Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 апрель 2020, 15:15

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Әрем. Повесть (1)

...Бер гаепсез Сабир өстеннән әләк язган, балаларын ятим иткән бу бәдбәхетнең майлы комсыз күзләрен күрмәс өчен генә булса да чыгып китәрсең! Бик авыр иде Гөлбәйзәнең ялгызына. Шуңадырмы, авылдан күптән чыгып китеп, читтә яшәгән элекке күршесе Фәгыйлә кайтып, ятма интегеп, әйдә Казахстанга, дип, чираттагы тапкыр котырткач, нишләптер ризалашты да куйды һәм пыр тузып юлга җыена башлады...Фотода: Гөлнара Гыйлемханова.

Гыйндулла карт су алырга дип чиләген тотып коега чыкканда, Самат бакчаның яртысын казып бетерә язган иде инде. Күпереп яткан кап-кара җиргә карап, картның күңеле булды, менә бит, көтмәгәндә кайтып төште дә, никадәр ярдәм итеп ташлады энесе. Карчыгы белән икесенә генә калса, бу бакчада атна буе чокынырга туры килер иде әле, яшь кеше яшь кеше инде, дәрте дә, көче дә ташып тора. Шулай уйлап, Гыйндулла коега таба борылды. Борылды да, түтәл читендә үсеп утырган әремне күреп, шуны өзәргә үрелде. Әмма казылган җир каршында тулысынча ачылгач, аптырап калды: кап-кара туфрак уртасында, әле тегендә, әле монда күкрәп әрем үсеп утыра иде. Карт аптыраулы карашын Саматка төбәде. Әмма Самат аны күрүдән ерак иде. Абзар буендагы түмәр өстенә утырган да, башын артка салып, ниндидер уйларга чумган. Казып туктаган җирендә чүп тутырып барган иске чиләге һәм казап куелган көрәге тора. Үлән белән тулган чиләгеннән кычыткан, тузганак тамырлары тырпаешкан. Ә әремнәргә тимәгән Самат. Ярар, бәлки, берәр даруга-мазарга кирәктер, соңыннан җыеп алырга ниятлидер, ваксынып йөрмим әле дип, Гыйндулла карт коеның суын кабызды.
Нигәдер әкрен ага башлаган шлангтан чиләк тулганчы хәтсез вакыт үтте, Самат шул килеш утыра бирде. Бүген бакча белән кыешсак, иртәгә коены да каратып калырмын әле, дип уйлады карт, моторы-фәләне тыгылгандыр, Самат озак тормас инде, юлланыр.
***
– Бәй, Сабир, тагы йокламыйсың? – ишектән кергән Гөлбәйзә, керосинлы лампасын мич алдына куеп, карават читенә утырды. – Нәрсә булды соң малкайга, әллә көтүдән туймай кайта, бүген дә абзарга керетеп булмады, бүлеп тә караган идек, барыбер чапты. Башмакны әйтәм. Тамагы туйгач, кайткан әнә, мәхлук...
– Утарда гына калдырыргае...
– Шулай иттем инде, абзарга кертеп тормадым, – Гөлбәйзә халатын салып, ире янына ятты. – Һава да бозылырга тора әле, яңгыр яумагае...
Ир эндәшмәде. Ул үз уйларына чумган иде. Ә уйлары, авыр иде булса кирәк, кулларын баш астына тыккан килеш, түшәмгә төбәлгән, хатынының соңгы сүзләрен ишетмәде дә булса кирәк.
– Шул хәтер дигәнеңне җуйдырып булсын иде ул, ичмасам, – дип авыр сулады хатын. – Әҗәлгә тиң авырлыкларны үтеп, бер интексен кеше. Аннары гомер буе шул куркыныч хатирәләрдән арына алмый яшәсен...
– Эй, Гөлбәйзә! Аны ничек җуйдырасың?! Тереләй яндырган Салихны оныт дисеңме? Бәрәңге кабагы ашаганы өчен атып үтерелгән Мидхәт дустымны, Зояны?! Йөзәрләп, меңәрләп ятып калдылар бит. Онытырга ярыймы соң аларны? Кирәкме аларны оныту? – Моңарчы тыныч кына яткан ир кызып китте.
– Чү, Сабир, балалар уяныр... Аптырап кына әйтүем инде. Бигрәк интегәсең бит, күзеңне ярты төн йокы алмый.
– Ансы хак – йоклап булмый. Күзне йомдыммы, кан эчендә батам. Шул кып-кызыл елгадан әле Мидхәт пәйдә була, әле Зоя, әле башка хезмәттәшләр калкып чыга. Әле мин аларны чыгарырга тырышып маташам, әле алар мине тарткалый. Авылларның берсендә танк яшь балаларның өстеннән изеп чыгып киткән иде. Менә шул сытылган йөзләр күз алдыннан китми, төшкә кереп җәфалый. Төне бөтенләй булмыйча, гел көн генә булып торса бик сөенер идем мин, Гөлбәйзә. Көндезен эш артыда онытылып торасың ул. Менә әле бераз йокымсырап киткән идем, сугышка тиклемгеләрне төштә күреп ятам. Аяклымын икән, дим, атның тезгененә басып, әй җиңел генә атландым атка...
Гөлбәйзә иренә ни әйтергә дә белмәде. Әйе, көрәшләрдә бил бирмәгән, әзмәвердәй ир озаткан иде бит ул фронтка. Ә ул ярты гәүдә булып кына кайтты. Ике аягы да юк. Берсе бот төбеннән үк, икенчесе тубыктан өстә киселгән.
– Бөтенләй кайтмаганнар да күп. Әле дә исән кайттың, Сабир! Балаларның бәхетенә, – хатын иргә таба елышты.
– Әйе, мине үзенә хезмәткә алган поляк булмаса, шунда концлагерьда үләсе идем. Ноябрь аенда пленга эләгеп, елдан артык шул яралы аякны сөйрәп йөредем бит. Бу хәлләр лагерьда булса, мине үлем генә көтә иде, аяксыз эшче нигә кирәк?
– Шул полякның исемен бер дә истә калдыра алмыйм, Сабир, ничек дисең әле син аны?
– Войтек. Вой-тек. Ә немецы – Болдер.
– Хәер биргәндә, аларны да телгә алырмын. Исән булсалар – рәхәт яшәсеннәр. Мәрхүм булсалар – урыннары оҗмахта булсын. Син шуларны сөйләгән саен шак катып тыңлыйм, менә бит тормыш нинди ул: берәү кешеләрнең җаннарын кыя, икенчесе бөтенләй ят кешенең гомерен саклап калу өчен үзенекен куркыныч астына куя.
– Әйе, гангрена китеп, аякка баса алмый башлагач, Войтек мине госпитальгә алып китте. Шунда Хартман исемле бер немец врачы карады. Аякларны да ул кисте. Бер галәмәт озын иде ул, ябык озын. Шул немецның мине җентекләп дәвалавына аптырый идем. Югыйсә, мин бит – алар өчен дошман. Аның да сугышта туганнары үлгәндер, без үтергәнбездер. Ә ул шуларын уйламыйча, кешеләрне дәвалавын дәвам итте. Хәтерне җуйдырсаң, Гөлбәйзә, менә шулары да җуелыр дип куркам...
Гөлбәйзә иренең кайтуын күз алдына китерде. Станциядән каршы алырга барганда, бернәрсә дә белми иде бит әле ул. Бары тик транспорт белән килсен, дип кенә җиткерделәр. Колхозның исән калган бердәнбер атын җигеп барды ул. Поезд туктагач, вагоннардан перронга халык сибелде. Солдат киемендәгеләр дә шактый иде. Әле тегендә, әле монда күренгән солдатлар арсыннан Сабирын эзләде Гөлбәйзә. Җирдән ярты гына метр биек булган, халык агымын ера-ера үзенә якынлашкан кешегә игътибар да итмәде ул. Ялгыш кына күзенә чагылган шушы гариптә ирен таныгач, чак артына аумады. Шушы бәләкәй генә, ярты гына, җыйнак кына калган бичара – аның Сабиры иде. Авыр-авыр бүрәнәләрне йомычка кебек кенә ташучы, Сабантуй батыры, нинди усал тайларны иярләүче Сабир иде.
Бу кадәр көтелмәгән хәлдән Гөлбәйзә катып калды, елап та җибәрә алмады бугай әле. Бары тик бер чиләк бәрәңгесен онга алмаштырып булмасмы дип килгән Логман картның:
– Бәрәч, безнең Сабир түгелме соң? Ул шул. Әлхәмдүлиллаһ, исән! – дигәненә генә айнып киткән кебек булды. Артыннан протезларын китереп бирделәр. Юлда, тынчуда аяклары чиләнгәнгә аларны салып куйан иде. Менә шулай кайтты аның Сабиры. Шулай да бик шат Гөлбәйзә, ярты авыл ирсез әнә, ә аның җәмәгате кайтты. Аяксызмын дип тормый әле, бөтен каралты -кураны яңартып килә. Балаларга терәк.
– Аякларны алып бир әле, Гөлбәйзә, чыгып керми булмас. – Иренең тавышы аны уйларыннан бүлде.
– Эй, төнлә булса да көйрәтми булмыймы ул махоркаңны, Сабир? – Гөлбәйзә стена буйга терәтеп куелган протезларга үрелде.
Шушы ясалма аяклар өчен булды бит инде Сабирның утырып кайтуы да. 9 май иде. Тимерче Фәметдин белән Җиңүне бәйрәм итеп, бераз салыштырып, әңгәмә корып утырган чаклары. Авылда начарлыгы белән даны чыккан сыңар аяк Якуп килеп керде. Аның турында, аягына үзе аткан икән, дигән сүзләр дә күп йөрде. Ирләре фронтта чакта ялгыз хатыннарның тәрәзәсен чиртеп, үзенә якты йөз күрсәтмәгәннәргә яла ягып, төрмәгә утыркан бер бәдбәхет иде ул.
Сабир белән Фәметдин Якупның үзләренә кушылуына сөенмәсәләр дә, куып та чыгармадылар. Шунда әңгәмә барышында протезлар турында сүз чыккач, "Мин протезлардан уңдым, анысы. Аяклардан язгач, Германда ук эшләп биргәннәр иде. Анда әйберне уңыйлы итеп, җиренә җиткереп эшли беләләр. Алга киткән ил. Тормышлары да бөтенләй башка бит, бай яшиләр", – дип әйтеп ташлаган иде шул. Икенче көнне таң атуга "контр" дип, кулын каерып алып та киттеләр.
Якупның нинди кеше икәнен якынча чамаласа да, бу кадәренә барып җитәр, дип башына да китермәгән иде Сабир. Уйласа, телен тыйган булыр иде. Эх, чыгып кына китмәде бит шунда Якуп кергәч! Югыйсә, бер-ике тапкыр укталган да иде бит китәргә, Фәметдинне тыңлап, тагы тукталды. Гөлбәйзәсе чирләп калган иде, шуны сәбәп итеп, бәбигә чирләве бар дип, төштән соң гына өстәл артыннан кузгалды.
Гөлбәйзә малай тапты, төнлә генә бәбидән котылды. Авыр котылды. Ә иртәгәсен формадагы ят адәмнәр килеп ишек шакыды, каршында ниндидер кәгазьләр болгап, Сабирның кулын артка каерып, алып чыгып киттеләр. "Совет властенә каршы пропаганда алып барган" Сабир шулай итеп сигез елга ирегеннән мәхрүм ителде.
– Син миңа чоланга гына урын җәй, Гөлбәйзә, болай сине һәр төнне бимазаларга туры килә, балалар да уяна. Тегеләй, чыгып йөрисе булмас, – диде Сабир, кереп килешкә.
– Ничек ялгызыңны чоланга салыйм ди? Берәр нәрсә кирәк булыр, торып тышка чыкмаган төнең юк бит. – Иренең холкын яхшы белгән Гөлбәйзә артык сүз сөйләп тормады, ут кабызып, аның протезларын салдыра башлады. – Өйне бераз киңәйтербез, Сабир, балалар шунда йоклар. Җайланыр әле.
***
Әмма тормыш җайланмады. Сигез елга утырытлып, дүрт елдан соң төрмдән чыкса да, болай да булмаган сәламәтлеге тәмам какшаган иде Сабирның. Юньле тәрбия, ашау күрмәгән, салкын баракларда яткан ир, тиз генә янып сүнгән шәм кебек, сүнеп калды. Гаепсезгә утыртылган ирен төрмәдән чыгып бер ел дигәндә җирләде Гөлбәйзә.
– Балалар гына үрчетеп китте дип ачуланма инде, Гөлбәйзә. Яшәргә планнар бар иде дә ул, тормыш мин дигәнчә килеп чыкмады. "Халык дошманының балалары" дип, малайларның күзен ачтырмаслар, башыгызга җитәрләр монда. Сиңа ничек тә чыгып китәргә иде ул авылдан, Гөлбәйзә. Шәһәр җирендә халык күп, буталышып китәр идегез әле. – Сабирның үләр алдыннан әйткән сүзләре шул булды.
***
Биш улы белән ялгызы торып калды Гөлбәйзә. Әл дә бианасы Рәйхана исән иде, урамның бөтенләй икенче башында яшәсә дә, сигезенче дистәне вакласа да, йөрергә авырсынып тормады, кулыннан килгәнчә, оныкларын карашып, килененә ярдәм итеп торды.
Заманалар ул вакыт чыннан да авыр иде, фермада сыер сауган хатын эш хакы күрмәде, ә акча, балалар исәйгән саен, күбрәк кирәк иде. Җитмәсә, бөтен авыл хатыннары күрәлмаган Якуп та юк йомышны бар итеп ешрак керә башлады. Басуга эшкә чакырган була, ә үзе күзләре белән Гөлбәйзәне ашый. Бер гаепсез Сабир өстеннән әләк язган, балаларын ятим иткән бу бәдбәхетнең майлы комсыз күзләрен күрмәс өчен генә булса да чыгып китәрсең! Бик авыр иде Гөлбәйзәнең ялгызына. Шуңадырмы, авылдан күптән чыгып китеп, читтә яшәгән элекке күршесе Фәгыйлә кайтып, ятма интегеп, әйдә Казахстанга, дип, чираттагы тапкыр котырткач, нишләптер ризалашты да куйды һәм пыр тузып юлга җыена башлады.
Балалар өчен бу хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек булды. Аларның берсе дә туган үскән авылларын, төнбоеклы күл буен, дусларын ташлап китәргә риза түгел иде.
Гөлбәйзәнең олы улы Зәбир ул елны армия сафына алынды, кышка ныклап кереп барган ноябрь азагында ямьле итеп кичә оештырып, аны хезмәткә озаттылар. Күрше авылда яшәүче сөйгән кызы Сәрия "көтәм" дип вәгъдә биреп калды. Икенче улы Гакыйф унынчы сыйныфта укый иде, чит як дигән сүзне ишетергә дә теләмәде, мин монда калам, укырга керәм, сез теләсә нәрсә эшләгез, дип чатнап торды. Тугызда укыган Мансур, алтынчыда белем алган Самат әниләрен "китмик" дип үгетләп карасалар да, Гакыйф сымак "бармыйбыз, калабыз" дип карышмадылар. Мансур әнисен жәлләде, абыйсы Гакыйфка ачуы килде хәтта. Ничек инде энеләре белән әнисенең үзен генә күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка чыгарып җибәрергә мөмкин? Ни җаның белән?
Ул үзе бик тә нечкә күңелле, хисчән бала. Әнисен чын күңеленнән ярата, жәлли иде, шуңа да, туган нигезеннән бер дә кузгаласы килмәсә дә, әнисе белән бергә булырга, аңа булдыра алганча ярдәм итәргә дигән карарга килде. Өченчегә барган Раушанга "Казахстанга китәбез" дигән сүзе үк кызык иде, ул ашкынып чит якларны күрү теләге белән яшәде. Ә Самат күченеп китүгә бөтен җаны-тәне белән каршы иде.
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)
Дәвамы бар.
Читайте нас: