Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 апрель 2020, 13:15

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Әрем. Повесть (3)

...Туганнарын соңгы юлга озатып, өчесен, җидесен үткәргәч, алар кайтырга җыенды.– Әнкәй, кайт син дә, монда апайларны гына харап итеп бетерәсең, – диде Зәбир әнисенә коры тавыш белән.Бу сүзләр Гөлбәйзәнең йөрәгенә сөңге кебек барып кадалды...

...Колакка гына ишетелә, дип үз-үзен тынычландырырга ашыкты. Әмма мондый тавышлар торган саен ешрак кабатлана барды. Мансур бу турыда әнисенә дә, Саматка да әйтмәде. Ә беркөнне ул юлда Раушанны күрде. Энесе аңа үпкәле караш ташлап, шул ук кыска җиңле күлмәген киеп, юл читендәге таш өстендә утыра иде. Мансур, үзен үзе белештермичә, кабинадан сикереп төшеп, энесенә таба ташланды. Тик, инде килеп җиттем дигәндә, Раушан юкка чыкты. Саташаммы, дип уйларга да өлгермәде, Раушан икенче яктан пәйда булды. Башын күтәреп бер генә сүз әйтте ул: "Коткармадың!" Мансур аңа таба атлауга тагы юкка чыкты. Бу көнне өйгә чак кайтып җитте Мансур, бүлмәсенә кереп ауды, аның тәне ут кебек яна иде, икенче көнне дә, аннан соң да эшкә бара алмады. Күзләрен ачса, олы күзләрен үзенә төбәгән энесен күрде, "Раушан кайткан" дип саташты. Үзен тынычландырырга теләгән Саматны да якын җибәми башлагач, Гөлбәйзә тәмам аптырап, врач чакыртты. Мансурны дәваханәгә алып киттеләр.
Ярты елдан дәваханәдән чыкса да, хәле әйбәт түгел иде аның. Шуннан соң Мансур мич артындагы үз бүлмәсенә бер кемне дә керетмәс булды. Баштарак әнисе калдырган таш күмерне мичкә өстәргә булса да чыкса, тора-бара бөтенләй кешедән читләште, бүлмәсеннән чыкмас булды. Табиблар аңа "психик таркаулык" дип диагноз куйды, гади телдә "акылыннан язган" дигән сүз иде бу...
– Туган үскән җиреннән аерылу, энесенең үлеме кебек тирән тетрәнүләрне бер-бер артлы кичергән үсмернең психикасына зыян килгән, ул мондый зур кайгыларны күтәрә алмаган, – дип аңлаты Гөлбәйзәгә табиб.
Хәзер аңа тынычлык кына кирәк иде.
Су сөлеге кебек ун сигез яшьлек улының авыруын авыр кичерде Гөлбәйзә, бу хәбәрне баштагы мәлләрдә Рәйхана нәнәсеннән дә, башкалардан да яшерделәр, терелер әле, дип өмет иттеләр. Әмма авылдышының хәлен белергә дип килгән Фәгыйлә боларны күреп киткән һәм авылга салган хатында бу турыда язырга өлгергән иде инде.
"Мансур казахта акылдан язган икән" дигән хәбәр авылда тиз таралды. Рәйхана бу турыда ишеткәч, ышанмады, Гакыйфкә утырып район үзәгенә телеграфка китте. Гөлбәйзә, бианасының тавышын ишетеп, елап җибәрде, ни "әйе" дия алмады, ни өздереп кенә "юк" димәде. Мансурның хәлен сөйләр урында, качып калганы өчен такмаклап-такмаклап, Гакыйфне тиргәргә кереште. Шулай бер анык кына җавап та алмыйча, вакыт бетте, элемтә өзелде.
Бу хәбәр Рәйхананың болай да булмаган сәламәтлеген тагы да ныграк какшатты. Озакламый армиядан Зәбир кайтыр, Гакыйф белән икесен әнкәләре янына җибәрермен, Мансурны монда алып кайтырлар, дип карар кылды ул. Юлга дип акча әзерләде.
Диңгез флотында хезмәт иткән Зәбирнең кайтыр вакыты җитеп ята иде, бу хәбәрләрне ишеткәч, билетны туган ягына түгел, ә Казахстанга алып, турыга әнисе һәм туганнары янына юлланды.
Нәнәләре әзерләгән кайнатмалар, оекбашлар, мәтрүшкәләрне сумкасына тутырып, Гакыйф тә поезга утырды.
***
...Өйдә бер кеше дә юк иде. Мансур торып, тәрәзә каршына килде. Һавада кар бөртекләре бөтерелә. Ноябрь башы булса да, кар юк диярлек. Ә аларның авылында ноябрь бәйрәмендә инде казлар суялар, өмәләр үткәрәләр. Биек-биек таулар хасил була иде бу вакытта. Мансур бакча якка күз ташлады. Бәй, ни күрсен, бакчадагы алыча төбендә Раушан утыра түгелме соң? Әйе, юка күлмәктән, күшегеп беткән.
Чөйдә эленеп торган курткасын эләктереп, тышка атылды Мансур.
– Раушан, өшисең, мә, өстеңә ки!
Ихатасында эшләнеп йөргән Өмбәт Мансурның тавышын ишетеп, сискәнеп китте. Кисәк эндәшсәм куркыр, дип җиргә чүгәләде.
– Раушан нигә ачуландың миңа? Мә әле өстеңә ки. Беләсеңме нәрсә, апай? Без икебез моннан кайтып китәрбез. Үзебезгә. Авылга! Яме? – ул әкрен генә адымнар белән, иелә-иелә алыча төбенә якынлашты.
Әмма Раушан Мансурдан куртканы алмады. Абыйсына үпкә тулы бер караш ташлады да, чыгып йөгерде.
– Туганым, өшисең, тукта! – дип кычкырды аның артыннан Мансур һәм үзе дә Раушан артыннан чыгып йөгерде.
– Их! – диде боларны күреп торган Өмбәт – их алдарак туктатмадым! Ул Мансур артыннан урамга чыгып йөгерде. Малай инде урамның очыннан Агымсуга табан борылган иде.
– Мансур, тукта. Тукта, барма анда! – дип кычкырды Өмбәт. Тик үсмер бер кемне дә ишетер хәлдә түгел, аның күзенә ак-кара күренми иде. Йөгереп килгән җиреннән елгага кереп китте ул.
Ярдан егыла-оча түбән тәгәрәгән Өмбәт килеп җиткәндә, Мансур су эчендә иде инде. Ир, фуфайкасын гына салып, аның артыннан чумды. Шул чак тәненә меңәрләгән энәне берьюлы казаган кебек булып китте. Ирексездән, ул кире борылырга уйлады. Әмма каршысында суда бер бата, бер калка Мансур чәбәләнә иде.
– Мансур, мин хәзер, хәзер! – дип, бөтен көчен җыеп кычкырды аңа Өмбәт. Әллә бу сүзләрдән айнып киттеме, кычкыра-кычкыра үзенә таба якынлашкан Өмбәткә таба йөзә башлады Мансур, әмма ике метр ара да үтмәгәндер, су өстеннән юк булды.
– Мансур, тукта! Держись, малай! – Өмбәт аның артыннан чумып та карады, әмма нәтиҗәсез, су топ-тонык булса да, Мансурны табалмады ул. Салкын су аякларның хәлен алды, куллар йөзәргә карыша башлаганда, ярга көчкә чыгып ауды.
***
Мансурны туган авылларына алып кайтырга дип килгән Гакыйф белән Зәбир аның җеназасына эләкте. Бу барысы өчен дә шок иде. Бер-берсе белән сөйләшә дә алмадылар хәтта. Өйдә авыр тынлык урнашты. Туганнарын соңгы юлга озатып, өчесен, җидесен үткәргәч, алар кайтырга җыенды.
– Әнкәй, кайт син дә, монда апайларны гына харап итеп бетерәсең, – диде Зәбир әнисенә коры тавыш белән.
Бу сүзләр Гөлбәйзәнең йөрәгенә сөңге кебек барып кадалды.
– Сез дә килсәгез, Гакыйф качып калмаса, башкача булыр иде. Бергә булсак, бер-беребезгә ярдәм итсәк, Раушан да, Мансур да исән булырлар иде. Мин сезнең өчен тырыштым бит! Менә ич монда шартлар бөтенләй башка, эш бар, акчасын да түлиләр, югыйсә авылда фермадан баш чыкмады. Мин улларым кешечә яшәсеннәр дигән идем, – дип елап җибәрде ул. – Харап имеш, авылларын ташлыйсылары килмәгән! Сездә генәме ни ул авыл?! Әнә меңәрләгән кеше яши бит әле биредә, берсе дә "авыл-авыл" дип акылдан шашмый. Я, Ходай, нәрсәләр өчен генә шундый күрәчәкләр насыйп иттең миңа?!
– Әнкәй, ничек аңламыйсың син: монда түгел аларның урыннары. Монда түгел! Шәһәр кешеләре түгел без. Без авылда да бәхетле идек. Кузгатмаска иде йортны. Чуртыма кирәк булдымы бу Казахстан сиңа? Апайларны гүргә илтеп тыктың! – Зәбир ярсыган иде. – Инде Самат кына калды. Аның да башына җиткәнче кайт авылга!
Нәнәсе җибәргән ак әремне исни-исни икенче бүлмәдә утрыган Самат әнисе алдында башкача беркайчан да авыл темасын кузгатмаска, аны гаепләмәскә үз-үзенә сүз бирде. Абыйлары ерак, алар әниләренең әле булса аш пешергәч, онытылып китеп Раушанны ашарга дәшүен, тәлинкәне һәрчак өстәлгә барысына да куюын күрмиләр шул. Төпчегенең күлмәкләрен кочаклап, шуларны исни-исни елавын, төннәрен "Раушан!" дип, коточкыч тавыш белән кычкырып сискәнеп уянуын белмиләр. Кан-яшь түкмәгән берәр көне бармы әнкәләренең? Ул бит чыннан да монда аларны бәхетсез итәргә алып килмәде. Улларына бары тик үзенекеннән яхшырак тормыш кына тели иде бит ул. Менә хәзер Раушан кайгысына Мансур өстәлде. Ничекләр чыдар анасы, ничекләр чыдар?!
***
Фетнә көтмәгәндә башланды. Юк, терәлеп торган күршеләреннән бер авыз кыен сүз ишетмәсәләр дә, хәлләр кискенләнгәннән-кискенләшә барды. Урыс, татар һәм башка халыкларга караш үзгәрде, аларга көн күрсәтми башладылар, "илегезгә кайтып китегез!" дип янадылар, берничә шәһәрдә зур бәрелешләр да булып алды.
Алар яшәгән кечкенә шәһәрдә хәлләр чагыштырмача тыныч иде әле.
– Әйдә, кайтыйк, эш сәгате бетте бит! – Самат Таймаска эндәште.
– Мин бераз машинаны сөртештерәм әле, ашыксаң кайта тор, – дип җаваплады дусты.
– Минем дәваханәгә керәсем бар, әнкәй дарулар сораган иде. Китә торам. – Самат кысык автобуска чак утырып җитеште. Шәһәрнең үзәк мәйданында урнашкан даруханә янында төшеп калды ул вахта машиансыннан.
Үзеннән алдагы хатын китүгә, касса тәрәзәсеннән дарулар язылган кзгазьне сатучыга сузды Самат.
Шулчак аны этеп-төртеп егерме биш яшьләрдәге пеләш башлы юантык ир алга үтте.
– Чиратка басыгыз, күреп торасыз бит, мин дарулар алам, – диде аңа Самат.
– Синең чират юк монда! Казахлардан алда татарлар алмый, – диде теге пеләш.
Самат, бу сүзләргә игътибар итмәскә теләп, сатучыга акчасын сузды.
– Аңалмадыңмыни? Сыпырт моннан! – Теге адәм аның изүенә килеп ябышты: – Яхшы чакта ычкын дидем!
Самат аңардан көчлерәк иде, этеп җибәрде дә, даруларын алып, ишеккә юнәлде. Әмма пеләш башка шул җитә калды, ул җиңелүенә хурланып, эт кебек башкаларны котырта башлады:
– Бер татар безнең җиргә килеп хуҗа булган. Казахларга кул күтәрә! Тотыгыз үзен, тукмагыз!
Көтүчегә сарыклар табыла, дигәндәй, берничә кеше, эшнең нидә икәнлеген ачыклап та тормыйча, Саматны уратып алды. Ә теге бәндә, тантаналы төс белән: "Каптыңмы, килмешәк!" – дип, Саматка китереп тондырды. Үзе: "Кирәген бирегез, безнекеләрне кыерсыта. Кем икәнен оныткан!"– дип кычкыра башлады.
Бу бәрелеш ни белән тәмамланыр иде, билгесез, Саматның бәхетенә, Таймас эшен тәмамлап, аны куып җиткән иде.
Дустының бәләгә тарыганын күреп, ул кабинасыннан сикереп төште дә, ярдәмгә ашыкты.
– Тимәгез! – дип кычкырды ул барып җитәр-җитмәс. – Тимәгез, ул минем дустым!
– Безнең җирне, илне басып алучылар безгә дус түгел! – дип кычкырды теге бәндә.
– Нинди илбасар булсын алар?! Безнең кебек үк шушы җирдә яшәп, хезмәт салучылар. Юк белән кыешмаң, егетләр!
– Син шушы татарны безнең белән чагыштырырга кыйдыңмы? Хәзер мин аны!
– Бу татарга тияр алдыннан сезгә үз казахыгызны юк итәргә кирәк булачак! – Таймас түгәрәкнең уртасына, Самат янынарак атлады.
– Ә син шулаймы әле, сатлыкҗан! Без андыйларны яратмыйбыз! – Кемдер артыннан башына тондырудан, Таймас һушын югалтты.
– Таймас! – Самат аңа ташланды. Шул арада аның үзен таш юлга аударып, типкәли дә башладылар.
Милиция ерак түгел иде, әмма алар бу хәлне күреп, машиналарына утырып, ычкыну ягын карадылар. Бәхетләренә, тукталышта вахта автобусыннан килеп төшкән бер төркем ир, Таймасның машинасын күреп, сугышчыларны араларга ашыкты.
Самат басып йөрерлек түгел иде, авызыннан туктаусыз кан килә. Милиция чакыртып, эшне зурга җбәрмәс өчен, икенче көнне Өмбәт аларның икесен дә авылга алып кайтып китте. Саматның Таймаска ияреп электән дә бирегә кунакка кайтканы бар иде. Таулар арасында урнашкан бу авылда барысы да күпләп сарык асрый – һәркемнең берничә йөз башка җиткән үз көтүе. Таймасның олы абыйсы Ыксан да мал асрау белән шөгыльләнә иде. Бернчә баш ат, сарыклары бер көтү булып йөри иде аның. Самат берничә тапкыр хуҗаларга ияреп, көтүгә дә чыкты, авылдагы казахларның тормышы, биредәге яшәеш белән якыннан танышты. Бик җылы каршы алганнар иде аны биредә. Олы кунак сымак, йорттан-йортка кунакка алып, бишбармак белән сыйладылар. Хәзер вакыты икенчерәк шул, илләр тыныч түгел.
Көтелмәгән кунак ияртеп кайткан Өмбәтнең сөйләгәнен әтиләре Дөмән карт тыныч кына тыңлады да, бер сүз дә әйтмичә, кайдадыр чыгып китте. Бераздын ул авылның берничә аксакалын ияртеп кайтып керде.
– Улым Өмбәткә үземә ышанган кебек ышанам, бу татарның бер гаебе дә юктыр. Сезнең аны күргәнегез бар, бу егетнең моңарчы да авылда кунакта булганы бар. Әмма сүзегездән узмыйм. Калдырырга ризалыгыгызны бирсәгез, беразга ул бездә яшәр, дәваланыр иде. Үзегез аңлап торасыз: урамдагы тәртипсезлекләр казах халкын бизәми, без гомергә тыныч, кунакчыл халык булдык. Ә сугышып йөрүчеләр алар милләтебезнең хурлыгы гына, – диде карт.
Аксакаллар Саматка якын ук килеп йөзенә текәлеп карап тордылар да, үзара гәпләшеп алганнан соң,
– Сиңа хөрмәтебез зур, Дөмән, каршы түгелбез. Синең өйгә килгән кеше начар булмас, – дип, таралыштылар.
Улы кайтып күзенә күренгәнче ут йотты Гөлбәйзә. Аулның икенче ягында, тауларда яшәгән "духтыр"ны Ыксан көн саен алып килеп, илтеп куйды. Бер ай дигәндә, Таймас шәһәргә кире киткән иде. Ә Саматны аякка бастырырга дүрт ай кирәк булды. Еллар булып тоелды бу берничә ай ана өчен. Мондый хәлләр артабан дә дәвам итсә, нишләрбез, кайда китәрбез, дип көйде ул. Бәхеткә, бәрелешләр әкренләп тынды, халык бераз тынычлана төште. Көне-төне догаларын укып, улына тазалык теләгән Гөлбәйзә аны чак көтеп алды.
***
Самат эшен югалткан иде. Гакыйф хатларында нәнәсен бик авыр хәлдә дип язгач, эшкә урнашканчы, туган ягына кайтып килергә карар итте. Гөлбәйзә дә каршы төшмәде. Саматның авылны бик сагынганын белә иде ул. Улы монда күченеп килгәннән бирле бер көнне дә нәнәсенең өстәлдә торган сурәтенә тыныч йокы теләмичә, йокларга ятмады, иртән аны сәламләми калганы булмады. Шуңа да, ун өч елдан соң улы туган якка сәфәр җыенгач, күчтәнәчләр, бүләкләр әзерләде.
Үзенең дә бик кайтасы килсә дә, кан басымы югары булганлыктан, юлга чыгарга курыкты. Кичен Саматларга җан дусы Таймас керде, икесе бик озак сөйләшеп утрыдылар.
– Кайтма дип әйтә алмыйм инде, син бу мәлне озак көттең. Әмма, сәламәтлегең бик шәптән түгел, авыр күтәрмә, югыйсә күпме "ремонтларга" туры килде үзеңне! Хәерле юл сиңа, исән йөреп кил. Үзеңне сакла! – дип кочаклды ул чыгып киткәндә дустын. Бик озак көткән юлга җыенгангамы, Самат йоклап китә алмый интекте. Бер мәл Дусҗан каты итеп өреп алды, әмма тиз тынды. Иртәнгә таба тирән йокыга чумды ул. Шуңа да әнисенең ачыргаланып кычкырып җибәрүенә сикереп торса да, бер нәрсә дә аңламый торды.
– Таймас! Таймас! – дип, тышка ишарәләде Гөлбәйзә.
Самат ялангач кына тышка атылды. Аларның ишек алды тулы халык иде. Баскычтан ерак түгел аркасына пычак казалган Таймас ята. Ике койма арасында авызыннан күбекләре килгән Дусҗан – аны агулаганнар иде. Самат аны-моны аңларга да өлгермәде, капкадан килеп кергән милиция, ике кулын артка каерып, аны машинга кертеп утыртты. Тонык тәрәзә аша әнисенең хәсрәт тулы йөзен генә күреп калды Самат.
(Ахыры бар.)
Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.
Читайте нас: