Зар-интизар булып Саматның үзен көткәндә, аның урынына әлегә кайта алмавы турында телеграмма килеп төшкәч, Рәйхана карчык бу хәбәрне күтәрә алмады.
– Ничек инде кайталмый? Пуезның санын, вагунын ук хәбәр иткәннәр иде бит? Гакыйф аны каршы алырга дип әнә, машинасын да юып куйды. Икенчегә мич яктык бит инде, хәзер ул яраткан чөгендер пиругын салабыз. Әнә күпме шәнгә пешердек Самат ашар, дип. Әәә, килен? Ничек инде кайтмый? – Нәүмизләнеп калган карчык килене Ләбүдәгә өзлексез шул сорауларны яудырды.
Нәнәсен кызганып, Гакыйф йорттан ук чыгып китте. Кичә генә оныгы кайтуына сөенеп бетә алмаган карчык очып йөри иде әле. Ә бүген сулып төште. Ничә ел көтә ул аларны? Инде Раушан белән Мансурны күрә алмады. Бар теләге – Саматны исән-сау кочагына кысу иде. Кичә шул бәхетенә нинди якын иде нәнәсе. Мунча күтәрмәсендә утырган ирнең уйларын Ләбүдә бүлдерде:
– Гакыйф, кер, нәнәй начарланды!
Йомшак ястыкка сузылып яткан нәнәсенең йөзендә тирән хәсрәт иде.
– Улым, китәм бугай, Гакыйф. Рәхмәт сезгә, килен, – теле көрмәкләнә башлаган нәнәсенә сөйләшүе авыр иде. Шулай да ул бөтен көчен җыеп, соңгы теләген әйтә алды: – Менә еллар буе җыйган акчам. Үпкәләмәгез, балалар. Аны инәгезгә калдырам. Иске булса да йорт юнәтегез, алып кайтыгыз аны, карт көнендә читтә калдырмагыз.
Рәйхана капшап Ләбүдәнең кулын тотты. Аннары Гакыйфкә чәй кургашына төрелгән берничә төргәк салынган капчык сузды . Тагы да нидер әйтергә теләгән иде дә, хәле җитмәде, бары тик "Самат..." дип әйтергә генә өлгерде дә, авыр ыңгырашып, күзләрен мәңгелеккә йомды.
"Көтәлмәдең, нәнәкәем, көтәлмәдең!" – дип стенаны төйде Самат салкын камерада, бу хәбәрне ишеткәч. Аның күз алдына кәкрәеп, кечерәеп калган нәнәсе килеп басты. Менә ул аларны алып киткән машина артыннан йөгерә. Мөмкин булса, Саматкаен бер кайда да җибәрмәс, янында гына тотар иде дә бит! Өстендә яшел одеялдан кисеп теккән камзул. Ул одеялны бит алар икәү туракладылар. Самат еш чирләп интектергәч, оныгына да шундый ук камзул тегеп биргән иде ул. Бәләкәй кисәгеннән Раушанга да өлеш чыккан иде... "Әй, нәнәкәчкәем, нәнәкәем! Тәки сине күрәлмәдем..." – Түзә алмыйча, Самат балаларча үксеп елап җибәрде.
Менә бит ничек килеп чыкты, хәзер аны иң якын дусты Таймасны үтерүдә гаеплиләр. Нинди хурлык! Дөмән бабай, Өмбәт ышанмыйлардыр бит бу хәлгә? Ә әнисе? Ул ничек икән, мине төрмәгә утыртып куйсалар, аның монда бер кеме дә калмый, ләбаса. Утыртып куюлары бик ихтимал. Заманалар болганчык. Юк-юк, бирешергә ярамый, ничек тә гаепсез икәнлегеңне исбатларга кирәк! Иртәгә Таймасны җирләрләр, ул җан дусты белән хушлашып калырга тиеш!
Саматның бу сүзләре милициягә берничек тә тәэсир итмәде, сине чыгару турына сүз булуы да мөмкин түгел, син төп гаепләнүче, дип җавападылар аңа.
Менә инде алтынчы тапкыр сорау алалар. Йончыган, ачыккан Самат бер үк сораулардан, бер үк сүзне кабатлаудан ялкып бетте. Яшь капитан, буталуын көткәндәй, аның авызына гына карап тора, бер сорауны, әйләнеп килеп, әллә ничә кабатлый.
– Әйттем бит, минем гаебем юк. Таймас – иң якын дустым иде. Зинһар өчен, җибәрегез мине.
– Якын дус булгач, нигә аркасына пычак кададың?
– Мин аңа тимәдем. Кадамадым пычак.
– Ә кем кадады алай булгач? Икәү идегезмени? Кем кадады?!
Самат йөзенче кат яңгыраган бу сораулардан ялкып, башын читкә борды.
– Сорауга җавап бирегез! – Капитанның тавышы каты яңгырады.
Шулвакыт бүлмә ишеген шакыдылар һәм анда ... Дөмән карт күренде. Картның хәрби киемдә булуына аптырап китте Самат, әйе, күзләре ялгышмый иде, чапаны астыннан китель кигән, медальләре дә бар.
Карт дәрәҗәсен белеп кенә исәнләште дә, сорау алучыга ниндидер кәгазьләр күрсәтте. Тегесе аларга текәләлеп бераз карап торгач, телефоннан кайдадыр шылтыртып, өстәмә сораштырды, ачыклады булса кирәк. Аннары Саматка борылып, зур канәгатьсезлек белән: "Әлегә китә аласыз", – диде дә картка честь бирде.
Дөмән карт артыннан иярде Самат. Улын җирләр урында үзенең артыннан йөрергә туры килгәне өчен бик уңайсызланды ул.
– Дөмән ата, сез беләсез, Таймас минем иң якын дустым иде, мин, мин аны... – дип төртенә башлады.
– Аклануың артык, Самат. Мин барысын да беләм. Хәзер моңа вакыт юк, Таймасны озатырга кирәк, – диде карт.
Бу көнне аның өчен бик тә кадерле булган ике кеше җир куенына кереп ятты. Нәнәсе һәм Таймас дусты. Беренчесеннән аерылган иң авыр вакытларда икенчесен тапкан иде Самат. Шуннан соң Таймас аңа дус та, туган да, киңәшче дә булды. Ул аны казах теленә өйрәтте, бу күркәм халыкның гореф-гадәтләре белән таныштырды, кирәк чакта яклады. Мәктәптә кул күтәрсәләр, ул ике дә уйламыйча, татар дустын якларга ашыкты, Самат өчен үзенә йодрык эләктергән чагы да еш булды аның. Берсе сап-сары чәчле, җитен чәчәгедәй зәңгәр күзле, икенчесе кысык кара күзле, кап-кара тәнле бу икәүнең еллар дәвамында сыналган дуслыгы иде бу.
Казах халкында алай кабул ителмәсә дә, күңеле тәмам тулган Самат дустының өстенә капланып елады, яңакларын аның салкын яңакларына терәп торды. Монда җыелган сабыр, өнсез халык өчен аның кылыгы бөтенләй ят булса да, аңа сүз әйтүче яки тыючы булмады. Өмбәт кенә бу хәлләрне түзеп карап тора алмыйча, ихатага атлары янына чыгып китте.
...Таймасны үтерүчене озакламый кулга алдылар. Ул теге вакыт дәваханәдә Саматка ташланган бәндә булып чыкты. Этне агулавын да, егеткә пычак кадавын да таныды ул. Ике тапкыр утырып чыккан булган икән, өченчегә төрмәгә утырды. Тик болар беркемгә дә җиңеллек киермәде, тиздән өйләнәм, дип канатланып йөргән Таймас яшьли генә бер бәдбәхет кулыннан харап булды.
"Нәрсә калган сиңа казах далаларында?" – дип, киленен тиргәгән иде нәнәсе теге вакыт. Менә ул казах даласы. Очы да кырые да юк, бары тик кылганнар гына җилдә тибрәлә. Авыр уйлардан арыныр өчен кырга чыкты Самат.
Монда аның туган ягындагыча яшеллек юк, агачлар күпмегә бер генә очрый. Шулай да бу кырлар аңа якын иде. Биредә Таймас аны атта йөрергә өйрәтте. Өмбәт абыйларының атын алып, бик еш киләләр иде алар бирегә. Казах далаларында атта чапкан кешеләр һәрвакыт ирек яратучы, кыю булып үсәдер, чөнки мондый киңлектә башкача мөмкин дә түгел. Әнә бит ул, дала – чиксез киңлек! Әйтерсең лә ак-сары, кызыл төстәге олы бер келәм. Җил исеп киттеме, бөтен дала исерткеч хуш ис белән тула. Беренче елларны сары, кызыл, ал төстәге ләләләр белән тулы далаларны күреп таң калган иде Самат. Әйе, язгы даланы бернинди матурлык белән дә тиңләп булмый. Ә мәкләр чәчәк атканда? Бар тирә-якны кып-кызыл хозурлык биләп ала, бу искиткеч матурлыктан күзләр камаша. Саматның авылында да мәк басулары була иде. Колхоз үзе чәчеп үстерә, соңыннан орлыкларын җыеп ала торган иде аларның. Ә биредә кыргый мәк үсә, аларны чәчүче дә, орлыгын җыючы да юк. Күзләрне камаштырган бу матурлык бер-ике атнага бара да, аннан юкка чыга. Орлыклар җир куенына сыенып, киләсе язга кадәр тагы йокыга тала. Шуңа да Самат җирнең һәр адымы, һәр почмагыда ниндидер бер могҗиза, байлык сакланганын, анда яңадан-яңа тормышларга җан өрер орлыклар, тамырлар, киләчәк яшәгәнен белә.
Җиргә сузылып ятсаң, аның тавышын ишетергә була: чикерткәләр, төрле бөҗәкләр бал кортлары кайнаша, каядыр ашыга. Аларга кушылган кошлар тавышына һәрчак аптырый иде Самат. Монда агачлар да юк бит, кайда кунып сайрый икән соң алар?
Ә шулай да туган ягына кайтасы килә аның. Әремтауга менеп ятар иде дә, болытларның акканын күзәтер иде. Болытлар кайда да бер төсле, аның күп тапкырлар биредә дә чиксез зәңгәр һавага текәлеп ятканы булды. Монда яшәгән кешеләр арасында үз булып киткәнче, ул сагышын, борчуларын басарга шушы далага килә иде. Табигать үз баласын кайда да читкә типми, кылганнары белән иркәләп, йомшак җилләре белән сыйпап юатты аны Җир-ана, яшәргә көч бирде, аның өчен бу якларның матурлыгын ачты. Гуя: "Күр, Самат, дөнья монда да матур, монда башкача ямь, башкача гүзәллек", – дия иде. Таймас күрсәткән мондагы умырзаяларны да үз итте Самат. Алар Башкортстандагыча ап-ак түгел, ә зәңгәр төстә иделәр. Казах дусты белән бергәләп тауларга менделәр, далада көтү көттеләр, чип-чиста күлләрдә йөзделәр. Җиләс төннәрдә аның күп тапкырлар дала уратсында ятып Җидегән йолдызны күзәткәне булды. Казах даласында ятканда ул йолдызларга карап туган авылын, нәнәсен сагынды. "Чүмеч"нең монда да якында гына, үзенең баш очында гына булуына аптырады. Җидегән йолдыз минем арттан күчеп килдеме икәнни, нәнәй аларны югалткандыр инде, дип көйде.
Бер нәрсәне Самат яхшы белә хәзер: кешеләрне туган-үскән җирләреннән аерырга ярамый. Аерсалар, аларның күңеле, йөрәге, җаны шунда торып кала. Ә ярты җан – ул ярты инде, аның белән яшәве читенрәк. Какылы-кузгалаклы басуларын, урманнарын, көмеш күлләрен, авылкаен, Әремтауны, дусларын сагынып әзме газапланды Самат?! Сагыштан өзгәләнгән җанын кайда куярга белмәгәндә далаларга чыгып йөгерде, чирәмнәргә ятып, үкреп елаган чаклары аз булдымы? Елый-елый йоклап киткәне дә була иде. Кайчан гына торса, башын күтәрсә дә, үзеннән берничә адым читтә өнсез генә Таймас утырыр иде. Ул беркайчан да Саматка килеп сүз катмады, тынычландырмады. Әмма беркайчан да ялгызын калдырмады. Карале, ул бит үзе дә авылын калдырып шәһәргә яңа күчеп килгән иде. Ул да туган төбәген сагынгандыр бит? Ничек Самат бу турыда беркайчан да уйламаган? Үз кайгысына бирелеп, Таймасның хисләре турында уйламаганы өчен оят булып китте Саматка. Әлбәттә сагындандыр, ул да бит авыл малае, икесе беренче тапкыр качып шәһәргә киткәч, светафорга, трамвайларга ничек шаккатып йөргәннәр иде бит. Авылларына кайтып, Ыксанга ияреп көтүгә чыккач, нинди шат иде аның күңеле, сарык бәтиләрен алдына алып сөеп, шулар белән көне буе уйнап-шаярды. Бу уйлардан Саматның тамагына төер килеп тыгылды.
Раушан белән Мансурны югалткач, Самат ялгызы торып калды, бу кайгылардан арынырга да аңа Таймас ярдәм итте. Шул уйлар белән Самат торып утырды. Янындагы әремнең яфрагын өзеп алып иснәде. Дөньяда иң яраткан исе аның – әрем исе. Туган якны сагыну кебек әче дә, туган як хатирәләре кебек татлы да әрем исе...
Эңгер-меңгер төшеп килә. Офыкта – офыкка сыя алмый, алтын нурларын бар хәяткә тараткан кояш. Якындагы иген басулары кояш яктысында алтын булып яна.
Самат кайтыр юлга чыкты. Офыкның аръягына тәгәрәп төшкән кояшның үз артыннан ияртеп бетәлмәгән нурлары гына торып калды сызыкта. Алар, озын сукмак булып, күктән Саматка кадәр сузылды. Һаваларга кадәр ашкан бик озын юл иде бу.
...Туган ягына да юлы шулай озын һәм катлаулы булды аның. Авырлыклар да очрап торды. Ун елдан артык аяксыз калган әнисен тәрбияләде Самат. Картайган ананың авызында гел бер сүз булды: "читкә алып чыгып киткән өчен кичерерсез инде мине, балакайларым". Алычалар, сливалар чәчәк аткан март аенда китеп барды ул. Раушан белән Мансурның уртасында саклап торган буш урында җирләде аны Самат.
Иске йорт бик таушалган иде. Авыру әнкәсе барда кагыла алмады аңа Самат. Вафатыннан соң төзәтергә дип, документлар белән танышкач, кәгазьләрнең законсыз булуы ачыкланды. Беркатлы авыл хатыны хуҗаларга акчасын биргән, ә йортның документларын үз исеменә күчермәгән, сату-алуны рәсмиләштермәгән икән. Шулай итеп гаиләнең еллар буе "законсыз" яшәве ачыкланды. Аларны рәсмиләштереп, судлар аша үтеп бик күп вакыты узды Саматның.
Тормышында яңа тетрәнүләр булып кына торды. Абыйсы Гакыйф фаҗигале вафат булды. Аның вафаты турында хәбәр килгәндә, ул Кыргызстанда командировкада иде. Өмбәт тырышып караса да, адресын белмәгәч, Саматка хәбәр итә алмады. Шулай итеп, Гакыйфне соңгы юлга озата алмады ул. Бу үкенечкә Зәбирнең каты авыруы өстәлде.
Олы абыйсы, чирле булса да, тиешле вакыт узгач, Гакыйфнең саклык кассасына салган акчасын алып, Саматка сала алды. Әниләренә йорт сатып алырга дигән нәнәләренең акчасы соңлап булса да Саматның кулына килеп керде. Тик бу вакытка алар 1998 елның кара августында дефолтка эләгеп, тәмам арзанланган иде...
Чире авыр дисәләр дә, ун елдан артык яшәде Зәбир. Чирлемен дип тормады, үзен жәлләмәде, ике улына өйлек урман кисте, агач эшкәртте, йорт күтәрде. Әллә шул эше булуы авыр уйлардан арындырып тордымы, әллә бәләкәйдән эшкә күнеккән ныклы организм тиз генә бирешмәдеме, урын-җиргә калмады, йөргән җиреннән диярлек китеп барды. Хатынына да балаларына да ныклап әйтеп куйды: Самат кайтып җитмичә җирләмәгез, диде.
Самат төш күрде. Имеш, нәнәсе, әнисе, Гакыйф, Мансур, Раушан тезелеп утырганнар да, Зәбир аларга олы капчыктан чыгарып бүләкләр тарата икән. Барысы да шатлар, барысы да көләч...
Уянып киткәндә төн иде. Абыйсының озак тормасын күңеле белән тойды ул. Бу юлы да соңарырга, кайтуны кичектерергә ярамый иде. Алмаш күлмәген һәм документларын гына сумкасына салды да, такси чакыртып, вокзалга ашыкты. Ярты сәгатьтән ул инде туган ягына таба җилдерүче поездда иде. Соңламаска гына, ничек тә соңламаска, дип кабатлады ул.
...Түр бүлмәгә килеп кергән ак күлмәкле ирне Зәбир башта танымады. Үзенә таба атлый башлагач кына, аның ничә ел күрешмәгән энесе икәнен танып алып, тормакчы булып, урыннынан талпынды.
Бу икәү кочаклашып, бик озак аерыла алмый торды.
Очрашу шатлыгыннанмы, бар кешене аптыратып, дүртенче көн торалмаган җиреннән торып утырды Зәбир. Чәй эчәргә дә өстәл янына үзе барды.
– Мунчага ут куй, бичә, без Самат белән мунча кереп чыгарбыз әле, – дип хатыны Сәрияне шак катырды ул.
– Ай-һай, бигрәк шәбәеп киттең тагы, ярый алайса, биялиләр, бүрек әзерләп куярмын чабынырга, – дип шаяртты Сәрия.
Эссе парга чыдый алмый, күбрәк чарачада утырса да, күңеле булды Зәбирнең. Энесенең әрем исе аңкып трган мунчада рәхәтләнеп чабынуына сөенеп утырды ул.
Кичке ашка утыргач, очрашу сөенеченнән бер "акбаш"ны да ачты, табынга туган-тумачаны җыйды.
– Әйдә, энем, бер сыздыр әле, – дип Саматка иске хромка киттереп тоттырды. Күптән уйнаганы булмаса да, абыйсының күңеле булсын дип, күрекләрне сузып җибәрде Самат. Инде күптән онытылган борынгы җырларны сузды абыйсы, аңа башкалар иярде.
– Энем, мин сезнең кебек югалтулар кичермәдем, авыл да, сөйгәнем Сәрия дә, туганнар да дусларым да һәрвакыт янымда булды. Сез исә бик иртә туган туфрактан аерылып, тамырсыз калдыгыз. Минем дә гаебем бардыр монда. Вакытында сезне кайтара алмадым. Гомер үтте, шунсы зур үкенеч булып калды. Җаныма гел сез җитмәдегез. Гакыйф туганым да шул ук хисләрне кичереп яшәде. Әнкәйне дә тәрбияләп карый алмадык, ул да оныкларының үскәнен күрмәде. Үзенең дә балаларын сагынып тилмергән чаклары булгандыр.
Биш туган идек, туганлыкка сөенеп, аралашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яши алмадык. Ярый әле Гакыйф якында булды. Югыйсә, бәйрәмнәрдә табын буш булыр иде. Дуслар бар ул, Самат, бик күп. Әмма туганлык – бөтенләй башка хис бит ул. Кичерә алсаң, кичер, туганым. Абый кеше булып та, сезнең өчен бер нәрсә дә эшли алмадым, – дип тост әйткән җиреннән елап җибәрде ул.
– Син нәрсә, абый, андый уйларыңны башыңнан чыгарып ташла. Менә, Аллаһ боерса, алга таба ешрак очрашып торырбыз, мин дә менә туган якларга кайтыргамы, дип уйлаштыра башладым, – дип туганын кочаклады Самат.
– Кайт, энем, кайт. Туган яктан яхшы җир барыбыер беркайда да юк ул!
Сәрия иренең еллар буе күңел түрендә йөрткән сүзләрен, ниһәять, әйтә алуына, энесе белән күрешүенә сөенеп бетә алмады. Йөзләре ачылып, яктырып киткән иде Зәбирнең.
Йокларга бик соң ятты алар, бик озак сөйләшеп утырдылар, бала чакларын, туганнарын искә алдылар. Самат юлдан арыган иде, мендәргә башы тигәч тә, йоклап киткән. Үзенә кагылуга уянып киткәндә, абыйсы аның өстенә юрган китереп япкан иде.
– Уяттыммы? Йокла-йокла, энем. Өшисең кебек тоелды, – диде ул.
– Тор, Самат, абыең “кайтып киткән”. Мәңгелек йортына... Кайтып, әйбәт иттең, рәхмәт. Сине күрүенә сөенеп, түшәктә дә елмаеп ята. Күңеле булып китте.
Абыйсының өчен үткәргәннән соң, Самат иркенләп нәнәсе янына килде. Аның текмәсе янында бик озак утырды ул. Нәнәсенә әйтер сүзләре бик күп кебек иде, тик никтер, тимер текмә янында алар онытылып юкка чыкты. Хәтирәләргә бирелеп бик озак утырды Самат зиратта. Нигәдер нәнәсе җырлаган җыр исенә төште:
"... Шулай, туганнар, бик авыр хәл шул
Чит илләрдә таралышып үлеп бетүе...".
Теге вакыт бәхет эзләп әнкәй безне казах иленә алып чыгып китмәсә, тормышыбыз ничек булыр иде икән, дип уйланды. Биредә яшәсәләр, алар, һичшиксез, барлык хәсрәтләрдән ышыкта булырлар кебек тоела иде аңа. Нәнәсе аларга бер җил-яңгыр да тидермәс кебек иде. Әниләре ялгызы гына саклый алмады аларны. Яклый алмады. Чөнки аның да көче биредә, туган нигездә, торып калган иде шул. Туган җирсез, туган илсез кеше көчсез була, ул мескенгә әйләнә. Самат та үзен һәрвакыт мескен итеп тойды. Үзенең шул җирдә бәхетле булачагына ышанмады да, көтмәде дә бәхетне. Ышанмагангадыр, бәхете дә килмәде. Бәлки, Саматка да минем яшәр җирем шушы, дип, ныклы басып, җиң сызганып, усаллашып, үҗәтләнеп шул шәһәрдә яшисе булгандыр? Тик ул алай итә алмады. Ныклап төпләнеп китмәде, теләмәде дә, гаилә дә кормады. Яше дә менә кырыктан узган, ни үткәне, ни бүгенгесе, дигәндәй. Шундый авыр уйлар белән чыкты зираттан Самат.
Кайтышлый, Әремтауга сугылды. Тау дигәнең кечерәеп, бәләкәйләнеп калган иде. Аның түбәсенә тиз менеп җитте Самат, балачактагыча, аска таба аякларын сәлендереп, тау кашына утырды. Яшел, зәңгәр түбәле йортларга, тыз-быз чапкан машиналарга озак карап утырды. Әйе, авыл үзгәргән, шактый үзгәргән иде. Бары тик авыл уртасында утырган тупыллар гына шул ук. Бәләкәй чагында Самат аларның куышлыгына кереп уйный иде.
Әнә, буа. Аның бер башында олы тал үсә. Бу агачны дәү әтиегез утыртты, дип сөйли торган иде аларга нәнәләре. Тал төбендә бөтнек үсә, кайчан гына әле абыйлары белән шуны җыярга йөриләр, юан талга менеп уйныйлар иде... Хәзер бу агач шактый картайган инде, аның юан, авыр ботаклары каерылып төшкән, шулай да ул җиргә аумаган, ә терсәкләнеп калган. Туган җиренә теше-тырнагы белән ябышып, яшәү өчен көрәшә...
Самат кул астындагы әремне өзеп алып, сабакларын чистартты. Нинди ачы булып "куркыткан" үләннең бер ачылыгы да калмаган иде. Нәрсә дигән иде әле теге вакыт нәнәсе? Әрем ачысы артында яшеренгән татлы тәм кебек, кешенең дә күңелендә яшертен ямь, матрулык яши дигән идеме? Шулайдыр. Тәүдә күңеле бердә кабул итмәгән казах җиренең дә матурлыгын ул соңрак күрде, соңрак аңлады. Туган якны җирсү хисе аны беркайчан да ташлап китмәсә дә, ул инде казах дададарын да, андагы халыкны да үз итте, күнекте. Бу халыкның матур йолаларына, кунакчыллыгына сокланды. Шулай да Саматның җирдә үз урынны табасы килә иде.
Туганнарыннан Гыйндулла абзыйлары гына исән. Күрешеп китәргә дип, күчтәнәчләр төяп, Самат аларга юлланды. Ерак туганнары кайтканга бик сөенде алар.
– Безнең дәү әти, дәү әниләрне кулак дип сөргенгә куганда, минем әнием Сәлимә инде тормышка чыккан булган. Үзенә дә егерме генә яшь булса да, энесе Фуат белән сеңлесе Гөлбәйзәне, ягъни, синең әниеңне, үзенә тәрбиягә алып, сөргеннән коткарып калган. Икесен дә башлы-күзле иткән. Үзләре яңа йорт бетереп чыккач, апа кеше буларак, иске өйләрен яңа кавышкан Сабир белән Гөлбәйзәгә калдырган. Сез үскән йорт, Самат энем, минем дә кендек каны тамаган урын булган, – дип сөйләнеп утырды ул кичке аш артында.
Самат Гыйндулла абзыйсының теге вакыт әниләренә өйләрен сорап килүен яшы хәтерли иде, шуңа да, кыенсынып, бу темага сүз куертып тормады. Хәер, Гыйндулла да боларны үпкәдән, яки хәтере калып түгел, ә болай гына, тарихны, шәжәрә җепләрен барлагандай гына әйтте.
Гыйндулланың Самат өчен бүләге дә бар иде, теге вакыт күченәбез дип өйләрен туздырганда, Сабирның фото эшли торган җиһазлары салынган чемоданны алып кайткан булган ул. Чемодан төбендә Саматның кечкенә чакта төшергән шактый сурәтләре, кеше күзеннән яшергән шигырьләре сакланган булган. Бүген абзыйсы шуларны тапшырды.
Бер генә көн күрмәсәм дә,
дип язылган юлларны укып күңеле тулып китте Саматның.
– Самат, дим, бик боек күренә. Әллә бөтенләйгә кайтырга исәбе бар микән? Зимагурда йөреп туйгандыр инде. Яше дә бар бит, – дип, картына эндәште Тәслимә кичен, Самат мунчага китеп, өйдә икесе генә калгач.
– Боегыр инде, Зәбирне дә яңа җирләделәр. бит. Туган ягына озак кайта алмады. Яшьли генә бик күп күрергә туры килде бит аңа. Тормышы бал да май булмады...
– Шулай шул, – дип сузды Тәслимә. – Ни гаиләсе юк, ичмасам. Калсын иде монда, әнә, күпме хатын-кыз юньле ир табалмый интегә. Самат ул кул эшләренә дә оста, дөньясын менә дигән итеп көтәр иде! Әле көчендә, берәр йорт та салып керер иде.
– Әллә, мин әйтәм, тәүге мәлләрдә яшәп торырга үзебезнең йортны тәкъдим итәргәме икән? Барыбер буш тора бит... – Бу сүзләр корткасына охшап бетмәс дип, сак кына әйтте аларны Гыйндулла.
– Бик дөрес, кайтсын да торсын! Үз туган-үскән нигезе бит. Угата шәп булыр, йорт буш тормас, ичмасам, – дип җанланып китте Тәслимә дә.
Күптән эчен пошырып йөргән мәсьәләнең шулай тиз һәм уңышлы хәл ителүенә сөенеп бетәлмәде Гыйндулла. Икенчедән, Самат өчен сөенде – менә бит туганнарына бераз булса да ярдәм булыр.
Мунчадан кайтып ишек тоткасына үрелгән Самат бу сүзләрне ишетеп торды. Гөлбәйзә йортны чит кешеләргә сатып киткәч, тегеләренең анда озак яшәмәүләре, алар күченеп киткәндә Гыйндулланың иске йортны сатып алуы, соңыннан балаларга булыр, дип анда йорт бетерүе, тик улларының анда кайтмаулары турында ишеткән иде инде ул авыл кешеләреннән. Әле менә Гыйндулла абзыйсы белән Тәслимә җиңгисенең шул өйне һич кызганмыйча үзенә бирергә теләүләрен ишетеп, тамагына төер тыгылды. "Рәхмәт инде, сезгә, рәхмәт, туганкайларым!" – дип пышылдады ул эченнән. Теге вакыт, Зәбир абыйсы нәнәләренең өйгә дип җыйган акчасын салгач, бик күп уйланды ул. Үзе дә тапкан-булганын барлап куйды – зур булмаган йорт сатып алырлык хәле бар иде. Гыйндулла абыйсының йортына да бушка кереп утырырга җыенмый. Әмма аны кешеләрдә булган яхшылык сокландырды. Авыллар бик нык үзгәргән хәзер, эшсезлек тә күп, эчкечлек дигән яман чир дә бирегә үтеп кергән. Авылларны шул авыл халкына хас булган изгелек, беркатлылык, мәрхәмәтлек кебек асыл сыйфатлар тотып торадыр да инде.
Бик кызу гына бакча казыган җиреннән тукталып калды Самат. Каршында япь-яшь, матур әрем үсеп утыра иде. Үләнне тамыры белән йолкып алырга кулы бармады аның. Көрәген бер тыкты, бер алды, аннары куакка кагылмыйча, аны уратып казып китте. Әмма әрем бер генә төп булып чыкмады, казыган түтәлләрдә күкрәп утырып калды алар, Самат аларның берсенә дә тимәде.
...Гыйндулла абзыйсының коега суга чыкканын да, үзенә эндәшкәнен дә ишетмичә, авылдагы йортны ничек ныгытырга, кайда нинди бүлмә бүлергә, бакчага нинди агачлар утырту турында уйлый иде Самат.
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
Гөлнара Гыйлемханова Тәтешле районы Юрмиязбаш авылында туган. Әнгам Атнабаев исемендәге Күрдем урта мәктәбен, КДУның журналистика факультетын тамамлаган. Краснокама районы "Кама таннары" гәзитендә хатлар бүлегендә хәбәрче булып хезмәт юлын башлый. Хатлар бүлеге мөдире, озак еллар мөхәррир урынбасары булып эшли, 2007 елдан "Кызыл таң" гәзитенең үз хәбәрчесе.