
– Мыскыл митмә. “Семерка” да машина. Күтен кыздырсаң, ул да сынатмый.
“Инфинити” тыныч кына кабынды да, яшен тизлегендә кузгалып та китте. Көйсезләнеп кенә кабынган “Семерка”, зәп-зәңгәр төтен калдырып, машиналар елгасы аккан юлга ашыкты.
3
Операция тәмамланды. Өч сәгать өч көн сыман тоелды. Нечкәлекләрен белмим. Хирург берни дә дәшмәде. Мәдинә «Реанимация», дип язылган калын пыялалы ишек артында ята. Ишекнең бу ягында – мин. Коридор салкын. Баз сыман, җилеккә үтеп керердәй салкын. Безне калын пыяла гына аерса да, ярдәм итә алмыйм. Араларда Кытай дивары, төпсез упкын яткан сыман. Мәдинәм ике дөнья арасында бәргәләнә. Көлеп, шатланып йөргән Мәдинәм хәрәкәтсез ята. Селкенми дә. Керфек тә какмый. Хәзер аның гомере шушы аппаратка бәйле. Аппарат сүнсә – үләчәк, эшләсә – яшиячәк. Күп кан югалткан. Кан бирергә кешеләр кирәк. Ник кердем уен үзәгенә? Вакыт әрәм итеп, юкка акча туздырып йөрим. Үсәргә, зураерга вакыт җиткәндер. 29 яшь бит. Тугыз яшь түгел, 29 яшь. Ә мин һаман уйныйм. Сыра чөмерәм һәм уйныйм. Эштән соң туры өйгә кайтмыйм. Аяклар үзеннән үзе уен үзәгенә алып килә. Ә Мәдинә нишли? Ашарга пешереп көтә. Шылтырата. Телефонны алмыйм. Ишетмим. Көтә-көтә дә, ятып йоклый. Көн дә шул бер үк хәл кабатлана. Паркларда җитәкләшеп йөрү дә юк. Ресторанга да бармыйбыз. Икәү торсак та, бер түшәктә икәү көн саен йокласак та, аерым яшибез. Сөешү түгел, бер-беребезгә кагылмыйбыз да. Кызык. Ә нигә мин бу хакта иртәрәк уйламадым икән? Мәдинә үлем хәлендә ятканда гына башка акыллы уйлар килә. Башым теземә килеп бәрелде. Йоклап киткәнмен. Ярамый! Уян, Динислам! Монда кайнар кофе тәкъдим итүче булмас. Бәдрәфкә барып, битне салкын су белән булса да юып килим. Аз гына булса да йокы ачылмасмы. Тәмәке дә юк ичмаса.
Бәдрәф ишеге шар ачык. Кранны ачтым. Аннан башта «порх” килеп кызыл су атты. Шуннан соң гына кызгылт су агара башлады. Битләремне, муенымны юдым. Әллә нигә яргаланып беткән көзгегә күз салдым. Дөресен генә әйткәндә, үземне күптән көзгедән караганым юк иде. Сакал җиткән. Чәч җилкәгә төшеп килә. Үзгәргәнмен. Күз төпләре зәңгәрләнеп чыккан. Ике каш арасында җыерчыклар барлыкка килгән. Сукбайга, наркоманга охшап калганмын. Мондый кыяфәттә йөрергә ярамый. Чәчне мода буенча алдырсам, сакалны кырсам бер ун яшькә яшәрәчәкмен. Шулай итәрмен. Мәдинәм генә терелсен. Җае чыгу белән кырынырга, чәчне алдырырга кирәк. Юеш битне җиң белән сөртеп, бәдрәфтән чыктым. Барып эскәмиягә утырдым. Конверт. Бәдрәфкә кереп киткәндә юк иде шикелле. Берәрсе онытып киткәндер. Алай дисәң, коридорда черки очкан тавыш та ишетелмәде. Үле тынлык. Әллә күземә күренә, әллә конвертның тышына чынлап та “Динисламга!” дип, язылган. Чынлап та, маркер белән, калын итеп “Динисламга!” дип язганнар. Аңламыйм? Як-ягыма карандым. Беркем дә юк. Дежур шәфкать туташы ниндидер кәгазьләр белән мәш килә. Авырулар яшәү белән үлем арасында бәргәләнә. Һәркемнең үз эше, үз мәшәкате. Кем калдырган моны? Ачтым. Катырка кисәгендә телефон номеры. Телефонны алып, номерны җыйдым. Алучы юк. Сәер.
Хәбәр килде. “Сандугач”балалар бакчасы. Хәзер үк кил!” Барыргамы? Ни өчен? Төн уртасында балалар бакчасына кем кертер мине?
Яңа хәбәр. “Мәдинә тереләме?” Кем соң бу? Кем генә булса да, Мәдинәнең дәваханәдә ятканын белә. Мине дә таный. Димәк, сайланырга ярамый. Барырга, күрешергә кирәк. Таң атканчы кире әйләнеп тә килермен. Кан тапшырырга кешеләр алып килергә кирәк. Киткәнче, Мәдинәмне күрәсем килде. Эскәмиядән торып, калын пыялалы ишек янына килдем. Мәдинәкәем ята. Беләкләренә тыгылган көпшәләрдән ниндидер сыекча тама. Мәдинәм! Мәдинәкәем! Мин озакка түгел. Тиздән киләм. Урыннан кузгалмакчы идем, коридорның теге башында ике кара шәүлә күрдем. Шәүлә генәдер. Төн уртасында дәваханәдән кем йөрсен ди? Йокы килүнең билгесе бу. Күзгә тагын әллә ниләр күренә башлавы ихтимал. Чү! Төш түгел. Селкенәләр. Кыймылдыйлар. Хәрәкәт итәләр. Пластмасс солдатлар сыман. Компьютер уенындагы террорчылар сыман якынлашалар. Күзләремне удым. Ачык күренә башладылар. Берсе уртача буйлы. Икенчесе озын гына. Шакы-шокы атлап миңа таба киләләр. Төн уртасы. Җитди кыяфәтле ике егет. Качаргамы? Юк! Мәдинәне ташлый алмыйм. Үтерсәләр үтерсеннәр. Язмыштан узмыш юк. Әлегә кадәр селәгәен агызган үсмер сыман йөредем. Үлемем ирләрчә булсын. Бәлки, тиз генә полициягә шалтыратырга кирәктер. Телефон. Кая телефон? Кая? Анысы да кирәк вакытта кулда түгел. Таптым.
– Көтеп торыгыз! Сезнең шылтыратуыгыз безнең өчен бик мөһим!
Көй уйный! Көй тыңларга вакытым юк. Хәзер мине атып үтерәчәкләр. Менә тәбәшәгрәге кулын куен кесәсенә тыкты. Хәзер башланачак. Тагын башланачак. Качаргамы әллә? Ике адым гана атлый алдым. Аяклар тыңламады. Энергиясе беткән робот сыман урында катып калдым. Төштәге сыман. Кораллы кешеләр куалар. Бөтенесе йөгереп кача. Ә мин, никадәре тырышсам да, әкәм-төкәм кебек шуышудан ары китә алмыйм. Әкәм-төкәм. Йөгерү түгел, атлый да алмадым. Атлау түгел, аякта басып тору да кыенлашты. Күз алларым караңгыланып китеп. Линолеум якыная башлады. Якынаймый, авам шикелле. Диварга тотынып өлгермәдем. Идәнгә тәгәрәдем. Күзләремне чытырдатып йомдым. Хәзер ату тавышы яңгараячак. Тагын атачаклар. «Мартрица»дагы хәл кабатланачак. Ут кебек кайнар пуля киемемне өтеп кереп, итемне умырып керәчәк. Очлы борынлы ерткыч сыман сөягемне җимерәчәк. Башта авырту тоймаячакмын. Шуннан авыртуга чыдый алмыйча, иренемне тешләп кычкырып җибәрәчәкмен. Бәлки башка атарлар? Ул чакта бөтенләй уянмаячакмын? Учларым белән колакларымны капладым. Идәндә яткан килеш, борын төбемдә ике пар ялтырап торган күн ботинкалар күрдем. Берничә кул берьюлы эләктереп, эскәмиягә утырттылар. Көч тә бар үзләрендә. Ак халатлы бер хатын танау төбемә мамык кисәге терәде. Фу-у-у! Бигерәк сасы. Күздән яшьләр атылып чыкты. Аммиак ич бу!
– Хәлегез, хәлегез ничек?
– Яхшы!
Теге ике исәвән дә басып торалар.
– Сез Динислам Хәйруллинмы?
– Ә сез кем?
Каршыма берьюлы ике таныклык суздылар.
– Тимур Чыңгызов. Оператив хезмәткәр.
– Рәмзил Байбурин. Оператив хезмәткәр.
– Сезгә нәрсә кирәк?
– «Матрица»дагы вакыйганы без тикшерәбе. Берничә сорау бирергә. Әйдәгез, бәдрәфкә кереп чыгыйк.
Тәбәшәгрәге алдан китте. Озынрагы арттарак калды. Сәер. Кулга алырга уйлыйлармы? Нәрсә өчен? Атып үтерә яздылар. Мәдинәм үлем хәлендә. Әллә полиция таныклыгын ясатып кына алганнармы? Ничек кенә булса да, хәзер соң инде. Гомерем шушы ике исәвән кулында. Ни булса да булыр. Тыпырчынырга, качарга хәлем дә, теләгем дә юк.
Бәдрәфәкә керү белән, тәбәшәгрәге тәмәке кабызды. Миңа да тәкъдим итте. Баш тартмадым. «Кент». Көйрәтеп җибәрдек. Озынрагы чылтыратып сидек куыгын бушатты да, тәрәзә төбенә барып сөялде. Анысы тартмый иде.
– Борчыган өчен гафу үтенәбез. Ләкин син бик үзенчәлекле җинаятьнең герое.
Нәрсә? Герой! Мин мени герой? Тезләрнең ничек калтыраганын, йөрәкнең ничек типкәнен белсәләр болай сөйләмәсләр иде.
– Уфада мондый хәл беренче тапкыр. Соңгысы булсын өчен, ярдәмең кирәк.
– Ярдәм?!
Тәмәке төтененә чәчәп җибәрдем. Ярдәм. Кызык. Әлеге вакытта минем үземә ярдәм кирәк. Ярдәм сорыйлар. Көне-төне компьютер артында утырган бәндә ничек ярдәм итә алсын инде?
– Әйе, синең ярдәм кирәк. Җинаятьчеләр берәү генә түгел.
– Ничәү?
– Әлегә билгесез. Ләкин «Матрица»да алар ким дигәндә икәү булганнар. Менә кара.
Тимур «Нокиа» смартфонының[2] сенсорлы экранына төрткәләп алды.
– Күрәсеңме? Монысы ата. Ә менә бу егет видеокамерага төшерә.
Мәзәк. Куркыныч мәзәк. Кеше үтерәләр. Шуны видеокамерага төшерәләр. Нинди көнгә төшкәнбез.
– Ул гына түгел. Шушы егет төшергән ролик «Ютьюб[3]»ка һәм бер сайтка куелган.
– Димәк, синең турында без генә түгел, шушы канкоешны оештыручылар да яхшы белә. Телевидение журналистларына да «рәхмәт» укы. Синең турында сюжет үзәк телевидениедән көне-төне күрсәтелә.
Димәк, конвертны очраклы гына тапмадым. Менә ничек булган икән. Мәдинәнең кайда ятканын да белгәннәр.
– Шалтыратучы булмадымы?
Үпкә тутырып тәмәке төтенеп суырдым да, тиз генә уйларга тырыштым. Конверт турында әйтергәме, юкмы? Әйтсәм, аларны барыбер кулга ала амаячаклар. Тикшерү озакка сузылачак. Шул вакытта Мәдинә белән бер-бер хәл булырга мөмкин. Очраклы хәл.
– Юк! Булмады!
– Күрәм. Арыгансың. Кайгың да көчле. Менә визитка. Берәрсе шылтыратса, я сине берәр сәер кеше күзәтеп йөргәнен шәйләсәң, теләсә кайсы вакытта шылтырат. Киттек, Рәмзил!
Егетләр чыгып китте. Күңел болганырлык зәңгәр төтен. Тончыгып үлмәле. Җитмәсә, монда тартырга ярамый бит. Тиз генә барып тәрәзәне ачтым. Дөрес эшләдемме? Ни булса да булыр. Ашыгырга кирәк. Буп-буш коридор буенча атладым. Һәм туктап калдым. Пыяла ишек. Мәдинә ята. Аппарат эшли. Пыяла аша Мәдинәмнең очлаеп калган йөзеп сыпырдым, чәчләрен сыйпадым. Юк, бу саубуллашу түгел. Эчтән шулай уйладым. Ә күңел саубуллашкандай, сыкрап куйды. Әгәр дә Мәдинәне соңгы тапкыр күрүем шушы булса? Тәүбә-тәүбә. Башка әллә нинди уйлар килә. Күзгә яшьләр тыгылды. Керфекне чылаткан эре яшь тамчысын җиңеп белән сөрттем дә, Мәдинәмә тагын бер күз тутырып карадым. Пыяла ишек кырында таптанып торудан файда юк. Үземне көчләп булса да алга атладым.
Сәгать төнге ике. Урам тулы халык. Уфада төнге тормыш гөрли. Әнә, бер төркем исерек яшьләр кемгә бәйләнергә белмичә интегеп йөриләр. Бизәнгән, биек үкчәле түфли кигән ике яшь кыз тәмәке суырып, юлдагы үткән машиналарга кул селтиләр. Ә миңа такси кирәк. «Раушан» кибете каршында берәү тора. Арткы ишектән утырдым.
– Кая?
– Балалар бакчасына!
– Шушы сәгатьтәме?
– «Сандугач» балалар бакчасына. Свердлов урамы, 70нче йорт.
Сары «Лифан» елан сыман бормалы юллар аша, таныш булмаган кешеләр янына алып китте. Баш гөжләп, үтереп йокы килсә дә, авырайган күз кабакларын ничек тә йоммаска тырыштым. Йокы белән көрәшү авырлашканнан авырлашты. Җылы, йомшак урынга кереп утыргач, карбабай сыман эри башладым. Колакта һаман ату тавышлары яңгырый. Күз алдында Мәдинәнең агарынган йөзе. Бу вакыйгалар башка сыеп бетә алмый. «Матрица»дагы хәл төш кебек кенә, компьютер уенындагы бер вакыйга кебек кенә тоела. Һәрхәлдә, минем моңа ышанасы килә. Клавиатурага башымны салып йоклаган килеш уянып китсәм ничек шатланыр идем. Уен түгел, чынбарлык шул бу. Салкын тәрәзәгә битне терәгәч кенә бераз һуш керде. Шундый хәлдә юлны күзәтеп, визиткадагы телефон номерын ятладым. Бәлки кирәге чыгар? Бәлки ярдәм чакырып өлгерермен? Бәлки өлгермәсмен.
4
Өченче тулай торак. Свердлов урамы, 60/1. Соры кирпечтән төзелгән биш катлы бина. Тышкы кыяфәте белән төрмәгә, исәрләр йортына охшаган. Монда биш ел яшәдем. Ачлы-туклы, шул ук вакытта күңелле биш ел. Студент еллары, мөгаен, тормышымның иң бәхетле мизгеле дә шушында үткәндер. Бер егетнең туган көне әле дә булса исемдә. Көз иде. Табында утыргач, бүлмәдәш егетләр белән тышка чыгып киттек. Өч кыз белән таныштык. Танышу хөрмәтенә, бер шешә шәраб алдык. Кайда эчәргә? Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданга барып, бер куак арасына барып утырдык. Пластмасс стаканнарга салып та өлгермәдек, милиционерлар килеп тә чыкты. Кызларны кайтарып җибәрделәр. Ә безне, өч «җинаятьче” сыман, “стаканщик”ка алып киттеләр. Алда ниләр көтәсен белә идем. “Обезьянник”[4]та утырып чыккан егетләрдән күпне ишеттем. Анда бер дә барасым килмәде. Җитмәсә, тамчы да капмаган килеш. Документ тутыру. Полиция УАЗы. Эчкечеләр белән айныткычта куну. “Стаканщик»ка керергә генә җыенган идек, эчтә бер егет каты бәхәсләшә башлады.
– Көтеп торыгыз! Без хәзер! – диде кәҗә бәтие сыман йомшак тавышлы сержант.
Чүгәләдек.
– Качабызмы?
Тәкъдимем көзге салкынча һавада эленеп калды. Илсур белән Ленар җавап биреп өлгермәде.
– Качып карагыз. Менә! – дип, ишектән эрзинкә дубинка белән янады кәҗә-сержант.
Гаҗәп! Милицияне кеше тукмарга гына түгел, уйларын да укырга өйрәтәләр икән. Яңалык. Минем өчен яңалык. Ләкин юкка гына укудан куыласы килми. Айныткычтагы мәгълүмат турындан-туры уку йортын китә. Бу уй дәртләндерде. Курку хисе көзге җил канатына утырып, очып китте. Җиңел булып калды.
– Йөгердек, егетләр! – дип, торып чаптым.
Ике адым атладым да, асфальтка сөрелеп бары та төштем. Егетләрнең табаннары гына ялтырап калды. Ишек ачылды. Кәҗә-сержантның йодрык кадәре генә башы күренде. Ниндидер көч янә аякка басарга ярдәм итте. Юлда пипелдәткән машиналарга игътибар итмичә, кайтыр якка чаптым. Артта аяк тавышлары ишетелде. Куалар. Тотсалар, бер исән җирне калдырмаячаклар. Мондый уйлар көч өстәде. Аяк тавышлары тынды. Төнге Уфа урамында бер үзем генә чабам. Тулай-торак утлары күренде. Тимер ишеккә килеп җиттем. Вахтага кердем. Сукранган вахтерны күрүемә бүген чиксез шат идем.
Биш катлы соры бина төн караңгылыгында эресә дә, хатирәләр яңарганнан яңарды гына.
– Килеп җиттек!
Таксист уйларымны бүлде. Акча түләп, машинадан төштем. “Лифан” гөжелдәп, кузгалып китте. Менә ул, «Сандугач» балалар бакчасы. Матур гына икән. Рәшәткәле, тимер койма. Капкага йозак эленгән. Нишләргә? Монда таптанып торсам, бераздан полиция килеп җитәчәк. Аларның игътибарын җәлеп итәргә ярамый. Як-ягыма каранып алгач, капка аша сикереп эчкә үттем. Таш түшәлгән сукмактан мәче сыман йомшак басып кына атладым. Үземне мина яланындагы солдат сыман хис иттем. Чак кына уңгарак, яки сулгарак бассаң, бетте башың. Матур бакча бу. Төнендә сокландыра. Агачтан крокодил, арыслан сыны ясаганнар. Атынгычлар, кеч кенә карусель дә бар. Көндез монда тагын да күңелледер. Миңа гына күңелле түгел. Ихатада бер җан әсәре күренмәде. Кая соң, миңа хат язучы кая? Кинәт, ишек алдында ут кабында. Нишләргә? Ялт кына бер куак артына барып постым. Каравылчы чыккан. Мине күргәнме әллә? Тәмәкесен көйрәтеп, фонаре белән тирә-якка яктыртты. Димәк, шәйләмәгән. Куакларга ышыкланып, балаларның кечкенә йортына кердем. Ут сүнде. Шапылдап ишек ябылды. Каравылчы кереп китте. Җиңел сулап куйдым. Почмакта, караңгылыкта нидер кыймылдаган сыман тоелды. Текәлеп карадым. Беркем дә, берни дә юк. Күхгә генә күренгәндер. Чү! Тагын селкенеп куйды. Кулны селкеттем. Минем шәүлә түгел. Нәрсә бу? Курыккангамы, аптырагангамы, урыннан да кымашан алмадым? Күземне йомып, үземне тынычландырдым да, почмакка таба атладым. Бер, ике, өч... Артымда аяк тавышы, тычкан кыштырдагандай тавыш ишетелде. Миннән башка тагын кемдер бар. Ләкин кем? Нигә минем белән шаяралар? Сукыр кеше сыман, кулым белән караңгылыкны капшадым. Бармакларым белән һаваны сөздем. Такта. Шомартылган такта. Аяк тавышы. Кинәт кенә артка борылдым. Берсе дә юк. Димәк, шаярганнар гына. Кайтырга кирәк. Ике адым атлап өлгердем. Бер, ике. Җилкә турын нәрсәдер яндырып үтте. Бал кортымы? Авырту бетте. Ут сүнде.
5
Кара кепкасы йөзенә шуып төшкән сакчы йоклап киткәнен сизми дә калды. Сәгатьнең кече теле өч санын үткәндә яктырткыч астында скандворд чишә иде. Сүнеп-сүнеп алган лампа яктысын хәтерли. Шунна үзе дә сүнгән. Офык сызыгында таң сарысы күренә башлады. Смена алышыныр вакыт җитте. Ишектән йомшак кына басып бер ир килеп керде. Бетон идәнгә бер банка карабодай, дүрт телем икмәк салынган янчыгын куйды. Өс-башын тәртипкә китергәч, иптәшенә күз салды. Ничек шаяртырга бу йокы чүлмәген? Ничек акылга утыртырга? Аяк очына гына басып килде дә, хырылдап йоклаган егетнең колагына иелде.
– Революци-я-я-я!
Йоклап яткан егет сискәнеп китеп, өстәлдән идәндә шуып төште. Шуннан соң торып, ишеккә маңгае белән килеп бәрелеп, арт санына утырды.
Дустын шаярткан иптәше эчен тотып көлә иде.
– Көл! Көл! Кызык бит! – дип, өс башын кагып, аягына басты.
– Кызык инде. Сакчы йоклап ята. Ә караклар йокламый.
– Берәр нәрсә булганмы әллә?
– Булачак! Болай йоклап ятсаң...
– Мин бит юри түгел.
– Юри түгел. Будильник куй. Сәгать саен шалтырасын.
– Ярар.
– Төн ничек үтте?
– Ну-у-ы. Әйбәт.
– Әйбәт дисеңме? «Матрица»да атыштылар. Анда каты яраланган кыз без саклаган дәваханәдә ята. Кергән шикле кешеләр турында менә шушы визиткадагы номерга шалтыратырга куштылар. Ә син әйбәт дисең. Яле, видеокамералар ни төшергән. Алар да йокламаганнардыр бит.
Егетләр мониторга текәлеп, начар сыйфатлы мультфильмны хәтерләткән соры шәүләләрне күзәттеләр.
– Тукта! Менә бу капюшонлы егет кем ул?
– Белмим! Журналда теркәмәдем.
– Ахмак! Кара! Менә ишектән керде. Дүртенче камерага күчәбез. Бишенче катка лифт белән күтәрелде. Яралы кыз яткан палата янына килеп җитте. Як-ягына каранды. Эскәмиягә конверт куйды. Бер егет килеп конвертны алды. Шуны да күрмәгәнсең. Йокы чүлмәге! Алло! Капитан Чыңгызовмы? Дәваханәдән борчыйлар.Тиз генә килегез!
Бераздан шлагбаум аша яшел «семерка» кереп, дәваханәнең ишек төбенә үк килеп туктады. Фильтрлы тәмәке чәйнәгән егет төште дә, туп-туры сакчылар бүлмәсенә үтте. Күрешергә кул сузган егетләрне күрмәмешкә салышып, компьютер артына утырды.
– Чак кына соңга калганбыз. Авызга гына килеп керәсе булган. Ник иртәрәк шылтыратмадыгыз!
Чыңгызов егетләрне карашы белән өтеп алды да, телефонын алды.
– Лейтенант Байбурин. Әйе! Чыңгызов бу! Тиз генә дәваханәгә килеп җит! Беләм! Сәгать иртәнге алты икәнен беләм. Тиз бул!
Чыңгызов лифт төймәсендәге биш санына басты. Бераздан ишек ачылды. Динисламның ни өчен телефонын алмаганы да аңлашылды. Димәк, аңа чыкканнар. Ә ул полициягә хәбәр итмәгән. Очрашуга бер үзе киткән. Исәр. Хәзер каян табарга аны? Эзләүнең файдасы булырмы? Сер йомгагын сүтәргә ярдәм итәрдәй бердәнбер җеп тә өзелде. Ә җитәкчеләр җинаятьчене тиз генә тотарга боердылар. Мэр да таләп итә. Сайлаулар алдыннан аның да эш күрсәтәсе килә. Лифт ишеге ачылды. Каршына килгән шәфкать туташына таныклыган күрсәтте дә, бәдрәфкә үтте. Динисламның кулында кичә кәгазь бар иде. Нәрсәдер йомарлап тоткан иде. Тьфу! Чүп савытын бушатканнар. Ачуыннан тәмәке кабызды. Агулы төтенне үпкәләренә тутырып, саргылт түшәмгә өрде. Ишектән күзләрен уып Байбурин килеп керде.
– Шаһит юкка чыкты.
– Кайсысы? Динисламмы?
– Кичә без дәваханәдән киткәч, бүтән телефонын алмады.
– Аны каян табабыз?
– Бик авыр сорау.
– Аңламыйм! Бернәрсә дә белмәгәч, мине нигә таң белән уятырга кирәк иде?
– Сакчылар бүлмәсенә төшик. Шуннан күрерсең.
Очы көйгән тәмәке унитазга төшеп сүнде. Төтен тулы бүлмәдә үле тынлык урнашты.
6
Борын очы кычыта. Түзеп булмый. Кашырга кирәк. Куллар селкенми. Кат-кат уралган нәзек бау кымшанырга да ирек бирми. Ычкынырга омтылган саен, тирегә ныграк уелып керә. Аяклар да бәйләнгән. Караңгылык. Тынлык. Аңлашылмый. Мин кайда? Нәрсә булды? Кемнәр кулында мин?
– Эй! Берәрсе бармы монда?
Җавап юк.
– Мин кайда?
Үле тынлык. Моннан котылырга кирәк. Мәдинә! Бөтен көчемне җыеп, кулларымны азат итәргә тырыштым. Килеп чыкмый. Бау өзәрдәй көч юк шул. Уен үзәгенә ияләшкәнче тренажер залына йөрегән булсам. Их! Аяклар кымшанмый. Шәп түгел. Мәдинәм үлем хәлендә ята. Ә мин зинданда утырам. Елыйсы килде. Кинәт, күз алды яктырды. Әллә үлдемме? Яктылык күренә. Төн күбәләгедәй шул яктылыкка барырга тиешмен. Яктылык дигәнем зур экран булып чыкты. Ниндидер кино бара. Кино түгел, яңалыклар тапшыруы. “Беренче канал”. Екатерина Андреева сөйли.
– Бүген кич Уфада “Матрица” кибетендә бер егет пистолеттан ут ачты. Өч кеше үлде, ун кеше каты яраланды. Җинаятьче коралын куярга, бирелергә теләмәде. Нәтиҗәдә, вакыйга урынына килеп җиткән “ОМОН” корал кулланырга мәҗбүр булды. Ничәмә кешегә кара кайгы китерүче беркайда да эшләмәүче, 22 яшьлек Марсель Җиһангиров булып чыкты. Хокук сакчылары фаразлавынча, җинаятьченең тарафдарлары да бардыр. Тикшерү бара. Эчке эшләр министрлыгы зур кибетләрдә, күңел ачу үзәкләрендә сәер тоелган кешеләр турында дежур частька хәбәр итәргә киңәш итә.
Шуннан соң икенче сюжет китте. Монысы безнең, урындагы телевидение. Корреспондент микрофонын йотардай, ашыга-ашыга сөйли. Супермаркеттан бер егет чыгып килә. Өс-башы кар канда. Чү! Бу егет мин бит. Менә корреспондент минем авызга микрофон суза. Сөйләшмим. Ашыгыч ярдәм машинасына ашыгам.
Монысы беткәч, видеокамерадан төшерелгән фильм башланды. Бер егет кибеткә керде. Як ягына каранып алды да, сумкасыннан пистолет чыгарып шарт та шорт ата башлады. Бер ир тәгәрәде. Бер кыз авып китте. Бер кыз... Чү! Бу минем Мәдинәм бит. Аның каршына иелгәне мин. Менә Мәдинәне күтәрдем. Ишеккә табан юнәлдем. Теге бәндә миңа пистолет төбәде. Туктап калдым. Бах-бах-бах! «ОМОН» штурмга күчте. Мин чыгып киттем. Күптән түгел генә шушы мәхшәрнең үзәгендә кайнадым. Хәзер тагын шуны күрсәтәләр.
– Кем генә булсагыз да, мыскыл итәргә хокукыгыз юк!
Дәшүче булмады.
– Куркасызмыни?
Караңгылык дәшмәде. Тимер урындыкны селкетергә теләдем. Нык беркетелгән. Кымшанмады.
– Бер көндә илле мең кеше...
– Кем сез?
– Ике көндә йөз мең...
– Ычкындырыгыз!
– Бер айда – миллионнан артык...
– Мәдинәм дәваханәдә ята!
– Бу сюжет бүген безнең сайтта да, «Ютуб»та да беренче урында.
– Мин дәваханәдә булырга тиешмен!
– Рәхмәт сиңа, Динислам!
Динислам дидеме? Әллә ялгыш кына ишеттемме?
– Мәдинә өчен борчылма. Аңа үлем янамый.
Бу сүзләр мине тагын да ныграк аптыраттылар. Бөтен мәгълүматны беләләр.
– Борчылма! Мәдинә исән булачак. Әгәр дә безнең белән хезмәттәшлек итсәң.
Нинди хезмәттәшлек? Аның гомере болай да кыл өстендә. Тагын ни кирәк боларга?
– Мәдинәгә тиеп кенә карагыз!
Бу сүзләр үзеннән-үзе әйтелде. Уйлап та өлгермәдем.
– Тияргә җыенмыйбыз да. Терелсен. Аякка бассын. Безгә син кирәк.
Мин!? Тән эсселе-суыклы булып китте. Әллә эчке органнарымны кисеп алырга телиләрме?
– Бер йомыш үтисең дә, үз юлың белән китәрсең.
– Нинди йомыш?
– “Матрица”да ату оештыручы безнең егет иде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Үзе үлсә дә, күпме акча китерде һәм китерә. Сайтка керүчеләр кинәт артты. Реклама бирергә теләүчеләр чират тора. Ләкин бу сюжет озакламый искерәчәк. Бөтен өмет синдә.
Күпме теләсәм дә, аңлый алмадым.
– Иртәгә Көньяк автовокзалга барасыз. Кара сумкада АКМ[5] ятачак. Зорге урамы яклап керәсез. Ишек төбендә безнең таныш сакчы каршы алыр. Ул сезне үткәрәчәк. Шуннан соң син атачаксың. Дмитрий видеога төшерәчәк.
– Юк!
Караңгылык дәшмәде. Каршымда бер ут көлтәсе пәйда булып, таш идәндәге бер ак нәрсәдә туктап калды.
– Конвертта SIMка һәм телефон номеры.
– Бармыйм! Атмыйм!
– 21нче дәваханәнең реанимация бүлегенә үтеп керүе кыен түгел.
Мәдинә! Мәдинәкәем! Хәшәрәтләр! Йомшак җиремне беләләр. Ризалашмый чара юк. Ризалашырга да, чыгу белән полициягә хәбәр итәргә кирәк.
– Полициягә хәбәр итү турында уйлама да.
Әллә уйларымны да укыйлар инде.
– Ярар.
– Килештек. Кул бирешеп тормыйбыз.
– Туктап торыгыз...
Ут сүнде. Мине янә караңгылык йотты. Караңгылык. Тынлык. Шакы-шокы, шакы-шокы. Кемдер якынлашты. Беркем дә күренмәде.
7
Салкын. Күктә болытлар йөзә. Битемне җил иркәли. Кошлар сайрый. Кайда, кайда ятам мин? Эскәмиядә торып утырдым. Үзем яшәгән подъезд бит. Кичә ни булды? Җилкәне нидер өтеп алды да, һушымны югалттым. Җилкә! Авырта. Кутырлаган. Җилкә төзәлер. Болар яшәгән урынымны беләләр. Монысы тагын бер күңелсез яңалык. Кесәләрне капшадым. Ачкыч та, кесә телефоны да, барлы-юклы акчалар да урыныда. Ниндидер конверт та бар. Конверт. Конверт... Теге конверт бит бу.
– Тор! Хәшәрәт нәрсә! Юньле ирләр таң белән эшкә бара. Ә син! Тьфу!
Урам себерүче якында гына кемнедер ачы итеп сүгә иде. Сүгелүче мин түгелме? Мине сүгә бит. Торып, өс башымны каккаладым да, подъездга үттем. Лифтны көтеп тормадым. Анда сидек исе килә. Түзәрлек түгел. Болай да укшыта. Керфек кагарлык хәл булмаса да, баскычлар аша югарыга үрмәләдем. 730нчы фатир. Ачкычны йозак тишегенә керттем дә, катып калдым. Эчкә үтәсе килми. Салкын карават. Буш фатир. Сусаган гөлләр. Салкын мендәр. Мәдинә! Мәдинәү! Кан кирәк. Тиз генә телефонны алдым.
– Алексей! Биш кеше кирәк. Кан бирергә.
– Мәдинә кайсы дәваханәдә!
– 21нче дәваханә!
– Үзең киләсеңме?
– Тырышырмын!
– Ярар! Ярдәм кирәксә шалтырат.
– Рәхмәт! Пока!
Әл дә Алексей бар. Ни булса да аңа шалтыратам. Һәрвакыт ярдәмгә килә. Мәзәк килеп чыга. Мәдинә дәваханәдә ята. Мин аңа кан бирергә дә килмим. Әллә барына да кул селтәп Мәдинәм яныңа шылыргамы? Бәлки берәр дару кирәктер? Ничек тә ярдәм итәрмен. Аяк мускулларым дерт итеп китте. Уемда мин яшен тизлегендә подъезддан йөгереп чыгып, дәваханәгә ашыктым. Чынбарлыкта хәлсез тәнем ачкыч тоткан килеш катып калган. Ярамый шул. Эләктек. Тозакка эләктек. Ник кердек шул “Матрицага”? Ник соңга калдым? Ник? Ник? Ник? Ник очраштык? Тукта, Динислам! Тынычлан! Үз-үзеңне кулга ал! Үз гомереңдә бер тапкыр булса да егет бул! Үкенмә! Үкенү ирләр эше түгел. Тозактан котылу юлын эзлә. Безне язмыш очраштырды. Язмыш янә сыный. Беренче сынавына бирешмәдек. Балабыз булмаса да, эт белән мәче сыман пыр тузышмадык. Хәзер дә сынмаска, түзәргә кирәк. Ишекне ачып, эчкә үттем. Утны яндырмадым. Суыткычтан бер шешә сыра алып, диванга кереп аудым. Соры конвертны ачтым.
8-927-.......
Куен кесәсеннән телефонны алдым. Шәйләмәгәнмен. Унтугыз тапкыр шалтыратканнар. 888гә беткән номер. Кем әле бу? Чыңгызов. Капитан Чыңгызов. Шалтыратып бөтенесен дә сөйләп бирергә микән? Уйларымны телефон шалтыравы бүлде.
– Динислам Марсович! Ник оперативкада булмадыгыз? Сезнең белән шеф кызыксына.
Гөлчәчәк шалтырата. Нәрсә дияргә? Алдашыргамы? Дөресен әйтергәме? Яңалыклар карамыйлар микән ни? Бөтен Уфа шаулый. Ә болар белмиләр дә. Хе! Кызык! Онытканмын. Таш яуса да, дөнья бетсә дә, сәгать иртәнге тугызда оперативкада булырга. Монысы – шефның бөтен хезмәткәрләргә дә кагылган кануны. Кем канунны үтәми – шул эшләми. Пулялар яңгыры яуды. Дөньям асты өскә килде. Гафу ит, шеф! Бер тапкыр гафу ит!
– Алло! Алло! Динислам Марсович…
Телефондагы кызыл төймәгә бастым. Пи-пи-пи-пип... Кәгазьдәге номерны җыйдым.
– Бүген кичке биштә Галле Округы тукталышында.
– Алло! Алло! Алло!
Җавап кайтаручы булмады.
Телефон тагын шалтырый. Гөлчәчәкме? Тимур Чыңгызов шалтырата. Алыргамы? Юкмы? Көч юк. Хәтта уйларга да көч таба алмыйм. Ачуымнан телефонны идәнгә бәрдем. Ун кисәккә бүленеп ун якка очтым. Очсын. Кирәге бер тиен. Кытайда җыелган пластмасс кисәге. Сыраны бер йотуда эчеп беттем. Күбекле эчемлек башка менеп тә китте. Элгечтәге куртка кесәсеннән бер “Марльборо” алып кабызып, телефонны җыештыра башладым. Үзе тиз җыела тагын. Симкасын куйгач, янә кабынды. Җитмәсә эшли дә. Баштагы томан бераз таралгандай булды. Кичке биштә димәк. Атарга. Коралсыз кешеләрне атарга. Компьютер уенындагы сыман автоматтан атарга. Тик уенда үлгән кешеләр янә тереләләр, янә яши башлыйлар. Ә тормышта һәр кеше ул аерым бер язмыш, аерым бер дөнья бит. Мәдинә хакына ничә кешене гомерен кыярга туры килер микән? Кем мин? Кайчан катыйльгә әйләндем? Компьютер уеныныда мин – спецназ төркеме командиры. Теләсә нинди коралдан ата беләм. Ә тормышта? Әти белән әни военкомга «Опель» биреп, хәрби хезмәттән алып калды. Автоматтан ату түгел, ничек тотарга да белмим. Борчылырга ярамый. Тынычлан, Динислам! Бу хакта синнән башка беркем дә белми бит. Белмәүләре хәерле. Башта боларның «тырнагыннан» Мәдинәне коткарырга кирәк. Шуннан үземә ычкынырга. План гади. Шул ук вакытта, катлаулы.
Таң сарысы белән тагын кем шалтырата.
– Планнар үзгәрде. Хәзер үк. «Мир» фирмасы тукталышы.
Сары фильтрына кадәр тартылган тәмәке төпчеген буш сыра шешәсенә ташладым. Әллә нигә күзем тумбочкага төште. Пар йөрәкләр белән бизәлгә рам эчендәге фото. Кояшлы көн. Мин Мәдинәне кочаклаганмын. Ул минем куенга сыенган. Миңа ышанган. Бу көн искә төште. Ак пароходта йөзгән идек. Бәхетле чаклар бар иде. Мәдинәнең йөзен соңгы тапкыр күрүем шушы түгел микән? Атып үтерсәләр. Ярамый! Үлергә ярамый. Үлергә иртә әле миңа. Яши дә башламаганмын. Фото рамын кулыма алып, Мәдинәмнең күзләренә карадым. Шушы күзләрне тагын күрергә насыйп булырмы? Гөжләгән башка әллә нинди уйлар килә. Йоклап ятмыйм микән? Ванна бүлмәсенә үттем. Краннан салкын су ачып, битемне юдым. Көзгедән арыган, күз төпләре кара көйгән егетне күрдем. Битемне берничә тапкыр чабакладым. Уян, Динислам! Йоклама! Тор! Ләкин уянмадым. Караваттан да егылып төшмәдем. Димәк бу төш түгел, чынбарлык. Хәзер эш урынына түгел, кеше үтерергә барам. Кичә компьютер артында атыша идем, бүген чын автоматтан атарга кирәк. Тәнем чымырдап китте. Соңга калырга ярамый. Мәдинә алар кулында. Фатирны бикләп, йөгереп төшеп киттем.
[1] Хеннесси – затлы коньяк төре.
[2] Смартфон – компьютерныкы сыман функцияләр өстәлгән кесә телефоны.
[3] Ютьюб – видеоязмалар урнаштыру һәм карау өчен тәгаенләнгән Интернеттагы чыганак.
[4] Обезьянник – айныткыч.
[5] АКМ – Калашников автоматы.
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: