Автомат кызган. Шулкадәре атуга. Ике магазин патрон калды. Ә террорчылар һаман да бетми. Әнә берсе йорт почмагына поскан. Икесе яраланган иптәшен ышык урынга сөйри. Ә мин берьялгызым калдым. Кардәшләрем кырылып бетте. Исән калмасмын, ахры. Чүл илендә башымны салырмынмы? Кулга алырлармы? Тере килеш бирелмим. Куенымда – Ф-1[1] . Вакытында боҗрасын гына тартып өлгер. Үлемнән курыкмыйм. Әсирлеккә эләкмәскә, исән килеш бирелмәскә кирәк.
Нәрсә булды? Мин кайда? Аяк астында гына шартлаган мина ком өермәсе күтәрде. Күзгә, борын тишекләренә, авызга ком тулды. Корсак астын нидер кытыклый. Кан. Кып-кызыл кан. Автомат, автомат кая.
Тере килеш алырга җыенасызмы? Юк инде! Мә берне. Үлдеңме. Ә син кая чабасың?
Куенымда нидер кыймылдый.
Телефон! Клавиатурада “Esc” төймәсенә басып, тиз генә телефонымны алдым.
– Син киләсеңме, юкмы? Тагын уен салонында утырасыңдыр әле. Тиз бул. Биш минут көтәм дә, китәм...
Трубкадан Мәдинәмнең ягымлы тавышы урынына бертөрле авазлар гына яңгырады. Гафу итегез! Уйнап бетеп булмады. Ашыгырга кирәк. «Матрица» кибете моннан ике тукталыш чамасы ераклыкта.
– Кая киттең? Уен бетмәде бит әле!
– Бу юлы да җиңелдек. Иртәгә киләсеңме?
Мәдинә мине әрли. Имеш, компьютер уеннарын күп уйныйм. Имеш, мин картлач. Димага кырык яшь. Эштән туры өенә кайтмый. «Тринити» уеннар үзәгенә керә. Сәгать кичке ун. Күз төпләре зәңгәрләнеп беткән. Ә ул кайтырга уйламый да. Сәгать кичке ун. Каршында ике буш сыра шешәсе. Өченчесен яңа гына ачкан. Уйнаганда сырасыз булмый. Сусата. Сыра сусауны баса. Баш та әйбәтрәк эшли башлый. Күбекле эчемлекне уртлагач бармаклар клавиатура буенча үзаллы йөгерә башлый. Рәхәт Димага. Ул уйный. Ә миңа ашыгырга кирәк. Касса автоматы артында утырган егеткә биш йөз сум акча суздым да, пыяла ишек аша тышка чыктым. Монда рәхәт икән. Монитор артында утырудан кызарган битемне җылы җил сыйпап үтте. Тиз-тиз атлап, юл аша чыктым да, «Матрица»га ашыктым.
Мәдинә эскәмиядә утыра иде. Сентябрь яфраклары аның аяк астына алтын келәм түшәгән. Мәдинәм дә шул көзге яфраклардай боек тоелды. Бер ноктага караган да, каткан. Сын диярсең. Тынчу фатирларыннан Һава суларга чыккан халык агымын ерып, Мәдинәмә ашыктым. Мине күрсә дә, күрмәмешкә салышты. Инде килеп җиткәндә, урыныннан торып, күлмәк итәген рәтләде. Кочакларга дип кулларымны суздым. Биек үкчәле түфлиләре белән шакы-шокы басып атлап китеп барды. Көтеп тормады. Бит очымнан да үпмәде. Мәдинәгә охшамаган. Ике ел бергә торып та аны мондый хәлдә беренче тапкыр күрүем. Көз чебене тешләгәнме. Үзгәргән. Әйтерсең дә минем Мәдинә. Әйтерсең дә бүген генә танышканбыз.
Әллә ишетмәде, әллә ишетмәгәнгә салышты. Тавышым чыкса да, мин юк идем. Кул сызымында гына җил иркәләгән коңгырты чәчләрен ачык күрдем. Җилгә көнләштем. Борыныма “Шанель” исе килеп керде. Таныш ис. Матурымның исе. Күлмәге дә килешеп тора. Арка турыннан бераз ачыла да, биленең бөтен нечкәлеген ачып сала. Исемдә, бу күлмәкне икәү барып алган идек. Егерме күлмәк киеп карады. Шушысында тукталды. Алсын. Кисен. Дөньяга бер генә килгәнбез.
– Беләсеңме, күпме көттем. Җитмәсә, телефоныңны алмыйсың. Уен колы.
Йөзендә ачу катыш нәфрәт иде. Куркып киттем. Курыктым һәм сокландым. Шушы мизгелдә Мәдинәм шундый көчле, үзенә генә хас гүзәл тоелды. Әрлә! Әйдә, эттән алып эткә сал. Берни дә дәшмәдем. Дәшәргә хокукым юк. Гаебем зур. Дәшмичә, карашларымны шадра асфальттан алмыйча гына Мәдинәмнең мендәрдәй йомшак кулларын учыма алдым. Каршы килмәде. Шундый ул минем Мәдинәм. Гөлтләп кабына да, пыскып сүнә. Кызган чагында дәшмәскә генә кирәк.
Бүген җомга. «Матрица»да халык ул кадәре күп түгел. Шәһәр кешеләре җомга көнне табигать кочагына ашкына. Рәт-рәт сузылган озын киштәләр арасында берәм-сәрәм генә кеше күренә. Мәдинә барып макароннар карый башлады. Мин, арба тартып сыра тезелеп торган киштәләр янына килдем. Мин килмәдем. Арба үзеннән үзе сыра киштәләренә алып килде. Аяклар шул якка тартты. Дүрт банка алсам җитәр микән? Уен уйнаган бер шешә салкын сыра эчсәң, яшиселәр килеп китә. Яңадан туган кебек буласың. Аңлыйм. Сыра юньлегә илтми. Порошоктан, химиядән ясала бит ул. Рекламада алдашалар. Күбекле сыекчага бернинди колмак та кушылмый. Минем сыман исәрләр белә торып агулана. Корсак үсә. Йөрәкне май баса. Хатынга нидер җитми башлый. Дүрт шешә алдым. Бишне алсам, Мәдинә ачулана.
Бер кап макарон, ике икмәк тоткан Мәдинәне шәйләп алдым. Башын боргалап мине эзли. Арбаны тартып, янына ашктым. Борылышта кара күн куртка, кара күзлек, кара чалбар кигән, аркасына кара рюкзак аскан бер егеткә килеп бәрелдем.
– Ипләп! Күзең чыкканмыни?
Егет мине тыңлап та тормыйча, үз юлы белән китте. Мәдинә арбадагы дүрт шешә сыраны күрмәмешкә салышты. Нервысын, телен әрәм итми. Миңа әйтеп файда юк. Моны ул күптән аңлады. Аңласа да, берни дә эшләтә алмый. Килешәм. Акчаны әрәм итәм. Фатирга җыясы акчаны җилгә очырам. Нишлим? Мин шундый. Эчәм, тартам. Исемемне акламыйм. Бәлки, өлкәнәйгәч акыл утырыр? Бәлки, утырмас? Тарту дигәннән, тәмәке дә беткән. Бер “LM” алырга кирәк. Мәдинә төрле-төрле конфетлар тезелгән киштәләр ягына атлады. Аңа иярдем. Монда кәнфитләрнең нидие генә юк. Өстенә вафли сибелгәне, куертылган сөтле, арахислы. Мин сөтле шоколад яратам. Мәдинә шоколад ашамый. Симерүдән куркамы? Юанайса, мин башка, нечкә билле гүзәлләргә карый башлармын, дип уйлыймы? Әллә шоколадтан аллергия булгангамы? Кунаклар килсә, өстәлгә кәнфитләр тезә. Күзләре ялтыраса да, төкереген йотып, түзә. Ә мин түзмим. Эчәсе килгән әйберне алып эчәм, тартасы килгәндә тартам. Икебез ике төрле без. Мәдинә бер кәнфит кабына үрелде.
Башта ни булганын аңламадым. Бер хатын колак ярылырлык тавыш белән чинап җибәрде. Киштәдәге берничә кәнфит кабы, вак кисәкләргә бүленеп, идәнгә тәгәрәде. Кәгазь кискәләре ак күбәләкләр сыман мәрмәр ташка килеп кундылар. Уенмы? Чынмы? Ялгышмасам, ату тавышы бу. Гранит идәнгә сәйләннәр мени түгәрәк кәнфитләр сибелде. Мәдинә! Мәдинә! Мәдинә идәндә ята. Башы очында кызыл күлләвек җыелган.
Киштәләр артына посып, янына ашыктым.
– Мәдинә! Мәдинәү! Мәдинәкәем!
Дәшмәде. Йомшак кулында кәнфитләр. Мин яраткан, мармеладлы кәнфитләр. Мәдинәне тиз генә моннан алып чыгарга кирәк. Як-ягыма карандым. Әнә бер ир йөгерә. Ерак китә алмады.
Ул текилалар тезелгән киштәгә барып бәрелеп, идәнгә ауды. Кан катыш текила гөрләвеге миңа таба юл алды. Мәдинәмне гәүдәм белән капладым. Атсалар, миңа атсыннар. Кемнәр ата? Ни өчен? Мәдинәгә ярдәм кирәк. Кан югалта. Чәче манма кан булган. Ни булса да булыр. Кул кушырып утыру ирләр эше түгел. Мәдинәне күтәреп алдым. Камырдай куллары шушып төшеп, һавада асылынып калды. Түз, матурым! Чак кына түз! Хәзер чыгабыз бу тәмугътан.
Килгәннәр. Полиция килгән. Әнә, кибет алдында машиналары артында посып торалар. Ә монда халык кырыла. Минем полиция мине саклый имеш. Минем полиция минем гәүдә белән үзен саклый. Мәдинәне куеныма кочып, ишеккә таба юнәлдем. Әнә, икмәкләр киштәсе астында дер калтырап кибет сакчысы утыра. Астын юешләткән. Танау асты да кипмәгән малайдан нинди сакчы чыксын, ди. Әкият! Бер әби белән бер бабай бәрәңге капчыклары арасына посканнар. Партизаннар. Кулларын як-якка җәеп, чалкан яткан иргә посасы юк. Пуля башын үтәли тишкән, ахры. Идәнгә лайлалы кызыл сыекча сибелгән. Йогуртка, кара шоколад кисәкләре кушылган чия йогуртына охшаган. Монысы баш миедер. Укшыта. Түз Мәдинәкәем! Чак кына калды. Мин гаепле. Тагын соңга калдым. Шул компьютер уеннарын кем уйлап тапкандыр. Сүз бирәм. Кайнар каныңа буялган кулларымны йомарлап ант итәм! Исән калсаң, фатир тулы компьютер уеннарын тышка алып чыгып ягам. Плейстейшенны[2] чүплеккә ыргытам. Буш вакытымда икәү генә булачакбыз. Шуннан соң өчәү булачакбыз. Ресторанга барып, шәмле табында диңгез азыкларын авыз итәрбез. Устрицалар, мидияләр. Омар авыз иткәнең юктыр әле. Кыслага охшаган ул. Кысладан ут тапкыр зурырак кына. Син яшәргә тиеш. Кан җитмәсә – канымны, кирәксә – җанымны бирергә әзермен. Яшә генә. Касса аппаратлары янында да беркем дә күренми. Кассирлардан җилләр искән. Димәк, моннан чыгып китәргә мөмкин. Бөтен көчемне җыеп, сагызлар, тәмәкеләр тезелгән кассага омтылдым.
– Тукта! Кая ашыгасың? Төн озын!
Миңа дәштеләр шикелле. Урынымда туктап калдым. Туктарга теләмәсәм дә, аяклар атламады. Әйтерсең дә күзгә күренми торга тышау салдылар.
– Монда борыл! Аркага атарга яратмыйм! Мин – джентельмен.
Джентельмен. Коралсыз хатыннарга, бабайларга атасың. Шуннан соң үзеңне джентельмен, дип йөртәсеңме? Ачу килде. Үземнең көчсезлегемә, шушындый бәндәләргә каршы тора алмаганыма ачу килде. Сиздерергә ярамый. Акрын гына борылдым. Кулында ялтырап торган пистолет әйләндереп, күкрәк киереп басып торучы егет таныш тоелды. Искә төште. Бая гына күргән егет бит. Арба белән барып бәрелгән идем. Мөгаен, ул да мине исендә калдыргандыр.
– Тә-ә-әк! Бөтен кибеткә бер герой табылды. Тормышта геройларның гомере кыска булганын беләсеңме?
Герой. Йөрәгем кабыргаларны җимереп чыгардай лапылдап тибә, күз алларымда зәңгәр түгәрәкләр уйный, аякларым калтырый. Аягымда чак басып торам. Белсә иде минем нинди “герой” икәнне.
– Кымшанма! Кымшанмасаң, авыртуны сизмиячәксең. Туп-туры маңгаеңа тидерәм. Качсаң, авыртачак. Нык авыртачак.
Йөгерергәме, юкмы? Мондый хәлдә күп тапкыр калганым бар. Төшемдә. Безне, унлап егетне, бер ерткыч куа. Бөтенебез дә телне аркылы тешләп чабабыз. Мин алдан барам. Ерткычның кайнар тыны сизелә. Үкчәгә басып килә. Нәкъ шулчакта барысы да мине уза башлый. Күпме тырышсам да, йөгерә алмыйм. Аякларым тыңлашмый, хәлем бетә. Иптәшләрем томан эчендә юкка чыга. Мин артта калам. Ерткычның сулышына кадәр ишетәм. Аның кан сауган күзләрен, сары азау тешләрен күз алдыма китерәм. Хәзер ыргып, тырнаклары белән аяктан егачак та, үткен тешләре белән бугазымны чәйнәячәк. Менә ерткыч ыргыла... Мин шыбыр тиргә батып уянып китәм.
Кварц сәгатьләре төнге өчне күрсәтә. Мәдинә бәби сыман, йомарланып йоклый. Мондый хәлдә уенда да калган бар. Аткан саен джойстик[3] дер селкенә. Монитор, янәсе минем канган бата. Төш кенә булсын иде. Уен гына. Клавиатурадагы “Esc” төймәсенә басып, сыра эчеп, хәл җыяр идем. Армиядә хезмәт итмәдем. «Кайнар нокта»да булмадым. Шулай булса да, үлемнән курыкмыйм. Мөгаен, моңарчы үлем күрмәгәнгә, үлемнең ни икәнен белмәгәнгәдер. Мәдинәнең мондый хәлдә калуында мин гаепле. Мөгаен, пуля миңа таба очкандыр. Ни булса да булыр. Сузарга ярамый. Бер, ике, өч... Ишеккә таба йөгердем. Өч адым атлап өлгердем. Бер, ике, өч... Өч секунд вакыт үтте.
Ату тавышлары яңгырады. Хәзер мин егылырга тиеш. Киселгән агач сыман, гөрселдәп аварга. Атты бит. Ак футболкам буйлап йөгергән кып-кызыл кан бот арасына төшеп китеп, ботинкага тулды. Туткта! Мәдинәнең каны бит бу. Ике кулымнан тотып алдылар. Тәрәзәне җимереп кара киемдәге таза-таза егетләр бәреп керде. Табиблар Мәдинәне носилкага яткырып, битенә кислород маскасы кидерде. Беләгенә система куеп, ашыгыч ярдәм машинасын ашыкталыр. Артка борылып карадым. Кулларын як-якка җәеп яткан егет янынды аркаларына “ОМОН[4]” дип, язылган, кара битлекле егетләр кайнаша. Өлгермәгән. Мәдинә генә исән калсын! Табибларга ияреп, ашыгыч ярдәм машинасына ашыкытым. Кинәт, күземә фонарь уты яктыртты.
– Ничек исән калдыгыз? Һөҗүм итүчеләр ничәү иде?
Журналист кыз микрофонын авызыма ук китереп тыкты. Мәдинә үлем хәлендә. Җавап бирергә бер теләгем юк. Микрофонны канлы кулларым белән этәп җибәреп, носилка тоткан табибларга иярдем. Мәдинәне машинага кертеп салдылар. Янына керергә җыенып, ишек тоткасына үрелдем.
Табиб миңа карап авыр көрсенеп куйды да, машина эченә ымлады. Менеп утырдым да, Мәдинәмнең мендәрдәй кулларын учыма алдым.. Мәдинәм! Мәдинәкәем! Ишетәсеңме? Яныңда мин барлыгын тоясыңмы? Китмә. Көрәш. Син көчле. Мәдинә! Күзләремнән чыккан эре яшь тамчылары канлы кулларыма тамды. Машина сиреналарын акырытып кузгалып китте. Бит очлары агарынган сөйгәнемнең йомшак куллары суына башлаганнар иде.
[1] Ф-1 – пехотага каршы граната.
[2] Плейстейшен (Sony PlayStation) – уен җиһазы.
[3] Джойстик – компьютер уены уйнау өчен җиһаз.
[4] ОМОН – Милициянең махсус билгеләнештәге отряды.
Айдар Мидхәт улы Зәкиев 1983нче елның 24нче декабрендә Бүздәк районы Каран авылында өченче бала булып дөньяга килгән. Беренче әкияте дүртенче сыйныфта укыган чагында «Өмет» гәзитенең «Чаткылар» кушымтасында басыла. «Яшь хәбәрче» исемен ала. 2001нче елда Каран урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә һәм аны кызыл дипломга тәмамлый.
2006нчы елдан «Кызыл таң» гәзитенең балалар өчен чыгарылган «Әллүки» журналы хезмәткәре, 2011нче елдан сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге хәбәрчесе була. Яшьләр сәясәте һәм спорт темасына язылган мәкаләләр циклы республика күләмендә үткән конкурсларда берничә тапкыр җиңеп чыкты. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар турындагы язмалары Гадәттән тыш хәлләр министры С. Шойгуның рәхмәт хатына лаек булды. 2006нчы елда Казан шәһәрендә үткән «Иделем акчарлагы» әдәби конкурсында проза буеча төп бүләккә лаек булды. 2007-2008нче елларда «Тулпар» журналы үткәргән хикәяләр конкурсы лауреаты.
Ике проза җыентыгы («Кешеләр илендә», «Күбәләк канатлы бал корты») авторы. БР Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә Башкорт дәүләт медицина университеты укытучысы.