...Менә яшел сабактан таралган нәфис ботаклар. Ботак саен берәр башмак-чәчәк ябышкан. Береккән урыннарында шәмәхә-кызгылт төстәге тасмалар бәйләнгән. Болары, ботаниклар теле белән әйткәндә, чәчәк эргәлеге. Көймәне хәтерләткән башмакларның читләре эчкә таба бөгелгән. Алар бер-берсенә оста итеп тоташтырылган берничә саргылт өлештән тора. Башмакны көймә дип кабул итсәң, ныклык бирү өчен куелган аркылы «бурсалар» да, «утыргычы» да бар эчендә. Таҗы җилкән кебек күтәрелеп тора. Урыслар бу үсемлекне «венерин башмачок» дип атаган. Тәрҗемә итсәң, «чулпан йолдызы башмагы» була микән? Ә безнең ата-бабалар аңа «кәккүк башмагы» дигән исем биргән. Монысы да бик дөрес. Урманда икән, кәккүкнеке яисә башка берәр кошныкы була инде. Аю, бүре, төлке, куян тәпиләре өчен бик бәләкәй һәм артык нәфис бу башмак...
...Бая «ә берчак...» дип башладым да ташладым. Үсемлекне сурәтләп бирмичә, ул хакта сүзгә тотынуым һич тә дөрес булмас иде. Сүз җебем шуңа өзелде. Хәзер аны ялгап җибәрсәк тә була. Әйе, берчак яшьлегемдә кәккүк башмагын танырга мине шушы урманда Нәзилә исемле бик чибәр бер кыз өйрәтте: хикәячеләр әйтмешли, барысы да Әрәпәс күле артындагы Кондызлы авылына кунакка кайткач башланды...
Агайларга кайтып, өйләрендә бер кич кунгач та, таң ату белән күл буена балыкка килдем. Беренчесен тиз тоттым. Икенчесе капмый да капмый. Кармак сабын җиргә кагылган чатлы ботакка куйдым да, утырам шулай чирәм өстендә уйларыма батып.
Кояш шактый гына күтәрелде. Җылы нурлары сизелер-сизелмәс кенә муен тирәсен сыйпый, уң яңагымны иркәли. Күл өсте тып-тын, су хас таза итеп юылган көзге яр буен каплап алган зирек агачларын чагылдыра. Читтәнрәк карасаң, куе яшькелт булып, яшмәдәй ялтырый күл. Төнбоеклар янында балык капканын көтеп, калкавыч шымып ята. Тынычлыкны бозып, колагым яныннан гына фырылдап энәкарак очып үтте, калкавыч өстенә барып кунды. Тегесе, вак кына боҗралар таратып, тирбәлеп алды. Тик чакырылмаган әрсез кунак алтын нурлар астында кинәнеп озак утыра алмады. Кинәт калкавычым төпкә китте. Моны көтмәгән бөҗәк җитез генә өскә атылды. Күз читем белән генә булса да тегеңә карап өлгердем. Тәпиеннән көмеш бөртегедәй су тамчысы төшеп калды. Канатлары зыр-зыр әйләнә – уенчык вертолет диярсең.
Кармак сабын югары күтәреп, табышны чирәмгә салдым. Бәрхет үлән өстендә көмеш чабак сикергәли. Сак кына ычкындырып, тимерчыбыктан үрелгән кәрзин эченә төшердем. Ул яр читендә яртылаш суда утыра иде. Менә, эчендәге карабалыкка иптәш тә булды.
Шушы чабак капкач, эшләрем шәпкә китте. «Калкавычым бата торды, яр читенә балыклар бер-бер артлы чыгып ята торды». Балыкчылар шушылай мактана. Мин дә аларның сүзләрен кабатлыйм. Хакым бар. Чын балыкчы булмасам да, балыкка сирәк йөрсәм дә, осталыгым юк түгел, балыкның гадәтен яхшы өйрәндем. Утыра торгач, янә биш чабак, ике кызылканат тоттым. Табан да эләгер, тип өметләнгән идем, тик берсе дә кармагымдагы суалчанга кызыгып бармады. Җәй башлангач, аларның кармакка эләгә торган көннәре сизелеп сирәгәя шул, бәхетеңә туры килсә генә инде. Булганы белән канәгатьләнеп, балык кармаклауны туктатырга булдым.
Язгы ташкын вакытында Агыйдел күтәрелеп, күлне баскач, суы бик болганчык була. Хәзер инде күл тынычланып калган, суы тонып, тазарып киткән. Яр читендә, суы тирән генә булса да, аермачык булып, соры ләмле тигезле-тигезсез төбе күренеп ята. Чумып, күл эчен карап йөрергә дә исәбем бар иде. Зирек агачларының сыек күләгәсендә яткан биштәремнән зур балык койрыгын хәтерләткән ишкәк-тәпиләр тартып чыгардым да аякларыма кидем. Шуннан күзләрне борын белән бергә каплый торган су асты күзлеген кулларыма алдым. Анысын да кигәч, авызыма сулыш алу көпшәсен каптым һәм артым белән күлгә чумдым. Шушы юлларны укыгач, «Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума» дигән әйтемне хәтерләячәгегезне белеп торам. Аптыраганнан түгел, аякларда «балык койрыгы» булгач, алга таба атлавы кыен, шул гына.
Аптырар көннәрем алда әле, алда-а-а. Ә бүген бер кайгым-мәшәкатем дә юк. Бераз йөзгәч, өскә күтәрелдем, үпкәмдәге һаваны көпшәгә өрдем. Тәнем сизеп, колакларым ишетеп тора – эчендәге су, эре-эре тамчыларга бүленеп, «борх» итеп һавага чәчелде. Шуннан яхшылап тын алдым да янә төпкә төшеп киттем. Шулай вакыты-вакыты белән сулыш алып, озак кына йөзеп йөрдем, күл тормышын күзәттем. Башта күзләремә су коңгызлары чалынды, эчкәрәк кергән саен, алар сирәгәя барды, тора-бара бөтенләй югалды. Монда күл тирән иде, төбе күренми, караңгыланып тора, аска карасаң, үзеңне болытлы төндә урман куелыгына кереп адашкандай хис итәсең. Кояш югары күтәрелгәч, анда да яктыра төшәр.
...Мин Агыйдел буенда үстем. Балачакта су буеннан кайтып кергәнебез булмады. Кызу агымлы, киң һәм тирән елганы иңләп-буйлап йөзә идек тә эссе ком өстенә чыгып ава идек. Пароход йә баржа үтеп китсә, зур-зур дулкыннар куба, шулар өстендә тирбәлергә ярата торган идек. Шуңа да мин бик яхшы йөзәм. Агыйдел агымын, аның дулкыннарын җиңеп өйрәнгәнгәдер, тыныч сулы күлдә йөзү минем өчен бик җиңел шөгыль, хәтта ял итеү кебек кенә тоела. Җитмәсә, Уфада укыганда бассейнда шөгыльләндем. Күнекмәләремне әле дә ташлаганым юк. Кыш буе шәһәрнең «Буревестник» бассейнына йөрим.
Балык күп икән бу күлдә. Әле монда, әле тегендә күзгә чалыналар. Кайсыберләре боргалана-боргалана, күзләрен тасрайтып, янымнан ук үтеп китә. Алар кебек йөзеп йөргәнгәме, миннән курыкмыйлар, кулны сузсам гына читкә тайпылалар. Ә бит яр өстендә кинәт пәйда булсаң, әле дөнья күреп өлгермәгән, тәҗрибәсез маймычларына тиклем, котлары алынып, берсе дә калмый, кайсы кайда чәчелеп бетәләр.
Йөри торгач күзләремә аргы ярга якын гына бер сайрак урында төптәге ләм эченән тырпаеп торган балык койрыгы күренде. Менә кайда икән табан балыгы! Азык эзләп булаша. «Суалчаның кирәкми, карышлавык ашыйсым килә», – ди бугай. Койрыгыннан тоттым да тартып чыгардым моны. Зур гына симез табан. Бу чәбәләнә башлады. Җибәрдем. Табанны ялкау дигән булалар. Булыр сиңа булмый ни! Күз ачып йомганчы юкка чыкты.
Өскә калкып янә тын алдым да, төпкәрәк төшеп, ярга таба йөзеп киттем. Шулчак колагыма су чәпелдәгән тавышлар ишетелә башлады. Аккошлар су коенырга чыкканмы әллә? Канатларын су өстенә бәрә-бәрә очып йөриләрме әллә? Каз-үрдәк тәпиләреннән генә су бу тиклем шауламас. Бераздан алда суның хәрәкәтләнгәнен күреп алдым. Яхшылап күз салган идем, алдымда йөзеп барган ике аяк пәйда булды. Якынрак килгән идем, зәңгәр төстәге йөзү костюмы күренде. Бу хатын-кыз иде. Колач салып йөзә икән. Нәфис куллары белән суны кочкан саен суда көмеш һава күбекләре бөтерелә башлый.
«Су астыннан кинәт килеп чыгып, куркытырмын», – дип уйладым да арытабан йөзеп киттем. Яр читенән күл өстенә башларын иеп утырган зирек яфраклары астында туктап, аякларыма бастым. Монда су ул тиклем тирән түгел икән, муеннан гына. Авыздан трубканы, борыннан күзлекне тартып төшердем дә күкрәк тутырып сулыш алдым. Янымнан, көмеш алкадай ялтырап, ашыга-ашыга су үрмәкече төпкә төшеп китте. Аякларым болгатудан пәйда булган куерык аны уратып алды. Бөҗәк болганчык су эчендә күздән югалды. Башымны күтәреп, тирә-якка күз салдым. Миннән ерак түгел яр өстендә, бераз иелә төшеп, чәчләрен сыга-сыга теге хатын-кыз басып тора. Ялгышмаганмын, чынлап та аккош йөзгән икән күл өстендә. Кызның гәүдәсенең купшылыгы әллә кайдан күзгә ташлана. Кул-аяклары – нәфислек, түгәрәк бите – чибәрлек өлгесе. Таң калдым. Һәм: «Авызыңны ачып торма, Рәфит, Ходай сезне бер дә юкка очраштырмагандыр җәйнең матур җылы таңында!», – дип, тиз генә үземне сүгеп аттым. Ачык авызым үзенән үзе ерылып китте – елмаеп, уң кулымны күтәрдем. Кул чугым бөгелә-бөгелә кызга җылы сәламнәр җибәрде. Кыз да, йөзен балкытып, миңа кул болгады.
Өстемнән шыбырдатып су агыза-агыза ярга чыктым. Кызга таба атладым. Ул да шоколад төсенә кергән. Әллә кыздан нур чәчелә, әллә кояш нурлары аның тәнендә чагыла? Мин моны аңларлык хәлдә түгел идем. Моңарчы эчмичә исергәнем булмады. Шушындый хәлдә калуым үз гомеремдә тәүге һәм соңгы тапкыр булгандыр. Кыз йөземә баккач кына айнып киткәндәй булдым.
– Рәфит, – дип кулымны суздым. – Күл артындагы Кондызлы авылына чыбык очы туган тиешле абыема кунакка килдем. Еш аралашкач, үзебезне иң якын туганнар кебек хис итәбез. Ялымны шушында үткәрергә исәбем.
Бүген кич абыем белән бура бурарга тотыначагыбызны, яңа мунча, шуннан келәт салырга исәбебез барлыгы хакында сөйләп тормадым.
– Нәзилә, – дип, кояшта янып алтынсу төсенә кергән кечкенә йомшак учын минем чабатадай олы, курыстай каты учыма салды. – Сезнең күл эчендә йөзеп йөргәнегезне күрдем мин. Кулыгызда балык ата торган корал да бардыр әле, дип курыккан идем.
– Үзегезне балыкка охшатып, атып алырлар дип шөрләмәдегезме соң?
Кыз көлеп җибәрде. Аның тавышында чишмә чылтыравын, кыңгыраулар чыңын, сандугач чутылдавын ишеттем. Бер мәл һушымны җыя алмый тордым. Әмма исемә тиз килдем:
– Юк, сез шома балыкка түгел, ә горур аккошка охшагансыгыз... Балыкны мин атмыйм да, шартлатмыйм да. Сөзәргә дә яратмыйм. Кармак белән генә тотам. Анысы да – онытканда бер генә, – дидем.
Шулай итеп, танышып киттек. Ул якындагы урман буенда утырган Йолдызлы авылынан икән.
Озак кына сөйләшеп торгач, кызны авылына озата киттем.
– Урманыгыз бик матур, – дип соклану белдерүемә каршы:
– Дәүләт саклавындагы – заказник, ягъни безнеңчә, саклау ул, – диде гүзәл юлдашым.
– Ә нигә саклау булып киткән соң?
– Бу урманда кәккүк башмагы дип аталган бик сирәк очрый торган чәчәк үсә.
– Минем авыл да матур урман буенда утыра. Әмма бездә андый чәчәк юк.
– Шулайдыр. Бик борынгы үсемлек ул, фәнни телдә «реликтовый» диләр. Җир йөзендә бик борыннан сакланып калган үсемлекләрне шулай атыйлар. Дөньяда иллеләп төре бар. Күбесе Тропик Америкада һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә үсә. Төньякта да очрыйлар. Чәчәк хуш исе һәм чагу төсе белән бөҗәкләрне үзенә чакыра. Берәрсенең чәчәк эченә керүе була, аны адаштыра, җибәрми, бик сирәкләре генә котыла бөҗәкләрнең...
Сөйләшә торгач, «син» белән «мин» гә күчкән идек инде.
– Миңа күрсәтерсеңме? – дип сорадым, яңадан очрашуга сәбәп чыкканына сөенеп.
– Син сөйләгән чәчәк бик серлегә охшаган.
– Серле дә, тылсымлы да ул.
– Серен әлегә ачмый тор, ә тылсымы нәрсәдә?
– Халыкта борыннан шундый риваять яшәп килә. Кәккүк башмагын табып, төнлә шуны аякларыңа чамалап карасаң, күзгә күренмәскә әйләнәсең икән.
– Синең чамалап караганың булмадымы соң?
– Ул башмакны кимә, яме! Шушы матурлыгыңны күрүдән мәхрүм итә күрмә мине!
Кыз, елмаеп, күзләремә бакты да, мине өйләренә чакырды...
(Кәккүк башмагы: повесть // Тулпар. – 2011. – № 5.)
Илдус Хәмит улы Тимерханов 1956нчы елның 25нче апрелендә туган. Илеш районының Түбән Череккүл сигезьеллык һәм Этәй урта мәктәпләрен тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, БДУның филология факультетында белем ала. Хезмәт юлын «Чакмагышнефть» идарәлегендә башлый. 1985нче елдан журналистикада. Бүгенге көндә Дүртөйле «Юлдаш» район гәзитенең сәнәгать бүлеге мөдире.
Балалар өчен иҗат иткән хикәя һәм әкиятләре Башкортстан мәктәпләре дәреслекләренә кертелгән.
Дүртөйле район хакимиятенең Н.Нәҗми исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Башкортстан Кыргый җәнлекләрне саклау җәмгыятенең «Урман рыцаре» исемен ала.
2008нче елда ул Русия Язучылар союзы Ишем шәһәр (Төмән өлкәсе) хакимияте белән берлектә үткәргән әдәби конкурста катнашып, «Русиянең иң яхшы әкиятчесе» дигән исемне яулады. 2007-2008нче елларда «Тулпар» журналы үткәргән хикәяләр конкурсында лауреат булды. Р. Сәхәпова белән берлектә язылган «Базы буе бөдрә тал» китабы өчен И.Тимерханов 2012нче елда Башкортстан Журналистлар берлегенең Ш.Ходайбирдин исемендәге премиясенә лаек булды.