Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 март 2020, 14:30

Закир ага, котлыйбыз!

Закир Әкбәровның “Еллар һәм юллар” романы Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиягә лаек булды.Премиянең дүрт лауреаты арасында тагын ике (!) якташыбыз бар!

28 февральдә Татарстанның Чаллы шәһәре Язучылар берлеге үзенең 40 еллыгын бәйрәм итте. Берлектә берничә якташ әдипләребез (Айдар Хәлим, Айрат Суфиянов) әгъза булып тора. Үз әсәрләре белән танылу алган Учалы кызы Зифа Кадыйрова да Чаллыда яшәп иҗат итә.
Шәһәрнең 41 нче мәктәбенең зур залында үткән кичәдә танылган әдипләр Данил Салихов, Разил Вәлиев, Тәлгать Галиуллин, Рабит Батулла, Марсель Галиев, Вахит Имамов, Газинур Моратов, Ләбиб Лерон, галимнәр Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗановлар катнашты.
Чаллыда нәшер ителүче “Мәйдан” журналында 2019 елда басылып чыккан иң яхшы әсәрләргә һәм журналның үсешенә, яшәешенә зур өлеш керткән шәхесләргә шагыйрь Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия бирелде. Бу олы бүләккә шагыйрь Айрат Суфиянов, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Закир Әкбәров (“Еллар һәм юллар” романы өчен), “Мәйдан” журналының бизәүче техник мөхәррире Илшат Фәррахов, “Чаллы Икмәге” компаниясе генераль директоры Рафаэль Юнысов ия булдылар.
Закир Әкбәровның “Еллар һәм юллар” әсәренең журнал варианты “Тулпар” журналының 2017 елның 2 санында дөнья күргән иде. Язучы аның тулы вариантын үзнәшер юлы белән “Кызыл таң” нәшриятында да бастырып чыгарды. Былтыр исә роман “Мәйдан” журналы аша күрше республика укучыларына да таралды. Һәм, ни сөенеч, абруйлы премиягә лаек дип табылды.
Гомумән, Закир Әкбәров – проза өлкәсендә җигелеп эшләүчеләрнең берсе. Елның-елында күләмле әсәрләр иҗат итеп тора. “Тулпар”да аның шулай ук “Томанай таңнары” (2007, № 3), “Әбәк-чәбәк” (2009, № 4) сатирик повестьлары, “Почтальон малае” (2014, № 2, 3), “Акча исе” (2019, № 1) повестьлары басылды. “Кызыл таң” гәзитендә былтыр “Тимергалиннар” романыннан өзекләр бирелде.
Каләмдәшебезнең уңышлары өчен бик шатбыз, аны “Тулпар”чылар исеменнән мәртәбәле бүләк белән тәбрик итәбез! Хезмәт өчен тиешле бәһа, хөрмәт тою – иҗатчы өчен бик мөһим. Илһам уты ташламасын, безне яңадан-яңа әсәрләр белән сөендерегез, Закир ага!
Премиянең дүрт лауреаты арасында тагын ике якташыбыз бар! Шагыйрь Айрат Суфиянов Балтач районының Усман авылында туып үскән, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә. Мәйдан” журналында эшләүче Илшат Фәррахов та – Башкортстан егете. Илеш районы Ишкар авылында туып-үскән, Уфа сәнгать көллиятен тәмамлаган.
Афәрин, якташлар!
Читайте нас: