Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 март 2020, 11:20

Рәфисә СӘЛИХҖАНОВА. Аккан суларга кара... Нәсер

...Авыр чакта терәк булырдай якыннарым булса да, сабырлыклары сынган бәгыремнең бозын кем эретер соң хәзер, җаным тетрәнгән чагында нәрсә ярдәмгә килер миңа?

“...Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агымсу юлын таба”..
Бер авыртмаган җирем юк, тәнемнең һәр күзәнәген тоеп, авыртуга чыдый алмыйча, теш кысып, сызлануга буйсынып, аунап ятам. Вакыты-вакыты белән күңелем болгануга түзә алмый күзләремне йомам да шул арада аз гына оеп алам. Утларга салды бу авыру! Түзми чараң юк, ярдәм сораудан ни файда, барысын да кирәгенчә эшләп дәваладык, дип кайтардылар. Бар ышанычым булып бер Аллаһым калды, ул да мине ишетерме, җитәр, күпме сорарга була, вакыт, сабырлык, түземлек кем өчен димәсме?
Күпме чыдарга була?! Их, тәгәри-тәгәри, бер елыйсы иде! Юк, булмый шул. Никадәр авыр булмасын, күзләрдән бер бөртек яшь чыкмый, китек күңелем тулып елыйм дисәм, бүре кебек улый башлыйм. Әйе улыйм, нәкъ бүре кебек улыйм. Аннары үз-үземнән куркып, шып туктыйм. Шулкадәр сызлануларга түзеп, бәгырем катканмы? Нигә минем бер бөртек күз яшем чыкмый? Еласам, эчем бушап калыр иде кебек.
Язмышың үкенерлек булмады, үпкәләр кешең юк дисеңме? Анысы шулай... Кызганыр кешем дә юк шул хәзер, газиз әнкәем дә мәңгелеккә күчте. Кызганыр иде мине әнкәем, өметем өзелгәндә итәгенә башымны салып такмаклый-такмаклый еласам, башларымнан сыйпап күз яшьләрен күрсәтми генә, миңа кушылып йөрәге елар иде аның.Тормыш йөгеннән арыган җаны, бар булмышы белән минем китек күңелемне, әрнегән җанымны җылытырга тырышыр иде. Кечкенә чагымда ул әрәмәгә киткәч, урам башындагы читән өстендә аның кайтуын зарыгып көтүемне, аркасында – биштәр, көмәнендә энем булуын, кочагында мине күтәреп кайтуын, кайтканда мин аның битләреннән үбә-үбә, ачыла гына башлаган телем белән: “Әннәм, син аннук бата киттең, миңа калалат алып кайттың” (Әнкәем, син еракка киттең,миңа карагат алып кайттың) дип учымдагы ачы, кап-кара карлыганнарны тәмле итеп ашавымны исенә төшереп сөйләп, күңелемне күтәрергә тырышыр иде. Тамагымнан ашау үтмәгәнне күреп, сабан туена дип күлмәк тектерүен, мин ул күлмәкне киеп карау белән, йөгереп күрше бабайларга котлатырга кереп киткәнемне, алар миңа күлмәк котлап ярып пешерелгән бәрәңге бирүләрен, чыккач, бәрәңгене әнкәемә күрсәтеп: “Бәрәңге булса да тәмле ул!” – дип куанганымны исенә төшереп сөйли-сөйли, ярып пешергән бәрәңгесе янына үзе тозлаган кыярын куеп, минем хәлемә керергә тырышыр иде. Никадәр олы йөрәкле, никадәр газиз булсалар да, мәңгелек түгелләр шул Әниләр!
Тәмле төш булып бик еракта калган минем дә бәхет өләшүче әниле чагым.
Авыр чакта терәк булырдай якыннарым булса да, сабырлыклары сынган бәгыремнең бозын кем эретер соң хәзер, җаным тетрәнгән чагында нәрсә ярдәмгә килер миңа? Ирең, дисезме? Юк, матди яктан ярдәм итәргә, авыр вакытта хәлемне җиңеләйтергә тырышып ниндер эшләргә мөмкин. Нинди генә яхшы кеше булмасын, бернигә алыштыргысыз әни җылысы, кызганычка каршы, аныкы түгел. Балаларың, дисеңме? Юк, балалар да, оныклар да түгел! Алар биргән җылылык бик кадерле булса да, алар бөтенләй башкача, үзенчә .
Җаным, тәнем белән бергә картайган, ләкин күңелемдә мәңгегә салынган җылылык, ул – бәлкем, буыннан-буынга күчеп килгән ана телемдер. Ана телемне әнкәем бишек җырына төргән моң, иң кадерле хисләрне кешелеккә ишеттергән моң – җыр түгелме?
Татар җыры, татар моңы! Җыр яңгырый... Нинди мәгънәле сүзләр, әйтерсең лә җыр язучы минем йөрәк сагышымны тоеп, сүзләр тезмәсенә салган. Бәлкем, язмышы аны да утларга салгандыр? Тирән ярасы да башкача, аңа гына хастыр... Сабырлыклары сынгач, кулына каләм алгандыр да, агымсуларга карап юлын табар дип, чыдарга булгандыр. Өметләре өзелгән берәүсе бу юлларны укып, туган хисләрен моңга салып, җырга әйләндергәндер. Ә җырчы агымсуларга карый-карый, минем кебек, агымсуның юлын табарына өметләнеп, яшәргә тырышадыр...
Җанымның нечкә кылларын тибрәтеп, агыла моң. Бу дөньяда без бары икәү: җыр һәм мин, мин һәм җыр! Ничәнче кабат кабатланып, ятланып беткән юллар моңга үрелеп, күңелем түреннән урын даулый. Боз кебек каткан бәгыремне эретеп, күзләремне тырышып-тырышып яшьләргә манчый. Үзем елыйм, үзем җырчыга кушылып җырлыйм, елыйм-җырлыйм да көлә башлыйм. Миңа гына диеп язылган язмышым сынаулары, тибрәлеп тирә якка таралган моңга ияреп, юкка чыга, эри кебек. Яшәүгә булган өметемне кабызганы, йөрәгемнең бозын эреткәне өчен җырчыга рәхмәтләр әйтеп елый-елый, җырлый-җырлый көләм.
Чүлдә суга сусаган юлчы кебек, сусавымны моңга төреп, үз асылыма кайтам. Чынбарлыкка кайтып, яшәү мәгънәсен тоям. Тәнем сызланса да, җаным тынычланып, тагын бер көн язмышым дәфтәрендә ак хатирәләр булып эз калдыра.
Хөрмәтле укучым! Язмамны укып чыккач, сүз нинди җыр турында барганын аңлагансыңдыр. Чынлыкта, мин бу җырны халык җыры дип йөри идем. Соңгы вакыттагы язмыш кичерешләремне уртаклашучы “Агымсу”ымның авторы булуын интернет челтәрләре аша укып белгәч, сүзләре авторы Марат Кәбировка, көен язучы Ризван Хәкимовка һәм башкаручыларга зур рәхмәтләремне әйтәсем килә.
Читайте нас: