Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 апрель 2020, 14:25

Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА. Яз килә! Нәсер

... Әле кичә генә йөрәкне урталай ярып, бушлык газаплый иде. Тормыш юлларың һичбер үзгәрешсез булганга шулайдыр ул. Бертөрлелек тиз арыта, ялкыта ич. Гомер елгаң җай гына ага бирә, сынау-сикәлтәләрне интекми-нитми, каршылыксыз үтә бирәсең. Тик күңелнең бу халәте саруны кайната. Адәм баласының җирдә шуышып яшисе килми, аның талпынып-талпынып очасы, һавадан сандугач булмаса да, һич югы тургай тотасы килә.Туймазы районының Кандра авылында яшәүче даими авторыбыз Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА язган нәсернең дәвамы – сайтта!

Ашыга-ашыга Җиргә яз килә. Соңга калмыйм тагын, гасырлар буе ялгышмый алышынган ел фасылларын бутый күрмим ди бугай. Көнен дә, төнен дә туктамыйча тоташ яңгыр коя. Инде тәмам каралып беткән кар өемнәрен җил, яңгыр аяусыз ашый, агымсулар мәрхәмәтсез юа. Болар бар да ямьле җәйне көннән-көн тизрәк якынайта! Туган ягын сагынып күптән түгел генә кайткан кара каргалар да бу турыда тирә-якка сөрән сала.
Урамнарны тутырып, ашкынып-кабаланып, гөрләвекләр ага, әле анда, әле тегендә эреле-ваклы күлләвекләр хасил була. Тик алар аша атлап чыгам димә! Җыелган су төбендә куркыныч боз ята. Әлегә кыш бөтенләй үк җиңелмәгән, язга бирелмәгән дигән сүз бу. Салкын кышларны үтеп чыктык, дип әйтергә иртәрәктер кебек. Әллә ничә тапкыр яз килде дип алдандык, ләбаса. Кыеклардан тамчы тамды, яңгырлар койды, хәтта кара җиргә дә бастык, ләкин тагын да көчлерәк бураннар котырынып-котырынып, ап-ак кар өемнәрен яңадан сыртлап өйде. Юк, монысы инде бирешмәстер. Чынга охшаган бит! Елга ташкынына буа ясап булмагандай, ничек кенә теләсәң дә, язны туктатуы мөмкин түгел. Кеше күңелендәге тынычлыкны кинәт югалту сыманрак бу.
... Әле кичә генә йөрәкне урталай ярып, бушлык газаплый иде. Тормыш юлларың һичбер үзгәрешсез булганга шулайдыр ул. Бертөрлелек тиз арыта, ялкыта ич. Гомер елгаң җай гына ага бирә, сынау-сикәлтәләрне интекми-нитми, каршылыксыз үтә бирәсең. Тик күңелнең бу халәте саруны кайната. Адәм баласының җирдә шуышып яшисе килми, аның талпынып-талпынып очасы, һавадан сандугач булмаса да, һич югы тургай тотасы килә.
...Кинәт кенә синең белән нидер була: әллә ашыгыч яз күңелгә коткы сала, әллә бер сүз, бер күз карашы җитә, белмәссең. Тышкы кыяфәтең, атлап йөрешең генә түгел, эчке халәтең үк кискен үзгәреп китә. Кар белән бергә җаныңның да эрүен тәнеңнең бар күзәнәге аша тоясың, сизәсең шулчак. Ничек кенә булмасын, йоклаган ялкау хәлеңне кире кайтарырга инде риза түгелсең. Тынычлык белән тынычсызлык алышында икенчесе җиңә. Көрәшеп, тормыш белән алышып яшәргә өйрәнгән тынгысыз җанга янә дәва табыла. Бәлки төн йокыларыңны качырырлык көчкә ия Мәхәббәт килүедер бу? Йә Хода! Яраткан кеше генә белә: мең газаплар кичерергә риза күңел... Бик риза! Ләкин салкын караңгылык, бушлык, ялгызлык кына ерак качсын.
Ашыга-ашыга, Җир һәм күңел түренә Яз килә!
Фото: https://yandex.ru/collections/card/5a9e384bcff35f20538f1b22/
Читайте нас: