Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 апрель 2020, 16:25

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Әрем. Повесть (2)

... Бу тавышны ишетеп, Мансур да йөзгән җиреннән туктап калды, яр буендагы ыгы-зыгыны шәйләп, елга өстеннән энесен эзләде, тик ул күренми иде. Бәй, кай арада, кайда гаип булды соң ул? Әле генә икесе бергә суга кереп киттеләр бит. Мансур, куркып, яр буена таба йөзә башлады. Саматның кычкыра-кычкыра тавышы беткән иде инде.

– Самавыр куйдым Саматка, катык салдым савытка, тора микән Сама́тка? – дип такмаклый-такмаклый йокыдан уята аны Рәйханә нәнәсе. Аннары абыйсы янында яткан Раушанны кытыклый башлый: – Тор инде, тор инде, йокың туйгандыр инде, өстеңдәге күлмәгеңә бетләр кунгандыр инде!
– Нәнәй, ялгыштың, минем өстә күлмәк юк, – дип юрганын ача Раушан.
– Ә шулаймы әле, алайса кил әле, Шүрәле уйныйбыз, бер туйганчы кытыклыйм әле үзеңне! – нәнәсе көлә-көлә Раушанның өстендәге юрганын тартып төшерә.
Өй бала-чаганың көлгән, чәрелдәгән тавышына күмелә. Бианасына шак ката Гөлбәйзә, ул үзе балаларын бик яратса да, аларга карата бик коры шул, болай уйнап яталмый, уйнаса да, ясалма килеп чыгар иде. Ә менә Рәйхана кортка шулар белән кайнашудан ямь таба. Алты бала карап үстергән, нишләп әле дә бала-чага тавышыннан туймагандыр, дип аптырый аңа килене.
Үзенең өен җылытып, кош-кортларына ашарга сибеп, балалар йокыларыннан торганчы, көн дә иртә белән килеп җитә ул. Килене инде фермага эшкә киткән була, мәктәп вакыты булса, малайларны ашатып, киендереп, мәктәпкә озата. Җәйге көннәрдә оныклары әйтмәшли, "командир" булып, бала-чагага күз колак булып, хуҗалыктагы эшләрне башкара.
Менә бүген дә малайлар йокыдан уянганда, нәнәләре табада тәбикмәк чыжлата иде инде.
– Әй, йокы печтәрләре, уяндыгызмы? Иллә йокының кирәген бирдегез! – дип башларыннан сыйпады ул берәм-берәм торып аш бүлмәсенә чыккан малайларның. Табадан яңа гына төшкән тәбикмәкләрне сөтле чәй белән сыпыртып кына куйды малайлар.
– Командир, эшләреңне куш, солдатларың әзер! – дип нәнәсе алдына килеп басты Раушан.
– Ә, шулаймы, карыннары туйганмы минем пүдчинәнниләрнең? Алай булса, Мансур бозауларны илтеп арканлый. Раушан казларны елгага куа. Ә син, Самат улым, бар Әремтауга менеп әрем җыеп төш, ашказаным авыртканга чыдар әмәлем юк, шуны кайнатып эчсәм, хәл булып кала иде, – дип, Саматка киндер капчык тоттырды.
Малайлар ике әйттереп тормыйлар, һәркайсы үзләренә кушкан эшләрне үтәргә таралышты. Әремтау дигәннәре авылдан ерак түгел, биш сикереп, ун атласа, барып та җитә анда Самат. Кечкенә генә шушы тауда шаулап гел әрем генә үсә. Малайның аяклары тию була, бөтен тирә-якка әрем исе тарала. Эй ярата Самат шул әчкелтем татлы әрем исен! Дөньяда мондый да тәмле бер ис тә юк! Тау кашына сузылып ята да, ләззәтләнеп шушы исни-исни, хыял диңгезенә чума. Әремне мал ашамагач, биредә сыер-мазар йөрми, кеше дә әлләни аяк басмый, шуңа күрә бу урында һәрвакыт тыныч, әдәм заты юк, туйганчы ял итәргә була. Дөньясын оныткан Самат инде уйлары белән һаваларда очып йөри иде, шулчак кемдер эндәште:
– Күперегез әйбәтме, олан, машина үтәрлекме? – машинасын тау астында туктаткан олы гына абзый аңа шактый ук якынайган иде.
– Машиналар йөри болай, үтәрлек, – дип җаваплады Самат һәм, нәнәй югалткандыр инде дип, тегеннән-моннан умырып капчыгына әрем тутырды да, өйгә таба җилдерде.
– Кайттыңмы, бәбкәм? – дип каршылады аны нәнәсе, – Кая бир әле капчыгыңны, өйгә кергәнче чүбен чистартыйк.
Мунча ишегалдына утырып, итәгенә җәйгән алъяпкычына үләнне бушатты ул.
– Кара әремне өзмә, улым, аның ашказанына файдасы юк, үссен, – дип караларын читкә алып ташлады нәнәсе. Гадәттәгечә, юан гына сабаклы ак әремне алып, кабагын чистартып оныгына сузды:
– Мә улым, син дә кабып куй, әремдә файда күп анда. Күрәсеңме, әрем нинди серле үлән ул, тыштан ачы, ә эчендә – тәмле. Бер ачылыгы да юк. Кешеләр дә шулай: кайберәүләр тыштан бик ямьсез кебек күренә, ә эчке дөньясы шундый бай, матур була. Аптырап торасың кайчак. Уйларының, булмышының матурлыгын белгәч, аның тышкы ямьсезлеге күзгә чалынмый башлый. Усал күренгән кешеләр дә бар, ә аралашып киттеңме, якыннанрак белдеңме, аның шундый "яшертен" яхшылыгына аптырыйсың. Шуңа да кеше турында бер күрү белән нәтиҗә чыгарыга ашыкмаска кирәк, улым. Әрем ачысы артында яшеренгән татлы тәм кебек, кешенең дә күңелендә яшертен ямь, матрулык яшәве бар. Кеше күңелкәйләрен юкка китәргә ярамый... – кызык аның нәнәсе, әллә Саматка сөйли, әллә үзалдына сөйләнә – аңламассың. Балалар белән басуга, кырга чыкса, гел шулай нәрсәдер дә булса сөйли ул, малайлар аны тыңларга бик ярата.
Әче дип дан алган әремнең, кабыгын салдыргач, чыннан да бер тамчы да әчесе калмавына аптырап ашый аны Самат.
Ә менә нәнәсе эчкәне ачы, ул үләнне савытка салып, өстенә кайнар су коя да, көн озынында өстәл яныннан ничә узса да, шул төнәтмәне уртлап куя. "шуннан шифа табам, рәхмәт инде улым, аяк-кулларың сызлаусыз булсын", – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә эчә ул.
Биш малай арасыннан Саматны аеруча ярата Рәйхана, үзенең тормыш иптәше Сабирга охшагангадырмы, бәләкәй чагында еш чирләп, аптыраткангадырмы. Кап-кара чәчле кара күзле башка малайлар арасында адашып көтүгә ялгыш килеп килеп кергән ак сарык бәрәне кебек күренә Самат: сап-сары чәчле, зәңгәр күзле, бер анадан туган димәссең дә. Сабиры кебек, гармун уйнарга да хирыс, шул моң тартмасы янында бөтерелә, күрекләрен таркылый-суза, күренеп тора, битараф түгел малай моңга. Тавышы да матур, нәнәсенә кушылып, мөнәҗәтләрне көйләгәндә, башка оланнар арасында тавышы аерылып тора. Ярата аны Рәйхана, башкалар арасыннан аермаска тырышса да, килене дә, малайлар үзләре дә моны сизә. Шуңа да яннарында комачаулап йөргән Саматка ачулары килсә, "Кит әле моннан, "нәнәсе малае!" – дип кенә җибәрәләр. Кайтмый калган кара сарыкны эзләргә дә, чикләвеккә, җиләкә барса да иптәшкә дип башка абыйларын түгел, ә Саматны ияртә Рәйхана.
***
– Иртәгә Успенҗә көне, улым, Әремтауга менәрбез, кышкылыкка запас җыеп куярга кирәк, – диде бер көнне нәнәсе.
Кичен ул киндер капчыкларын юып, әзерләп куйды. Август урталарында алар ел саен тауга икәүләп менәләр, әремне күп итеп җыеп, олы капчыкка салып алып кайталар.
Тау башына нәнәсе мүкәйләп диярлек менде, үргә таба бөтенләй йөри алмый шул ул, тубыклары бөгелми аның.
– Нәнәй, миңа тотын, мин сине хәзер җилтерәтеп кенә мендерәм! – диде Самат аңа кулын сузып.
– Әй, улым, безнең дә җилләнеп йөргән чаклар бар иде дә бит, бераз картаелып китте шул. Тукта әле, син мине сөйрәмә шул тиклем шәп итеп, үзем менеп карыйм, – дип, таймас өчен үләннәргә тотына-тотына өскә үрмәләде ул.
Менеп җиткәч, икесе дә аякларын сузып, тау түбән карап утырып хәл җыйдылар. Шушы тауга менсә, берәр җыр сузмый калмый нәнәсе. Саматның бөтенләй күңеле була, нәнәсенең тавышын бигрәк ярата шул ул. Аеруча мөнәҗәтләр көйләгәндә йомшак, матур аның тавышы. Бу юлы да нәнәсе, күңеле тулып, җыр сузды. Җиргә йөзтүбән капланып ятып, туган якның татлы исен исни-исни нәнәсен тыңлый Самат. Ул аның хәзер нинди җыр җырласын алдан ук белеп тора, чөнки алар һәрчак бертөрле – нәнәсенең биш-алты яратып башкарган җыры бар. Бу юлы да репертуар үзгәрмәде. Иң соңгы итеп Рәйхана таныш бәетне сузды:
Кайдадыр шунда, урман читендә
Ишле гаиләдә без тудык.
Күңелле иде туганнар белән
Таң нурыннан эшкә китүе.
Күпкә бармады бәхетле көннәр,
Тиздән канлы сугыш башланды,
дип боек тавыш белән җырлады ул. Бу бәетне көйләгәндә аның йөзе һәрвакыт уйчан, җитди була. Кемнәрне, нәрсәләр уйлый икән ул бу вакытта? Бәет бик күңелсез тәмамлана:
Йорт җиребезне байларга сатып
Чыгып киттек Себер иленә.
Шулай туганнар, бик авыр хәл шул
Чит җирләрдә таралышып үлеп бетүе…
Аннары кытыршы куллары белән күз яшьләрен сөртеп ала да, боегып калган улының күңелен күтәрергә теләп,
– Әә-ә-ә, Былтыр да монда икән, кая әле кети-кети уйныйк, Шүрәле сине көтеп алды бит, – дип шаярырга тотына. Уйнап-көлеп арыгач, икәүләп, үлән җыярага тотыналар.
Әрем – чыдам үлән, корылык булган елны да, башка үләннәр саргаешып беткәндә дә, төсен, сусыллыгын югалтмый. Шуңа да ике-өч капчыкны тутырып кую берни дә тормый аларга. Бер капчыкны нәнәсе белән икәүләп сөйрәп кайтып китәләр. Ә калганнарын олырак малайлар барып ала. Рәйхана аларны бушатып, беразын даруга алып куя. Калганын киптерә. Тауда озын ботаклардан сыпырып җыйган орлыкларны киптереп, тартмага салып куя ул. Кышын мунча кергәндә берничә кисәк шул яшкелтем-сары түгәрәкне мунча миченә ыргытса яки миллек пешергән кайнар суга салса, мунчага җәй кире әйләнеп кайткандай була.
– Авызыгызны зур ачып, тирән итеп тын алыгыз, тамаклар, тын юллары чистарынып калсын, әрем мең төрле чирдән дәва ул! – дип малайларны ләүкәгә тезеп утырта нәнәләре. Аннары аларны берәм-берәм рәхәтләндереп чаба. Хәер, хәзер инде үстеләр, Рәйхана аларны үзләре белән мунчага алмый башлады. Хәтта Раушан тә мондый бәхеттән колак какты. Малайларны Гакыйф юындыра. Ул үзе эссене яратмый, шуңа күрә энеләренең дә тиз-тиз генә аркаларын ышкыштыра да, башларына салкын су коеп, чыгарып та җибәрә.
– Эй шул Гакыйфне, ай күрде, кояш алды булыр инде аныкы булса! Тәннәрендәге кер дә җебергә өлгерми, чыгарып та җибәрә шуларны! – дип Гакыйфне орыша-орыша, оныкларына чәй коя Рәйхана.
***
Соңгы вакыт нәнәләре чирләштереп тора, шуңа бик еш килә дә алмый, күбрәк малайлар аның янына үзләре бара: сөте-катыгын илтә, чишмәдән су алып кайта.
Нәнәсенең киң итеп ясалган агач караватын бик ярата Самат, ятып торган чагы булды исә, үзе дә тизрәк йомшак ястыкка нәнәсе янына чума.
– Минем бәбкәм килгән, ләбаса, каяле, әлли-бәлли иттерим әле бәбәемне, – дип шаяртып аның аркасыннан сөя нәнәсе. Самат йоклаганга салышып, күзләрен йома, гырлап җибәрә.
– Йөзә үрдәк, йөзә каз, агым суны ярата. Самат кемне ярата, Самат кемне ярата?
– Нәнәсен, әнисен, әтисен, энесен, абыйларын ярата, – дип суза Самат нәнәсеннән бәләкәй чагында ишеткәнчә. Шушы мең кат җырланган такмактан икесе мең дә беренче тапкыр кызык табып көлешәләр. Нәнәсе кытыршы куллары белән улының чәченнән сыйпый.
– Нәнәй, әнкәй әллә нинди Казахстан сөйли, минем бер дә анда барасым килми. Мин синсез нәрсә эшләрмен соң анда? – дип карчыкка тагы да ныграк сыена малай.
Моны ишетеп, әбинең үзенең дә күңеле урыныннан куба, бер-ике тапкыр килене белән сөйләшеп тә карады: "Корган нигезеңне кузгатма, килен, ерак далада сине кем көтеп торсын? Чит илдә, чит җирдә балалар ким-хур булыр, монда авыр булса да, бергә булгач югалмабыз", – диде. Тик киленен һаман үз уеннан кайтара алмый шул. Тегесе чынлап та бәхетең нәкъ шул казах далаларында көтеп торуына тәмам ышанган, ахрысы, икеләнеп тә карамый, язга чыгу белән китәбез, ди. Әле вакыт бар, тора-бара бу уеннан кире кайтыр әле, дип өмет итсә дә, Рәйхананың күңеле барыбер тыныч түгел, оныкларын, йөрәк парәләрен яныннан җибәрәсе килми.
Язмыш кызганмады аны, бер-бер артлы алты баласы да дөнья куйды, өчесе яшьли гүр иясе булды, ике улын сугыш "йотты". Сабиры гына исән кайтты, анысы да – ике аяксыз булып. Ә ул менә яши әле, яше сиксәнгә китте инде, гомер булгач нишлисең, тереләй җир астына барып кереп булмый. Шушы балаларга алданып, шулар белән мәш килеп көннәре үтә. Янында алар булмаса нишләрсең? Зәбир ярый ла армия сафында, хезмәтен тутыргач, бәлки, монда кайтыр, дип өмет итә ул. Ә Раушан, Самат, Мансур? Алары бала гына бит әле? Гөлбәйзә эшләгәндә аларны кем карар? Гакыйфы әниләренә, өздереп: "Мин монда калам!" – дигәндә, эченнән генә көлеп утырды Рәйхана, белә ул Гакыйфнең үз сүзле икәнен, калам дигәч калыр. Ә болар әниләренә каршы килә торган түгелләр. Мансур бигрәк җебек, хисчән бала. Ул үз дөньясында яши кебек. Берәр эш кушмасаң, көннәр буе сурәт төшерер яки китаплар укыр иде. Саматында бераз чәм бар, әмма усаллык юк. Җыртыша, төртешә, хәйләләшә белми. Ә Раушан әле бала гына, ансының урыны да шунда – әнисе янында. Рәйхана беркөнне Раушан белән сөйләшүен искә алып, тертләп китте.
– Мин без барасы Казахстанны төштә күрдем, нәнәй! – дип килеп керде ул ишектән.
– Ничек итеп күрдең соң, улым, матур идеме Казахстан, минем дә аны күргәнем юк бит әле, әйдә, сөйлә әле! – тавыкларга җим изгән җиреннән туктап, оныгына текәлде Рәйхана.
– Әллә инде, мин күп күрмәдем аны, тиз уяндым. Поезд белән барып төшкән идек, бер абый безгә өйне күрсәтергә алып китте. Үзе миңа: "Эй, малай, синең өең анда түгел, тегендә", – ди. Мине ияртеп бер бакчага алып керде дә, бер чокырга төртеп күрсәтә, кабер кебек чокыр инде шунда. Менә синең йортың ди.
– Кит, балам, тәүбә диген, әллә нинди төш кергән үзеңә. Ялгыш төш ул, син аңардан курыкма. Кил әле бирегә, кил яныма! – нәнәсе тиз генә мич алдындагы урындыкны тартып китереп шунда утырды да, Раушанны кочаклап, нәрсәләрдер укынды. Аннары кулына төкереп, аны баш-аяк сыпырды. – Тфү-тфү-тфү. Мөрҗәгә сөйләдек. Бетте! Башкача берәүгә дә сөйләмә, улым, бу төшеңне, яме! Оныт син аны, – дип оныгын күкрәгенә кысты.
Менә әле дә Самат оныгы бу теманы кузгаткач, ни әйтергә дә белмичә, югалып калды.
– Җае чыгар әле, балам, анаңа каршы төшеп булмый, бәлки кире уйлар, – дип оныгын юатты.
***
Әмма Гөлбәйзә кире уйламады. Яз җиткәч, бөтен туган-тумачаны, бианасын, балаларын зар елатып, юлга җыенды. Чит өлкәгә китеп бәхетле буласына үзе дә ышанды, балаларын да ышандырырга тырышты ул. Тик моңа аның үзеннән башка берәү дә җитди карамады.
Бу хәбәрне ишетеп, бер көнне күрше авылдан аның олы апасының улы Гыйндулла килде.
– Апа, күченеп китәргә җыенасыз икән, дип ишеттем. Авылдан бер кеше сезнең йортка кызыгып кайткан. Сатарга ниятләсәгез, бәлки, без алырбызмы, дигән идем. Нигезне таркату килешеп бетмәс, малайлар күп бит сездә дә, миндә дә. Югыйсә, бу йорт миңа да кадерле, мин дә шушында туганмын. Ни әйтерсең? – диде ул.
– Караучылар чыннан да күп булды. Берәүләргә вәгъдә итеп калган идек шул. Ярар ни, тагы уйлашырбыз. Әле генә өздереп берни дә әйтә алмыйм, – диде Гөлбәйзә туганына кайнар чәй коя-коя.
– Ай-һай, апа, юкка гына кузгалмыйсызмы икән? Бәлки, әле йорт сатылмаган чакта кире уйларсың? Ялгызыңа анда да майлы ботка әзерләп куймаганнардыр. Балалар да күп бит әле, бәләкәйләр, – дип Гөлбәйзәгә үзенчә акыл биреп карады Гыйндулла. Андый акыл сатучылардан тәмам туйган иде инде хатын, шуңа ачуын ерак яшер алмыйча:
– Рәхмәт, Гыйндулла. Берәр ничек җайлашыр әле, майлы боткасы түгел, майсызына да риза булып торырбыз тәүге мәлләрдә. Күченеп китүчеләрнең мин беренчесе түгел, мин соңгысы түгел. Әллә ферма сазыннан арынып, шәһәргә киткәнгә көнләшәләр инде, аңламыйм, – дип каты гына әйтеп ташлады.
Йортны Гыйндуллага сату мөмкинлеге бар иде Гөлбәйзәнең, әмма, нигәдер, үзе теләмәде.
– Килен, апаң бу йортны сиңа калдырып чыгып киткәнче, ничә ел гаиләсе белән шушында гомер иттеләр. Гыйндулланы шушы нигездә тудырды бит Сәлимә. Ата-ана нигезен югалтасы килмидер. Аңа сатсаң, дөресрәк булыр, – дип бианасы да кысылмый кала алмады.
Сабир белән өйләнешкәч, үзләренә яңа йорт салып кергән апасы Сәлимә Гөлбәйзәгә йортны бушка гына калдырып чыгып киткән иде. Шуңа да хәзер аны Гыйндуллага сату уңайсыз иде Гөлбәйзә өчен. Уйлады-уйлады да, туганы белән бәйләнмәскә булды, ашыгып башка сатып алучы эзләде ул.
Терәү терәлмәсә дә, йорт шактый искергән иде, шуңа да аны саталган өчен Гөлбәйзә үзе бик сөенде. Балаларга гына өйләреннән язу бик авыр тәэсир итте. Әйберләренең кайберсен нәнәләренә күчерделәр, кайсын үзләре белән алырга төенчеккә төйнәделәр. Яшәп яткан йортны кузгаткач, шактый гына әйбер җыелды.
Гакыйфнең имтиханнарын алдарак бирдерер өчен ана кешегә район үзәген шактый гына таптарга туры килде, шулай да үз дигәненә иреште ул, ай-ваена куймыйча, улының имтиханнарын алдарак бирүгә рөхсәт алды. Гакыйф кулына таныклык алган көннең иртәгәсенә үк поездга билет алып кайтты.
***
– Куй, килен, дөрес эшләмисең. Зерә, эх зерәләр генә кузгатасың дөньяңны! Илдә чыпчык үләмени, бергә булгач, ничек тә түзәр идек әле. Ашарыбызга бар бит, ач түгелбез, – дип сүз башлады Рәйхана, малайларның өйдә юклыгыннан файдаланып.
– Эй, инәкәй, син дә шунда! Син бит инде олы кеше, шәһәрдә тормышның яхшырак икәнен беләсең. Балалар да укыр, кеше булыр иде!
– Авыл җирендә дә берсе дә югалмый бит, килен, монда да укып була. Әнә түбән оч Зәйнәпнең улы самолетлар төзи торган заводка эшкә кергән, ди. Инәсенә яулык алып кайткан. Армиядән кайткач, Зәбирне шунда җибәрербез. Гел болай булмас әле, иркенләп китәрбез, тормыш алга таба бара бит, килен. Арышлар да узган көз ничек уңды, быел да уҗымнар тигез булып күтәрелеп килә, икмәкле булырбыз, иншалла. Мич тутырып салабыз бит икмәкне, сөте-катыгы бар...
– Малайларны син карадың инде, инәнкәй, рәхмәт, ач булмадык. Әмма кала алмыйм мин монда, ачуланма. Сабирның башына җиткән Якупны күрсәм, ачуым кабара, бәреп үтерәселәрем килә шул бәдбәхетне! Шул гына җитте бит аның башына. Аныкына гынамы? Ярты авылны утыртты. Сабирны җирләгәннән бирле безнең йорт тирәсендә иснәнеп йөри, мөртәт!
– Алай икәәән! – дип кенә сузды Рәйханә карчык. Якупны да, аның зат-ыруын да яхшы белә ул. Үзенең гомер иткән карты Гафурны да шул Якуп харап итте бит инде. Хезмәт армиясен тутыра алмый, авылдан бер ничә кеше качып кайтканда чыкмаган җаннары гына калган иде бичараларның. Гафур район үзәгенә барып, кайтуларны хәбәр итәргә җыенды. Шул чак, бәхетсезлеккәдер инде, яңа фронттан кайтып, бригадир булып йөргән Якуп килеп керде.
– Районга юл тотам, кайтканыгызны үзем кереп әйтермен. Сез вакыт уздырып йөрмәгез, уттай эш чагы, басуга чыгыгыз! – диде ул Гафурга. Берәр ай вакыт узуга, торфта эшләгән җиреннән аларны эзләп килделәр. Кайсын хөкем иттеләр, кайсы акланып калды, ә Гафур тикшерү эшләре барганчы чыдамады, төрмәдә ачтан үлде. Заманалар авыр, буталчык иде бит. Рәйхана аның кайда җирләнгәнен дә белми, үлемен дә бергә булган авылдашлары гына кайтып әйтте. Шуңа да Якуп турында ишеткәч, башкача сүз катмады. Белә ул – улының, иренең башына җиткән бу бәдбәхеттән нәрсә дә көтәргә була.
– Рәнҗеп калма инде, инәкәй! – Аз сүзле, гадәттә хисләрен күрсәтеп бармаган Гөлбәйзә өстәл артында урындыкта утырган бианасының кытыршы кулларын сыйпады.
– Мин ни, балам, балаларны гына кызганып әйтүем инде...
***
Менә әле еракта, әллә кайда булып тоелган көн килеп тә җитте. Гөлбәйзәнең күңеле әллә кайларга ашкынса да, малайлар кәефсез иде. Гакыйф белән Мансур, гадәттәгечә, яшьтәшләре белән кич чыгып китте.
Тизрәк Казахстанга китүләрен көткән Раушан көне буе иптәшләре белән уйнап, кичен генә кайтып керде.
– Әни мин дусларым Сабит, Фәритне башкача күрмиммени, алар шулай дип әйтә? – малай кулын юып, өстәл артына килеп утырды.
– Тагы кулыңны сөртмәгәнсең? Әнә суы өстәлгә тамып утыра! – дип кычкыртты аны әнисе.
– Тамса соң, монда ашъяулык юк бит. Әйт инде, күрешәбезме-юкмы?
– Әле генә күрешә алмассыз, Казахстан бик ерак бит ул, ары-бире йөреп булмый. Әмма үскәч син монда кунакка кайтырсың, – дигән җавап алгач, мендәренә капланып елап җибәрде.
– Ә мин кем белән уйныйм? Минем Сабитны да, Фәритне дә күрәсем килә! Әйдә алайса аларны да алыйк!
– Аларны кем җибәрсен? Үз йортлары бар бит. Ә уйнарга иптәш табарсың әле – анда да халык бетмәгән, – Гөлбәйзә как сәкегә иске киемнәрне җәеп, Раушанга урын салды.
– Әйдә ят булмаса, иртәгә иртә торасы. Абыйларыңны күрдеңме? Самат көн буе кайтмады.
– Самат Әремтауга менеп китте. Әни мин бер генә ай торам анда, яме, аннары монда кунакка кайтам, – диде Раушан дуслары белән озакка аерыласы килмичә.
– Ярар, ярар, шулай итәрсәң, – Гөлбәйзә Раушанның башыннан сыйпады.
Сабый күңелен моңарчы әле татып карамаган бөтенләй бер ят хис биләп алды. Ун яшьлек Раушан аның сагыш икәнен, әлбәттә, аңламады, тәмам талчыккан малай киң сәкедә җәелеп йоклап китте.
Ә менә Самат йоклый алмады. Ул үз-үзенә урын тапмады бу көнне. Ничек инде шушы җирне ташлап китмәк кирәк? Ничек яшәр соң ул бу авылсыз? Талларсыз? Әремтаусыз? Нәнәсеннән башка ничек көн туар, кем аны шаяртып йокысыннан уятыр, кем? Кем йомырка куырып бирер, төрле догаларга өйрәтер? Җидегән йолдызны кем белән күзәтер Самат? Мунчадан чыгышлый, күтәрмәгә утырып, нәнәсе белән күктәге йолдызларны күзәтергә ярата алар. Бәләкәй чагында гел шулай итәләр иде: башта һавага карап, Ходайдан барысына да тазалык-саулык сорыйлар, аннары Җидегән йолдызны эзләп табалар. Ул гел бер урында – нәнәсенең абзар кыегында эленеп тора. Самат җиде йолдызның һәрберсенә исем куша: Рәйхана, Зәбир, Гакыйф, Мансур, Самат, Раушан, бер йолдызны ул Сабир-Гөлбәйзә дип атый. Йолдызлар сүрелеп китсә, сүлпәнрәк янса, алар өчен көя Самат.
– Бер дә борчылма, улым, менә берәр озы-ы-ын баскыч эшләрмен дә, син менеп аларны чистартып төшәрсең. Тузан кунгандыр аларга, – дип юата аны нәнәсе.
Якын кешесенең шулай диюенә бәләкәй чагында ышана, чыннан да менеп керләнгән йолдызларны юарга җыена иде малай.
Бу уйлардан күңеле тулып китте Саматның. Нәнәсеннән аерылуы авыр иде аңа. Бик авыр иде. Үсмер иртә белән бөтен кырларны, яланнарны урап кайтты. Үзе балык кармакларга яраткан Якты күл буенда озак кына тоткарланды, Ялантауда нәнәсе белән җыйнаулашып шомырт җыярга килгән муел төбендә хәтсез генә утырды. Нәнәләре беркайчан да агачны кисәргә рәхсәт итмәде аларга, вак-вак кына ботаклар сындырырлар иде дә, агач төбенә, күләгәгә, утырып шомырт җыярлар иде. И шул күңелле мизгелләр! Нәнәсе аларга төрле хикәятләр сөйләр, күңел сандыкларын никадәр белем-зиһен белән тутырыр иде! Бу вкытлар исенә төшеп, елап җибәрүдән чак тыелып калды Самат. Аннары Әремтауга китте. Монда таба атлаганда да истәлекләр бер-бер артлы күз алдына килеп кенә торды. Менә алар нәнәсе белән көтүчеләргә ашарга илтә. Сумка тулы тәм-том. Нәнәсе иртә белән иренмичә эремчек пилмәне дә пешереп алды. Самат та булышты аңа, бик күп итеп яшел суган җыеп кертте. Нәнәсе аның беразын эчлеккә салырга алып куя, ә калганын вак кына итеп турый да, каймак белән бутап, көтүчеләргә дигән сумкага сала. Моны аеруча Гакыйф ярата. Мансурга дип балык кыздыра нәнәсе. Иренмичә шул вак кына ташбашларны чистарта. Мансур көннәр буе шул майда кыздырылган балыкны ашап торырга да риза. Нәнәй, кетердәп торсыннар, ныграк кыздыр, дип сорый. Зәбир ваксымай, алдына ни куйсаң, шуны ашый. Нәнәләре шәп шул аларның, бер теләкләренә дә каршы килми, тиргәми дә. Балаларның нәрсә ашарга теләгәннәрен дә белеп тора. Иртән үк көтүгә киткәнче көне буе урманда йөрисегез бар бит, дип, бодай куырып, кетердәп торган тәмлекәйләрне бишмәт кесәләренә сала. Нәнәләре торганы бер әүлия инде аларның!
Көтүлеккә килеп җиткәч, Саматка мөһим эш йөкләтелә: абыйлары ашаганда малларны карап тору. Шуңа да ул бик җитди кыяфәт белән, эре-эре атлап, көтүне берничә тапкыр урап чыга.
– Малайлар, әйдәгез чишмә юлын күрсәтим! – Сабир артыннан малайлар ук кебек атыла. Бу әтиләренең белмәгәне юк, кайда елга ага кайда чишмә бәреп чыга – барысын да белә ул. Малайларга да күрсәтә, үзе чистарта алмаса да, улларына урман чишмәләрен чистартырга, язгы ләмнән араларга куша. Малайлар чишмәне чистартып мәш килгән арада кайдандыр карлыган яфрагы табып китерә. Самат гел аптырый аңа, үзе утыртып куйган куагы бар диярсең, тиз генә бара да, өзеп килә.
– Без бит шушы урманнарда үскән, улым. Урман туендырды инде безне. Мин аны йомган күз белән дә урап кайта алырмын кебек, – дип көлә әтиләре.
Агач аяклар белән көтүдә йөрүе бик авыр булса да, Сабир өйдә утырып калмый шул, малайларына ияреп чыга, малларны кайда ашатырга кирәклеген булса да өйрәтеп торырмын ди. Маллар ашлыкка кермәсен, ач кайтмасын дип борчыла ул. Көтүче өчен шуннан да зуррак хурлык юк. Шуңа да, кайткач күп йөрүдән берничә көн сызланасын белсә дә, бара.
Утта чәй кайнаган арада әтиләре малайларга сыбызгы юнып бирә. Матур итеп, бизәкләп, сырлап эшләнгән сыбызгылар бик күп Саматта. Тик менә әтиләре үзе генә юк. Самат укырга кергән елны үлде ул. Әтисез бик кыен булып калды аңа. Ни эшләсә дә, әтисенең киңәшләре, ягымлы сүзе, мактап аркасыннан сөюе җитми иде. Әтисен юксынганда гел нәнәсенә сыенды малай.
Көтүгә ашарга йөрткән чакларын уйлап, елмаеп куйды.Самат. Үскәч, үзе дә абыйлары белән бик күп көтте ул авыл көтүен, хәзер үзе дә мондагы һәр агач, һәр куакны белә. Бик кадерле аның күңеленә бу яланнар, бу кырлар. Читкә киткәч болардан башка ничек яшәрен генә белми ул. Шуңадырмы, күңеле тулып, елыйсы килеп тик тора. Инде Чишмә буйларын да урап кайтты, Әремтауда да бик озак утырды, иптәш малайларына да кереп чыкты, әмма өйгә кайтасы килмәде. Хәер йорт инде аларның йортына охшамаган да, эче бушап калган, яңа хуҗалар аларның китүен генә көтә. Бу уйлардан Саматка тагын авыр булып китте, малай нәнәләренә таба атлады.
– Кит, улым, болай өзгеләнмә, менә барып урнашырсыз да, әниегез сезне каникулга кайтарып җибәрер. Тагы бергә булырбыз, – дип сөмсере коелып ишектән кергән оныгын кочаклап алды Рәйхана. Аның үзенең дә йөрәге менә өзеләм-менә өзеләм дип тора иде бу вакытта, тик сер биреп кенә булмый. Кайдан уйлап чыгарды шул Казахстанны, дип эчтән генә киленен дә тиргәп алды, тик хәзер моннан ни файда? Менә пешергән пирукларны, коймакларын илтеп бирергә, кешечә саубуллашып калырга кирәк, гомере әллә бар, әллә юк, кайчан күрә әле ул бәбекәчкәйләрен?!
– Нәнәй, минем китәсем килми. Әллә синең белән генә калыйммы соң? Алып кал әле мине? – оныгы мөлдерәмә тулы күзләрен нәнәсенә төбәде.
– Балакаем! Ничекләр итим соң. Бик алып калыр идем, берегезне дә җибәрмәс идем. Әмма анда әниегез нишләр? Син бит зур хәзер – ярдәм итәргә кирәк. Менә бик әйбәт берәр эш табып, анагыз эшкә чыгар. Сез шәһәр мәктәбенә укырга китәрсез. Шәһәрдә шәһәрчә булыр әле, балакай. Матур итеп киенерсез, тәмле итеп ашарсыз. Шәһәрнекеләр башкача яши ул, бик культурнай булалар. Сез дә үскәч берәр нәчәлник булып китәрсез. Ә каникулларда монда кайтырсың, улым, – Рәйхана Саматка ни әйтергә, ничек юатырга белмәде. Оныгын йокларга салгач, орчыгын да тотып утырып карады, тик кулыннан эш килмәде бу кичне.
***
Рәйхана да Самат та бик озак йоклый алмый яттылар. Иртәнгә таба оныгы йоклап киткәч тә, Рәйханә бик озак аның сары чәчләрен сыйпап утырды. Таң беленеп килгәндә, Мансур да кайтып, Самат янына менеп ятты. Оныкларына карап, әкрен генә күз яшьләрен сөртте Рәйхана. Иртәнге чәйне эчертеп, ашатып, кирәкле төенчекләрне алып, уллары белән килен йортына барып кергәндә, Гөлбәйзә тулы әзерлек белән ишек төбендә басып тора иде инде. Якындагы станциягә кадәр озата баручы Хуҗиәхмәт тә килгән, Гөлбәйзә колхоздан машина сорап торган иде.
Бианасы янында Гакыйфнең юклыгын күреп, Гөлбәйзә аптырап китте.
– Ул безгә кайтмады бит, менә болары гына килде. Мин Гакыйфне синең яндадыр дип уйлаган идем, – дип җаваплады Рәйхана. Мансур белән Саматны күрше-тирәгә, иптәш малайларына йөгертү дә нәтиҗә бирмәде – Гакыйф табылмады.
– Инде дә кузгалмасак, поездан торып калачаксыз, машина да, юллар да шәптән түгел, – дип Хуҗиәхмәт берничә тапкыр кисәткәч кенә, Гөлбәйзә сукрана-сукрана кузгалырга булды.
– Бәдбәхет бала, әтәсе мескен – тискәре! Күрсәтермен әле мин аңа. Кара син аны, билет яна бит инде, никадәр акчаны суга салам! Шайтан малай! – дип ачуын тыя алмады. Шуңадырмы, Рәйхана белән хушлашулары да корырак килеп чыкты.
– Рәхмәт инде сиңа, инәкәй. Үзеңне сакла, исән-сау тор! Менә урнашкач, эшкә кергәч, кунакка кайтырбыз, – дип аның тагы да ныграк кечерәеп калган иңнәреннән кочаклады. Ни еларга, ни эндәшергә белмәгән Рәйхана, "Исәнлектә, балалар, исәнлектә!" – дип кабатлаудан уза алмады. Машинаның кабинасына менеп утырган Раушанны, арбага үрмәләгән Самат белән Мансурны кочаклады. Әллә үпте оныкларын, әллә юк, ул үз-үзен бик белештерми иде бу минутта. Йөрәк түреннән әрнеп-әрнеп чеметеп алды. Исенә төшеп, одеялга төргән гармунын Саматка сузды.
– Бу бит картәтәйнеке. Уйнарга рөхсәт итми идең бит? – дип аптырады Самат, үзенә сузган төргәкне ни алырга, ни куярга белмичә.
– Ал, улым, ал, картәтәеңнең истәлеге булыр. Мин күңелем әрнегәнгә генә сиңа уйнарга рөхсәт итми идем. Уйна, рәхәтләнеп, уйна.
Гөлбәйзә озатырга килгән күрше-күлән, авылдашлары белән саубуллашты да, машина кузгалып китте.
– Нәнәй! – дип кычкырды Самат. – Нә-нә-кә-еееем!
Шушы тавышны ишетү белән, бер мәлгә катып калган Райхана үзен үзе белештермичә, машина артыннан торып йөгерде. Үтә дә кызганыч күренеш иде бу: шактый бөкрәйгән гәүдәсен турайта алмаган карчык тузанлы юлдан йөгерә. Аның бар йөгерүе саләмәт кешенең кызурак атлавына тиң иде. Шуңа да хәле озакка җитмичә, туктап калды ул. Тын җитмәүдән ачыткан тамагын кырып, авыр итеп тын алды. Кулын каш өстенә куеп, ерагаеп барган машинаны чамаларга тырышты.
Ике чигәсеннән күз яшьләре туктамыйча аккан Самат, йөрәге ярсуданмы, кулындагы гармунны тартып җибәрде.
– Ах, үтерә бу бала, үтерә! Бу кадәр моң кайдан икән үзендә? – дип күз яшьләрен яулык очы белән сөртте күрше апасы.
– Самат түгел, Гөлбәйзә үтерә! Шул кадәр бала ияртеп билгесезлеккә чыгып китте бит. Йөрәк тә икән үзендә!
Авыл халкы шулай пышылдашты. Йөк машинасының арбысында утырган Самат нәнәсен гомергә шулай хәтерендә калдырды: чичкәле озын күлмәге өстеннән одеялдан кисеп тегелгән камзул, башында сузып бөркәнгән ак яулык, калушчан...
Мансур башын иеп, куллары белән битен каплаган иде. Әллә елый идеме? Бәлки, елагандыр. Һәр кайсына авыр иде бу минутта. Ул шул килеш, станциягә барып җиткәнче, башын күтәрмәде.
Менә авыл, тәгәрәп үскән ялан-кырлар, Әремтау, нәнәсе артта торып калды. Саматның йөрәгенең яртысы, балачагы, самимилыгы да, әйтерсең лә, шушында калды. Бу кешеләр бер-берсен башкача бер кайчан да күрмәс өчен мәңгелеккә саубуллаштылар...
***
Рәйхананы җитәкләп диярлек кайтарып куйдылар. Туганнарын озатырга бераз соңлаган Гыйндулла барып алды аны.
– Киттеләрме? Җитешмәдем бит, бераз соңладым, – дип өзгәләнде ул.
– Борчылма, Гыйндулла, җитешсәң дә китәрләр иде, аларны алып калырга бер синең генә кулдан килмәс иде. Ялгышты килен, ялгышты. Хәерлегә булсын! – калган юлны алар сүзсез генә атлады.
Капканы ачып керүгә ни күрсен, ишегалдында Гакыйф утыра. Алдан ук корып куйган планы буенча торып калса да, туганнары алдында бик кыен, энеләре җәл иде аңа. Саубуллашуны читтән генә карап торды бит ул. Энеләрен алып киткән машина артыннан торып йөгерүдән чак тыелып торды. Шуңа да үзен сатлыкҗан кебек хис итә ул. Дөп-дөп типкән йөрәге менә-менә күкрәк читлегеннән атылып килеп чыгар төсле. Гаепле икәнлеген аңлап, нәнәсенең ни әйтәсен, ни буласын көтә. Рәйхана сүзсез генә аның янына килеп утырды.
– Нәнәй, үзләренә булсын шәһәрләре, минем анда барасым килми, – диде ул куркып кына.
"Бик әйбәт иткәнсең, улым" диюдән чак тыелып калды карчык.
– Тырышып карарбыз улым, икебез яшәргә тырышып карарбыз, – дип оныгының аркасыннан сыйпады Рәйхана.
***
Гөлбәйзә күңелен төшермәскә тырышты. Әйе, ул көткәнгә бер дә охшамаган иде чынбарлык. Чиксез дала, бер матурлык та юк. Фәгыйлә вәгъдә иткән байлык та күзгә күренеп тормый, поезд юлында гына шундый авыллар, бистәләр очрыймы югыйсә? Боегып калган балаларның күңелләрен күрим дип, ул аларга станцияләрдә туңдырма да алып кереп карады, биредә сатылган ят җимешләр белән дә сыйлады, тик малайлар бердә ачылып китмәделәр.
Килеп төпләнгән шәһәр алар телевизорларда күреп өйрәнгән шәһәрләргә бер дә охшамаган иде. Өстәвенә, алар алган йорт та шәһәрнең читендә, гап-гади авыл өе булып чыкты. Авыл миче кебек ап-акка буялган. Монда алар барысы да шундый. Йорт шакты иске иде булса кирәк, аны җыештыра башлагач, әле түбәсеннән, әле стенасыннан ком коелып җәфалады. Әниләренә, кызыл балчык белән тизәктән измә ясап, өйне кире сылап чыгарга, акларга туры килде. Өй эче буш иде.
***
Самат ямь таба алмыйча, бакчага чыгып китте. Анда ниндидер бер ят агач үсә иде. Бер генә ботагында соңарган чәчәкләр торып калган. Самат аның чәчәген иснәп тә, яфракларын чәйнәп тә, тәмләп карады, әмма нинди агач икәнен аермады.
Аның бу кылыгыннанмы, кеткелдәп көлгән тавыш ишетелде. Як-ягына караса да, берәүне дә шәйләмәде Самат. Бераздан тавыш янә кабатланы. Шунда гына койма арасыннан үзенә таба баккан ике күзне шәйләп алды ул. Ул да булмады, койма тишегеннән баш тулысынча пәйда булды.
– Сәлеметсизме? Калдарыңгыз жаксымы? (Сәләмәтсезме? Хәлләрегез яхшымы?) – кысык күзле малайның авызы ерык иде. Самат аны аңламаса да, үзенә эндәшкәнен тойды. Якын барып, койма ярыгыннан кулын сузды:
– Мин – Самат
– Таймас боламсын, – дип тагы да ныграк елмайды кара малай.
– Сез дә монда күченеп килдегезме? – дип сорады Самат.
Тик Таймас аны аңламады булса кирәк.
– Кел тез мунда, бер зат көрсәтимен! (Кил әле монда тизрәк, бер әйбер күрсәтәм!) – дип чакырды.
Самат сүзләрен аңламаса да, аның кул болгавыннан үзен чакырганын аңлап, койма тишеге аша бакчаның икенче ягына чыкты. Малай бер тартманы ачып җибәрде, анда кечкенә генә көчек яшеренгән иде.
– Досжан бул, Досжан! Агам оны моган алып кайтты. (Дусҗан бу, Дусҗан! Абый аны миңа алып кайтты!) – диде ул зур горурлык белән һәм койрыклы дустын Саматка сузды.
***
Язның иң ямьле мәлендә шундый матур ниятләр белән бирегә төпләнгән гаилә җәй уртасында ук көтелмәгән ачы кайгы белән очрашты. Авылдан читтә зур булмаган елга бар иде. Агымы кызу иде аның, шунлыктандыр инде Агымсу дип атаганнар. Малайлар көн саен диярлек шунда су керергә йөрделәр. Әниләре тыймады, бераз күңелләре күтәрелсен диде. Ул үзе җирле почта бүлегенә эшкә урнашкан иде.
Таймас белән Самат дуслашып киттеләр. Ул бирегә абзыйсына кунакка килгән, үзе авыл малае иде. Җиңгәсе өченчегә бәби алып кайткач, аны ярдәм итешер дип җибәргәннәр. Шуңа йорт эшләреннән, бәләкәйләрне караудан сирәк бушый иде ул. Ә инде бушаган чагында шундук коймага менеп атланып, сызгырып җибәрә. Шуны гына көткән Самат белән хәзер елгага чыгып чабалар. Тирә-як белән дә аны шул Таймас таныштыра иде. Кайчак ул берничә генә айлык Әдияне күтәреп чыга, аны арбага салып йоклаталар да, олырак булган Айбас белән Газизгә тапшыралар. Тегеләр арбаны саклый, ә Самат белән Таймас рәхәтләнеп уйныйлар.
Бу көнне дә алар бергәләшеп елгага киттеләр. Көн эссе иде. Самат Таймасның Әдияне йоклатканын көткән арада Мансур белән Раушан алдарак барып җитеп, суга кереп китәргә дә өлгерде. Аларны күреп, Таймасның йөзе үзгәрде.
– Осыңда су кируге болмайды! – диде ул борчылып. – Самат, айт оларга, судан шыксыннар! Агам риза емес. Бул орон– жаман орон. Шыксыннанр, Самат! (Монда су керергә ярамый, – диде Таймас, малайларны күреп. – Самат, әйт аларга чыксыннар – ярамый. Абый кушмый! Бу урын – начар урын. Чыксыннар, Самат!)
Самат теләми генә ярдан аска таба атлады. Өстән, яр башыннан ул Мансурны шәйләп алды, ә менә Раушан күренми иде. Малайның күңелен шундук шом биләп алды: бәй кая булыр энесе? Ул тирә-якны күзәтә башлады. Килеп җитешкән Таймас та Саматның курку баскан йөзен күреп, хәлнең әйбәт түгеллеген аңлады булса кирәк, аска таба сикерде һәм яр буе кычкырып чаба башлады:
– Раушан, Раушан!
Бу тавышны ишетеп, Мансур да йөзгән җиреннән туктап калды, ул яр буендагы ыгы-зыгыны шәйләп, елга өстеннән энесен эзләде, тик ул күренми иде. Бәй кай арада, кайда гаип булды соң ул? Әле генә икесе бергә суга кереп киттеләр бит. Мансур, куркып, яр буена таба йөзә башлады. Саматның кычкыра-кычкыра тавышы беткән иде инде. Ул күрде энесен, Раушан бөтенләй икенче якта, елганың уртасында калкып, күзгә күренеп калды. Хәле беткән идеме, бер калыкты да, башкача күренмәде. Самат кычкыра-кычкыра шул таба йөзә башлады, аны Таймас куып җитте. Шәп-шәп кенә:
– Монда су жолы! Жерге шык! (Монда су юлы. Ярга чык!) – дип, Саматны ярга таба этәрде. Ул бик оста йөзә иде. Мансур да, хәле бетүгә карамастан, шул таба борылды. Тик соңлаганнар иде инде. Раушанны коткара алмадылар. Бары тик бер-ике сәгать үтүгә генә аны, Таймас чакырып китергән абыйлар алып чыкты.
Бу югалту барысын да тетрәндерде. Җайлашып килгән тормышлары, янә катып, тукталып калгандай булды. Раушанын җирләгәндә Гөлбәйзә моңарчы бер дә уйланмаган авырлыклар белән очрашты. Мулла да, мәетне юарга колашалар да, зиратта урын артыннан да йөрергә кирәк иде. Өстәвенә, телне дә белмиләр. Ярый әле казах халкы ярдәмчел, бердәм халык. Күченеп килүчеләрнең хәлләренә кереп, барысын да үзләре башкарып чыкты. Аеруча күршеләре Өмбәт ярдәм итте.
Икенче көнне якындагы казак зиратында татар малаеның кабере калкып чыкты.
***
Тотып кына үзен гаепләүче булмаса да, Мансур энесенең үлүендә үзен гаепләде. Карамадым, белмәгән җиргә алып кердем, дип өзгәләнде. Ул берничә көн хәтта ашарга да чыкмады, Раушан йоклаган караватка бөгәрләнеп менеп ятты да, бер кем белән дә сөйләшмәде, бер кемгә дә эндәшмәс булды. Гөлбәйзә көне-төне кайнар яшь түкте. Ә Рәйхана карчык бу хәбәрне алгач, урын өстенә ауды.
– Балакаемның башына җитәр өчен генә кирәк булды ул Казахстан киленгә! – дип кабатлады.
Механизаторлар әзерләүче ПТУга документларын тапшырып йөргән Гакыйф исә әнисе алдында да, туганнары алдында да үзен гаепле санады. Качып калмасам, бәлки, Раушан белән бу хәл булмас иде, мин аны саклый алыр идем, дип үзен гаепләде. Өстәвенә, Зәбир абыйсы да хатында шул ук сүзләрне язган, Гакыйфны сүккән иде.
***
Август азагына якынлашып, Таймас менә-менә авылына кайтып китә дип боегып торганда, туганнары аны шәһәр мәктәбенә укырга бирергә булды. Самат өчен Таймасның калуы әйтеп бетерә алмаслык шатлык булды, чөнки шушы кысык күзле малайдан башка бер дусты, танышы да юк иде аның биредә. Җәй эчендә бер-берсенә шактый ияләшеп тә өлгерде алар. Самат аларның өйләренә дә кыенсынмыйча керә башлады, күршеләре аңа бары тик якты караш күрсәтте. Раушан исә иртән тору белән аларның ихатасына кереп китә, көннәр буе көчек белән уйный иде. Бәләкәй булгач, аны бөтенләй якын иттеләр. Бервакыт, Раушанны югалтып, күршеләренең ишекләрен шакыды Самат. Раушан башкалар белән бергә өстәл артында утыра. "Аша-аша, кыенсынма", – дип сыйлыйлар аны өлкәннәр. Таймас шәһәрдә өйрәнеп алган урыс сүзен кабатлый: "Еш, еш, ывкусна!"
– Ештым инде, ештым! – дип "урысчалатып" җаваплый өстәлдәге бишбармакның үзен түгел, исен дә яратмаган Раушан.
Ә үзе укшырга җитешкән, ничек чыгып качарга белмичә, кыенсынып чак утыра. Абыйсы килеп керү белән, ук кебек атылып чыгып тайды ул күршеләреннән. Бу вакыйганы еш искә ала Самат. Ул вакыт Раушанның "ештым инде, ештым " дигәненнән берничә көн көлеп йөргәннәр иде. Раушанны җирләгәннән соң ике көн туктамыйча улады Дусҗан. Менә сиңа хайван, диген!
Малайларның берсе дә урысча юньләп белмәгәнлектән, аралашыр өчен уртак телләре юк иде. Биш-алты гына урыс сүзе белгән Таймас казахча сөйләде. Самат татарча сиптерде, әмма бу аларның дуслыгына киртә булмады. Инде бер-берсен аңлый да башладылар кебек. Еш ишеткәнгәме, казах теле татар теленә бик охшаш булып тоела башлады Саматка. Буш вакытлары булганда, Самат нәнәсе биргән гармунны алып, уйный торган иде. Матур көйләр чыгарган гармунга Таймас та кызыкты, ул да уйнарга бик әвәс булып чыкты, бармаклары җитез, йөгерек иде. Саматка ияреп, "Карурманны" суза башлады.
Беркөнне малайлар шәһәрнең трамвайлар йөргән өлешенә барып, "чын" шәһәрне, күпкатлы йортларны, үзләре өчен ят булган машиналарны карап кайттылар, кибетләргә кереп, мәктәп әйберләрен карадылар. Уку көне якынлашкан саен аларның йөрәге дулкынланыбрак типте, чөнки аларны бөтенләй башка тормыш, башка мәктәп, башка укытучылар, башка сыйныфташлар көтә иде.
***
Ә менә Мансур мәктәпкә бармыйм, дип кырт кисте. Нәрсәләр генә әйтеп карамады Гөлбәйзә улына, тиргәп тә, үгетләп тә карады.
– Мин сезгә яхшы булсын, сез кеше булсын, тирескә батып ятмасын, дип авылдан алып чыгып киттем, ә сез мине санга да сукмыйсыз, – дип балавыз сыкты ул.
– Бармыйм, әнкәй, башкача әйтмә, – гадәттә йомшак күңелле Мансур гомергә булмаганча каты торды, укырга бармады, шоферлар әзери торган училищега документларын тапшырып кайтты.
Әмма йомык, үз эченә бикләнгән үсмергә биредә дә җиңел булмады, усал малайлар аны ирештерергә, төрткеләргә генә торды. Шуңа да тукмалып кайткан чакары да еш иде. Саматка бу уңайдан җиңелрәк иде, шук, үткер Таймас дустына җил-давыл тидермәде, Саматны кыерсытучылар белән хәзер алышка керә иде ул. Гәүдәгә зур булмаса да, елан кебек җитез, елгыр бу малайны җиңүчеләр юк иде, диярлек. Шуңадырмы, бәйләнеп-бәйләнеп карадылар да Саматка, кул селтәделәр. Ә азак, күп кенә дәресләрдән башкаларга караганда ярыйсы ук шәп сукалый башлагач, аның дәрәҗәсе күтәрелеп китте. Шулай итеп үзенә бөтенләй ят булган бу мохиткә җайлаша башлады Самат.
***
Читтән караганда Мансурның да тормышы җайланды кебек. Ул инде шоферлар курсын тәмамлады, әнисе эшләгән почта бүлекчәсенә эшкә керде. Бик үк иске булмаган машина да бирделәр үзенә, шәһәрдән районга почта ташуны йөкләттеләр. Тик менә күңеле генә тыныч түгел иде аның. Биредә ямь тапмады Мансур, монда үзен вакытлыча гына итеп тойды, менә-менә срогы бетәр дә, кайтып китәр кебек иде.
Җитмәсә, шәһәр белән район арасындагы юл Раушан батып үлгән елга яныннан үтә иде. Авыр хатирәләрдән котыла алмады Мансур. Шунда караса, кып итеп туганы исенә төште.
Ә бер көнне кичләтеп кенә эштән кайтканда Мансурның колагына Раушанның тавышы ишетелде. Ул абыйсын ярдәмгә чакыра иде. Моңарчы энесенең ярдәм сорап кычкыруын төшендә генә күргән Мансур сагаеп китте. Тавыш бераздан тагы кабатланды. Мансур тормозга басты.
(Дәвамы бар.)
Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.
Читайте нас: