Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 март 2020, 12:10

Рафига Усманова. Әни-апа. Повесть (4)

...Төрмәдән чыккан Илһамга начар язмыш юраучылар ялгышты. Чибәр әби әйтмешли, бөркет чебен ауламый икән шул, лачын лачын булып кала.

***
Шифаханәгә керүенә өч ай чамасы тулганда гына табиблар Сөембикәгә аягына басарга рөхсәт иттеләр. Сынганнар ялганды, башы шаулау, күз аллары караңгылану, колак чыңлаулар да узды сыман. Илһамның Зифа апасы кызны өянәгеннән дә тәмам дәвалау өчен башкаланың үзе эшләгән клиникасына алдырган иде. Энесенең ачы язмышын сөйләп биргәнгә, хезмәттәшләре – абруйлы медицина әһелләре берсүзсез ярдәмгә килә торды. Яраткан энесенең бәхете өчен үзе өйрәнгән фәнне генә түгел, традицион булмаган медицина да эшкә кушты Зифа. Хәтта кызның Чибәр әбисе теләгән им-томнарга да каршы килмәде. Илһамга Сөембикәне башта йокыда чакта гына күрсәттеләр. Аларча, аз гына дулкынлану да, кире нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде. Соңгы килүендә, бары тик кызның дәвалана башлавына берничә ай тулганда гына аңа Сөембикә белән күрешү иреге бирелде.
– Аңла! – диде апасы, – эмоцияләр хәзергә артык. Мәхәббәт хисләреңне дә тыеп тор, зинһар.
Нишлисең, күпкә түзгәнне, азга түзәргә, терелгәнен көтәргә кирәк. Әмма, телен чишеп, хисләрен белдермәсә дә, палатада икесеннән башка беркем дә юклыгын файдаланмый, кызның кулларын учларына алып назламый кала алмады... Ни хикмәт, шул көннән соң кызның хәле күренеп яхшырды: битләре алланды, күзләре очкынланып, нурланып, аларга яшәү суты, өмет чаткылары тулды. Барлык дәва һәм шифалардан да өстен иде мәхәббәт көче. “Әйе” белән “юк”тан башка сүз сөйләмәгән Сөембикәне, әйтерсең лә, алмаштырып куйдылар: ул палаталар буйлап хәл белешә, очына, җырлый, шаяра, көлә башлады. Илһамның соңгы килүе әнә шулай бер тылсым булып тәэсир итте. Аның иркәләүе карашын (Илһамның йөрәктәге серен күзләрнең нуры фаш итеп тора иде), учларының назын тою әллә күпме дарулардан кыйммәтрәк иде.
Фәрештә йөзле хур кызы, дип атады аны үзен Гиппократ оныгымын дип йөрткән өлкән яшьтәге профессор.
– Әнә шундый хәйран-сәйрән эш ул мәхәббәт, әйеме? – дип сорый иде ул Сөембикәдән палаталарына обход үткәргәндә. – Маңгаең йолдызлы синең, кызым, бәхетле булырга син просто обязана, – дип аның терелүен могҗизага санавын да яшермәде.
Соңарган тәүбә
Гыйнвар аеның тешне сындырырлык чатнама суык бер көнендә Чишмәкүлдә Рәхимулла картны җирләделәр. Авылга кайтып яшәгән соңгы елларындагы аңлаешсыз гадәтләре өчен Сәер Рәхим дигән кушамат тагылган, туксан яшькә җиткән бу кеше Сталин-Брежнев чоры партиясенең тугры солдаты, вакытында күпләрне үз алдында сәҗдә кылдырган, пенсиягә өлкә комитетының абруйлы бер кәнәфиеннән хөрмәтләп озатылган могтәбәр аксакал Рәхимулла Хантимер улы Кармышев иде. Соңгы юлга озатучылар арасында затлы машиналарда хөрмәтле агайлар баш киемнәрен салып басып торды. Район һәм республика гәзитләрендә рәсеме белән бергә хушлашу сүзләре басылып чыкты. Дәрәҗәле вазифа, төрле мактаулы исем һәм алган орден-медальләрен санау үзе генә дә хәтсез урын алган иде. Аны җирләүдә Илһам да катнашты. Сөембикәнең һәлак булмыйча, исән-сау калуына күңеленнән картка ул рәхмәтле иде. Бабай яшәгән йорт түбәсен ремонтлаганда, газ керткәндә дә булышып йөрде дә бит...
Сантыйга санасалар да, юк, акылы югалган кешегә һич тә охшамаган иде ул. Тик үзенең каберенә урынны нигә җанкисәр Рәкыйп белән аның әнисе Кәшифә яныннан алганын, алдан хәстәрләгән чардуганын да аларныкы белән бер төрдән койдырып куюын хәтта Илһам да аңламады. Бу яктан караганда, картның чыннан да сәер саналуы бик хак иде.
Вафатыннан бер-ике ай чамасы элек кенә Рәхимулла бабай Илһамнарга үзе килеп керде. Авырудан көрмәкләнеп калган теле белән, Сөмбикәнең стенада элүле торган фоторәсеменә күрсәтә-күрсәтә, ымлап диярлек, кулындагы конверт һәм ике калын дәфтәр салынган кәгазь төргәкне кызга бирергә кирекләгән төшендерде. Сөмбеләне тезенә утырытып сөйде, кесәсеннән алып кәнфитләр бирде, ә кызчык исә йөгергәләп чәй табыны әзерләде.
Диплом эшен халык-авыз иҗатына багышлаган Сөембикә авылдашларыннан төрле истәлек һәм җыр дәфтәрләре алып файдаланганга, Илһам аларга артык игътибар итмәде. Карт гүр иясе булгач, әманат өстемдә тормасын дип, шифаханәгә алып барса да, Зифа апасы үзе тапшырачагын әйтеп, әйберләрне алып калды. Язга чыгып, кызның тәмам тереләчәге билгеле булганда гына алар иясенә җиткерелде.
***
Зифа Исхаковна әлеге дәфтәрләр белән хатны кертеп биргәндә, Сөембикә агачка кунып чыркылдашкан чыпчыкларны тәрәзә аша тамаша итеп тора иде.
Авырып, авылдагы йортына берьялгызы кайтып яши башлаган Рәхимулла картның кайчандыр абруйлы түрә булуын, гаиләсе автомобиль фаҗигасендә һәлак икәнлеген дә ишетеп белә иде Сөембикә. Зур әнисе исән чакта берничә тапкыр картка мич әйберләре пешереп тә илттергән иде:
– Яхшылык җирдә ятып калмас, ялгыз бит мескенкәем. Нинди пәһлевән иде дә бит. Кара кайгы үзен көя төшкәч, җилгә какканда очып тарала торган тун хәленә китерде. И, Алла, ясиныбыз укылган инде безнең. Рәхимулла да ару үлем, ак кәфен, җәсаден капларга туган туфрак эзләп кайткандыр авылга, – дип, кызларны алмашлап җибәреп, әле тәбикмәгеннән, әле өчпочмак, йә бәлешеннән авыз иттерми калмады. Шулай да Сөембикә үзләренә кардәш-ыру да булмаган, соңгы вакытта үзен бик сәер тота башлаган бу картның үзендә ни йомышы булуын төшенә алмады. Истәлек дәфтәрлек китергәндер бабай, дип уйлаудан узмады. “Мөгаен шулайдыр. Ә хатта бу теткәләнеп беткән дәфтәрләргә аңлатма биреләдер. Барыбер бер шөгыль дә юк, укып чыгыйм булмаса”, – дип, ниһаять, конвертны ачты кыз. Һәм, әле укый гына башлауга, караңгы базгатөшкәч, бәрәңге дип кулга тоткан нәрсәнең бака булып кыймылдавыннан чиркангандай, кинәт хатны мендәр өстенә ташлады, утырып торган җиреннән аякларына басты. Йә Алла! Карт хатта үзен Рәкыйпнең әтисе дип таный, Сөембикәгә “Бердәнбер газиз оныгым”, дип дәшә иде. Инде, ниһаять, Рәкыйпне (юк, ул аны барыбер “әти” дип әйтә алмый) бөтенләй хәтердән җуеп ташладым дигәндә, ни гаҗәп, тагын искә төшерәләр. Нәрсә бу? Тәкъдирме? Каһәрме? Беркемгә дә явызлык та кылганы, начарлык та теләгәне юк лабаса?..
Сөембикә хатны укып чыгаргамы юкмы, дип озак икеләнеп торды. Нәрсә әйтергә тели бабай. Әллә соң алмашынуы хакта? Тукта? Илһам абый аны мәрхүм булды, дип әйтте ләбаса. Укып чыгыйм да, ертып ташлармын соң, дип икеләнүен басып, вак кына хәрефләр белән чобарланган кәгазь битен янә кулына алды.
Рәхимулла карт шәһәрдәге фатирында яшәгәндә, поездга тапалып һәлак булырыннан берничә көн элек үзе янына Рәкыйпнең килеп китүен, янган өйләре хәрабәләре арасыннан әнисе Кәшифәнең ярым исән калган шушы ике истәлек дәфтәрен табып китерүен бәян иткән иде. Сөембикә үзе бу юлларны укыды, үзенең күз алдында “әти” дигән кеше Рәкыйп белән гомерендә бердәнбер тапкыр очрашуы булды. Ул әле пычаклы, әле балталы булып, өс-башы киемлектән, үзе кешеләктән чыккан кыяфәтендә килеп басты.
... Ә чынында исә хәл болай булган иде. Дәфтәрләрне табып алганнан соң, аларны Кайдәфә түтәсе ярдәме белән укып, үзенең чыгышы турындагы чын хакыйкатьне, хәерче Салихныкы түгел, ә кара “Волгада”да кырын ятып, рәхәтлектә типтереп яшәгән Рәхимулла улы булуын белү, әтисе ышыгында җил-яңгыр тими үсәсе урынга, җәбер-золым, тукмак астында буй җиткерүен аңлау Рәкыйпкә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте.
Шактый эчкән булса да тиз айныды. Нишләптер сүгенмәде. Әнисенең алкаш Салихтан типкәләнеп яшәп, үзе дә эчкечегә әйләнүенең сере менә нәрсәдә икән?
– Хәсрәт па-поч-ка! Я тебя за-мо-чу-у-у, – дип бүредәй улап җибәрде. Боларның һәммәсенә дә – улап җибәреп, соңыннан сабыйларча мендәргә капланып үксеп-үксеп елавына да бары бер Кайдәфә түтәсе генә шаһит булды.
“Фатирымны эзләп табып, кыюсыз малай кебек аска карап кына исәнләшеп, үзенең кем булуын әйткәч, сөенүемне күреп:
– Ә мин үтерергә килгән идем тагын, – дип сүз башлады, – шулай дәвам иткән карт үзенең хат юлларын. – Соңыннан исә кан да тарта җан да тарта булып чыкты, ахрысы, уртак тел табып, озак сөйләшеп, әнисен, Кәшифәне искә алып, елашып утырдык.
Соңлап табылган әти кеше тормыш иткән хатыны, өрлектәй улы, җиткән кызы бергә автомобиль фаҗигасендә һәлак булып, ялгыз яшәгәнлектән Рәкыйпне ул чакта үзе янына, бергәләп яшәргә кыстаган. Улы тиешле кеше генә үзенең мөһим эшләре барын, әмма кайтачагын әйтеп китеп барган.
– Улым белән бик җылы хушлаштык. “Әти кайгырма, мин сине ялгыз итмәм,” – дигән иде ул хушлашканда.
Тик карт көнемдә таянычым булды дип шатлануымны, әнисе алдындагы гаебемне җую мөмкинчелеге туды сөенүемне генә Ходай күпсенде, – дип чобарланган бабай кәгазь битен калтыранган куллары белән. – Рәкыйп поезд юлына ташланып һәлак булды.
Бу хәбәрне ишеткәнен соң, паралич бәреп, мин чак-чак үлми калдым, авыр сөйләшә, начар ишетә башладым. Мин гөнаһлымын. Дәфтәрне укыгач, моны үзең дә аңларсың. Вөҗдан хастасы тәннекеннән яман, диләр бит. Гаебемнең беразын гына булса да җуеп, Ходайдан ярлыканып булмасмы дип, Рәкыйп улым белән әнисе Кәшифәнең каберләренә чардуган корып, гөлгә күмдем, алар көн иткән нигездә алма бакчасы үстердем. Газизләремнән ядкарь булып калган әйберләрне инде сиңа тапшырам, Сөембикә. Әтиең Рәкыйпнең башкисәр булып үсүендә, әниең Гөлсинәгә, сиңа, сеңлеңә һәм Илһам абыеңа күрсәткән җәберендә минем дә гаебем зурдыр. Шуның тик беразын гына булса да җиңеләйтмәмме дип, иң якыннарым сез булганга, шәһәр янындагы дачамны, авылдагы йортымны, машинамны сезгә васыять итеп калдырам. Гомер тик бер генә килүен онытмагыз. Аның минекедәй үкенечлесен кичерергә язмасын сезгә”. Хат салынган конвертта әлеге сүзләрнең чынлыгын исбатлаган кирәкле документ кәгазьләре һәм хәтсез акчасы булган саклык кенәгәсе дә бар иде...
Кинода күрсә, кешедән ишетсә, китаптан укыса, Сөембикә мондый хәлгә, әлбәттә, ышанмас, аны, мөгаен, авторның иҗат фантазиясе санар иде. Кинәт шундый байлык иясе булуына бүтән берәү булса, бәлки, чиксез канатланыр, шатлыгыннан түбәсе күккә тиер иде. Әлегә кыз аны чиксез гаҗәпләнгән, бер төш күргәндәй генә кабул итте. Ул бүләк ителгән дачаны балалар приютына тапшырачагын, ә Рахимулла бабасының авылдагы йортында, аның барлык китпаларын бергә туплап, китапханә ачачагын, үзенең шунда эшләячәген дә белми иде әле.
Истәлек дәфтәре
Рәхим картның гозерен үтәр өчен теләр-теләмәс кенә ачкан истәлек дәфтәрләре исә үзенең игътибарын бөтереп алыр дип һич уйламады Сөембикә. Инде әкренләп оныта башлаган Рәкыйпне дә, хәтта аның күреп белмәгән, кеше сөйләве буенча гына күзаллаган әнисе Кәшифәне дә бөтенләй хәтердән җуеп ташлыйсы килгән иде шул аның. Инде терелә башлагач, һичшиксез, әнә шулай булачагына иманы камил иде. Әмма ялгышырмын, хатирәләрне язган Кәшифә генә түгел, хәтта аның улы башкисәр Рәкыйп тә (юк, ул аны берничек тә “әти” дип әйтә алмады) күңелендә кызгану хисе уятыр, күзләрен яшьләндерер дип исенә дә кереп чыкмады. Миен беравык: “Бу дөньяда кеше әллә соң газапланыр өчен генә туа микән?” – дигән уй алды. Шулай да беркемнең дә җинаятьче булып тумавын, андыйларны тормыш, очраклы дуслар, әйләндереп алган мохит шул хәлгә төшерүен анык аңлады.
... Дәфтәрләрнең битләре керләнеп, пычранып, чит-читләре утта көеп, кайбер битләре ертылып, бөгерләнеп, юллары җуелып беткән иде. Язган чагында Кәшифә аны, ул заман яшьләренә хас булганча, төрле рәсемнәр белән бизәп, җыр һәм шигырьләр белән тутырган. Сөембикә аларның кайберләрен кат-кат укыды, кайберләренә күз генә сирпеде. Дәфтәрдәге юлларның күбесен Кәшифә Рәхимулласына атап, аңа дәшеп язган иде.
***
Хәтерлисеңдер, Рәхимулла, син миннән дүрт яшькә өлкән булсаң да, без синең белән бергә диярлек уйнап үстек. Балачакта мине җитәкләп кенә йөрттең. Бөркет идең бит. Тик әтием генә сине бер дә яратмады. “Ярты авыл кешесен халык дошманы ясаган, кулаклыкка озаткан, кеше күз яшендә байлык туплаган нәселдән ул”, – дип балалык акылым белән аңлап җиткермәгән әллә нәрсәләр хакында сөйли иде. Әмма без бер-беребезгә гашыйк идек. Әйе, синең кыюлыгың, башкисәрлегең, атта җан-фәрманга чабып үтүең ошый иде миңә. Син дә мине, алма битле кара кашым, дип кенә йөрттең.
***
... Бүген минем иң бәхетле һәм иң кайгылы да көнем. Син миңа “яратам” дип әйттең. Мин вәгъдәм билгесе итеп чиккән кулъяулык бүләк итеп, сине солдатка озаттым. Без синең белән гомер буе бергә булырга сүз куештык. Вәгъдәбезгә тугры булыйк, дустым, Рәхимулла.
***
Аклы ситсы күлмәгемне
Кимәгән булыр идем.
Аерылышуыбызны белсәм,
Сөймәгән булыр.
Граммофон тәлинкәсе
Әйтеп уйный кирәген.
Сикереп суга төшер идем,
Шулай әрни йөрәгем.
***
Сугыш... Бүтәннәр белән бергә сине дә аның аяусыз уты бөтереп алды. Мин бәргәләндем, сине югалтырмын кебек өзгәләндем. Ярый әле, җиңелчә генә яраланып син кайтып төштең. Бердәнбер төнне синең, кочып алып, үзеңнеке ясарга тырышуыңа каршы килә алырлык көч тапмадым. Тик, синең кечкенә генә яраң, нишләптер, озак, хәтта сугыш беткәнче төзәлмәс булды. Җиңү көнен син колхоз рәисе вазифасында каршыладың.
***
... Син үсәсең, әле тегендә укыйсың, әле монда, дигәндәй, әле партия курсларында белемеңне күтәрәсең. Берүгә тормыш – ана, берәүгә – үги ана, диләр. Мин генә бер көтү эне һәм сеңелләремне туйдыру өчен көнне-төнгә ялгап эшлим. Әйе, белемем сай килеш калды минем, Рәхимулла, әмма шуны бел, күңелем исә сиңа булган керсез мәхәббәттән чиксез бай.
***
... Үз-үзенән кул сала алган кеше-көчле кеше. Бүген минем бу якты дөньядан, юк, юк, бу шакшы дөньядан үз ирегем белән китәсем килә. Әмма моңа көчем җитми. Син, Рәхимулла, вәгъдәңне боздың, мине ятларга алмаштың – син өйләндең.Синең мине торф чыгарырга җибәрүләрең хыянәт итәр өчен булган икән. Мин күкрәк астында синең сабыеңның тәүге йөрәк тибешен тойган көнне сезнең туегыз булды. “Күз карам” диюченең мине күзсез калдыруы иде бу. Рәхимулла, җаным, бала рәхәте күрми, бүтәнчә сөю кичерми, мине сагынып саргайсаң иде.
***
Аклы ситсы күлмәгемне
Кимәгән булыр идем.
Ятка булырыңны белсәм,
Сөймәгән булыр идем.
Уфалардан килгән, диләр,
Ал гөлләр утыртучы.
Яшәмәсен, яшьли үлсен
Иркәмне котыртучы.
Түрә кешенең дуслыгы кәгазьдән юка, диләр, ә мәхәббәте бөтенләй дә өрфия булып чыкты.
***
Рәхимулла, син бәхетлесеңме? Ә мин исә бәхетсезмен. Нишлим, ирсез бала тапкан, дигән исем күтәрмәс өчен, ямьсез һәм шадра, әмма, үткен телле, синең дә йөзеңә бәреп, “дезертир”, дип кычкырган Салихка – таракан түрәсенә кияүгә чыктым. Базарым киткәч, ни чарадан бичара көн иттем инде. Әмма авырлы икәнлегем сизелгәч, ул мине кинәнеп тукмады, эчемне изде. Минем җаным болай да тере түгел иде инде. Безнең мәхәббәтебез җимеше булган сабыебызның җансыз тууы мине тагын да бер тапкыр үтерде. Син балда, майда йөзгәндә, мин ни келәтсез, ни кетәксез идем. Салих белән, бе-беребезгә нәфрәт чәчеп, тоз белән боз кебек яшәдек. Чибәр булганчы, бәхетле бул икән дә бит.
***
... Мин тагын да иксез-чиксез бәхетле. Эчкече Салихтан ике бала табып, сине югалту кайгысын көмешкә белән басарга өйрәнгән идем инде. Хәтереңдәме, бердәнбер көнне, мин район шифаханәсеннән кайтып килешли, су буенда очрап, син мине тарантасыңа утыртып кайттың. Бераз гына эчкән идең дә бугай, мин дә ярыйсы гына салган идем. Иске гашыйк картаямыни? Кысып кочтың, мине генә сөюеңне әйттең, без синең белән шул сихри төнне бергә үткәрдек. Шул мәхәббәттән инде иллегә якынлаганда Рәкыйпне дөньяга китердем. Синең улың икәнлекне Кайдәфә сеңлемнән башка берәугә дә әйтмәдем. Тик синең мунча фәрештәң, Фәсәхәтең, сизенгәндәй, юк сәбәпне бар итеп, мәктәптә аны җәберләүдән туктамады. Улым гаделсезлекне сизми калмады: башта елады, аннары үзенчә көрәшә, үч ала башлады. Бер үлчәү дә үзен үлчәми шул. Фәсәхәтең дә үзе җилдән туган баласын балалар йортына ташлап киткән явыз булса да, бүтәннәрнең генә гаебен эзләде. Синең тәккәбер уклау бикәң, итәк астыннан ут йөртүен туктатмый, “Козгын” кушаматы тагып, Рәкыйпне бүтән мәктәпкә озатты. Ә сезнең балалар итәктән җитәккә дигәндәй, иркә үсте. Шәһәрдәге мәктәпткә җиңел машинада гына йөртеп укыттың син аларны. Әмма кеше авызындагы тешнең сызлаганы сизеләмени? Шунда, шәһәрнең бозлы юлында, кышкы салкыннарда, көтек пальто белән өши-туңа басып торган бер газизеңне – Рәкыйпне син күрмәдең дә, белмәдең дә... Салих та наы эткәләп-төрткәләп, типкәләп үстерде. Әнә шулай, балага юл күрсәтүче әти кирәк чагында, ул, атаның уңай гайрәтеннән мәхрүм булып, гайбәт белән гыйбрәт арасында үсте. Беләсең, баланың бишеге – тормышның ишеге бит. Соңыннан үзе дә ачуы килгән һәрберәүгә кул күтәрә башлады, үзсүзләнде, сәрхүшлекне үз итте, эчте. Уттан суга кереп, нужа күреп, гаделсезлек татып, төрмә юлына басты.
***
... Бүген минем үлемем килде. Рәкыйпнең кыек юлдан йөрүче дуслары миннән табын әзерләттеләр. Ике көн кәеф-сафа коргач, улымны таптыра башладылар. Мине алмашлап мәсхәрәләделәр. Аннары йортка бикләп, өйгә керосин сибеп, ут төрттеләр. Бәйләнгән кулларымны ычкындырып, шушы соңгы сүзләремне язам. Үлем куркыныч түгел. Бала чакта иң кадерле саналган әйберләрне саклаган мич култыгын караса Рәкыйп, мөгаен табар бу дәфтәремне.
Рәкыйп улым, әйтер сүзем бар сиңа – синең әтиең Салихҗан түгел, Рахимулла... Хуш, газизем, бердәнберем.
... Ә дәфтәрнең буш битендә Рәхимулланың калтыравык куллары белән тагын шундый юллар өстәлгән иде:
“Кәшифәм, җаным-бәгырем, сәгадәт талым. Сине сөйдем, әмма бүтәнгә өйләнергә туры килде миңа, әнә шулай ятлар куенында көн күрдем. Мөшкә башындагыдый рәхәт яшәп, көннән-көн нәфесем симерде, юклыкны күрмәдем. Сөяркәләр дә бер көтү иде. Әмма мәхәббәтем синең белән калды... Хөрмәт иясе булдым, хакимлек иттем, алдымда сәҗдә кылдылар, табама май сөрттеләр... Шунлыктан үземнән башканы күрмәс булганмын, күзем томаланган, бәгырем ташка әйләнгән. Ходай моның өчен миңа җәзаның зурысын бирде: балаларымнан мәхрүм итте. Картлыкта япа-ялгыз калдырды. Кичер мине! Кичерегез мине, Кәшифә җаным, Рәкыйп улым!!! Кичер безне, Сөембикә кызым...
***
Явызлык чәчкән кешенең кайчан да булса үкенеч урачагына, ниһаять, шиге калмады Сөембикәнең. Илһамның соңгы килүендә сөйләгән хәбәрләре дә моңа дәлил иде. Мәкер капчыгы Кыямҗанның да хөсетлекләренә нокта куйганнар икән, яхшылыкның тантана итәчәгенә өметне өзәргә ярамый, димәк. Сөембикәне шифаханәгә салып йөргәндә, Илһамга очрап: “Кара аны, гаебеңне танымасаң, рәшәткә артына кире чыкмаслык итеп олактырам”, – дип янап йөргән Кыямҗан. Әмма, кешегә дип элмәк үрсәң, үз муеның кысылыр, диюләре дөрестер. Ходай явыз планнарын тормышка ашырырга ирек бирмәгән хәрәм корсакка. Күп тә үтмәгән, чалып ташланган дуңгыз кебек гырлап яткан чагында, кинәт килеп кулга алганнар, ди үзен. Шулай да Илһам Сөембикәгә бар дөреслекне дә сөйләргә җөрьәт итмәде. Иреккә чыгып, авылга кайтып барышлый, автовокзал янында очрап “төшемле эш” тәкъдим иткән текә холыклы юлдашы турында да әйтергә туры килер иде, югыйсә. Инде терелә, инде бергә булабыз дигәндә сөйгәнентагын борчуга саласы килмәде аның. Эшкуарлар кесәсенә көя булып төшеп, куркытып талау белән шөгыльләнгән, аз тамызганнарын, тыңлашмаганнарын теге дөньяга җибәрә торган Ата Бүре кылыкларына да, ниһаять, чик куйганнар куюын. Ә чынында исә моңа үзенең дә турыдан-туры катышлыгы барлыгын белә Илһам. Чөнки дигәндә, чираттагы бер вәхшилектән соң бу кан һәм җанкоешларга теге явыз танышы сәбәп булмагае дип, күңелен кырып йөргән шикне Чибәр әби аркылы милиция начальнигына үзе җиткергән иде ул. Нәкъ шулай булып чыккан да. Бүре бәргәләнгән, суккаланган. Азактан, чишелеп китеп, нилектән үзләрен озак кулга төшерә алмауларының серен ачкан. Баксаң, үзенең тәртип сакчысы формасын эшкә җигеп, юл басуны оештыручы атаман, банданың идея җитәкчесе Кыямҗан Султыев булып чыккан. Хан да фан яшәргә яратучы вәхши төрмә изоляторында Бүре белән ыржаешып, иртән пычактан корсагы ярылган көе табылган, дип сөйләгәннәр.
Икенче бүлек
Сөенче
Сөенче, сөенче. Әни-апам терелде. Тиздән әти аны больницадан өйебезгә алып кайтачак. И сагындым мин сине, әни-апам. Өзелепләр күрәсем килде үзеңне. Бәй, онытып торам лабаса тагын бер сөенчене. Чибәр әбием сер итеп кенә әйтте: “Сөмбелә бәпечем, әтиең белән әни-апаң бер-берсен ярата”, – дип. Мин дә әтиемнең муенына асылынып: “Әни-апага өйлән!” – дип әйттем. Әти көлде. “Ярый, ярый, димчебикә”, – ди. Мин әйтмәсәм дә өйләнер иде инде ул, әйе бит. Чибәр әбием белән әтием күптән түгел шифаханәдән кайтты. Зифа апаларда мулла бабай әни-апа белән әтигә никах укыган. “Бу сез бәхетле булсын өчен кирәк”, – диде Чибәр әбием. Әнием дә, әтием дә булгач, мин чиксез бәхетле инде. Кызлар, малайлар! Иртә-кич Аллаһыдан үзегезгә тазалык, бәхет сорагыз. Чибәр әбием өйрәткән догаларны укып, мин дә гел сорадым аны. Әтиемне дә кайтардың, мин үтенеп сорагач, әни-апамны да терелттең. Рәхмәт сиңа, Илаһым. Мине тудырган әнием Гөлсинәнең һәм үстергән дәү әниемнең авыр туфракларын җиңел ит!
***
Ялгызына тормыш көтүе авыр, Сөмбеләгә дә күз-колак булыр, дип, Сөембикәгә дәваханәгә кергәч, Чибәр әбине үзләренә күчереп алып килде Илһам. Үз балалары кебек күргәнгә, анысы да берсүзсез риза булды. Җәйге каникул вакыты бит, әле менә берничә көн элек кенә кызчык Чибәр әбисен зурәниләренә кунакка алып китте.
Төрмәдән чыккан Илһамга начар язмыш юраучылар ялгышты. Чибәр әби әйтмешли, бөркет чебен ауламый икән шул, лачын лачын булып кала. Халыкның да күзе төз. Ә халык күтәргәнне инде аяк астына салып таптый алмыйсың. Шуңа да авылдашлары чәчүгә төшү алдыннан аны элеккечә баш агроном вазифасына куйдылар. Ул бүген районда урак башланыр алдыннан үткәрелгән киңәшмәгә чакырылган иде. Аннан үз адресына хәтсез генә җылы сүзләр ишетеп, күтәренке күңел белән кайтып барышлый әниләренә хәл белешергә дип сугылса, гаиләсе белән Зифа апасы кайтып төшкән булып чыкты.
– Авылыгызга китә торган юл чатында автобусыгызны очраттык, – диде Зифа, энесенең сорау катыш борчулы карашың, Сөембикә турында сорарга теләвен сүзсез аңлап. – “Иртәгә бергә барырбыз”, дисәк тә тыңламады. “Тагын бер көн бик озак бит ул”, дип тизрәк Чишмәкүлгә ашыкты.
Яңа дус кызлар тапкан Сөмбелә исә бу вакытта ни әни-апасының кайтуы, ни әтисенең килүе турында хәбардәр булмыйча, елгада чыр-чу килеп су коена, сабый чакның күңелдә мәңгегә калыр матур мизгеленең онытылмас рәхәтен кичерә иде. Илһам исә Зифа апасының: “ Иртәгә алар безнең белән кайтырлар”, – дигән сүзләрен генә көткәндәй, тәртәсен тиз генә Чишмәкүл ягына борды.
Матаеның тәгәрмәчләре әллә җиргә тиде, әллә юк. Тәнендәге юл тузанынмы, бәлки, йөрәктәге ялкынны басарга теләптер, юл уңае елгада су коенып, ярты сәгать чамасы узуга, ул капка төпләренә кайтып туктады. Бу вакытта табигать кояш баеган илаһи бер халәттә иде. Чәчәккә төренеп утырган бакчаның мунчага терәп эшләнгән җәйге душ бүлмәсеннән чыгып килүче Сөембикә үзе дә торганы бер гөл чәчәгенә охшап тора. Әллә атлады, әллә канатсыз очты Илһам. Күз ачып йомган арада ашкынулы йөрәк ялкыны белән иртә исендә, төнлә төшендә йөрткән зифа буйлы, нечкә билле, матур сынлы җанашын кочып алды:
– Җаным, бәхетем, багалмам, шундый сагындым үзеңне. Мин бит сине үлеп яратам.
– Мин дә, – диде, ярым пышылдап, ике бит алмасы ут янудан пешкән алманы хәтерләткән Сөембикә, сихри мәхәббәттән исереп.
Шулчак, әллә җирдәге чәчәкләрдән, әллә күкнең үзеннән, каяндыр, ап-ак бер күбәләк пәйда булды. Бу икәүне әйләнгәләп очты, канатлары белән кочты, орынып битләреннән үпте, туктап нидер көтте.
– Әниемнең җаны кайткан, – диде Сөембикә сабыйларча ышанып.
– Әйе, ул безгә фатыйхасын бирә, күрәсеңме? – диде Илһам сөйгәненең кайнар иреннәренә үрелеп. Ике гашыйк бар дөньясын онытты. Нәкъ тугыз айдан игезәк уллары Айзат белән Айнур, ике елдан кызлары Гөлсинә туачагын, Сөмбеләнең җырчы, Гөлсинәнең театр белгече булачагын, улларының фән юлын сайлаячагын әле хыялларына да кертми, бу төнне алар ләззәт дәръясында йөзеп үткәрде. Алар бу бәхеткә, һичшиксез, лаек иде.
Нефтекама – Краснокама – Борай, 2001.
(Автор орфографиясе һәм пунктуациясе сакланды.)
Фото: pixabay.com
Читайте нас: