Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 март 2020, 11:50

Рафига УСМАНОВА. Әни-апа. Повесть (3)

...Кыз төн буе бөтенләй йоклый алмады, бер яктан икенчесенә әйләнде дә әйләнде. Шушындый чакта сыеныр кешесе булмау да авыр иде. Их, әнисе исән булса икән!Ятагында, ялангач тезләрен кочып, хәтсез утырды кыз. Ә буйсынырга теләмәгән күз яшьләре тамдылар да тамдылар. Таянычын – газиз әнисен шунда очратыр сыман тышка – ишек алдына чыкты Сөембикә. Аңа теләктәшлек белдергәндәй, бер төн эчендә сап-сары төскә кергән сагышлы чаган ялгызы гына каршылады аны. Сердәш ахирәтләр кебек, алар бер-берсенә сыенды...Әнкәйләрнең кадерен белик,Бигрәк авыр әнкәйсез...

ИКЕНЧЕ КИСӘК
Беренче бүлек
Мин мәктәпкә барам
Әни-апам белән без, базарга барып, мәктәпкә йөри торган сумка, кыек сызыклы дәфтәрләр, язышырга ручка, төрле төстә матур җемелдәшкән каләмнәр, беренче сыйныфка кирәк була торган тагын әллә күпме нәрсәләр сатып алдык. Ә миңа иң ошаганы исә челтәр якалы ак кофта һәм күп төймәләр белән аркадан каптырыла торган чем-кара сарафан, үзләре йөгерергә торган шундый ук кара матур туфлиләр һәм бик килешеп торган ап-ак оеклар булды. Әни-апам, мәктәпкә барганда кыр чәчәкләре җыярбыз, мин сине үзем җитәкләп барырмын, диде. Мин бик сөендем. Тик... Тик менә күрше Гөлнара бер кулы белән әнисенә, икенчесе белән әтисенә тотыначак. Ике кулдан да җитәкләүче булгач, ул нинди бәхетле инде. Әтием Гөлнараның әтисеннән дә матур, аныкыннан да көчле дә бит. “Нигә сез аны төрмәгә яптыгыз, милиционер абыйлар? Эчми дә, тәмәке дә тартмый. Үзе әйбәт, үзе булдыклы, үзе усал да түгел. Бүтән андый әти юк лабаса”, – дип әйтәсем килә кайчак. Әни-апам күрсәтми генә елап та алам хәтта. “Әтием, тизрәк кайт!” – дип пышылдыйм. Дәү әни өйрәткән доганы укып, Аллаһ бабаемнан әтиемә ярдәм итүен сорыйм...
Сез мине генә елак икән дип уйламагыз тагын. Мин бертапкыр әни-апамның да елаганын күрдем. Дөресен генә әйткәндә, ишеттем. Бер төнне мышык-мышык елаганга уянып китсәм, янымда әни-апам сулкылдый.
– Әни-апам, кем елатты сине? – дип ике куллап муеныннан кочаклап алдым.
– Язмыш елатты, Сөмбелем, – ди ул. – Әниебезнең туган көне якынлаша бит. Утыз өч кенә яшендә әрәм булды яшь гомере. Нибары кырык яшь тулган булыр иде, – ди ул елавын дәвам итеп. – Нинди бәхетле яшәр идегез. Мин дә шатланыр идем сезнең белән бергә. Исемә төшсә, үзәкләрем өзелә...
Әтиең кайткач, сине безнең авылдан алып китсә, дип тә көяләнәм, монда мин синсез ни эшләрмен, ничекләр түзәрмен? – дип, ул тагын да ярсыбрак үкси башлады.
– Юк, әни-апа, әтием гел: “Мин кайткач, сез укырсыз, мин эшләрмен”, – дип яза ләбаса. Елама, без сине... мин сине бер дә ташлап китмәм.
Шуннан соң әни-апамның елаганын бүтәнчә күрмәдем. Әмма аның күңеле барыбер сүлпән, йөзе нигәдер гел сагышлы шул...
Кайту
Район үзәгенә баручы автобус нәкъ үз вакытында кузгалды. Кызларына – Сөембикә белән Сөмбеләгә тәмле-тәмле күчтәнәчләр һәм бүләкләр сатып алып, ашханәдә тамагын да туйдырып өлгергән Илһамның кәефе ярыйсы гына күтәренке иде. Элеккеге кебек кибет эзләп тә йөрмәле түгел: вокзал тирәсендә дә, урам, тыкрык саен кибет, чат саен базар икән бит. Анда җаның ни тели, барысы да бар, акчаң гына булсын, арыслан сөте дә табып була Бигрәк тә бер үк товарга төрле урында төрле хак булуына гаҗәпләнде Илһам. Базарда ике тиле: берсе – сатучы, берсе – алучы, диюләре хак икән, берсе алдый, икенчесе алдана.
Илһам автобус көткәндә күпме сәрхүш һәм кесә каракларның, тагын әллә никадәр талчук пәгамбәрләренең шунда, базарда, туенуларын тамаша кылып карап торды. Оят юкта иман юк. Хәтсез генә сөрхәнтәйнең сәдака кошы булып басып торулары, хәер сорашудан кыенсынмаулары, кесәләре калынаюга, бергәләшеп иблис төкреге йотып, шешә бушатулары дөньяның түбәнгә тәгәрәвенә тагын дәлил иде. Карап торсаң, әллә ниләр күрергә була шул. Менә әзмәвердәй ике егет Илһамга якын гына урында култык таягына таянып, автобус көтеп торган орден-медальле сугыш ветераны янына килеп, аңа хәрби наградаларын сатарга киңәш итте (алар: “Бу калайларың күпме тора” – дип сөйләште), ә соңрак куркытып яный ук башладылар. Моны ишетеп торган Илһам үз колагына ышанмады. Тегеләре:
– Үз җеназаңны йоклап калган нәмәрсә, тимер-томырыңны таккан көе ачка катарсың әле, картлач. Ә без сиңа күпме акча тәкъдим итәбез, – дип мыскылладылар. Утны-суны кичеп кайткан авыл агае, әлеге сүзләрне авыр кичерде, ни үле, ни тере кыяфәткә кереп, ап-ак булды, җавап бирергә теләп кыймылдатырга тырышкан иреннәре дер-дер килде.
Оятларын югалткан бу тирес битләрне бәреп очырасы килеп ачуы кабарган Илһам шундый хәлдә, йә берәрсен якларга алынып, кайтып җитә алмый, тагын милиция кулына эләгермен дип уйлап, бу хәлләрне карап тормас өчен читкәрәк китте. Тегеләре дә якындагы милиционер егетне күреп тиз генә табан ялтыратты.
Әмма кич уңмаган һич уңмас, диләр бит. Кашыкка салып, сусыз йотарлык яшь кенә ике кыз үзен уратып алмасынмы?
– Кайсыбызны сайлыйсың, милый, икебез дә барсак та ризабыз. Фатирны үзең табасыңмы, без кайгыртыйкмы? Әллә машинаңдамы, яисә кунакханәдәме? – дип сырпалана, тәнгә сарыла, ягыла да башлады кап-кара лакка буялган сука тырнаклы, кызыл иренле фәхишәләр. Оялу, кыенсыну кая? Нинди шартларда, ничек булса, үзләре тәкъдим иткән “мәхәббәт”нең күпмегә төшәчәген әйтеп сөйләштеләр.
Йә, Ходай, акылыннан шашканмы әллә бу дөнья? Бу шартларда җәннәт кошларыдай ике кызын кеше итеп үстерә алырмы Илһам?
Боларыннан чак-чак котылуга, колачларын җәеп, берәү ташланмасынмы:
– Срок отмотал, да? – диде анысы урысчалап...
Шунда Илһамның хәтер сандыгы ачылып, ул моннан җиде ел элек изоляторда суд көтеп ятканда язмыш очраштырган бер камердашын танып алды. Хәтере ялгышмаса, аңа кушаматы белән Бүре дип дәшәләр иде.
– Слушай, мин белештем, балта белән бер генә удачно кизәнгәнсең, диләр, шлюхаңа. Класс! – диде ул хәл-әхвәл сорашкач. – Авылыңа кайтырга уйлама да, ачка калҗаерсың. Теләсәң, үзебезнең компаниягә алабыз... – Һәм, читкәрәк алып китеп, әкрен генә болай дип пышылдады. – Безнең заман килде, брат. Бер-берсен ашарга әзер бизнесменнәр (ул аны оят сүзгә охшатып әйтте) үзлеренең конкурентларын алыр өчен акча кызганмый, заказ биреп кенә торалар. Әле кичә кенә икәүне замочили! Пух! Пах! И готово. Автомашинадары белән су төбенә олактырдык. “Ых” та итә алмадылар... Уйлап карасаң, авылда ачка подохнешь, ә безлә исә король булып яшәрсең. Курыкма, корал җитәрлек, җаның теләгәнен сайлап ал.
Талпан булып кадалган бу шакшы җаннан ничек котылырга белми торганда, ярый әле, автобус килеп туктады.
– Картлачларның хәлен генә беләм дә, башны алып чыгып китәм, – диде Илһам, соңыннан эзләп йөри күрмәсен, дигәндәй хәйләләп. Чөнки мондый явыз юлдаштан сак булу яхшы икәнлеген, аңа үзенең гаепсезлеген һәм беркайчан да җан кыя алмаячагын сөйләп торуның артык булуын да аңлый иде ул. Яманнан ерак йөрергә кирәклеген төшенеп, шоферның автобусны вакытында китереп туктатуына сабыйларча шатланды. Чулак җиңле камзулын бөтәрләп тоткан тегесе, мин сөйләгәннәрне берәрсенә тишсәң, нәрсә буласын бел, кара аны, дигән мәгънәдә муенын пычак белән ышкыган ишарәләр ясап, сап-сары тешләрен күрсәтеп, ыржаеп калды.
“Бүре, дигәч, бүре” – дип уйлады Илһам. Әмма бүренең дә авызы һәрчак канлысы, иң явызы икәнлеген генә белмәде. Ә чынында исә ул Рәкыйпнең теге чакта касса талагандагы юлдашларының берсе булып, берничә кеше гомеренә чик куйган, Козгыннан үч алу теләген аның әнисе Кәшифәне тереләй утта яндырып канәгатьләндергән, кулга төшергән обрез белән соңыннан да гөнаһсыз җаннар кыйган һәм кыячак, урыс телле дуслары Матерый Волк дип йөрткән Ата Бүре иде.
... Шау-гөр килеп торган вокзалдан һәм ата – улны, ана – кызны белми кайнаган этеш-төртешле базардан соң күбесе авыл кешеләре булган, кечесе – олысына, олысына – кечесенә ярдәмләшә-ярдәмләшә, тыйнак кына кереп урнашкан юлчылар белән тулы автобуста Илһам үзен мәхшәрдән соң оҗмахка эләккәндәй хис итте. Аллы-гөлле, чәчәкле-баллы август ае ярыйсы гына бөркү иде. Автобусның җилләткечләрен эшкә кушып, тәрәзәләрен ачуга, җиләс һава керде, күңелгә үзенә бер рәхәтлек иңде.
Туган як табигатен күзәтеп, күңелендә тирән җирсү һәм сагыну кичерешләреннән дулкынланып барган Илһамның хәлен аңлагандай, шофер егет магнитофонын ачып агылды:
Танышканда матур яз иде,
Йөрәк тулы сөю, наз иде.
Матур чәчәк төсле җанашым,
Күз тидеме, сөйгәч, җан атып?
Күңелләрне били сары сагыш,
Үкенечләр белән гомер агыш.
Канатларны каердың ла ялгыш,
Мәхәббәттән ник аердың, язмыш?
Төннәрнең дә түгел айлысы,
Кара болыт булды кайгысы.
Югалтулар ачы – белерсез,
Чын мәхәббәт була гомерсез.
Күңелләрне били сары сагыш...
Әллә җырчы шулай көйләде, әллә моң тәэсирендә күңелендә шундый җыр туды, Илһаммоны, мөгаен, үзе дә тәгаен генә әйтә алмас иде. Һәрхәлдә, менә атылып чыгам, менә түгеләм дип торган күз яшьләрен көчкә тыеп барганга, аңа вакытыннан алда иреккә чыгарылуы, кызлары янына кайтып баруы – шатлык, әмма билгесезлек белән тулы дөньяның Гөлсинәсез булуы кап-кара кайгы иде. Ярый әле Сөмбеләсе бар. Ә Сөембикә соң ничек каршылар? Сеңлесе исеменнән хатны бик җылы итеп язса да, үзеннән ләм-мим сүз кушамавы бераз сагайтты Илһамны. Ни генә булмасын, ятим кош балаларыдай бу ике кызчыкны үстереп, киң дөньяга чыгарыга кирәк. Шундый изге максатны күңеленә әллә кайчан беркетсә дә, иркетәге чынбарлык белән якыннан очрашу аның ышанычын нык кына какшатып өлгергән иде инде.
***
Бер сәгать чамасы йокымсырап барган юлчылар, автобус юл өстендәге эшчеләр поселогына килеп туктауга, җанланып киттеләр, бер-ике яңа юлчы утыртып, яңадан кузгалгач та тынмадылар. Араларында бер тиен биреп сөйләтеп, биш тиен биреп туктатып булмастай чәчәбикәләре дә бар иде. Поселокны чыкканда бихисап зур һәм заманча матур йортларны күреп гөрләште алар.
“Халык бик матур һәм җитеш яши башлаган, ләбаса”, – дип, күңелендә киләчәккә ниндидер өмет чаткылары бөреләнә башлаган Илһам колагына шул карчыклар авызыннан хакмы, нахакмы сүзләр агылып торды:
– Карале, ахирәт, йортларны галәмат биек итеп төзи беләләр икән заман байлары, – дип куйды вак-төяк дөнья хәлләре турында сөйләшеп барган түтәйләрнең берсе. – Ә-тә-тә-тә! Шулкадәр акчаны каян алалар диген тагын?..
– Бер хезмәт хакына гына болай иркенләп булмый, – дип өстәде икенчесе.
Аларга бүтәннәр кушылды:
– Берсеннән берсе уздырырга тырышып урлашалар бит. Алладан курку, бәндәдән оялу бетте.
– Авыл хуҗалыгы көрчектә. Ничә ел инде акча-мазар күргәннәре юк.
– Әйе, – дип куәтләде аның сүзен күкрәгенә “Кызыл Йолдыз” ордены беркеткән ветеран агай, – ил тарала, җәмәгать. Без бөртекләп җыеп, кан түгеп, дошманнан саклаган мөлкәтне кем күпме булдырала, шулай талый.
– Законы йомшак, законы, – дип өстәде икенчесе.
– Заман – көчленеке, Ә көч – акчалыныкы... – диде яугир, әңгәмәне йомгаклагандай. – көч барда закон көчсез, җәмәгать.
***
Язгы кояш мөлаем елмая башлауга, Сөембикә, һәр елдагыча, быел да яңа өйләренең урын-җир әйберләрен җилләтеп, идән-түшәмен юган, мичләрен дә агарткан – ул туй күлмәге кигән кәләштәй, аклык, пакьлек чәчеп көлеп тора аде. Ә менә зур әнисе яшәп дөнья куйган йортка әлегәчә кулы җитмәде. Вафатына ел тулу көне якынлаша дип, ниһаять, бүген аны кызлар көне буе текемләп җыештырды: мендәр-ястыклар кагылды, идән-түшәмнәр сап-сары итеп кырып юылды, тәрәзәләргә чигүле пәрдәләр корылды. Биредәге һәр әйбер – нәкышләп сугылган паласлар, чигелгән келәмнәр, ашъяулыклар күзнең явын алып торган төрледән-төрле бизәкле челтәр япмалар – һәммәсе дә әнисен һәм дәүәнисен искә төшерә иде. Сөмбелә дә гел генә аяк астында буталды: әни-апасына булышты.
Верандадагы иске кием шкафының бер шүрлегеннән әниләренең пөхтәләп төрелгән киемнәре, фотоальбомы, кечкенә кәгазь тартмага салынган алтын йөзек, алка һәм муенсасы килеп чыкты. Әнисе һәлак булгач, авыруы көчәйгән Сөембикә күзеннән ераккарак яшерелгән әйберләр иде алар.
Сөмбеләнең үтенече буенча күлмәкләрнең берсен киеп тә карады Сөембикә. Соңыннан аны хәтта саласы да килмәде: ул аның үзенә үлчәп тегелгәндәй тап-таман, җитмәсә, бик килешле дә иде. Әнисенең муенса һәм алка-йөзекләрен дә киеп куйгач, бөтенләй аңа охшап ук китте.
– Әни-апа, әни-апа, карачы әле, син бу күлмәкне кигәч, менә бу кәртечкәдәге Гөлсинә әниебезгә охшадың, – дип сикергәләде кызчык та. – Әтием дә бик матур анда.
Рәсемгә Сөембикә дә күз төшерде. Әниләре Гөлсинә белән Сөмбеләнең әтисенең бергә төшкән бердәнбер фоторәсемнәре иде ул. Бер дә кайгы-хәсрәт күрмәс кебек сөйкемле елмаеп, мәхәббәт диңгезендә генә йөзәр пар аккошны хәтерләтеп тора иде алар. Әнисен юксынудан Сөембикәнең йөрәге тагын да бер кабат тирән сызып куйды.
... Эш бетүгә, нәкъ зур әниләре яратканча, чишмә суы белән күмер самавырына чәй куярга булды кызлар. Сөембикә, мондый уйга килүләренә сабыйларча шатланып, көянтәсенә чиләкләр элеп, йөгерә-атлый чишмәгә төшеп китте.
Көне буе күңелен бимазалап торган уйларының очына чыгасы, аларны тәртипкә китерәсе дә бар иде бугай. Дөресен әйткәндә, соңгы вакытта күргән төшләре борчый иде аны. Нишләптер, бер дә уйламаган-көтмәгәндә дигәндәй, төшенә Илһам абыйсы керә. Бүген күргәнендә ул әле көлә-шатлана күк йөзендәге болытларны пумаласы белән зәңгәргә буяп йөрде, әле Сөембикәгә моңсу гына үпкәле күз сирпеп үтте. Шунда ук әниләре Гөлсинә дә пәйдә булып, Илһам абыйсы белән сөйләшмәгәнгә Сөембикәне битәрли, шелтәли, имеш.
Бик теләп, башларыңны ташка орсаң да, әнисен кире кайтарып булмаячагын кыз инде күптән аңлаган. Ә менә теләсәң, теләмәсәң дә, Илһам абыйсы кайтачак. Тагын нибарысы бер елдан...
Бары чишмә юлына төшкәч кенә, табигатьнең җанлылыгына, кошлар моңының сихерле аһәңенә күңеле күтәрелеп, йөзе күктәге кояштан да яктырак булып балкып китте кызның. Күңеленә килгән моңны көйләп, ямь-яшел чирәм буйлап аяк очларына гына басып, көянтәсен канат итеп, очкан кош хәрәкәтләре ясап, сабыйларча бии-бии, күңеле очынып атлады ул һәм, чишмәгә җитәрәк, әллә тәне, әллә җаны белән кемнеңдер барлыгын шәйләп, кинәт туктап калды: ниндидер чит вә ят та һәм шул ук вакытта бик якын һәм үтә таныш та бер сын чишмә янындагы кушкаенга сөялеп басып тора иде.
Мәхәббәт чишмәсе
Мәхәббәт! Аннан да изге, аннан да тирән, аннан да бөек бүтән хис бар микән дөньяда? Юктыр. Ул яшәтә дә, ул яшәртә, көч һәм куәт бирә. Хыялыңа канат куя, өмет уята.
Башкалада эш урыны белән фатир гына түгел, җитмәсә, итагатьле һәм изге күңелле кәләш тә әзерләп көтеп торган апасы, авылда, кирәксә, җанын бирергә әзер булган газиз әнисе һәм гел ярдәмгә киләчәк энесе чакырып торуга карамастан, күңеленең менә шушында, Чишмәкүлгә тартылуына да әнә шул илаһи көч – мәхәббәт сәбәпче бит. Ни гаҗап? Гөлсинә күптән инде җир куенында – ә аны сөю, аны ярату, аңа табыну хисе һаман исән, һаман тере. Күпме сынаулар үтеп тә, аның сүрелмәвен, ә, киресенчә, гайре бер көч белән ныграк дөрләвен генә тоя Илһам. Чишмәкүлгә кайтыр да, Гөлсинә баскан сукмаклардан атлар, ул сулаган һавага кинәнеп, ул яраткан табигатькә сокланыр, бергә-бергә корган хыялларын тормышка ашырыр. Сөйгәненә биргән вәгъдәсе әнә шуның белән тәгаен үтәлер. Гөлсинәнең җаны шунда гына тынычланыр сыман аңа...
Яше-карты сусауларын басарга, егетләр сылу кызлар белән танышырга, яшь киленнәр су юлы күрергә килә торган менә бу чишмәне дә “Мәхәббәт чишмәсе” дип Гөлсинә үзе атаган иде. Фаҗигале вафатыннан соң халык чишмәгә Гөлсинәнең үз исемен биргән.
Өйләнешкән генә еллары иде. Илһам чишмәне бура белән әйләндереп алды, бизәкләде, челтерәп аксынга колаша ясап куйды, су юлына чуерташлар салды, янына пар каен утыртып, утыргычлар эшләде. Ничек бәхетле булуыңны бөтен тирәнлеге белән бәхетеңне югалткач кына аңлыйсың икән шул.
Шуларны моңсу хәтерләп, Илһам, хәле беткән кешедәй каенга сөялде һәм катып калды: иңенә көянтәсен салып, чишмә сукмагыннан җырлый-бии Гөлсинә үзе килеп ята иде. Толымнар, нурлы йөз балкышы, һәм... хәтта күлмәге дә аныкы лабаса.
– Гөлсинә, җа-ным!!!
– Илһам аб...ый??!
Сөембикәнең аяклары җиргә берегеп, үзе хәлсезләнеп калды. “Әле кайтып та җиттеңмени?” – дип сорыйсы килде. Каушаудан, көянтәсе иңеннән шуып төшеп – артка, чиләкләре икесе ике якка тәгәрәде, үзе баскан җиренә чүкте.
– Ничек үскәнсең, тач та әниең булгансың, Сөембикә, – диде Илһам, аңа урыныннан торырга булышып.
Сөембикәнең йөзе ап-ак, ә күзләрендә гаҗәпләнү, кыенсыну белән бергә нәфрәт катыш кайгы чалымнары бар иде: “Әни – гүрдә, ә ул... ул исән, ул кайтты... кайтып та җитте”.
***
Чирәмгә ашъяулык җәеп чәй эчү теләге онытылды. Сөембикә өстәлен яңа өйдә хәстәрләп, үзе эчеп тә тормый, каршылыклы уй-кичерешләр биләвендә көтү каршыларга чыгып китте.
Ә Сөмбеләнең шатлык-куанычының исә иге-чиге булмады. Ул бертуктаусыз сөйләнде. Әтисенә рәсемле китапларын күрсәтте, чәйне үзе дә ясады. Ә анысы өстәлгә алып кайткан күчтәнәчләрен өйде, кызларга дигән бүләкләрен чыгарды. Кызчыкны иң сөендергәне әтисенең агачтан бизәкләп ясап алып кайткан тартмачыклар-шкатулкалар булды.
– Мин үземнекенә ручка һәм каләмнәремне салам, – дип тә тәтелдәде ул.
Бүген Илһамга Сөембикә белән сөйләшү форсаты тимәде. Ул кызын җитәкләп ишек алдына чыкканда, Сөембикә, инде эшен бетергән атлы булып, верандага керп яткан иде.
***
Диванда, муеныннан кызы Сөмбелә кочкан килеш тәмле йоклап яткан Илһам, төнлә чынаяк кырылган, тагын нәрсәләрдер ауган тавышка ыргып торып, ут яндырды: идәндә, шкафтан өеме белән килеп төшкән савыт-саба ватыклары өстендә (аларны чире башланган кыз дару эзләгәндә китереп төшергән иде) өянәге кузгалган Сөембикә тартышып ята.
Төрмәдә чагында мондый авыруларны күреп өйрәнгәнгә, Идһам каушап калмады: беренче ярдәмне үзе күрсәтеп, Сөмбеләдән фельдшерны дәштерде. Уколлар эшләүгә, дару тәэсиреннән булса кирәк, кыз тиз йоклап китте. Соңгы күрсәтмәләрен биреп, кайтып китәргә җыенганда, фельдшер ханым сүз арасында гына, Сөембикәнең авыруына Илһамның кайтуы сәбәпче булуын искәрткәндәй, биш елдан артык инде кызның бу авыру белән чирләмәгән булуын әйтеп, болай да кичерешләре борчулы булган ирне авыр уйларга салып китте.
Дөнья – иске морҗа, әйләнә дә төтен кайтара, дип кабатларга яраткан мәрхүмә әбисе ничек хаклы булган бит. Агачка таянсаң – корыр, язмышка таянсаң – орыр. Яши башларга кемнән киңәш сорарга соң але?.. Бәлки, күз яшеңне үз кулыңнан яхшы сөрткән кул булмас, диюче әнисе дөрестер? Үзеңә көрәшергә, яшәү өчен көрәштә, һичшиксез, тик үзеңә таяну кирәктер?..
Сөембикә исә, әйтерсең лә чирләмәгән дә, авызыннан ап-ак күбек китереп, үлем белән алышмаган кеше кебек шундый тыныч итеп йоклый иде. Алма битләр, кара кашлар, сусыл иреннәр. Хәтта дерт-дерт итеп китүе, кулларын юрганнан чыгарып йоклавы – һәммәсе, һәммәсе дә бик якын үткәндәге кире кабатланмас бәхетле бер мизгелдә бергә булган Гөлсинәне хәтерләтә иде. Менә хәзер күзен ачып, сихерле елмаер да, үзенә сокланып, сөеп карап торган иренең муенына сарылыр. Илһам үзе дә назлар аны, шашып үбеп, чиксез сагынуын белдерер, мәхәббәт, ләззәт дәрьясына алып керер. Үз янында утыручыларның кичерешләрен аңлагандай, сылу гәүдә аңа таба борылып ятты. Өстендәге җиңел япма шуып, матур түшләре ачылды.
“Йә, Ходай! Ник интектерәсең болай? Нигә шушы кул сузымы җирдәге илаһи зат Гөлсинә түгел?”
Инде менә ничә еллар буе җанында бикләнеп яткан сөясе, сөеләсе килү хисе уянудан, Илһам шыбыр тиргә батты. Үзен җиңәр көч тапмыйча,хәле киткән кешедәй ике куллап янындагы урындык аркасына ябышты, муеныннан купкандай, башы да, гәүдәгә буйсынмыйча, куллары өстенә һүшсыз тәгәрәде. Көчле давыл кебек кузгалган котылгысыз дәртен бары тик каты авырту белән генә баса алачагын аңлаган Илһам, гаҗиз калып, ирексездән тешләрен уң беләге итенә батырды.
– Аһ!
***
Сөембикә кояш шактый күтәрелгәч кенә уянып китте. Сыерны саумый, көтүгә кумый йоклап калганмын , дип үзен-үзе белештерми сикереп торды. Шунда гына Илһамның кайтуын, үзенең чирләвен, фельдшер килүен исенә төшерде. Халатын тиз-тиз каптыра-каптыра ишек алдына ашыгып чыкты. Ниндидер бер кодрәт белән сыер савылган, бозау куылган, кош-корт ашатылган, ишек алды себерелгән, чүп түгелгән, кисмәкләр су белән тутырылган иде. Илһам белән Сөмбелә сөт аерткычны чирәмгә чыгарып куеп, күңелле гөрләшеп, аны әйләндереп маташа. Иртәгә ышаныч, киләчәккә таяныч тоюдан Сөембикәнең күңеленә канәгать бер рәхәтлек таралды, иреннәре читендә елмаю билгеләре пәйда булды. Әни-апасын күрүгә Сөмбелә тиз генә аңа килеп сарылды. Сөембикә кызны кочып, аның әтисенеке кебек җитен чәчләреннән үпте. Кызчыкның хәйләкәр елмаюын нәрсәгә юрарга белми торганда, аның карашы төбәлгән якка таба күзләрен күтәреп карады: болдырда кыр чәчәкләре сузып, малайларча каушаган Илһам абыйсы басып тора иде.
– Рәхмәт сиңа, Сөембикә, Сөмбелә өчен дә... барысы өчен дә... Ә чирне аны без җиңәчәкбез, һичшиксез, җиңәргә тиешбез, тик син борчылма гына. Дөньяның тәгәрмәче син теләгәнчә әйләнер, тормыш син күрсәткән сукмактан барыр, тик чирләмә, терел генә... Гөлкәйләрем, – диде ул, кызлары янына чүгәләп. – Сез, һичшиксез, бәхетле булырга тиеш...
Әйтәсе сүзе күп иде аның. Әмма кызларга әниләренә аларны бәхетле итәргә дип сүз бирүен дә, куллары сау, башы исән чагында шуны үтәргә тиешлеген дә сөйли алмады. Карашы яшьле күзләре белән күтәрелеп караган Сөембикәнеке белән очрашуга фикере таралды. Сүзләр дә теленә буйсынмас булды.
Ул уй-кичерешләрен йөрәгенә сыйдыра алмаганга, кызларының икесен дә, Сөмбеләне газиз баласы, Сөембикәне Гөлсинәнең якты образын хәтерләткәне һәм алай гына түгел, менә әле яңа гына ярала башлаган, әлегә үзе дә тәгаен аңламаган хисләр, киләчәккә матур өмет чаткылары уяткан, инде бүген үк тәне һәм җаны буйлап таралган билгесез бер тат итеп күкрәгенә кысты...
Гайбәт
Көннәр төнгә сизелми дә ялганып, Илһамга кышка утынын-печәнен, кызларга исә үзләре уңдарып үстергән җиләк-җимештән сут һәм ширбәтен әзерләү, яшелчәсен тозлау, бүтәнен хәстәрләүгә бәйләнеп китте.
Илһам кайтып, берничә көн үтүгә үк, хуҗалык рәисе аны үзенә дәшеп алды. Кеше белән бик ихлас сөйләшә белгән, ишегенә “чәбә”
дип язылмаган рәисләренең берсе иде ул.
– Бер гаепсезгә утырганыңны беләбез, энекәш, – диде ул, исәнлек-саулык алуга. – Сине якларга маташуыбыз бушка гына булды. Чөнки балта белән үзем чаптым дип тәкрарлагансың бит. Ярый, кем әйтмешли, инде узган эшкә салават, тик шунысы факт, синнән соң бер генә агрономнан да уңмадым.
Вакыты җиткәч, урыныңа киредән куярбыз. Ә хәзергә рәссам-бизәүче кирәк. Шул эшкә тәвәкәлләргә туры килер. Урып-җыю чорында комбайннарга... амбар алдына да күп нәрсәләр язып эләсе бар. Фермаларның терлекче йортларында да эш җитәрлек. Идарә, авыл хакимияте, клуб, китапханә – бары да синең кулны көтә. Ә кулларың, – диде ул, өлкәннәрчә Илһамның аркасыннан сөеп, – кулларың синең алтын инде. Кайтканыңа ничә генә көн әле, агачтан сандугач кына ясап сайратмый икән дип авыл тутырып сөйлиләр... Әнә Гөлсинәнең чишмәсен кайту белән тагын да матурлап җибәргәнсең. Ак яулыклы әбиләр: “Рәхмәт төшкере, кулына гөлләр үскере”, – дип, шул чишмә буеннан кайтмый гәпләшеп, яшьлекләрен искә төшереп утыра икән...
Илһам Гөлсинәнең кырык яшен әнә шулай чишмәне һәм сөйгәненең чардуганын агачтан нәкышләгән айлы матур манара белән бизәкләп билгеләде. Халыкның күзе төз, шуларны күреп сөйләүләрдер. Әнә бит сүзләре рәискә дә килеп ирешкән.
Чыннан да Гөлсинә белән икесенең мәхәббәтен Таһир-Зөһрә гыйшкына тиңләгән авыл җиңгиләре Илһам узганда:
– Инде йөргән юлы уң, юлдашы Хызыр булсын, дәрьялар болганырлык мондый авыр хәсрәт-сагышлары бүтән кабатланмасын берүк, дип теләп калалар иде.
Яхшы кешеләрнең сөйләве дөрескә чыкты, Илһам сәке үлчәп, йокы симертеп, түшәмгә төкереп ятучылрадан түгел иде. Үзенең чыннан да йорт җанлы кеше икәнен, эштән кайтуга йортта әле тегесен яңартып, көйләп, рәтләп, әле монысын төзәтеп яисә өр-яңасын төзеп, корып күрсәтте.
– Төскә генә матур түгел, эшкә да маһир шул, – дип кызыгып карап калалар иде инде кияү куенына керерлек булып өлгергән , үз тиңнәрен көткән уңган авыл туташлары, кызлар башын зар итеп, киң урамны тар итеп атлаучы сөйкемле сөякле ир солтанын күреп.
Чөнки замана фетнәсемени?.. Кызлар күзе кызарлык егетләр юк диярлек хәзер авылда. Чишмә-күлдән китеп, якын-тирә шәһәр һәм бистәләрдә урнашканнары башлы-күзле булган. Ә өлешләренә көмеше эләкми калганнары исә күбесе эшсез. Араларында яшел елан белән дуслашу аркасында гаиләсендә язган, әбиләр әйтмешли, кесәләре чахуткалыга, йөзләре төзсез, үзләре сөмсез, сүзләре тозсызга әйләнеп, шулар гына үзләрен әлеге кыз-кыркынга кияүлеккә кандидат санап, йолкыш әтәч кыяфәтендә ни шәһәрдә, ни авылда урын тапмый, күз көеге булып йөриләр иде. Сөембикәгә дә узган-барганда гел сүз кушып, бәйләнеп калганга, кыз шундыйларны ничек тә әйләнеп узап урарга тырыша.
Илһамның кайтуы исәпкә бар, санга юк шушы чабата кайтарып йөрүче егет кисәкләреннән башканы өмет итми башлаган җиткән кыз-кыркын, һәм, әлбәттә, ялгыз хатын-кыз йөрәгендә өмет уты кабызмый калмады. Әрсезрәкләре очраганда хәтта сүз куша, бизәнеп-төзәнеп, кирәк-кирәкмәгәнгә, юк йомышны бар итеп, өйгә үк килеп йөдәтә башлады. Эчендә ялкын булса да, Сөембикә андыйларга игътибар итмәскә тырышты.
Әмма, халыкның колагы – ишек, авызы – капка, дигәндәй, ни теләсә, шуны сөйли. Күз өстендә каш булып тоелган Илһамның, төрмәдән түгел, әйтерсең лә, каяндыр ял йорты яисә курорттан гына кайтып кергән кебек, хатынының бер кашык суга салып йотарлык егерме яшьлек гүзәл кызы янында сөт эчендәге каймак төсле яшәп китүе, монда нинди дә булса сер бардыр кебек, кешедә төрле фикер уятты.
– Бәхетле бу чукынчык Сөембикә. Май кайнаган көнне тугандыр, – дип көнләште Илһамга күзе төшеп йөргән кайберәүләре.
Ә кем морҗасыннан нинди төтен чыкканын күзәтеп, кеше керен актарып йөрергә яратканнарының исә эчләре күпчеде. Йомыркадан сап, алтыннан да тап эзләүче, бәхетлеләрнең зәм-зәм чишмәсен болгатып кинәнүче болары:
– Зөфаф кичәләре булган икән инде.
– Юк, Илһам Сөембикәгә кул салган, имеш.
– Әстәгъфирулла, балакай әнисе язмышын кабатлар микәнни?
– Юк, Сөембикә үги әтисенең муенына үзе асылынган: “Сөмбеләдән аерма, бергә яшик!” – дип әйткән икән, имеш, – дип, тагын әллә нәрсәләр кушып сөйләделәр.
Бу сүзләрнең кайберләре үзенә ишетелеп өлгерсә дә, Илһам утын авыз, балта теллеләрнең әлеге гайбәтләре Сөембикәгә килеп ирешмәвенә сөенеп бетә алмады. Фәрештә сөтеннән оешкан саф кыз сүз күтәрә алмас, авырыр, якты дөньядан ук китәр дип коты очты.
Икенче яшьлеген каршылаган, бар гайбәтләрдән өстен Илһам үзенең хисләре белән бәхетле иде. Сөймәгәннәр – сөйкемсез, диюләре дөрестер, үзенә дәшүче, хәтта ерактан күз атучы әрсезләр аңа, янында күңелен кояш булып яктырып өлгергән, камырдай мөлдерәп төшкән, кура җиләгедәй кызарып пешкән, урта бармактай зифа Сөембикә барда, күзенә күренмәделәр дә.
Сөембикә исә эчтән янды,эчтән сызды. Илһам берәрсенә өйләнсә, дип электән күңеленә беркетеп куйган Сөмбелә белән зур әни йортына күчеп рәхәт яшәү өмете дә, хәзер инде өчәү бергә бәхетле булу хыялы янында бөтенләй кара кайгы булып тоела башлады.
***
Әнисенең туган көнендә Сөембикә өстәлне ул яратып ашаган ризыклардан гына әзерләде. Иртә таңнан бакчадан чәчәкләр өзеп, Илһам да каядыр чыгып киткән иде. Аның салмак кына атлап зиратка таба кереп барганын күргәннәр. Ул, Сөембикә борчылып авырып китәр дип, әнисенең туган көне җитүе турында кызның исенә төшермәскә булган иде. Анысы да берни белми, берни сизмәгәндәй, һәркөндәгечә, Илһам белән сүзсез сәхнә алып баруын дәвам итте. Әмма икесенең дә йөрәгендә бер сагыш – берсендә – сөйгәнен, икенчесендә әнисен юксыну сагышы иде.
Маһинур карчыкның вафатына ел тулуны исә аның туй килгәндәгедәй итеп җыештырылган үз йортында үткәрделәр. Соңгы юлга тәрбияләп озатышкан ахирәтләре, туган-тумача, кардәш-ыру – һәммәсе чакырылды. Килүчеләр Сөембикәнең әнисенә охшавын, аш-суга уңганлыгын, булдыклылыгын мактадылар, догаларын Маһинур карчык белән Гөлсинәгә багышладылар. Исәннәрне дә онытмадылар, саулык, бәхет теләделәр. Алар арасында, элегрәк усалрак хатыннар телендә “ирләр тастымалы” дигән исеме чыккан, ә хәзер исә каяндыр берничә дога белән хәдис ятлап алып, үзен изге санап, мәет юып, пәрдә тотып йөрүче (чакырмасалар да Маһинур карчыкны юганда да әрсезләнеп, пәрдә тотышкан иде ул) бәлеш гәүдәле Кайдәфә дә бар иде. Ашка дәшәргә баруында, аның өеннән майламаган арба тәгәрмәчле тавышы белән, җыр шыңшып чыгып килүче авылның милиция участок инспекторы Кыямҗанны очратты Сөембикә. Шунда үзен баштан аяк тикшереп каравыннан бер кыенсынса, табын таралгач, иң азакка калган Кайдәфәнең, маймылланып, Рәкыйп яклап үзен кызның иң якын туганы итеп күрсәтүеннән йөрәге үк чәнчеп куйды. Әмма әле бу оятсызлыкның баласы гына. Ә анасы исә алда булып чыкты. Ул китәргә исәбе дә юк кеше сыман үзенең аркылыга яр да буйга кис юан гәүдәсен ишегалдындагы эскәмиягә җәйде. Сөмбелә белән мәш килеп нәрсәдер эшләп булашкан Илһамга ымлап, еламсыраган тавыш белән:
– Әниеңнең, Гөлсинәкәчкәебезнең җанын кыючы кешене гафу итеп яшәп ятасыңмы??? Ходайдан курыкмыйча, – һәм тиз генә усалланып, үз асылына кайтып болай өстәде: – Судка бир! Китсен ул, уйнаштан туганын алсын да... Чәчәк кебек кыз көеңә нигә кирәк сиңа ул көчек?
– Нәрсә? – диде Сөембикәнең әлеге сүзләрне җавапсыз калдыра алмаган, явызларның маңгаена ядрә җибәреп сөйләшә торган Чибәр әбисе, тел очында бал күңелендә сумала кайнаткан Кайдәфәнең сүзләренә чик куярга, тораташтай катып калган Сөембикәгә ярдәмгә килергә ашыгып. – Синдәй иблистән иман сораган юк бит әле, дип өстәде ул. – Гөлсинәнең җанын кем кыйганын белмәгәндәй утыруын кара. Ул Кайдәфәнең сәдака акчасына аракылы мәҗлесләре оештырганын да өстәп әйтеп, куып ук чыгарырга булган иде дә, Маһинур карчыкның рухын рәнҗетүдән һәм Сөембикәнең чирләп китүеннән куркып, тынып калды. Ә тегесе берни дә ишетмәгәндәй, Сөембикәгә карап дәвам итте:
– Менә дигән кияүләр сората үзеңне. Бүген Кыямҗанның бездән чыгып барганын үзең күрдең. “Кайдәфә түтәкәем, шул чибәр сеңлең белән чәчләребезне чәчкә бәйләсәң, өрмәгән җиргә дә утыртмам үзеңне, ә ул май эчендәге бөердәй яшәр”, – ди. Авылдагы әкияти сарай зурлыгы йортының эче җәннәт инде менә: ихатасы таш коймалы, абзар-кура нинди тагы? Кыскасы, итәге бөтен, җиңе киң дөньясының. Сигез оҗмахның ишеге ачылыр үзеңә, бәпечем... Минем дә карт көнемдә таянычым булыр идең... Ә бу йортларыңны үзем карармын.
Тышкы күтәрмәдә үзен көчкә тыеа утырган Чибәр әби түзмәде, бу сүзләрне агарынып, төсе китеп көчкә тыңлап торган Сөембикәне кызганып, һөҗүмгә күчте.
– И, ходаем, кара эткә ак йон үсмәс, диюләре хак лабаса. Ак яулык бәйләп, дисбе тотып кына иманлыга әйләнеп булмый шул, Кайдәфәкәем. Кеше күз яше, хәрәм белән йорт-ил тергезгән Кыямҗанга, тирес биткә димлисеңмени? Сарык тиресе ябынган бүре ләбаса ул. Мундирына тап төшереп, закон саклаган исем белән үзе үк аны бозучы адәм аламасы. Их! Мәрхүм Сәлимҗаным кебекләрне көндез чыра яндырып кына тапмасаң хәзер...
Ачуы кабарудан сафура бураны чыгарырга уйлап, урыныннан кисәк сикереп торган Кайдәфә, үзләре ягына килергә юнәлгән Илһамны күреп, урлашып тотылган сарык сыман, карана-карана капкага таба юнәлде.
Сөембикәнең аңардан соң күңелендә утырып калган юшкын, Чибәр әбисе булмаса, мөгаен, озакка барыр иде. Киңәш тә бирә, юата да белә шул ул...
***
Икенче көнне беренче сентябрь булуы да бу борчыларны оныттырды бугай. Сөмбелә (бүген аның көне иде) әтисен дә, мәктәп китапханәсенә эшкә дип алданрак китәргә булган әни-апасын да туктатып һәм үзенә каратып, үз кубызына биетте. Курчактай киенгән, бер яклап әтисен, икенче кулы белән әни-апасын җитәкләгән, гүзәл чәчәктәй балкыган Сөмбеләдән дә бәхетле кеше юк иде.
– Сокланучылар – соклансын, көнләшүчеләр – шартласын, Сөмбелә синең үзең карап үстергән бала, ә Илһам аның әтисе, – дип кызчыкны мәктәпкә Илһам белән бергәләп озатып барырга киңәш биргән Чибәр әбисе сүзен тотарга булды Сөембикә. Әтисенә өр-яңа ак чалбар белән килешле кап-кара күлмәкне һәм әни-апасына челтәрле ак кофта белән озын кара итәкне һәм биек үкчәле түфлиләрне дә үзе сайлады Сөмбелә. Мәктәпкә баруыннан бигрәк, әтисе дә әнисе дә булуына шатланды кызчык: очынды, әйләнде, сикергәләде, әле әнисенең, әле әтисенең колагына нидер пышылдады, кочаклады, алмашлап үпте, җырлады... Әтисе алып биргән фотоаппарат белән әтисен һәм әни-апасын, әле икесен җитәкләштереп, әле әтисенең кулын әни-апасының биленә салып, әле көлешкәндә, әле күзгә-күз карап нәрсәдер сөйләшкәндә төшерде ул. Тегеләре дә, әллә Сөмбеләнең күңеле төшәр дип, әллә үз халәтләренә буйсынып, кызчыкның теләгенә каршы килмәделәр. Соңгы елларда елмаеп-көлү бик татымаган Сөембикә, үзе дә сизмәстән, кояштай нур чәчте, тулган айдай балкыды, чишмә челтерәгән тавыш чыгарып, ихлас көлде. Кызларның сөенече Илһам өчен дә чиксез куаныч булды. Кыскасы, бүген алар өчесе дә бәхетле иде. Урамда да, мәктәптәге тантанада да күпләрнең күз карашыаларда булды: ак күңеллеләр алар өчен куанды, ә кемнәрдер Илһамны – Сөембикәдән, Сөембикәне Илһамнан көнләде, колактан-колакка нәрсәдер пышылдашты. Дошман күзләр арасында бораулап, тишеп караган Кыямҗанныкыннан да усалрагы юк иде.
Чирләшкә
Иртәгәсе көн шимбә иде. Илһам Сөмбеләне – мәктәп укучысын дәү әнисенә кунакка алып китте. Шуны гына көтеп торгандай, Сөембикәне авыл советының социаль-профилактика үзәгенә чакырдылар. Кыз бераз гаҗәпләнсә дә, анда бернинди шөһбәсез барып керде. Бүлмәдәге ике өстәлнең берсе артында күзләрен калайландырып, сөмсез карап, бик мөһим эшне чишәргә тиешле кеше кыяфәтендә, тавышын бөереннән чыгарып кына эндәшеп, икенде күләгәседәй озын Кыямҗан утыра... Әлеге үзәктә эшләүче хатын, күптән түгел генә шәһәрдән авылга күчеп килгән кеше булганлыктан, Сөембикәне белмәве өстенә, үзенең вазифасы белән дә бөтенләй таныш булмыйча, ул бары Кыямҗанның гына авызына карап тора иде. Ә анысы исә, күрше авылга барганда юл уңае Илһам белән Сөмбеләне утыртып илткәнгә, аларның бүген кайтмасын белә, шул вакытны үз файдасына отып калырга, кызның йөрәгенә ачкыч табарга тели иде. Ул Сөембикәне башта куркытып, аннары, юмалап, сөеп-сыйпап, дигәндәй, һичшиксез, үзенә каратырга ниятләде.
– Чирлелеккә чирле анысы, – диде Сөембикәләрдән аштан кайткач сөйләшүендә Кайдәфә, Кыямҗан тагын кыз турында сорашкач. – Бала китерә алмас, әмма, чирдән айныганда, тормышыңны, валлаһи, дөбердәтеп алып барачак. Кыскасы, юкны бар, барны бал итәчәк инде ул...
Үз дөньясы өчен үгездән сөт саварга яраткан, өстәвенә аерып җибәргән ике хатынындагы ике баласына алимент түләгән Кыямҗан өчен (нәрсәгә әрәмтамаклар үрчетергә) Сөембикә бик кулай кәләш иде. “Сөт бирмәгән сыерга үгез йөге салалар, йортта ике алъяпкыч киеп эшләр”, дип үзенең мәкәрле уеннан канәгать калып, тәвәккәлләргә, кызга кармак салып карарга булды. Башта чабата астыннан ут йөртү максатыннан Кайдәфә кулы белән кыз өстеннән аноним хат әтмәлләтте. Анда Сөембикәнең, әхлак бозып, кечкенә сеңлесе янында үги әтисебелән уйнаш итеп ятуы, тиз арада чара күрергә кирәклеге язылган иде. Габидә ханым (социаль үзәк рәисенең исеме шулай иде), үзенә Кыямҗан кулы белән тапшырылган хатта язылганнарга тулысынча ышанып, Сөембикәне тирги, дөресрәге, аңа нотык укый башлады. Көтелмәгән гайбәтне ишетеп телсез калган, ярдәм көткән кош баласыдай, бүлмәдәгеләрнең әле берсенә, әле икенчесенә куркынган яшьле күзләре белән мөлдерәп караган Сөембикәнең хәленә кергән, аны яклаган атлы булып, төлкедәй хәйләкәр Кыямҗан инициативаны үз кулына алды:
– Булмас! – диде ул, уч төбе белән өстәлгә сугып. – Сөембикә андый кыз түгел, кайсы оятсызы шундый гайбәт тарата икән ул?
Һәм, Габидә икенче бүлмәгә чыгудан файдаланып, болай дип тә өстәде:
– Бу кабатта мин сине яклап калырмын калулыкка. Әмма кеше авызын төймәләп куеп булмаячак, чөнки сезнең Илһам белән бер түбә астында яшәвегез әхлакка сыя торган хәл түгел, – диде ул, кыз тирәсендә әйләнчек сарыктай йөренгәләп. – Аягыма ничә асыл кош үзе егылып торганда, Кайдәфә түтәң аркылы сиңа сүз дәштермен, ә син тәкәбберләнәсең, кызыкай, кара аны, – дип өстәде, янагандай итеп. – Ярый, хәзергә кайт, Сөембикә, кич, бәлки, ныклап сөйләшербез? Син акылсыз кыз түгел, уйла!..
– Юк! – диде ачулы кешедән акыл көтүнең бушка икәнлеген аңлаган кыз, әле яңа аңына килгәндәй, телен көчкә әйләндереп. – Минем университетны тәмамлыйсым бар, мин... мин... мин әле кияүгә чыгарга җыенмыйм. Илһам... Илһам абый өйләнсен, ә мин бүгеннән зурәни йортына күчәм, Сөмбелә белән. – Соңгы сүзләрне ул авылдашлары габәтенә ачынып, яшенә төелеп, елый-сыктый әйтте һәм ишекне ачык калдырганын да шәйләми, үкси-үкси, урам буйлап йөгерде.
Мал-туарны ничек кертүен дә, сыерны ничек савуын да хәтерләмичә, шешенгәнче үксеп, зар иңрәп елап, соңрак арып зурәнисе йортында йокымсырап киткән иде Сөембикә. Бераздан ишек дөбердәтүгә сискәнеп, ятагыннан сикереп торды.
– Сөембикә ач!
Бу Кыямҗан тавышы, аның катгый боерыгы иде. Ишек ачарга уенда да булмаган кыз, шулай да берничә сүз әйтергә булды. Тик ишеккә килеп тә өлгермәде, гадәттәгечә, шактый гына салып өлгергән тегесе, Илһам кайтканчы әлеге мәсьәләне хәл итергә, тимерне кызуында сугарга булып, юка тактадан гына корыштырган калтырап беткән ишекне ачу катыш бер тартуга, күгәненнән сындырып чыгарды.
– Ач!
– Нәрсә эшлисез, ник ишекне ватасыз?
– Ачмыйсың ла, җаным, – диде Кыямҗан, бер атлауда Сөембикәнең беләгеннән эләктереп алып һәм колагына иелеп: – Сагындым да үзеңне, күптән яратам мин сине. Кил, әле, иркәлим үзеңне, кыр кәҗәсе, – диде гарьсез бәндә, челлә кигәвенедәй чат ябышып...
– Кит! Нәрсә сөйлисең. Кайтыгыз, сез исерек, – диде Сөембикә, ычкынырга теләп, әле “сез”, әле “син”гә күчеп, тарткалашып.
– Әйе, мин исерек, тик э-чеп түгел, – диде тегесе “эчеп” сүзенә ике тапкыр басым ясап. – Мин мәхәббәттән исерек, – дип өстәде Кыямҗан, хихылдауга күчеп. – Юат мине, айныт.
– Чык, Кыям абый, алайса, кычкырып күршеләрне җыям.
Тирә-якта ташландык йортлардан башка, якын күршеләр юклыгын яхшы белгән Кыямҗан кыюлана төште:
– Син, – диде кисәк акыруга күчеп һәм үз асылына кайтып ажгыр бәндә, – Илһамга исәп тотма! Авылда минем фәрманнан башка яфрак та селкенми. Юлыма аркылы төшеп, арабызга керсә, аны яңадан утыртып кую миңа раз плюнуть. Әйтик, – диде җиде җәһәннәмгә керсә дә йөзе кызармас адәм алмасы, Сөембикәгә каш астыннан карап, – берәр янчык наркотик тапсак өегездән? Йә булмаса абзарыгыздан урланган сарык килеп чыкса... Ха-ха-ха. “Булмас”, димә! – Һәм ачулы карап, күкрәгенә сугып болай дип өстәде:
– Без теләсәк – булыр! ..
– Аһ, оятсыз бәндә, шакшы җан! – диде Сөембикә, Илһам абыйсы башы өстенә болыт туплаган Кыямҗанга җирәнеп карап, җан ачуы белән.
– Ә син минем белән булсаң, – диде, тәэсирлерәк булсын өчен кызга артын куеп, тәрәзәгә карап сөйләшкән Кыямҗан, ачулы йөзе белән кинәт борылып, – Илһамыңа берни янамас. Өйләнсен. Ташпулатта ятулардан тату тору яхшырак. Туена парлап барырбыз. Ә сеңлең? Сеңлең килештереп торыр. И куркак сарыгым, кил җылытам, – дип, кисәк Сөембикәне, озын һәм какча Кыямҗан яртылаш бөгелеп, ипсез кочып алды.
– Кычкырам, – дип, тарткылашты кыз. – Котка...р...
Һәм авызы Кыямҗанның иләмсез учы белән томаланып, өнсез калды.
– Тюремщиктан кочтырасыңдыр әле? Әллә бүтән ләззәт тә бирдеме? Кил, мин сиңа аның гомердә оныталмаслыгын татытырмын.
Тигезсез көрәш өйдән тышкы күтәрмәгә, аннары ишек алдына күчеп, тарткалашта кызның төнге күлмәге умырылып чыкты. Яшь матур тән ир азгынының украсын, хайвани дәртен көчәйтте.
“Шушы хәшәрәт кулыннан әрәм булырмын микәнни? Кешеләр ни сөйләр?” шундый өметсезлектә бәргәләндә Сөембикә, өстендәге бүрәнәдәй иләмсез Кыямҗаннан котылырга көче җитмәү гаҗизлегеннән.
“Беттем!”, – дип ачынды кыз һәм Илһамның өйдә юклыгын белә торып, әллә кыюлык өчен, әллә Кыямҗанга тәэсир итәр дип:
– Илһам абый, Илһам абый! – дип ярдәмгә чакырды.
Ә тегесе кызны тизрәк яуласа, бар мәсьәлә дә үзеннән-үзе чишеләсен аңлап, аның сүзләрен колагына да элми кабаланды. Шулчак ул, ниндидер кодрәт белән, үз гәүдәсенең өскә күтәрелә баруын сизеп, чәбәләнә, акырына башлады. Әмма көчле куллар аягына бастырып, боксерларча осталык белән яңагына китереп сугуга, әтәчлегеннән, зәһәр теләгеннән берни дә калмады. Аның алдында көчле бәдәнле Илһам басып тора иде.
– Әйе, дөрес әйтәсең, мин – тюремщик, – диде ул, аны тагын аягына бастырып. – Җаныңны алам хәзер. – Һәм җиңел генә күтәреп алып, сажин таягыдай озын Кыямҗанны әйләндереп, “лып” итеп калак сөякләренә яктырды. – Дөядәй буй үстергәнче, төймәдәй уең булсын, энекәш. Сөембикәдән гафу үтен хазер.
– Кемгә кирәк синең белән себерелгән хаста, – диде Киям, кинәт сикереп торып. – Үләксәң үзенә булсын. Вакыты җиткәч, ташларсың әле... Ир якасы иснәми гомере үтсен, айнымас сырхауның.
Нык кыздырсаң, таш та ярыла. Тинтәккә акыл өйрәтүнең бушлыгын аңлап Илһам, Кыямны тагын эләктереп, баш аркылы күтәрелеп, койма аша урамга ташлады:
– Алдыңнан артың сылу, иптәш лейтенант.
***
Туган авылын үтә сагынганлыгын иркә дулкыннары белән шаярып үскән елгалары буеннан һәм яланаяклы чакта каз бәбкәләре саклап, ат көтеп йөргән болыннардан атлаганда гына ныклап төшенде Илһам. Йөрәк төбендә бикләнеп яткан җирсү хисе, кинәт өскә калкып, давылда бәргәләнгән кинәт өскә калкып, давылда бәргәләнгән дулкын төсле, күптән инде елавны оныткан ир-егет күзләрен яшьләндерде. Ул чакта атка атландырган саен мәрхүм әтисенең: “Кайда гына йөрми, ниләр күрми, ир-егеткәй белән ат башы, – дип җыр сузып. – Улым, атта чабарга, егылсаң, сикереп торып ялына ябышырга, тормыш авырлыгына чыдарга өйрән, син ир-егет бит”, – диюен хәтерләде. Ничек алдан күргән бит ул авырлыклар киләсен.
Ни гаҗәп, ир уртасы булгач та туктамый, һаман сыный икән бу дөнья. Илһам белә, нинди түзеп булмаслык авыр елларда сыгылмау, сынмаудан Гөлсинәсенә булган көчле мәхәббәт саклап алып калды аны. Ә соң көтелмәгән, көннән-көн үзен ныграк бөтереп алган, кире кагарга һич көч җитмәслек булып көчәйгән Сөембикәгә карата булган хисләр белән сынау кирәк иде микән?..
... Сөмбеләнең кызыксынган сорауларына таркау җаваплар бирә-бирә, әнә шундый киеренке уйлар эчендә үткәрде көнен Илһам. Кичкә таба гына кайтты алар йортка. Инде көтү кайтып, сыерлар да савылган, мал-туарлар да тынычланган, хәтта көндез ят күреп, талашып йөдәткән казлар да, борыннарын канат асларына тыгып, тынып калган. Бераздан һәммәсе дә, хәтта ятарга теләмәгән тәтелдек Сөмбелә дә, зурәнисенә иркә сыенып, йоклап китте. Мендәргә баш тидерүгә, рәхәт оеп китәрлек булып арыган Илһамны гына һич йокы алмады. Нишләптер, күңеле тыныч түгел иде аның. Бераздан оеп барган халәттә кинәт, кыстап-кыстап та аларга иярми өйдә берьялгызы калган Сөембикәне әллә авыруыннан, әллә бүтән хәвефтән курчып, сикереп үк торып утырды. Терелеп тә җитмәгән көе ничек кызны берүзен калдырып чыгып китте соң әле ул? Авыруы көчәеп, ярдәмгә мохтаҗ булып ятса, үлеп китсә? Шундый тынгысыз уйлар бимазалавында энесен уятып мотоциклын кабызырга кушты. Әнисенә әйтеп тормастан, кызын иртәгәсен килеп алырга булып, энесе Равил белән Чишмәкүлгә җилдерде. Көзге мәшәкатьле эштән соң йоклаган авылны матай тавышы белән уятмас өчен, энесен олы урам чатыннан ук кире борып, Гөлсинә чишмәсе яныннан еш адымнар белән ашыга-ашыга өйләренә таба атлады.
Сөембикә яңа өйдә юк иде. Димәк, ул иске өйдә. Илһам күкрәк читлегеннән чыгарга җитешеп типкән йөрәгенең тынычланганын көткәндәй, беравык тын басып торды. Чү! Кинәт иске өй ягыннан кемнеңдер Сөембикә белән сөйләшкәне ишетелгәндәй булды. Тукта, ир-егет тавышы лабаса. Әллә йөрегән егете бармы соң? Тәне эсселе-суыклы булып киткән Илһам үзенең хәлен берчә кызганыч, берчә көлке итеп тойды. Ир уртасы көенә егерме яшьлек сылу кызга мәхәббәт тотуның мәгънәсезлеген аңлап, хәлсезләнгәндәй, болдыр баганасына маңгае белән сөялде. Ишетелгән тавышларда ниндидер ризасызлык басымнары сизеп, аякларын ышанычсыз гына шул якка таба шуыштырды. Сөембикәләр эчке күтәрмәдә сөйләшсәләр дә, ачып, ташланган ишектән ( Илһам аны каерылган дип һич тә уйлый алмады) сүзләр аермачык ишетелә башлады! Чү! “Җаным”, дип тә әйтә түгелме соң? Кыз белән шулай иркен сөйләшүчедән көнләшүдәнме, әллә нәрсәдән тәне кызыша башлады, үзе дерелдәргә тотынды. Менә сиңа мә, ир-егет Кыямҗан булып, сүз Илһамның үзе турында бара түгелме? Илһам, яңа һушына килгәндәй, кесәсеннән зажигалкасын алып тиз генә аның кечкенә төймәсенә басты.
.... Зонада утыруның бишенче кышында иде булса кирәк, зеклар арасында Остаз исеме белән йөргән, Илһамны бик якын иткән бер якташы иреккә чыгарылгач, озакламый юк гаеп белән кире китерелгән иде. Язмышының башында дөньяда дөрес сүзе, бунтарь йөрәге өчен генә гаепсезгә гаепләнгән, ә соңыннан тәкъдиренә кул селтәгән бу абзый:
– Шуны аңлагыз, иректә иркенлек дип уйласагыз, ялгышасыз, егетләр. Гаебең булу-булмау сорап тормастан, утырып чыккансың икән, син карак, син үтерүче. Шуны ясалма күпертечүләр, синең аянычлы хәлеңне үз файдасына борып, үзләренә хезмәт иттерүче чын җинаятьчеләр баса бара дөньяны. Сак булыгыз! – дигән иде.
Илһамның иреккә чыгарылуы билгеле булгач, Остаз аны да үз янына дәшеп алды. Иректә төрмәдән чыккан кешенең бер яклаучысыз кеше булуын кабатлап, кулдан матурлап эшләнгән әлеге зажигалканы аның учына салды:
– Минем хатаны кабатлама, улым. Куркыныч туып үзеңә яный башласалар, сүзләрен язып алырга тырыш, – дип киңәш иткән иде ул, зажигалканың тәмәке кабызудан тыш сүзләрне яздыра алу серенә ия икәнлеген, аның диктофон да булуын аңлатып.
Моның шулай тиз үк кирәге чыгар дип һич уйламаган иде Илһам. Кыямҗанның үзен төрмәгә тыгарга җыенып янаган сүзләрен яздыруын яздырды Илһам. Әмма ашыккан күзгә ак төшә, диләр бит. Монда да шулай булып чыкты, кечкенә диктофон, кинәт кулдан шуып, үлән арасына тәгәрәде.
Акылы сүзеннән, асылы фигыленнән күренеп торган Сөембикәне ирексезләп көчләргә тырышкан әдәпсез, нәзакәтсез Кыямҗан белән бугазга бугаз килгәнче, ничек тә әлеге язманың исән икәнлегенә ышанырга кирәк иде. Югыйсә, бу кабахәт җан иртәгәсен аның үзең бет итеп сытачак бит.
Кармаланып, аны тиз эзләп табып, кесәсенә салуга, авызыннан сөрсегән исләр чыгарып, Сөембикә өстендә куырылган тавык башлы Кыямҗанны эләктереп, җиргә бәрде. Тамагы ертылып акырган оятсыз бу бәндә алай да акылына килергә уйламагач, Илһам аны киртә аша ук орды.
Оялып, ялангач төнен куллары белән капларга тырышкан Сөембикәгә бишмәтен салып кидерде, баудагы җилләтергә эленгән җәймәне алып бөркәде, өйгә керергә булышты. Аунап яткан ишекне күгәненә утыртуга гына, кыяр-каймас атлап өйгә узды. Кызны әллә нинди гөнаһларда гаепләгән Кыямҗан сүзләре, аның оятсыз кылыклары өчен үзен дә гаепле сыман тойды ул. Шуңа да сулкылдап елаган кызны юатып әйтер бер сүз дә таба алмады, башын ике учы арасына кысып тик утырды. Сөембикә исә, аңардан бер җылылык та тоймагач, Илһам абыйсы әлеге хәлләргә аны гаеплидер дип уйлаудан тагын да ныграк үкседе. “Нигә кысып кочып алмый, нигә юатмый ул?” Башын аның күкрәгенә салып бер еласа, бер кайгысы узар, өмет туар, бәхет елмаер төсле иде аңа.
***
Сөембикә авырып-нитеп китсә, якында булыйм, дип иске өй верандасына урын салып яткан Илһам,таң китерәчәк кояш нурларының әле чаткылары гына күренә башлаган, төн белән көн алышынып өлгермәгән илаһи бер мизгелдә уянып китте. Сөембикәнең урынында юклыгын шәйләп, тышка ашыкты. Шушы төн эчендә, сагыш кебек сап-сары төскә кергән өй артындагы чаганга сөялеп, янында Илһамның карап торганын дә шәйләми, Сөембикә моңлы бер җыр суза иде:
... Канатлары сынса кошчыкларның,
Дәрьялардан түбән ташлана.
Анасыннан бала ятим калса,
Бәхетсезлек шуннан башлана.
Инәйләрнең кулы имле,
Әй, дөрес бу әйткән сүз.
Аналарның кадерен белик,
Бигрәк авыр әнкәйсез.
Яраларга нигә кагыласыз? –
Өши бәгырь, кителәдер күңел.
Җылы эзләп кемгә сыенырга? –
Үксезләрнең хәле җиңел түгел.
Инәйләрнең кулы имле,
Әй, дөрес бу әйткән сүз.
Аналарның кадерен белик,
Бигрәк авыр әнкәйсез.
Әй, Ходаем, сакла сабыемны,
Хәтәр җилгә каршы куйма ялгыш.
Ата-ана – алтын канат, диләр,
Аермасын, каермасын язмыш.
Инәйләрнең кулы имле,
Әй, дөрес бу әйткән сүз.
Аналарның кадерен белик,
Бигрәк авыр әнкәйсез.
Энә күзеннән дөя күрүчеләрнең кызның үзенә үзе дә белгертергә кыймый йөргән саф хисләрен аяк астына салып таптарга тырышулары, сабакка үсеп тә, башакка җитлекмәгән Кыямҗанның кичә авыл советындагы дорфалыклары һәм кич өйгә килеп сафура туе корулары Сөембикәнең болай да нечкә күңелен тәмам айкап ташлады. Камчы ярасы төзәлер, тел ярасы төзәлмәс, диюләре хак икән. Кыз төн буе бөтенләй йоклый алмады,бер яктан икенчесенә әйләнде дә әйләнде. Шушындый чакта сыеныр кешесе булмау да авыр тәэсир итә иде. Их, әнисе исән булса икән! Ятагында, ялангач тезләрен кочып, хәтсез утырды кыз. Ә буйсынырга теләмәгән күз яшьләре тамдылар да тамдылар. Таянычын – газиз әнисен шунда очратыр сыман тышка – ишек алдына чыкты Сөембикә. Аңа теләктәшлек белдергәндәй, бер төн эчендә сап-сары төскә кергән сагышлы чаган ялгызы гына каршылады аны. Сердәш ахирәтләр кебек алар бер-берсенә сыенды.
Әнкәйләрнең кадерен белик,
Бигрәк авыр әнкәйсез.
Үзе җырлады Сөембикә, үзенең күңеленнән Кыямның “имсез имгәк”, “чирләшкә” дигән сүзләре китмәде. Чирләве дөрес бит. Димәк, аның инде кеше теленә кереп өлгергән авыруы үзе уйлаганнан җитдирәк, димәк, кияүгә чыгу, бала табу бәхете аңа тәтемәячәк. Кыямҗанның сүзләрен ачы хакыйкать дип уйлау аны әнә шулай кара кайгыга батырды. Илһам абыйсына тышау, кешеләр сөйләгән гайбәткә дә үзе сәбәп икән бит. Моңа, һичшиксез, чик куярга кирәк... Мәңгегә.
***
Кубыздагы кыл моңлы, үксез үскән кыз моңлы. Сөембикәнең йөрәгеннән чыккан сагыш авазлары Илһамның да бәгыренә үтте. Ул җырны бүлмәс, кызны кыендырмас өчен бакча аша чыгып кына яңа өй ягына үтте. “Әйе, – дип уйлады ул, – ташкыннарның комы калгандай, кайгыларның да моңы йөрәккә сеңеп кала, Сөембикә дә әнисен һаман өзелеп сагына икән... Үзен ялгыз тоймасын, малларны көтүгә кууга аның белән аңлашырга тырышып карарга кирәк”.
Әмма кыз иртән дә, кояш төшкелеккә күтәрелгәч тә яңа өйдә күренмәде. Сөмбеләне алып кайтырга китүен әйтүне сәбәп итеп, Илһам үзе иске өй ягына чыкса, анда беркемне очратмады. Сөембикә өйне җыештырып өс-башын алмаштырган. Өстәлдәге гөлләмә янында язу белән чорбаланган ак кәгазьне күреп калган Илһамның йөрәге “жу” итеп китте. Борчылуы юкка булмаган икән. Ул аның үзенә атап язылган хат булып чыкты.
“Илһам абый! – дип язылган иде анда. – Мин бүтәнчә бу якты дөньяда кала алмыйм. Кыямҗанның сүзе хак. Дөрестән дә мин чирләшкә бит. Болай да яшәргә күп калмагандыр. Минем сезнең бәхеткә киртә буласым килми. Өйләнеп, Сөмбеләне миннән аерсагыз да, минем өчен үлем шул булыр иде. Кыямҗан бик мәкерле кеше, көн күрсәтмәс. Аңа кияүгә чыгу да тәмугта яну белән бер. Шуңа күрә мин үз ирегем белән әнием, зурәнием янына китәргә булдым. Чөнки алар белән мин бик тә, бик тә бәхетле идем бит...
... Сөмбелә! Күз нурым, сөекле сеңлем, газиз кызчыгым минем. Кечкенә чагыңда, син төннәрен әни сөте имәргә теләп, елап күкрәкләремне капшагач, кызганып, әле яңа калкып кына килгән имчәкләремне сиңа каптыра, башта авыртуга түзә алмыйча елап, аннары ана назы уянудан, чиксез сөенеп, сине күкрәгемә кыса идем. Ике ятимә без әнә шулай бер-беребезгә сыенышып үстек. Хуш, сөеклем, бәхетле бул!
Илһамның аяк астында җир убылдымыни? Кинәт кенә күз аллары караңгыланып китте, үз-үзен белештермичә, тиз генә абзар-кураларны карады, урамга йөгереп чыкты. Ерактан күк күкрәтеп, яшен яшьнәтеп, давыллы яңгыр килеп ята иде. Көчле җил агачыннан аерылырга теләмәгән яфракларны рәхимсез тарткалый, өзелгәннәрен тирә-якка чәчкәли иде.
Илһам, капканы ябарга да онытып, зират ягына таба торып йөгерде. “Анда керми булмас. Өлгерергә, өлгерергә иде!” Әмма барып та җитә алмады, зираттан бу якка таба килеп ятучы, авыр чирдән сөйләшә алмас булып калган Рәхим картның, кулларын болгый-болгый, якында шаулап агып яткан елгага ымлап, нәрсәдер аңлатырга тырышуыннан, Илһам шул якта Сөембикәгә куркыныч янавын аңлады. “Тизрәк, тизрәк!”
***
Моннан күп еллар элек хәтсез вакыт колхоз рәисе, райком секретаре булып эшләп, пенсиягәисә тагын да дәрәҗәлерәк урыннан киткән, шәһәрдә төпләнгән җиреннән соңгы вакытта ялгызы гына авылдагы нигезенә кайтып яши башлаган Рәхимулла иде ул.
Зиратта Рәкыйпнең һәм аның әнисе Кәшифәнең каберләренә чардуганнар корып, алар яшәгән ихатада алма бакчасы үстерә башлаган бу картны авылда тилергәнгә саныйлар. Бүген исә ул Сөембикәнең әнисе кабере янына тезләнеп елавына шаһит булды, сүзләрен дә ул гына ишетте:
– Мин синең алдында гаеплемен, әни. Гафу ит. Коточкыч хәл: мин Илһам абыйны яратам бит. Әле генә аңладым, мин аны син тере чактан ук сөям икән бит, әни. Хатларына җавап бирмәсәм дә, аны көтеп яшәгәнмен. Илһам абыйны, мөгаен, мин бала чакта әтиле буласым килеп, аннары Сөмбеләнең атасы итеп, ә хәзер инде, якыннан белгәч, ир-егет итеп, көннән-көн ныграк, уттан эссе, гөлдән хуш исле мәхәббәт белән сөям. Оят бит бу, әни. Гафу ит мине...
... Язмыш Сөмбеләне миннән аерыр дип хафаланудан күпме еллар буе үзен сиздермәгән чирем кузгалды. Ул кабатлана, һаман көчәя бара. Синең янда гына җаныма тынычлык табармын төсле, әнкәй...
Шулчак Сөембикә кемнеңдер карашын тоеп, яшьле күзләрен шул якка төбәде. Ул, куркынычтан йолкып калырга теләгәндәй, кулларын сузып, дер-дер калтырап, үзенә таба Рәхим картның килеп ятканын күреп, зират капкасыннан атылып чыгып, шаулап агып яткан елгага таба йөгерде. Әллә авыруы кузгалудан, әллә нәрсәдән карт аңа бергә Рәкыйп, берчә Кыямҗан, берчә газраилнең үзе булып күренде. Күңелендәге давыл, табигатьнеке белән кушылып, кызны һәлакәткә сөйрәде. Ул үзен үзе белештерми, давылда гадәттәгедән дә ныграк котырынып аккан елга кыясыннан түбәнгә сикерде.
Үлем якасында
Сизелер-сизелмәс типкән йөрәге генә кызның тере икәнлеге ишарә: тәненең бер генә күзәнәген дә селкетми, хәтта керфеген дә какмый, менә өченче атна инде ул уйга да килмәгән, төшкә дә кермәгән халәттә – үлем белән яшәү арасында. Ярдан егылганда тәне агач ботакларына ерткаланган, аяк-кулы һәм бот сөяге дә сынган иде аның. Әлбәттә, болары гына һич тә үлемгә сәбәп булмас иде, әгәр дә чигәсе ташка бәрелмәсә. Табиблар үзләре дә авыр сулады: барын да тәгаен генә ачып салмаса да, башның кайбер урыннарына кан савуын яшермәделәр. Исән калса, сукырлык, чукраклык, аяк-куллар хәрәкәтсезлеге яисә шуларның барсы белән дә бергә бәйле булган гариплекнең дә килү мөмкинлеген аңлаганга, кызның үлүе яисә тере калуымы әйбәт булуын гына әйтергә кыймадылар.
Кызны кызгану өстенә, бөтен кирәкле даруларны да китергән, хәсрәт болыты басудан йөрәге өзгәләнгән Илһамны күреп, ак халатлылар кулдан килгәннең барын да эшләргә тырыштылар. Әмма, кем әйтешли, хәзер бар нәрсә дә Ходай кулында инде.
Менә ничә көн инде Сөембикә яныннан бер генә минутка диярлек тә китмәгән, ничә төн инде керфек тә какмаган Илһам исә кызның бу хәленә үзен генә гаепле санады. Сөембикә язып калдырган хатны кат-кат укыган саен, үзенең кызга булган хис-өметләрен белдерсә, мондый бәхетсезлек килеп чыкмасын көннән-көн ныграк аңлап, шуңа үкенде. Сөйләшергә, аңлашырга теләп, ничә кабат омтылган иде дә бит?! Тик Сөембикәнең кире җавабыннан, аны өркетүдән куркып, гел тыелып килде. Аның бер хиссез, сөю-яратусыз бары Сөмбелә өчен, ничарадан бичара гына үзе белән яши башлавын, яшьлеген корбан итүен – бәхетсез булуын теләмәде шул. Бераз ияләшкәч, аңлашырбыз, дип өметләнде.
Кичә башкалада табиб булып эшләгән Зифа апасы хәл белеп киткәч, бик аз гына тынычланды да сыман үзе... “Үлмәгән җанда өмет бар. Авыру түгел, әҗәле җиткән үлә”. Шуларга ышанды, терелүгә юрарга теләде. Бик авыр минутларда, ике куллап башын кысып: “Куенымдагы бер ярымна алдың бит инде, Ходаем, икенчесе нигә? Ярып үз җанымны кыйсаң җиңелрәк булыр иде”, дип әйтәсе килде.
... Ә Сөембикәне югалтып эзләргә чыккан көнне Рәхим карт күрсәткән якка сулышы кабып барып туктаган иде ул. Ике сыңары ике якта тәгәрәшепяткан аяк киемнәре, тал ботагында җилфердәгән ак ефәк шарфы (монысы Илһамның үз бүләге иде) кызның шушында, якында гына икәнлегенә ишарә иде. Тик кая соң ул? Су төбендәме? Бәлки, әле исәндер? Тизрәк! Инде ике дә уйлап тормастан суга сикерергә торганда, икенче як ярдан бу якка таба көймә ишеп килүчеләрнең ишкәкләре белән бу якка күрсәтеп кычкырулары ишетелде. Шундагы кошчыкларның да әллә давылга, әллә бүтән нәрсәгә ярда бәргәләнеп очулары сагайтты Илһамны. Агачка тотына-тотына, яр астына үрелеп караса, анда кайчандыр ярдан аска таба ауган тирәкнең тырпаеп торган бер юан ботагына күлмәк итәге белән эләгеп калган Сөембикәнең үлеме, тереме гәүдәсе чайкала иде...
***
Егылганда аңы томалана барган кыз, бәрелү-сугылуын да аңлатмый, ниндидер бер йөрәк өзгеч авырту гына сизде. “Җан бирү ачысы шушы икән, кычкырмаска, түзәргә кирәк”. Сөембикә белә, яшәүгә чарасы калмаудан үлем генә коткара ала аны. Нәрсә дөрес, нәрсә нахак, әмма әҗәл һәрвакыт хак... Ул гәүдәсенең каядыр очуын, авыртуның тоныклана, басыла баруын да, кисәк күзләре күрмәс булып, үзенең караңгылыкка чумуын һәм тып-тын җиргә барып кергәндәй, берни ишетмәвен дә берчә тойды. Давылда тирбәлүен, күзләрне ачып карыйсыны китереп, кемнеңдер назлы да көчле дә куллары белән әллә бишеккә, әллә тирбәлеп торган бүтән нәрсәгә салуын җаныннан бигрәк тәне белән сизде. (Авылга аны елга буйлап көймәгә салып төшкәннәр иде.) Шуннан соң ул әллә чирләде, әллә аңын югалтты, әллә якты дөньядан китте? Башка берни тоймады.
Чү! Менә бит хәтерли. Әллә ул тереме соң? Ә нигә керфекләр күтәрелми, күзләр ачылмы? Үлүе әнә шулдыр. Назлаучы куллар, яратып үбүче иреннәр, әнисенекедер, мөгаен. Ул ахирәттә Сөембикә янына килгәндер. Әллә әбисеме соң? Юк, бүтән иркәләү, бүтән наз бит бу. Шуны белер өчен бер мизгелгә генә тереләсе, күзләрне ачып багасы иде дә бит...
Сөйгән ярның өне дә өнемәде. Чак тәне дә, чак җаны булып яткан кызның йөзеннән күзен алмый баккан Илһам шулчак аның керфекләренең сизелер-сизелмәс селкенеп, кипкән иреннәренең кыймылдагандай булуын тойды. Әллә шулай тоела гынамы соң?
– Сөембикә! Бер генә тапкыр күтәр керфекләреңне, ач күзеңне, – диде Илһам.
Җан өрергә теләгәндәй, үзен-үзе дә берлештерми ашкынып, кайнар иреннәрен сөйгәненекенә кушты. Йә, алла, алар җавап бирде, алар терелгән, исән, алар җанлы иде.
– Яратам бит мин сине, Сөембикә. – Җан сөйгәнең җаннан артык. Илһамның йөрәктән чыккан сөю сүзләре җилемсез бәйләнде. – Ташлама безне. Без тик өчәү бергә генә бәхетле була алабыз...
Кызның сары йөзенә сизелер-сизелмәс ал нур таралды, ачылып җитмәгән керфекләре арасыннан ике яшь бөртеге саркып чыкты. Кош канатын җилпеп алыр мизгелдә, гүя сөю сүзләренең төштәме, өндәме икәнлеген белер өчен генә күзләр илаһи ачылдылар һәм шундый ук караш белән очрашып, мәхәббәтнең өстенлеген, үлемнең мәгънәсезлеген аңлап, тагын рәхәт ябылдылар.
– Ходаем, кодрәтеңә рәхмәт! Доктор, ул тере, ул исән. – Бу Илһамның шатлык һәм сөенеч авазлары иде.
***
Кыз язмышы – кыл өстендә, кылдан төшкәч – тел өстендә.
– Илһам белән яшисе килмәгәнгә Сөембикә зуринәсе йортына күчкән икән.
– Тегесе моның белән килешә алмыйча гауга куптарган, минем белән тормасаң, Сөмбеләне алып китәм, дип куркыткан, милиция алып килгән, имеш...
Авылда, авыздан-авызга күчеп, әнә шундый гайбәт таралды. Су кирәктә тоз сибү белән бер иде бу. Илһам белән тәртә башлары бәрелешкәннән соң ничек үч алырга белми йөргән Кыямҗан моны үз файдасына боруны кулай күреп, шефына рапорт язарга тотынды. Яла ягу һәм кеше өстеннән шикаять язу белән тирә-якта тиңнәр булмаган бу бәндә Илһамның Сөембикәне көчләргә тырышуы, үзенең урамнан үтеп барышлый, тавыш ишетеп, кызга ярдәмгә керүен рапортында ышандырырлык тәфсилләде. Сөембикәнең ярдан ташлануы сәбәбен үги әтисенең җәберләвенә түзә алмау, дип күрсәтсә, Илһам кебек кеше үтерүче җинаятьчене вакытыннан алда иреккә чыгаруның куркыныч хата булуын дәлилләде, кулга алырга кирәген искәртте.Аны хезмәт бурычы үтәүче милиция хезмәткәренә каршылык күрсәтүдә, кул күтәрүдә гаепләде.
Рапортны тизрәк тапшырырга дипрайон эчке эшләр бүлеге начальнигы Тимерхан Әхмәткәрәм улы кабинетының ишегенә кулын салганда,аның йөзендә үзенннән чиксез канәгатьлек нуры балкый иде.
Әмма анда шефының элекке хезмәттәше, гомерен намуслы хезмәткә биргән, исемен дан һәм хөрмәткә күмеп киткән Сәлимҗанның, кирәксә теленең угы белән кадалырга да күп сорап тормаган, ире кебек үк гаделлек сөйгән хатынын, Сөембикәнең чая Чибәр әбисен күрүгә генә, йөзендәге кояшы сүнеп, чыраена буран йөгерде. Исәнләшер-исәнләшмәс, теле киселеп, сагаеп калды ул.
... Сөембикәнең һушсыз ятуын ишетеп, икенче көнне сулышы кабып, елый-елый шифаханәгә килеп җиткән Саимә нәрсә булуын Илһамнан бәйнә-бәйнә сорашкан иде. Кыямҗанның “лә хәүләсен” укытканын ишеткәч, “аһ” итте:
– Җәһәннәм кисәвеннән яхшылык көтеп утырып булмас, Илһам улым, – диде ул. – Балаларны ятим итәсең бит...
Анысы әзерләнгән, зажигалканың сере чишелмәсен өчен андагы язманы магнитофон тасмасына күчергән, кулга алсалар дип, шуның белән коралланган иде. Чибәр әби дә хафага калгач, инде үзе белән чыннан да теге-бу хәл туса дип, әлеге язманы аңа бирде.
Чибәр әби исә, ярты көн аһ-ваһ килеп йөргәннән соң, ятып калганчы атып калырга, милиция начальнигына керергә булды. Сәлимҗанын үзенең остазы санаучы, вакыт табып хәл белешеп торучы бу кешегә аның хөрмәте зур иде.
– Чебен гөмбәсе, – дип тиргәде начальникка барышлый Саимә Кыямҗанны эченнән генә. – Озынның да очы бар, синең дә очыңны табарлар, – дип, мәсьәләне мәҗлескә салырга булды.
– Чәкүшкәдәй башым тубалдай булды, Тимерхан энем, – дип сүз башлады ул керә-керешкә. – Утыр да уел инде менә... Сәлимҗаным, кеше бөек хайван дип, бик дөрес әйткән икән. Ышанырсыңмы, сөйлим әле бер гыйбрәт, – дип, хәлне аңлатып бирде.
Кукраеп Кыям килеп кергәндә алар язманы әле яңа гына тыңлап беткәннәр иде.
– Озын гомерле булырсың әле. Әйдә, әйдә уз, – диде, начальник, кырыктан артык кыңгыр ягын ишетеп, үзе электән үк өнәп бетмәгән лейтенантына ачулы карап. – Утыр! – дип өстәде, инде боеру тавышы белән, – әнә, май, кәмите, тыңла! – дип язманы яңадан әйләндерә башлады. Һәрвакыт матны үзе куярга өйрәнгән, хәлнең мондый борылышын көтмәгән Кыямҗан урыныннан сикереп торды, ялганын худка җибәрүдән гаҗиз булып, утка төшкән таракан кебек үрсәләнеп, әйләнчек сарыктай баскан урынында боргалана башлады. Ходайның кәкрәсе төшкәнгә, ачудан тәкәрлек йомыркасын хәтерләткән йөзенең тимгелләре бүртеп чыкты. Шулай да, кәйләм үтмәсә, хәйләм үтәр, дипме, суга батканда саламга тотынгандай, авыз исемле капчыгыннан, рапортында әвәләгәнчә, учлап борчак чәчә башлады.
– Башыңны иеп, гафу үтенәсе, туктыйсы урынга, нәрсә һаман мокытланып, маңгайга чыккан бет кебек оятсызланасың, маңка малай, – дип Кыямҗанның сырт каешын телә башлады сабырлык савыты ертылган начальник, аны тиз туктатып. – Төтенең куе булса да, кыек чыга бит. Карап-карап торам да, тәмам бозылдың, көннән-көн нәфесең симерә, понимаешь. Нигезен кәкре салган йортың туры булыр дисеңме? Барысы өчен җавап бирергә туры килер. Җитте сиңа. Вон!
(Дәвамы бар.)
(Автор орфографиясе һәм пунктуациясендә бирелә.)
Фото: pixabay.com
Читайте нас: