Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 март 2020, 12:00

Гөлназ ГАФАРОВА. Исем алыштыру. Хикәя

Бәби табар вакыты якынлашкан саен, Раниянең дулкынлануы да арта төште. Башында мең төрле сорау кайнады. Кемгә охшап туар икән аларның мәхәббәт җимешләре: әнисе Раниягәме, әллә әтисе Динаргамы? Беренче чәчен кем алыр икән дә, беренче мунчаны кем кертер? Бик елак булмасмы? Дүрт саны төгәл, һушы-зиһене камил булырмы? Әмма сабыеның тәү тапкыр атлап тәпи китүен, “әннә” дип йомшак куллары белән муенына сарылуын күз алдына китерү белән, бөтен борчулы уйлары, кул белән сыпырып алгандай, тарала да бетә.

– Аты җигелгән, арбасы майланган! Чемоданнарыгызны әзерләп куегыз, кызлар! – дип көлдерде кичә хатын-кызлар консультациясендә өлкән яшьтәге табиб. Бар нәрсәгез әзер торсын!
Әзер, ничек әзер булмасын ди! Бәби табу йортына китәсе сумкасы күптән әзерләп куелган. Бәләкәчнең бүлмәсе, уенчыклары, кул арбасы, караваты да күптән әзер! Исеме дә әзер. Даниэль! Ничек матур яңгырый! Иң мөһиме аларның авылларында әле мондый исем берәүдә дә юк. Сабый үзе дә матур булырга тиеш! Ике чибәрдән ямьсез бала тумас бит инде.
Бик сәер төш күрде бүген Рания. Җәйге ямьле көн, имеш. Рания берүзе болында йөри. Кошлар сайрый, күбәләкләр оча, кып-кызыл җиләкләр үзләре үк чиләккә керергә тора. Нинди хозурлык! Шунда каяндыр бер бабай килеп чыкты. “Кызым, улыңа Кәрим дип исем кушыгыз! – диде дә... юк булды.
Уянгач та бер тын аңына килә алмый ятты Рания. Нинди Кәрим, нинди карт булды соң бу? Нигә Кәрим исемен кушарга диде – һич аңламассың. Шундый кечкенә бала Кәрим исемле була аламыни?! Авылларында ике Кәрим бар инде. Берсе тугызынчы дистәне ваклаучы түбән оч Кәрим бабай. Үзе егетләр кебек теркелдәп кенә йөреп ята тагын. Икенчесе Раниянең сыйныфташының әтисе Кәрим абый. Аның да алтмышы тулырга бара бугай инде. Һәм менә... Ранияләр дә Кәрим кушса? Юк, булуы мөмкин түгел! Кайчаннан башлап эзләп, көчкә икесенә дә ошаган бердәнбер исем бит ул – Даниэль! Юк, юк, төшкә нәрсә кермәс.
Бәби алып кайтырга уйлаганчы күпме эш башкарды бит алар. Кияүгә чыккач, авырга калмый торды Рания, чөнки Динар башлаган йортын салып бетермәгән иде әле. Бергәләп, әти-әниләр, туганнар ярдәме белән бик күркәм йорт төзелде. Җиһазлары яңадан булсын дип тырыштылар. Ә аннары машиналарын яңартырга кирәк дип таптылар. Бар нәрсәләре булгач, җитеш тормышка гына алып кайтырга булдылар бәләкәчне. Шөкер, инде тормышлары бөтен. Бар да өр-яңадан. Сабыйның да исеме яңа булырга тиеш!
Әллә күрше авылда яшәүче нәнәсе белән киңәшләшергәме?! Бу уеннан да тиз кайтты Рания. Бик диндар кеше нәнәләре, һичшиксез, Кәрим дип кушыгыз, дияр. Юк, сөйләмәячәк төшен берәүгә дә. Бер-ике көн уйланып йөрде дә онытты.
Җомга көнне эче авыртып, бәби табу йортына алып киттеләр үзен. Бардың да таптың түгел икән шул: тәүлектән артык иза чигәргә туры килде Раниягә. Өстәвенә, бер палатада яткан хатын акыл өйрәтергә ярата торган булып чыкты:
– Утырма, балаңның башына утырасың, туганым!
Аны гына белә Рания, махсус курсларга йөрде бит. Ә моның һаман үз туксаны, өченчесен табам дигәч тә инде. Рания белән яшьтәш кенә, югыйсә.
– Чәчеңне кыстырып куйган җыймаңны алып куй, туганым. Тулгак вакытында чәч бәйләнгән булырга тиеш түгел!
Гомумән, кеше сүзенә колак салырга яратмый Рания. Ә монда түзәргә туры килә, кая барасың!
– Ана кеше тулгак ачысын татырга тиеш, туганым. Бәбине тиз генә табу-ана өчен рәхәт булса, бала өчен бик үк әйбәт булмый. Динә киңәшләрен һич кызганмады.
Рания якшәмбе иртән тупылдап торган малай тапты. Баланың да, ананың хәле яхшы иде, палатага керттеләр. Динә белән бер үк вакытта диярлек бәбиләгәнлектән, икесе бергә туры килделәр. Ана булу шатлыгы Раниянең күршесенә булган ачуын бик тиз оныттырды. Ул бит әни! Кечкенә Даниэльнең әнисе!
Бәбиләр үз яннарында булгач, иркенләп ял итәргә мөмкинлек юк иде. Ике әни әле сабыйларын имезделәр, әле аларның асларын алыштырдылар. Монда Рания Динәнең ярдәменнән баш тарта алмады. Ни дисәң дә, китаптан уку белән тормыш тәҗрибәсе бер түгел икәнен аңлады. Беренче көнне сөте төшмәгәнлектән тилмерсә, соңыннан сабые имеп бетерә алмый башлады. Моны күреп торган Динә:
– Сау, туганым, үзеңне, кыенсынма. Күкрәгеңне шештерәсең! – диде.
Монысы белән Рания килешә алмады:
– Мин үземне кызганам!
– Юләрләнмә! Мин әйткәнчә эшлә!
Рания күршесен тыңламады, әмма соңыннан үкенде. Күкрәкләре шеште, температурасы күтәрелде. Динә Раниянең улын да, үзенең кызын да карады. Әрли-әрли, Ранияне күкрәген саварга өйрәтте.
Бишенче тәүлеккә аларны чыгардылар. Ниһаять, өйгә! Динә белән Рания туганнар кебек аерылыштылар.Телефоннарын алыштылар.
Матур итеп бизәлгән чит ил машинасы авылга җилдерә. Чәчәк гөлләмәсе тоткан бәхетле Рания ире кулындагы сабыйга карап елмая.
– Рәхмәт, матурым! – дип пышылдый Динар сөйгәненә.
Өйдә зур табын корылган, ике яктан да кунаклар хәтсез килгән иде. Сабыйның бүлмәсе исә әкият почмагын хәтерләтә, зәвык белән бизәлгән, күз явын алырлык!
– И-и-и сөбханалла, күзләр тимәсен, әтәле-инәле, алтын канатлы, сау-сәламәт, бәхетле бала булсын! – дип теләкләрен тели-тели, маңгаена май буяп куйды нәнәсе. – Баш очыннан карамагыз сабыйны, ярамый, – дип тә кисәтергә онытмады.
– Рания кызым, кырыгына кадәр баланы өйдә ялгызын калдырырга ярамый! Моны син белергә тиеш. Чүпрәкләрен дә тышка җилгә элми тор, кырыгы тулгач кына тышка эләрсең. Ә менә бу догаларны баш очына куярсың. Кырына кайчы да куялар инде, балам. Тик син менә болай итеп, “әгүзү билләәһи минәш-шәйтаанирраҗиим. Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахиим”, – дип куй баланы. Тимер кыршау белән кыршаулаган кебек булыр.
Нәнәсе кулы белән тиешле хәрәкәтләр ясап күрсәтте, сабый янына чүпрәккә төрелгән догалыклар куйды.
– Тик менә бишек элмәгәнсез икән. Сезнең әниләрегезне үстергән бишекне әзерләп куйган идем, килеп алмадыгыз. Нәнәсенең тавышында бераз үпкә сизелә иде.
Өйдәгеләр, түземсезләнеп, сабыйны карарга ашыкты. Күзләребез тимәсен дия-дия, әти-әнисенә тазалык теләп, бәләкәч янына бүләкләрен салды.
– Нәкъ әнисе улы булган бу, – диде Раниянең килендәше.
– Юк ла, картәтисенә охшаган бит! – дип каршы төште күрше Сабира апа.
– Юк, ул үзенә охшаган! – диде әти кеше, горурланып.
Бар да көлешеп алды. “Олы кеше” белән “танышкач”, аш бүлмәсенә чыктылар.
– Нәнәгезне берәр атнага сездә калдырсак, бәбине ничек үстерергә өйрәтер үзегезне, – дип елмайды апасы Рәмилә.
– Берәр атна торып булмас, балалар! Дәү әтиегезгә маллар белән авырга туры килер. Динар улым, син кырыгы тулганчы улыңның чәчен алырсың!
– Нәнәй, нигә кырыгы тулганчы ук алырга соң аны?
Шәһәрдән кунакка кайткан икетуган сеңлесе бирде бу сорауны.
– Каргаса, каргышы төшә, – дигәннәр борынгылар.
Яшьләр елмаешып куйдылар.
– Исемен, исемен уйладыгызмы әле?
Аш бүлеп йөргән килендәше Раниягә текәлде.
– Уйладык! Даниэль кушабыз!
– Даниэль?!
Һәрчак сүзен турыга бәреп әйткән килендәше бермәлгә тынып калды.
– Соң, Рания, баласын тапканнар – исемен тапмаганнар кебек булып чыга инде бу алайса!
– Ник? – Динар, аптырап, җиңгәсенә карады.
– Ялгышмасам, бу исем инглизләрнеке. Шунсы кызык, безнең татар бөтен чит ил халкының исемен бирә баласына. Ә инглизләр безнең татар исемнәре кушамы икән?
– Ярый, туганнар, бу турыда соңрак сөйләшербез. Хәзер аштан авыз итик.
Бабай булу шатлыгыннан авызын җыялмаган әтисе бәхәскә нокта куйды.
Әмма бәхәс бер атнадан соң исем куштырганда тагын кузгалды.
– Балалар, мин бу исемне куша алмыйм, – диде мулла бабай.
Нәнәсенең дә кәефе юк иде. Раниянең да, Динарның да әти-әнисенә шактый үгетләргә туры килде мулла абзыйны. Яшьрәкләр әти-әни үзе теләгән исемне кушарга хаклы дисә, өлкән буын колакка ятыш булмаган ят исем кушарга каршы иде. Ничек итсәләр дә иттеләр, муллар абзыйны күндереп, балага исем куштылар.
Дәваханәдән кайтканнан бирле өйләреннән кеше өзелмәгән Рания шактый нык арыган иде. Кунаклар таралышкач, ятып торырга булды. Әмма Диниэль әле астын юешләтте, әле елады, әле шыңшыды. Коляскасында селкетеп тә карады Рания, сабый тынычланмады. Төн буе Динар белән Рания сабыйны алмаш-тилмәш күтәреп чыктылар.Таң алдыннан гына унбиш минутлап черем итеп алган сабый тагын еларга тотынды.
Өч көннән Динар Себергә эшкә китте. Елак бала белән Рания ни эшләргә дә белмәде. Даниэль юньләп иммәде, тынычланырга да уйламады. Рания әле әнисен, әле бианасын бала карашырга чакырды. Кырыгы тулгач, бәлки, тынычланыр дип уйладылар. Әмма бала кырыгы тулгач та елаудан туктамады. Кырык беренче көнне салкын тидереп (каян икәнен дә аңламассың), дәваханәгә салып куйдылар.
Андагы интегүләре! Рания бар нәрсәгә битарафка әйләнде Баласын кулына аласы килми башлады. Үз-үзенә урын тапмады.
– Послеродовая депрессия, – диделәр табиблар.
Дәваханәдән чыккач, бәбине генә түгел, туганнарына Раниянең үзен карарга кирәк булды. Өстәвенә, нәнәсе авырып китте. Әнисе ике арада өзгәләнде. Ә сабыйда, нишләптер, алга китеш сизелмәде. Дәваханәдән соң, ике атна да үтмәде, авыз эче бозылды. Бала күзгә күренеп ябыкты, бөтенләй иммәс булды. Ранияләрне тагын дәваханәгә салдылар.
Зур өметләр белән көтеп алынган бала Ранияне бөтенләй йончытты, хәлсезләндерде. Себердә эшләп йөргән иренә ачуы килде. Әйтерсең барысына да ул гаепле.
Даниэльгә өч ай тулды. Өч айга дүрт тапкыр дәваханәдә ятарга өлгерделәр. Ни кылырга белмәгән Рания, беркөнне Динәгә шалтыратырга булды. Хәлне сөйләп бирде.
– Апам кияүгә чыккан районда бик шәп белемче әби бар. Бик мактыйлар үзен. Барып карагыз әле шунда! – дип киңәш бирде Динә.
– Нәнәй өшкереп карады, файдасы булмады бит, – диде Рания.
– Сез барып карагыз, бәлки, берәр нәрсә әйтер!
Раниянең ризалашмый чарасы калмады. Әбинең телефонын алып, барасы көнен билгеләделәр.
Динарның эштән кайткан көнендә үк юлга кузгалдылар. Өч ай юньле- башлы йокы күрмәгән Рания үзе дә авыру кебек йөргәнлектән, баланы тотып барырга Динарның сеңлесен алдылар. Өч сәгатьлек юк мәңгелек кебек тоелды. Даниэльне алмаш-тилмәш тынычландырдылар.
Ниһаять, кирәкле авылга килеп җиттеләр. Әбине монда яхшы беләләр, исемен әйтү белән, өйләрен күрсәтеп бирделәр. Кешесе булганлыктан бераз көтәргә туры килде. Бераздан матур гына апа чыгып:
– Керегез! – дип эндәште.
Рания улын кулында тибрәтә-тибрәтә өйгә үтте. Әмма зур өметләр баглап килгән әби балага борылып та карамады.
– Нигә килдегез? – диде ул ачулы гына. Әйтерсең алдан бернинди сөйләшү булмаган.
Рания ни дип әйтергә белми катып калды. Нәрсәдер әйтергә теләде, тавышы чыкмады.
– Исемен алыштырыгыз, мин берни эшли алмыйм, – диде әби бераз йомшарып. – Әйткәннәр бит сезгә!
Машинага чыгып утырганда Рания ни тере, ни үле түгел иде.
– Йә, нәрсә диделәр?
Динар да, сеңлесе дә Раниядән җавап көттеләр. Рания исә баланы тиз генә Динарага тоттырып, үксеп елап җибәрде.
– Нәрсә, үлә, диде әллә? – дип кычкырып җибәргәнен сизми калды Динар.
Бераз тынычлана төшкәч, Рания авырлы чакта күргән төшен сөйләп бирде.
– Син шуны бездән яшердеңме?
Динар тиз генә телефонын алды. Әнисенә шалтыратып, мулла бабай белән сөйләшергә кушты.
Алар туры мәчеткә кайтты. Әллә аруы җитте – Даниэль мәчеткә керү белән йоклап китте. Ике якның да әти-әнисе аларны көтеп торалар иде.
Бар шартын китереп, мулла бабай балага Кәрим дип исем кушты. Ни хикмәт, бала уянды, әмма еламады.
Өйдә мул табын әзерләгәннәр. Бала бүлмәсенә кергәч, Рания дә, Динар да аптырап киттеләр. Стенаны тишеп, нечкәрәк кенә торба сузганнар, аңа бишек асылган. Бишеккә баланы салырга җайлап чүпрәк салганнар. Рания көлеп җибәрде. Кәримне бишеккә салды.
– Рәхмәт, нәнәй! – дип, нәнәсен кочаклап алды.
Табын артында артык сүз куерту булмады. Барсы да баланың еламый озак итеп йоклаганына эчтән генә куанды.
Өч айга беренче тапкыр Рания үзе дә уянмый йоклады бу төнне.
Икенче көнне үк Динарны район үзәгенә туу турындагы таныклыкны алыштырырга җибәрде. Бала уянса да, еламады. Әнисенә карап елмаеп кына ятты.
Исемен алыштыргач, Ходайның рәхмәте, кечкенә Кәрим бөтенләй үзгәрде. Күзгә күренеп үсте. Төнлә йоклады, көндез тәтиләренә карап рәхәтләнеп көлде, үзенчә сөйләште. Рания әкренләп үзе дә элеккеге халәтенә кайтты...
Бүген дәваханәгә Рания белән Динар бергә бардылар. Ай саен үтә торган табиб тикшерүен моныңчы Рания калтырап көтә иде. Ә бу юлы Кәрим чишендереп караганда да, авырлыгын үлчәгәндә дә көйсезләнмәде.
– Бар да әйбәт, бар да тиешле нормада бу тәти егетнең, – дип елмайды табиб.
Поликлиникадан чыккач, каршыларына Динарның сыйныфташы Самат очрады. Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашкач:
– Исеме ничек бу батырның? – диде ул, кечкенә Кәримгә елмаеп карап.
Шуны гына көткәндәй, Рания белән Динар бертавыштан:
– Кәрим! – дигәннәрен сизми дә калдылар.
– О-о-о, нинди матур исем! – дип сокланды сыйныфташы. Кем сайлады бу исемне?
Рания белән Динар бер-берсенә карап елмайдылар...
Февраль, 2020.